Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мөхәммәт Мәһдиев музее ачылуга 20 ел

Арча районы Гөберчәк авылындагы татар әдәбияты классигы Мөхәммәт Мәһдиев музее ачылуга 20 ел (быел июнь аенда әдипнен вафатына да 25 ел тулды).

Арча районы Гөберчәк авылындагы татар әдәбияты классигы Мөхәммәт Мәһдиев музее ачылуга 20 ел (быел июнь аенда әдипнең вафатына да 25 ел тулды). Шушы уңайдан район җитәкчеләре һәм кунаклар Гөберчәктә М.Мәһдиевнең каберен зиярат кылдылар, рухына дога  багышладылар, музейда булдылар, табигатьтә язучы йөргән сукмаклардан үттеләр. Бу чараларда Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты рәисе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина, "Казан утлары" журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, бүлек мөхәррире Камил Кәримов, "Безнең мирас" журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Риман Гыйлемханов, музей экспозициясен төзүче Флүрә Дәминова, әдипнең кызы, ТР Фәннәр академиясенең бүлек мөдире Гәүһәр Хәсәнова-Мәһдиева, Мөхәммәт аганың бертуган апасының кызы Җәүһәр ханым катнашты һәм чыгыш ясады. Кунакларны Арчадагы "Казан арты" тарих-этнография музее директоры Радик Яруллин, төбәкне өйрәнүче Ленар Гобәйдуллин, М.Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина каршы алды һәм озатып йөрде. Иртән чаралар башланганчы, барысы да язучы йөргән юлны (Арча - Күпербаш - Казиле - Масра - Гөберчәк маршруты буенча) велосипедта үтүчеләрне алкышладылар.

В. Нуриев фотолары

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев