Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әрмән «шаһзадәсе» мәхәббәте

– Әй, күгәрченнәр, сезне генә көтәбез! – диде автобус йөртүче. Аннан аерылып, йөзенә күтәрелеп тә карамыйча, автобусның ачык ишегеннән эчкә сикердем. Ишекләр ябылды, автобус кузгалды.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Саубуллашу

Хуҗалар соң гына кайткан, мин алар белән иртән генә күрештем.
Ул иртәне тавык-үрдәкләрне үзем ашатып, этләрне бәйгә куйдым да,
бакча ягындагы террасада барыбызга иртәнге аш әзерләдем. Арминэ
белән Андрей уянып, мандарин бакчаларын урап менгәч, тавык-
үрдәкнең чутына чыккач, өстәл артына утырдылар.
– Бу чәчәкләр әрмән егетеннәнме? – диде Арминэ, өстәлдәге
вазада башын салып утырган ак гөлчәчәкләргә карап.
Елмаеп, баш селкедем.
– Менә шуннан курыккан идем! Алар бик матур итеп артыңнан
йөри, иң матур чәчәкләргә күмә! Башкалардан мондый эре розалар
күрмәссең! Әрмән чын джентльмен булып кылана, алтын таулары
вәгъдә итә. Сине үзенеке иткәч, икенче көнне үк башка хатын
артыннан чаба башлый. Мин сиңа әйтәм: 99 процент әрмән хатынына
хыянәт итә! Аларга хәтта, вафатыннан соң, күмеп куйгач та ышанырга
ярамый. Яңадан казып карасаң, җир астыннан берәр хатын янына юл
салганын күрәчәксең. Син шуңа әзерме?! – диде Арминэ.
Андрей, сүз уңаенда ук, бу сүзләргә тискәре мөнәсәбәтен белдереп,
«цо-цо» дип цыкылдап утырды. Аннан күзләрен әйләндергәләп:
– Син нәрсә инде, Аревс? Минем сиңа беркайчан да хыянәт
иткәнем булмады! – диде. (Аревс әрмәнчәдән «кояшым» дигәнне
аңлата.)
– Шуңа күрә бер процент калдырдым. Бар ир дә синең төсле булмый,
Джигяр! – диде Арминэ һәм, суыткычтан нәрсәдер алырга торып, миңа
кат-кат күз кысты. (Джигяр «җаным» дип тәрҗемә ителә.)
– Әрмәнгә карама! Үз милләтеңнән эзлә! Кланлы милләтләргә,
гомумән, карарга ярамый. Аларның ата-анасы, туганнары бары тик
үз милләтен генә кабул итәчәк. Бу сүзләремне ишетү-ишетмәвең – үз
ихтыярыңда, әмма мин – тормыш күргән хатын, гомер буе әрмәннәр
арасында яшәдем, шуңа нәрсә сөйләгәнемне беләм, – дип дәвам итте
Арминэ.
– Тыңлама аны! – диде Андрей. – Йөрәгеңне тыңла! Әрмәннән дә
яхшы ир, балаларыңа аннан да яхшырак ата таба алмаячаксың. Бал-
майда гына йөзеп яшисең...
– Менә бит, үзең дә күрәсең, ничек итеп балда йөзәбез! – дип,
Арминэ колачын җәеп, суда йөзгән төсле ишә башлады.

Шактый өлкән яшьтәге парларның шундый хисле әңгәмәсен
тыңлау, Андрейның Арминэга һәрвакыт яратып, назлы сүзләр белән
эндәшүен ишетү, икесенең дә хәрәкәтләрендә энергия ташып торуын
күрү кызык та, рәхәт тә иде. Бер-берсенә төртмә сүзләр әйтсә дә,
алар арасында ниндидер җылылык, бербөтенлек сизелә. Хатынның
ир алдына тастымал салуында, кайнатманы якынрак этеп куюында,
ирнең аңа ипи катысына май ягып бирүендә ярату, хөрмәт ярылып
ята. Шушы җаваплы кайгыртуны, җылылыкны еллар буе саклап,
картлыкка алып килеп җиткерү өчен никадәр көч түккәндер, бер-
берсен күпме тапкырлар гафу иткәндер Андрей белән Арминэ.
Мин аларга ике көннән соң кайтып китүемне, поездга билет
алуымны хәбәр иттем. Алар моңа башта гаҗәпләнде, аннан хурланган
кыяфәт ясады.
– Сиңа бездә ошамадымы? Мондый җәннәт бакчасын тагын кайда
күргәнең бар? Субтропик урманлы таулар, кул сузымында – диңгез!
– диде Андрей.
– Билетыңны тапшырып була бит, кал бездә! Күпме телисең,
шулкадәр яшә. Без бит икебез генә, безгә иптәш булырсың. Синнән
акча сорамыйбыз, үз кызыбыз кебек булырсың. Балалар чит илдә,
монда мәңге кайтасы кешеләр түгел. Без сине шәраб ясарга да
өйрәтербез, хәзер сезоны! – дип, кат-кат кабатлады Арминэ.
– Без кайткач, сине кунак итеп, берәр атна төрле кайнар
чыганакларга йөртербез, Абхазиядәге иң атаклы кирмәннәргә алып
барырбыз, дип сөйләшкән идек. Безнең илдә булган чаклы кирмән
хәтта Ауропа илләрендә дә юк, – диде Андрей.
– Башка вакытта кунакка килермен, хәзер кайтырга кирәк, – дидем
мин. Тагын бер атнага тоткарлансам, мондагы тормыш көенә тәмам
ияләнеп, аерылышу тагын да авыр булачагын аңлый идем инде.
Тагын ике кич диңгездә кояш баешын карадым. Картина
галереясындагы һәр сурәттә үз тормыш фәлсәфәңне күргән кебек,
һәр кояш баешы җанның моңарчы ачылмаган катламнарын кузгата
сыман. Гәрчә кояш көн дә шул диңгезгә бата. Әмма диңгез, җил,
болытлар, һава торышы һәр көнне кояш баешын үзгә итә.
Соңгы кичне Андрей белән Арминэ, Давидны да кунакка чакырып,
мул табын кордылар. Кунак егете төяп килгән берничә пакет
күчтәнәчне дә чыгаргач, гади кичке аш мәҗлескә әверелеп, бәйрәм
рухын алды. Бергәләп күмердә ит кыздырдык. Арминэ белән Андрей
җырладылар, шаярдылар, тостлар әйттеләр, ара-тирә дөнья хәлләрен
сөйләштек. Тагын җырладык, тагын сөйләштек...
Икенче көнне Давид, үзем озатам дип, мине Андрейлардан килеп
алды. Чемоданнарны машинасына төягән арада йорт хуҗалары
белән саубуллаштым. Шул арада Арминэ кочаклады да колагыма
пышылдады: «Мине тыңлама, ычкындырма моны», – диде.

Башкала вокзалына кадәр юлыбыз сүзсез диярлек үтте. Ул –
үзенекен, мин үземнекен уйладым. Бу тынлык эчпошыргыч ямансу
иде. Дөньяның бөтен төрле төсләрдә балкуыннан соң, кичкә Казанда
үземне аклы-каралы дөнья каршылаячагын, бу төссез фильмның
тагын ярты елга сузылачагын аңлаудан җанны ниндидер өметсезлек
биләде. Юлның бер ягында диңгез, икенче яктагы кыяташ таулар, юл
буендагы пальмаларга карап елыйсы килә иде.
Инде башкалага кергәч, Давид юл буе уйлаганын бер җепкә
тезгәндәй сүз башлады:
– Мин үземне синең янда шаһзадә итеп тойдым! Тауларда, төнлә,
капка саен шакып, сине эзләп йөргәндә, аннан алабайлардан уздырып
кычкырып, урамга чакырып чыгара алганда, шул салкын таш
йорттан кунакханәгә китәргә күндерә алмыйча азапланганда, башка
көннәрдә, сине аннан беразга гына булса да аерып, якты дөньяга алып
чыга алганда... Мин көн саен үземне тауларда сихерләп тотылган
патшабикәне коткаручы шаһзадә итеп тойдым. Үземне беркайчан да,
синең яндагы кебек, көчле, кирәкле, файдалы кеше итеп тойганым юк
иде. Шуның өчен рәхмәт сиңа! Син генә миндә шаһзадә күрмәдең.
Мөгаен, без төрле әкиятләрдә тәрбияләнгәнбездер.
– Иң матур әкиятләрнең дә ахыры бар.
– Бу безнең соңгы очрашу, дисеңме?
– Соңгысы.
– Татар кызлары кайнар, әмма кырыс дип ишеткән бар иде. Тик
болай ук боз йөрәкледер дип уйламый идем.
– Ирек бирсәң йөрәккә, утырырсың көрәккә, Давид...
Машина автобус янәшәсенә үк килеп туктады. Давидның төшеп,
үземә машина ишеге ачып төшергәнен көтеп тордым. Аннан ул,
мандарин, лимон, фейхоа шыплап тулган сумкамны багажниктан
алып, автобусның багаж өлешенә урнаштырды.
– Давид, барысы өчен дә рәхмәт! Сине кочакласам ярыймы? –
дидем, аның каршына ук килеп.
Ул мине җирдән күтәреп алып кысып кочаклады да күпмедер
җибәрми торды. Чигәмдәге чәчләремнең юешләнүен тойдым, Давид
елый иде.
– Әй, күгәрченнәр, сезне генә көтәбез! – диде автобус йөртүче.
Аннан аерылып, йөзенә күтәрелеп тә карамыйча, автобусның ачык
ишегеннән эчкә сикердем. Ишекләр ябылды, автобус кузгалды.

(Тәмам)

 

«КУ» 09, 2026

Фото: Ләйсән Зарипова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев