Синең белән янәшә (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Фәридәгә хат

Сәлам, Фәридә!
Көмештәй якты ләйсән яңгыры яуды бүген! Күңелемдәге гөлләрем чәчәк атты! Минем Заһитка хат язганымны беләсең бит. Гел көтмәгәндә очраштык бит, малай! Камал театрына барган идем. Рәис, гадәттәгечә, сәбәп табып, өйдә калды. Фойеда артистларның фоторәсемнәрен, театрга бәйле тарихи әйберләрне карап йөргәндә: «Илүсә, бу син түгелме соң?» дигән тавыш ишетелде. Артыма борылдым да катып калдым. Заһит елмаеп тора! Ике
куллап күреште, кулларымны ычкындырмыйча тартып, дивар буендагы аулаграк урынга алып килде. «Хатыңны алдым, рәхмәт!» – диде. Аның бу сүзләренә берәр нәрсә әйттемме-юкмы – хәтерләмим, мин аңа караган килеш өнсез-тынсыз калдым. Беләсеңме, малайкаем, ул бит яшәргән! Валлаһи! Йөзендә ник бер җыерчык булсын! Гәүдәсе төп-төз! Дулкынланып торган чәчләре дә агармаган. Тавышы гына бераз калынайгандай тоелды. «Син гел картаймагансың», диюемә көлеп: «Күз тигерә күрмә», – диде. Ул арада өченче звонок шалтырады, залга кереп утырдык. Урыннарыбыз ерак, бер-беребезне күрерлек түгел иде. Антрактта ул мине буфетка чакырса да, баш тарттым. Дөресен әйтим, минем аның белән икәүдән-икәү генә буласым килде, халык арасыннан читкәрәк атладым. Без эшебез, гаиләләребез турында сөйләштек.
Спектакль карасам да, уйларым гел аңа алып китте. Тамаша беткәннән соң, ул тагын мине эзләп тапты. Дөресрәге, үзем таптым бугай. Ашыкмадым, юри генә күргәзмә-истәлекләр тирәсеннән урап килдем. Киемнәрне алырга чиратка басмыйча гына, гардероб тирәсен күзәтеп, бер-ике әйләндем, тик ул күзгә чалынмады. Киенеп кайтып китте микәнни, дигән уй йөрәгемне яндырырга тотынды. Саубуллашмыйча да китмәс бит инде ул, бәлкем,
тышта көтәдер дип уйладым да ашыгып, гардеробка килдем. Киенеп чыгарга кузгалганда, аны күреп алдым. Заһит спектакль куйган режиссёр белән нидер сөйләшә-сөйләшә икенче каттан төшеп килә, шоколад төсендәге плащы беләгенә салынган иде. «Сине озатып куйсам, каршы килмәссең бит?» – диде,
ишеккә таба атлаганда. Мин җавап бирергә өлгермәдем. Урамга чыккач, «Киттекме?» – дип сорады. Әйдә дип бер сүз әйтәсе урынга, беләсеңме, мин нишләдем? Бик эре кыяфәт белән: «Безнең озатышып йөргән кичләребез бик еракта калды бит инде, – дидем. – Сүрелгән хисләргә кагылмыйк...»
Заһит акрын гына минем салкын бармакларымны уттай учларына алды, күзләремә җитди карашын төбәп, болай диде: «Гафу ит, Илүсә, әгәр мин сине урамда калдырып китсәм, үземне кешегә санамас идем». Ул мине култыклап, театр артындагы мәйданчыкта торган кара «Волга» янына алып килде һәм без Константиновка бистәсенә юл алдык. Мин сабырсызланып,
сүз башладым: «Син мине бик каргагансыңдыр инде, әйеме?» Бу сорауны ишетүгә, Заһит кинәт машина тормозына басты, без дык итеп туктап калдык.Ул башын ялт итеп миңа борды: «Ни дигән сүз ул каргау?!» Аның тавышы ачулы яңгырады. «Син филолог, аның мәгънәсен яхшырак беләсең», – дидем мин. «Синең хатыңда да үзеңне гаепләү ярылып ята, – диде ул. – Бу нәрсәгә кабат кайтмас өчен әйтеп куям: син миңа элекке кебек якын». «Алдыйсың!»
дип кычкырасым килгән иде, әмма Заһитның кичерешләрдән уйнап торган йөзе, уттай күз карашы сүзләренең хаклыгына ышандырды. Каргамасаң, гаепләгәнсеңдер, дидем, башымны читкә борыбрак. «Мин сине һаман яратам! – диде ул, хисләнеп. – Безнең җаннар бер-берсенә үрелгән инде». «Ә хатының?» «Аны да яратам», – диде Заһит. «Алай була алмый!» – дидем мин, үзем дә сизмәстән тавышымны күтәреп. Ул борылып, миңа таба иелә төште. Бик
уйчан кыяфәттә һәр сүзенә басым ясап сөйли башлады: «Мин әле тагын бик күп хатын-кызларны яратам! Хатын-кызның гәүдәсе, матур кыяфәте моңнан яратылган, ә эче тулы сагыш... Сезгә карата булган гаделсезлек мине балачактан ук изә. Мин кайда гына булсам да, сезне яклыйм...» «Ә син моны ничек аңлый
алдың соң?» – дип сорадым мин. Ул бер генә мизгел уйланып торгач, телгә килде: «Моны аңлау өчен сугышта ирен югалтып биш баланы, әби-бабайны тәрбияләгән, үзе көне-төне фермада эшләгән әниең булуы кирәк». Шуннан соң ул миңа үзләренең тормышын сөйләп шаккатырды. Ул педучилищеда да, университетта да гел эшләп укыган икән. Күпме газап күрдем мин Заһитның йөзендә. Аның бер генә сүзенә дә ышанмый мөмкин түгел иде. Шунда мин аңа үземнең нинди шалтыравык икәнемне, күңелемә җыелганнарны сөйләмичә түзә алмавымны әйттем, дулкынланган уйларымны ике елга бер мәртәбә булса да, хат итеп язарга рөхсәт сорадым. Ул риза булды, шалтыраткалап алсаң да
ярар дип, визиткасын биреп китте. Мин визитканы учыма кыскан килеш шактый вакыт урамда басып тордым, аны элеккедән дә ныграк яратуымны аңладым. Гүя миңа әнкәй балачагымда сөйләгән күк капусы ачылды.
Менә шул. Бүтән яңалыгым юк. Ахирәтең Илүсә.

Алтмыш яшең белән котлыйм!

Заһит!
Бүген синең алтмыш яшьлек юбилееңа багышланган «Олпат галим» дигән мәкаләне укыдым. Үзем укыйм, үзем шатлыктан куанам. Укып чыккач, ярый әле көнендә шалтыратып котлаган идем, дип сөендем. Әйбәт язылган, синең башкарган хезмәтләреңә дә, шәхесеңә дә зур бәя бирелгән. Әгәр мин язган булсам, мәкаләмә «Кайнар кеше» дигән исем куяр идем. Кызык булсын, иң истәлекле бер көнебезне исеңә төшерим әле. Без, гадәттәгечә,
Ленин бакчасында чаган агачлары янында очрашырга тиеш идек. Син бераз соңардың, мин инде үпкәли башлаган идем. Менә тонып чабып килеп җиттең. Спортзалдан гына чыкканың күренеп тора. Өстеңдә кызыл футболка, аякларыңда ак кедылар. Чәчләрең тирләгән маңгаеңа ябышкан. Килеп туктауга соңаруыңның сәбәпләрен аңлата башладың. Ә мин ишетмим, сиңа сокланып карап торам. Алсуланган бит очларың шоп-шома. Ияк асларыңа
йомшак кына төкләр дә чыга башлаган икән. Минем әнә шул мамыктай төкләреңә бармак очларым белән кагыласым килде. Тагын ни теләгәнмендер, ни уйлаганмындыр – хәтерләмим. Син мине кинәт кочаклап алдың да иреннәремнән суырып үптең. Бакчадагы агачлар да, дөнья да югалды. Синнән бәргән кайнарлык минем һәр күзәнәгемә күчте. Бу безнең беренче үбешүебез иде... Ярты елдан артык кына дәвам иткән мәхәббәтебез чорында синнән иңгән кайнарлык, без йөзләрчә чакрым ераклыкларга аерылгач та, мине гел җылытып торды. Ә без Казанга күчеп, элемтә урнашкач, авыр чакларымда
сиңа шалтыраттым, җентекләп, хатлар яздым, киңәшләр сорадым. Эшемдә дә, гаиләдә дә туган төрле кыенлыклардан мин еш кына стресска бирелдем. Шундый чакларда синең белән телефоннан сөйләшсәм дә, шикләнүләрем юкка чыкты, четерекле хәлләрдән котылу юлы табылды, күңелдә киләчәккә ышаныч туды. Син тәрбияләгән яшь галимнәр бүген телевизордан синең игелеклелегең, эрудицияң турында, синең тәрбияләвең белән фәнгә килүләре турында сөйләделәр. Аларга кушылып, мин дә чын күңелемнән мең-мең рәхмәтләр укыйм сиңа.
Заһит!
Сине чын мәгънәсендә Мәшһүр Шәхес статусына ирешүең белән ихлас күңелдән котлыйм. Шундый биеклекләргә күтәрелеп тә, гади, ярдәмчел кеше булып калуыңа сокланам. Синең өчен куанам, безне очраштырган өчен Ходайга рәхмәт укыйм. Гомернең азагына кадәр шушлай яшәргә язсын берүк!
Илүсә.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: