Адашмаган каләм

ФӘНЗАМАН БАТТАЛНЫҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ

Тормышымның иң авыр көннәрендә, җанга урын тапмаганда, күршеләргә кереп, телефоннарына үрелә идем дә, кемгә-кемгә…, дип уйланып торганнан соң, Фәнзаман абыйның номерын җыя идем. Алай да без аның белән чыбыклар аша сөйләшмәдек диярлек, чөнки ул шунда ук үзенә кунакка дәшә иде. Миңа ул җитми. Миңа Фәнзаман Баттал исеме белән матбугат мәйданында дан алган, әмма күңелемә туганым кебек кереп калган зат җитми! Ул коточкыч ихтыяҗ хәтта «җитми» сүзенә дә сыеп бетми. Әйе, зур югалтуларым эчендә башка беркемнекенә охшамаган елмаюлы, киң күңелле,

мул табынлы, дуслы-дошманлы, утлы каләмле һәм мине бик нык яраткан Фәнзаман абыем да бар.

Фәнзаман Баттал белән якыннан беренче аралашкан көнне үк гомерлеккә дуслаштык дип әйтә алам. Ул үзе дә моны көтмәгән булып чыкты. Бездә бит кайчак кешегә мөнәсәбәтне көнчелләр, ташлап калдырган сөйгән ярың, аерылган ирең, аның шул аерылуны еллар дәвамында көткән «дуслары» да формалаштыра. Фәнзаман абыйда моңа дәлилләр бар иде. Ә менә үзе… Берничә өйләнсә дә, һәр хатынын яхшылык, олы хөрмәт белән, балаларының кадерле әниләре буларак искә алыр.

Бер-беребезгә якын яшәгәндә, Фәнзаман абый белән аена әллә ничә очраша, вакыты белән, тәүлекләр буена сөйләшә, хәтта сөйләшми генә, үзалдыбызга уйланып та утыра идек. Кайчак, милләтең, ана телең өчен борчылып, төннәрен йоклый алмыйсың. Урамнарда йөрүләр дә, балконыңнан төнге шәһәрне күзәтүләр дә тынычландырмый. Шул чакта тагын Фәнзаман абый искә төшә. Инде урам телефоныннан шалтыратасың.

– Үзем дә шундый хәлдә. Кроссворд чишеп утырам. Мен, – ди ул. – Берничә сорау калды әле монда.

Киров районы сазлыкларын турыга гына узып, аның Декабристлар урамындагы җанга да, тәнгә дә җылы өенә йөгерәм. Бөтен йортларда караңгы. Фәнзаман абыйның

дүртенче каттагы 99 санлы фатирында гына ут яна. Тәрәзенә карап кычкырам:

– Фәнзама-а-н!

Күршеләре, ут яндырып, аска карый. Ул да, чәйнеген тоткан килеш, тәрәзәгә килә. Аны утка куя да алар йортында гына булган өчпочмаклы ачкыч ыргыта. Үз өеңә кайткандай, мин югында да кереп йөр, дип, яңасын ясатып биргән иде югыйсә.

Уңайсызландым. Син югында, ник керим инде, дигән булып, бераздан кире бирдем.

Фәнзаман абыйда лифт юк. Мин менеп җиткәнче, чәйнеге кайнап та өлгерә. Эре бөртекле хуш исле, чөнки – кыйммәтле чәйне турыдан-туры стаканнарга гына ясап эчәбез дә, мөһим эш кыргандай, кроссворд яисә сканворд чишәргә тотынабыз.

Фәнзаман абый ахырдан табармын дип калдырган сорауларына да җавапны газетаның соңгы битеннән карамый, ахыргача үзе чишәргә тырыша. Минем дә әле хәтерле, күп нәрсә белгән чак.

– Хатын-кызда да акыл булыр икән, – дип көлә ул. Аннан, тиз генә җавап тапканыма аптыраганга салышып, берәр сорау биреп куя. – Бик акыллы булгач, әйт: кинолог, синеңчә – кем?

Әйтәм. Тагын көлә. Миңа килгән яшь кызлардан сорыйм да, кино белгече, дип җавап бирәләр, ди, кайберләрен, кинолог белән таныштырам, берәр фильмда роль бирер, дип ышандырам, бик сөенәләр. Фәнзаман абый шулай кешеләрне сынарга ярата. Белемдә. Дуслыкта. Иман ныклыгында. Чисталыкта. Тырышлыкта. Мин ул сынауларны иң уңышлы узган кешесе булдым шикелле. Бервакыт ул мине:

– Чисталык генераторым, – дип каршы ала башлады. – Син килгәч, ялт итеп җыештырылган кебек өем дә гөлгә әйләнә. Син җыештырганда, берәр тәмле әйбер пешерим алайса.

Таңгөл белән елын-елга аңа тәрәзәләр юышабыз. Бу эш, кызым Казаннан киткәч, тукталды. Ялгыз калгач, фатирны алмаштыргач, аңа кунакка йөрүем кимеде. Хәзер үкенәм. Бүген барам, дип җыенгач кына, вафат булды. Монысы тагын да ныграк үкендерә. Дуслары күп иде. Аларның да күбесе үлемен белми калды бугай: Фәнзаман абыйны Казаннан бик яраткан кешеләр генә, ясалма нотыклар тыңламыйча, гади һәм

ихлас рәвештә озаттык. Ул үзе дә гади яшәде, ясалмалылыкны сөймәде. Фәнзаман абый арабыздан ныклап авырмыйча, хушлашмыйча, әмма якты хисләр, сөйләп бетермәслек

истәлекләр калдырып китте. Шифаханә ишегалдына куелган мәрхүм янында хушлашу сүзен дә юньләп әйтә алмадым. Күңелдә яшь иде. Сагыну, ярату, үкенү, югалту яше…

Милләт шул көнне әле үзенең туры сүзле олы көрәшчесен югалтканлыгын сизмәде дә шикелле.

Кеше вафатыннан соң бар нәрсә башкачарак мәгънә ала башлый. Таңгөл җитү кыз булгач, ишегалды аша узганда, күгәрченнәр ашатып торганын күреп, янына килдек.

Аңа карап, матур сүзләр әйтсә дә, күзендә моңаю чагылды кебек. Гомер узып барганга да, дуслашып-ярдәмләшеп узган көннәрне искә төшерүдән дә сагышлану тоелгандай

булды. Фәнзаман абыйның үткен һәм туры теленнән кискенрәк сүзләр ишеткән кешеләрнең бәясе минекенә туры да килмәс, әмма ул – үтә нечкә күңелле кеше иде шул.

Ирләрдәге нечкәлек күзгә күренсен өчен, аны тышка чыгарырлык шарт кирәк. Соңгы елларда Фәнзаман абыйның кызын, оныгын искә алмаган көне булмагандыр. Янәшәләрендә Таңгөлемне дә якын итеп исенә төшерә, акыллы итеп үстерәсең, дип, күңелне сөендерә. Аерылгач та, балалары язмышын кайгыртып яшәгән сирәк ирләрнең берсе иде Фәнзаман абый. Егетләрне шаяртып чеметкәләп узганда да, кызларны авыр сүз белән һичбер рәнҗетмәс, ә ятим балаларга аеруча миһербанлы һәм игътибарлы булыр.

Фәнзаман абыйның иң яратып искә алган кешесе алай да – әниседер. Ул кайвакыт аның бала чагында үзен юатыр өчен ясаган смайликларын исенә төшереп утыра

торган иде. Бу төр рәсемнәрнең иң борынгы формасы (б.э.к. 1700 ел) Төркиянең Каркамыш каласында табыла. Аларның заманчаларын исә узган гасырда товар билгесе сыйфатында рәсмиләштерәләр. Тамга хуҗаларының ничек баеганлыгын уйлаганда, Фәнзаман абыйның әнисе дә искә килә. Аның күпкә алдарак иҗат иткән смайликлары 1963 елда америкалы Харви Болл тамгаларына бик охшаган. Кайберләре 1982 елны

Скот Фалман эмоткионы белән тәңгәл. Фәнзаман абый исә әнисенең бер үк вакытта елаучы да, көлүче дә булып күренә торган рәсемен ярата иде.

Кемгә дә сер түгел: Фәнзаман Баттал янында яшь кызлар күп бөтерелде. Күбрәк булачак журналистлар. Кызыклы һәм талантлы кеше. Аның белән аралашу танышлык мәйданыңны да киңәйтә. Башка сәбәпләре дә булгандыр. Туксанынчы елларда кемнеңдер ашарына ипие дә югында аның суыткычы тулы иң дефицит ризыклар, урман җиләкләре, итнең-казылыкның, балыкның, кайнатмаларның… ниндие генә юк. Син теләгәне, күңелең төшкәне булмаса, бергәләп барып, базардан теләсә нинди бәягә алып кайта. Студенткалар белән сыйланып яткан чагында килеп керсәң, ул аларга сеңдерерлек итеп әйтә: сезнең өчен зур шәхес, олы шагыйрә килде, инде сез аны сыйлагыз, өстәлне яңадан хәзерләгез, хөрмәт күрсәтегез. Бу – үземне күтәрү өчен китерелгән мисал түгел, ә Фәнзаман абыйның яшьләрдә олыларга мөнәсәбәт тәрбияли алуын исбатлавымдыр. Ул егет һәм кызларда Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Гурий Тавлин, Салих Баттал һәм башка олы талантлар турында да хөрмәт уятырлык сөйли торган иде.

Фәнзаман абыйның яшьлегендә аралашкан һәм гомер ахырынача якын иткән каләм ияләренең берсе – якташы, минзәләле Рәшит Гәрәй. Ул аны гадилеге, гаделлеге өчен яратты һәм үзенчәлекле лирик дип санады, бигрәк тә туган җирен, авыл тормышын

тасвирлаган әсәрләрен күңелендә йөртте. Ә бит Фәнзаман Баттал үзе дә бер дигән лирик иде, тик иҗатының бу ягын булдыра алганча үстерергә вакыт кына тапмады.Ул, беренче чиратта, заман публицистикасын актуальләштерү, тормышчан итү, милләткә хезмәт иттерү уе белән янды. Алдашмаган һәм адашмаган татар каләме өчен көрәште.

Кызганыч ки, Фәнзаман Батталның шәхси басмаханәдә генә нәшер ителгән һәм лирик әсәрләрне дә үз эченә алган «Соңарган яз» (Матбугат йорты, 2001) җыентыгы киңкатлам укучыларга барып ирешмәде. Әле бит аңа кермәгән әсәрләре дә бар иде.

Киләчәктә Ф.Баттал язган сатирик һәм лирик шигъриятне Татарстан китап нәшрияты бастырган калынрак тупланмаларда да бергә күрергә иде дигән теләк-хыял бар.

Вак-төяк нәрсәләргә исе китмәгән Фәнзаман абый глобаль проблемаларны күз уңыннан бервакытта да ычкындырмады. Аның аш бүлмәсендә дуслары белән алып барган гамьле әңгәмәләре тынмады. Аннан соң шул ук темалар ишегалды

мәйданчыкларында куера иде. Фәнзаман абый андагы утыргычларга килгән һәркемнән милләтпәрвәр ясарга тырышты. Танышында фатирда торган малайның русча исемен татарчага алмаштыртты һәм үзен мөселман да ясады. Чыннан да, кызык, серле, кешеләргә тәэсир итүчән сүзгә ия кеше иде. Ул күршеләрен, уйнап йөргән балаларны

табигатьне яратырга өндәде. Аның йорты тирәсендә һаман да кошлар күп яши, чөнки алар, Фәнзаман абый ризыклары белән нигъмәтләнеп, гадәттән тыш үрчеде, кешеләрдән курыкмаска күнекте.

Фәнзаман абый белән бәхет турында күп сөйләштек. Ул үзен күп яктан бәхетле санады. Язмышына, каләм талантына, йортындагы язар мөмкинлек биргән тынычлыкка, якын иткән кешеләргә рәхмәтле иде. Бәхет – кызык нәрсә, ди иде Фәнзаман абый, күнегелгән җылы суың акмый башласа да кыен, ә инде аны яңадан бирсәләр, үзеңне шулкадәр бәхетле хис итәсең. Әлбәттә, бу – кыска вакыт эчендәге бәхет хисен кичерүләр турындагы фикер. Әле бит милләт бәхете, теге яки бу милләт баласының бәхете дигән төшенчә бар. Милләтеңнең бүгенгесе турында болай гади генә фикер йөртеп булмый, билгеле. Шул милләтнең күпсанлы хокуклары киселгән икән… Димәк, бәхет хисе йортыңа, күңелеңә алар белән бергә кайчан да бер килеп керергә тиеш.

Милләт гаме белән яшәгәч, бергәләп сөйләшкәннәребез дә, нигездә, милләт тирәсендә бөтерелде. Күпчелек мәсьәләләрнең чишелешен бер үк төсле күрсәк тә, мөстәкыйльлеккә ирешүгә килгәндә, Фәнзаман Баттал миннән оптимистрак иде. Ул халкы өчен яшәмәгән илнең алга таба да таркаласына, коллыктагы милләтләрнең якын арада тулы азатлык аласына нык ышанды. Миңа Фәнзаман абый бүген, өметләре чәлпәрәмә килгәнче, арабыздан китәргә ашыкты сыман да тоела… Хәер, авыргалап алса да, йөрәге белән шулай тиз китәр дип уйламый иде ул. Табиблар, өзлексез тәмәке пыскытудан дигәч, тартуын да бераз киметкән иде югыйсә.

Бервакыт Фәнзаман абыйга, аягыгызны сәеррәк атлыйсыз, дидем. Шулай бугай шул, кайвакыт үзем дә сизеп алам, дип килеште. Күптән түгел бер мәкалә укыдым да таң калдым. Тезләрне аның кебек сәеррәк, аксатыбрак бөккәндә, инфаркт куркынычы бик якын, һичшиксез, табибка барырга кирәк, диелгән. Менә сиңа мә! Әйтәм бит, кешене югалткач, сөйләшкән сүзләргә дә яңадан әйләнеп-әйләнеп кайтасың.

Фильмда төшү турындагы сүземнең бер ахыры өзелде, икенче очтан кителде. Фәнзаман абый үзе дә нәфис фильмда төшәргә, теге яки бу тасмадагы хәлләрнең сценаристы булып тарихта калырга теләде. Кызыклы гына сценарий да язган иде ул. Режиссёры да билгеле иде. Без аны төшерү урыннарын безнең яклардан тапкан идек. Мин дә уйнамакчы идем анда. Хыял гына булып калды… Кино кую – кинолог булу, ягъни этләр үрчетү һәм тәрбияләү генә түгел икән шул… Моңа рөхсәт тә, акча да, башкасы да кирәк.

Тормышның кечкенә генә күренешләрендә дә алданучан зур галимнәр була. Кешеләргә вак-төяктә артык ышанучан зур талантлар. Бервакыт Фәнзаман абый базардан йомшак ылыс кебек яфраклы бер үлән алып кайткан да китап киштәсенә элгән. Сусыз, ризыксыз да үсә икән, ди. Баштарак ул, чыннан да, аңа бераз үскән кебек тоелды. Миңа исә, килгән саен, шул унбиш сантиметрлар тирәсе күренә… Әмма яшел, сулмый. Ни вакыт тора алды икән ул гөл? Фәнзаман абый менә бик иртә китте. Ул арабызда юклыкка да шактый икән инде. Татарның Фәнзаман исемле тугры улына 2019 елның 16 февралендә 80 яшь тулган булыр иде. Узса да уза икән бу гомер.

 

 

"КУ"02, 2019

 

Картина авторы: Рушан Шамсутдинов; art16.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 13 февраль 2021 - 13:53
    Без имени
    Фэнзаман эфэнленен китапларын яратып укыйм