Логотип Казан Утлары
Роман

Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)

Кызлар ярыктан да көлә, диләр, ул да бит кыз бала, көлсен әйдә. Киләсе елларында шулай бер сәбәпсез диярлек ихлас көлү сөенечен ул инде беркайчан да татымас...

( Романның башын МОНДА басып укыгыз)

18

 

Билгеле, Россиянең сәяси корылышы Учредительное Собраниедә хәл ителергә тиеш иде. Шуңа күрә анда кемнәрнең делегат булып сайлануы үтә дә мөһим. Монысын сәясәт тирәсендә йөрүчеләрнең һәммәсе аңлый иде. Хәлиткеч Җыенда фикердәшләрнең күбрәк булуы зарур. Озак бәхәсләрдән соң, яшерен тавыш бирү юлы белән, ниһаять, МСК үзенең исемлеген раслады. Үзе дә гаҗәпләнде Ильяс – иң күп тавыш җыеп, исемлектә беренче урынны ул Ильяс Алкин алды. Икенче урында ул заманда Рәсәй мөселманнары арасындагы мәшһүр җәмәгать эшлеклесе Әхмәдбәк Салихов (Цаликов) иде. Петербургта яшәүче Әхмәдбәкне бүтән төбәкләрдән дә сайлаганнар, ул Сембер социал-демократлары исемлегендә калу шарты белән үз мандатын өченче урынны алган Мулланур Вахитовка калдырды. Әйе, Цаликов безнең исемлектән барса, Мулланур Учредительное Собраниегә сайланмый иде, ул чагында аның язмышы ничек булып бетәр иде икән? Гомере, бәлки, алай иртә өзелмәс тә иде. Тәкъдиргә язылганын күрәсең.

Алар исемлегендә тагын шул тәртиптә Фатыйх Мөхәммәдьяров (ул чагында Луцкида Особая Армиянең Башкарма комитетын җитәкли иде), Җиһангир Алкин, Шәһит Әхмәдиев, Гатаулла ахун Баһаветдинов, Мирсәет Солтангалиев, Хатыйп Мөхетдиновлар бар иде. Аларның һәрберсе диярлек татар тормышында, аның дәүләтчелек өчен көрәшендә үз эзен калдырачак әле.

Май аенда Мәскәүдә булачак Бөтенрәсәй мөселман корылтаена әзерлек шундый шартларда узды. Әлеге корылтайның төп оештыручылары татарлар иде. Монда империянең барлык мөселман халыкларыннан вәкилләр катнашырга тиеш. Ләкин кайбер төбәкләрдә бөтенрәсәй күләмендәге мондый олуг җыеннарга әзер түгелләр иде әле. Төркестаннан, мәсәлән, Ташкентта сайланган унике кеше килде. Әле ул сайлауларны да, анда барып, Зәки Вәлиди оештырган иде.

Корылтайда алты йөзләп вәкил катнашачак, дип уйланылса да, тора- бара аларның саны тугыз йөзгә җитте. Петербургта төрле югары уку йортларында укучы кызлар (йөздән артык!) корылтай эшендә теләп катнашты, хәтта башлап йөрде. Аларның барысы да диярлек татар кызлары иде, әлбәттә. Мондый хәл мөселман дөньясында гына түгел, хәтта Аурупада да булмагандыр. Татар хатын-кызын без шул вакытта алга чыгардык дип, әрнүле көлемсерәде ул. Хәзер инде безгә шулар артыннан атлыйсы...

Корылтай 1917 елның 1 маенда Коръән аятен укып башланып китте.

19

Ильяс Алкинның эт типкесендә калган Убейдулла Хуҗаев белән күрешүе зур ялгыш булды, дип уйлады Луиза. Хуҗаевны инде хәзер ачыктан-ачык туранчы фашист дип газеталарда язалар. Иректә озак йөрмәячәге сукыр күзгә дә күренә. Андый кеше белән күрешү ул махау авырулы кешегә орыну белән бер инде. Исятикянга хисап биргәндә, бу очрашу турында искә алыргамы? Иске танышлар очраклы рәвештә Ташкент урамында очраштылар. Нәрсәсе бар, була торган хәл. Тик... бу күрешү очраклы булмаса? Нишләргә? Яшереп калдырсаң да, куркыныч, аларны тагын башка берәү күзәтеп йөрсә?

Башы катты Луизаның.

Әтисе аларны урамда ук көтеп тора иде.

- Кайда йөрдегез шулкадәр озак? – дип битәрләп алды ул.Пылау бит ул нәзберек аш, вакытында авыз итәргә кирәк.

-Соңга калдыкмы? – Луиза, борчылып, әтисенә карады – Иптәш Алкин бит тарихка мөкиббән булып чыкты. Шәһәрнең искесендә дә, яңасында да булдык.

-Өлгереп килә! дип, сөенечле тавыш белән сөрән салды карт, аның йөзеннән генә түгел, кулыннан да сөенеч бөркелә иде. – Барыгыз, киемегезне алыштырыгыз, кулны юыгыз. Арык өстендә табын җәелгән. Әйдәгез! – Үзе бакча почмагындагы асылмалы казан янына ашыкты. – Карчык! Син дә чык! Яшьләр кайтты!

Казан астында учак сүрән генә яна, тирә-якка авыз суын китереп, хуш ис таралган.

- Сәмәрканд пылавы турында ишеткәнең бар идеме? – дип каршы алды Ильясны казан янында һаман да мәш килүче хуҗа.– Пылауның тәме учактан да тора, – дип, учакны бераз тарата төште ул. – Ә? Юктыр, юктыр... Чын Сәмәрканд пылавын авыз иткәнең юк әле синең! – дип, үз сүзенә мөһер сугып куйды ул. – Һе-еһ, менә хәзер татып карыйсың инде-е... Телеңне йота күрмә тик.

-Исеннән үк баш әйләнде инде. Шушымы Сәмәрканд пылавы?

-И-их! Беләсезмени, сез, егетләр, ат урлауның тәмен! Чорсу-базарга кердегезме соң?

-Без кайтканда таралган иде.

-Бөтенләй таралды инде ул. Аның исемен дә үзгәрттеләр бит! Хәзер ул Октябрьский рынок. Анда нинди җүнле... – Якынлашып килүче кызын күргәч, карт телен тешләде. – Әйе, элегрәк чыгып китә идек, мин сиңайтим, таң тишегеннән базарга, төшкә кадәр шунда киләп сарып... Төп капкадан

кергәч үк, үз алачыгында Содеретдин ашпаз утыра; аңарда гына сарык курдюгының иң җөдәсе, иң әҗәибе була иде. Буда пешерелгән, өстенә авыздан ут чыгарырлык кызыл борыч, төрле хуш исле тәмләткеч үләннәр сибелгән, теләгең булса, чәчрәп, күз яше чыгарлык баш суганны да вак кына турап бирә ул, өстенә серкә сирпеп, әлбәттә – кабуга ук эчтән борынга китереп бәрә! Монда инде эре тарттырылган бодай оныннан пешерелгән наннан башка булмый – ә аның тышы нинди! алсуланып кетердәп тора, җаныкаем! – аны аз гына сындырып, авызга озатканда, э-эх, дөньяның бүтән бер рәхәте дә кирәкми, чынлап әйтәм, энем, бер кәррә ялган юк сүземдә. Шуннан соң бер җамаяк салкын кымыз эчеп куясың да кикереп – ә кикермичә ярамый, ашпазны үпкәләтүең бар – тук корсагыңны сыпырасың, яратып, үз күреп, әппәр иткән кебек... Бу инде, энекәем, кесәңдә бераз тәңкәләр чыңласа. Ә бакыр тиеннәрең генә оялчан тавыш биреп куйса, туп- туры кәллә-фурушка барасың; пешерелгән сарык башы сатучыны биредә шулай атыйлар. Кәллә – фарсыча баш дигән сүз. Без дә бит кәләпүш дип юкка әйтмибез... Башка кигәнгә күрә.

- Картым, булгандыр инде, ал казанны уттан, кунакны ачтан үтерәсең! Синең сүзең бетмәс, – дип, төпсәгә кат-кат ләвәшләр өеп, өйдән хуҗабикә килеп чыкты. – Әйдә, әйдә, әкиятләреңне табын янында сөйләрсең

-Чыннан да булган бу! – дип, хуҗа да аның белән килеште, казанны учактан алып, җәһәт кенә табынга китерде.Сәмәркәнт пылавын ашаганың юктыр әле, энекәем. Аны минем кебек беркем пешерә алмый, бер кашык кабуга ышанырсың, мин ялган сөйләмим.

-Инде исеннән тамак туйды! – дип көлде Луиза. Әнисе исә уртак табынга утырмады, хуҗа аңа пылауны тирән савытка мул итеп өеп бирде. Карчык вак-вак адымнар белән дувал ишегеннән кереп югалды.

-Менә, – диде карт, Ильяска күз кысып, – карчык артык кадими минем, ят ир алдында табынга утырмый, аның каруы кызым – камсамул. 

Хатынынмы, кызынмы мактый – белмәссең.

 

Пылау чыннан да искиткеч, тәмле, басып торсаң, аяктан егарлык иде.

- Сиздегезме, нинди хуш ис! – дип сөенде хуҗа. Күзләре җыерчыклар арасында бөтенләй югалып калды. –Нинди тәм! Җөдә әҗәиб.

-Гаҗәеп, гаҗәеп! – Ильясның, чыннан да, мондый затлы пылау ашаганы юк иде, сап-сары дөгене авызга алып ләззәтләнеп торды, авызда эреп бетте ул! – Кайдан шулкадәр шәп итеп пешерергә өйрәндегез?

-Мин, энекәем, яшь чакта, бер фарсы ашпазында, ягъни ашчыда, өйрәнчек булып эшләдем. Фарсылар пешерә белә! Ә минем Пәрваз әкәгә фарсылар арасында да тиңнәр юк иде. Сәмәркәнт пылавы Бохараныкыннан ничек аерыла, беләсеңме? Белмисең. Бохаралар, җаныкаем, куй маеның исен басар өчен пылауга йөземдер, өректер, беһидер – үзбәкләр айваны шулай атый – сала. Ә минем ашчы остаз нишли иде, беләсеңме? Ул башта итне төрле тәмләткечләр, үзе генә белгән үләннәр белән кыздырып ала, дөгене аерым пешерә, аннары гына, ашарга чыгарыр алдыннан, аларны бергә куша.

-Әти, аша инде үзең дә, сүзгә бирелеп, ач каласың бит. Карт бер кашык пылау кабып, озаклап чәйнәде

-Пылауны, әлбәттә, учка алып ашарга кирәк, тик менә Ләйлигөлбәдәр  рөхсәт итми, – дип көлде ул. – Кул белән генә туклансаң, ул тагын да тәмлерәк.

-Әти, кыланып утырма инде! 

-Пылауга иң кулае Җизак куе. Чөнки ул чүлдә йөри, андагы тозлы суны эчә, чәнечкеле чүл үләне белән туена, кышын салкынга чыдам – кыргый, аны беркем тәрбияләми; җәйран инде менә, чын җәйран. Шуңа аның ите бераз катырак, ләкин сусыл, татлы мае да тәненә тигез булып таралган, итеннән дала әременең әчкелтем тәме килә. Пешерә белгәндә эри инде, эри авызда. Менә шуны кызарганчы Наманган суганы белән – ә ул үтеңне сытарлык үткер – кыздырып аласың, эм-мм... Бераздан өстенә чак кына сарымсак, чак кына(!) ташлыйсың, кимйун, тмин ягъни, өстисең, тагын шуның ише... Ә кишер?! Фәкать Ургутныкы кирәк. Аны юка-юка итеп турыйсың, иркәләп кенә казан төбенә саласың. Бу мизгелләрдә син аерата дикъкатьле булырга тиеш, авыз ачып торсаң, пылауның бөтен тәмен, ямен җибәрүең бар. Кишерне артык кыздырырга ярамый, юкса ул төсен югалта. Ә төсе аның кояш нурын хәтерләтергә тиеш!

 

Луиза ашъяулыкка иелә төшеп, тавышсыз гына көлә иде. Нигә көләсең, дисәләр, ул моны үзе аңлата да алмас иде, мөгаен. Юк, әтисенең илһамланып, пылау пешерү серләрен сөйләвеннән көлми ул. Аның эченә сөенеч тулгантабынның түгәрәклегеннән, дөньясының җитеш булуыннан, ерактан килгән миһманның тиз арада якын кешегә әйләнүеннән, тагын әллә нәрсәләрдән! – һәм ул тавыш чыгармыйча гына, башкаларга сиздермичә генә көлә. Кызлар ярыктан да көлә, диләр, ул да бит кыз бала, көлсен әйдә. Киләсе елларында шулай бер сәбәпсез диярлек ихлас көлү сөенечен ул инде беркайчан да татымас...

Кайчандыр бердәм булган татар дөньясының соңгы кыйпылчыгы булып, иңгә-иң утыру, моның бүтән кабатланмавын сиземләү Ильясны да әллә ничек оетып сагышландырды, Якуб картның хикәяте берара тонык кына булып ишетелә башлады. Юк, бу сүзнең җебен югалту түгел, бу сүз дәрьясында кая барганыңны да белмичә акрын искән җил иркендә тирбәлә- тирбәлә каядыр йөзү иде. Шуңа күрә Якуб картның кинәт кенә кычкырып куюыннан сискәнеп, ул кашыгын ашъяулыкка төшереп җибәрде. Ләкин аңа игътибар итүче булмады

-Ә дөге!дип кычкырып куйды хуҗа.Дөге, һичшиксез Пәнҗикәнтнеке кирәк! Арпа кебек эре, үтә күренмәле, үзеннән кичке шәфәкъ кебек алсулык сирпелеп тора. Аны, җаныкаемны, берәм-берәм чүпләп кибәктән аерасың. Вак эш, тик башкача булмый. Арада бернинди дә чүп булырга тиеш түгел. Казанга бер-ике генә кибәк эләксә дә, ул инде бал мичкәсенә бер кашык дегет тамызган кебек, пылауны харап итә. Шуннан соң арыкның саф агымсуында аны унике тапкыр сак кына юасың. Һәм казанга да бик сакланып салырга кирәк, чыжылдап утырган майны бимазаларга ярамый. Аннары өстенә су коясың, су дөгедән бер бармак буынтыгы шае өстә калсын. Су кайнап бетүгә дөге кабарып чыга, менә шул чакта инде аңа бер айваны күмеп куясың. Пылау пешергәндә, энекәем, учак һәрвакыт күз уңында булырга тиеш артыгын кыздырмаска, артыгын кайнатмаска...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев