Логотип Казан Утлары
Роман

Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)

Ләкин... Ильяс авырттырып, аскы иренен тешләде. Карт ихласмы икән соң? Кызы белән аның алдында спектакль уйнамыйлармы икән?

(Башын МОНДА басып укыгыз)

19

-Шактый катлаулы икән тәмле пылау пешерүе, бик зур рәхмәт

инде сезгә!

- Сәмаркәнт пылавы! Әлбәттә, аны көн саен ашый алмыйсың.

Ул кадерле кунаклар өчен генә.

-Сезне мәшәкатьләү булды инде, – диде Ильяс, уңайсызланып. – Мин талымсыз үзем. Ни куйсалар, шуны ашыйм.

-Сез анда Рәсәйдә шулайдыр, ә бездә – Шәрыкта аш әзерләү, сыйлану үзе бер сәнгать ул. Әйтәм бит, ярлы-гидай да бездә теләсә нәрсә ашап йөрми. Иде, – дип, Якуб карт кызына карап куйды. – Хәзер бездә дә сездәге кебек инде: котлет, гуляш...

Луизаның әтисе белән бәхәсләшәсе килми иде, картлык шул инде ул сукранудан, мыжыкланудан тора, ашыкмыйча гына табынны җыя башлады.

- Кавыннан авыз ит әле син! Фирганәдән! Бабур менә шуны инде дөньяда тиңе юк кавын дип мактап язган. Бабурны беләсеңме?

-Сез бигрәк инде, – дип, чынлап рәнҗеде Ильяс. – Мин бит җәгърәфи икътисад фәнен укытам. Төркестанны өйрәнгәндә, Һиндстанга, Әфганстанга кереп чыкмыйча булмый. Бөек моголларны белмәскә! Хәтта аның «Бабурнамә»сен укыганым бар.

-Син үпкәләмә, – диде хуҗа, җитди кыяфәт алып. – Сездә бит Шәрыкны караңгы, томана итеп күз алдына китерәләр. Хәзер Аурупадан калыша инде ул, сүз дә юк, ләкин үткән тарихы данлы, Аурупада әле ул вакытта юына да белмәгәннәр.

-Гареп белән Шәрыкны чагыштырырга кирәкми, алар икесе ике цивилизация, ике бөек мәдәният, – диде Ильяс; үзе, гади бабай түгел бу, дип уйлап куйды.

Якуб карт эндәшмәде, бу турыда сөйләшәсе килми иде, ахрысы. Бераздан гына телгә килде:

-Егермеләп, утызлап туган-тумача, якташлар шулай җыелып утыра идек. Әле кайчан гына. Сипте дә ташлады бу безне. Яңадан җыела алмабыздыр инде. Сындырды, сытты... Ялтыравык кәгазь белән ничек алдадылар бит, ә?!

Сыек кына караңгылык төшкән иде. Күктә тулы ай йөзә, һәрберсе алма тиклем йолдызлар калкып чыкты. Ильяс, билгеле, хуҗаның ни турында сөйләгәнен аңлады. Тик ничек сүзгә катышасың? Әллә кем әле бу? Күрер күзгә тәкъва гына картлар арасында да ГПУ шымчылары буа буарлык.

-Әйе, син кушылма, – диде Якуб карт. – Мин эчемне генә бушатам. Байлык өчен борчылмыйм мин, дөнья малы – дуңгыз каны. Халкым өчен кайгырам. Ышансаң – ышан, ышанмасаң – ышанма.

Калган тәгамнарны алырга дип килгән Луизаны күргәч, Якуб карт көрсенеп куйды, сүзен башкага борды.

-Мин бит сиңа элекке базарлар турында сөйләп бетермәдем. Ярлылар бар иде анысы, аларсыз ничек? Булмый аларсыз... тик ачлар юк иде. Кеше теләсә дә, ачыга алмый иде ул заманнарда.

 

-Әти, чәйнәмәле һаман шул балык башын! Үлгән сыерның сөте чат каймак була инде. Искене сагынып моңайма. Бүгенге белән яшәргә кирәк. Совет власте халыкныкы, әнә Иске Шәһәрдә нинди биналар күтәрелде! Шулай бит, Ильяс абый?

-Әйе, театр миңа ошады.

- Ярлылар бар иде дим, бит. Каһәр төшкән патша заманында. Аны да сагынырлык түгел, тик аны күңел булганчы сүгеп була иде хет.

-Беләбез ул патша вакытында халыкны ничек изгәннәрен, – диде Луиза.

-Ярлылар бар иде дим, бит. Каһәр төшкән патша заманында. Аны да сагынырлык түгел, тик аны күңел булганчы сүгеп була иде хет.

- Син, әти, диалектик материализмны аңламыйсың.

-Кая инде ул безгә, каткан тезгә. Ярар, кызым, син үз эшеңне кара.

Әниеңә булыш савыт-саба юарга. Олылар сүзенә катышма.

Ильяска аларның чәкәләшүе кызык булып тоелды. Күренеп тора, бер фикердә булмасалар да, алар бер-берсен ярата, эчке бер өзелмәс багланыш бар иде үзара. Кызының кызыл авыз булып йөрүе, табигый, атасына ошамый. Тик заман үзгә, сыек чыбык белән сыдыра алмыйсың. Хәер, элек тә кыз балага кул белән кагылмаганнар. Хәзер ни әйтәсең? Мәктәпләрдә, институтларда совет әкиятләрен шулкадәр төйнәп кертәләр башка, ул яшьләрдән ни көтәсең? Ләкин... Ильяс авырттырып, аскы иренен тешләде. Карт ихласмы икән соң? Кызы белән аның алдында спектакль уйнамыйлармы икән? Мондый уен барышында ачылып китү ихтималы бар бит. Ул бу уйларын башыннан куарга тырышты. Тик нишләсен, психикасы авырудыр инде шул чаклы эзәрлекләүдән соң, һәркемгә шикләнеп карый, һәркемнән тәшвишләнә. Юктыр дип, үз-үзен ышандырырга тырышты ул, шулкадәр оста уйнап булмый, Якуб карт, һичшиксез, ихластан сөйли. Ләкин барыбер сак булырга кирәк. ГПУга алып китсәләр, телсезләрнең дә тиз арада теле чишелә. Ә бу абзый бит гел үзе сөйли. Шымчы булса, аз булса да, аның кылын тартып карар иде. Моңа тыңлаучы гына кирәк. Кеше алдында күптән тел чарламаган бугай.

- Әйе, ярлылар турында сөйли идем бит әле. Менә хәзер шундый ярлы булсаң иде әле. Үземне әйтмим әлегә, Аллага шөкер, – дип, бүксәсен сыпырды ул. – Монда бит хәзер Рәсәйнең бөтен йолкышы җыелды, урамда егылып үләләр.Ул кулын селтәде.

Кызым ишетмәсен тагын. Башы тәмам авышты. Әйе, килеп керә идең, ягъни мәсәлән, базарга. Туп-туры кәллә- фурушка. Әйттем бит баягынак. Сарык башы пешереп сата ул. Шунысын да әйтим, энекәем, казакъларда сарык башын иң кадерле кунакка гына чыгаралар. Иң затлы ризык санала аларда.

- Кайсыбер якларда бездә дә шулай ул, – дип, сүз кыстырды Ильяс та.

- Белмим, мишәрдә булса гына... – Бүлдергәнгә бераз кинәләп, тирләгән пеләшен кызыл кулъяулыгы белән сөртә-сөртә, ул дәвам итте: – Тагын әле анда малайлар сарык аягыннан ясалган койка, ягъни мәсәлән, халадис сатып йөриләр, бөтен базарга ишетелерлек акырып: Поча хур! Поча хур! Ягъни мәсәлән, халадис аша! Тиеннәр генә тора ул, чын-чынлап, ярлы-ябагай ашы. Шунда ук синең ише берәү пешкән борчак сатып утыра, халадистан соң ике уч алып ашадың – син тук, син бәхетле! Сусауны басарга чәй дә булса... Проблем юк, анда адым саен чәйханә. Кереп утырасың сырма өстенә, беркем сине кумый, чәй бүлүче кырын карамый, монда синең ишеләр миллиун чөнки. Ике-өч чәйнекне ике-өч сәгать эчеп утырасың рәхәтләнеп; монда җаныкаем, базар хәлләре генә түгел, дөньядагы бөтен яңалыклар көне-сәгате белән билгеле була. Син ястык өстендә барысын да мыекка чорнап утырасың байбәтчә кебек, минсиңайтим. Чыгып киткәндә, инде син пачти прафисыр!

Карт тынып калды. Уфтанды. Шактый озак эндәшми генә утырдылар.

- Ә хәзер нәрсә? Фабрика-кухня! Октябрьский рынок! Тфү!

-Кооперативлар да калмадымы?

-Аларны бит налог белән будылар. Шыпырт кына эшләүчеләр бар инде анысы, ничек булмасын! – Якуб карт башын аның ягына авыштырды: – Синең «пити-пити» ашаганың бармы?

-Юк. Нәмәрсә ул?

-Һи-и, аны татымаган килеш, Төркестанда булдым, дип сөйләмә дә инде син, энекәем. Ярар, кайгырма, төзәтербез. Калаихонда минем бер ахирәтем бар. Ядегәр ашпаз. Менә ул сиңа күрмәгәнеңне күрсәтер! Иртәгә үк!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

 

 

    •  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев