Логотип Казан Утлары
Повесть

ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повестьның ахыры)

Минем төшләр чынга аша алар. Ишеттеңме, Гөлшат? Юк, ишетмәде... Ишетмисез шул олы кеше сүзен, тыңламыйсыз. Әллә аңламыйсыз, әллә санламыйсыз…

(Әсәрне башыннан укыгыз)

«Үзләре зур, үзләре күндәм...»

Икенче көнне Галимәрдән капка төбенә чыгып, папирос пыскыта
башлагач, шуны гына көтеп торгандай, аның янына Нурибәк килеп
утырды.
– Исәнме, Галимәрдән абзый! – дип, карт белән ирләрчә кул
бирешеп күреште.
– Исән идек әле. Синең кызың Кәримгә кайчан малай алып кайтып
бирә инде?
– Менә шуның турында сөйләшергә дип килгән идем дә инде
синең янга.
– Ә минем ни катнашым бар? – дип аптырады Галимәрдән. – Мин
кирәк түгел анда, Кәрим белән Иркә икесе хәл итәргә тиеш бу эшне.
– Катнашың булмаса да, катышасың бит әле. Гел-гел котыртып
торасың кияүне.
– Кем котырта? Нишләп котыртыйм мин аны? Киресенчә,
булышырга тырышам.
– Җанын ашама, зинһар, Кәримнең. Аңа болай да авы-ы-ыр, – дип
сузды Нурибәк.
– Ни булган тагын? Нигә авыр?
– Иркә УЗИга барган иде, кыз дигәннәр өченчесен дә.
– Булмады бу Кәримнән, чистый! Тфү! – дип төкереп куйды карт.
– Зинһарлар дип сорыйм, Галимәрдән абзый, бүтән тинтерәтмә
инде син аның башын, малай кирәк дип, яме?!
– Мин тинтерәткәннән әйтми бит ул «малай кирәк» дип, ул аның
хыялы!
– Бетте инде, хыялланмый бүтән, тынычланды, ахрысы. Өч
мәртәбә тырышып карадылар, булмады. Димәк, хатын хаклы булып
чыга, аның кызлары малай таба алмый. Олы кызларыбызның да
кызлар гына бит.
– Менә шулай бетә татар! Көрәшчедән, Сабан туе батырыннан
чүпрәк ясыйлар да куялар. Син соң ник киявеңне яклап, бер сүз дә
әйтмисең? Су капкандай дәшми утырасың гел.
– Әйтеп, хатын-кызны җиңеп буламы?..
– Соң синең бит әле әйтеп караганың да юк! Бәлки чәнечкеле сүз
әйтсәң, юк-юкта, бер телең белән чәнчеп алсаң, зәһәрләнсәң, Зәйтүнә
дә башкача сөйләшә башлар иде?
– Шау-шуны, кычкырышуны яратмыйм мин, җенем сөйми. Өйдә әрләшә башласалар, йөрәкләрем кысылып куя. Тизрәк ишегалдына
чыгып китү ягын карыйм.
– Гаҗәп түгел инде. Гомер буе тракторда эшлә дә син, көне-төне
шуның гөрелтесен тыңла да, аннары тагын гауганы да ярат. Алай
булмый ул! – дип, нәтиҗә-диагноз чыгарып куйды Галимәрдән.
– Өлешеңә тигән көмешең, – диясе итте шунда Нурибәк.
– Сиңа тынычлык тансык икәнен, тавыштан колакларың тонып
беткәнен бик яхшы аңлыйм мин, кем ни, Нурибәк.
– Аңлагач, бик әйбәт, Галимәрдән абзый. Алайса килештек, яме?
Борчыма инде син бүтән кияүне.
– Ярар, борчымам! Үзе ничек тели, шулай яшәсен. Ә нәселе коруы
жәл!
– Рәхмәт, Галимәрдән абзый! Бик зур рәхмәт сиңа! – дип, Нурибәк
өенә таба атлады.
– Тәки филдән черки ясадылар бит болар, әй! – дип тагын бер
төкереп куйды карт.
Капкадан Гөлшат килеп чыкты.
– Нәрсәгә килгән Нурибәк абый? Болай гына, хәл белешергә генәме
әллә?.. – диде Гөлшат.
– Кияүне борчыма, ди. Мин бит аны борчымыйм, булышырга гына
теләгән идем. Әмма дә ләкин ул мин әйткәннәрнең берсен дә җиренә
җиткереп эшләмәде, хәзер утыра өч кыз белән. Ә малае юк!
– Ничек өч кыз? Икәү генә бит аның?
– Иркә өченчегә авырлы. УЗИга баргач, анысы да кыз дип кайтарып
җибәргәннәр, – дип яңалыкны хәбәр итте карт.
– Менә сиңа мә!
– «Менә сиңа мә!» була ул, Галимәрдән картның сүзен тыңламасаң.
Киң кием тузмас, картлар сүзе бозылмас, ди халык.
– Җенем сөйми филләрне! – диде Гөлшат ачу белән. – Үзләре
шундый зур, көчле, теләсә кемне сытарлык! Ә үзләре шундый
күндәм...
– Төнлә төшкә кергән иде әле Кәрим. Нәрсәгә дә юрарга белмичә
йөри идем, менә нәрсәгә булган икән...
– Галимәрдән бабай, миңа да сөйлә әле төшеңне.
Бабай ашыкмый гына сөйли башлады. Егерме биш ел узгач
очрашканнар болар Кәрим белән, имеш. Ул инде үзе дә бабай икән.
Хәл-әхвәлләр белешкәннәр. Кәрим тормышыннан бик канәгать
булуын әйткән.
– Малаең булмасадамы? – дип сораган карт.
– Тугыз оныгым да малай аның урынына! – дип җавап биргән
Кәрим.
– Кит аннан! Чынлапмы? – дип сораган Галимәрдән бик ышанып
бетмичә.

– Ипидер! Аллаһы Тәгалә кызларыма малайлар гына бирде, кызлар
бирмәде.
– Менә сиңа мә! Ничек алай булды икән соң ул?
– Ничекме?.. Өченче балабыз да кыз икәне билгеле булгач, хәлем
китеп аудым мин, – дигән Кәрим. – Өч көн яттым караватта тора
алмыйча. Ә торгач, биш вакыт намазга бастым. Намаз укыган саен
Аллаһы Тәгаләдән малай сорадым.
– Ә Ходай малайны сиңа түгел, кызларыңа биргән.
– Нишләп миңа булмасын ди? Минем оныклар бит алар!
– Тик алар бит Маһиҗанов түгел, аталары фамилиясендә йөриләр.
– Сигезе. Ә тугызынчысы – Маһиҗанов!
– Ничек? Алай да буламы?
– Менә булды бит инде.
– Мин барыбер аңлап бетермим әле, – дип төпченгән Галимәрдән.
– Төпчек кызым өченче малаен тапкач, әйткән кияүгә: «Әти гомере
буе малай турында хыялланды, Маһиҗанов фамилиясе юкка чыга
дип үрсәләнде. Бу балабыз әтигә шундый нык охшаган, ике тамчы
су кебек инде менә! Әйдә, аның туу таныклыгына фамилиясен
Маһиҗанов дип язабыз», – дигән. Кияү белән дус без, әйбәт егет ул,
шундук ризалашкан. Менә шулай, Галимәрдән абзый. Мин хәзер
соңгы Маһиҗанов түгел. Тагын берәү бар. Ә-ә-әнә, туп тибеп йөри,
– дигән Кәрим бик канәгать тавыш белән.
– Дөрес буламы соң бу?
– Ә нәрсәсе дөрес түгел?
– Шәҗәрә бит ир-ат нәселе буенча төзелә, ДНК да атадан малайга
гына күчә.
– Андый ук тирәнлекләргә кереп, башымны катырасым килми,
Галимәрдән абзый! Бер дигән хатыным бар, берсеннән-берсе
акыллы, берсеннән-берсе чибәр өч кызым бар. Кияүләремнән дә
уңдым, Аллаһка шөкер! Менә хәзер Маһиҗанов фамилиясен йөрткән
оныгым да булды. Тагын ни кирәк инде миңа? Берни кирәкми. Шуңа
күрә синең шәҗәрәң, ДНКларың турындагы әкиятләрне тыңлап та
торасым килми, гафу ит. Ашыгам мин, Галимәрдән абзый, эшем бар
иде. Киттем әле мин, ачуланып калма, яме, – дип, Кәрим китеп баргач,
Галимәрдән карт йокысыннан уянган.
– Ишетмисез шул олы кеше сүзен, тыңламыйсыз. Әллә аңламыйсыз,
әллә санламыйсыз, – дип көрсенде ул.
– Олы кеше димәктән, сиңа ничә яшь ул, Галимәрдән бабай? – дип
сорап куйды Гөлшат.
– Нәрсәгә ул сиңа? – дип чын күңеленнән аптырады карт.
– Кеше сорый. Алар кызыксынгач, минем дә беләсем килеп
китте.
– Мин үземә ничә яшь икәнен беләм! Анысы аның мөһим түгел.

Менә Чаллыга ничә яшь, ә? Син беләсеңме? – дип, Галимәрдән
сөйләшүне бөтенләй икенче якка алып кереп китте.
– Ник? Юбилейга әзерләнәләр бит инде...
– Нинди юбилей? Ничә еллык?
– Дүрт йөз.
– Әһә! 1626 елдан чутлыйлар болар моны, димәк, – дип нәтиҗә
ясап куйды Галимәрдән. – Син беләсеңме ул елны ни булганын? –
дип сорады ул Гөлшаттан.
– Юк, – диде тегесе, ихластан.
– 1626 елда Алабуга авылыннан Фёдор Попов җитәкчелегендә биш
гаилә Чулман елгасы аша чыгып, әзер өйләргә урнаша. Ишетәсеңме
син, Гөлшат? Әзер өйләргә! Монда инде аңа кадәр күпкә алдан
кемнәрдер килеп, урманнарны кискәннәр, җирне агач тамырларыннан
чистартып, чәчүлекләр ясаганнар, иген иккәннәр, йортлар салганнар.
Ә тарих нигәдер 1626 елдан гына башлана.
– Ә ник алай?
– Имеш, язма чыганакларда беренче мәртәбә шул елны искә алынган
Чаллы. Ләкин ул рус елъязмаларында 1626 елда телгә алынган.
«Җәгъфәр тарихы» исемле болгар елъязмалары җыентыгында Яр
Чаллы шәһәренә Кол Галинең әтисе мулла Мирхаҗи Нәккар башлап
йөрүе аркасында 1172 елда нигез салынуы, аның XIV-XV гасырларда
Болгар ханлыгындагы Яр дип аталган эре шәһәргә әверелүе турында
әйтелә. Итальян сәүдәгәрләренең 1367 елгы карталарында һәм 1375
елгы Каталон атласында Яр Чаллы шәһәре Жар дип билгеләнгән.
Шулай булгач, ничә яшь була соң инде Чаллыга? Дүрт йөз генә түгел
бит! Их... Болай барса, бетә татар...
– Син боларны каян беләсең, Галимәрдән бабай?
– Тормыш өйрәтә ул... Китаплар да укыштыргаларга кирәк,
гәҗитләр дә. Хәер, кемгә аңлатам, син үзең китапханәче бит.
– Ә нигә Чаллының дүрт йөз еллык юбилеен уздыралар?
– Җитәкчеләрне дә аңларга була инде, – диде Галимәрдән
бүреген төзәтеп. – Дүрт йөз еллык юбилей уздырсаң, Казаннан
да, Мәскәүдән дә юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары,
мәдәният йортлары төзергә акча киләчәк. Ә чын тарихны табыйм,
хакыйкатьне ачыклыйм дисәң, археологик казу эшләре белән
шөгыльләнергә кирәк, ә бу – акча керә түгел, киресенчә чыга дигән
сүз. Ләкин гел-гел акча, табыш турында гына да уйларга ярамый,
юкса, әйтәм бит, бетәчәк татар...
– Нишләргә соң?
– Белмим нишләргә икәнен, – диде Галимәрдән, кистереп. –
Нишләмәскә икәнен әйтә алам.
– Ярар, анысын булса да әйт.
– Төшенчәләрне, кыйммәтләрне алыштырып, халыкның башын бутамаска кирәк. Үткәр син дүрт йөз еллык юбилейны, әмма дә ләкин
халык белсен чын тарих күпкә тирәнрәк икәнен.
– Халык бутала дип уйлыйсыңмы, Галимәрдән бабай?
– Буталмыйча соң?! Әнә Кәримне генә ал. Кызының малаена үз
фамилиясен биргән дә, шуңа риза булып йөри. Аңламый нәселе
өзелгән икәнен!
– Анысы бит аның синең төшеңдә генә?
– Мин төштә күргән әйберләр, гадәттә, гел тормышка ашып бара...
– Алай икән, – диде Гөлшат, уйга калып.
– Менә базарда ялган әйбер саталар бит? – дип, һаман Гөлшатны
төшендерергә тырышты Галимәрдән. – Мәсәлән, энҗегә охшатып
ясалган әйбер саталар, әмма ул бит чын энҗе түгел. Яки мәсәлән
безгә хәзер кибеттә порошокны су белән болгатып ясаган химияне сөт
дип саталар. Сөт түгел бит ул! Атналар буе тора өстәлдә – ачымый!
Сөт шундый була димени? Кәримнең дә оныгы менә шундый ясалма
Маһиҗанов. Юбилей да...
– Ә Чаллыда археологлар казу эшләре алып барса, берәр нәрсә
табарлар дип уйлыйсыңмы, Галимәрдән бабай?
– Нишләп тапмасын ди? Әнә Минзәлә районында Мисыр
пирамидалары төзелгәнче 1500 ел элек яшәгән кешеләрне казып
чыгардылар. Сөякләрен генә түгел, ук очлыклары, болан, кондыз
тешләреннән ясалган бизәнү әйберләре дә таптылар. Без Минзәләдән
кимме әллә? Казысалар, бездә дә табалар! Минем уйлавым буенча,
безнең тарих Сармат империясенә барып тоташырга тиеш.
– Бәлки юбилей узгач тотынырлар?
– Бирсен Ходай!
– Бабай, мин идәннәреңне сөртеп алдым, табак-савытларыңны
юдым, мәтрүшкәле чәй пешереп куйдым сиңа, яме!
– Рәхмәт, кызым! Кул-аякларың сызлаусыз булсын! Йөргән
юлларыңа Ходай җүнле бер ир чыгарып куйсын.
– Әй! Бик кирәкләре бар иде! – диде дә Гөлшат шундук кызарып
та чыкты.
– Алай димә, кызым! Аллаһы Тәгалә кешеләрне парлы итеп
яраткан бит. Шулар кушылганда гына, Җирдә тормыш дәвам итә.
Йә, әйт әле миңа, бәлки карап йөргән берәр ир-атың бардыр? Сиңа
карамыйдыр бәлки? Каратабыз аны күз ачып йомганчы! Мин бик
шәп ырымнарын беләм, өйрәтермен! – дип, карт җанланып китте.
– Син өйрәтерсең анысы! – дип елмайды Гөлшат.
– Өйрәтәм шул! Тик өйрәткәнне эшләргә кирәк. Тыңлый белегез
әйткәнне! Нәкъ мин әйткәнчә үтәсәң, теләгәнеңә йөз прансит
ирешәсең!
– Әйе, шулайдыр инде! – Гөлшат бабайның сәләт-мөмкинлекләренә
бер дә ышанмый иде.

– Шулай шул! Йәле менә, әйт әле миңа дөресен! Күз төшереп
йөргән берәр буйдак ир-атың бармы? – дип сорады Галимәрдән.
Гөлшат бер сүз дә әйтмәде. – Ник дәшмисең? Синнән сорыйм бит!
Бармы, дим!
– Бар.
– Кем ул?
– Ну, ул күрше авылда тора. Китаплар укырга ярата, китапханәгә
еш килеп йөри. Мин инде аңа тегеләй дә, болай да итеп карадым,
читләтеп тә әйттем, кинаяле итеп тә. Чеховча «Сез ник гел кара кием
киеп йөрисез?» дип тә сорадым, төрлечә сиздерергә тырыштым, тик
ул әллә аңгыра, әллә минем белән якынаерга теләми...
– Бездән ычкына алмас! – диде Галимәрдән, кулларын уып. – Сине
төшемдә күргән идем шул беркөннәрдә, карадан киенгән бер ир-ат
белән. Арагызда сезне җитәкләп бер тәтәй генә малай да басып тора
иде. Минем төшләр чынга аша ул! Менә дикъкать белән тыңла,
кызым! Урманга барып чебен гөмбәсенең өч төрлесен җыясың –
кызылын, агын һәм көрәнен. Шуларны алып кайтып киптерәсең дә,
кипкәч, бәрәңге тураган кебек шакмаклап турыйсың. Аннары берәр
песине тотып алып, тырнагын кисеп аласың. Шуны мөмкин кадәр
бик вак итеп кискәләп-турап, кипкән гөмбәң белән буташтырасың.
Шуларны суда өч сәгать кайнатасың. Килеп чыккан төнәтмәне...
– Кит әле моннан! Сине тыңлап, әллә нинди төнәтмәләр эчертеп
йә ялгыш кеше үтерермен! Ялгыз яшим мин, андый убырлы карчык
рецептлары буенча маташканчы. Киттем әле мин, бабай! Сау булып
тор, яме! – дип, Гөлшат ашыга-ашыга китеп барды.
– Вәт бит, ә! Тыңлап та бетермәде! Их бу яшьләрне! – дип уфтанды
карт. Аннары Гөлшат киткән якка кычкырды. – Эчертәсе түгел аны!
Үзеңнең тәнеңә сылыйсың ир-ат килер алдыннан. Аннары ул синең
арттан калмый инде, валерьянка исе сизгән песи шикелле. Хәер, ул
күрше авыл кешесе белән син аннан башка да кушылырсың, мөгаен.
Минем төшләр чынга аша алар. Ишеттеңме, Гөлшат? Юк, ишетмәде...
Ишетмисез шул олы кеше сүзен, тыңламыйсыз. Әллә аңламыйсыз,
әллә санламыйсыз…

(Тәмам)

 

«КУ» 09, 2026

Фото: magnifik ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев