Логотип Казан Утлары
Роман

Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)

Бу үз-үзебезне алдау гына. Сыйныфлар бар икән, алар арасында көрәш тә бар. Әлбәттә, сыйныфларга аерылу җәһәтеннән без урыслардан да, яһүдиләрдән дә, әрмәннәрдән дә калышабыз.

(Романның башын МОНДА басып укыгыз)

21

Таң атып килә, ә йокы һаман төшми, аптырагач, Ильяс өстәл янына барып утырды. Үзе дә сизмәстән, алдында яткан калын гына дәфтәрне актара башлады.

Көтелгәнчә, делегатларның барысы да сугышка каршы сөйләде, армия милли җәһәттән корылырга, ә солдатлар үзләре яшәгән төбәктә хезмәт итәргә тиеш дип, резолюциягә керттеләр.

Иң төп мәсьәлә, билгеле, җиргә кагылышлы иде. Шактый гына бәхәсләшкәннән соң, уртак карарга килделәр: «Барлык җир (казна, кабинет, монастырьларга караган һәм хосусый җирләр) халыкның үз кулына күчәргә тиеш; җиргә хосусый милекчелек, җирне сату һәм сатып алу бетерелергә тиеш». Бу инде асылда эсерларның аграр программасын кабул итү иде.

Башкорт делегатларының уртага чыгып, үз сүзләрен әйтүе күпләр өчен көтелмәгән булды. Тик Ильяс өчен түгел, белдерү ясар алдыннан Зәки Вәлиди аның белән киңәшеп алды. Ул үзләрен түрк-татар берлеген таркатуда гаепләрләр дип шикләнә иде.

-Менә тыңла әле, – диде ул, – безнең бит мондый белдерү ясарга хакыбыз бар. «Без түбәндә кул куючы I Бөтенрәсәй мөселманнары съездында катнашучылар, 2 миллионлы башкорт халкы делегатлары...»

-Тукта әле, Зәки, – дип бүлдерде аны Ильяс. – Нинди ике миллион? Кем санаган? Түшәмнән алып язма инде.

-Чама чамадан узмый, – дип көлде Вәлиди. – Сез дә бит 20 миллион татар-мөселман бар дип язасыз, хәтта Тукайда да бар бу сан.

-Тукай – шагыйрь бит ул. Ә син – галим, саннар белән алай саксыз эш итмә инде.

-Бармактан суырмадым, «новобашкирецлар», типтәрләр белән, чувашларны да кушсаң, шуңа баса да ул. Мөһим түгел, син белдерүне тыңла:

«...башкорт халкы делегатлары, аграр мәсьәлә буенча съезд тарафыннан кабул ителгән карарны башкорт халкының милли һәм көнкүреш шартлары күзлегеннән тикшереп, Башкортстан чикләрендә җир мәсьәләсен хәл итү 1 июльгә, ягъни Оренбургта, башкортларның милли байлыгы булган Кәрвансарай бинасында, Бөтенбашкортстан съезды чакырылганга кадәр ачык көе кала, дип белдерүне кирәк таптык. Бу съездны чакыру түбәндәге кешеләрдән торган бюрога тапшырыла: Сәгыйть Мрясев, Аллабирде Ягафәров, Зәки Вәлидов. Һәм бу бюро «Башкорт өлкә бюросы» дип аталачак».

Шактый гына сөйләшми утырдылар. Зәки, белдерү язылган кәгазьне дүрткә бөгәрләп, куен кесәсенә салып куйды.

-Йә, ничек?

-Моңа сезнең хакыгыз бар. Тик кайда соң ул Башкортстан?-Булыр! – дип кыркып төшерде Вәлиди.Башкортстан булыр! Күрерсең менә. Мин инде Башкорт территориаль автономиясен гамәлгә ашыру проектын язып ятам. Караламасы бар инде. Иртәгәге утырышка әзер булыр.

-Нинди чикләрдә була инде ул?

-Тарихи Башкортстанны без иңли алмабыз, көнчыгышта исә төркиләр күпчелек, һәм, киләчәктә шартлар туса, Казакъстан, Төркестан белән федерация корып та була. Ә Идел буенда урыслар күпчелек. Уфа губернасы да безгә кирәкми. Гаязлар, Садрилар дөрес чамалый – сезгә милли-мәдәни мохтарият тач килеп тора. Тик сез башкаларга мишәйт кенә итмәгез. Иң дөресе – Эчке Рәсәйдән татарларны шушы Кече Башкортстанга күчерү! Мәсәлән, Нижгар, Пенза мишәрләрен. Бездә җирләр җитә. Сугыш вакытында килгән килмешәкләрне исә кире үз ватаннарына кайтарып җибәрергә кирәк булыр

-Тумаган тайның билен сындыра күрмә!

Ильяс, әлбәттә, Башкортстанны Идел-Урал өлкәсендә Татарстан белән бергә иңгә-иң күрде. Һәм ул, билгеле, Зәки сөйләгәннәрне чынбарлыкка туры килми торган буш хыял буларак кына кабул итте. Әле ул тормыш дулкыннарында кагылып-сугылып, бәләкәй тантаналар кичереп, җиңелү, алдану ачыларын татып, үзенең дә тиздән шул Кече Башкортстанга барып чыгасын һәм Зәкигә аркадаш буласын күз алдына да китерә алмый иде.

Язмышлар...

Заманасы шундый – сыйныфлар арасындагы мөнәсәбәтләр турында да сүз булды. Садри Максуди Рәсәй мөселманнары арасында антогонистик сыйныфлар юк, һәм бездә сыйнфый көрәшнең булуы мөмкин түгел, дип сөйләде. Бу сүзләргә шаулатып кул чаптылар. Ләкин президиумда утырган Ильяс Алкинга мәсьәләнең болай куелуы монафикълык булып тоелды. Социал-демократлык оеткысы чемердәп алды, кабарып, өскә күтәрелә башлады, түзмәде – сүз алды: «Кешелек иң әүвәлге дәверләрендә генә сыйныфларга бүленмәгән була. Байлык туплый башлау белән кешеләрнең матди хәлләре дә төрлесенең төрлечәгә әйләнә. Ничек инде егерменче гасыр башында сыйныфлар юк дип әйтеп булсын? Бу үз-үзебезне алдау гына. Сыйныфлар бар икән, алар арасында көрәш тә бар. Әлбәттә, сыйныфларга аерылу җәһәтеннән без урыслардан да, яһүдиләрдән дә, әрмәннәрдән  дә калышабыз. Мөселманнарның күпчелеге бер чамада яши. Сыйнфый каршылыклар да бездә күзгә бәрелеп тормый, ләкин барыбыз да бертигез дип әйтү дә дөрес түгел».

Ләкин милләт вәкилләре Ильясны хупламады. Һәммәсенең шулкадәр тигез буласы килә иде! Исмәгыйль бәк васыять иткәнчә, сүздә дә, фикердә дә, эштә дә берлек! Бетте-китте, вәссәлам!

Ильясны фәкать Солтанбәк Мамлеев белән Төмәнев дигән бер студент кына яклап маташты, тик беркем аларны тыңламады.

Әлбәттә, кара эшчеләр, батрак-ялчылар, базар хәерчеләре корылтайның түрендә утыручы нефть магнатлары, алтынчылар, беренче гильдия купецлар, затлы токымнан булган морзалар белән бертигез булып туганлыкта, кардәшлектә көн итүләрен белми калды.

Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Үзәк дини идарәсе яңадан сайланды, патша охранкасы белән бәйләнеше булуда гаепләнгән мөфти Сафа Баязитов эшеннән куылды. Аның урынына иң күп тавыш җыеп, Галимҗан Баруди утырды. Беренче тапкыр мөфтине император билгеләмичә, мөселманнар үзе сайлады. Ул гына да түгел, мөселманнар тарихында беренче тапкыр, күпчелек тавыш белән, Мөхлисә Бубыйны Диния нәзарәтенең казые иттеләр. Казакъларның Тургай, Урал, Акмола өлкәләре Уфада урнашкан Үзәк дини идарә кул астына керергә тиеш булды. Корылтай барлык түрк-татар халыклары өчен әдәби «уртак төрки тел»не гамәлгә кую турында да карар чыгарды. Ул мәктәп-мәдрәсәләрдә туган тел белән янәшә укытылырга тиеш иде. Мәктәптә белем алу, әлбәттә, түләүсез! Эш көне сигез сәгать кенә; уналты яшькә кадәр балаларның хезмәтен файдалану тыела; сәяси һәм иҗтимагый яктан хатын-кызлар ир-атлар белән тигез хокуклы; күп хатынга өйләнергә ярамый һәм тагын бик күп мәсьәләләр буенча карарлар матур хәрефләргә әверелеп, кәгазьгә төште. Съездда катнашкан татар кызлары аеруча актив иде, бер-бер артлы трибунага менеп, ялкынлы чыгыш ясадылар. Кемнәр генә сөйләмәде Илһамия Туктарова, Суфия Коләхмәтова, Сәлимә Якубова, Гөлсем Камалова... Үзләре чибәр, өсләрендә затлы кием, үзләре белемле – кайсылары университет тәмамлаган, кайсылары әле укый гына. Авызларыннан ут чәчәләр инде менә! Хатын-кызга азатлык таләп итәләр! Ильяс Алкин белән янәшә утырган үзбәк Убәйдулла Хоҗаев шаклар катып, кайда эләктем мин дигәндәй, анда-монда башын боргалады. Ильяс

ягына авышып:

-Ай-һай-һай, нугай кизлары җөдә җасур икән, – дип, кат-кат кабатлады.

– Улар һали һам сизга курсатиб биради!

Янәсе, күрсәтәчәк әле болар сезгә күрмәгәнне. Ахырда кызларны уналты яшькә кадәр кияүгә бирергә ярамый дип, катгый фикергә киленде.

Соңгы көнне утыз кешедән торган Бөтенрәсәй Үзәк мөселман советын (аны кыска гына итеп Милли Шура дип атадылар) сайладылар. Аның җитәкчесе осетин Әхмәдбәк Цаликов булды. Милли Шураның унике кешедән торган башкарма комитеты (Икомус) да игълан ителде. Аны Гаяз Исхакый җитәкләде. Әгъзаларының яртысына якынын Төркестан вәкилләре

- адвокатлар Убәйдулла Хоҗаев, Хәлил Дусмөхәммәдов, Вәлидхан Таначев, казакъ шагыйрәсе Аккагыт Досжанова, тарихчы Зәки Вәлиди тәшкил итте. Иртәгә съезд бетәсе дигән көнне Ильяс Алкинны Вакытлы хөкүмәтнең хәрби министры Александр Керенский үз хозурына чакырды. Ул әле биш көн элек кенә шушы постка билгеләнгән иде. Съезд тарафыннан расланган Үзәк Хәрби Шураны Вакытлы хөкүмәттән таныту ихтималы дәртләндереп, Ильяс хәрби министрлыкка ашыкты. Менә бит ул – бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына. Әле министрга керү юлларын үзең эзләсәң, мең төрле киртәгә барып төртелер идең. Бөтенрәсәй күләмендә эшчәнлек җәелдерәм,

дисәң, хәрби министр белән шәхси таныш булу бер дә комачауламас.

Ильяс килеп керүгә, Керенский эш өстәле яныннан торып, аны аягүрә каршы алды.

- Ильяс Саидгареевич! Очень рад с вами познакомиться. Я и не думал, что председатель Всероссийского Мусульманского Центрального военного совета такой молодой.

-Время такое, Александр Фёдорович. Вы и сами не очень пожилой. Бер-берсенә шундый арзанлы комплиментлар әйтешкәннән соң, Керенский озакка сузмыйча, сүзне мөгезеннән алды:

- Безне Кавказ фронтындагы хәлләр борчый, – диде ул.– Анда да башка фронтлардагы кебек башбаштаклык хөкем сөрә. Большевик агитаторлар штыкны җиргә кадап, сугыштан качарга котырта. Месопотамиягә һөҗүм туктап калды. Менә шундый шартларда фронт командующие генерал Юденич регуляр әрмән полклары төзергә рөхсәт сорый. Ләкин моңа андагы татарлар нык каршы. Алар да үз гаскәрләрен оештырырга тели, Россиядән аерылып чыгу белән яныйлар. Ә әрмәннәр регуляр корпус төзү теләген татарларның янавы аркасында да, дип аңлата. Менә шундый чуалган йомгак.

-Безнең съездда андый сүз булмады.

-Сез андагы түркләргә Бөтенрәсәй Үзәк хәрби шурасы исеменнән мөрәҗәгать итсәгез, әйбәт булыр иде. Без барыбыз да демократик Россия төзергә телибез бит. Бергә! Әгәр дә Кавказдагы кебек сепаратик тайпылышлар булса, ул мондагы монархистик, великодержавный даирәләргә козырь булачак. Болай да диктатура урнаштырырга теләүчеләр күп

-Әрмәннәрнең үз гаскәрләре булса, андагы түрк-татарлар авыз ачып утыра алмый. Аралары нинди икәнен беләсез, аларны шунда ук әрмәннәр суя башлаячак.

-Мин сезгә сүз бирәм, регуляр әрмән частьлары төзергә без рөхсәт бирмәбез. Сез бары тик Кавказ татарларын провокациягә бирелмәскә чакырыгыз.

Кавказ фронтындагы хәлләрдән Ильяс Алкин бераз хәбәрдар иде.

Моннан берничә көн элек Юденич, әрмәннәрдән оешкан алты батальон өстенә тагын берничә полк төзергә рөхсәт сорап, Генераль штабка мөрәҗәгать иткән. Могилёвтагы ставка бу тәкъдимне кире каккан. Юденич моның белән килешмәгән, регуляр әрмән гаскәрләренең кирәклеген нигезләп, Ставкага тагын рапорт күндергән. Моңа өстәп, Мәскәү, Петербург, Тифлистәге әрмән оешмалары да милләттәшләреннән тәшкил аерым корпус төзүне таләп итә. Алар Төркиянең төньяк-көнчыгыш өлешен бу илнең өчтән бере, иң уңдырышлы җирләр!) яулап, «Бөек Әрмәнстан» корырга хыяллана. Уен зурдан бара, монда ялгышуың да бик тиз. Ләкин провокациягә бирелмәскә чакыру, «бергә булыйк, чөнки иң бөек максат безем хөр Русия!» дип хатлар язу – болар барысы да декларатив нәрсәләр. Беркемгә дә зыян булмас. Чынлыкта, әлбәттә, урыс командованиесе әрмәннәр ягында, аларны яшерен дә, ачыктан-ачык та коралландыра, Төркиягә каршы сугышта алар – иң ышанычлы аркадаш. Шуңа күрә азәрбайҗан түркләре ярым-йорты коралланган килеш урыс армиясенә каршы чыкса, аларга урыслардан да, әрмәннәрдән дә мәрхәмәт булмас.​​​​​​​

-Бүген үк мин андагы барлык түрк-татарларга мөрәҗәгать итеп телеграмма сугам, диде Ильяс Алкин. Ләкин сез әрмәннәрне дә авызлыклагыз.

Керенский торып, аның кулын кысты.​​​​​​​

-Берәр йомышыгыз төшсә, Алкин әфәнде, ишегем сезнең өчен һәрвакыт ачык.

Икенче көнне үк Керенский, мөселманнарның Үзәк Хәрби Шура рәисе Алкин андагы бәрелешләрне провокацион дип санавын һәм мөселманнарның ирекле Россиягә хыянәт итмәячәген белдерә дип, Кавказ фронтының баш командованиесенә ашыгыч телеграмма җибәрде. Бу хәбәрне,

хәрби министрның зур казанышы дип, бөтен фронтларга тараттылар.

Алдындагы дәфтәрне аңышмый гына бер максатсыз актарганда, Ильяс кинәт үз исемен күреп алды. Дәфтәргә яхшылап күз төшергәч кенә аңлады

бу бит Якуб абзыйның улы Мозаффар Киекбаевның көндәлеге булган. Кулъязмалардан кала кайбер битләргә газеталардан кисеп алынган хәбәрләр, дәфтәр иясе фикеренчә, тарих өчен мөһим текстлар да ябыштырылган. Менә Галимҗан Ибраһимовның 1920 елның февралендә «Эшче» газетасында басылган язмасы. Әле Татарстан республикасы төзелмәгән, аның өчен Казандагы, Мәскәүдәге бөекмәмләкәтчел шовинистлар белән аяусыз көрәш бара. Шундый чакта нинди мәсьәләләр борчыды икән атаклы әдипне?

«Әллә нинди милли идарәләр, милли шуралар, хәрби шуралар тирәсендә әйләнеп, чех, Колчак вакытында татар революционерларын тоттырып йөргән күп ихлас күңелләр башларындагы иске буржуадан кергән чүп- чарларыннан сафландылар... Тик берничә гаҗиз бәндә генә әле һаман да Финляндия, Голҗа, Харбин татар буржуаларының нәҗес кулларыннан тамган хәбис бер тиеннәргә чукынып, Париж банкирларының бусагалары төбендә, урыс монархистларына койрык булып, адәм көлдереп йөриләр. Ләкин болар хәзер музейга куярлык кына: исәпли башласаң, алты бармаклы гарип кулның бармаклары сафына җитәрлек кенә булган өч игезәктер (Садри – Фуад, Закир – Гомәр, Баттал – Гаяз). Бу өч игезәктән башкалар: 1)иске тормышта ике төрле коллык кичергән эшче-крестьян хатыннарының алдагы гөрухлары; 2) хезмәт халкының азатлыгы кайда икәнен аңларлык булган мөгаллим-мөгаллимәләр, мөрәббия иптәшләр; 3) тарихның хәзерге дәверендә, хезмәт белән капиталның канлы, рәхимсез сугышы вакытында, кайсы якта булу мәсьәләсен эшче-крестьян гаммәсе ноктасыннан карап чишкән татар әдипләре, шагыйрьләре; 4) һәркайда, һәр заманда иң бөек әмәлләр белән янучы яшьләр, боларның алдагы гөрухлары, шул авыр, фаҗигале, канлы көрәш, рәхимсез диктатура аша тарих күгендә янып, саф азатлык эстәүче, күңелләрне үзенә тартып торган якты коммунизм кәгъбәсенә таба юл тоттылар».

Ильяс ачы елмайды. Буталчык, әмма мәгънәсе аңлашыла. Ун ел элек кенә Ибраһимов әле чама белгән, «өч игезәк»тән кала барыбызны да «коммунизм кәгъбәсенә» юл тотучылар дип атаган. Хәзер инде аның үзен дә «элекке эсер» дип хурлыйлар, димәк, кайсы якта булу мәсьәләсен эшче-крестьян гаммәсе ноктасыннан карап, бигүк дөрес чишмәгән.

Чит илгә чыгып китсә, Ильяс та «хәбис тиеннәргә чукынып» йөрер идеме икән? Юк, мин, мөгаен, Хәрби Шурадагы иптәшем Госман Токымбәтов кебек, Берлинда таксист булып эшләр идем, дип уйлады ул. Кучер! Татарга ят һөнәр түгел. Бер ояты да юк.

Китмәде... монда калды... Бәлки, тәвәккәлләргә кирәк булгандыр. Тик аның ышанычлы кәгазе, борынгыча әйткәндә, пайзасы бар иде шул. Ул әле дә өендә, өстәл тартмасындагы шкатулкада ята. Уч төбедәй биткә «Илиасу Алкину. Прошу ему помочь, а самого беречь. И.Сталин.» дип язылган. Әмма хәзер бу документ аны саклый алырмы икән? Сталин үзенең иң якын көрәштәшләрен дә аяп тормаган заманда?

Ул, дәфтәрне актарып, бая күзенә ташланган үз исемен эзләп тапты:

«Ильяс Алкинга тәвәккәллек җитмәде...»

Бүлмә яп-якты, тышта инде кояш кыздыра башлаган, яңа көн! Ильяс, сөлгесен, юыну әсбапларын алып, бакчага чыгып китте.

( Дәвамы бар)

 

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев