Логотип Казан Утлары
Роман

Гарасат (дәвамы)

Мәктәп елларында, Камиләгә карата кабынган хис очкын гына булмаган икән, күрәсең. Ут булган ул шул вакытта ук! Хәзер янә дөрли башлады!.. Тик әлегә Камай ни эшләргә кирәклеген үзе дә белми. Кыюсыз иде Камай...

Романның башын монда укыгыз.

Бу хәлләр хакында Камай Коръән аятьләре аша белде, тәфсиренең бер өлеше

исә сүзгә сүз, җөмләгә җөмлә түбәннән гыйбарәт иде. «Аллаһ белүчерәктер, нинди

бала тудырганыңны. Хөннә әйтте: «Ир бала, әлбәттә, кыз бала кебек түгел, аның

исемен Мәрьям куштым, бу баланы вә аннан туачак балаларны рәхмәтеңнән

сөрелгән шайтан шәреннән Синең саклавыңа тапшырдым». Мәрьямнең анасы

Хөннә, Зәкәрия пәйгамбәрнең хатыны белән бертуган иделәр. Мәрьямне

Раббысы мәсҗид Әкъсага күркәм кабул итү белән кабул итте һәм яхшы тәрбия

белән тәрбияләде, һәм тәрбияләп үстермәк өчен Зәкәриягә тапшырды. Хөннә

Мәрьямне тудыргач, мәсҗид әкъсага алып барып, андагы намаз укучыларга: «Бу

бала Аллаһ юлына нәзер әйтелгән, кабул итеп алыгыз», — диде. Мәсҗид әһелләре

баланы кабул итеп алдылар һәм тәрбияләп үстерү хакында һәрбере: «Мин алам»,

— дип, үзара бәхәсләштеләр. Бу бәхәскә нокта кую өчен Аллаһтан юл күрсәтелде:

«Барчагыз да каләмнәрегезне суга салыгыз, кемнең каләме суга батмаса, Мәрьямне

шул кеше алыр». Әйтелгәнчә эш кылдылар. Зәкәриянең каләме суга батмады,

Мәрьям аңа тапшырылды. Зәкәрия мәчет эчендә бер урын хәзерләп Мәрьямне

шунда тәрбия кылды. Мәрьям зекер, гыйбадәт белән мәшгуль булды. Зәкәрия

Мәрьям янына кайчан гына керсә дә алдында җимешләр һәм башка ризыкларны

күрер иде. Бер килгәнендә: «Ий, Мәрьям, бу ризыклар сиңа кайдан килә?» — дип

сорады. Мәрьям әйтте: «Бу ризыклар Аллаһ хозурыннан килә. Аллаһ, әлбәттә,

үзе теләгән бәндәсен ризыкландыра». Мәрьямнең дәрәҗәсен Аллаһ күтәргәнне

күреп, Раббысыннан ялварып дога кылды. Әйтте: «Ий, Раббым, рәхмәтеңнән

миңа бер бала бирче! Шиксез, син минем догамны ишетәсең». Зәкәрия михрабта

намаз укып торганда Җәбраил килеп кычкырды: «Ий, Зәкәрия, дөреслектә, Аллаһ

сине Яхъя исемле изге угыл белән шатландыра. Ул Яхъя Аллаһтан булган сүзгә

ышанучы булган хәлдә, ягъни Гайсә пәйгамбәргә иң беренче иман китереп,

ярдәмче булыр. Янә ул Яхъя каүме арасында хөрмәтле вә олугъ булыр, һәм дә

хатыннар белән собхәт итүдән сакланучы изге пәйгамбәрләрдән булыр». Зәкәрия

әйтте: «Ий, Раббым, миңа кайдан угыл булсын, дөреслектә, миңа картлык иреште,

хатыным да бала тудырмаучыдыр». Аллаһ әйтте: «Ий, әнә шулай Аллаһ Тәгалә

теләгәнен кылыр». Зәкәрия әйтте: «Ий, Раббым, хатынымның йөкле булуына

миңа бер галәмәт бир». Аллаһ әйтте: «Синең кешеләр белән сөйләшә алмавың

сиңа галәмәт булыр, кешеләр белән өч көн сөйләшә алмассың, мәгәр ишарәт

белән генә сөйләшерсең». Хатыны йөкле булгач, Зәкәриянең теле бәйләнде,

зекер тәсбихтән башка сүзләрне сөйли алмас булды. Аллаһ әйтте: «Ий, Зәкәрия,

Раббыңны күп зекер ит вә көндезләрен һәм кичләрен намаз укы!» Фәрештә әйтте:

«Ий, Мәрьям, дөреслектә, Аллаһ сине сайлады вә сине гөнаһтан пакълады һәм

бөтен дөнья хатыннарыннан сине өстен куйды. Ий, Мәрьям, Раббыңа итагать

һәм рәкүгъ, сәҗдә кылып намаз укучылар белән намаз укыгыл!» Бу Мәрьям

кыйссасы Коръән иңмәс борын синең өчен яшерен иде, инде вәхий белән

белдерәбез. Мәчет Әкъса мөселманнары шобага өчен каләмнәрен суга салганда,

син алар арасында юк идең, һәм Мәрьямне тәрбиягә алыр өчен тартышкан

вакытларында да яннарында булмадың. Җәбраил әйтте: «Ий, Мәрьям, Аллаһ

сине бер бала белән шатландырадыр. Ул бала атасыз, Аллаһның «бар бул» дип

әйтүе белән булыр, ул баланың исеме Гайсә (Иисус, сын девы Марии) булыр,

ул бала дөньяда һәм ахирәттә дәрәҗә иясе вә Аллаһка якыннардан булыр. Ул

бишектә чагында һәм үсеп җиткәч тә хикмәтле сүзләр белән сөйләшер һәм ул

изгеләрдән булыр». Мәрьям әйтте: «Ий, Раббым, миңа бала кайдан килсен, чөнки

миңа ир затының кулы тигәне юк». Аллаһ әйтте: «Әнә шулай Аллаһ үзе теләгән

нәрсәне халикъ кылыр. Берәр нәрсәне булдырырга ниятләсә фәкать: «Бул!»

— дияр, ул нәсрсә Ул теләгәнчә бар булыр». Аллаһ Гайсәгә язу белемен, шәригать

хөкемнәрен һәм Тәүрат, Инҗил китапларын өйрәтте. Вә Ягъкуб балаларына

пәйгамбәр итеп кылды. Гайсә рәсүл булгач, Ягъкуб балаларына әйтте: «Мин,

Гайсә, сезгә Раббыгыздан пәйгамбәремә ачык дәлилләр һәм галәмәтләр белән

килдем. Ул хикмәтләрнең берсе шул булыр: мин балчыктан кош сурәте ясармын

да аңа өрермен. Аллаһ әмере белән ул кош булып очар. Янә Аллаһ әмере белән

сукырларны күзле итәрмен, ала тәнле кешеләрне сәламәтләндерермен. Янә

мин сезгә нәрсә ашаганыгыздан, өйләрегездә яшереп саклаган нәрсәләрегездән

хәбәр бирермен. Бу хәлләрдә, әлбәттә, минем пәйгамбәрлегемне хак кылучы

дәлилләр бардыр, әгәр хаклыкка ышанучылардан булсагыз. «Миннән әүвәл

иңдерелгән Тәүратны тәсдыйк иткәнем хәлдә, һәм сезгә хәрам булган кайбер

нәрсәләрнең кайберләрен хәләл иткәнем хәлдә, Раббыгыздан галәмәтләр белән

сезгә пәйгамбәр булып килдем. Шулай булгач, Аллаһыдан куркыгыз, миңа итагать

итегез һәм карышудан сакланыгыз. Хакыйкатьтә, Аллаһы мине дә, сезне тәрбия

кылучыдыр. Тәрбияче булган Аллага, әлбттә, гыйбадәт кылыгыз! Аллаһка итагать

итү һәм Аңа гына гыйбадәт кылу — иң туры юл бит. Гайсә, мөшрикләрнең

һаман-һаман көферлекләрен дәвам иткәннәрен күргәч: «Аллаһ диненә миңа кем

ярдәмче була?» — диде. Гайсәгә ияргән мөэминнәр: «Аллаһ динендә без сиңа

ярдәмче булырбыз, без Аллаһка нык ышандык. Аллаһка итүче хак мөселман

икәнлегебезгә шаһит бул», — диделәр. Ий, Раббыбыз, син иңдергән китапларга

ышандык һәм пәйгамбәргә иярдек. Безләрне Синең берлегең вә исламның

хаклыгы белән шәһадәт бирүче мөселманнар белән бергә кыл! Кяферләр исә

Гайсәгә карата явыз хәйлә кордылар. Аллаһ исә аларга каршы тагын да көчлерәк

хәйлә әзерләде. Кяферләр Гайсәне гаепләргә, үзләрен дөресләргә дәлил тапмагач,

ниһаять, ачуларыннан Гайсәне үтерергә карар кылдылар. Мөселманнар арасында

кяферләргә сатылган бер монафикъ бар иде, кяферләр Гайсәне үтерергә әмер

иткәч, шул монафикъ Гайсә кергән өйгә кяферләрне җыеп алып килде. Ләкин

бу вакытта Аллаһ Гайсәне күккә күтәргән иде инде. Монафикъ, Гайсәне тотабыз

дип өйгә кергәч, Аллаһ аның сурәтен Гайсә сурәтенә кертте. Кяферләр аны

Гайсә дип белеп, тотып астылар. Менә аларга Аллаһның бер гамәле шул булды.

Аллаһ әйтте: «Ий, Гайсә, Мин, әлбәттә, сине үтерүче һәм хозурыма күтәрүчемен

һәм сине кяферләрнең явыз хәйләсеннән саклап, пычрак йогынтыларыннан

пакълаучымын. Янә,ий, Гайсә, сиңа ияргән мөэминнәрне кыямәт көненә кадәр

кяферләрдән өстен кылырмын. Кяферләр белән арагызда булган бәхәсле эшләрдә

гадел хөкемдар булырмын. Әмма Коръән белән гамәл кылмыйча кяфер булган

кешеләрне дөньяда һәм ахирәттә каты газап кылырмын, Минем газабымнан

котылырга аларга ярдәмче булмас. Әмма иман китереп изге гамәлләр кылучы

мөэминнәрнең әҗерен Аллаһ тулысынча үзе бирер. Ләкин Коръән белән гамәл

кылмаучы залимнәрне Аллаһ һич тә сөйми. Ий, Мөхәммәд с.г.в., Без сиңа укыган

кыйссалар синең пәйгамбәрлегеңә ишарәт итүче дәлилләр. Вә без вәхий кылган

сүзләр, барча хикмәтләрне зекер итүче Коръән Кәримдер. Гайсәнең атасыз

халикъ кылынуының мисалы Аллаһ хозурында Адәм галәйһиссәлам кебектер.

Адәмнең тәнен балчыктан ясады да соңрак аңа: «Бул» дип әйтүе белән булды.

Гайсә хакында булган хак сүзләр Раббыңнан килә, шикләнүчеләрдән булма!»

Гайсә пәйгамбәрнең анасы Мәрьям икәнлеге, бабасы Гыймран атлы

булганлыгын бел!.. Моңа Ходайдан иңгән Коръән Кәрим бәхәссез һәм ачык

дәлилдер, Иншаллаһ!..

— Син барлык диннәрне дә бергә берләштерергә уйламыйсыңдыр бит?

Килешү хакында?

— Никогда! — дип кычкырып җибәргәнен үзе дә сизми калды Җәмил хәзрәт.

— Аллаһ бер, диннәр төрле, халыклар, милләтләр төрле. Алар аерым-аерым,

һәркайсы үз юллары белән, ләкин үзара тату яшәргә тиеш, — дип кенә уйлыйм

мин. Максатым да шул. Ызгыштан ни мәгьнә! Хәер, ни мәгьнә икәнлеген тарих

сабаклары күп күрсәтте бит инде! Бөтен хикмәт тә татулыкта. Беләсеңме, гаилә

табынында иң татлыдан ни татлы?

Сүзләре шунда капылт өзелде, алар Бәртәскә килеп җиткәннәр, юл аша

дуңгыз көтүчесе малларын чыгарып маташа иде. Камай мәхлүкләрне таптатмас

өчен машинаны туктатты.

— Җәмил хәзрәт, карале, дуңгыз очраткан мөселман кешесе нинди дога

укырга тиеш әле? — диде Камай авызын ерып.

— Нәрсәгә авызыңны җырасың, энем. Соравың дөрес бит!..

Җәмил хәзрәт җөмләсен тәмамлый алмады, Камай дуңгыз көтүчесенә таба

төртеп күрсәтеп, кычкырып җибәрде:

— Карале, кара! Хөллиев бит бу! Абрек!!!

Җәмил хәзрәт тә сискәнеп куйды:

— Чынлап та охшаган бит, ә?!

— Охшаган гына түгел! Үзе ул! Нәкь үзе!!! Вәт, олигарх, ә! Налоглардан качу

өчен, кыяфәтен үзгәртеп, дуңгыз көтүчесе булып йөри бит, ә! Менә нишләтә

ул акча! Югыйсә миллиардер иде бит ул! Шулай, шулай, налоглардан качып

йөри ул, Җәмил хәзрәт! Мин аны бүген үк полициягә заявить итәм!

— Итмә, кирәкми, — дип куйды Җәмил хәзрәт тыныч тавыш белән. — Алайса

ул дуңгызларны кем көтәр?..

— Көләсең инде син, Җәмил хәзрәт, көлгән буласың... булабыз... Хәерчеләр

байдан көлеп утырыр заман җитте, ә? Олигархлар дуңгыз көтүе көтәр көн килеп

җиткән... хәерчеләр байдан көләр көннәр килеп җиткән!..

— Кем хәерче әле?

— Юк, юк, сине әйтүем түгел! Син гыйлем кеше, Коръәнне беләсең...

— Коръәнне белеп, аңлап бетерү өчен бер кеше гомере генә җитми, энем,

— дип куйды Җәмил хәзрәт һәм авыз эченнән дога укырга кереште. Чөнки бу

вакытта көтү дә, көтүче Абрек Хөллиев тә тыкрыкка кереп күздән югалганнар

иде инде...

— Борчылма, сындырабыз аны! — дип куйды шулчак Камай һәм машинасын

кабызды. Сүзне шулай капылт Кирилл атакайга борган иде ул. Чөнки әле генә

алар тап булган тамаша икесенең дә хушларын алган, алар бик каушаганнар иде.

Камай машинаның арткы утыргычыннан шешә алып, Җәмил хәзрәткә сузды:

— Су эчеп куй, Җәмил абый.

Тегесе бер йотым эчте дә күршесенә сузды:

— Үзең дә эч, — диде.

Алар Кирилл атакайны чиркәүдән кайтып килгәндә очраттылар. Янәшәсендә

таныш булмаган берничә ир-ат та бар иде. Поп киемнәрендә булуга карамастан,

Потаповны шундук танып алды Җәмил хәзрәт. Ни гаҗәп: эшләр Җәмил алдан

фаразлаганча барып чыкмады, Потапов сабакташын күрүгә шат иде, алар

кочаклашып күрештеләр һәм тегесе икесен дә өйгә чакырды. Ләкин Җәмил

хәзрәт үтенечен... юк, үтенеч түгел, тәкъдимен тиз генә әйтеп, китеп бармакчы

иде, шуңа күрә алдан ук үзенең вакыты чикләнгән икәнлекне сиздереп куйды.

Аның тәкъдимен Кирилл атакай яхшы кабул итте итүен, ләкин аның үз

мәшәкатьләре чиләк авызына чаклы тулган.

— Кемнәрне укытыйм соң? Нинди балаларны? — диде ул җилкәләрен

сикертеп.

— Элеккеге спирт заводына шәһәрләр кайтып, йортлар салган бит. Аларның

балалары юкмыни?

— Бар, тик алар шәһәр кешеләре бит. Җәйләрен генә монда кайтып торалар.

Үзең дә беләсең бит, кыш көне бу якларга машина түгел, кар ерып җәяү дә

йөрерлек түгел!

— Байтимер монда дамба төзетәм ди. Быел ук.

— Алай булса гына. Хәзергә өч бала бар барын, алайса, мин шуларны укыта

башлыйм.

Алар кул сугып килештеләр. Тик шундый җылы мөгамәлә булса да араларында

барыбер ниндидер салкынлыкмы, яки башка берәр төрле каршылыкмы бар

кебек иде. Камай алар сөйләшкәндә Кирилл атакайның ихатасына кереп

чумды, шуңа күрә ул моны сизмәде, юлда кайтканда Җәмил хәзрәт бу хакта

аңа үзе сөйләде.

— Миннән күзләрен яшерә нигәдер, — дип куйды ул.

— Соң сез студент вакытта ук чәкәләшеп, бәхәсләшеп яшәгәнсез бит

инде?

— Анысы шулай... Беләсеңме, бу Потапов белән бергә укымаган булсам,

бәлки, мин дин юлына кереп тә китмәгән булыр идем, дип уйлыйм кайчакларда.

Аның белән бәхәсләшкәндә җиңеп чыгу өчен мин тырыша-тырыша Коръәнне

өйрәнә башладым. Шул үзенә алып кереп китте дә инде.

— Планнары нинди синең сабакташыңның? Сөйләдеме?

— Юк... нишләптер бик канатланып яшәми ул монда. Үзе Байтимер ярдәмен

дә кире какмый. Аңламассың аныкын... Ничектер серле тоелды ул миңа...

— Һе, аптырама, Җәмил абый, бу авылда бөтен нәрсә сер белән тулган!

Мин шуларның берсен ачтым бит тәки!

— Нәрсә ачтың инде тагын?

— Хөллиев белән күрештем бит мин! Теге... дуңгыз көтүчесе белән!

Аның әлеге сүзләреннән Җәмил хәзрәт сискәнеп китте һәм, томырылып,

аңа карады:

— Йә, сузма!

— Абрек Хөллиевнең үзе түгел ул... Малае!..

— Кит аннан! Булмаганны!

— Ант әгәр!.. Тик уйнаштан туган малае. Аның дөньяда барлыгын Абрек

үзе дә белмәгән, имеш! Менә сиңа тагын бер табышмак, ә!

— Табышмак шул! Нишләп йөри ул монда. Көтү көтеп?..

— Эзәрлеклиләр икән аны. Әтисенең бер компаньоны. Абрек аны заманында

кидать иткән! Хәзер малайдан атасының акчаларын таптыралар. Имеш, Хөллиев

бар байлыгын әлеге малайга калдырып киткән, ди.

— Юктыр, бомж булып йөрмәс иде.

— Тегеләрдән качкан ул. Бомжлар арасына качкач кына эзне югалта алдым,

ди.

— Ә нишләп нәкь бу тирәгә качкан?

— Бәлкем, көн саен атасының каберенә дога укырга бара торгандыр?

— Көлмә! — диде Җәмил хәзрәт әңгәмәдәшенә үпкәләп. Камай моңа игьтибар

итмәде, баягы сүзен дәвам иттерде:

— Кирилл атакайдан гайре буларак, бу малайның күңелендә ниндидер

планнар бар! Шулай сизелә...

— Әйе, мондагыларның планнарын мин дә белдем. Тизрәк шәһәргә таю

ягын карап йөриләр.

— Шулай микән?

— Мондагы авыл эшеннән гарык без диләр. Кирилл атакай, чынлап та,

хуҗалыгын киңәйтеп җибәргән. Үзенең көтүләренә чаклы бар. Тик түләвен аз

тамыза. Бушка кемнең эшлисе килсен!?

— Шулайдыр шул, — дип җөпләде Җәмил хәзрәт. Бу вакытта машина

Байтамакка якынлашып килә иде инде. Тау башыннан авыл уч төбендәгедәй

күренеп тора. Байтамак үзе елга буендагы үзәнлектә утырса да, аның кырыенда

әлеге тау булганлыктанмы, әллә башка сәбәп беләнме, байтамакларны «тау

башындагылар» дип атаулар бер караганда сәеррәк тә. Бу авыл кешеләре бик

үзенчәлекле, алар горур, вәкарь белән генә сөйләшәләр, үзләре эшкә уңган,

үзәндә утырсалар да, күрәсең, авыллары белән бергә үзләрен дә җирнең биек

ноктасында — тау башында итеп хис итә торганнардыр.

— Күңел колачының чикләре юк шул, йа, Хода! — дип куйды Җәмил

хәзрәт.

Соңгы вакытларда үзгәрде Байтамак. Баймурзин — каты куллы егет, җир

җимертеп эшли. Тик... тик соңгы вакыттагы хәбәрләр генә Җәмил хәзрәтнең

күңелен тырнап тора иде. Камай аның уен сизгәндәй кинәт әйтеп куйды:

— Алтын Бәртәснең Марфа белән бер класста укыдык без. Шәп укыды ул,

«биш»легә генә. Нишләп авылда калырга уйлагандыр?

— Байтимер тирәсендә чуалган кәнтәйне әйтәсеңме?

Камай хәзрәтнең тавышын да, үзен дә танымады. Кемгәдер ачулы иде ул,

усал иде Җәмил хәзрәт.

— Кәнтәй түгел ул. Әйбәт кыз, — диде Камай. — Әтисе умартачы иде аның,

Гена абый әти белән дуслар иде. Җәмил хәзрәт, капылт кына руль артында

утырган Камайның кулына кагылып куйды һәм кырыс тавыш белән:

— Туктат әле машинаңны! — дип боерды.

— Туктатам. Нишлибез?

— Күрәле син безнең Байтамак авылын! Бөтен Рәсәендә юк бүген мондый

авыл, мондагыдай агрофирма! Халык авылдан качып беткән бер заманда кешене

эшкә сайлап кына, конкурс белән алалар! Хәтта көтүчеләр дә махсус аттестация

уза түгелме соң?! Элек колхоз көтүләрен көтәргә Маридан яллый торганнар

иде. Хәзер әнә чират. Урта мәктәп белеме белән генә чыбыркы да ышанып

тапшырмыйлар... Бар кешенең өсте бөтен, тамагы тук. Элгәре Байтимергә

рәхмәт укып туя алмыйлар иде. Хәзер әнә халык мәчеткә йөрми башлады.

Халыкны сарык димә син, сизә ул! Үзе мәчетләр салдырган кеше куенына

тиктомалдан тәре яшереп куйсын әле!

— Җәмил абый. Килешәм мин синең белән. Әмма... Хәер, үзең дә беләсең,

— дип җөмләсен өзде Камай.

Чыннан да, алар гына түгел, Байтамакны хәзер Рәсәй күләмендә сөйли

башладылар. Дүртәр йөз гектар җир алып та адәм рәтле эш кыра алмаган

инвесторлар белән чагыштырганда җитмеш гектар җире булган «Байтамак»

агрофирмасы төрле яклап күп алга китте. Өйләр нәкь шәһәрчә, бөтен уңайлыклары

бар. Халык үзе шәһәр шартлары белән яши, үзе җирдән аерылмаган.

— Кайтып җитәбез бит инде, машинаны кабызыйммы, Җәмил абый? — диде

Камай.

— Кабыз. Бар да җитеш, бар да бар. Тик халык Гарасат мәйданында кебек

хис итә үзен. Мондагы халык кына түгел, бөтен җир шары халкы!

— Җәмил абый, нигә дулыйсың! Мәхәббәткә маңка мишәйт итми дигән

сүзне беләсеңме син?!!

— Итә!.. — дип сузды хәзрәт, — ничек кенә итә әле. Маңкасы агып торган

чибәр кызны үбәсең килер иде микән, энем?

— Син бигрәк инде, Җәмил хәзрәт! Мә, су эчеп куй әле булмаса!

— Үзең эч суыңны, — диде хәзрәт төксе генә һәм мәчет каршында машинаны

туктатырга кушты.

Әлбәттә, Камай хәзрәтнең үзе янында гына сүзне шаяртуга борырга тырышты.

Байтимер белән Марфаны уйлап хәсрәтләнүе түгел иде егетнең, әлбәттә. Кышкы

озын кичләрдә Җәмил хәзрәт белән күп сөйләшеп утырганы бар. Гарасат дигән

сүзне ул күптән әйтеп килә. Бу минутларда уйлары шул яссылыкта иде аның.

Чукынсын шунда Марфалары!.. Беркемне дә гаепләргә уйламый ул, чөнки бу

мәсьәләдә үз эшләре дә көйле түгел. Теге чакта кытыгы уйнаганнан соң, егет

кара кайгыга батты. Әлеге кайгының сәбәпчесе аннан яшьрәк булган тау башы

кызы Камилә иде. Камилә шул, шул четеркән кыз. Алар мәктәпкә күрше авылга

йөреп укыдылар бит әле. Юлда өелешеп бергә йөриләр, зуррак сыйныфлар да,

түбәнрәкләр дә. Шул өч чакрым араны барганда, кайтканда нинди генә хәлгә

тармыйлар иде канә! Ул вакытта да хәзерге кебек кием фасоны гел үзгәреп

торучан иде. Хәтерли, берзаман балагы киң булган, аны «клеш» дип атыйлар

иде бугай, чалбар модага керде. Бер атна эчендә бар авыл малае шундый чалбар

тектерде. Аннан соң вельвет чалбарлар модасы башланды, бар авыл малае әти-

әнисеннән елый-елый шундый чалбар таләп итте. Берзаман әле хәзер таксистлар

кия торган кара пластмасс «козеруклы» кепкалар модасы булып алды, тагын,

тагын... Әгәр модадан «төшеп» каласың икән, син мәктәп каршында җүнле

егетләр рәтендә түгел инде. Бигрәк тә авылдаш кызлар алдында хурлыгы ни тора.

Андый модалы кием кия алмыйсың икән, димәк, син хәерче. Ә хәерчегә кем һәм

нинди кыз кызыксын! Ә бу вакытта Камайның нәкь менә Камиләгә күзе төшеп

йөргән көннәре иде. Шул Камилә бер көнне юлда кайтканда аның башыннан

«таксист» кепкасын бәреп төшерде дә сыйныфташы Фиргатькә сузды. «Менә

бу Фиргатькә килешәрәк икән!» — ди тагын үзе җүнсез нәмәрсә! Бу булды бер.

Икенчесендә ул аның куе зәңгәр төстәге яңа вельвет чалбарына бармагы белән

төртеп: «Кайсы кибеттән алып кайтып бирделәр моны?» — дип мыскыллап

көлгән кебек булды. Кыз, бәлкем, шаярткан гынадыр. Әмма аның әлеге сүзләре

Камайны суйды да салды. Шуның белән бергә күңелендә бөреләнә башлаган

иләс-миләс хисләрен, очкын-чаткыларны да. Укуында эленке-салынкы гына

булган Камалетдин, җен ачулары белән китапка ябышты, бер чирек эчендә

«отличник»лар рәтенә күтәрелеп, район, шәһәр олимпиадаларында әүвәл

призлы урыннар, тора-бара беренче бүләкләрне дә яуларга кереште. Анысы

анысы, теге көннән башлап Камай Камилә ягына таба борылып та карамас

булды. Авылдашындагы мондый үзгәрешне, әлбәттә, беренче булып кыз сизде

һәм, кирәксә-кирәкмәсә дә, кырыкмаса кырык төрле сәбәпләр тапкан булып,

Камайга «бәйләнә», аңа үзенең барлыгын сиздерә башлады. Ләкин Камай аның

теге чактагы мыскыллы көлүен кичерә алмады, дөресрәге, кичерергә теләмәде!

Тора-бара яшүсмер, кыз-кыркын турында бөтенләй онытып, башы-аягы белән

укуга кереп чумды. Кыз Камайдагы икенче үзгәрешне дә беренче булып сизде:

Камай хәзер бөтенләй башка, сыйныфташ малайларга охшамаган, алар белән

аралаша, ләкин кызлар катнашкан кичәләрдә катнашмас булды. Укыды Камай,

көн-төн белем эстәвендә булды. Кулында дини китаплар да күренә башлагач,

иптәшләре егеткә сәерсенеп тә карый башладылар бугай. Камай шул вакытта

үзенең беренче «ачышын» ясады, бернинди генә фән дә, физика да, химия

дә, бигрәк тә ул яраткан биология дә дини тәгьлиматләрдән башка дөньяны

аңлатып бирергә сәләтле түгел! Мәктәп тәмамлаганнан соң аны муллалыкка

укырга китәр бу дип уйладылар, ләкин ул тагын барысын да шаккатырып,

биология факультетына барып керде. Әмма алдыннан да, үз артында да «тиле»,

диюче булмады егеткә, бары «тигәнәк» кенә ябышып калды. Халык егетнең

холкына, кылган гамәлләренә иң югары шигърият кимәлендә бәя бирде, зур

сәнгать югарылыгыннан чыгып фикер йөртте: «Тиле тигәнәк буе сикерер!»

Димәк, Тигәнәк!

Теге чакта, мәктәп елларында, Камиләгә карата кабынган хис очкын

гына булмаган икән, күрәсең. Ут булган ул шул вакытта ук! Хәзер янә дөрли

башлады!.. Тик әлегә Камай ни эшләргә кирәклеген үзе дә белми. Кыюсыз

иде Камай... Кыюсыз булса да йөрәгендә зилзилә, давыл башланырга тора

иде! Җәмил хәзрәт теле белән әйтсәң, зилзилә шул гарасат була түгелме соң

инде ул?! Ююю-ююк! Хәзрәт аны башка мәгьнәдә әйтә. Хәтта ки Коръәнгә

салынган мәгьнәсендә дә түгел... «Күкләр төтен белән капланыр. Бу барча

кешеләрне сорып алачак»... Коръән аятьләре аша иңгән Гарасат мәйданында

булачак хәл бу! Әлегә бу караңгылык күкләрдән дә бигрәк, күңелләрне сорып

алмактыр!.. Бу Гарасат мәйданы түгел, бу — Гарасат кына әле, зилзилә генә

әле!.. Ул төтен адәм балаларының башларын әйләндерер, ул аларны исертер.

Адәмнәр исә әлеге исереклектән ашыга-кабалана мал җыярга керешерләр,

киемнәренә сеңгән «гарасат төтене»нең исеннән котылырга теләп, кабалана-

кабалана чишенеп ташлап, шәрә калырлар. Берсеннән күреп икенчесе

чишенер һәм әлеге кыяфәтләре, һәммәсе шундый хәлдә булганлыктан, оят

тоелмас. Әлеге куе төтен адәмнәрдәге хөсетлекне арттырыр, миһербансызлык,

шәфкатьсезлек, намуссызлык орлыклары бар Җир шары буйлап таралыр.

Иблис үзенең мунчаладан ишелгән себеркесе белән әлеге төтенне төрле

кыйтгаларга таба куып торыр. Ул төтенне эчәрләр, исерерләр, башлары

әйләнеп, күзләре акаер! Җир өстен иген басулары урынына киндер, мәк

чәчәкләре басып алыр. Әле Мәһди килергә дә миллион еллап вакыт арасы

булыр. Тик адәм балалары Ходайның гамәл дәфтәренә язылган Гарасат

мәйданына сарыклар кебек тупланыр көннәрен үзләре ашыктырып, чакырып

китерерләр...

Иң татлыдан ни татлы дигән сорауга, бишектән яңа төшкән сабый бала да

«Әнием күкрәге!» дип түгел, «Тимер тәме!» — дип җавап бирер. Ул тимерләр

сугыш кораллары, алтын-көмеш сурәтендә булырлар...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 7, 2014

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев