Дөнья гаме (дәвамы)

Романның башы монда.

18

Ул бүтән беркайчан Нәфисәне очратмады.

Бәлки ул акылыннан язгандыр? Курчак белән уйный, диләр... Бичара, аның

сайлау мөмкинлеген генә түгел, гаделсезлектән җан әрнүе кебек сыйфатларын

да йолып алганнар. Аның белән ни кылансалар да кайгыра белми — чөнки

чын мәгънәсендә башка юлны күрми...

Бу көннәрдә ул Казанга нашир Шәрәфкә хат юллаган иде, менә дусларча

язылган җавап һәм алдан бирелә торган илле сум акча килде. Монысы юлыңа

булыр. Күңел буш, бернинди сөенү, ашкыну юк. Монда әле аны нәрсәдер

тоткарлап тора. Ялыгулар аның бөтен көчен алды, авыруга сабыштырды. Мин

авырыйм, диде ул үз-үзенә, авырсам да китәргә кирәк. Ничек кенә булса да

Кырлайга барып җитәргә, анда теләсә кайсы карчык сихерли-әфсенли белә,

ярдәм итәрләр, бәлкем...

Бервакыт көндез һава суларга чыккач, Габдулла Диләфрүзне очратты. «Менә

хәзер иртәгә үк китсәм дә була!» — дип уйлады ул, кызның чигәсендәге алтынсу

бөдрәләренә карап. Хәтерли микән кыз теге вакытта Габдулла язып утырган

бүлмәгә йөгереп керүен һәм аны күргәч аптырап, чишмә челтерәгән тавышлар

белән көлеп җибәргәнен? Хәер, мин кем идем инде аның өчен — бер малай,

Камилнең шәкерте, ярлы өс-башлы, матурлык та чамалы.

Кыз аның китәргә җыенуын белми иде. Бәлки, сизенгәндер? Югыйсә,

аерылышкан чактагы кебек сагышлы булмас иде.

— Минем өчен иң үкенечлесе — абыем белән дус булмавыгыз, — диде ул. —

Мин сезнең дус булуыгызга сөенә идем. — Кинәт кызарып, турыдан-туры сорады:

— Телисезме, бер нәрсә әйтәм. Әйе, уртаклашырга телим. Мине Мәүлетовның

улына сорадылар. Ләкин мин әтиемә әйттем: яратмаган кешегә чыкмыйм, дидем.

Кичерегез... сезгә шул турыда әйтеп торуымны берүк кичерә күрегез!..

— Нигә? — югалып калган Габдулла көлемсерәде. — Нәрсә өчен сезне

кичерергә, күгәрченкәем, сез үзегез мине гафу итегез. Мин ни дип әйтим

— мин шат, шат!

Кыз кашын җыерды:

— Ярар, җитәр бу хакта. Хушыгыз. Әтиемне онытмагыз, ул сезне элеккечә

үк ярата. Хушыгыз.

Диләфрүз, Габдулланың кулын ирләрчә нык итеп кысып, китеп барды,

ул урыныннан да кузгалырга кыймыйча басып торды, әле генә кызның кулы

кагылган учын иреннәренә тидерде.

Ниһаять, китәм, дип уйлады ул, сөенеченнән хәтта тыны буылып, һәм яз

көне, китү турында саташып йөргәндә язылган шигыре исенә төште:

Хуш, гомер иткән шәһәр, инде еракта калдыгыз,

Аһ, таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:

«Тор, шәкерт, җиттек Казанга! Алдыбызда бит Казан!»

Номерына кайткач та татлы уйларга чумып, дөньядан китеп, бәхетеннән

сөенеп, куанып утырды. Шулчак Миңлебай керде дә, көлә-көлә:

— Үзем белән таныштырырга рөхсәт итегез: Габдулла Кариев, күчмә театр

артисты, — дип әйтеп салды.

— Миңлебай, чынлапмы?

— Ярар, синең өчен Миңлебай булып калам. Башкалар өчен бүгеннән башлап

— Габдулла Кариев. Синең хөрмәткә исемеңне алам, Габдулла. Фатихаңны

бир, чөнки башка сокланыр кешем юк... — Ул елап җибәрде һәм Габдулланың

иңбашына башын терәде. — Рәхмәт... Мин киттем. Шундый шатмын, көлке

күренәмдер инде...

Ике көннән Габдулла дустын Казанга озатты, «Сәйяр» дигән театр труппасы

оешкан иде; театрның ни акчасы, ни даими тукталыр урыны юк, исеме

җисеменә килеп тора.

Мин дә китәм, дип уйлады ул, яшьлегемнән китәм. Ләкин яшьлек үтте

инде. Китәмме мин, каламмы, яшьлек барыбер үтеп китте. Нәрсә, калырга

һәм күзгә ташланмый гына тыныч тормышта яшәргәме, бары кайбер якты

иртәләрдә яшьлегеңнең үтәсен тоеп, сүнеп барган көн белән бергә югалуын

күзәтергәдер? Аны ябык кына үсмер сурәтендә күрерсең, ләкин ул инде сиңа

буйсынмас. Кешеләргә карата, тәртипләргә карата түзем булырсың, акыллы

гына көлемсерәп куярсың, синең көлемсерәвеңне зур гөнаһка санамаслар.

Шулай син тынычлык һәм шулкадәр хыялланган ирегеңне алырсың.

Әмма кемнеңдер яшьлеге сиңа бармак төртеп күрсәтер һәм авыр сулап

куяр: менә ул, өметен югалтучы, ул безгә комачаулый, чөнки барыбызга да

ышанмау, кайгы һәм хәсрәтнең котылгысызлыгын йоктырачак! Ышанмагыз

аңа, ул ышанмаска әйләнгән!

Димәк, шулай итеп юлга? Юлга, диде ул үз-үзенә сагышланып, әйтерсең,

юлы аны Голгофа тавына илтә.

...Рәмиевнең кайчакларда кулыннан каләмен куясы килмәгән вакытлары

була. Нәкъ менә шуның кебек, аңарда Фираяны гел күрәсе килү теләге уянды.

Тораташ түгел, һәрвакыт күз алдында балкып торучы, хәрәкәтчән, фигыле-

халәте белән гел яңара баручы бу ханым — янар хисле баллада сыман. «Аермасы

шунда, — дип елмайды ул үз-үзенә, — хисләргә ирек бирсәң, — ялыктыргыч

дастаннар тудырырга сәләтле. Ләкин үзем белән берни кыла алмыйм...»

Тарантаста барганда шундый уйлар узды башыннан. Фирая ханым аның

халәтен аңлагандай дәшмәде.

«...Бернишли алмыйм, хәрәкәтсезлеккә дучармын. Бәлки байлыгым

аркасындадыр. Ләкин байлыгым иҗатыма булышлык итә! Әниемә Ходай Тәгалә

сәламәтлек бирсен...»

Алар китапханә янына килеп туктады. Аның тарантаста каласы яки шундук

редакциягә җәяүләп китәсе килгән иде, ләкин бу ихтирамсызлык булыр иде.

Ул җиргә сикереп төште, үзенә таба сузган сумканы алды. Фирая ханым аның

кулына тотынып, җиңел генә тарантастан төште.

— Әйдәгез, киттек.

Ул йортны һәм алгы якның буеннан-буена утыртылган агачларны күзәтеп

адымнарын акрынайтты. Әнисе сөйләве буенча, кайчандыр бу йорт аларныкы

булган — әтисе аны Ырымбурга килүгә сатып алган. Өске катта гаилә яшәгән,

аскысында контора урнашкан. Шул ук елны әтисе тәрәзә каршына тирәкләр

утырткан, хәзер инде алар өске катның кәрнизенә чаклы җиткәннәр. Аннары

әтисе иркенрәк йорт алган. Ә монысын җәмгыяте хәйриягә тапшырганнар.

Көндезләрен монда аулак. Кичләрен тәрәзәләрдән пианолада уйнаган тавыш

ишетелә. Бу, мөгаен, яшьләрнең аралашып күңел ачу өчен бердәнбер урыннары

булгандыр. Ләкин Рәмиев монда сирәк була иде: артык хөрмәтләп каршылый

иделәр хәйриячене, андый җирләргә барырга, дөресен әйткәндә, вакыты да юк

иде. Юлдашына ошый иде, күрәмсең.

Уку залының ишек төбенә килеп җитүләре булды, тук-тук басып ниндидер

бер әфәнде атылып чыкты һәм чак кына килеп бәрелмәде.

— Кичерегез, кичерегез... ханым, сәлам сезләргә! — Һәм Рәмиевка карап:

— Мин сезне, ышанасызмы, инде өченче көнем эзлим. Эзлим, эзлим! — дип

нигәдер шатланып куйды ул...

— Мин сезне монда көтәрмен, — диде Рәмиев ханымга, бу чакырылмаган

әңгәмәдәштән, үзе генә булса, тизрәк котылырмын дип уйлады. — Ни кирәк?

— дип сорады ул әфәндедән.

— Казаннан мин! Сезгә сәлам тапшырдылар... яңалыклар гаугалы! Потаповны

цензор итеп куйганнар. Әмирхан исә мулланы фантастик бәянының каһарманы

иткән. Ниһаять — Казанга Тукаев дигән берәү килеп төште, ул тәкәбберлеге,

ул тәкәбберлеге!.. Килеп тә төшә, шунда ук хөрмәтле Галиәсгар әфәндене эзләп

тә таба! Тегесе: сез кем буласыз соң? — дигән.

— Гафу итегез, сез имеш-мимешләргә бик ышанучан икәнсез.

— Нәрсә-нәрсә? — Аның йөгереп торган күзләренә туп-туры, ачулы карап,

Рәмиев салкын һәм ачык итеп әйтте:

— Мин шәхсән үзем таныш булмаган кешеләрнең серләрен күңелемә

ятышсыз саныйм.

Ул әфәндегә аркасы белән әйләнде һәм тәмәкесен кабызды. Фирая ханым

күренгәндә, йөзе караңгыланган һәм югалып калган, инде өченче тәмәкесен

кабызып маташа иде. Ханымны күргәч, бик сөенде:

— Ниһаять!

— Ул сездән акча сорадымы?

— Ю-юк, өлгермәде, — диде Рәмиев, уңайсызланып. — Без барыбыз да...

үзебезне бик сәер тотабыз: Мәккә суфыйлары файдасына иганә итәбез; шәкертләр

файдасына, көчләп чукындырылганнар һәм кабат ислам дөньясына уңышлы

әйләнеп кайтучыларга; тагын кемнәр файдасынадыр. Бер Алла гына белә!

Хатын дәшмәде, ләкин бераздан кинәт кенә сорап куйды:

— Сез Казанга бармыйсызмы?

— Мөгаен, юктыр. Ни Казанга, ни башка җиргә барыр теләгем юк, теләсә

нинди әфәнделәр җыела торган урыннарга беркайчан да исем китмәде.

— Аңламыйм, — диде ул, усал итеп. — Юк, аңламыйм!

Ханым белән саубуллашкач, Рәмиев редакциягә китте. Үзәк урамнар

көндезгечә шау-гөр килә, өзек-төтек тавышлары Рәмиев барган аулак

тыкрыкларга да килеп җитә. Ике яклап, тыгыз булып тезелгән тирәкләр һәм

юкәләр ябалдашында кичке кояш кызыллыгы уйнаклый.

Димәк, Тукаев Ырымбурга киләсе итмәгән, дип уйлады ул, исе китмәгәндәй.

Бик яхшы, башкала яшь егетнең гаугачан каударлыгын суытыр.

19

Рәмиев приискасының элеккеге эшчесе Зөлфикар туган авылы Кырлайга октябрь

урталарында кайтып төште. Туган ягына кайту юлында көтү куучылар белән терлек

куды, Уфада урман кисүдә эшләп алды, Чулман буйлап сал агызучылар белән йөзде.

Ниһаять, Казанда тукталып, әнисе белән сеңелләренә бүләкләр алды. Авылдашы

арбасына утырып, базардан туры Кырлайга кайтырга чыкты.

Инде улын күрергә өмете калмаган авыру әнисе, урыныннан торды. Иелеп,

улы әнисенең коры сөяккә калган иңнәреннән кочты һәм сукыраеп беткән

диярлек күзләренә бакты.

— Бу мин, әни, — диде ул әкрен генә. — Сиңа Казан калачы алып

кайттым.

Сеңлесе, самавырга су сала-сала, дога укыгандай, туктаусыз сөйләнде:

— Аллага шөкер, яман вакытлар үтте, газизләребез әйләнеп кайта. Шушы

көннәрдә генә Габдулла кереп чыкты, Кушлавычта тукталган икән. Күрсәң

— ул тәмам әфәнде булган!..

— Указлы мулладыр, шәт?

— Юк шул, Зөлфикар, ул, беләсеңме, менә мондый чәч үстергән. Хәтта

тарта да, диләр...

— Димәк, шәп егет! — дип көлде Зөлфикар. — Ә, туктале... минем турыда

сораштымы?

— Әйе, әйе, — дип раслады сеңлесе.

— Егет шәп булырга охшый. Шүрәле турында бик кызык әкият язган,

диләр.

— Булырга. Аның бит чәче дә шүрәленеке кебек — мен-нә мондый!..

— Җүләр, акыл чәчтәмени?

Чәй эчәргә утырдылар. Карчык алдына зур итеп ак калач сындырып

куйдылар; ул чеметеп алып аны авызына капты һәм тәмен тоеп калыр өчен

озаклап чәпелдәтте. Чәй янында ул бары бер генә сүз әйтте:

— Быел... тагын стражниклар килмәсме? — Әйткәнен шунда ук онытты да,

тынычланды.

Ике ел элек авылга стражниклар килгән һәм туп-туры Зөлфикарның

тимерче алачыгына ташланганнар, янәсе, тимерчене корал ясаган вакытында

эләктермәкчеләр. Әгәр егет шул вакытта качып өлгермәгән булса, әлегәчә

төрмәдә ятасы иде.

Габдулла өчен иң истәлекле урын ул — Кырлай. Өчиледә туган апасы яши.

Ләкин ул Кушлавычка — үзе, әтисе, бабасы Мөхәммәтгалим һәм бабасының

бабасы Шәмсетдин туган авылга кайтты. Кечкенә чактан исендә калдырган

Ситдыйк йортында тукталды.

Таныш, заманында хәтта сиңа якын булган кешеләрнең дә бүген исә чит-ят

тоелуы гаҗәп! Менә Ситдыйк... Менә аның таныш ыгы-зыгылы хәрәкәтләре...

«Һай, яхшы, һай, әйбәт!» — дип сөйләнүләре чын күңелдән... Хезмәтче карчык

белән зур-зур самавырлар өстерәгән малайга кычкырулары, һәм үзендә кунарга

тукталган һәркем алдында тәлинкә тотуы... Бу таныш сыйфатлары аны хәзер

бөтенләй чит-ят итеп күрсәтә.

Чәй эчкәч, егет болдырга чыкты. Көзге пәлтәсенә ныграк төренде, авылда

кими торган картузын батырып киеп куйды. Тыкрыкка таба китте, анда торбадан

өргән шикелле юеш салкын җил исә. Тыкрык киң һәм тирән уйсулыкта өзелеп

калган. Аста тар гына инеш көмешсыман ялтырап ята. Каршы ягында, нәкъ

текә яр өстендә диярлек, шомырт агачлары арасында ике тәрәзәле йорт күренеп

тора. Ул шунда туды. Анда үзләрен кайгы-хәсрәт көткәнен белмәгән гаиләләр

яшәде. Кайчандыр салам түбәле бу йортны калай белән япканнар һәм хәзер

анда атасы нигезеннән аерылып чыккан бай улы яши.

Бераз басып торганнан соң, Габдулла кире борылып китте.

Май баскан гәүдәләрен кыймылдатасы килмичә, казлар муеннарын

сузып, аның артыннан ысылдап калды. Яланаяклы, кыска күлмәкле кызчык

ишегалдыннан качкан кәҗәләре артыннан йөгерә. Ачы җил аның күлмәк итәген

җилфердәтә. Менә ат килә, дилбегә тоткан ир арбадагы хатын-кызларны үртәп

кычкыргалап ала — ындырга барышлары.

Сәхип картның киң ындырында ашлык сугу машинасы гүли, ара-тирә аның

гүләвенә барабан авызына көлтәләр ыргытып торучы яшь хатыннар, хуҗаның

киленнәре тавышы килеп кушыла. Сәхип — авылда ашлык сугу машинасы һәм

чәчкече булган бердәнбер кеше, аның җире дә күп, уңдырышлы да. Габдулланы

күргәч, ул киеменең тузан-кибәген кага-кага каршылады. Менә ул казакиеның

ике итәген артка таба ташлап, биленә таянды. Хәзер аның эчтән кигән, шулай

ук ашлык сугу машинасы кебек бик сирәк әйбер саналган чесудан тегелгән

пинжәге күренеп тора.

— Кара! — ди, башын хатыннар ягына селкеп, үзе кеткелди, — башта бик

курыктылар, аннары тешләмәгәнен күргәч, киресенчә. Димәк, файдалы...

Ул әллә ырым-шырымга ышанудан, әллә юри башын тилегә салып: «Сез,

Сәхип абый, машина турында әйтәсезме?” — дип сораганны көтте бугай.

Машинаны исеме белән атамады. Габдуллага ул хөрмәт күрсәтте, хәтта аның

кычкырып торган шәһәр киемендә булуыннан да каушап калмады. Тегене-моны

сөйләшергә яратса да, әңгәмәне хәйләкәр генә үз ягына, үзенең тапкырлыгына,

тырышлыгына, хуҗалыгының нык булуына борып куйды.

— Җирдән зарлансам, гөнаһ булыр. Дөрес, Кубань кара туфрагы түгел

түгелен. Әгәр аңлап эш итсәңме... Алайса, әнә ахмаклар, үз буйларына ел да

бертөрле орлык чәчеп, көчен бетерәләр, бернинди тәрбия күрми җирләре.

Тирестән күп нәрсә юк, миннән башка кертүче дә юк.

— Җирне бик еш бүләсез, шуңа җаннары ятмыйдыр.

— Сафсата, буш сүзләр барысы да! Аларга тиз генә чәчеп бетерергә дә читкә,

акча эшләргә кыякларга булсын. Мин һәрвакыт җиргә бөгелгән килеш, беркая

китәргә ашкынмыйм. Читкә эшкә китүче, ул нәрсә, бар эшләп тапканын терлек

азыгына тота — анысы кыш чыгарга да җитми.

Ул тәмам әсәрләнде, шатланды, сөйләшүне ни-нәрсәгә борырга белми

торды.

— Ял итәсеңме? — дип сорады ул. — Ярар, ял ит әйдә. Күрерсең, озак та

үтмәс, рекрутларның күңел ачулары башланыр. Сиңа өйләнергә кирәк! Безнең

мулла инде бик карт, кызы — өлгергән җиләк, шулай итеп мәхәлләле дә,

хатынлы да буласың. Ә? — Һәм, бөрмә билле киемен төймәли-төймәли тагын

ындырга йөгерде. Борылып, нәрсәдер кычкырды, ләкин Габдулла машина

тавышы белән ишетә алмады. Сәхип: «Ник Кырлайга барып кайтмыйсың?

— дип сорады булса кирәк.

Кырлайга ул икенче көнне җыенды. Ситдыйк олау тәкъдим итте һәм аның

белән малай җибәрде, әйе, тагын соңгы минутта гына кунагының туңып

калтыранганын күреп, арбага постау тышлы эт тиресеннән тегелгән тун

ыргытты. Бик урынлы булды: чөнки кырга чыккач, ачы җил үзәкләргә үтәрлек

исә башлады.

Сәер: еллар үткән саен, үзара таныш булган кешеләр бер-берсеннән читләшә

башлый. Ләкин авыл, аның кырлары, көзге мул тынлык Габдулланың күңеленә

шулкадәр якын, газиз, әйтерсең, ул алардан бөтенләй дә аерылып тормаган.

Рәхәт авылда, ләкин тормышы гомерлеккә шәһәр белән бәйләнде, ахрысы. Ансат

булмаячак, ул моны Казанда үткәргән бер көндә үк аңлады. Ул куркып һәм

каушап калды, сулда да, уңда да, алда да, артында да шәһәр үзенең йортлары,

заводлары, эшханәләре, трамвайлары, олаулары, кешеләре белән зур бер казанда

кайный (ирексездән, шәһәрнең исеме «казан» сүзеннән килеп чыккандыр дип

ышанасың). Шәһәр үзенең ярлылары, байлары, басыла торган һәм ябылган

гәзит һәм журналлары, татар, урыс, мукшы, чирмеш телләрендә сөйләшүче

кешеләре белән яшәп ята. Боларның берсенең дә бу мәхшәрдән югалып калган

кечкенә буйлы, агарынган йөзле егеттә бер гаме дә юк.

Вокзалдан җәяү генә атлаган иде, ләкин бик тиз адашты, халык төркемен

күреп шүрләде һәм извозчик туктатып, «Йолдыз» гәзите урнашкан урам исемен

атады. Анда Ырымбурдагы алтын хуҗасы һәм шагыйре белән фамилиядәш

Сәгыйть Рәмиев эшли иде.

Караңгы төште, редакциядә каравылчыдан башка кеше юк иде, ул Сәгыйть

әфәндене «Болгар» кунакханәсеннән табу мөмкинлеген әйтте. Габдулла шунда

китте.

Караңгырак коридордан соң зур тәрәзәле бүлмә якты булып тоелды. Ул

номер хуҗасының төз, тар җилкәле сынын, дулкынланып торган озын чәчләрен,

түгәрәкләнеп торган биек маңгаен һәм сынаулы карашын күрде.

— Һм-м, шәкертме?

— Әйе, шәкерт тә, укытучы да булдым... Мин озакка түгел, белешергә генә:

сезгә «Ачлык-Падишаһ»ның тәрҗемәсен җибәргән идем... Сез басмадыгыз да,

җавап та язмадыгыз.

— Гафу итегез!.. — диде Рәмиев, ашыгып... — Сез...

— Шул Тукаев инде, хәтерләмисезме?

— Әгәр дә без берәр вакыт очрашкан булсак, — дип көлемсерәде Сәгыйть

әфәнде. — Менә без хәзер...

— Юк, юк, — диде ул, — мин тук, чын әгәр. Мин киттем.

Хуҗа ул арада лампа кабызды, тәрәзәләр бер мизгел эчендә кара төнгә

чумды. Ходаем, нинди караңгы! Кая барыр ул, иртәне кайда көтеп алыр? Иртүк

авылга кузгалырмы?

— Әйдә, кыланма, — диде Сәгыйть әфәнде кырыс кына. — Барыр җирегез

юклыгын күреп торам.

Хуҗа җанланып китсә дә, барыбер борчылганын яшерә алмады. Стаканнарга

чәй агызганда, күмәчне кисәкләргә бүлгәндә, ул кашын җыерып ни турындадыр

уйланды.

— Дөресен әйткәндә, мин дә кунагыма бик ышанмаган идем. Үземнең дә

дусларда куну иде исәбем.

— Нәрсә, кулга алулар тынгы бирмиме?

— Сез... берәр нәрсә беләсезме?

— Юк, белмим, — диде Габдулла. Ләкин аңа шомлану, каушап калу, һәм

кайчан бәреп кереп актарырлар, тентерләр, түбәнсетеп карарлар дигән нәрсәләр

билгеле иде инде.

...Димәк, шәһәрдә минем белән дә шулай булачак, дип уйлады. Ләкин

шәһәр тормышы турында иртәрәк уйлый түгелме — алда солдатка каралу көтә,

тикшерү үтәсе бар. Әйләнеп карарга да өлгерә алмассың — чәчеңне кыркырлар

һәм шагом-маршка китеп тә барырсың.

Өч көннән соң, Габдулла Олы Әтнәгә китте. Ул шул авылда каралырга тиеш

иде. Төнлә кырпак кар яуган, тирә-як аклыкка төренгән. Чиста, саф һавада бару

рәхәт иде. Төрле авыллардан җыелган рекрутлар төркем-төркем булып оешкан.

Киң сәүдә мәйданында сәүдә арбалары тезелеп киткән. Хәйләкәр сатучылар

көнбагыш, чикләвекләр һәм кәнфитләрне үлчәп, тәртәләргә элеп куйганнар.

Старосталар рекрутларны баскыч янына җыйды. Ниһаять, хәрби язу-сызу

эшен алып баручы чыгып, жирәбә турында белдерү ясады. Мичкәгә бөтерелгән

кәгазьләр ыргытты һәм:

— Килегез әйдә, берешәрләп алыгыз! — дип кычкырды.

Жирәбә белән эшне тәмам иткәч, тикшерү әгъзалары төшке ашка китте.

Габдулла мондагы башбаштаклыктан хурланды һәм нык арыды. Сәгатьләр

буе калкынып тору, старостаның боерып кычкырулары, рәсми оешма

вәкилләреннән берәрсе күренүгә, рекрутларга акырып торган җиреннән

кинәт кенә йомшарды, хәтта эшем кешесе булып кыйланган сыткылы битле

хәрби сәркатип алдында чамасыз түбәнсенүе аны тәмам ялкытты. Күкшегән

бармакларына тын өреп торган чикмәнле, чабаталы егетләр өчен кимсенде.

Ояла-ояла чишенеп, медальләр таккан ниндидер әфәнделәр утырган өстәл

янына килеп басу, табибларның аны дорфа рәвештә теге-бу якка борулары,

аның арык тәненә, мускулсыз беләгенә, кечкенә буена түбәнсетеп караулары

хурландырды. Теләсә кайсы рекрут: «Юк, энекәш, син гренадерлыкка

яраксыз. Бар кайтып кит», — дигәнгә сөенер иде, ул хурланды. Рекрутларның

җилкәсеннән кагып:«Уңдың син, егет!» — дигәннәре һич башына сыймады.

Габдулла урамга чыгып, юлаучылар йортына юнәлгәндә, урамда пыр тузынып

күз яше катнаш күңел ачу башланган иде инде. Аңа тагын уңайсыз булды.

Тоткыннар йорты янында ул ике солдатның аягын терәп карышкан Фәритне

баскычка таба сөйрәгәннәрен күрде. Кайбер кызыксынучылар баскыч тирәсендә

сикергәли һәм кайсы куркып, кайсы сокланып:

— Ай-һай, башсыз! Писарьнең чыраена менеп төшкән, ай-һай, —

диештеләр.

Казанга ул солдат булудан котылып, җиңеләеп кайтты. «Әл-ислах» гәзите

редакциясендә аңа Ырымбурдан килгән хатны тапшырдылар: Кәрими тагын үз

гәзитенә чакырган. Габдулла моңа куанды, ләкин Казаннан китәсе килмәде.

Яңа Татар бистәсенең бу ике катлы зур йорты Уральскидагы Галиәсгар

җизнәсенекен хәтерләтте. Баскычтан менгәндә, ул картузын салды һәм соңгы

айда нык үскән чәчен бармаклары белән аралап куйды. Болай иткәндә чәче

аны олыгайтып җибәрә сыман.

Ул Фатихның авыру икәнен ишетеп белә иде, әмма аны авырулар арбасында

утырган килеш күреп, имәнеп китте. Өстәлдән ни дә булса алырга кирәксә

Фатих кулы белән көпчәкләрне әйләндерә дә тиз генә килеп җитә. Әңгәмә

вакытында да әле тәгәрәп яннарына килде, әле артка китте, һәм башын артка

ташлап, күзлегенең калын пыяласы аша төбәп карады. Үз-үзен тотышында,

кием-салымында бернинди кылану юк: үтүкләнгән кара-кучкыл кәчтүм, галстук,

ак җиңсә. Йөзе аксыл, күпереп торган ирен. Үзен гел кулда тотарга кирәклекне

тойганга күрәме — йөзе бераз сагышлы.

Беренче карашка хуҗа Габдулланы кабул итмәде кебек. Сөйләшү гади генә

башланып китте: Казанны ошаттыгызмы, ничек урнаштыгыз, ярдәм кирәкмиме?

Шушы бер-ике авыз сүз алышудан, егет үзен аның янында иркен һәм тыныч

тойды. Уральскида шәкерт вакытында ук ул бу исемне — Фатих Әмирханны,

аның төпле, сагышлы хикәяләрен, Бәхтияров белән бергә мөхәррирлек иткән

гәзитен яратып укыды.

«Әхбәр» гәзитендә эшләү мөмкинлеге барлыгы турында сүз чыккач, Габдулла

шунда ук кырт кисте. Юк, юк, ул алар белән килешеп эшли алмас иде! Ниндидер

чәй яки күн патшасы турында фельетон бастыра калса, бармак белән төртеп

күрсәтүләрен кичерә алмас иде. Үзенең гәзиттә эшли алу мөмкинлеген дә шик

астына алды: монда, ни генә дисәң дә, башкала басмасы, аның үз шәхесен

яратуы буржуа күзенә төртелергә мөмкин.

Юк, ул аларга бармас. Иң яхшысы — «Китаб» нәшрияты. Нәшрият зур

түгел, хуҗасы әйбәт кеше күренә.

Аны, айга егерме сум билгеләп, экспедитор итеп куйдылар. Нәшрият

«Мәскәү номерлары»нда бүлмәләр алып тора. Габдулла яшәргә дә шунда

күченде. Көндез ул җыюдагы хаталарны төзәтә (шуның өчен аның төп хезмәт

хакына беркадәр өстәлә), почтага хатлар илтә, китапларны кибетләргә җибәрә.

Шуның өстенә ул ирекле иде, Фатих Әмирхан мөхәррирлегендәге «Әл-ислах»

гәзитенә күңеле теләгәнне яза ала иде.

Китап белән сәүдә итүчеләр, аны якыннанрак белгәч, тыйнак булганы өчен үз

иттеләр һәм яңа басмалар соравын бервакытта да кире какмадылар. Шулай итеп,

бер-ике ай эчендә ул шактый китап туплады: Пушкин, Гёте, Грибоедов, Толстой,

Шиллер, Байрон, Гамсун... Ул аларны кеше күз алдында тотмады, сандыгына

яшерде: номерына кереп йөргән мәнсезләр аның нәрсә укыганын белми торсалар

да ярар. Кемнәр генә керми монда: танышлар да, таныш түгелләр дә; кайсыларын

үз гомерендә беренче тапкыр күрүе; завод хуҗаларының күкрәкчә һәм эшләпәдән

йөргән үсмер уллары; училищеның элекке укучылары; коткы таратуда гаепләнеп

куылган студентлар, мәдрәсәдән качкан шәкертләр. Әле тагын ит ашамаган,

тәмәке тартмаган, әмма салырга бик яраткан бер толстойчы да бар... Аларның

барысын да тиз генә исеңә дә төшерә алмассың. Байлыгы һәм даими яшәү урыны

булмау сәбәпле, Габдулла бай малайларын күралмый, аларны көчекләр дип атый.

Җитлекмәгән бу тинтәкләр, чыннан да, рестораннарда, паркларда оятсыз рәвештә

әшәкелекләр кыла, аллеяларда урам этләрен бауга бәйләп, өстереп йөри, җыелып

торган кешеләр өстенә шартлаткычлар ыргыта. Иртән аталарының акча янчыгы

җиңеләя, чөнки улларын участоклардан тартып чыгаралар.

Номерга еш килеп йөрүчеләр бик кызулар, күпсүзлеләр, алар нәкъ шундый ук

кайнарлык белән бөек исемнәрнең тетмәсен тетәләр һәм бик җиңел генә тарихның

астын өскә әйләндереп ташлыйлар. Дөресен әйтергә кирәк, алар арасында

белемлеләре дә, башлылары да бар. Габдулла бу үсмерләргә көнләшеп карады,

шау-шулары, үзләрен мәгънәсез тотулары өчен азрак кына күралмады да. Дөрес,

ул дәшмәде, ләкин эчендә шактый җыелды... ярсынган миендә бу шау-шулар озак

вакыт тынмады, ниндидер ачык ялт-йолтлар күзен авырттырды.

Кунаклар бик соң таралыша, ул, алар киткәч, торып тәрәзәне ача. Элекке

реалист Сәлим куна ук кала, урындыклар һәм кәнәфидән аңа ятак әтмәллиләр,

кунак шунда авып, тирән йокыга тала. Габдулла, ниһаять, кулына китап ала,

караваты янына шәм куеп укый башлый. Иртәнге якта шәм сүнә, ул китабын

кулыннан төшереп җибәреп күзен йома...

Шул рәвешле, көн артыннан көн, төгәлрәге — төн артыннан төн уза, чөнки

бары төннәрен генә ул беркем белән бүленмәгән үз дөньясында яши ала. Менә

ул «Евгений Онегин»ны укып чыкты.

Төннәрен рәхәт. Төнлә халык йоклый. Ул ачык тәрәзәдән кергән җиңелчә

җилгә каршы кулын сузып, йоклый алмый ята. Ул Татьяна турында уйлый.

Бичара гүзәлкәй, нигә, нигә дип көтмәдең, бәхетсез принцессалар утыз ел да

утыз көн көтәләр. Бары бер ел... һәм чынлап та ул онытылдымы? Юк инде,

аннан соң да ул аны оныта алмый. Менә ул... Көтә бит аны! Тик нигә ул

чагында көтмәде, нигә?

Әти-әнисенә буйсынмаска да була иде. Ләкин ул башкача булдыра ала

идеме? Бичара Татьяна... берәү дә алай эшләмәгән, һәм син дә, башкаларны

кабатладың.

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 3, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: