Әкиятсез балачак (укучы фикере)

«Казан утлары» журналының быелгы 10 нчы санында «Яңа исемнәр» рубрикасында

басылган «Әкиятсез балачак» повестен укый башлау белән, үз эченә бөтереп алып

кереп китте дә, укып бетермичә «җибәрмәде». Нәрсәсе тотып торды соң: темасы яңа

булумы, сюжет линиясеме, стиле, телеме? Анысын әйтеп тә булмый, укыла – беттекитте! Барысы да бардыр. Теле дә йөгерек, диалектлары да матур. Шулдыр инде ул

язучының тумыштан килгән сәләте, ихласлыгы («талант» сүзенә тими торыйк, авторга

«чир» йоктыруыбыз бар). Моңа кадәр 3-4 китабы чыккан, 3-4 телдә басылган әсәрләре

булган 30 яшьлек Айгиз Баймөхәммәтов дигән авторның дөньяда барлыгын да белми

йөргәнмен бит! Рәхмәт «Казан утлары»на, таныштырды.

Бу әсәр турында детдомда тәрбияләнгән кеше үз фикерен белдерсә, күпкә дөресрәк

тә, отышлырак та булыр иде кебек, чөнки гап-гади гаиләдә үскән кеше буларак, икенче

мохиттәге ул тормышны белмибез бит инде. Мәсьәләнең икенче ягы: сугыштан алдагы

яки сугыштан соңгы еллардагы белән чагыштырганда, бүгенге көн детдомнары берберсеннән аерыламы? Аерылса, нәрсәсе белән? Балалар гына түгел, тәрбиячеләр дә

башка буын вәкилләре бит. Тормыш шартлары да нык үзгәрде. Уйлана башласаң,

бу тема фәнни тикшеренүләргә лаек (бәлки, андый хезмәтләр бардыр да). Ни генә

булмасын, мин гади укучы буларак, фәкать үз фикеремне белдерә алам.

1950 елларда, ягъни 4-5 нче сыйныфларда укыганда, безне җәй саен пионер

лагерьларына җибәрәләр иде. Ул лагерьларга сезонына ун-унике детдом баласы

да килә. Алар гел бергәрәк булырга яраталар. Ул елларны лагерьга күбрәк район

җитәкчелеге яки укытучы балалары җыела. Бер елны мин хәтта рәттән ике срок

ял иттем. Начальник кызлары матуррак киенә, кылтыграк та. Беренче көннәрне,

бертөрлерәк киенгән детдомныкыларга «өстәнрәк» карап, әлләни аралашу булмады.

Ике-өч көннән болар, кулга-кул тотынып, җырлап әйләнә башлагач, әкрен-әкрен без

дә боларга кызыгып кушыла башладык. Чегәннәр турындагы русча җырны мин әле

дә хәтерлим. Дуслашып та киттек. Таралышып, укулар башлангач, бер кыз белән әле

хатлар да языштык. Шул кыз сөйләгән иде: «Әйберне югалтырга ярамый, тузгач, аны

сдавать итәсең дә, яңасын бирәләр», – дип. Лагерьда да ашханәдә дежур тору бар,

график буенча. Кухняда, дежурдан соң, бер кызның чемоданында урланган конфет,

печенье таптылар. Ул детдомныкы иде бугай, төгәл хәтерләмим. Линейкада, бөтен

кеше алдында, елатканчы хурладылар, тиргәделәр дә, срогы беткәнче, әллә кайтарып

җибәрделәр, әллә үзе качып китте, төгәле истә калмаган.

Повестьны укыгач, үземнең дә балачак бөтен детальләре белән күз алдыма килде. Миңа

тугыз яшь чагында әни үлде; әти өйләнде, яратышып түгел, кирәк булган өчен, әнкәйнең

егете сугышта үлгән иде, аңа инде 32 яшь. Әти – шактый кырыс кеше, мәктәп директоры.

Футбол кыры кебек мәктәп – өй арасында без балалар бик күбәү. Бергә лагерьга йөрибез,

бергә уйныйбыз, иң кызыгы шул: безнең арада акробатика ясамаган бер бала да юк.

Уеннан керәбез дә әнкәйгә һөнәребезне күрсәтәбез. Аны да «шпагат», «мостик» ясарга,

«чатлы багана» эшләргә өйрәтәсе килә. Ул эче катып көлә. Яраттык без бу апаны. Апам

белән икебезгә, пардан бумази күлмәк тегеп киертте, чәчләрне тарады, юындырды. Тик...

үзенең баласы тугач, үзгәрде дә куйды. Шуңа күрә әсәрдәге детдом директоры Мәүлидә

Нургалиевнаның, тәрбияче Рәйфә һәм Тәгъзимә апаларның кыланышлары, тупаслыклары,

балаларга кул күтәрүләре, хурлаулары – барысы да таныш миңа.

Повестьның азагы шәп! Сугышка киткәндә, әти безне нәнәйләрдә (дәү әнине бездә

«нәнәй» яки «картый» диләр) калдырды. Йокларга җыелышып, сәке өстендә түшәк,

ястыкларга чумабыз да нәнәй әкият сөйли. Кайчакта яңасын, кайчакта бер үк такмакны

кич саен кабатлый, барыбер тыңлыйбыз. Болары да бүгенгедәй күз алдымда.

 

Руфина ФӘТТАХОВА,

Казан


Әлеге әсәрне "ПОВЕСТЬ" рубрикасында табып укырга мөмкин.


Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: