ӘРМӘН «ШАҺЗАДӘСЕ» МӘХӘББӘТЕ (дәвамы)
Кайнар чыганакка барып җитү ансат булса да, кайту ягы һәрчак уңайсыз. Маршрут автобусларының расписаниесы буталчык, шуңа аны туры китергәнче сәгатьтән артык басып торуың бар. Талонлы автобусларга утырмаслык сабак алдым. Кул күтәреп, попутка гына туктатыр идең, кем очрамас?!
Утлы кисәү татар кызлары
Кайнар чыганакка барып җитү ансат булса да, кайту ягы һәрчак
уңайсыз. Маршрут автобусларының расписаниесы буталчык, шуңа
аны туры китергәнче сәгатьтән артык басып торуың бар. Талонлы
автобусларга утырмаслык сабак алдым. Кул күтәреп, попутка гына
туктатыр идең, кем очрамас?! Хәер, туристлар күп йөри торган
популяр тукталышларда кул күтәрәсе дә юк, утыртасы кеше болай да
туктый. Бу якларга хас тагын бер үзенчәлек: юл уңаенда туктасалар,
беркайчан да акча алмыйлар. Бигрәк тә, абхазларда моңа карата үзгә
сәер мөнәсәбәт – кимсетү дип кабул итәләр. Акчаңны алырга кыстап,
утыргычта ташлап калдырсаң, артыңнан чыгып, ачуланып, йөзеңә
атарга да күп сорап тормыйлар. Кимендә тәрәзәдән ыргытып, җил
белән очырачаклар. Менә шундый горурлык.
Бу юлы уңыш елмайды, чыгу белән диярлек яныма кара иномарка
килеп туктады.
– Шәһәргәме? Утырыгыз!
Каршымда үзем белән бер яшьләр чамасындагы абхаз егете
иде. Һич шикләнми утырдым. Әле кереп урнашканчы ук, йөртүче
каршындагы алгы тәрәзә астында яткан күкбаш үләненә күзем төште.
Аны йортка шайтан кермәсен өчен ишек өстенә куялар, төтене белән
каралыктан, бозым-сихердән чистарталар, ә көндәлектә күз тиюдән
саклый, акча җәлеп итә торган бөтү урынына кулланалар. Андый
хорафатчыл кешеләр начарлык эшләргә сәләтле түгел, алар югары
көчләрнең гаделлегенә, эшләгән гамәлләреңә күрә килә торган әҗергә
ышана. Шуңа бу егетнең кимендә савап эшләү йөзеннән, күп дигәндә,
танышу өчен туктавы аңлашылган иде.
– Сез хорафатларга ышанасызмы? – дидем дә үләнгә ишарәләп
елмайдым.
– Ул күкбаш үләне, күз тиюдән саклый. Бик ышанмасам да, елына
бер алыштырып торам.
– Нишләп ул үлән ботагы җөп санда? Берәү яки өчәү түгел, ә ике?
– Андый ук хорафатчыл булмагангадыр, мөгаен. Аны өчне
куясымы? – дип елмайды ул.
– Так санда булырга тиеш дип беләм...
– Мин Хизан булам. Ә сез кем? Феямы? Кайсы урманнан?
– Эльвира. Татарстаннан.
– Аһ, татар кызы, димәк?! Татар кызларының холкы – гарасат, тән
температурасы һәрвакыт – 38,5...
Моңа охшаш сүзләрне Абхазиядә күп тапкыр ишетергә туры килде.
Татар икәнеңне белүгә, утлы кисәү белән чагыштыра башлыйлар.
Гомумән, биредәге тау халыкларында татар хатыны темпераментлы,
кызу канлы, ялкынлы дигән ниндидер стереотип яши. Бу да шундый
бер канатлы гыйбарә генәдер дип уйлаган идем, Хизанның үз тормыш
тәҗрибәсе уйган әфкар булып чыкты.
– Безләрне күп күргән ловелас кебек сөйләшәсез, – дидем көлеп.
– Юк, берне генә күрдем, гомеремә җитәрлек булды. Ул да
Татарстаннан, Динә исемле иде. Йөрәгемне урлады да 2000 чакрымга
алып китте, шуңа хәзергә кадәр өйләнә алмыйм. Йөрәксез ничек
өйләнәсең?! Сезнең йөзегез минем Динәнекенә охшаган. Бәлки, шуңа
туктаганмындыр да...
– Нишләп аерылыштыгыз соң?
– Аерылыштык дип, без кушылмадык та. Ул монда җәйгә эшкә
килгән иде, шул вакыт эчендә очрашып йөрдек. Мин башымны
югалтып гашыйк булдым, аны туганнарым белән дә таныштырдым.
Әти-әни каршы булды. Динәгә дә нәрсәдер әйткәннәрме, белмим,
ләкин ул кайтып китте, һәм аралар өзелде. Ышанасызмы, җиде ел
аны уйламаган көнем юк. Ул күптән кияүдәдер, балалары да бардыр.
Ире бик бәхетледер! Мин аңа көн дә бәхет телим!
– Интернеттан эзләп карамадыгызмы? Анда бөтен кеше дә бар бит.
– Эзләдем, таба алмадым. «Жди меня!» тапшыруына язасым
килгән иде, кияүгә чыккан булса, гаиләсен бозармын дип куркам.
Ул миңа берни аңлатмыйча, вакытлыча саубуллашып кайтып китте
дә суга төшкән кебек юк булды. Сезнең Динә исемле танышыгыз
юкмы? Беләсезме, минем Динәнең күзләре ике төстә иде: берсе –
зәңгәр, икенчесе – яшел. «Бер күзең икенчесеннән матур», дип көлә
идем. Ул беркайчан үпкәләми, үзе дә кушылып көлә иде. Бәлки, сез
минем Динәне беләсездер?!
– Юк шул, андый танышым юк.
– Зур янгын кебек иде Динә. Һәр хәрәкәте, һәр сүзе чырт-чырт
итеп очкын чәчрәтеп тора. Көнчелеге белән ярты җанымны ашады,
нервыларымны яндырды-көйдерде. Кисәк югалуы белән бар
тормышымны ут төртеп көлгә калдырды. Кайвакыт, аны сагынганда,
үз-үземә сорау бирәм: «Әгәр сайлау мөмкинлеге булса, аның белән
кабат танышыр идемме? Аны үз тормышыма кертер идемме?» – диям.
– Юк, дисезме?
– Беркайчан да алай дигәнем юк. Кабат шушы газапларны узасымны белсәм дә, барыбер аның белән танышып яратыр идем.
Динә булмаса, бәлки, үз гомеремдә мәхәббәтнең ни икәнен дә белмәс
идем. Өйләнер идем дә тирә-ягымдагы йөзләрчә гаиләләр кебек
төссез тормышта яшәр идем. Ә хәзер мин яратуның нинди икәнен
беләм. Башка беркайчан ярата алмасам да, хәзер аннан да кимрәккә
риза түгел.
Тамагымдагы төерне йотып, Динәгә булган сөю шаукымы мине
дә йота баруын аңлап, теманы үзгәртергә булдым:
– Бу тасма да амулетмы? – дидем, көзгегә бәйләп куелган кызыл
чүпрәккә күрсәтеп.
– Әйе, анысын әби бәйләп куйды.
– Корбан канына манылдымы?
– Әйе. Боларны каян беләсез?
– Мәҗүсилекне тирәнтен өйрәнгән идем. Миңа абхазларның дине
бик кызык. Шәхсән сез мәҗүсиме, әллә христианмы?
– Мин чиста мәҗүси.
– Чистасын-пычрагын ничек аерырга?
– Бездә күптән барысы да буталып беткән. Тау халыклары бик
кунакчыл бит. Нинди дин килмәсен, барысын да табын корып, колач
җәеп каршы алганбыз, күрәсең. Чукынырга кушсалар – чукынганбыз,
намаз укырга кушсалар – намаз укыганбыз. Бүген мөселман,
христиан, мәҗүси абхазлар бар. Кайберләре ике динне берьюлы тота:
мөселман-мәҗүси яки христиан-мәҗүси.
– Икесен бергә тоту ничек була?
– Мәсәлән, баланы чиркәүгә алып барып, православие дине
кануннары буенча чумылдыралар яки мулла чакырып, исем
куштыралар, ләкин өйдә барлык мәҗүси традицияләр үтәлә. Безнең
гаиләдә чиста мәҗүсилек. Шуны да аңларга кирәк: безнең дин күп
аллалы түгел, ә монотеистик дин. Шуңа Ибраһим пәйгамбәрдән
башланган диннәрне кабул итү безгә җиңел булган. Православиеда
да, исламда да үз аллабызга – Анцвага табынуны дәвам иткәнбез.
– Мәҗүси йолалар башкарыла торган изге җирләрдән изге агач
та киселгән, корбан чалу урыны да юк ителгән, алар урынына
гыйбадәтханәләр салынган. Православие гасырлар буе абхазларны
үз традицияләреннән, диненнән аеру өстендә эш алып барган.
Мәҗүсилек тамырына балта чабылган инде, шуңа ниндидер йолалар
калса да, аларның тәртипләре бозылгандыр дип уйлыйм.
– Әйе, гасырлар буе алып барылган дини сәясәт аркасында үзеңне
тышкы яктан православие вәкиле итеп күрсәтергә тырышу, машина
көзгесенә, муенга хач тагып йөрү бар. Хәзер анысы да бетеп бара,
чөнки күп абхазлар ата-бабасы диненә кайта. Гореф-гадәтләр берсе
дә югалмаган, мәҗүси тәртипләр барыбер башкарылган, әле дә
башкарыла. Менә минем муенда бернинди хач та, ай да юк.
– Белүемчә, сезнең каһиннәр (жрец) биш изге җир булдырган.
Мин Илор храмы артындагы изге җирдә булып, каһинегез белән
аралашкан идем.
– Безнең парламент традицион мәҗүсилекне дәүләт дине буларак
кабул итмәкче иде, әмма православие тарафдарлары моңа каршы бик
нык көрәште. «Мәҗүсилек ул фольклор гына, абхазларның традицион
дине – православие», дип, җитди тотындылар һәм җиңделәр дә. Бу
вакытлы күренеш, киләчәктә барыбер ата-баба дине өскә чыгачак,
башкача була алмый.
– Өегездә нинди мәҗүси йолалар башкарасыз?
– Менә иртәгә нәсел бәйрәме уздырып, төп йортта корбан чалабыз.
Кәҗә алынган инде, – диде ул җитди йөз белән.
– Каһин беләнме, әллә үзегезме?
– Үзем оештырам. Мин төп йортта нәсел башы булып калдым,
бабалар да, әти дә вафат инде.
– Хизан, ул йолагызда мин дә катнашсам буламы? Аның ничек
узуын, тәртипләрен күрәсем килә. Бары фәнни яктан кызык.
Зинһа-ар өчен!
– Юктыр... Һичшиксез юк! Үзегез уйлап карагыз: җиде елдан
соң йортка тагын татар кызын алып кайтуыма туганнар ни диячәк?
Бигрәк тә, ул кызны нәсел бәйрәменә китереп утыртсам, әти-әни
дә, туганнар да дөрес аңламаячак. Мин дә, үзегез дә уңайсыз хәлдә
калачаксыз. Бу бит иң якын туганнар җыела торган бәйрәм, анда сез
ничек катнашасыз? Мөмкин түгел.
– Ә сез башка яктан уйлап карагыз. Мин бүген сезгә тикмәгә генә
очрамадым. Иртәгә мине йортыгызга алып кайтып, туганнарыгызның
татар кызына мөнәсәбәтен тикшерә аласыз. Аларның гаебе бармы-
юкмы, үзләрен гаепле хис итәләрме – шунда күренәчәк. Әле дә сезнең
тормышка кысылалармы – анысын да беләчәксез. Телисез икән,
сезнең мәгъшука ролен җиренә җиткереп башкарырмын, исемемне
Динә дип таныштырсагыз да була. Монда миннән бигрәк, үзегезгә
файдасы күбрәк булачак.
– Кызык фикер бу...
Хизан үзалдына елмаеп, сүзсез генә барды, ә мин аннан күземне
дә алмый җавап көттем.
– Кертмисез икән, читтән генә карап тора алам, койма артыннан
гына. Хизан, риза булмасагыз, бүген сезгә ябышып кайтам!
Машинадан төшмим!
– Сез хәзер мине уңайсыз хәлгә куясыз. Без әле 10 минут кына
таныш, – диде Хизан, көлеп...
– Ут, очкыннар дип, үзегез сөйләп утырдыгыз, хәзер шул ошамый.
– Корбан чалу бик иртә, кояш чыкканда ук башкарылачак. Сез ул
вакытка безнең авылга килеп җитә алмассыз.
– О-о! Сез мине бәяләп бетермисез! Үземә кирәкле урынга мин
һәрвакыт вакытында киләм. Телефон номерыгызны һәм адресыгызны
әйтсәгез, чакырган вакытка ишек төбегезгә килеп басам.
Мин торган йорттан Хизан авылына бер сәгать чамасы юл булуын
санап чыгаргач, иртәнге алтыда аның капка төбендә очрашырга сүз
куештык. Хизан тау астында төшереп калдырмыйча, йортыма кадәр
илтеп куйды.
Тавык-үрдәкләрне карадым да, рюкзагымны алып, шәһәргә кире
киттем. Кояш баеп, караңгы төшеп килә иде инде. Башта берәр җирдә
ашап алырга, аннан иртәгесе көнгә такси белешергә, берәр банкомат
табып, юллык акча, күчтәнәчләр алырга кирәк. Таксистлар, Хизан
авылына алып барып, көне буе көтеп, кире алып кайткан өчен биш
мең сум сорады. Бер банкоматтан икенчесенә чаптым, ләкин җитәрлек
акча ала алмадым.
– Бу тирәдә кунакханәләр булгач, банкоматлар кичкә бушап кала.
Сезгә үзәккә барырга кирәк, – диде бер ир.
Ул күрсәткән юнәлеш буйлап тәпи-тәпи киттем. Урамнар кап-
караңгы. Бераз аптырап йөргәч, дөрес бараммы-юкмы дип, юлны
белешергә булдым. Очраган ир «банкомат» дигән сүземне генә аңлады.
Хәзер дигәндәй, имән бармагын өскә күтәрде. Телефонын чыгарды,
навигаторын ачты һәм экранында төрек шрифты белән язылган исем
чыгып шалтырый башлады. Төрек икән бу, дидем дә аңа төрекчә
мөрәҗәгать иттем һәм вазгыятьне ачыклап бирдем. Ул үз телен ишетеп
куанды һәм, якында гына банкомат беләм дип, мине ияртеп китте.
Бара торгач, аның Мәмәт исемле икәнен, бирегә җиде ай элек эшкә
килүен, төзелештә эшләвен белдем. Үзем белән дә таныштырдым.
Караңгы тыкрыкның берсен икенчесе алыштыра торды, якындагы
банкомат кына юк та юк. Бер аулак ишегалдында ул кесәсеннән
ачкычлар чыгарып пипелдәтеп алды.
– Утыр әйдә, үзәккә барабыз. Андагы банкоматларда тәгаен акча
булырга тиеш, – диде дә машинасының ишеген ачты.
Шикләнеп калдым, әмма утырдым. Бу дөм караңгы һәм кешесез урында
кайсы якка чапсаң да, тупиктыр, кабалана башласам, үземне куркыныч
астына куярмын кебек тоелды. Шулчак Мәмәткә кемдер шалтыратты.
Ул телефонын алып, бераз соңга калуын, урамда бер кызга ярдәм итәргә
алынуын, машина белән баруыбызны төрекчә сөйли башлады.
– Әйдә, безгә алып кайт, – диде дусты.
Аның бу сүзен ишетеп, мин дә әңгәмәгә кушылырга ашыктым.
– Чакыруыгызга рәхмәт! Әйдәгез, иртәгә киләм. Бүген иртәрәк
кайтырга кирәк, мәҗлескә көтәләр, – дидем мин. – Әле күчтәнәчләр
дә алмаган.
– Озак булмассың. Берәр чәркә чәй генә эчәбез дә, үзебез илтеп
куярбыз, – диде телефонның теге ягындагы ир.
Телефоныма хәбәр килеп төште. Давид: «Хәерле кич. Син кайда?»
– дип белешә.
Төрек рульдә барып, дусты белән сөйләшкән арада Давидка
җавап яздым: «Ниндидер төрек белән банкомат эзлибез». Чираттагы
банкомат каршына килеп баскач, урынымны фотога төшереп
җибәрдем.
«Шунда тор, өч минуттан булам», – дип язды Давид.
Монда да акча юк иде. Мин әле ул чакта Абхазиянең банкоматларында
бары тик «Мир» картасыннан гына акча алып булуын белми идем.
Машинага борылып карадым, Мәмәт һаман да телефоннан
сөйләшә. Вакытны сузу өчен, пластик картамны тыктым-алдым,
кат-кат пин-код җыйдым. Аннары банкоматның төймәләренә генә
баскалап, пип-пип дигән тавыш чыгарып тора башладым. Төрек
аптырап, яныма килеп баскач: «Тагын акча алып булмады», – дип
зарланган булдым, еламсыраган кебек иттем. Булдыра алганча
вакытны сузарга тырыштым. Шуннан соң: «Мин монда калам. Үзем
җәяү кайтам. Ярдәмең өчен рәхмәт!» – дидем.
– Юк, әйдә, безгә кунакка барып киләбез. Аннары үзем илтеп куям,
– диде Мәмәт. Бераз әйткәләшеп торгач, машинага таба этә башлады.
Читтәрәк кенә торган ике-өч кешене санамаганда, урамда кеше дә юк.
Чәбәләнеп, ярдәм сорап кычкыра башладым, ләкин беркем килмәде.
Борылып караучылар да берни булмагандай, үз юлын дәвам итте.
Коточкыч күренеш: урам уртасында теләсә кемне машинага төяп
китәргә мөмкин, һәм беркемнең бер кылы селкенмәячәк.
Бу тарткалашу күпмегә баргандыр, кинәт, Болливуд фильмнарындагы
төсле тәгәрмәчләрен сызгыртып, Давид килеп туктады. Машинадан
сикереп кенә төште дә Мәмәтне җилтерәтеп, газонга селтәп атты. Әле
генә мине йолкып, батырларча кыланган төрек ире пальма төбенә
барып төште.
– Утыр әйдә! – диде Давид.
Аның машинасына чаптым. Кулымның машина ишеген ачарлык
та хәле калмаган. Көч-хәл белән кереп утырдым һәм кайчаннан
бирле тыеп торган эчке куркуымның өянәк төсле бер калтыравык
булып тышка чыгуын тойдым. Аякларым да, кулларым да калтырый.
Агач яфрагы кебек лепердәвемне туктатасым килеп, аякларымны
чалыштырдым, кулларым белән үз-үземне кочакладым.
– Синең белән бар да яхшымы? – диде Давид.
– Әзрәк курыктым, – дидем дә елмаерга тырыштым. Үземне әле
генә карчыга тырнагыннан йолып алынган чебеш сыман хис итсәм
дә, горурлык баш идермәде – корыч үзәгемә кире кайттым.
Давид минем елмаюны ниндидер гамьсезлек, ваемсызлык дип
кабул итте булса кирәк, кинәт аның, мин белгән назлы, салмак тенор
тавышы күктән иңрәгән бас-баритон булып, өстемә ишелә башлады.
– Әйт әле, нишлисең син? Нишләп бер белмәгән кеше белән
караңгыда йөрисең? Нишләп белмәгән ир-ат машинасына утырасың?
Мин килмәсәм, нишли идең?! Монда атна саен бер хатын-кыз югала.
Баганаларда ябыштырылган сурәтләрне күрмисеңме? Анда ир-ат юк
бит, анда гел кызлар!
Ул югары тонда нәрсәдер сөйләвен дәвам итте, ә мин, опера
тыңлагандай, бер сискәнеп, бер тетрәп, бер сокланып, аның
тавышыннан исереп утырдым. Санаулы минут (бәлки, секундтыр)
эчендә бу тавыш, сукыр кычыткан белән песи үләне тамыры
төнәтмәсеннән дә гайре тынычлык иңдереп, күңелдә бер идиллия
урнаштырды. Йа Ходам, әгәр моның тавыш күтәреп эндәшүе шундый
икән, моны гел кычкыртып кына торасы киләчәк бит.
Кинәт, аңыма килеп, Давидның бу үгет-нәсихәтенә нокта куярга
булдым. Инде үзем дә тавыш күтәрергә ниятләп, аңа таба кисәк кенә
башымны бордым. Әхлак дәресләре бирергә син миңа әтиемме,
абыеммы, иремме?! Эчемдә генә яңгыраган бу сорау карашыма
зәһәрлек мөһере салды, ахры.
Давид:
– Карама миңа алай! Синең күзләрең миңа төбәлгән ике хәнҗәр
төсле! – дип әйтеп куйды.
Һәм шул ике җөмләсе белән бер чиләк ачуымны әйләндереп
каплады. Ничек матур итеп әйтте бит: күзләрең ике хәнҗәр төсле!
Бу сүзләрне ничек тә онытмыйча, язып куярга кирәк! Тукта,
телефонга булса да языйм әле. Шулай уйлап, телефонымны тартып
чыгардым.
– Кемгә язасың?
– Фәридәгә язам. «Нинди психны җибәрдең син миңа? Эзләп
тапканчы тауларда акыра башлаган иде, хәзер дә акыра», дим.
– Гафу ит, мин синең өчен курыктым...
Бераз сүзсез баргач әйтеп куйды.
– Әйе, ирләр дә курка. Җанына якын кешеләр өчен курка. Нәрсәгә
кирәк сиңа банкомат?
– Иртәгә бер җиргә барасым бар, таксига кирәк.
– Кая барасың?
– Бер җиргә!
– Күпме кирәк?
– Биш мең. Әле күчтәнәчләр дә аласы бар.
– Шул биш тиен өчен, гомереңне куркыныч астына куеп караңгыда
чыгып киттеңме? Миннән сораган булсаң, куаныр гына идем. Әйдә,
мин сиңа ул акчаны үзем бирәм. Хәзер кибеткә керәбез, күчтәнәчләр
дә алырбыз. Кая барганыңны әйтәсеңме соң?
– Абхазларның корбан чалу гореф-гадәтен карарга барам.
– Кайда була ул? Кемнәргә барасың?
Мин аңа бүген генә булган хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем.
Давид юл читенә туктады да миңа тутырып карады:
– Туктале, мин дөрес аңладыммы: син иртәгә иртүк, бүген генә
танышкан кеше янына, ул биргән адрес буенча барырга җыенасыңмы?
– Әйе. Ул ышанычлы кеше, борчылма.
– Син аның ышанычлы икәнен бер күрүдә билгеләдеңме?
– Әйе.
– Синең фәрештәңнең бу маҗаралардан инде чәче ап-ак булгандыр,
нервылары тартыша башлагандыр, мөгаен. Мине кызганмасаң, аны
кызган! Син чынлап та шундый самимиме, әллә кыланасың гынамы?
Давид миңа карап, тыела алмыйча көлә башлады. Аның бу гамәле,
башкача әйтсәк, йөземә карап, миннән көлеп утыруы җандагы ярсу
дулкыннарын күтәрде дә, машинаның ишеген ачу белән шапылдатып
ябып чыгып та киттем. Кайда икәнемне дә, кая баруымны да белмим,
барам да барам. Артымнан Давид куып җитте, ул һаман да көлә иде.
– Туктале! Әйдә, болай итик: сине анда үзем алып барам! Үзеңне
генә чыгарып җибәрсәм, бүгенге хәл кабатланса, сине кем яклаячак?
Таксистмы?! Мин сине аннары кайдан табам?! Бергә барабыз,
килештекме?
Давидның кайгыртуын тою, янымда булачагын аңлау куанычыннан
башым күккә тиде. Бу кирелек спектакленең читтән ничек мәзәк һәм
абсурд күренүен уйлап, мин дә көлә башладым.
– Килештекме соң? – диде Давид.
– Килештек!
Эльвира Фатыйхова
(Дәвамы бар)
«КУ» 09, 2026
Фото: Шедеврум ии
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев