Уйламаган көнем юк (дәвамы)

Әсәрнең башы монда.

9

Икәү идәндә утырабыз.

– Авыртамы? – дим. Ул:

– Зарарсыз, мамык өстенә генә егылдым, – дип елмая.

– Әйдә, арбаңа күч.

– Бераздан, яме?

Икебезгә дә шундый да уңайсыз. Халит минем алда егылуыннан гарьләнә,

ә мин никләр генә күңелсез хәлләрнең шаһиты булдым икән дип, үземне

табалыйм. Ул үзгә, ул бүтән, дисәм дә, бу ир-ат йөрәк сурәте белән интектергән

авылдаш малай лабаса. Киеренкелекне уен-көлке белән йомшартып:

– Без синең белән кыргыйлар, таш чорында яшибез, син – кабилә башлыгы,

хәзер генә мамонт аулап кайттың, – дим.

Сыйныфташым ихлас күңелдән шаяртуыма кушыла:

– Түшкәне тураклап, казылган чокырга күмәм.

– Таш белән бастыргач, өстенә учак як!

– Яктым.

– Пешкәндер, шәт? – дип табаның капкачын шудырам. Бүлмәгә хуш ис

тарала һәм шунда ук уенның кызыгы бетә: ир-ат ризыгы дип, и тырыштым, и

тырыштым, ә Халит вегетариан икән. Үпкәләп чыгып китәм. Бала-чага! Аны

хәтта урыныннан да күчерешмим, гарип ир идәндә кала, арбасына хәтле дүрт

кенә сүәм югыйсә. Үземдәге каршылыктан гаҗиз мин: әле генә мәрхәмәтле

идем! Мондый катылык, мондый тупаслык җан чишмәсенең кай төшеннән

саркый икән соң, йа Аллаһым?!

Разия мине бер бозлы, бер кайнар суда «чайкый»:

– Нишләп син кешелек уйлап тапкан яшәү рәвешен Халиткә тагасың? Харап

икән, ит ашамый икән. Әнә, чоланда кабак, кишер, кәбестә – сыйла! Нәр-сә?

Башка аларга кермим, дисеңме? Әй, дускаем, авылдаш хакын хакла хет! Сез

почти туганнар бит!

...Турда кайнашкан «почти туган»ның ярдәмчесе белән беренче мәртәбә

исәнләшәбез.

– Саумысез, Тәслимә?! – ди егет, әйтерсең, без күптәнге танышлар. – Өч

кенә минутка тоткарланыгыз, зинһар! Сезгә рәхмәт!

– Ни өчен рәхмәт? – дим.

– Халит Ниязовичны канатландыргансыз, Тәслимә.

– Хәзер кирәгем юк, сез монда аның уң канаты икән.

– Ничек кенә кирәк сез, ничек кенә! Ул сезгә була аягына баса. Могҗиза

дими, ни дисең. Чит ил клиникаларының иң кәттә профессорлары өметсез,

дигәндә! Мәхәббәт үлгән кешене дә терелтә, диләр шул.

Ярдәмче егетнең төче нотыгы үтләтә. «Җавапсыз мәхәббәт – фаҗига ул»,

– димәкче идем, ул хатасын аңлап:

– Сезнең мөнәсәбәтләрегезгә катышырга хакым юк, гафу итегез, Тәслимә,

– ди. – Мин яңа проектлар турында киңәшергә генә кайттым, тагын ун көнлек

командировка, үтенәм, Халит Ниязович катына кергәләгез!

...Капка ачык. Беркем дә артымнан этми. Хәлен генә белешәм. Диварга

сөялгән Халит, гүя янтайган һәйкәл, мин дә аның янәшәсендә аркамны терим.

Егылса – мин терәк. Икебез дә дәшмибез, гүя дөньясы сүзгә корыган. Тынлык

– рәхәт нәрсә үзе. Сиңа ялварам, Ходаем, берүк йөзтүбән кадалмасын!

– Иркенләп сула, – ди Халит. – Егылмыйм.

Тынлык бозыла, сүз юктан сүз ясавым түгел, чын мәгәр, беләсем килә.

– Хыялыңа ирештеңме син?!

– Нинди мәгънәдә?

– Архитектор һөнәрен сайлап?

– Зурдан күтәрмәдек, зурдан өймәдек, Тәслимә. Кибән дигәнебез чүмәлә

генәдер, бәлки.

– Бигрәк тыйнак син. Хәтта чамасыз тыйнак.

– Бәям шундый: үземне легендар архитекторлар исемлегенең иң соңгы битенә

дә язалмыйм. Алманнар Гропиус, итальяннар Гварини, французлар Эйфель,

мексиканнар Барраганнар белән макталса, Халит Диняров – гап-гади йортлар һәм

биналар төзегән гап-гади татар баласы. Милләткә бер хезмәтем файда китерер,

бәлки. Мин кулланышка «татар архитектурасы» дигән термин керттем. Моңарчы

ул «Татар халык төзелеш сәнгате» дип кенә аталган. Кандидатлык диссертациясен

язганда, «Татарның архитектурасы юк, урысныкын үзләштермә!» – дип, фәнни

җитәкчем каршы чыкты, ә мин үз дигәнемне эшләдем, бар, дидем. Мәчетләр

урыс мәдәнияте йогынтысында төзелмәгән дип дәлилләдем. «Иман йортлары»

татар сәүдәгәрләре ярдәме белән салына, хәлле байлар Истанбул, Каһирә кебек

шәһәрләргә өйрәнер өчен белгечләр җибәрә яки аннан консультантлар чакырта.

Бездә хәлләр шулай, Тәслимә. Ә син үзең канәгатьме?

Сер бирмәскә! Кибәнемне биек-биек итеп өяргә!

– Канәгать дип... Дөнья әдәбиятындагы Жорж Санд, Габриэла Мистраль,

Маргаретт Митчелл, Агата Кристилар кебек күренекле язучы хатын-кызлар

күп. Мин алар төсле танылмадым. – Ни сөйли бу сөяксез тел?! Тукта! Авызың

тулы кара кан булса да, төкермә, диләр. – Гарри Поттерның «әдәби анасы»

Джоан Роллинг кебек миллионлаган долларга китабымны да саталмам... –

Иңнәремә тырнагын батырган тәкәббер кош хәлсезләнгән саен хәлсезләнә,

мин исә җиңеләйгән саен җиңеләям. Әллә Халит миңа табан авыша, әллә мин

таяныр нокта эзлим, без арабыздан җил дә сызгырмаслык итеп, бер-беребезгә

якын ук торабыз. Мин хәтта аның тән җылысын да тоям... Соңрак Халит

сүзләрен кабатлыйм: – Бездә хәлләр шулай.

– Син санаган язучылар – космополит, – ди ир.– Алар татар язучысы кебек

ни дәүләтем, ни милләтем, ни ана телем дип сызланмый, Тәслия Халәф!

– Шымчыларың ушлы икән, тәхәллүсемә хәтле ачыклаганнар.

– Чөнки синең белән яшим. Бер әйттем, тагын әйтәм: сине уйламаган

көнем юк.

Менә монысы артык... Җенем кузгала, дорфа гына:

– Иртәнге чәеңне эчмәгәнсеңдер, әйдә, таян, кухняга илтешәм, – дип

Халитны култыклыйм, әмма ул эре генә:

– Без хатын-кызга таянмыйбыз, – ди.

Хисләрем давылында бөтерелеп, хуҗалар йортына чабам. Кара Туташ

каядыр җыена, башына ямьсез соры шәл ябынган. Давыл тынсын, ә Халит

онытылсын дип, Разиягә шалтыратам.

– Яшь кенә кыз баланы мәсхәрәләгән завод директорының киявен

нишләттең? Җәзага тарттырам, дигән идең.

– Әйе, тарттырдым. Ул кыз белән план кордык. Имеш, кызда йогышлы

җенси авыру. Теге хәшәрәтнең хатынына: «Ирегездән сезгә дә ияргәндер», –

дигәч, анализ да тапшырмаган, аерылган ханым. Бүген кияү балакай төрмәдә!

Аллаһ җәзалады. Ур-ра!

– Миндә очсыз-кырыйсыз язмышлар, дисең. Сөйләрсең, яме, Разия?

– Әй син, алай-болай чирләмисеңме? Укшытмыймы? Костырмыймы?

– Җир шарына өч миллиард ел, ул тагын шул кадәр яшәр. Ак төстә яралган

җир инде карала...

Чыбык очында дустым уфыра:

– Уф, авырмыйсың икән! Шөкер, үз акылыңда икән. Гап-гади кешеләрнең

язмышлары синең ише бөекләрне кызыксындыргач, мәйтәм, башы киткән,

ахрысы, дип курыктым. Җә, хыялыңдагы яңа әсәреңнән өзек укып, мине тәмам

тынычландыр әле.

– Тыңла! Безнең планета таш кисәкчеге генә. Ул космик тизлектә оча-оча

кайчандыр бер Җиһан күкрәгенә бәрелеп, валчыкларга уалачак.

...Карчык җиңемнән йолкый:

– Телефуннан такылдама! Капка шакыйлар, чукрак. Аулак диеп, җортка

этен-бетен җыеп ятма! Мин чиркәүгә киттем.

Артымнан титаклаган карчык зәһәрләнеп, турдагы ят хатынның юлын

кисә:

– Пшул, заразы, пшул!

Элек авылларда теләнчеләр теләнә, әни аларга йә ипи, йә пешкән бәрәңге

бирә иде, мин дә өстенә иске куртка кигән бу хатынны хәер сораша дип

уйлыйм һәм Кара Туташтан аралап, ишегалдына тартып кертәм. Бикләнгән

капка артында карчык үкерә:

– У-у, ул катын бездә нәстә иснәнә, у-у... Тыңлама аны, ялчы, тыңлама!

– Апа, сезгә нәрсә кирәк? Акчамы, киемме, ашаргамы? – дигәч, «көтелмәгән

кунак» йөзен каплаган шәлен чишеп җибәрә:

– Рәхмәт, мин тук, наным.

Үзем дә әз генә Кара Туташка кушылып үкермим. Безнең авылның тиле

Минсарасы! Мәрхүмә шомырт куагын ботарлаучыларны җәзалар өчен

кабереннән кубарылган! Җүләрләнәм, ахрысы, Минсара картайган иде, ә бу

хатын чагыштырмача яшь. Разия әйтмешли, фани дөньяга ике су тамчысы

кебек бер-берсенә охшаган өч кеше туа.

– Аптырадың тәки, наным. Нинди әрсез апа икән, дисеңме? Кайгым

болыт кебек башыма ишелде. Мине тыңлачы, наным. Хәрбиләргә кием

тектем элгәре. Цех башлыгы миңа айрата ягымлы иде, «уңган» дип

аркамнан сөя, ялгыш тексәм – орышмый, елмая гына. Ә бүтән кызларны

брак өчен черетеп сүгә. Берсендә башлык тулай торакка озатты, урамда

«өшемәдеңме?» дип, учына төреп кулымны җылытканда, «сиңа өйләнәм,

чибәркәем» дип пышылдый. Беркатлы авыл баласы без, ышанабыз. Кая

инде чибәрлек! Тукмак борын, чикерткә күз, куян ирен. Фабрикада безне

чәйнәп үтерделәр. Кайсыдыр хатынына хәбәр иткән, ул килде. «Син минем

иремне яратасыңмы?» – ди. «Яратам», – дидем. Кәгазьгә яз, ди. Яздым.

Директорга күрсәткән язуны, директор акыллы кеше иде, ярату начар әйбер

түгел, аның өчен эштән кумыйм, дигән. Кусалар иде! Башлык канымны

суырды. «Ник безнең бәйләнешне инкяр итмәдең», – ди. Инкяр итәрлектән

узган, мин көмәнле идем. Фабрикадан үзем киттем. Тугыз айдан кыз бала

таптым. Ун яшькә кадәр кызымда бер тайпылыш та сизелмәде. Үсмер

чорында сәерләнде ул. Тиктомалдан гына шаркылдап көлә, тиктомалдан

гына акырып елый. Әз генә ачулансам – сугыша. Мәктәптә укытучылар

холкыннан зарлана, психиатрга күрсәтегез, диләр. Күрсәттем, ай ярым

«сары йорт»та дәваландык. Унсигез яшендә кафеда дусларымны сыйлыйм

дип, соңгы тиен акчамны талады, шуннан ике атнага гаип булды. Бик

көчле имче әби өшкертә дигәч, күрәчәгем шуңа юллады. Ул адәм тәганәсе

баламны миңа каршы котыртып, үзенә ияләштерде. Карт бабай кочагына

салучы да шушы дәҗҗал карчык.

Озын-озак хикәя ялыктыра.

– Апа җаным, нишләп син боларны миңа сөйлисең? Мин җиде ят сиңа.

Ни-нәрсә белән ярдәм итим соң? – дим.

– Кызым Гөлнира белән күрештер, наным.

– Син капкаларны бутагансың, апа җаным. Гөлнира ятимә, аның әти-әнисе

вафат.

– Бутамадым ла. Имче Клава белән кызым шушы йортта яши. Гөлнираның

язын-көзен өянәге көчәя, бездә аны үзчире кузгала, диләр, әгәр бүлнистә

даруланмаса, тилерә балакаем. Безнең нәсел чире ул, әбисе Минсараның акылы

китек иде. Мине Ходаем аяды, кызымны гына жәлләмәде.

Шәленә капланып елаган хатын авылдашым Өммегөлсем иде. Ул, билгеле,

мине танымый, унҗиде яшьлек кыз Карасудан шәһәргә качканда, без бот буе

балалар гына идек. Мин дә танытырга ашыкмыйм.

– Елама, апа җаным.

– Бала – йөрәк парәсе, елата, наным. Син үзең соң бу йортта кем?

– Хезмәтче.

– Байтактанмы?

– Яңарак кына.

– Эһе, алайса Гөлнираның вакыт-вакыт авышуларын сизмисеңдер дә.

Байда тиле күп була, байлык белән беленми. Зинһарлап сорыйм, кызым белән

күрештер, наным.

– Ул чит илдә, апа җаным.

– Кайчан кайта?

– Озакламас. Телефоныңны калдыр, хәбәрләшербез, – дим.

«Сәяхәтчеләр» өч көнгә ялын кыскарта. Гөлнира кәефсез, Гариф абзый

идән уртасына куйган чемоданга килә дә тибә, килә дә тибә. Әйтерсең, аның

эчендә дошманы поскан. Кара Туташ аны отыры кыздыра:

– Әнкәң... эзли. Марска серне тишкәнче, ялчыны хәзер үк ку!

– Үт-тер-ә-әм! – дип чинап, яшь хатын миңа ташлана. Битемә сугам дигәндә

генә, аның беләгеннән каптырам. Чү, кызыкай, шахтёр кәйләсеннән дә авыррак

каләм белән сүз катламын актарган куллар бу! Гөлнираның йөзе якын, бик

якын. Уелган тишегенә күчереп кенә утыртылган тиле Минсара күзе... Аннан

шыбыр-шыбыр кара шомырт коелыр төсле... Бармакларым үзеннән-үзе

языла. Кем белән булышам, йә? Безнең «көрәш» кайсыбызның җиңүе белән

тәмамланыр иде, ишектә хуҗа гөлдери:

– Исәнмесез-саумысыз, йорт ияләре?! Кайда минем иркәҗаным?

Яшь хатын:

– Ой, Марсигым, сагындым, – дип бабакайның куенына сеңә. – Синсез

ямансу миңа, Марсигым.

– Иркәҗаным, чит ил Казан кырыенда дип белдеңме син? Минсез

йөрүләреңнән биздерәм. Моннан ары теләгән җиреңә икәү барабыз, – дип

шелтәләгән Марс әфәндебез чиксез бәхетле, кочагындагы яшь хатын аны

үлеп сагынган. Кәмит! – Тәслимә, табын көйлә. Сталин яраткан киндзмараули

шәрабын подвалдан алып меник. Бүген бездә бәйрәм! Дөнья матур, дөнья киң,

дөресме, Клава Ивановна?

Карчык «эһе» дип кенә хуҗаның сүзен җөпли. Аның йөзендә бер уч соры

болыт, ул кайгысыннан канатларын салындырган, аны Гөлнираның әнисе

пошындыра. Табын әзерләгәндә, Кара Туташ үкчәмә басып йөри. «Шушы

минутта ук безнең чын йөзебезне ачар», – дип көенә бугай. Сер куыгы кабара-

кабара үзеннән-үзе шартлый ул.

Суыткычта ни бар – өстәлгә тезәм. Хуҗа шат, юынган-кырынган, ефәк

халатын җилфердәтеп яшь хатынын чакырырга өскә менсә, иркәҗан бүлмәсенә

бикләнгән. Бабакай:

– Мин дә сине сагындым, сине күрер өчен генә кайтуым, өч сәгатьтән кире

китәм. Кил, иркәләп, бераз кочагымда йоклатыйм, юлда аргансыңдыр, – дип

ялынганда, эчтән ишеккә әйберләр «оча».

– Иркәҗанымны юл алҗыткан, – ди картлач. – Саунаны кабыз, Тәслимә.

Иркәҗан ләүкәдә изрәгәч, каен себеркесе белән йомшак кына аркасын чап.

Ару-талулары тир белән юылсын.

Өстәлдәге ризыкка берсе дә кагылмас инде, дисәм, хуҗа аэропортка китү

белән Гөлнира «терелә». Атыла-бәрелә кергән Мара белән икәү Сталин

эчемлеген «төплиләр». Гүя мин «ноль», хәмердән парланган ахирәтләр һич

тартынмыйча ачыктан-ачык «яңалыклары» белән бүлешә.

– Ужас, Гөлнира, минеке аякланды. Врачлар гомерлек гарип, дигәннәр иде.

Кайтуыма тамчы да сөенмәде, әллә бар мин, әллә юк.

– Минеке ещё хуже, Марочка. «Сагындым, кочагымда иркәләп йоклатыйм»,

– ди. Йоклаганнар, ди. Фу, сасы!

– Партнёрларны яңартыйк, Гөлнира. Тегеләр искерде!

– Точно яңартабыз, Марочка. Интим службаның ватсабына яз. Фотоларын

карыйк.

– Испанияне мактыйлар. Мачолар иле!

– Без проблем, минем картлач акча суксын да выжт мәчеләр иленә.

– Мачо, надан, мачо! Үгез нәселеннән алар.

– Миңа димәгәе, сыер нәселеннән булсын!

Ахирәтләрнең йодрыгы төйнәлә. Аерам, икесенең уртасына урындык

шудырам:

– Кызлар, мин кухняны җыештырам!

Гөлнира баскыч култыксасына ышкыла-ышкыла бүлмәсенә күтәрелә, мин

дә аңа тагылам.

– Сиңа нәрсә кирәк? – дип, ул күзен акайта.

– Әниеңә шалтырат! – дим. – Менә телефоны.

Яшь хатын җенләнеп, өстемә мендәр ата:

– Минем әнкәм юу-ук! Сез шантажистлар, картлачка гына мырлагыз, ул

хатынны да, сине дә киллер яллап дөмектерәм!

Дәвамы бар.

"КУ" 3, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: