Уйламаган көнем юк... (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

12

Каләм, саумы?! Әйдә, язмышлар көлтәсен сүтик! Син «елый-елый укырлык» әсәрләр язма! Дөнья болай да күз яшенә манчылган. Дүрт тарафтан, дүрт тавыш белән тәнкыйтьләсәләр дә, асылыңны үзгәртмә, каләм!

Байлар йорты белән аралар тиз генә суынмый: Гариф абзый килеп җитә.

- Сеңлем, бездә хәлләр мөшкел, Марс начарайды. Өч көн авызына валчык та капмый. Нилектән боекты икән, хуҗа? Катыны чит илдә гүләйт иткәнгә микән? Аның хөрмәтләгән кешесе син генә. Бәлкем, хәсрәтен сиңа сөйләр? Барыйк, сеңлем.

Димәк, сәхнәдә уен дәвам итә. Мин – бердәнбер тамашачы ахырына кадәр түзеп, аны карап бетерергә тиеш. Чиратта драма-фаҗига: зал уртасындагы түгәрәк өстәлдә фотосурәтләр. Марс бабакай борыны белән шуларга кадалган да каткан. Йөз хәрәкәтсез, кул-аяк хәрәкәтсез, гәүдә хәрәкәтсез, әйтерсең, боз чорындагы мумияне казып, артлы урындыкка сөягәннәр. Миндиярның янавы күккә йодрык белән кизәнү генә, дисәм, альфонс «күрмәгәнне күрсәткән»: Гөлнира белән икесенең «мәхәббәт уены»н фотога төшереп, иренә җибәргән.

Мин фаразлаган чишелешнең азагы бу тиклем аяныч булырга тиеш түгел иде бит, Ходаем! Их син, адәм актыгы Миндияр

Картлачның иңеннән кочам. Әтием күреп һәм бер үк вакытта кызганып- жәлләп. Кулым кайнар, аның җылысын тоеп, ул сынын турайта:

- Бездә шундый яңалыклар, Тәслимә. Аранын җимереп, тай артыннан чапкан карт айгыр дүрт аягына сөрлекте. Оныгым: «Сагындым, дәү әти», – дип телефонга яза. Дәү әниләре акыллы кеше, балаларны миңа каршы котыртмады:

«Ул командировкада, аны борчымагыз», – ди икән. Беренче хатын Аллаһтан, икенчесе шайтаннан, ди. Бу коттеджны сатып, гаиләмә кайтырга исәп. Мондагы җәмәгатьне нишләтим? Эт кебек урамга кусам, кызганам.

- Гөлнираның әнисе бар.

- Ә? Усал шаяртасың, Тәслимә. Ул дөм ятимә. Һәр сүземне иҗекләп бүлә-бүлә:

- Аның әни-се и-сән. Кыз авы-рый, аңа дә-ва-ла-нырга ки-рәк! – дим. Яшь хатын күпме генә җәберләсә дә, аңа карата миндә ни үч, ни нәфрәт юк. Кара Туташ белән дә исәп-хисап ясамыйм, ул да кыйбласын җуйган Алла колы.

Клава түтине картлар йортына урнаштырыгыз, Марс Хәйдәрович. Тамагы тук, өсте бөтен булыр.

Колак локатор, ярыкта тычкан кыштырдаганын да ишетә икән, бүлмәсендә Иван кызы тузына:

- У-у, зобанилар, картлар җортында мине үтермәкчеләр, у-у! Моначтырга китәм, атакай фатихасы белән, тимәгез миңа, зобанилар!

- Урнаштылар. – Каткан-бөрешкән Марс бабакай әзрәк языла. Әзрәк кенә шул. Аның фаҗигасе төерләнеп-төерләнеп, кан тамырына ук бөялгән. Хата- ялгышы турында ул ни дусларына, ни якыннарына сөйли алмый, ә минем кебек җиде ятка күпме генә зар тутырсаң да – сыя.

Билемә алъяпкыч бәйләп, чәй кайнатам. Шушы бәләкәй генә кайгыртуым белән бичара картлачта яшәү дәрте уятсам, аннары ул тереләчәк дип... ялгышам, билгеле. Күкләр җәзасына дару табылмаган һәм табылмас та.

Гариф абзыйга адресын әйтеп, Гөлнираның әнисен китертәбез. Ул кызының әйберләрен җыя. Марс Хәйдәрович хатынга калын гына конверт тоттыра:

- Кирәк-яракка... Кичерегез мине, әни кеше.

«Кичерегез, кичер...» Без кайчандыр барыбыз да кемнәндер кичерү сорарбыз. Миллионлаган аваздан җиһан тетрәр. «Бөеклек чире белән авырып, гап-гади язмышлардан борын җыерма икән. Гадилек бөеклектән олырак та, биегрәк тә икән»

Өммегөлсем апа безгә кат-кат рәхмәт укый. Бәхетле бәхетсез хатынны кочаклап:

- Без бит авылдашлар, – дим. – Хәлегезне белешеп торырмын, яме? Бистә урамнарыннан сирена улатып, «ашыгыч ярдәм» машинасы «оча».

Гариф абзый:

- Ай-яй, күрше малайның йөрәге челтәрләнгән, ахры. Икенче тапкыр брач чакырталар, – ди.

Табигатьтә сәер күренешләр башлана. Һавада җилпенгән чәпәк-чәпәк кар бөртекләре йөрәк рәвешенә кереп җиргә коела. Ә иң эресе учыма куна. Йа Аллам, мин урталай ярган Халит йөрәге!

Кичер! – Миллионнар иңрәвенә мин дә кушылам. – Кичер!!!

- Сеңлем, сеңлем! – Гариф абзый мине селкетә. – Нишләвең бу, сеңлем? Кемгә кычкырасың? Син дә ычкынма инде тагы. Шөкер, скорый тыкрыкка борылды. Әнә, күрше, сау-сәламәт, монда килә. Кая, ишегалдындагы карларны көрим әле.

Халит белән беренче мәртәбә күрешкәндәй бер-беребезгә текәләбез. Ул кул арты белән күз яшьләремне корыта:

- Кем елатты?

- Үзем. Исеңдәме, кәгазьдәге йөрәгеңне мин пычак белән... ярган идем. Ул җанланган менә... Кичер!

- Мин исән, Тәслимә, исән! Нигә теге көнне капка төбенә шомыртларны сиптең?

- Сине җиңәм дип...

- Җиңдеңме?

- Җиңелдем... Хәзер минем дә сине уйламаган көнем юк...

 

"КУ" 03, 2020

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: