Сукыр Гаваз (повесть)

1

Гаваз ял итәргә тиеш иде. Мәгәр аның кулдашы хохол егете Тарасенко яраланып, хастаханәгә эләгү сәбәпле, менә инде ничәнче көн тоташ, немецлар куеп калдырган миналарны эзләргә, сүндерергә аңа чыгарга туры килә. Чигенеп баручы фашистларның үкчәләренә басып, ажгырып килә торган танк армадасына юлны әзерләү, үлем күсәкләрен табып шартлату яисә алып ташлау бурычы минёрлар җилкәсенә төшә.
Пилотка астыннан әрсезләнеп, як-якка сибелеп торган чәчләре, өлгергән шомырттай кара күзле, табак битле, ачык чырайлы, тыгыз гәүдәле татар егете Гаваз Әсәдуллин чираттан тыш «ышанычны» шатланып кабул итте, дип әйтү дөреслеккә туры килмәс иде. Әмма сугыш вакытында приказны тикшереп яисә карышып тору була алмый. Кемнәрдер, чит-ят илләрне күрүне, үзгә лөгатьле халыклар белән аралашуны мәртәбә санап, туган авылларына кайтып масаер өчен, истәлеккә тәти «уенчыклар» җыярга тырышса, Чирмешән буйларында урнашкан, Әсәй авылында туып-үскән егет, Балтыйк диңгезе кырында, Көнчыгыш Аурупада гомер сөргән кавемнәрнең ни табигатенә, ни гореф- гадәтләренә, ни яшәү рәвешләренә таң калып, аһ-ваһ килеп сикереп төшмәде. Һәр милләт Ходай Тәгалә тарафыннан ничек яратылган булса, һәммәсе үзенчә көн күрә, үзенчә яши, башкача бии, җырлый... нәсел калдыра. Эстон, поляк, маҗарлар, безгә дустанә күренергә тырышып, елмаеп исәнләшсәләр дә, совет солдатлары аларның ихласлыкларына ышанып бетмиләр. Командирлары да «җирле халык белән аралашырга туры килсә, сак булыгыз, тәмле сүзләренә балавыз кебек эреп китмәгез», дип кисәтеп кенә торалар. «Безнең яклы» дигәннәренең дә кесәләрендә нәрсә йөрткәнен, күңелләрендә ни ятканын белеп булмый. Телләре дә, ничектер, күңелгә ятышлы түгел, дигән әрсез уй Гавазны сискәндереп җибәргәндәй булды. Әнә бит, минем нинди төзек, нәзакәтле, моңлы, җырлап торган телемне дә урыслар яратмый, үлем астында дус булып 
йөргәннәре дә, татарлар белән очрашып, үз телебездә аралаша башласак, «кеше аңларлык лөгатьтә сөйләшегез әле», дип, төрлечә мыскыллаудан да тартынып тормый. Исемемне Гриша-Григорийга, һич югы Егоркага әйләндерүгә омтылулар бихисап булды. Бу сүз гарәпчәдән алынган, дигәч кенә, бераз тынычланып, бозып, җимереп булса да, метрикәгә язылганча әйтергә тырыштылар. «Уйлап җиткермичәрәк, ялгыш кына, исемем «су астыннан энҗе эзләүче водолаз» мәгънәсен аңлата, дигән идем, шул минем кушаматым булып китте: «Татарин-водолаз», вәссәлам!
Чит җирләрне өнәп бетермәү, анда яшәүче милләтләрнең телләренә кырын карау Сәвиткә берләшүдән киләдер әле дип тә уйлап куйгалады Гаваз. Кем арбасына утырсаң – шуның җырын җырларга мәҗбүрсең...
Сугышның соңгы елында армия алдына куелган төп максат: җайлана гына барган яшәешебезне пыран-заран китергән илбасарны үз өнендә тар-мар итү, ә Гавазга, исән-имин калып, тизрәк туган авылына кайту, әтиләрен югалтканнан соң, хәсрәт дәрьясына чумган әнисен юату. Сувенир эзләп йөрүчеләрдән көлсә дә, шултиклем үлем белән бил алышып йөреп, берәр истәлек алып кайтмасаң, дөрес булмастыр. Якташлары – фронтовиклар аңламаслар, тәки авыл мокыты булып калгансың, диярләр. Тик кайберәүләр кебек, немецның авыз сыбызгысы дәрәҗәсенә төшмәскә иде. Аккордеон, сәгать, келәм кебек җитдирәк әйберләр кыстырып кайтып, гимнастёрка түшенә медальләрен, ялтыравык билгеләрне тагып, Мөнирәсе алдында, күктән төшкән фәрештәдәй пәйда булып, кәҗүн итекләрне (бәлки әле, немец ботинкаларын), бер-берсенә шакы-шокы бәреп, кызның «ушын» алсаң, иллә кызык тамаша булыр иде. Мине күргәч, матуркаем, үзен ничек тотар иде икән? Әүвәл, һичшиксез, танымыйча аптырап, югалып калыр, аннан тулышкан күкрәген сулыш белән тутырганнан соң: «Гавазым, синме бу, төшемме, өнемме, кайттыңмы, ник алдан хәбәр итмәдең?» – дип, өлгергән чиядәй кызыл иреннәрен турсайтып торыр, шуннан соң, йөгереп килеп кочаклап алгач, елап җибәрергә дә күп сорамас. Нишләтәсең, хатын- кызның холкы, менәзе шундыйрак. Табигать аларны шулай яраткан. Сугыштан кайтып, берничә көн йокысын туйдырганнан соң, Мөнирәгә тәкъдим ясап, миңа – хатын, әнигә килен кирәк, дип кистереп әйтер.
Иң татлы хыялларын бүлдереп, сөйгәненең соңгы хатына һаман да җавап бирә алмаганы исенә төште. Бүген үк гафу үтенеп, җавап мәктүбе язар. Күңел түрендә кат-кат кабатлап йөрткән, әлегәчә беркем әйтә алмаган сүзләрне тезгәннән соң, гади генә итеп: «Сугыш тиздән бетәчәк, җиңү белән тәмамланачак, туй сөлгеләреңне чигә башласаң да, чак булыр», – дип тә шаяртып куяр!
Бүленгән татлы уйларына ирек биреп, Гаваз кечкенә куаклык уртасыннан агып яткан, суы сасырак тоелган шарлавыкны атлап үтте. Алда кечерәк кенә, тау дисәң, хәтере калырлык калкулык тора. Аны заданиегә озатканда, капитаннарның: «Будь очень внимательным, осторожным, немцы очень озлоблены, ибо им уже нечего терять», – диюе калкулык янында гына исенә төште.
Кемгәдер артык гадәти күренгән, аның өчен ифрат кадерле хыялларын, йөрәгеннән уздырып, Гаваз озын тимер сапка утыртылган мина эзләгечен әле алга, әле як-якка юнәлтеп, тар сукмактан атлавын дәвам итте. Командирлары, һәр адымда безне үлем афәте сагалап тора, бик сизгер булыгыз, дип, бераз арттыра иде бугай. Әби-бабасы, ата-анасы кадерләп үстергән ирләрне күпләп кыру орышы башланганның икенче елыннан ук, Гаваз Әсәдуллин, берничә ай махсус курсларда шул шөгыльнең нәзари нигезләре белән танышканнан соң, менә инде өченче ел, кешенең башына да килмәслек мәкерле алымнар белән күмеп, яшереп калдырган үлем күсәкләрен – миналарны эзләп табып, юк итү белән мәшгуль. Табышмак чишкән шикелле, башны эшләтүне, җитезлекне сорый торган, ахыр чиктә гаять куркыныч шөгыль. Һәр минут сират күперен кичкәндәй буласың! Беришенең «йомшак җирен» табып, шөребен борып сүндерәсең, чыбыгын өзәсең, күп очракта читкә сикереп (өлгерсәң) шартлатасың! Җитезлегең җитмәсә, ялкын шары эчендә калып эрисең!
Гаваз дошман миналарын табып шартлатуның «асы» саналса да, бу һөнәрен яратып, мөкиббән китеп башкара дип санау ялгыш булыр иде. Чөнки аның фикеренчә, тумыштан акылы зәгыйфь кеше генә үлемнән курыкмый. Кем әйтмешли, берәү дә ике тапкыр тумый, ике кат үлми, шуңа күрә һәр инсан якты дөньяның һәр тумыш көнен, һәр сәгатен куанып, сөенеп, ата-ана тансык баланы көтеп алгандай елмаеп каршыларга тиеш. Әнә Гаваз белгән, мина белән бил алышкан минёр егетләрнең күпмесе генә исән-имин калды, нихәтлесе батырларча һәлак булды. Сугышның соңгы көннәрендә, бигрәк тә сөйгән ярың өзелеп көтеп торганда, җан тәслим кылсаң, ифрат үкенечле булыр иде. Хәер, кеше үзенең тууын да, үлемен дә күреп белми. Ахыр чиктә, иртәме, соңмы, барыбер Ходай хозурына күчәсе, ошбу халәт адәм баласының ихтыярыннан тормый. Шул хакыйкать сугышчыларны үлемнән курыкмаска өйрәтә булса кирәк.
Бүген көне дә ташка үлчим, әллә нинди шунда, күңелдә шом, сагыш уята торган. Төрледән-төрле җан ияләренә охшаган, берсе ертык, икенчесе канатлы болытлары да, кояшны ара-тирә, вакытлыча «чапаннарына» яшереп, җирдә шәүләләрен биетеп, күңелне бимазалап торалар.
Берничә ай элек кенә фашистлар кубызына биергә мәҗбүр халыклар, хәзер ду килеп, ирек, мөстәкыйльлек дәгъвалап шаулашалар. Ә немецларның үз хәсрәтләре: сәвит гаскәрләренең һөҗүмен туктата алмасалар да, ниятләре – булдыра алганча аяк чалу, төрлечә зарар ясау, ягъни гомерләрен озынайту. Шул максат белән, элеккеге ахириләренең кырларына, юл буйларына миналар урнаштырып калдыралар. Дөрес, сугышның беренче көннәрендәге мисле үлем күсәкләрен күпләп куя алмыйлар. Безнекеләрнең тын тартырга да ирек бирмәүләре бер хәл, хәчтерүшләрнең шартлаткычлары да бетеп бара торгандыр инде. Миналарын ашык-пошык, аз-азлап куюга карап кына үтергеч көче кимеми, кеше җанын алырга бик аз кирәк шул. Ә аны аякка бастырырга күпме көч түгәргә туры килә.
Аллаһның һәр бирмеш көнен: «Бәйрәм бүген, бүген бәйрәм!» – дип каршы ала Гаваз.
Һәр көн сугышның атнасына-аена торырлык булып, солдат боткасы, консерва, чиле-пешле ипиләре туйдырса да, бер дә яшисе килү дәрте сүнми. Күпчелек солдатлар, атака алдыннан бирелә торган, «Ворошилов йөз граммын» көтеп ала торганнар иде. Беренче мәлне Гавазны әче эчемлек әсир итә алмады, үз өлешенә тигән «көмешен» иптәшләренә биргәләсә, акрынлап хәмер үзенә дә ошый башлады, хәтта ошбу иблис коткысын көтеп ала торган булды. Хәмерне ничек кенә хурласалар да, ул солдат язмышының авырлыкларын оныттырып кына калмый, вакытлыча булса да, дошманга нәфрәтне арттыра, үлемгә битарафлык хисе уята. Ут чәчрәп торган дзотларны күкрәге белән каплаган, граната белән танк астына кереп яткан гаярь егетләрнең батырлыгында хәмернең өлешен инкарь итеп булмас. Мина эзләүчеләргә, пехотадан аермалы 
буларак, «у вас ювелирная работа», дигән булып, эчемлекне заданиене үтәп кайтканнан соң гына бирәләр иде.
Совет мәктәбендә әхлакый тәрбия алган Гаваз үзе тапкан минаның берсен, халкым, илем өчен, дип шартлатса, икенчесен, фин сугышында батырларча һәлак булган газиз әтием хакына, дип, күккә очыра торган булды. Ошбу югалтудан ачык чырайлы, тыныч, мөлаем әнисенең кинәт картаеп, кечерәеп калуын күз алдына китерүгә, Гавазның йөрәге тартышып куя. Авыл советы сәркатибе, туганнары, Фатыймага әйтеп яздырган хатларын укыганда, Гаваз һәрдаим әнисен күз алдына китерә, үтә күренмәле, энҗедәй күз яшьләренең җыерчыклы бите буйлап тәгәрәп төшкәнен күргәндәй була.
Һәр хатында: «Улым, күз нурым, атаңнан соң бу фани дөньяда бердәнбер өметем син калдың! Үзеңне, зинһар, саклый күр...» кебек сүзләрен гел кабатласа да, анасының теләкләре кыйммәтен югалтмый. Гаваз һәр юлы аларны беренче кат укыгандай кабул итә. Соңгы хатында, ни өчендер, «Донбасстан Германиягә озатылган кызлар» турындагы бәетне дә күчертеп яздырган.
Әнисенең соңгы мәктүбе, Мөнирәсенә язасы сүзләре турында уйланып, аз- маз хисләнеп, тыныч кына атлаганда, кулындагы мина эзләгеченең калтыранып алуы аны кинәт чынбарлыкка кайтарды. Болай үзе калкулыкта көзен коелып калган яфраклардан, күптәнге чүп-чардан башка әйбер күренми. Тик нидер сизенгәндәй, аркасы гына тартышып куйды. Игътибар итмәскә, коткыга бирешмәскә, йокы алдыннан әнисе өйрәткән догаларны исенә төшерергә тырышып, алга титаклады. Калкулыкның кыл уртасына күтәрелгәч, яз кайда да – Аурупа дигәннәрендә дә, бездә дә – шул ук икән дип уйлап куйды. Әнә, тормыш җепселләренә тулышкан яфраклар, бәяләрен белеп, үзара сөйләшәләр, серләшәләр. Табигать шундый матур, камил, дошманнар да нәкъ безнең шикелле ике күзле, ике колаклы, бер борынлы адәмнәр ләбаса. Һәркайсыбызның гомере бер генә, ә нигәдер кешеләрне теге дөньяга озатудан тәм табабыз.
Җирнең калтыранып алгандай тоелган өлешеннән читкәрәк үтеп, бер-ике адым ясаган иде, аз-маз гына хәрәкәтләнгәндәй тоелган кечтеки түмгәккә җан кергәндәй булды, ул чүпрә салынган камырдай күперенеп, вулкан төсле, өскә күтәрелә башлады. Гөнаһ шомлыгы – Гавазның шул якка борылуы булды, читкә сикерергә өлгергәнче, кызыл шар дулкыны егетнең тәненә, битенә сыланып, эссе ташкын аны йомычкадай читкә ыргытты. Гаваз, әле берни аңышмыйча, аңын җуйганчы, яшьлек куәте белән урыныннан күтәрелергә, һич югы күзләрен ачарга тырышса да, булдыра алмады, керфекләренә авыр гер элеп куйганнар, диярсең, кул-аяклары ихтыярына буйсынмас булдылар. Көчле шартлаудан соң, тирә-юнь тып-тын калды, әйтерсең лә җиһан дөм караңгылыкка чумды. Гаваз үзен тирән упкынга төшеп киткәндәй тойды. Күршедә мина эзләүче иптәшләре, көчле шартлауны ишетеп, йөгереп килеп, нәрсә булганны бик тиз аңлап, егетнең сәлперәеп төшкән гәүдәсен күтәреп алып кайтып, санчастька тапшырдылар, авыр яралыны аннан Мәскәүгә озаттылар.
2
Гаваз үзенең кайда, күпме ятканын хәтерләми. Инде табиблар аның терелүенә ышанычны югалта ук башлагач, беркөнне, гафләт йокысыннан уянып киткәндәй, бер-берсенә җилем белән ябыштыргандай береккән иреннәре арасыннан кысып, егет үз туган телендә сорау чыгаруга иреште.
– Мин кайда ятам? Минем белән нәстә булды?

Тавышы чыгар-чыкмас булса да, аны ишетәләр.
Гавазның колагына ир-ат тавышы белән әйтелгән сүзләр килеп керә. «Ой-ой, он, кажись, пришёл в себя, что-то попытался сказать». Хатын-кыз тавышы:
«А что он сказал?»
«По документам он – татарин. Наверное, на своём что-то пробормотал.
Неважно, что он произнёс, главное, наконец, он пришёл в себя. Ведь сколько времени лежит без сознания. Бедняга, он ещё не знает, что потерял оба глаза. А сколько из его тела мелких осколков вытащили! Не сосчитать...»
Болар кем турында сөйләшә соң, кем икән ул, кая югалтты икән ул мескенкәем күзләрен, дип, кемнедер ихластан кызганып, керфекләрен аерып, күз шәрифләрен ачарга тырышып караса да, булдыра алмады. Шунда аның башына коточкыч уй килде: әллә соң алар минем турыда сүз куерталармы! Фани дөньяны күрүдән мәхрүм калган «бедняга» ул түгелме икән?
Шул авыр уйлар Гавазның булыр-булмас хәлен алып, башының сызлавына, укшытуга түзә алмыйча, ул янәдән хушын югалтты. Күпме шулай ятканын да хәтерләми. Аңына килгәндәй тоелгач, үзен капшап карагач, күтәрелергә тырышса да, башын ятактан аера алмады. Шәфкать туташлары ярдәм итешеп, күтәреп, мендәргә яртылаш утыртып, кашыктан тамагын туйдыргач, үзенең аяныч хәле, киләчәк тормышы хакында уйлана башлады. Хәзер бер хакыйкать ачыкланды: димәк, ул газиз күзләрен еракта, чит-ят җирләргә «бүләк» итеп калдырган... Ничек көчле яңгырый... Сукыр Гаваз... Күзсез Гаваз Әсәдуллин... Мина шартлаган урында һәлак булса, хәзер батырлар сафында йөрер, каберенә (тапсалар) чәчәкләр китерерләр иде. Ә болай – ни бөтен, ни пултара... Так себе, гадәти мескен, мәхлук.
Кайсы тарафтан бәяләсәң дә, ни генә әйтсәң дә, безнең илдә сугыш кырында үлеп калу батырлык, югары үлчәү берәмлеге санала. Үзләренең кирәксезлеген, артык кашык булуын аңлаган авыр яралылар «ник шунда тәгәрәп үлеп калмадым, болай газапланганчы», дип иза чигәләр. Тома сукыр килеш яшәүне Гаваз берничек тә кабул итә алмый. Җитмәсә, борчулы әнисенең «ай бәбкәм, нишләттеләр сине, каһәр суккырлары», дип йөрүләре төшләренә кереп йөдәтә.
Урман кисеп, утын ярып, печән чабып, мал карап үскән таза егет акрынлап торып утыра, тимер караватына таянып хәрәкәт итә, палатадагы чирдәшләре белән аралаша, фикер алыша башлый. Шәфкать туташлары, табиблар ягыннан җылы, аңлаучан, рәхимле мөнәсәбәт дарулардан да файдалырак тәэсир итә.
Мина чәрдәкләгән аягын киссәләр дә, ике кулы, күзләре исән, үзен Аркадий дип таныштырган ирдән әнисенә хат яздырганда, гариплеге турында ләм-мим сүз әйттермәде. Хатның русча язылуын болай аңлатты: «Уң кулым яраланган иде, хатны күршемә әйтеп яздырдым, минем хәрби хезмәтем әле дәвам итә, кайтуым соңрак булыр, вакытын тәгаен әйтә алмыйм», – дип, әнисен кызганудан алдашу юлына баса Гаваз.
Сырхауханәдән чыгар алдыннан поездга билетлар алып, тиешле кәгазьләрен кулына тоттырдылар. Гаваз туганнан туганы Замир абыйсына фәлән көнне, якынча шул сәгатьтә стансыдан атың белән каршы ал, дип, телеграмма суктырды. Купеда барганда да, вагоннан төшкәндә дә, аның хәлен аңлаган күршеләре төрлечә ярдәм итәргә тырыштылар.
Замир абыйсының хәзер аты бармы-юкмы, ул кадәресеннән батыр егет хәбәрдар түгел. Элек калхуз эшенә адәм баласы шикелле гаҗәеп акыллы җирән кашка белән йөргәнен генә хәтерли. Атын да тапкан, вакытында килеп тә 
җиткән иде абыйсы. Соңрак аңлатуынча, җирән кашкасын туган илне азат итү өченгә алып киткәннәр, һәм ул чит-ят җирләрдә «батырларча» һәлак булганмы, әллә сугышчыларның тамагын туйдыруга киткәнме, хәбәре килмәгән, кире авылга кайтмаган.
3
Перронда аркасына чантасын1 элгән, кулына ниндидер төенчек тоткан кешене, ерактан күз сирпеп алуга, «Гаваз булырга тиеш», дип фаразлады һәм ялгышмады Замир абыйсы. Тораташ булып басып торган зур кара күзлекле адәм аның ягына борылып та карамады. Ул күзлеклегә якынлашты:
– Гаваз энем, синме бу?
Җансыз басып торган кеше, аның ягына яртылаш борылып:
– Әйе, бу мин, Гаваз булам, Замир абый, – дип, кулын бөтенләй икенче якка сузды.
Замир энекәшенең хәлен шундук аңлады, кочаклап алып, елап җибәрде дә, ни-нәрсә булганны төпченеп тормыйча, арбага җайлап утырырга булышты. – Да, брат, фашист сиңа гумерлеккә истәлек калдырган. Ничава, кул- аякларың исән, акрынлап яңа хәлеңә күнегерсең. Әнә, тумыштан тома сукырлар да үзләренчә типтереп яшиләр, җырлыйлар, бииләр, өйләнешеп, менә дигән ачык күзле балалар үстерәләр.
Ә Гаваз юл буенча әнисе, Мөнирәсе турында уйланып кайтты, алар сукырны ничек кабул итәрләр? Бигрәк тә әнисе югалып калыр.
Чыннан да, борчылуы юкка булмаган икән.
Замир абыйсы әнисенә: «Улыңны – батырны каршы алырга стансыга барам», дип кисәткән икән, ат капка янына килеп туктауга, Хәмдениса абыстай, рәешкә генә саклап тоткан күлмәген, ак яулыгын җилкәсенә төшереп бәйләп, тәрәзәдән ат күренүгә, яше мөмкинлек биргәнчә, урамга йөгереп чыгып, «исән- имин кайтып җиттеңме, улым», дип, арба ягына ыргыла. Гаваз, урыныннан төшеп, тавыш килгән якка баргандай тоелса да, читкәрәк китә һәм чак кына егылмыйча кала. Чит кешеләрдән яздырган хатлары буенча да афәтне сизенгән ана улының, бөтен битен диярлек каплаган зур кара күзлек киеп, әле генә беренче адымнарын ясый башлаган сабый кебек атлавын күргәч, «аһ, балам, нишләттеләр сине», дип, Гавазны тотарга алга талпына, абына һәм, һушын югалтып, улының аяклары янына сыгылып төшә. Шул арада йөгерешеп килеп җиткән авылдашлары өйгә әнисен күтәреп, Гавазны җитәкләп алып керәләр. Шәфкать туташы, нәрсәдер иснәтеп, ананы айныта.
Күзләрен яу кырында калдыруы, гомумән, гариплеге белән кайнар канлы Гавазның һич кенә дә килешәсе килми. Туып-үскән йортларына кайтып төшүенең икенче көнендә үк каударланып, гимнастёркасын, чалбарын киеп, ызбадан чыга. Баскычтан төшкәндә, нәрсәнедер дөпелдәтеп аудара, аның янына үзе дә сузылып ята. Улын уятмаска тырышып, иртәнге чәйне әзерләү белән мәшгуль әнисе, уфылдап килеп чыгып, улын көч-хәл белән аягына бастыра. Кыскасы, Гаваз беренче тормыш дәресен ала. Адәм баласы барысына да: яхшысына да, яманына да бик тиз күнегә. Баскычта сузылып яту «бушка китми». Хәзер Гаваз «әтәчләнми», өй эчендә генә капшанып, тимер караватка, өстәлгә, әтисе ясап калдырган урындыкларга тотынып йөри, акрынлап, кече капкадан чыгып, коймаларына терәтеп куелган, әлеге дә баягы әтисе белән әмәлләгән эскәмияне «бәхетле» итәргә өйрәнә. Стансыдан алып кайткан Замир абыйсы аңа шома кул таягы ясап биргәч, яшәеше бераз җайланып киткәндәй була. Мина эзләгечне йөрткән шикелле, тирә-юньне тикшереп алганнан соң гына аягын атлый. Бәдрәфкә үзе барып кайту, кечкенә капканы шыгырдатып ачып, эскәмияне табып утыру, аякларын берсе өстенә икенчесен атландырып кую аның өчен зур шатлык, рейхстагка байрак элгәндәй зур җиңү иде. Менә, карагыз Гаваз әзиегезне, ул ничек матур итеп, читән башындагы кызыл кикрикле әтәч кебек кукраеп утыра, бәлки, әле кычкырырга да өйрәнер, дия кебек иде аның йөзе. Узып барганда, каяндыр кайтканда, яше-карты Гавазның хәлен белешмичә үтеп китми.
Аның янында иң еш булучыларның берсе – авылның түбән очындарак яшәүче, шулай ук сугышта чирканчык алып, бәхетенә исән-сау кайткан яшьлек дусты Гәзим иде. Бер килүендә Гәзим утыргычның сөрсегәнрәк такталарын яңага алыштырып куя да «эшлекле» тәкъдим кертә.
– Карале, ахири, бик матур, ипле, карап туйгысыз өр-яңа килеп чыкты.
– Ярый, рәхмәт, дустым! Мин сиңа ышанам.
Гәзимнең сүзе тәмамланмаган икән әле.
– Дусы бар, дошманы бар, дигәндәй, әллә, мәйтәм, чылатып җибәрәбезме? Гаваз аркадашының сүз сөрешен аңламадымы, әллә юри башкага борып
җибәрдеме.
– Әнигә әйт, су чыгарсын!
Гәзим, пырдымсызланып:
– Башыңны юләргә салма инде. Юып җибәрәбезме әллә, диюем?
– Соң, барыбер йә су, йә башка берәр сыек нәрсә кирәк була торгандыр инде. – Риза булсаң, мин мигом кибет әйләнеп киләм.
Эчемлек турында искә төшерүгә, шул мизгелдә үк Гавазның фронтта Ворошилов «күчтәнәченә» өйрәнгән тамагына ниндидер зәхмәтле, төртеп төшергәнче сорап торган төер утыргандай булды. Әүвәл, бер шешәдән арттырмыйбыз дип башласалар да, анысын бушаткач, дусларга «тулы бәхет» өчен тагын күпмедер җитмәгәндәй тоелды. Шуның өстенә, Гаваз үзен бурычлы санады. Бу юлы, табигый буларак, тәкъдимне хуҗа кертте.
– Минем уң як галифе кесәсендә акча булырга тиеш, шуны ал да тагын берне алып кайт инде, булмаса. Әйбәт китте бит әле.
Шул уенны, тамак төбендәге «төерне төртеп» төшерүне дуслар һәр көнне диярлек кабатлый башлыйлар.
Сырхауханәдән чыкканда, командование исеменнән Гавазга шактый акча салынган конверт тоттырганнар иде, пенсиясе дә килеп тора. Башка авылдашлары да, бигрәк тә сугыш авырлыгын кичергәннәре, аеруча беренче мәлне, батыр егетнең хәлен белеп узуны намус эше, изге бурычлары санап, аракыга «битараф» түгеллеген белеп, «чуваш малаен» кыстырып киләләр. Солдат галәфие кебек киң күңелле Гаваз берәүне дә рәнҗетергә теләми. Эчкәч, гариплек хәсрәте онытылып торгандай була яисә бөтен барлыгын ваемсыз бушлык биләп ала. Шул рәвешле, уеннан уймак чыга, дигәндәй, хәмер белән шаярулар зурга китә, Гаваз хәтта, күңеле тулып, «иттә-иттә-иттәтә, ике дөнья – бер кәнди, фанида бер тапкыр яшибез», кебек такмакларны да сиптерүдән тартынып тормый.
Ул, әлбәттә, үзенең упкын кырыена якынлашып килүен аңламаслык мәхлук түгел иде. Дөньялыкта соңгы өмете, ышанычы, таянычы – улының болай азынып йөрүе әнисенә өстәмә хәсрәт тудырганын сизә, әмма тамак төбенә утырган төернең кытыклавы тартышта өскә чыга. Ана кеше, улының 
аяныч халәтен аңлап, ярдәм итә алмаудан гаҗиз булып, язмыш тарафыннан рәнҗетелгән бердәнберенә каты бәрелми. Ана мәхәббәте чикләрне белми, дип юкка гына әйтмиләрдер. Шулай да, уфылдап, уфырып, уфтанып йөрүләрнең файдасы тимәгәч, Хәмдениса апа, бар «җаваплылыкны» үз өстенә генә алмыйча, өченче затка күчеп, ризасызлыгын улына ирештерү әмәлен таба. «Йа Аллам, сабырлык бир», дип, көндәлек кереш сүзен кабатлый да, эчке сөйләм рәвешендә, үз-үзенә генә әйткән булып, мәгәр Гаваз ишетерлек итеп, нәсыйхәтен тезә: «Улым, бу кыланмышларың турында уйлап карыйсыңмы, кайларга барып җитәрсең икән? Киләчәгеңне ничекләр күз алдыңа китерәсең? Әле бит гаилә корасың, балалар үстерәсең, нәсел җебен дәвам иттерәсең бар, аңлаган кеше күзеңне югалтуыңны кичерсә дә, начар гадәтләреңне белгәне сиңа кызын тоттырып җибәрмәс! Әдәп-гадәт саклап, үзеңне тыныч кына тотсаң, «иттә-иттә»ләрне җырлап утырмасаң, чиләгенә күрә капкачы, берәр җитешсезлеге (тел очында «аксак-туксагы» торса да, сүзгә күчерми) булганы табылыр иде. Үзебезнең авылда гына да тол хатыннар, ярын көтеп утырган кызлар аз түгел. Алкаш дигән даның таралса, синең белән сөйләшеп тә тормаячаклар».
Хәмдениса абыстай күңелендәгене вәгазьләп әйтсә дә, үз хыялын калкытып куя: «Миңа пешергән ризыкларымны яратып ашарлык, бәя бирерлек, ярдәм итәрлек килен, күлмәк читемә тагылып, дәү әни, әби, дип, аяк астында буталып йөрерлек оныклар кирәк. Тулы гаиләбез турындагы хыялымны үзем белән алып китәрменме инде, Йә Ходаем?»
Гавазның бәгырен телгәләгән сүзләрне тиле-миле карчыктай кабатлап йөрүен белә. Әнисенең йөрәгеннән ташып чыккан мондый сүзләргә егетнең бу шөгыльдән котылырга кирәк, дигән уе туса да, шунда ук берәр авылдашы көмешкәсен йә ачы балын кыстырып килсә, Гаваз, артык кыстатып тормыйча, тагын риза була. Шул тамаша көн саен диярлек кабатлана. Бер йотым икенчесенә, өченчесенә килеп тоташа. Иң соңыннан дусты Гәзим, әнисенең күзенә чалынмаскарак тырышып, минёрны өенә кертеп калдыра.
Тормыш үз агымы белән дәвам иткәндә, көтелмәгән бер очрашу Гавазның яшәү рәвешен үзгәртеп, бөтенләй башка юлга борып җибәрә.
Ул көнне Гәзим ахирәте Гавазны эскәмиядә утыртып калдыра.
– Син, дустым, өеңә кермичә, мине шунда көтеп утыр. Берәрсеннән акча юнәтә алсам, яныңа килеп җитәрмен. Юмарт кешесен таба алмасам, барыбер хәбәр бирермен, – ди.
4
Йомышчы һаман күренми. Көткәндә, вакыт агышы туктагандай тоела. Йолдызның калкуына өметен өзгән Гаваз, өенә керергә җыенып, урыныннан күтәрелгәндә, кемнеңдер үлән кыштырдатып, аягын сөйрәбрәк аңа якынлашканын сизә. Сукырның колагы ифрат сизгер була, диләр. Хактыр. Баш мие берәр югалтуның функциясен башка әгъзаларга күчереп, соңгысының вазифасын көчәйтә кебегрәк фикердә тора бер ише галимнәр. Галошын авыр күтәреп атлавына караганда, Гәзимгә охшамаган иде көтелмәгән миһман. Егетнең янына килеп җитүгә берничә адым калгач, «эһем-эһем», дип, тамагын кырып алуы буенча, үз теләге белән авыл мулласы вазифаларын үтәп йөрүче, аңа кем өчендер «Алла колы», ә кемгәдер «суган суфые» кушаматы белән билгеле Сәләхетдин карт булырга тиеш, дип фаразлый егет. Һәм ялгышмый. Картның: «Сау-сәламәтме, Гаваз энем?» – диюенә катырак бәрелмәкче иде дә, вакытында тыелып кала алды. Шулай да, көткән кешесе урынына башкасы килүдән туган гарьлек хисен йөгәнли алмыйча:
– Саулыгым баштин ашкан, теләсә кем белән бүлешә алам, – дип, янына ук килеп бөялгән кешене юри танымаган булды. – Кем йөри әле анда, мин берәүне дә чакырмаган идем.
– Мин – әтиеңнең җан дусты Сәләхетдин бабаң. Танымаган булып кыланма? Сөйләшеп аласы гамем бар.
Сырты кабарган Гаваз:
– Сукырның кемгә кирәге булсын да, дөнья матурлыгын күрмәгән кеше белән нәрсә турында сөйләшеп булыр икән? – дип дорфаланды.
Тормышның ачысын-төчесен татыган, бүлешсә, күпләргә җитәрлек кагуны, рәнҗетүне кичергән, утызынчы елларда мәчет манарасын кистермәү өчен җан атып йөргән өчен түрәләр, имансызлар аны гавамны котыртуда гаепләп, биш елга якын хибес шулпасын «чөмереп» чыккан батыр йөрәкле Сәләхетдин, Гавазның кәефе начар булуга карамастан, төртмәле сүзләрен җитдигә алмады.
– Балам, син минем белән бөердән сөйләшмә әле. Гариплегеңә сыланып, рәнҗеп тә, үпкәләп тә утырма. Тегендәрәк күч әле, аякларым сызлый, яныңа чүмәшим. Мин күптәннән җыенып йөреп, сөйләшергә махсус килүем.
Гаваз, урыныннан кузгалмыйча гына, уң кулы белән эскәмияне капшады. – Утырыгыз, урын җитә.
Ап-ак сакалы шикелле үк пакь йөзле, тыныч карашлы карт, кул таягын
янына куеп, алдан уйлап килгән сүзләрен тезеп китте.
– Гаваз энем, сезнең гаиләне язмыш бик нык талкыды, шуңа күрә озаклап вәгазь укырга җыенмыйм. Турырак әйтсәм дә, үпкәләштән булмасын! Кичә кибеттән кайтканда, әниеңне күргән идем, картайганлыгы, синең өчен әрнегәнлеге күзгә бәрелеп тора. Мескенкәем, җылыга тарган боз шикелле эреп, югалып бара! Шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, юкка чыгып барасың. Акча алганыңны көтеп, яныңда арзанлы мактаулары белән сәрхушләр генә йөри башлады, рәтле-башлы адәмнәр өегезне әйләнеп узалар.
Шунда карт, сүз агышын туктатып, тавышын күтәреп, кемнедер ачуланып алды.
– Кит моннан, мәлгунь, бу тирәдә буталып йөрисе булма!
Тегесе дә җавапсыз калмады.
– Каян килеп чыктың әле, «суган суфые», намазлык өстендә оеп утырасы кеше, монда эч пошырып йөрисең!
Гаваз шыпырт кына, әмма Гәзим ишетерлек итеп, «соңрак килерсең, мин монда булам әле», дип әйтергә өлгерде.
Чынында, бу мизгелдә картның әнисе турында әйткән сүзләре егетне уйга салды. Шул мизгелдә ул әнисенең борчулы, җыерчыклы йөзен, намазлыгында, Ходайдан ярлыкау сорап утыруын күзләре белән күрмәве өчен сөенеп куйгандай булды. Ул үзенең нәүмизләнеп, сабыйланып киткәнен сизде. Янәшәсендә, аңа нисбәтән изге теләкләр белән килгән олы зат утыра лабаса. Шул ук вакытта ниндидер үҗәтлек аны тиз генә килешмәскә, баш бирмәскә котыртып тора.
– Нишлим соң инде, Сәләхетдин абый, танырга да оят. Эчкәч, беразга булса да гариплегемне, берәүгә дә кирәксезлегемне онытып торам.
– Нихәл итмәк, бәгырь, һәркемнең үз язмышы. Адәм баласы җир астына Аллаһ хозурына кереп ятканчы, күпме сынау уза: беришесе нәфесен йөгәнли алмый, икенчесе нахакка рәнҗетелә, син исә туган җиреңне, халкыңны коллык газабыннан коткару юлында газиз күзләреңне шәһит иттең, башкалар рәхәттә 
яшәсен өчен михнәт күрәсең. Батыр егет җен коткысына бирелергә тиеш түгел. Әле бит, гафу ит, маңгай күзеңнән бүтән күңел күзе бар. Шуны саклый белергә кирәк.
– Сукыр кешегә күңел күзе дә тәтеми торгандыр, – дип, егет үзен янәдән җиңел генә сыртка салдырмаска булды.
Егетнең тиз генә аратага керергә җыенмаганын, юриме, чынлапмы йонын кабартканын сизенгән карт төлке, сүзне үтемлерәк фикергә күчерергә булды. – Сине, энем, Аллаһы Тәгаләбез ярдәменә таяну гына коткарыр! Аның бөеклегенә, мәрхәмәтенә ышансаң гына, син үзеңнең рухи яктан ялгыз булмавыңа инанырсың, иман нуры сине яктылыкка чыгарыр! Соңгы чорда басылган мәҗмугаларына кертелми килгән, сабыйларга киңәш-ярдәм рәвешендә балаларга мөрәҗәгать итеп язылган иң нәфис шигырьләренең берсен бөек Тукаебыз «Таян Аллага!» дип атаган. Хәтерем ялгышмаса. Дөрес, бу юлларны мин һәр көнне диярлек кабатлап йөрим.
Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала! Рәхмәте бик киң Аның, һәрдәм таян син Аллага!
Бу шигырьне бирелеп, хисләнеп, дөньясын онытып тыңласа да, аның ихтыярына буйсынмаган кирелек Гавазны «Аллага таянсам, ярдәмен сорасам, күзләремне кайтарырмы» кебек көфер сорауны бирергә котыртса да, әхлаклы гаиләдә үсү нәтиҗәсе – инсафлылык аны туктатып калды. Сәбәбен соңрак аңышты: изге картның үз җае белән аккан саф сулы инешне хәтерләткән, Аллаһка бирелгән тыныч, салмак, шул ук вакытта ышанычлы тавышы аның җанына, кан тамырларына җылы дулкын, сихәтле рәхәтлек иңдерүен сизде. Әле ул чорда яшүсмер генә булса да, Сәләхетдин абыйсының мәчет манарасын кистермәү өчен үзен аямыйча көрәшеп йөрүләрен, үзәктән килгән милициянең кулларына богау салып алып китүләрен хәтерли. Юк, сиңа бары тик изгелек теләп, олы башын кече итеп йөргән затны юк-бар сораулар белән рәнҗетергә ярамый.
Шулай да бер ачыкламыш сөален бирергә җөрьәт итте.
– Сәләхетдин бабай, нигә минем өчен шулай борчылып, ярдәм итеп йөрисең әле?
Җавап төгәл һәм кыска булды.
– Мәрхүм әтиең белән, илаһым урыны җәннәттә булсын, ахирәтләр, фикердәшләр, дигән идем бит. Тагын нәрсә өстим?
– Минем хәтерләвемчә, аның дуслары, аралашкан кешеләре күп иде. Тик алары Зәкиулланың сукыр улы турында синең кебек кайгырту күрсәтмиләр.
– Балакаем, Аллаһның кодрәтенә ышанган кеше юл чатында адашыпмы, буталыпмы калган кешегә булышмасын, ди. Икенче яктан, һәр татар татарга кулын сузарга, хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тиеш. Үзеннән башка безнең халыкның җиһанда бер яклаучысы да юк. Без – зурлыгыбызның кадерен белеп, шуны саклый алмыйча мескенлеккә төшкән милләт. Бар таянычыбыз – Аллаһ һәм ул тәкъдир иткән Ислам дине. Синең, гафу ит, эчүчелеккә бирелеп, үз- үзеңне югалта баруыңнан әниең дә борчыла-елый торгач, кара җир астына кереп ятса, кемгә кирәк булырсың?
Әнисе белән бер үк җырны җырлаган әңгәмәдәшеннән котылырга теләгәндәй, аның белән килешергә булды Гаваз.
Бер яктан, Сәләхетдин карт вакытсызрак килеп чыгып, үгет-нәсихәте белән 
туйдырганрак тоелса да, икенче тарафтан, эчке тоемы белән күңел түренә якты нур иңдерә башлаган гәпнең дәвам итүен тели иде. Нәкъ менә шуңа күрә учакка коры «чыбык-чабык» өстәргә булды.
– Язмыштан узмыш юк, тәкъдиреңә ни язылган, шуны күрерсең, – дип тә әйтеп калдырган бабаларыбыз.
– Мондый сынамышларның башка эчтәлектә әйтелгәннәре дә күп. Тормыш тәсбихенең бер төймәсе генә бу төшенке әйтемнәр. Аллага таянып яшәгән көрәшчеләр син әйткән сүзләргә таянмас!
– Дөресен генә әйткәндә, чарасызлыктан, башка чын-чынлап берәүгә дә кирәгем булмаудан эчәм мин, Сәләхетдин абзый. Киләчәгем ничек буласын да чамалавы кыен. Менә шул эскәмиям төбенә ятып үләрмен кебек.
– Бу – шайтан вәсвәсәсе, җен коткысы, җиңел юл эзләүчеләр фәлсәфәсе. Бирешсәң, фаҗига һәммәбезне сагалап кына тора. Бердәмлек җитмәү, көнчелек, хөсетлек аркасында без – меңәр еллык дәүләтебезне югалткан халык, дигән идем.
Гаваз Сәләхетдин хәзрәтнең акыл сатып, әхлак сүтеп сөйләшеп утыру өчен генә килмәгәнлеген, үгет-нәсихәте артында, яшереп куйган мина шикелле, тирән сер булырга тиешлеген дә сизенде. Бу хакта сорауны кабыргасы белән куярга булды.
– Миңа нишләргә соң инде? Балта, пычкы белән ир-ат эшен башкара, кадак кага, агач юна алмыйм. Бир бер киңәшеңне?
Җавап кискен, җәядән чыккан ук мисле, көтелмәгәнчәрәк булды.
– Сиңа өйләнергә кирәк! Тиз арада!
Гаваз, тыңлаучан солдат шикелле, утыргычыннан кубып, аягына басты.
– Нәрсә, нәрсә дисез? Күзем күрмәсә дә, колагым яхшы ишетә. Миннән көләсезме?
– Һич юк! Көлү түгел, елмаймыйм да, халык мәнфәгатьләре белән
яшәгән дин әһелләренең авыз ачып ыржайганнарын күргәнең бармы? Яныңа килүемнең төп сәбәбе дә нәкъ шул, гаилә кору турында сөйләшү иде. Нәсел агачыгызны корытмас өченгә, әниеңә килен төшерергә, оныклары белән сөендерергә тиешсең!
Гавазның чын-чынлап тузынуын күреп, карт аның култыгыннан алып, урынына утыртты.
– Углан! Кызма, башыңны эшләт! Сугышка алынганчы берәр кыз белән йөрдеңме, һич югы якыннан танышлыгың булдымы?
Сәләхетдин карт үзе уйлап, бәяләп җиткердеме-юкмы, әллә кәкрегә атып турыга тидердеме, чынында ул егетнең төн йокыларын качыра торган авырткан сөяленә басты, күңелен бимазалап торган иң нечкә хисләренә кагылды. Гаваз өйләнү, берәр балалы хатын белән булса да кушылу, гаилә кору турында күптәннән хыяллана. Гәзим кебек гомерлек буйдак булып каласы килми. Анысын да шомарта бугай, янәсе, ул фронтта ярасын бәйләгән белорус кызына үлепләр гашыйк булган да, чибәркәе әүвәл аның белән очрашып йөреп, бер әфисәргә ияреп, аны ташлап киткән. Шуннан Гәзим хатын-кыз заты белән аралашмаска ант иткән... Тукран тәүбәседер әле, Гавазны тынычландыру өчен генә алдаша, әйтә торгандыр.
Кешеләрнең зиһенен алыштырырлык, табигатен үзгәртерлек хатын-кыз ләззәтен, балалар үстерү шатлыгын татымыйча, фани дөньяны ташлап китәрменме икән, дип бер генә борчылмады Гаваз. Сәләхетдин карт, шул мәүзугъка сүз куерта башлауга, күз алдына келт итеп Мораса мәктәбендә 
бергә укыган, Яңа Әмзә кызы Мөнирәне юксынып искә алулары, һәр төнне диярлек аның төшенә керүләре – барысы да хәтердә, газаплы, сагышлы уйлар үзәнендә. Күрше авыл кызы, чая, үткен сүзле, чибәр Мөнирә белән аралашулары үзе бер тарих. Мәктәптә үк аның толымыннан тартып чинатулар, аулакта саклап торып, кулларыннан тотарга тырышулар, биленә кагылган өчен мүкләшкә алулар, ә инде мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш кичәсендә бит алмасыннан «пәп» итеп алганда, кызның инде карышмавы, армиягә алыну повесткасы килгәч, авылларына махсус барып та Мөнирәне (комсомол эшләре белән район үзәгенә киткән булып чыкты) күрә алмыйча, «мин сине яратам, көт мине», кебек берничә сүздән торган хатны күрше кызында калдыруы... Сугышка китәсе көнне Мөнирәсе военкоматка махсус килеп, берәүдән дә тартынып, оялып тормыйча, аны кочаклап, иреннәреннән суырып үбүе... Болары мәңгегә күңелгә уелган татлы сәхифәләр, тик барысы да үткән-беткән, булмаган да шикелле. Мөнирә инде күптәннән иренең иңенә башын салып йоклап, тәмле төшләр күреп, үзе кебек матур балалар үстереп, көнен күреп ята торгандыр.
Гаиләле булмаган очракта да, минем тома сукырлыгым турында ишетеп, кулын селтәгәндер, ни өчен әле ул үзенә өстәмә бәла, авыртмаган башына тимер таяк алып интексен, ди. Хохолың әйтмешли, дураков нема.
Аның гаилә поезды, безнең станциягә туктамыйча, узып китте микәнни? Әллә ятып калганчы, атып калыйммы? Миен тырнап узган бу уе аны йокысыннан уятып җибәргәндәй булды.
Мөнирәнең аяз күк йөзе мисле зәңгәрсу күзләре, сыгылмалы гәүдәсе, аның белән очрашкандагы мөлаем йөзе беркайчан күңел түреннән китмәде. Тик Гавазның хәзерге хәлендә һәр яктан килгән, сәламәт Мөнирәгә сукырның ни хаҗәте бар. Аңа күзләремне Ватан азатлыгы өчен бирдем, дисәң, Ватаныңны кочаклап ят, дияр, и вәссәлам.
Җавап та таба алмассың. «Патриотизм», «туган илгә мәхәббәт» кебек кызыл сүзләр тантаналы бәйрәмнәрдә, шундый җыелыш уздырылды, дип тамга кую өчен генә кирәк. Фанфаралар тынуга, кеше михнәт-хәсрәтләре, төзәлмәс яралары, чирләре белән берүзе кала. Чәчәкләр генә түгел, орден-медальләре дә шәхси фаҗигане үзгәртә, җиңеләйтә алмый. Шул авыр, хәсрәтле уйларыннан аерылып, янында җавап көтеп утырган карт ягына борылып:
– Әмзә авылыннан Мөнирә атлы кызый белән сугыш елларында даими хатлар алышып тордык. Күзләремне югалткач, соңгы хатына бик озак җавап яза алмыйча тордым һәм: «Мөнирә, мине көтмә, мин өйләндем, бәхетле бул», дип, соңгы хат белән муеныма элмәкне үзем салдым. Яраландым, дип жәлләтәсем, мескенләнәсем килмәде. Аны бик ярата идем, хәзер дә аның белән әкияти Мәҗнүн кебек саташып, газапланып яшим.
Сәләхетдин карт, телен йоткандай, озак тынсыз утырды. Бер яктан, Гавазның, яраткан кешесенә авырлык тудырмас өчен, намуслы алдашуга баруын чын егетлек, дип бәяләсә, икенче тарафтан, дөресен әйтеп язса, бәлки, кызы аны аңлап, ярдәм кулын сузган булыр иде, дип тә фаразлады.
Ул, Гавазның гамәленә бәя бирү юлына басмыйча, өлкәннәргә хас булганча, нисби фәлсәфәгә кереп китте:
– Хәләл җефете, заманча әйтсәк, тормыш иптәше табу – ир-егетләр бурычы. Әле ике як та риза булып, бер-берсенә җавап хисләре ташып торса да, дөнья син теләгәнчә генә бармый.
Эскәмиядә җиләс, рәхәт иде. Шуңа күрә тыңлаучы булганда сөйләп калыйм 
әле, дигәндәй, Сәләхетдин карт, гаилә бәхетенең гонсырлары турында туйганчы гәп корганнан соң, кинәт мәсьәләгә якынаеп китте.
– Таныш кызың булу шәм яктысы чаклы гына булса да өмет уята. Мин үз ягымнан Әмзәдәге таныш картымнан үтенепме, башка кешеләр ашамы, һич югында үзем берәрсе белән барып кайтыпмы, кызың ни атлы, дисең әле, әйе, Мөнирәң турында белешермен. Сугышта ирләре, йөргән егетләре һәлак булып, тол, ятим калган дөнья бизәкләре һәр авылда җитәрлек. Син бит, энем, күзләреңне үз ихтыярың белән урамда трай тибеп югалтмадың. Акыллы хатын чыраен чытса да, сине аңлар, өлешемә тигән көмешем, дип кабул итәр. Тик сиңа сугыштан алып кайткан начар гадәтләреңнән арынырга туры килер.
Сәләхетдин картның ни-нәрсәне күз алдында тотканын сизсә дә, акыллы башын юләргә салып, сораган булды.
– Начар гадәт дигәннән, сукырлыгымны күздә тотасыңмы?
– Юри башымны катырма. Нәрсә турында сүз барганны бик яхшы беләсең. Ярый, хуш, энем. Өйлә намазы җитә, мин киттем, – дип, карт, кәвешләре белән чирәмле юлны кыштырдатып, үз юлында булды.
Карт белән сөйләшү Гавазны, кинәт суга тарган чәчәктәй, яшәүгә кайтаргандай булды. Җаваптан бигрәк сораулар тулып ятса да, киләчәк аңа өметле күренде. Шул көннән ул хәмер белән шаяруын ташлады диярлек. Элеккеге шешәдәшләрен-әңгәмәдәшләрен, бигрәк тә аның өчен җан атып йөргән Гәзимне үпкәләтмәс өчен, «гафу ит, дустым, чирләбрәк киттем әле, кан басымым кискен күтәрелде бугай, йөрәк сикереп чыгам-чыгам, дип котырына», кебек алдашу юлына басты.

5
Әй ул билгесезлек дулкынында бәргәләнеп, кемнедер көтү михнәтләре! Вакыт Гавазга бер урында торгандай тоела. Гәзимнәр белән эскәмиядә бер-берсен макташып, сугышта күрсәткән батырлыкларын искә төшереп утырганда, таралышыр сәгать сукканны сизми дә калалар иде ләбаса.
Ифрат төгәл Сәләхетдин карт тик ятмаган, озын-озак тоелган берничә көннән соң, «шымчылары» аша юнәткән сөенечле хәбәре белән уртаклаша: «Мөнирәң гаиләле түгел, әнисе белән генә яши, әтиләре сугыштан кайтмаган, үлгәнме, югалганмы, кыз сине көтәме-көтмиме, кабул итәрме-юкмы – ул хәтлесен Аллаһ кына белә. Үземнән торганын, хәлемнән килгәнен барысын да эшләдем. Бигайбә! Киңәшем шул: тимергә кызу чакта сугалар, дигәндәй, сине стансыдан каршы алган туганыңның арбасына утыр да, бәхетеңне эзләп, Әмзә тарафларына чаптыр. Өйләндем дигән шапырынуыңны дөрес аңлап, гафу итә алса, бәлки, кушылып та куярсыз. Хатын-кыз күңеле төпсез кое, диләрме әле кызыл авызлар?»
Сәләхетдин картның җылы хәбәре Гавазның инде йомыла, үз кабыгына бикләнә килгән күңелендә өмет чаткысы уятты. Бәлки...
Илаһилык юлын күрсәткән Сәләхетдин бабасына яхшы хәбәре өчен ихластан рәхмәтен әйтеп, инде аның вазифасына һич кенә карамаган соравын да бирмичә кала алмадым. Адәм баласы яхшылык эшли белгән кешегә генә үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Янәшәсендә сукыр Гавазга гел игелек теләп торган ак сакаллы карт адашканнарга дөрес юлны тәгаенләүче әкияти Хозыр Ильяс иде. Аңа әйтмичә, кемгә юлласын ди гозерен сукыр Гаваз.
– Әгәренки Мөнирә минем белән чәчен бәйләп, гаилә корып җибәрергә, бергә яшәргә разый булса, – теленә шундый матур сүзләрнең килүенә үзе дә 
гаҗәпләнеп куйды, күрәсең, мәхәббәтләр белән идарә итүче Бөек көч аңа хәерхаһ булгандыр, – бер кыенлык туа.
– Нәрсә ул тагын? Калым сорасалар, бирерлек әйберең юкмы? Булган акчаңны туздырып бетердеңме? – Эчүгә тоттыңмы, дип әйтмәкче иде дә, Гавазның хәсрәткә чумган йөзенә карап, үзен тыеп кала алды.
– Юк ла, анысы өркетми, килештерербез әле, эш аңа җитсә. Әни әйтүенчә, ызбабызның бер почмагы череп, җиргә сеңеп беткән икән.
Сәләхетдин бабасы, хәйләкәр елмаюын сакал-мыекларына яшереп, янәдән «су астыннан энҗе эзләүче»не таң калдырып, болай җаваплады:
– Мине, кабәм, юкка гына «Аллаһ колы», көнчерәкләре «суган суфые», дип атамыйлардыр. Өегезне сипләү кирәклеге турында персидәтелебез Гәрәй Гыйлемшин белән сөйләшенгән. Иртәгә үк бүрәнәләрен китертеп, сөрсегәннәрен алыштырып куярга осталарын җибәрәчәк. Ул, минем белүемчә, иншалла, сүзен үти торган егет. Син үзеңне тәртипкә китер. Кияү егете карап туйгысыз кәттә булырга тиеш.
Шул мизгелдә егетне алыштырып куйдылар, диярсең. Җилкәләрен турайтып, башын югары тотып, өенә керергә җыенды.
– Сәләхетдин бабай, барысы өчен рәхмәт сезгә. Бүген үк мунча кереп, яхшылап кырынып, үземне тәртипкә китереп, иртәгә үк сәфәр чыгачакмын.
– Замир абыеңның вакыты, теләге булса?
– Ул инде «кайчан кәләш алырга барабыз», – дип, гелән кымтырыклап тора. Гавазның юлга әзерләнгән көннәрендә ничек борчылуын, үрсәләнүен
мондый халәтне үз башыннан кичермәгән кеше күз алдына китерә алмас! «Мөнирә аны ялганы өчен гафу итмәсә, тәкъдимен кире какса? Бөтен тәненә шыплап тулган мина ярчыклары ирлек кодрәтенә зыян китергән булса? Һәр төнне диярлек төшендә саташып, Мөнирәсен кочаклап ятулары акланмыйча, буш хыял булып калса? Сугыш тынып торган араларда солдатлар еш кабатлаган
«ирлек хурлыгын татымаган адәм юктыр», дигән сүзләре аңа да караса. Мөнирәне алып кайтып, хурлыкка калсаң, оятыңны кая куярсың?
Җанын телгәләгән шик-шөбһәләре белән Гаваз Замир абыйсының яшел печән исе борынны кытыклаган арбасына утырып юлга тәгаенләде.
Ат җигүченең уттай янып торган акыллы күзләрен, мыек астыннан хәйләкәр елмаюын, илаһи җылылыгын, күз төпләреннән битенә сызылып төшкән җыерчыкларын, мал-туарга кычкырып ачылган, авыл кешесенә хас калын тавышын, ахыр чиктә «барысы да яхшы булыр», дигән сабырлыгын Гаваз күңел күзе белән тоеп барды.
6
Вакыйгаларның алга таба ничек, ни рәвешле агышын батыр Гавазга тугрылыклы Замир абыйсы үз «кулына алып», матур тәфсилләде. Арттырса да, ялганласа да, барысы да аның намусында. Дөрес, Замирның өстәп-ялгап сөйләргә, борчак шыттырырга маһирлыгы, үз алдавына үзе үк ихластан ышанып бәян итүе дә дәүләт сере түгел иде.
– Значытсы, ат-арба белән Әмзә тарафларына төшке аштан соң чыгып киттек. Дөньяны эңгер-меңгер үз канаты астына алган вакытларда авылга килеп кердек. Алашабыз, чакырылган кунакка ашыккан шикелле, элдертә генә, малай.
Мин аны хәерлегә юрадым. Хайван сизенә бит ул. Мөнирәләр йортын урамда очраган ерык авызлы бер малайдан белешеп алгач, атны чаптырып, имән баганалы биек капка янына килеп туктадык. Ул эчтән бикләнгән булып чыкты. Шакылдатам, тавыш-тын юк. Бер тәрәзәдән төшкән тонык кына утны шәйләп, өйләрендә кеше барлыгын чамалап, капканы ныграк төя башладым. Шактый вакыт узгач, баскыч башыннан гына, өлкәнрәк яшьтәге бер апаның тонык, әмма усаллыгы бөреләнеп чыккан тавышы ишетелде.
– Син йөрисеңме анда гауга күтәреп, мөртәт. Мөнирә сиңа кат-кат, мине бульше борчып йөрмә, бер киселгән икмәк кире ябышмый, дип өздереп әйтте, тапканны югалтмаска өйрән, – дип, ишеген шыгырдатып аргы яктан ябарга җыенган иде, абзагыз тиз генә чигенә торганнардан түгел, монда што-то ни ту, дип, хәйлә уйлап табып, тавыш бирдем.
– Без – юлчылар, Әсәй авылыннан, эчәргә су гына бирмәссезме? – дидем.
Апабыз, киңәш-табыш итәргәме, су алыргамы, ишеген шапылдатып япмыйча гына, өенә кереп китте. Көтәбез.
Ачылырга ашыкмаган капка янында басып торганда, Гавазның дулкынлануын, өзгәләнүен күз алдына китерүе кыен түгелдер. Хисчән гашыйкның йөрәге тышаудан котылган узышчы ат кебек, тамагыннан чыгып китәрдәй булып үрсәләнә. Җитмәсә, яшәгән өе янына килеп туктагач, Мөнирәсенең сурәте, яктырып, кичә генә күргәндәй булып, Гавазның «янында йөри».
Үзе юлда сөйләгәнчә, соңгы мәртәбә, военкомат кырында Гавазны суырып үпкәндә, җанашы йомры тез башларын гына каплап, тәненә сыланып торган чәчәкле күлмәктән, тәбәнәк үкчәле арзанлы чүпрәк түфлидән иде. Көлгән чакта аның күзләре хәйлә катыш гаҗәпләнү белән кысылып, як-якка киңәеп, бит очлары чокыраеп киткәне хәтерендә. Ә инде колагына: «Гавазым», дип пышылдаганда, тавышы халык моңнарына тиң тоелган иде.
Мәңгегә шундый матур булып калды Мөнирә аның күңелендә, йөрәгендә. Шул мәлдә «татар кызының үрнәге, хәтта Ходай Тәгаләнең дә югары казанышы, мөгаен, Мөнирәдер», дип уйлап куйганы да хәтерендә. Хәзер менә, билгесезлеккә буйсынып, таҗик чегәннәре мисле, ябык капканы бизәп тор инде. Колга буең белән! Гаваз ачылмаган капканың теге ягыннан иңгән усал сүзләрне ишеткәч, татлы уйларыннан аерылып, катгый карарга килеп:
– Замир абый, атыңны кирегә бор да, кайтып китик. Безнең киләсен белгәннәр, кемдер хәбәрне җиткергән. Үзебезне мыскыл иттереп хәерчеләнмик, – диде.
Замир:
– Ашыкма, энем, безне башкалар белән бутыйлар булса кирәк. Атка бер чиләк, безгә бер стакан суыгыз жәлме әллә, – дигәч, шул ук апа капкага якынлашып, курка-курка гына аны ачып җибәрде.
Гаваз тагын кәҗәләнеп, каршы сүз әйткәнче, хуҗабикә капканы ябып куйганчы дип, Замир егетне култыклап эчкә узды.
Шул арада өйдән, күңеле нәрсәдер сизенгәндәй, алъяпкычынамы, тастымалынамы юеш кулларын сөртә-сөртә, әле генә агачтан өзелеп төшкән, өлгергән кызыл алмадай чибәр кыз йөгереп-атлап чыкты да ярты юлда туктап- төртелеп калды. Кара күзлекле, ыспай итеп киенгән Гавазга текәлеп бик озак карап торды һәм, күз нурларын теленә күчереп:
– Гаваз, бу синме? Гаваз түгелме? – дигәнрәк сорау төшерде уймак авызыннан.
Аны тавышыннанмы, еш-еш сулавыннанмы таныган егет:
– Әйе, бу мин, Мөнирә, – диде.
– Бу тирәдә нишләп йөрисең? Әни, мосафирларга су чыгар да, юлларында булсыннар.

– Мин, Мөнирә, сине эзләп килдем.
– Хатыныңны кайда калдырдың, ник монда алып килмәдең?
Аралашуга кара томан булып сарыла башлаган киеренкелекне Гавазның шаярту хисен югалтмавы коткарды.
– Капка төбендә калды. Бәйләп куелган.
Чибәркәй, башын тыгып, урамга күз салды.
– И, алдакчы, анда аттан башка җан иясе күренми. Әллә хатыныңны калдырып кайттыңмы, янәдән өйләнергә йөрисеңме? Шәп!
– Минем ялганыма ышандыңмы, Мөнирә? Сиңа мәшәкать тудырмас өчен, киләчәгең турында уйлап алдаштым. Синнән башка берәүгә дә якын килгәнем
юк, берәүнең дә кирәге юк.
Шунда әкият-дастаннарда гына очраган гаҗәеп хәл булды. Гаваз, сүзләренә күктән таяныч эзләгәндәй, кулларын әүвәл өскә күтәрде, аннары бер тезен җиргә иңдерде. Мөнирә, кинәт йөгереп килеп, култыклап алып, Гавазны аягына бастырды да, аккош муены кебек ап-ак куллары белән кочаклап алып, ике як битеннән үбәргә тотынды.
Туктап, читкәрәк китеп, зәңгәрсу күзләренә «буяу өстәп», тутырып карады да, янәдән суга төшкән балтасын тапкандай, «хуш киләсең, Гавазым», дип, тораташ басып торган егетне янәдән кочагына алды. Ниһаять, булачак кияү, җылы суга тарган шикәр кебек эреп китеп, Мөнирәне куенына тартып, сөйгәненең иреннәрен эзли башлады. Бер-береннән кыска гына вакытка аерылып торган мизгелдә икесе дә, өйрәтелгән йорт тутыйкошлары шикелле, мәгънәләре белән бер үк җөмләне кабатларга тотындылар.
– Зинһар, бәгърем, гафу ит! Мин синең каршыңда гаепле.
– Миңа үпкәләп, ачу саклый күрмә! Сине өзелеп сагындым!
Ошбу җөмләләрнең кайсын кем әйткәнен Замир абайламый калды, чөнки алар бер-берсен кочаклаган килеш әле еладылар, әле көлделәр. Мөнирәнең эре, үтә күренмәле күз яшьләре бите буйлап акканын күрде. Гавазның сукыр күзләреннән дә бу хәтле дулкынлануга яшь бәреп чыкмадымы икән? Кара күзлеге аша чамалый алмады.
Ни өчен шулай бер-берсеннән гафу сорауларының сере соңрак ачыкланды. Гаваз күзләрен сөеклесе өчен саклый алмаганга һәм Мөнирәсен жәлләп, ирсез калдырмас өчен өйләнүе турында ялган хәбәр бирүенә ярлыкау сораса, кызның аңлатуы җитдирәк булды, озынгарак китте.
– Син хатларыма җавап бирмәгәч, йә сугыш кырында үлеп, йә хәбәрсез югалганга юрап, шул ук вакытта могҗизага өмет итеп, ярты ел көттем. Өйләнүең турында хәбәр иткән хатың килеп төшкәч, синең сатлыкҗан булуыңа ышанасым килмичә, күңелем башканы тойса да, гарьләнүем, үпкәм бугаздан ташып чыкты һәм минем тирәдә күптәннән ышкынып, артымнан йөргән, шулай ук фронтовик мужикка кулымны бирдем. Тик боткабыз пешмәде.
Замир, арага кысылып, сүзен бүлдереп:
– Тоз салырга оныткансыз, – дип әйткән иде, кыз аңа ник туганына үкендерерлек итеп карап куйды да:
– Абый, киресенчә, тозы күбрәк эләкте бугай, – диде.
– Иремнең, хөрәсәнлеге өстенә, шешә төбен яларга маһир ертлач икәнлеге ачыкланды. – Шул хакта сүз калыккач, Гавазның маңгаена салкын тир тибеп чыкты. – Аның өчен тәти уенчык булуымны аңлап, аерылышуны мәгъкуль күрдем. Мужикның да миңа дәгъвасы җитди, уйландырырлык иде. Төшемдә мин ул чордагы ирем Сахипка: «Гавазым, Гавазым, кил янымарак», – дип эндәшә торган булганмын икән. Әүвәл аерылышуыбызга риза булса, соңрак, кемне югалтканын аңлап, акылына килеп, янәдән кире кайтаруны сорап, төзәлергә вәгъдәләр биреп, артымнан ялынып йөрсә дә, аны якын китермәдем. Нәкъ шул чорда синең яраланып кайтуың турында хәбәр колагыма килеп иреште.
Икесенең дә бер-берсеннән ярлыкау сорауларының сере киләчәктә кавышуларының ачкычы булып чыкты.
Шул арада чәен җылытып өлгергән хуҗабикә – Мөнирәнең әнисе Зәмзәмия апа: «Эчәсебез килә, дип ялынган идегез, барысы да әзер, өйгә узыгыз», – дип чакырды...
...Авылга кайткач, Замир болайрак сөйләде:
– Гавазның булачак хатыны Мөнирәне димләүдә абзагызның теле-телгә йокмады, кызган табага борчакны сипте генә. Нәсел-нәсәбен мактап, уч төбендә биеткәннән соң, түбәндәгеләрне өстәдем. Гавазның, стансадан алып кайтканда, юл буе: «Минем асыл зат Мөнирәкәем кайларда тилмереп йөри дә мине күңеленнән чыгарып ташламадымы икән, аны сагынуларымнан сары сагыш бәгъремне телгәли», – дип, колак итемне ашап бетерде. «Киләчәк тормышымны аңардан башка күз алдыма да китерә алмыйм, дип, Гавазым елап ук җибәрде», – кебегрәк сүзләрен өстәгән идем, соңгысы артыграк булды бугай, егетем ике кабырга арасына, янтыгыма шулай китереп төртте ки, беркавым сулыш ала алмыйча утырдым. Фронтовиклар белән артык шаярырга ярамаганына төшендем шунда.
Ахыр чиктә, икесен дә килештереп, Мөнирәнең әнисенә алып килгән ифрат затлы бүләгемне тапшырып, эшне кызуында хәл итәргә өйрәнгән абзагыз, дилбегәне үз кулына алып, әүвәл димче, аннары башкода вазифаларын башкарып, өч көн үтәр-үтмәс килеп, инде дуслашып киткән Зәмзәмия абыстайның үзен, кызы Мөнирәне төенчекләре, бирнәләре белән авылыбызга алып кайтып, сәвит семьясы корып җибәрдек...
Соңрак Мөнирәнең әнисе, кызыннан аермалы буларак, кара тут йөзле, өлгергән шомырттай күзле, сөйкемле Зәмзәмия ханым, капканы иртә бикләп, озак ачмый торуының сереннән «йозакны» алып ташлады.
– Ул кичне сарыкларны ашатып, тавыкларны йоклатып, кызымнан: «Бүген урамга, клубка-мазарга чыгып йөрмисеңме», дип сорагач, капканы тимер келәгә утыртып, терәп үк куйдым. Бераздан кемдер кече капканы какты, без чыкмагач, шаку көчәйде.
Теге чукынчык, аерылган ире дулап йөри торгандыр әле, өебезгә «кызыл әтәч» үрләтмәсен, дип котым алынды. Ул шулай еш кына, кибеттән кызмача кайтканда, ачыгыз, ату таныш милиционерга әйтеп, иманыгызны укытам, өтермәгә Себергә үк озаттырам, дип теңкәбезгә тия иде. Капканы барыбер ачмый идек.
Кызык яраткан Замир сорау бирмичә кала аламы соң инде?
– Сезне нәрсәдә гаепли соң ул бака кашыгы?
– Мөнирәнең аңардан баш тартып, куып чыгаруы белән килешә алмый.
– Милиция белән килеп, кызыңның кулларын бәйләп алып китмәк буламы?
– Юк, алай түгел. Бездә яшәгән мәлдә минем калхуз кырыннан бер кесә уылган бодай алып кайтканымны күргән иде ул. Шуны күпертә. Янап, куркытып, янәдән кайтмакчы була. Барып чыкмады. Хәзер Мөнирәкәемнең яклаучысы, батыр хәләле бар.

7
Яңа гаиләгә килен алып кайтыр көнне Хәмдениса апа күршеләрен, туган- тумачаларын дәшеп, өлешчә сипләнгән өен пычак белән кырдырып, сабын илә юдырып, тәрәзәләрен ялтыраттырып, сугыштан соңгы авыр еллар өчен мөмкин булган тәкъдирдә аш табынын әзерләде, улын каршылаганда гына сандыктан чыгарылган күлмәген киеп, кәшемир яулыгын җилкәсенә төшереп, сөенеченнән балкып, Мөнирәне иң затлы мендәренә бастырып, түргә уздырды.
Бу аның яңа хуҗабикәне тануы иде. Үзен, туа килгән гаилә өчен җаваплы санап, сакал-мыекларын рәвешенә китереп, матурлап кырынган Сәләхетдин карт, бу очракта мулла абзый, яңгыратып никах укыды, Гаваз белән Мөнирәнең Аллаһ каршында ир белән хатын булуларын игълан итте, барысы да бергәләшеп дога кылып, яшьләргә бәхетле тормыш теләделәр. Шуннан соң Гаваз белән Мөнирә, авыл сәвитенә, туганнары Фатыйма апалары янына төшеп, язылышып, таныклык алып кайттылар. Ниһаять, сугыш батыры, сукыр Гаваз – хатынлы, ике ятып бер кат төшенә дә кермәгән Хәмдениса карчык киленле булды. Кичке чәйдән соң, күрше Хәдичә, әни чирләбрәк тора, кунарга керә алмассыңмы, дигән иде, мине югалтмагыз, дип чыгып китте.
Яшьләр аулак өйдә үзләре генә калдылар. Шул төнне үк, кочаклашып, үбешеп утырганда, көтелмәгән бер вакыйга мәхәббәтләренә нокталы өтер куя язды. Хикмәт шунда: адәм баласы, Хода рәхмәте илә, күктән иңгән бәхетенең кадерен белеп, сөенеп яши белми. Инде иң олы морадына ирешкән Гаваз, әллә каян күңеленә иңгән, көнче шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, чак-чак кына иң яраткан кешесен – Мөнирәсен югалтмый калды.
Көтеп алынган тетрәндергеч ләззәтне уйламыйча әйткән сүзе, ялган дәгъва белән чак кына нәфрәт ялкынына әйләндермәде Гаваз. Мөнирәсенең ифрат нәзберек, зәвыклы, саф күңелле, кулдан-кулга йөреп таушалмаганлыгына бер кәррә дә шикләнмәсә дә, соңыннан үзе үк бәяләгәнчә, сөяксез теле үтә дә ахмак сорау төшерде:
– Мөнирәкәем, безнең арада, киләчәктә сүз куертмас өчен, бернинди сер калмаска тиеш.
– Соң, – диде Мөнирә, озын кашларын уйнатып, – мин каршы дип уйласаң, бик нык ялгышасың.
– Бу кичтә без бер-беребезгә, киләчәк тормышыбызның алсу таңлы тынычлыгы хакына, иң дөресен әйтеп, ачып бирик!
Хатыны, аның көчәнебрәк әйтелгән сүзләрен, битендәге җыерчыкларның күбәеп китүеннән сизенеп, уен-көлкегә күчерергә ниятләде:
– Мине зөфаф кичебездә иң тирән сереңнең уртасына алып кереп, өйләнүеңнең тарихы турында бәйнә-бәйнә хикәяләп бирергә булдыңмы? Хуш, кем әйтмешли, игътибар белән тыңлыйм.
– Юк ла, – диде Гаваз, чытырманлы кара урманга кереп адаша барганын тоеп. Шулай да «а»ны әйткәч, «б»сын эчендә калдыра алмады.
– Син «тегең»нән («исерек башыңнан», дип әйтмәкче иде дә, үз үткәнен капылт исенә төшереп, тукталып кала алды) башка ир-ат белән чуалмадыңмы? Гаваз, Мөнирәнең әле генә өзелеп төшкән алмадай алсу йөзе кинәт нәфрәт катыш төшенкелек белән капланганын күргән булса, оятыннан җир ярыгына
кереп югалыр иде.
Кыз, ушын югалткандай, куллары белән битен каплап, бик озак дәшми
торды. Аягына басты.
– Ярый, мин сине аңладым. Хәзер җыенам да кайтып китәм. Киемнәремне соңрак килеп алырлар.
Мөнирәнең талканы коры, җитди, үз бәясен тәгаен белә торган кеше икәненә янә бер тапкыр инанган, үзенең нинди зур хата эшләгәнен аңлаган Гавазга, хатынлыкка сорап килгәндә, җиргә уң тезен текәсә, хәзер сулына тезләнеп, хатынның аякларын кочаклап, мең тапкыр гафу үтенеп, иңрәүдән башка чарасы калмаган иде.
– Гафу ит, зинһар, Мөнирәкәем, мин тинтәкне. Телем башыма буйсынмый башлады шатлыктан. Синең намуслы икәнеңне, кияүдә булып кайтканыңны яшермичә әйтүеңне, мине кызганып, элеккеге мәхәббәтебезне аяк астына салмас өчен генә кушылырга риза булуыңны аңлаган тәкъдирдә дә шул хатаны эшләдем. Нишлим соң инде мин җүләр?.. Мондый тилелекне башка эшләмәскә ант итәм. Ташлап китсәң, үземә кул салам! Куркытуым түгел!
Хатын күңеле, җаны белән рәнҗесә дә, элеккеге акыллы, ирләрчә чибәр Гавазны ярату, якын итү катыш гариплегеннән чарасызлыгын аңлап, жәлләп, горурлыгын акылына буйсындыра алды.
– Ярый, тор. Утыр. Син – сугыш батыры, алай түбәнсенмә! Сез шулай фашистларның умырткасын сындырмасагыз, без хәзер немец баена бил бөгәсе кешеләр идек.
Ике яшь йөрәкнең яңа тормыш бусагасын атлап чыккандагы беренче һәм, ышанырга кирәк, соңгы, җитди аңлашуы иде бу.
Тиктормас телле Гаваз да ялгышлыкны, хатаны эшләве ансат, ә аны төзәтү ифрат авыр, мина шартлауны сизми калып, күзне югалту белән бер икәнне аңлады, калган гомеренә җитәрлек сабак, гыйбрәт алды. Үксеп-үксеп елап җибәрер иде дә, ичмасам сукыр күздән яше дә чыкмый, йөрәк әрнүе күренми. Ә соңгысы бик тирәннән, җан сыкравыннан килә. Мондый сүзләр Мөнирәнең бәгырен телгәләп узып, тәкәбберлеге, үз бәясен белә торган шәхес булуы өстенә, ханым тайгак юлдан бик җәһәт кенә чыга да ала икән.
– Булды. Җитте. Балавыз сыгып утырмыйк. Бүген ике җанның, тәннең кавышу, бәхет төне, безгә болганчык суда балык тоту, ягъни сүз куерту килешми. Мәхәббәтләре җитди сынаулар үткән, кавышулар көткән ике тән, бер- берсенә сыенып, таң атканны, җиһанга яктылык иңгәнне дә сизми калдылар. «Без өйләнгәч, төн кыскара», дигәннәре шундый кайнар йөрәкләр мисалында тугандыр инде.
Кайнар мәхәббәтләре ташып торган ике яшь йөрәк, күңел-рухлары киләчәккә юнәлеп, өмет белән, тормышның яхшыга үзгәрүенә ышанып яшәп киттеләр. Бер ел узар-узмас, пар күгәрченнәр сөешү җимешен – улларын алып кайттылар. Аңа Сәлим дип исем куштылар.
Гаиләләре ишәеп китүгә иң сөенгән кеше Хәмдениса апа икәнне искә төшереп тору артык булыр. Оныгын бәллүр савыт тоткандай кулына алганда, улының киләчәге (аңардан берүзе калса) өчен кара сөремгә батып яшәгән карчык күзләренә, кан тамырларына иңгән сөенечен яшереп тә тормады; үтә күренмәле күз яшьләре тирә-юньгә нур сирпеп торгандай балкып агылды. Кыскасы, тәүге оныгы туу карчыкны ничек канатландырып җибәрүе янә бер шигъри дастанга лаек иде.
Туй мәшәкатьләре узуга, йорт тирәсен алабута, кычыткан кебек әрсезләрдән тазартып, барлык көндәлек эшләрне үз кулына алган Мөнирә, беренчеләре тугач, яшәреп, тагын да матураеп китте. Һәм бу гүзәллекне, үзгәрешләрне күрмәсә дә, Гаваз күңел күзе белән тоя иде.
Балалары туганчы Мөнирә бар игътибарын никахлы иренә бирде. Сабыйны тәпигә басарга өйрәткән шикелле, Гавазын өйдә, йортта, урамда култыклап йөртте.
– Син, матурым, күрмәвеңне онытырга тырышып, кулың тигән һәр әйберне, аягың баскан җирне күңелеңә беркетеп, хәтереңә тезеп барырга өйрән, шуңа омтыл. Эчемдә тибенеп, усалланып яткан балаң да шул хакта кисәтә, бир әле кулыңны, атасы, аның ничек кымшанып, минем әйткән сүзләрне хуплавын сизәсеңме? – дип, газизенең кулын шактый бүлтәеп чыккан корсагына куйды.
Бер-берсенә тәмам ияләшкәннән соң, Мөнирә Гавазның ике ятып бер төшенә дә кермәгән, мәгәр күңеленә бәлзәм булып сеңгән бер җитди серен чиште.
– Сугышка алыну хәбәреңне ишетүгә, район үзәгенә килеп, үбешеп аерылганчы ук, кавышасы булган икән, дип, бик нык үкендем. Без бит, үзебез теләгәнчә тормыш итүдән бигрәк, кешеләр, әти-әни нәрсә әйтер, дип куркып яшибез. Ходай Тәгалә, минем теләгемә колак салып, синнән балалы булу ниятемне дә хуплаган булып чыкты. – Берәү дә бәхетебезне күпсенмәс дигәнрәк назлы, иркә тавышы белән Гавазын сөендереп, гариплеген тәмам оныттырып, тирәктәге сандугач мисле сайравын белде.
Гавазны аеруча сөендергәне – аш-су табыны әзерләүгә маһир Мөнирәсенең әнисе белән күптәнге танышлар, хәтта кан кардәшләр шикелле уртак тел табуы, әнкәем, чәеңне куертып җибәримме, менә монысын кабып куясыңмы, дип, каенанасы белән җылы аралашып, кабул ителгән гадәт буенча, бераз чик тә калдырып, тормышларын җайлый белүе, татарның кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә иң югары бәясе – өрмәгән җиргә утыртмавы – күңелен җылытып торды.
Әтрәк-әләм белән салмыш йөргәндә, иң якын кешесенең кайгыга батып, саргаюын күрмәс өчен, сукырлыгына да разый булса, хәзер баласын-бәгырен күрә алмавы Гавазның җанын телгәләде.
Сәлимнәре ун айдан йөри башлауга, Мөнирә, Гавазга бернинди ташлама ясамыйча:
– Мәле, улыңның кулын тот та өй буйлап сәяхәткә чыгыгыз, бераздан йортны, тирә-юньне үзләштерегез, елмаюын яшерүне кирәк тапмыйча, яраткан эскәмияңдә дә кунаклап алырсыз, – дип тә өстәүне мәгъкуль күрде. Балалар, кайсы милләттән булуына карамастан, качыш-качыш уйнарга яраталар. Әтисенең сукырлыгын аңлаганчы, Сәлим, өстәл астына, чаршау артына, мич буена качып, Гавазны куллары, янтаулары бәрелеп, кара янып чыкканчы интектереп бетерде.
Улын йоклаткач, Мөнирә Гавазның бер кулына пычак, икенчесенә игәү тоттырды:
– Бармагыңны кисмичә генә үткенләп бир әле, матурым, пычак бәрәңге әрчергә дә ярамый.
Икенче көнне юкә чыгаручылардан мунчала алып кайтты.
– Шулардан киндерә ишәргә өйрән, хуҗалыкка һәрдаим кирәк булачак, көзгә кураларны, карлыганнарны бәйләргә ярап торыр, эш барышында бармакларың да язылыр, – диде. Авылдашлары яшь киленгә, сер итеп кенә, армиядән алып кайткан начар гадәте турында әйтеп өлгергән булганнар. Мөнирә бик акрын гына, мәгәр әнисе ишетерлек итеп, сөйгәненең колагына: «Бу сиңа эскәмиядә шешә бушатып утыру түгел», – дип, тәрбияви мизгелне дә файдаланып калырга ашыкты. Ханым Гавазына вак-төяк шөгыльләр табып, вакытлыча булса да гариплеген оныттыру әмәлләрен күрде.
Өч-дүрт еллар узар-узмас, Әсәдуллиннар гаиләсен кыз бала бәхетле итте. Аңа, өй белән урамны бер күреп йөргән абыйсыныкына якынрак исемне хуплап, Сәлимә дип кушалар. Гаваз исә, хатынының йомышларын үтәп, аеруча кызының җиһанга аваз салуына шатланып, күктән иңгән бәхетенә сөенеп бетә алмыйча, үзенә генә буйсынган хыялый дөньясында яши.
Анда ул гына хуҗа. Хатыны, балалары Гавазның элеккеге «юанычларын» оныттыра. Үзе дә ул чорда бушка вакыт уздыруларына үкенеп куя һәм, Мөнирәсе «бер алкаштан котылып, икенчесенә килеп каптым», дип уйламасын өчен, ул хәмердән бөтенләй баш тарта.
Тормышы ямьләнеп китеп, һәрьяктан килгән, камил күренсә дә, аның бик сирәк кешегә генә чишә торган бер куркуы, борчып торган сере бар иде. Ул, ифрат батыр, тәвәккәл йөрәкле, дәһшәтле миналарны «йөгәнли» алырлык батыр булса да, ошбу куркуыннан, көзге ач чебен кебек бәйләнчек хисеннән котылу әмәлен белмәде.
Өйдәгеләр, кайгы-хәсрәте белән уртаклашкан якыннары аның шиген елмаеп, берише чигәләрендә бармакларын уйнатып, бүтән кайгысы беткән икән, дип елмаеп-көлеп кенә кабул итсәләр, Гаваз исә ошбу сиземләвенә бик җитди карады. Ничек кенә сәер тоелмасын, елга буенда үскән егет зур судан өрки иде. Ни өчен икәнен үзе дә адәм рәтле аңлата алмый. Ә бит малай чакта Чирмешәндә туйганчы коенып, бернәрсәдән дә шикләнмичә үсте. Өлкән сыйныфта укыганда (кайсында икәнен хәтерләми), сирәк исеменең мәгънәсен беләсе килеп, татарда күпчелек кеше исемнәренең гарәп теленнән алынганлыгын чамалап, авылда бердәнбер дини гыйлемле затка – Сәләхетдин муллага мөрәҗәгать итте. Тегесе зиһен шәрифләрендә «актарынып» таптымы, сүзлекләрдән карап ачыкладымы, мәгәр Гавазны тәшвишкә салып, колагына мондый аңлатма-тәрҗемәне ирештерде:
– Гарәп сүзе «гавас» – «энҗе эзләп тирән суга чумучы һөнәрмән»не, безнеңчә, «водолаз»ны аңлата икән.
Ошбу шәрехләүне яшьлек кызулыгы белән, бигрәк тә сугыш юлларын узганда, мактанып диярлек кабул итеп, оныткан ук иде. Фронтка алып китүче вагоннарга төялеп ятканда, биш-алты яшьлек нарасыен җитәкләгән чегән хатыны (мәгълүм булганча, чегәннәр яшь хатыннарын яннарыннан баласыз җибәрми), рөхсәт-мазар сорап тормыйча, зур төркем арасыннан бары тик Гавазның учын кулына алып, «чибәр егет, син сугышта яраланып, исән-сау кайтып, бәхетле буласың, тик үлемеңне зур судан табасың», дигән сүзен күзенә карап әйтте дә, акча да сорамыйча, ай күрде, кояш алды, дигәндәй, шунда ук юкка чыкты. Гаваз исә бөрмәле кара итәкле, кызыл кофталы, ялт-йолт итеп уйнап торган зур кара күзләр ышыгында аеруча ак күренгән тешле чегән хатынын, аның әйткән куркыныч сүзләрен озак онытмады. Күзләрен югалту хәсрәте генә бу вакыйганы томан эчендә эретте. Сугыш матавыклары онытыла төшеп, гаиләле булып, балалары туып тынычлангач, чегән хатынының сүзләре, келт итеп исенә төшеп, тырнак астына кадалган шырпыдай, гелән күңелен кыбырсытып торды. Дивана чегән кәмпере теленә ни килсә, шуны лыкылдый инде, дип, үзен тынычландырырга, шомлы уйларыннан котылырга тырышса да, барып чыкмады, судан куркуы, бала чакта бүредән өркү шикелле, аны үзеннән җибәрмәде.
Чегән хатынының авыр яралану, бәхетле гаилә кору турындагы фаразлары 
рас килүе аны тәмам пошаманга салды. Ышанмаска тырышса да, суга керергә, коенырга яратмады. Мөнирәсе, кулыннан тотып, елгага алып керсә дә, кендегеннән тирәнгә үтәргә базмады. Урыс мәкалендә әйткәнчә, «Аллаһ йоклаган арада, шайтан ни кылмас».
Елга буенда үскән балаларны тормыш чыганагы – су үзенә тартып, ымсындырып тора. Әсәдуллиннар гаиләсе коенырга гел бергә, дүртәүләп төшәләр. Сеңлесе суга керүдән курыкса да, Сәлим алты яшендә йөзәргә өйрәнде, хәтта су астыннан «энҗе эзләргә» дә күп алмый. Табигый мохиттәге балык шикелле хис итә үзен.
Язмыш уеныдыр инде. Чегән хатынының өченче фаразы – фаҗига буласы көнне, гөнаһ шомлыгына каршы, «өйдә эшләрем күп», дип, Мөнирә су буена төшмәде. Күрсәтмәләрен генә бирде.
– Карагыз аны, сак булыгыз. Сәлим, син йөзә беләм, дип әтәчләнеп, тирәнгә кермә. Әтиеңне чирәмгә урнаштыр да, Сәлимәсен кочаклап, су тавышын тыңлап утыра бирсен!
Һәм шулай эшләделәр дә. Көн матур иде. Күңелләрне иләсләндереп, йомшак кына җил исә. Гаваз Сәлимгә: «Улым, тирәнгә кермә, миңа тавышыңны ишеттереп тор, кызым, абыеңны күзеңнән ычкындырма», дип кисәтеп торды.
Балалар, рәхәтләнеп йөзеп-чумып, озак итеп су чәчрәтеп уйнадылар. Барысы да канәгать иде шикелле. Бермәлне Гавазның колагына Сәлимнең каты итеп кычкырган тавышы ишетелде:
– Әти, әти, Җәүдәт бата, аны су йота, аякларын тартып чыгара алмый.
Гаваз, ни-нәрсә эшләгәнен белештереп тә бетермичә, итәгендәге кызын чирәмгә бастыра да, каударланудан галошларын да салырга онытып: «Батам, аякларымны күтәрә алмыйм», – дигән тавыш килгән якка чумды һәм, күрше малае Җәүдәтне су астында табып алып, бар көченә баткактанмы, шайтаннанмы, әллә балыкчылар куйган җәтмәдәнме тартып алып, мөмкинлеге, хәле булганча күтәреп, бар көченә саерак җиргә, ярга таба ташлый. Шуннан соң гына үзе чыгарга омтылыш ясый башлый. Аякларын берәм-берәм үзенә суырып торган сазлыктан тартып чыгарырга тырышуы берни бирмәвен сизә. Әйтерсең лә аларны тышаулап куйганнар. Ул лайлалы чоңгылга эләгә. Үзен аска сөйрәгән тиле көчкә бирешәсе килмичә, аякларын коткарырга, бар булган көчен куеп, өскәрәк күтәрелергә омтыла. Шул талпынуында бер генә мизгелгә башын судан өскәрәк чыгаруга ирешә. Күзләре кинәт ачылып киткәндәй булып, еракта зәңгәр күк читенең җиргә тоташканын күреп алгандай була. Колагына гына улы белән кызының, ачынып, елый-елый кычкырып: «Әти, әти, судан чык!» – дигән тавышлары фани дөньялыкта ишеткән соңгы сүзләре була. Бу юлы инде ул яртылаш янган күз кабакларын мәңгелеккә йома.
Үзәктән чакырылган белгечләр «су астыннан энҗе эзләүчене» көч-хәл белән тартып чыгара, бөтен авылдашлары җыелып, батыр егетне, изге җанны, зурлап, соңгы юлга озата.

"КУ" 4, 2019

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: