Логотип Казан Утлары
Роман

АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)

Әллә мине ат урлап караган кеше дип уйлыйсызмы? Юк, бер тапкыр да юк, Аллам сакласын, бәласеннән баш-аяк.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

– «Их, егетләр, ат дигәч тә йөрәкләргә зәмзәм сулары койган төсле
булды. Белмисез, егетләр, ат урлауның рәхәтен, ләззәтен белмисез. Менә
караңгы төн, ди. Ындыр аркылы корсак өстеннән генә килеп, сырт капканың
алдына туктыйсың. Йортта эт өрә башлый. Син тыныңны чыгармыйча,
күләгә төсле тын гына торасың. Шул арада аргамак, җаныем, абзарында
пошкырып куя. Йөрәкләр тиздән кавышуны сизгәнгә, кытыкланып китә,
сулышлар кысыла башлый. Капка астын казып, йортка керәсең дә, салават
укып, агуланган икмәк, ит кисәкләрен эткә ташлый торасың. Бер ярты
сәгатьтән, Аллага тапшырып, эт тончыга. Аргамакның ишегендә чабата
хәтле бикләнгән йозак була. Бисмилла әйтеп, отмычка белән келт итеп бер
борасың да, йозак шылт итеп борынын күтәреп куя. Абзар ишеге ачылуга,
карабодай басуындагы төсле хуш исләр аңкып китә. Аргамак, җаныем, көяз
кызлар төсле, кызыл билле прәннек кимергән кебек шыгыр-шыгыр печән
кимереп ята, сылу кызлар көлгән төсле, көязләнеп пошкырып куя. Барып
ялыннан сыйпагач, бәгърем, килдеңме дигәндәй, пуф итеп бер сулап ала.
Шуннан иренен боргычлап, акрын гына сырт капкадан чыгарасың да, әгүзе-
бисмилла әйтеп атланып, әйдә... Тфф! Менә шул чагындагы рәхәтне әйтәм,
кыз куенына керүләрең бер якта кала шул. Калтырап, дерелдәп торган нык
гәүдәсен аякларың белән шундый итеп кочаклыйсың, Таһир Зөһрәсен дә
алай кочаклый алмагандыр. Йөрәкләрең оҗмах рәхәтләрен сизә инде шул
чагында. Сикергән саен бөтен гәүдәсе уналты яшьлек кызның күкрәкләре
дерелдәгән төсле дер-дер килә. Менә шул дерелдәүләрдән йөрәк майларың
эреп китә. Әйтерсең, зәмзәм күлендә йөзәсеңмени, малай... Аның көчле
күкрәгеннән болыт-болыт булып чыккан сулышларын, дулкын-дулкын
булып җилбердәп уйнап торган ялларын, тояк тавышларын, матур кызлар
кулында уйнаган кайчы төсле колак уйнатуларын, барысын-барысын да
йөрәк белән сизеп торасың. Шул чакларда үзеңнең гәүдәңне аның гәүдәсе
белән бергә туып үскән төсле сизәсең, аның җаны синең җаныңа тоташып,
ат белән кеше бер була да кала, шулкадәр җанлы якынлык була... Их,
егетләр, ат урлауның тәмен, ләззәтен белмисез. Ул әле сезнең борыныгызга
кермәгән. Их, шайтан алгыры, тел юк аны аңлатырга!..»
– Бер дигән монолог! Үземә бирерсең, Кәрим! Шулхәтле рольгә кереп
утырдым, тыңлаганда ук, – диде Нури Сакаев.
– Хикмәт ат урлауда түгел бит, туганкайлар. Сүз бит кыз урлау, беренче
мәртәбә кыз куенына керү турында бара. Сизмәдегезмени?! Безнең арада
бүген монда Салихтан да бәхетле егет юк. Беренче тапкыр кыз куенына
керү ләззәтен кичергән ир бит ул бүген безнең арада! Менә шундый егет
хисләрен күңелемнән кичереп язганга уңышлы чыкты да ул монолог. Әллә
мине ат урлап караган кеше дип уйлыйсызмы? Юк, бер тапкыр да юк, Аллам
сакласын, бәласеннән баш-аяк. Ә кыз куенына кергән бар, – дип, Кәрим
янында утырган бичәсе Заһидәнең иңнәреннән кочып алды.
– Һәй, оятсыз, – дигән булды Заһидә. – Кеше алдында сөйләп утырмыйлар
инде андый нәрсәне.
– Йә, ярар, туктатыйк, – диде Тинчурин. Аннары шыпырт кына тыңлап
утыра башлаган Шиһапка сүз кушты: – Шиһабетдин туганкай, үз вазифаңны
өстеңнән төшердең. Халык минем авызга карап утыра башлады монда.
Тукай әйтмешли, сүз башы бит Шүрәле!
– Әйе шул, күреп торасыз, без монда Салих энекәш белән Валя сеңелнең
өйләнешүләрен билгеләп үтәргә җыйналдык. Гаилә коргач бит инде аның
икең бергә тора башларга кирәк булачак. Ашарга пешерергә хатын бар. Но
пешерер өчен кәстрүл кирәк. Менә безнең Баязитский туган шуны истә
тотып, яшь парларга театр исеменнән бүләк алып килгән, дип ишеттек.
Сүз сезгә, хөрмәтле Зәки әфәнде!
Зәки Баязитский торып басты да, өстәл яныннан чыгып, ишек төбендә
киемнәр элгече янында торган кәгазь тартманы барып алып килде.
– Менә без, җәмәгать, театрда шундый фикергә килдек. Кәстрүлен
табарлар, кәстрүлен куеп ашын пешерер өчен примусы да кирәк булачак,
дип, сөйләштек тә, примус бүләк итәргә булдык. Рәхим итеп кабул итеп
алыгыз. Котлауларга без дә кушылабыз. Бәхетле матур тормыш корып,
балалар үстереп, рәхәт яшәгез.
Баязитский каршына барып баскан Салих та, рәхмәт әйтеп, тартманы
алып, Валяга тоттырды:
– Менә сиңа булыр бу инструмент. Моннан соң скрипкә түгел, примус
тотып уйнарсың, – дип шаяртты.
– Әйе, җәмәгать. Ике музыкантның өйләнешүен котларга җыйналдык та
сүз боткасына әверелдереп утырабыз. Түр башында җыр-музыка булырга
тиеш монда бүген! – дип, Шиһап моңаеп ук утыра башлаган абыстайлар
ягына карап алды да Зәйнәптән гармун алып килергә сорады: – Кая,
сеңелкәй, алып кил әле Салихның тальянкасын. Иң беренче уйнарга
өйрәнгән гармунын.
Ул арада Салих торып, фортепиано янына барып утырды. Валентина
да барып, пианино янындагы тумба өстендә яткан скрипканы кулына
алды һәм кылларын чирткәләп, уйнарга хәзерләнде. Салих клавишаларга
баскалап, беренче аккордларны алды да йөгертеп кенә көй башлап җибәрде.
Бу Шопенның вальсы иде. Валя скрипкада пианинога кушылды. Залга
искиткеч моңлы, йөгерек музыка аһәңнәре таралды. Салих үзләренә карап
утыручыларга:
– Биергә торыгыз, биегез, – дип кычкырды.
Кәрим торып басты һәм реверанс ясап, янында утырган Заһидәсен вальс
биергә чакырды. Алар артыннан парлашып, Баязитскийлар, Сакаевлар,
Зәйнәп белән Хәйрулла серле дә, сихерли дә торган музыкага вальс
әйләнергә тотындылар.
Вальстан соң Салих гармунда уйнап алды. Хатыннар чәй эчтеләр, тәм-
томнардан авыз иттеләр. Артистлар үзара сөйләште, Салих белән Валяны
котладылар. Мәҗлес озак дәвам итте.
Тинчурин соңыннан гына:
– Нәрсә син монда кунар агачы, сайрар куагы булмаган кош кебек
борыныңны салындырып утырасың? – дип, бер читтә моңаеп, уйга баткан
Мансурга сүз катты.
– Менә дустыма карап, сокланып утырам. Нинди яр тапты үзенә! Икесе
дә пар килгәннәр.
– Шулай булгач, әйт сүзеңне, дусларыңны котлап.
Мансур торып басты.
– Игътибар! Игътибар, җәмәгать. Сүз Салихның балачак дусты Мансур
Мозаффаровка бирелә!
Мансурның килгәндә дустын котлап, әллә нинди нотыклар тотарга дигән
уйлары бар иде. Көтмәгәндә генә сүз бирелгәч, ул аларның бөтенесен дә
онытып бетергән булып чыкты. Ни әйтергә дә белмичә, ык-мык килеп
торды да:
– Котлыйм, дустым, парлы тормышка аяк басуыгыз белән. Бәхетле
булыгыз! – диде.
– Менә әйбәт тост! Кыска да, оста да! Тикмәгә генә «кыскалыкта
осталык!» дип әйтмиләр шул. Рәхмәт! Шуның белән мәҗлес тәмам, дуслар.
Таралышырга вакыт. Атна буе йокы күрмәгән кешеләр бар арабызда.
Аларга тыныч йокы телик тә таралышыйк, – диде Кәрим Тинчурин, тамада
вазифаларын үз өстенә алып.

(Романның дәвамын "Казан утлары" журналының 07, 23 ел санында укыгыз)

 

"КУ" 07, 2023

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев