Логотип Казан Утлары
Повесть

ШОМ (дәвамы)

– Сез биредә бункер төзедегезмени? – дип әйтергә көч таптым. Бүлмәдәгеләр башта миңа, аннан соң авызы колагына җиткән Фаилгә һәм, уңайсызланып, күзләрен идәнгә төбәгән Наиләгә текәлделәр. – Бункер?! – дип пышылдады Сания. – Без лофтта түгел, бункердамыни?!

(Башыннан укыгыз)

Безнең географик яктан урнашуыбыз да бер яктан отышлы булса, икенче яктан кимчелекле. Үзебезгә йомылып яши алмыйбыз. Бу нисбәттән, әлбәттә, якут, тыва, алтай кешеләренә көнләшергә генә кала...

– Таулы Алтайга бардык, – дип сүзне борып җибәрү җае чыгуга шатланды Ильяс. Түрә булгач, сорап торуыбызны көтми, ул кайларга баруларын, кем белән нинди ресторанда салып утыруларын, бер утыруда күпме акча туздырганнарын үзлегеннән сөйләргә гадәтләнеп китте. Рамил моны мактану буларак бәяләсә, мин иптәшебезнең, ниһаять, хәерчелектән, юклыктан котылуына шатлануы, шул шатлыгын безнең белән бүлешүе дип саный килдем. – Минем дустымны беләсез бит инде. Василий атлы. Бай инде, мин сиңайтим! Акчасын кая куярга белми. Туган көннәрен бик зурлап үткәрергә өйрәнеп китте. Оештыру агентлыгын яллый, затлы җырчыларны чакыра. Бу юлы Лепс махсус безнең өчен генә килеп җырлады. Таулар арасында яңа гына төзелгән зур отель, үзенең аерым биләмәләре. Берничә ресторан, мунча, бассейн, матурлык салоннары, дәвалану урыннары... Бер сүз белән әйткәндә, җәннәт инде!

– Алтайның үзендә яшәүчеләр моңа бик үк шат түгел дип беләм...

Ильяс минем болай бүлдерүемне ошатмады, уң як кашын гына күтәреп миңа таба бакты:

– Яраталармы, яратмыйлармы, анда минем эшем юк. Мәскәү халкы шуннан кайтып керми икән. Пандемия вакытында да шунда гына ятканнар.

– Менә шуңа яратмыйлар да инде. Гасырлар буе килгән тәртипләр бозыла, гореф-гадәтләр китә, табигатьне санлау юкка чыга. Ул син яшәгән җәннәтне төзеп чыгар өчен башта әлеге җирләрне трактор-бульдозер белән тигезләгәннәр бит. Ә Алтай кешеләре өчен һәр тереклек иясе кадерле...

– Ярый, синеңчә булсын. – Ильяс минем тарафка кулын ук селтәде. – Әйтерсең бульдозерны мин китерткән! Сүзем ул хакта түгел иде. Безне тауларга алып чыктылар, квадроцикллар белән. Югарыга, биеккә үк мендек. Андагы матурлык, андагы гүзәллек! Василий үзе генә күрә алмады – беренче көнне килү насыйп булмады, мескенгә. Самолёттан төшереп калдырганнар, чөнки, салонга кергәч тә, тәмәке тарткан бу. Электрон тәмәке, кәнишне, ләкин шулай да...

– Исерек булган, димәк. – Рамилнең хөкеме катгый булды.

– Исерек, билгеле. Анысы мөһим түгел. Квадроцикллар белән кайту юлында безгә табын корганнар. Тау сыртының кыл уртасында өстәлләр, урындыклар тора. Алда упкын, артта упкын, ә син нәкъ уртада утырасың. Ул тәлинкәләрне, пычак-чәнечкеләрне күрсәң син! Пластикның әсәре дә юк, барысы да затлы, алтын да көмеш! Официант егет-кызлар да кара чалбар, ак күлмәктән, муеннарында «күбәләк». Утырабыз, малай, иң шәп маркалы коньяклар салып, артыннан марал итен капкалап. Көне чалт аяз, кояш кыздыра. Берзаманны әллә кайдан гына бүрек кадәрле генә болыт килеп тә чыкты, кояшны каплап та алды. И малай, купты давыл, купты давыл! Өстәлләр, урындыклар, затлы савыт-саба – барысын да җил очырта, бичара официантлар әле берсен, әле икенчесен тотып калырга ашыга! Кая ул?! Мин, хатынны эләктердем дә, бер агачка сыендым. Җиле кешене күтәреп китәрлек! Эре тамчылы яңгыр коеп яварга тотынды. Ярый да, плащларыбыз бар иде, юешләнмәдек. Ничек кинәт башланса, гарасат шулай кисәк кенә туктады. Теге башта мин тасвирлаган матурлыкның эзе дә калмады...

Ильясның да әлеге бәяны шул гарасат төсле килеп чыкты – капылт кына бетте, тик сөйләгәненә ниндирәк мәгънә салынганы гына аңлашылмый калды.

– Алтай рухы сезгә ачулы булган, шуңа табыныгызны тар-мар иткән, – дидем мин, тыелырга кирәклеген чәч тамырларым белән тойсам да.

– Хорафат...

– Хорафат түгел. Алтай – безнең халкыбыз яралган җир. Бүредән. Ашина нәселеннән бит без...

– Әстәгъфирулла, тәүбә! – дип әллә ниткән догаларын укырга кереште Рамилебез. – Нинди бүре инде тагын? Маймылдан димисеңме тагын?

– Бүредән. Телисезме-юкмы, бу – безнең ата-бабаларыбызның борынгы ышанулары. Алар аңа үзләренә мәгълүм мәгънәләрне салгандыр дип уйлыйм.

– Бисмилла әйтеп тәрбияләгәннәр бит үзеңне. Без, бүре балалары, – дип өстеңә гөнаһ алып утырмасаң...

– Гөнаһ дип... Ул нәселебезнең сабый чагы бит. Тамырларыбыз тирән, алар хәзерге диннәр барлыкка килгәнче үк яралган. Моннан тартынырга кирәкми. Киресенчә, горурлык урынлы. Тамырлар шундый нәрсә – аны югалту бик ансат. Сабан туен гына алыгыз. Совет хакимиятендә никадәр акыллы кешеләр эшләгән! Безнең мәҗүсилек чорыннан килгән бәйрәмебезне үзләренә отышлы идеологик калыпка салып куйганнар һәм ул хәзергә кадәр шул гадәтеннән арына алмый интегә. Түрәләрнең котлаулары, грамоталар, флаг күтәрүләр... Бәйрәмне дә тартып алмаганнар, үзләренә кирәкле мәгънәләрне дә оста итеп үреп калдырганнар. Хәзер менә Сабан туен элеккеге халәтенә ничек кайтарырга белми баш ватабыз...

Минем сүзләрне һавадагы самолёт гөрелтесе бүлдерде. Икенче тәмәкене көйрәтеп җибәреп, киң итеп сулыш алдым. Тәмәкенең тәме юк, әйтерсең көзге яфраклар тураклап салганнар. Хәер, яфрак салсалар, хет ичмасам исе чыгар иде, ә боларның ни исе, ни төтене... Мин тарта гына башлаганда, моннан егерме еллап элек, бөтенләй икенче иде ул фифируслар.

– «Тюркиш эйрланс», – диде Рамил, күзен чекерәйтә төшеп самолётка текәлеп. – Туристлардыр, мөгаен.

– Туристлардан башка да бездән киткәннәр күп, диләр анда. – Ильяс кулындагы электрон сигаретын боргалаган итенде. – Анда качып китәр өчен йортлар, фатирлар сатып алганнар, бәясеннән дә тормаганнар. Моны сизенгән төрекләр дә торак хакларын бермә-бер күтәргән икән.

– Көнчыгыш халкы, сәүдәгәрлек каннарына сеңгән аларның, – дип җөпләдем мин.

– Шулаен шулай да, хәзер Төркиянең төп халкы безнең килмешәкләрне куып җибәрергә өнди башлаган. Артыгын кыланалар икән. Безнең кызның кияү күргәне бармыни, диярсең...

– Әйтәсе юк! – Минем дә интернетта күземә чалынган бер шаккатмалы хәбәр исемә төште. – Ялгышмасам, Анталия шәһәрендә безнең мөһаҗирләр азанга каршы петиция язып, имзалар җыярга керешкән. Иртәнге азан бигрәк тә теңкәләренә тия икән, шуны тыймакчы булганнар. Йокыны бүлә, ди. Ул ахмаклар мөселманнарны ни дәрәҗәдә кимсетүләрен уйлап та бирмәгән, билгеле. Тик шул тинтәкләрнең наданлыгы аркасында безнең халык турында бик үк уңай булмаган фикер туа...

– Без андый фикерләрдән курыкмыйбыз үзе. Арттырып та җибәреп, шул стереотипларны расларга да күп сорамыйбыз бит.

Бәгъзе хәлләр башланганнан бирле башымда боргаланып йөргән күпсанлы сораулар, үз-үзем белән бәхәсләр сирәк аралаша торган бу иптәшләрем янында ничектер үзеннән-үзе оешып, укмашып, ташкын булып чыга торды.

– Гомумән, туган җиреңнән кубарылып, каядыр китүне мин күз алдына да китерә алмыйм, – дидем мин, әлеге гәп сатуның үзенә күрә комарын эләктереп. – Ничек чыгып китәсең?! Минем бөтен җаным-тәнем шушы җиргә береккән бит. Беренче чиратта, авылыма, аннан соң Казанга... Безне ата-бабалар каберләренә килеп, аларның рухларына дога кылырга өйрәттеләр, туган нигезне таратырга ярамый дип тәрбияләделәр. Әби, мәрхүм, җиреннән аерылган җиде ел елар, иленнән аерылган үлгәнче елар ди торган иде. Андыйлар азмыни? Хәер, нигез, ата-бабалар рухы кебек абстракт төшенчәләрне искә алмасаң да... Беләсезме, күпме туганым минем ярдәмемә өметләнеп яши? Кан басымы белән интеккән әнием, аяклары бетешкән әтием, тагын күпсанлы, инде олыгаеп барган якыннарым. Шөкер, ыруыбыз зур. Ничек итеп мин аларны язмыш кочагына ташлап китеп барыйм? Аларны бер күрергә тилмереп ничек яшәмәк кирәк?

– Ватсапта видеодан шалтыратырга мөмкин, – дип, бака ботын кыстыргандый, Рамил дәшми кала алмады. – Аннан соң, син әйткәннән тыш, туган җирдән туйган җир яхшы дигән гыйбарә дә бар бит...

– Бардыр, аңа күпмедер дәрәҗәдә хакыйкать тә салынгандыр. Торган җирне дә алмаштыру мөмкин. Тик ул хыянәт кенә булмасын. Кемдер кияүгә чыга, икенчеләре эшкә, өченчеләре сәламәтлек ягын кайгыртып күченә. Дөнья хәле төрлечә ул, барыннан да гаеп эзләргә ярамый. – Ильяс үтә җитдиләнеп китте. Моңарчы эленгән түрә битлеген салып ташлаган төсле тоелды. Хәзер мин чын Ильясның тавышын ишеттем. – Киттең, ди, ярый, яхшы. Ләкин нигә син анда баргач, туып-үскән җиреңне яманлыйсың?! Шуның әҗере булыр дип өметләнәсеңме? Моның өчен берәрсе түли икән, андый байлык нәрсәгә кирәк?! Нигә анда киткәч, безнең илебез фәлән дә, безнең илебез төгән дип, барлык яманлыкны тотып селкергә?! Әйе, минем дә туган илемә сорауларым шактый, хәтта бик күп дип тә әйтер идем. Ләкин ул сорауларны бүген түгел, дөньялар тынычлангач, тузан бераз утыра төшкәч бирергә кирәктер...

– Ни кызганыч, син әйткән төркем кешеләре үз илен яманлауда тегендәге дошманнардан да арттырып җибәрә шул. – Ильяс сүзләрен мин дә куәтләргә мәҗбүр булдым. – Интернетта «дошман» телеканалына тап булдым. Бездә, үзегез беләсез бит, бер яктан барысы да тыелган, икенче яктан, барысын да күрергә, ишетергә, укырга мөмкин. «Тегеләр» безне «эшкәртер» өчен рус телендә тулы бер телеканал оештырганнар. Журналистлары – заманында бездән киткән егет-кызлар. Әйтергә кирәк, барысы да бик булдыклы, ышандырып сөйлиләр, белем дәрәҗәләре тел теш тидерерлек түгел. Менә шунда бездә туып-үскән бер егет эшләп ята. Алып баручы бу. Сөйли инде. Имештер, Татарстанда, Алабуга янындагы заводларның берсендә пилотсыз очкычлар җитештерә башларга ниятлиләр. Атап әйткәндә, Иранда уйлап табылган «Шәһит» дроннары. Дәлилләрен дә китерә – безнекеләр Иран делегациясе белән бергә заводта булган, моны телевизордан да күрсәткәннәр. Һәм менә бу егет фаразлар корырга керешә – янәсе, Украинадан җибәрелгән бомба Казанга кадәр күпме вакыт эчендә очып килеп җитәр икән, җитә калса, кайса завод-фабрикаларны беренче чиратта юк итәргә тиеш, һәм башкалар, һәм башкалар. Шулкадәр тәмләп сөйли, исең-акылың китәрлек! Аның да биредә туганнары, таныш - белешләре калгандыр бит инде? Юк, уйлап та бирми. Картада менә моны юк итәсе, менә боларын шартлатасы дип, тамгаларга кадәр сугып чыкты.

– Икмәген бушка ашап ятмаганлыгын исбатларга тырыша, нәрсә дип әйтәсең? – Ильяс төкереп үк куйды. – Менә, янәсе, күрегез, кирәк икән, үземнең әниемне дә сатарга әзермен...

– Әйе, безнең замандагы ватанпәрвәрлек юк шул хәзер, – дидем мин. – Ике төрле яманга тап булырга туры килә. Йә чиктән тыш, чамасыз «ура патриотлар», йә инде туган җиренә карата нәфрәт хисе белән яшәүчеләр.

– Икесе дә куркыныч... – Ильяс та минем сүзләрне җөпләде. – Бездә эчтәлекне форма белән буташтыру гадәте – мәңгелек күренеш. Күптән түгел Мәскәүгә барган идек. Якшәмбе көн. Төш вакыты. Урамнар буш, башкала әле уянып кына килә. Берзаман Тверская урамы ягыннан затлы машиналар колоннасы күренде. Анда Порш та, Бугатти да, Роллс-Ройс та бар. Берсе түбәсенә бомба муляжы урнаштырган, икенчесе «На Берлин!» дип танк сурәтләре төшергән, Америкага йодрык янаганнары да бар. Машиналарын шулай бизәкләп бетергән болар. Тәрәзәләре ачык, аннан шактый кызмача егет-кызлар күренә, музыка акырталар, үзләре кычкыралар... Аңлавымча, яу кырында сугышучы солдатларыбызга теләктәшлек чарасы булгандыр ул. Әмма окопта яткан сугышчыга аннан ни файда?! Шул затлы машинаңны сат та, дошманга каршы көрәштә чыннан да файдалы җиһаз алып бир дә бит! Юк, арт санны җылыда йөртәсе килә!

– Бер сиңа гына җылыда йөрергә димәгән инде, Ильяс, – дип ыржайды Рамил.

– Керик, салкынча монда. – Мин яңа бәхәскә юл куймаска тырышып, егетләрне кире керергә өндәдем. Суык та сөяккә үтә башлаган иде.

Без, утырган урыннан торып, кабат ишеккә юнәлдек. Ишек дигәне бик нык тимердән эшләнгән, эчке яктан су асты көймәләренеке төсле борып бикләнә торган йозагы да барлыгын абайладым. Үзенең ачылу рәвешеннән үк авыр булуы сизелеп тора.

– Ишекне шәп итеп ясагансың, Фаил! – дип тел шартлаттым. – Моны кабан дуңгызларыннан сакланыр өчен шулай кордыңмы?

Фаил шаркылдап көлде.

– Моннан берничә ел элек Көньяк Кореяда төшерелгән «Паразиты» фильмын хәтерлисезме? – диде ул. Безнең беребезнең дә аны караган юк икән. – «Оскар» бүләген алган кино. Җаегыз булса, күз төшерегез. Без бу йортны шул фильмны караганнан соң уйлап таптык.

– Нәрсә турында соң ул?

– Көньяк Кореяда яшәүчеләр Төньяк Кореядан куркып яши. Аларның җитәкчеләре бомбалар белән мавыга, әледән-әле күршеләреннән ерак түгел диңгездә шартлатып, котларын алып тора. Кыскасы, аларның ничек яшәгәннәре сезгә мәгълүм дип беләм...

– Мәгълүм булмый, бигрәк тә ул шартлаулар турында очына-очына, елмаеп сөйләүче алып баручы бер хатын хәтергә уелган...

– Пенсиягә озаттылар инде аны. – Рамил бу очракта да үтә белдекле булуын ассызыклады. – Сиксән яшькә кадәр эшләде ул. Бомба шартлатуларны елмаеп сөйләде, Ким Чен Ир үлеме хакында елап хәбәр итте.

– Әйе, нәкъ үзе! Тик сүз башым бит Шүрәле... Кыскасы, череп баеган кореялылар шәхси йортлар салганда җир астына, бик тирәнгә төшеп китә торган бункерлар төзетә башлаган. Ул подвал гына түгел, чын мәгънәсендә бункер, аны тимер-бетон белән ныгытып ясыйлар, һава чистарту системалары урнаштыралар, бозылмый торган азык-төлек запасы туплыйлар. Кыскасы, күпмедер вакыт дәвамында җир йөзенә чыкмыйча яшәргә мөмкин.

Фаилнең кайсы якка авышканлыгы акрынлап аңлашыла башлады. Янә аркам чымырдап куйды, йөрәк кысып алган төсле булды. Кулымдагы электрон беләзеккә күз салдым – тамыр тибеше 140тан ашып киткән иде.

Табынга утыра-утыра тирә-якны күзәттем. Калын стеналарның, кечкенә тәрәзәләрнең нәрсә өчен кирәклеге хәзер аңлашыла башлады төсле. Тамак кипте, бокалга үрелдем. Ниһаять:

– Сез биредә бункер төзедегезмени? – дип әйтергә көч таптым.

Бүлмәдәгеләр башта миңа, аннан соң авызы колагына җиткән Фаилгә һәм, уңайсызланып, күзләрен идәнгә төбәгән Наиләгә текәлделәр.

– Бункер?! – дип пышылдады Сания. – Без лофтта түгел, бункердамыни?!

Әлеге ачыш аның чибәр йөзенә куркыныч төсмер салды. Ул, берни аңламаган кыяфәт белән ни уйларга да белми иде. Баш миендәге берничә фикер, уңлы-суллы бәргәләнеп, давыллы зилзилә чыгарды кебек. Һәм Саниянең чамалы акылы бу гарасат белән көрәшә алмаслык хәлгә төште. Ул, яклау эзләп, иренә сүзсез карашын юнәлтте. –

Бункерда түгел инде, мондый бункер буламыни?! – Рамил аңга килә алды шикелле, елмайгандай итте.

– Дөрес әйтәсең, бункер түгел. Без аның өстендәге корылмада. – Фаилнең йөзендәге елмаю киңәя генә төште, Наиләгә исә иренең болай ачылып китүе бер дә ошамаганлыгы әллә кайдан күренә. Тик анысы да бүлдермәде, каршы дәшмәде.

– Фаил, Наилә, сез нәрсә, атом-төш сугышына әзерләнәсезмени? – Кем дә булса әлеге сорауны яңгыратырга тиештер дип, мин дилбегәне үз кулыма алдым.

– Әлбәттә. Син телевизор карамыйсың, телеграм-каналларны укымыйсыңмы әллә? Дөньяның кая тәгәрәгәне аңлашыла бит инде. Без аңа алдан әзерлек чарасын күрергә булдык. – Фаил табыннан торды. – Әйдәгез, күрсәтәм. 

Әйтерсең ул гадәти, табигый нәрсәләр турында әйтте. Күңел аның сүзләрен шаккатып та, куркып та кабул итмәде. Киресенчә, көне буе эчне яндырып торган шом, киеренке халәт шушы мизгелдә юк булды. Барысы да аңлашылды, шомлануның сәбәбе ачыкланды. Җиңел сулап куярга мөмкин. Бункер, нәрсәсе бар инде аның?! Телевизордан да күргән, интернетта да укыган бар. Тик бу бункерның танышларыбызныкы булуы гына сәеррәк, әлбәттә, ә тулаем алганда, күрәсең, хәзерге чорда гараж төсле үк файдалы һәм мөмкинлегең бар чакта салып куй...

Без, ирләр дә, хатыннар да, хуҗага иярдек. Наилә табын тирәсендә кайнашып калды. Бүлмәдәге ике бала рәхәтләнеп өр-яңа уенчыкларны өйрәнү белән мәшгуль иде.

Тар коридордан озак барырга туры килмәде – икенче бер авыр ишеккә төртелдек – ул, элеккесеннән аермалы буларак, түгәрәк иде. Фаил, аны ачып, беренче булып үзе атлады.

Күземә беренче ташланган нәрсә – бетон корылма. Ул текә баскыч рәвешендә каядыр еракка, дөм караңгылыкка китеп югала. Фаил стенаны капшап ут кабызды. Бик тирәнгә төшә икән әлеге баскыч. Хуҗа кеше ышанычлы адымнар белән алга атлады, без дә, бераз икеләнеп торганнан соң, аңа иярдек.

– Иң авыры җирне казып төшү булды, – дип аңлатырга кереште ул. – Сталинның Самарадагы бункеры 37 метр тирәнлеккә урнашкан. Аңлашыла ки, ул вакытта әле атом бомбасы хакында артык хәбәрдар булмаганнар. Әмма һәртөрле авиация бомбалары турыдан-туры эләксә дә, илбашчы исән калырлык итеп төзегәннәр. Гомумән, дөньяның бик күп илләрендә атом-төш шартлавыннан котылып калу өчен салынган бункерлар бар. Шул исәптән бездә дә. Аларның тирәнлеге төрлечә, саклык дәрәҗәсе дә аерылып тора.

Фаил сөйләгәннәргә, алай гына да түгел, әле генә күрелгәннәргә ышанырга да, ышанмаска да белми, алга атлыйм. Дөресрәге, аска. Калганнар да тынып кылган, бик зур осталык белән эшләнгән ныгытмаларны, аяк астындагы баскычларны өйрәнәләр.

Ниһаять, аска да төшеп җиттек. Фаил тагын бер түгәрәк ишекне ачты, ул да борылмалы йозак белән бикләнгән иде. Ишекнең калынлыгы егерме сантиметрдан да ким түгел, ялтырап торган тоташ тимердән эшләнгән.

Янә бер аралыкка килеп кердек. Күзләрне авырттырырлык дәрәҗәдә яктылык сирпеп, лампочкалар җемелди. Фаил безне бункер белән таныштырырга кереште. Берничә рәт булып тезелеп киткән лар төрендәге суыткыч тора, аларның кайсында балык, кайсында ит, кайсында туңдырылган яшелчә һәм җиләк-җимеш. Боларга электр энергиясен ничек җиткереп бетерәсез дигән сорауга Фаил кайдадыр җир өстендә автоном электр станциясе барлыгын әйтте.

Аннан ары консервалар белән шыплап тулган складка эләктек. Биредә дә төрле-төрле ризык, хуҗа сүзләренә караганда, кеше организмына кирәкле витаминнар күләмен истә тотып тупланган запаслар.

Су җир астыннан алына, аны яхшылап чистарталар, махсус җайланмалары бар.

Һаваны тазартып тору өчен дә кыйммәтле фильтрлар урнаштырылган.

Төрле калдык-постык үзенә күрә кечкенә генә бакчаны ашлап торырга тиеш. Фаил безгә инде хәзер үк үсеп утырган яшелчәләрне дә күрсәтте.

Бункер бик иркен, анда кешегә ни кирәксә, шул бар кебек. Бергәләшеп җыелу өчен зур зал, киштәләрдә китаплар тезелеп киткән, фәлән йөз мең гигабайтлы дискка кинофильмнар тупланган. Шунда ук патефон сыман нәрсә – музыка тыңлар өчен. Кухнясы да бар, берничә йокы бүлмәсе һәм... уенчыклар белән тулы балалар бүлмәләре. Безнең гаҗәпләнүне, әлбәттә, Фаил күрми калмады.

– Бәлки, җирдә без исән калган соңгы кешеләр булырбыз. Кешелек нәселен дәвам итүдән өметебезне өзмибез, – диде ул, оятыннан кызарынып бүртенеп.

Баш мие аңга килә башлады. Ул моның бер дә гадәти түгеллеген, ниһаять, исәпләп чыгарды, моңарчы күрелгән манзаралар рәтендә хәзергесе коточкыч дәрәҗәдә яман һәм куркыныч иде. Бугазга төер килеп төртелде. Кычкырып елыйсы, әни кочагына елышасы килде. Безнең өстебездә калын җир катламы ятканын, шушы гүргә кереп утыруны аңлаудан тәнем чемердәп куйды. Фаил белән Наилә уйлап тапкан түшәмнәр ул җирнең авырлыгына түзмәс, һичшиксез ишелер шикелле. Йә булмаса берәрсе өстәге ишекне бикләп куяр да, без мәңгегә биредә калырбыз кебек...

– Бу запаслар күпмегә җитәр соң? – дип аваз салды Рамил. Аның тавышында элеккеге белдеклелекнең әсәре дә калмаган иде.

– Мин бер ел дәвамында җир астында яшәү хәстәрен күрдем. Озаккарак җитсә, әйбәт, әлбәттә, ләкин ул кадәр үк әзерләнергә хәлебездән килмәде. Атом-төш сугышын төрлечә фаразлыйлар бит. Беркем дә анык кына итеп күзаллый алмый. Һәрхәлдә, Казан һөҗүмнән котыла алмас. Совет заманында безнең башкала янында берничә һава обороносы системасы эшләп торган. Берсе, әле дә хәтерлим, Дәрвишләр бистәсе ягында иде. Аны Локаторная дип йөртә идек. Туздырдылар инде аны, хәзер анда коттеджлар кукраеп утыра. Һәрхәлдә, Казан читтә калмас... Аннан соң, күпмедер ракеталарны безгә килгәнче бәреп төшерерләр...

Фаил безне кире өскә әйдәде. Атом-төш һөҗүме, бомба-ракеталар турында ул бик мавыгып сөйләргә кереште. Әйтерсең мәктәптәге мөгаллим еллар буе ятлаган дәрес материалын чираттагы сыйныф укучыларына кабатлый.

– Кушма Штатлар Советлар Союзына каршы атом-төш сугышын алып баруның берничә планын әзерли. 1960 елда кабул ителгән «Синоп-62» планы, мәсәлән, безнең илдәге 3423 объектка берьюлы бомбалар яудыруны күздә тоткан. Әлбәттә, ул чакта ил дә зуррак, тегеләрнең кораллары да азрак иде. Аннан соң су асты көймәләре, инде Европада ук торучы шахталар барлыкка килде. Кыскасы, дөнья үзгәргән саен атом-төш коралы да арта торды, аның җимерү көче дә үскәннән-үсә барды.

Кайбер галимнәр фаразлаганча, атом-төш сугышы башланган очракта җир йөзендә 10 мең мегатонна көчендәге шартлау булырга мөмкин. 2 миллиард кеше бер мизгел эчендә юк ителәчәк. Котылганнарга исә мәрхүмнәрнең язмышына кызыгырга гына кала. Бердән, яктылык, җылылык, су һәм башка шундый кирәк-ярак белән тәэмин итү системалары эштән чыга. Медицина ярдәме күрсәтү, азык-төлек җитештерү туктап кала. Шартлаудан күккә корым, төтен, тузан күтәрелә. Ул кояш нурларын җиргә якын да җибәрми. Планетабыз озак вакытка сузылган атом-төш кышына керәчәк. Тереклек юкка чыга, кешеләр генә түгел, кыргый җанварлар да үлеп бетә, агачлар, яшеллек бетә.

Әгәр инде шушы гарасатлардан соң да исән калу насыйп булса, тереклек ияләренә радиация сәбәпле килеп чыккан коточкыч авырулар яный, төрле мутацияләр, организмда төзәтелмәслек үзгәрешләр башлана. Аларның бер өлеше радиациядән зыян күргән җирләрдә күзәтелгән, хәтта өйрәнелгән дә инде...

Җир йөзендә күпме атом-төш коралы барлыгын кешеләр үзләре дә белеп бетерми. Дөнья алдау-йолдауга, бер-береңнең күзен бууга, ялганга корылды. Күреп торасыз – җитди сәясәтчеләр, дөньякүләм лидерлар, күз дә йоммый, кеше ышанмаслык сүзләрне ышандырып сөйли. Мондый шартларда теләсә кемнән шикләнергә, теләсә кайсы мәгълүматка саклык белән карарга гына кала.

Без исән калырга телибез. Шуңа күрә, авызыбыздан өзеп, бөтен керемнәребезне әлеге корылманы төзүгә, аны кирәк-ярак белән тәэмин итүгә юнәлттек. Зур күләмдә кредитлар алдык – күңелебез сизә – аларны кайтарып торуның хаҗәте калмас. Озакламый адәм баласына берни дә кирәкмәс. Әмма без бераз булса да яшәп калырга җыенабыз. Кешелекнең гомерен бераз гына булса да озайтырга ниятлибез...

Фаил, әлеге нотыгын тотканнан соң, бик олы хезмәт башкарып яман дәрәҗәдә арыган, талчыккан кеше рәвешендә калды. Сорауларыгыз юктыр инде дигән өмет белән безгә карап алды, аннан хатынына күз салды.

– Әйдәгез, күтәрик әле, айнып киттем алайса... – Шешәгә үрелгән Рамилнең тавышында элеккеге кирелек белән масаюның әсәре дә калмаган иде.

Без, бер генә дә карышмыйча, аның тәкъдименә кушылырга ашыктык. Аракы бу юлы су кебек, сизелми генә төшеп утырды. Әле генә кичерелгән тетрәнү, стресс шулкадәр көчле иде – хәтта тәм тою сәләте дә элеккеге көчен югалткан, ни эшләргә белми аптырашта калган...

– Бер уйласаң, сезнең бу шик-шөбһәләрегездә хаклык бар кебек... – дип суздым.

Минем бала йоннарым әллә нинди бер куркыныч барлыгын тойды, бу юлы гади бер шомлану, эч пошу гына түгел иде. Нигә аракы эчүемә үкенеп куйдым – рульгә утыра алмыйм. Хәер, хатын азмы-күпме йөртә белә, правасы да бар. Фаил белән Наиләдән безнең барчабызга да куркыныч янаганлыгы аермачык сизелде. Алар үзләренең атом-төш коралы белән саташуларында төрле мәгълүмат җыю, шуны кат-кат сөйләп бер-берсен өркетү стадиясен күптән узган. Алар инде анык гамәл кылырга өлгергән – әле генә күргән бункер моның кычкырып торган дәлиле. Әлбәттә, мондый корылманы салып чыгар өчен бераз гына түгел, тулы мәгънәсендә «ычкынган» булырга кирәк.

– Килешәм, бик дөрес юнәлештә фикер йөртәсең, Фаил, – дип, кинәт кенә миңа ярдәмгә килде Ильяс. – Ни кылганнарын белештермиләр, безнең илне тезләндерер өчен теләсә нинди явызлыкка әзер ул мөртәтләр. Иң куркыныч күсәкне күтәрүдән дә тартынмаслар. Иң мөһиме – беренче адымны без ясарга тиеш түгел.

– Тиеш түгел дә бит түгелен... – Фаилнең елмаюында янә усал чаткылар шәйләнде.

Наилә, чираттагы ризыкны алырга дип, газ мичен ачты. Фаил, дөньяда ниләр булып ята икән дип, телевизорны кабызып җибәрде. Мин телефоныма үрелдем. Элемтә юк. Күрәсең, бу калын диварлар аша кәрәзле элемтә дулкыннары үтеп керә алмыйдыр...

(Дәвамын журналның 03 (март), 2024 ел санында укыгыз)

 

"КУ" 03, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев