Логотип Казан Утлары
Роман

АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)

Мин сиңа энҗе-алмазлар бүләк итә алмам, ләкин мин сиңа үземнең йөрәгемне, саф мәхәббәтемне бирәм. Шуннан да зур байлыкның дөньяда булуы мөмкин түгел!

(Әсәрне башыннан укыгыз)     

Салих үзенең Фатимахизөһрәгә әйткән сүзләрен искә төшерде. Ул
аңа: «Мин сиңа энҗе-алмазлар бүләк итә алмам, ләкин мин сиңа үземнең
йөрәгемне, саф мәхәббәтемне бирәм. Шуннан да зур байлыкның дөньяда
булуы мөмкин түгел! Синең кулыңдагы беләзекләрдә, колагыңдагы
алкаларда, таккан мәрҗәннәреңдә түгел чын бәхет. Бәхет ул – ике кешенең
берсен берсе сөюендә. Син байлык бәхетне алмаштыра ала дип уйлама.
Шуңа өметләнмә. Байлык килә дә китә, ә бәхет гел үзеңдә кала. Бәхет ул
сөйгәнең белән бергә булу, бәхет – икең бергә эшләү, иҗат итү, гомер буе
бергә яшәү», – дигән иде. Менә хәзер ул шушы сүзләрне икенче бер кызга
әйтергә тиеш. Ул чакта кызны ышандыра алмады, үзенеке итә алмады. Аның
үзендә дә ныклык җитеп бетмәде бугай инде. Яшь иде шул әле, унҗиде-
унсигез яшьлек чаклары гына. Инде бу юлы ялгышмаска иде. Үзеңнең
хисләреңнең чынлыгына, ныклыгына ышандырырга иде.
Ә менә хәзер, эштән куып чыгарылгач, барып сыенырга, иңенә башын
терәп, күңелендәге бөтен хисләрен ачып салырга, эчен бушатырга бер
кешесе дә калмаган бу көннәрдә бәхет дигән төшенчәне ничек аңлатырга?
Чынлап та, нәрсә соң ул бәхет? Фатимахизөһрәгә бик матур итеп аңлаткан
иде дә ул чакта бәхетле булуның ни икәнен. Валентинасы белән матур
гына яшәгән булсалар, нинди бәхетле тормыш кичерәселәре иде дә бит.
Тик шулай булыр идеме икән? Уйлар чанасы салулап, аны тагын әллә
кайларга алып кереп китте. Артык кеше бит ул бу дөньяда. Бу җәмгыять
өчен кирәксез кеше...
Менә алар әйтелгән адрес буенча килеп тә җиттеләр. Мещанская урамы
– Казанның үзәк урамнарының берсе. Салих бит шушы урамда туган,
йөз дә беренче йортта. Әнисе шулай дип әйтә торган иде. Әтисе үлеп,
Насретдин җизнәсе белән яши башлагач кына, Печән базары тирәсенә
яшәргә күчкәннәр. Фатимахизөһрәгә фортепиано буенча дәресләр
биргәндә, ике елга якын йөрергә туры килде аңа бу адрес буенча. Шуңа
күрә үтә дә таныш кына түгел, күңеленә якын ук бер йортка әйләнгән
иде ул. Икенче яктан, бу йортның чит-ят кеше керә алмаслык итеп
эшләнгән биек таш коймасы һәм капкасы аның ачуын китерә иде. Төнгә
ат башы хәтле йозак белән бикләнеп куела торган шул капка аркасында
Фатимахизөһрә сөйләшенгән көндә өеннән качып чыга алмыйча, алар
бергә кушылмыйча калдылар ул чакта.
Аларның килүен Әхмәтҗан абзый көткән иде. Гадәттә, ял көннәрендә
иртән соңлап кына ачыла торган бу биек капка бүген шыр ачык иде.
Әхмәтҗан абзый аларны капкадан керүгә, болдырдан чыгып, бусага
төпләренә үк төшеп, каршы алды. Ул Салихны шунда ук таныды.
– Салих әфәнде, сез түгелме соң бу? – диде ул исе киткән кыяфәттә.
– Әйе, исәнмесез, Әхмәтҗан абзый, – диде Салих.
– Саумысыз, саумысыз! Әйдәгез, өйгә узыгыз. Көтәбез, көтәбез. Ләкин
һич кенә дә уйламаган идек, Салих әфәнде, сез дә килерсез дип. Сез
Казандамыни? Исән-саулармысыз?!
– Әйе, Казандамын, Әхмәтҗан абзый. Үзегез ни хәлләрдә? Бибимәликә
абыстай исән-саумы? Фатимахизөһрә?
Алар өйгә керделәр. Өске каттан шаулашып-гөрләшеп чит кешеләр
кергәнен ишеткән Бибимәликә абыстай төште. Ул да Салихны шундук
таныды.
– Салих әфәнде, сезме бу? – диде ул, таныса да, исе киткән кыяфәт
чыгарып.
– Әйе, Бибимәликә абыстай, мин бу, сез яхшы белгән Салих.
– И-и, белгән генәме соң! Сагынабыз сезне, Салих әфәнде. Нинди
итагатьле, нинди тәрбияле егет идегез.
– Мин әле дә шундый, сез генә күрә белмәдегез, – диде Салих, юри
төрттереп. – Кызыгызны урлап качар дип курыктыгыз. Урлап качучы
булмадымы соң алай-болай?
– И Салих әфәнде, ялгыштык бугай ла шул. Китте кызыбыз. Бердәнбер
балабыз иде. Картлык көнебездә таянычыбыз, терәгебез булыр дип уйлый
торган идек. Казанда гына да түгел, Ташкентка хәтле үк биреп җибәрдек
Фатимахизөһрәбезне. Ятабыз менә хәзер хәсрәт эчендә ут йотып. Кайтып
күренү түгел, хаты-хәбәре дә юк.
– Ярый, эшли-эшли сөйләшербез, Анатолий Фёдорович көтә анда.
– Яхшы, яхшы, – дип, Әхмәтҗан абзый аларны зал ягында торган
фортепиано янына дәште. – Менә монда моңаеп тора кызыбыздан калган
истәлекле ядкарь. Соңгы вакытта нидәндер көе китте. Бибимәликә
абыстагызны һич кенә дә тыңламый башлады.
– Фатимахизөһрәбезне ул да юксына, күрәсең.
Салихның хуҗалар белән шулай якын күреп сөйләшүен тыңлап торган
Анатолий аларга:
– Фортепиано төзәтү остасын бик яхшы белгәнсез икән бит. Нишләп
күптән чакырмадыгыз соң үзен? – дип куйды.
– Белә идек тә, Казаннан киткән иде бит ул. Шәһәрдәдер дип һич башка
килмәде шул, – диде Бибимәликә абыстай.
– Әйдә, карагыз әле үзен, егетләр. Рәтләп бирегез әле.
– Яхшы, – диде дә, Салих фортепианоның капкачын ачып, алдында
торган түгәрәк әйләнмәле урындыкка утырды, бармаклары белән
клавишаларга баскалый башлады. Аннары: – Көйлисе бар. Күптән кагылган
кеше булмаган, күрәсең, – дип куйды.
– Юк шул, – диде Әхмәтҗан абзый. – Фатимахизөһрәне көтә. Ә менә
Бибимәликә абыстасын тыңларга теләми.
– Хәзер карарбыз, тыңлар, – диде Салих.
– Ярый, егетләр, комачауламыйбыз. Эшләгез. Әйдә, абыстай, киттек.
Егетләр эшләрен бетерер алар. Сабирага куш, аш пешерсен.
Шулай дигәч, ул хатынын асрау кыз Сабира бүлмәсенә озатты да үзе
Салих Фатимахизөһрәгә дәрес биргәндә карап утырган кәнәфиенә барып
кунаклады.
– Мин шушында гына утырып торыйм, сезгә комачауламам, – дип куйды.
– Комачауламыйсыз, Әхмәтҗан абзый. Без бит үз эшебезне сөйләшә-
сөйләшә дә башкара алабыз.
– Бик яхшы.
Күптән кул тимәгән клавишалар шактый кипкәннәр. Кыллары да бушап
беткән. Аяк белән баскалый торган педальләрне дә ныгытырга кирәк.
– Инструментны сүтеп ташларга кирәк булачак, – диде Салих Анатолийга.
– Син сүт әйдә, аннары мин көйләп, бергәләп җыярбыз.
Анатолий инструмент көйләү эшендә үзе дә бик яхшы оста иде. Салих
белән танышканга кадәр ул бу эш белән күптәннән шөгыльләнгән булган.
– Ул сүтсен, без сөйләшеп утырыйк әлегә, – диде Салих Әхмәтҗан
абзыйга һәм аның янындагы икенче кәнәфигә барып утырды. – Фортепиано
артында һәрвакыт бер савыт белән су тотарга кирәк. Югыйсә агач бит,
агачның кибә торган гадәте бар. Аны карап торышка сизмисең, ә ул үзенекен
итә.
– Шулайдыр инде. Сатып алганда әйткәннәр иде бугай. Онытылган инде.
уйнаучы кеше дә булмагач, торды инде шунда моңаеп. Менә Бибимәликә
абыстаң үзем уйныйм әле дип башлаган иде, уйный алмый шул. Элеккерәк
елларда шактый уйнаштыра торган иде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07, 2023

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев