Логотип Казан Утлары
Повесть

Мин – Абрек

Үлгәннәрнең барысын да бандитлар исемлегенә язганнар. Хәтта сиксән ике яшьлек Муса бабай да бандит икән. Ә алар – барысы да гап-гади авыл кешеләре. Гомер бакый үзләре эшләп тапкан белән көн күрделәр...

Дөньяны дер селкетеп, яшьлекне гүләтеп, институтта укып йөргән чак. Әле җәй уртасы. Барча студент халкы ялда. Тулай торак бөтенләй буш дияргә була.

Озакламый уку йортларында кабул итү имтиханнары башланырга тиеш. Шуңа да укырга керергә ашкынган яшьләр белән шәһәр шыгрым тулган. Үзебез ул абитуриент халкына өстән, һаваланып кына карыйбыз. Без Әнвәр белән бу этапны күптән узган. Армиядә хезмәт итеп кайткан, инде өйләнеп тә өлгергән карт бүреләрбез.

«Родина» кинотеатрында кино да карап чыктык. Кинодан соң шактый гына ачыктырган.

– Әйдә, «Ашханә»гә кереп сыйланып та чыгыйк инде, – ди Әнвәр.

– Әйдә, – мин әйтәм.

Кереп киттек бу «Ашханә» исемле ашханәгә. Монда шунысы әйбәт: бервакытта да әчегән кәбестә шулпасы булмас. Монда гел милли ашлар: пәрәмәч, куллама, коймак һәм башка төрле бик күп татар-башкорт ашлары гына әзерлиләр. Хәтта ашыңа катарга катыгы да булгалый. Гомумән, барысы да безнеңчә: авылча, татарча инде. Без, өлкән курс студентлары, гадәттә,

имтиханнардан соң шушы ашханәгә килеп сыйланырга яратабыз. Шулай, ризык алып, өстәл артына утырырга чамалап кына торганда, яшь кенә бер егет, урысчалатып, безнең янга утырырга рөхсәт сорый, чөнки башка буш урын күренми, халык байтак кына. Бу егетнең урысча сөйләшүе дә ташка үлчим инде. Күрәсең, берәр авыл малае, укырга керергә килгәндер, дип уйлыйбыз.

Әнвәр белән үзара юри татарча сөйләшәбез. Ә бу безнең белән вата-җимерә урысча лыкылдый. Шуннан тоттым да тегеңә үзебезчә:

– Карале, туган, нигә җәфаланасың? Сөйләш татарча, йә булмаса, башкорт икәнсең, сөйләш башкортча. Без бит татарлар, – дим.

Бу әле Әнвәргә, әле миңа карап алды. Бөтенләй аптырап, тагы урысчалатып:

– Бернәрсә дә аңламадым. Гафу итегез, мөмкин булса, тәрҗемә итеп, урысча әйтегез әле, – ди.

Без Әнвәр белән бер-беребезгә карашып алдык. Чуваш милләтеннән булса, татарча әзрәк булса да чамаларга тиеш. Чуваш түгел бу. Мукшыга да охшамаган. Мари һәрчак безнеңчә сукалый, безне аңлый.

– Шәһәрдә үстеңме әллә? Алай дияр идең, урысчаң да чамалы. Чатлы-ботлы, ботаклы, чак сөйләшәсең, – ди Әнвәр тегеңә.

– Юк, мин авыл егете, таулар арасында үстем.

Хәзер минем чират җитте.

– Каян килдең? Кая укырга керергә уйлыйсың? – дим. Уйлавымча,

абитуриент булырга тиеш кебек.

Һәм бу безне аптыратып:

– Кавказдан. Бүген генә килеп төштем. Мин – чечен! – димәсенме.

Чечен милләтеннән булган кешеләрне Казакъстанда Армиядә хезмәт иткән чакта күргәнем бар иде. Анда безне чирәм җирләрне үзләштерү кампаниясендә катнашып, казакъ далаларына уңыш җыярга ярдәмгә җибәргәннәр иде. Менә шунда булганда, командирлар:

– Чеченнар янына якын бармагыз, алар бик хәтәр халык. Берүк алар белән дуслаша күрмәгез. Үзегезне суярлар. Астыртын һәм усал милләт, – дип, солдатларны куркытып, ныклап кисәтеп куйганнар иде.

Менә хәзер килеп, шул милләтнең безнең чамалардагы бер егете каршыбызда утыра. Аптыраудан безнең күзләр маңгайга менә язып, авызлар ачылып, ияк салынып төшә. Каршыбызда уртача буйлы, какча гәүдәле, кап-кара һәм чәчен кыска гына итеп алдырган бик матур татар егете утыра дип уйларга була.

Сөйләшеп киттек. Исеме Әхмәтбәк икән. Минем фамилиягә туры килеп тора. Шуны чамалап, аңа студент билетымны күрсәтеп, мин дә Әхмәтов дигән булдым. Бу чечен егете тагын да җанланып китте. Үзенең кайдан, кем булуын ачыктан-ачык сөйләп бирде. Армия сафларыннан быел яз гына кайткан.

Безнең шәһәргә милиционерлар әзерли торган мәктәпкә укырга җибәргәннәр. Юллама-тәкъдимнамәсе дә бар. Шәһәргә бүген генә килеп төшкән. Әйберләрен тимер юл вокзалында сакларга тапшырып, кала белән танышып чыгарга уйлаган. Бу шәһәрдә беренче танышкан кешеләре без булып чыктык. Хәтта

кунарга урыны да юк икән, чөнки кунакханәләр югары уку йортларына укырга керүче абитуриентлар белән шыплап тулган. Бик ачык егет. Һәм мин бу яңа танышыбызга:

– Кунарга урының булмаса, һич кайгырма. Бездә урын җитәрлек. Студент халкы ялда. Киттек тулай торакка! Без дә авыл малайлары – студентлар, – дим.

Әхмәтбәк икеләнебрәк калды. Шуннан ничектер кыенсынып кына һәм гафу үтенә-үтенә:

– Сезнең милләтегез кем дә, динегез нинди? – дип сорап куйды.

– Татарлар без, татарлар инде. Динебез дә мөселман! – дибез, Әнвәр белән бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә.

Шушы сүзләр генә бу чечен егетенең икеләнүен җиңде шикелле.

– Без – чеченнарны да кайчакны татарлар, кыргый татарлар, диләр.

Безгә дә кызык булып китте, көлешәбез. Әхмәтбәк шатланып безнең тәкъдимне кабул итә. Ризалашмый нишләсен, кунарга урыны юк бит. 

Күп уйлап тормый кайтыр якка җәяүләп киттек. Бүлмәдә тагын чәйләп алдык. Тегесен-монысын сөйләшәбез. Күбрәк без сорашабыз. Шулай да чеченыбыз тәүдәрәк шикләнебрәк, ятсыныбрак караган булса, җайлап-җайлап, безгә ияләшә башлады. Тора-бара ни өчен шикләнгәне дә ачыкланды. Авыл

егете бит, әнисе болайрак сөйләгән: «Анда кышлар бик суык була. Шуңа халкы да усалдыр. Бигрәк тә башкорт-татарларын бик сугышчан дип әйтәләр. Шәһәр халкына да ышанып бетмә», – дигән. Бу сүзләреннән без көләбез генә.

Моның башкорт кешесен дә күргәне юк икән. Бергәләп коридорга чыктык. Һәм кунагыбызны иң беренче туры килгән башкорт егете белән таныштырабыз. Бу тагын аптырый.

– Ничек инде башкорт белән татар бер-берсе белән иркен үз телләрендә аңлашалар? – ди.

– Без бит төрки халык. Сахалиннан алып Дунайга һәм Балтыйк буена чаклы яшәгән халыкларны аңлыйбыз. Без тугандаш халыклар, – димен, Әнвәргә карап, аның мине куәтләвен көтәм. Әнвәр дә:

– Әйе, әйе, шулай. Татарга тылмач кирәкми, – ди.

Үзебезнең арада да кыю татарлар бар. Әйтик, Абрек! Каракларны тоткан өчен милициядән Рәхмәт хаты алды! Абрек Галиев – маладис! Шәп егет.

Абрек та Абрек дип, теге Галиевны мактый башлагач, чечен егетебез бөтенләй аптырап, йөзләре үк үзгәреп китеп:

– Кем, кем? Нинди Абрек? – ди.

Курку катыш аптыравы йөзенә үк чыкты. Күзләре ялтырый башлады.

– Бишенче курсны бетергән. Шәп егет, үзебезнең кеше.

– Күз кырые белән генә ул Абрек дигән кешене күрергә буламы? Алар бездә тау арасында ялгыз бүре кебек яшиләр. Һәм бик куркыныч адәмнәр. Беркемгә дә, бернинди законга да буйсынмыйлар. Алар тау законнары белән яшәгән ялгыз бандит, – ди бу чечен егете. Дулкынланудан урысчасын бөтенләй

аңларлык түгел. Шулай да чамаладык инде

Ул вакытта Галиев Абрек беренче катта бездән бер биш-алты ишек аша гына вахтёр кырыендагы бүлмәдә яши иде. Һәм без кунагыбызны аның белән таныштырыр өчен коридорга чыгабыз. Абрек каракларны куып йөргәне турында берничә егеткә сөйләп басып тора иде. Чеченыбыз алар янына барырга куркып, танышудан баш тартты. Галиевка читтән генә карап торгач, аптырап, бездән:

– Бу аның чын исемеме? Кушаматы гына түгелме? – дип сорады.

– Юк, паспортына язылган исеме дә, фамилиясе дә шулай, үзе Туймазы районыннан. Татар егете ул. Бик шәп, ышанычлы татар, – дибез.

Бүлмәдә кичке ашны ашый-ашый, Кавказ тауларында яшәүче абрекларның кеше ышанмаслык маҗаралары турында Әхмәтбәкнең сөйләгәнен тын да алмый тыңлыйбыз. Кан дошманына карата үтә дә аяусыз, ярлы-ябагайга,

җәберсетелгәннәргә бик мәрхәмәтле булганнарын авыз ачып, озак тыңлап утырдык. Тауларда әлеге көнне дә хөкүмәт тарафыннан эзәрлекләнгән тау бүреләре – абреклар очраштыргалый икән. Алар беркемгә дә буйсынмаучы бандитлар, ди. Гомумән, хөкүмәт өчен бик алама, куркыныч адәмнәр. Өереннән куылган яралы ерткыч кебек тау арасында яшиләр.

Абрек кушаматлы чечен кешеләрнең нинди усал юлбасар булып, тау арасында япа-ялгыз яшәгәннәрен менә шул чакны гына белдем. Ә бездә Абрек – гади кеше исеме. Алай берсе дә башкисәр, бандит түгел. Аптырарсың бу дөньяга…

Икенче көнне тимерюл вокзалыннан чеченның әйберләрен алып, аны милиционерлар әзерли торган мәктәпкә озатып куйдык. Чөнки ул Чечняның ниндидер бер районы милиция бүлегенең юлламасы белән безнең шәһәргә МВД мәктәбенә укырга килгән икән. Дуслашып киттек. Шул мәктәптә укыган чагында да әле күп тапкырлар килеп хәл белеп киткәләде.

Укуны тәмамлап, яныма хатыным Рәмилә күченеп килгәч тә күренгәләп йөрде. Шуннан соң ул – Әхмәтбәк исемле чечен егете башкача күзгә чалынмады.

 

***

Еллар үтте, маңка кипте дияргә булыр иде. Тик без беркайчан да маңкалы булмадык. Дөресрәге, еллар үтте, СССР бетте, таралды. Егерме җиде ел үткәч, очраштык теге чечен белән. Ул мине таныды. Чынында ул үзе хатынымны танып, безнең белән килеп исәнләште. Очрашу да көтмәгәндә килеп чыкты.

Ул чакны хатынның шәһәрдә яшәгән апасы Нурия түти безне кунакка чакырган иде. Авылда яшәгәч, мал асрыйбыз. Шуңа да йортны ташлап, кунакка йөрүләр авыл кешесенә бик тәтеми. Тик мәрхүм әткәйнең: «Улым, чакырган урынга бар. Куганнарын көтеп торма. Кунакның килгәненнән киткәне яхшырак. Ә кунакка бармый калу, чакыручыны санга сукмау белән бер», – дигән васыятен

истә тотып, калага килдек. Хатын белән яшьлекне искә төшереп, Нурия түтинең тәмле-тәмле сыйларын сеңдереп, шәһәрнең бөтенләй үзгәргән урамнарын карап йөрибез. Шәһәр нык үзгәргән булса да, элекке «Ашханә» үз урынында. Егет чакларда бу ашханәдә күп булырга туры килде. Нигәдер аяклар үзеннән-үзе

шунда тарта. Керергә уйладык. Шулай хатын белән студент чактагы кызык хәлләрне искә төшереп, коры гына чәйләп утырабыз. Безнең өстәл артыннан урын алырга берәү рөхсәт сорый. Утырсын әйдә. Урын җитәрлек.

– Рәхим итегез! – дим.

Утыруын утырды бу бәндә безнең кырыйга. Тик ашавын да онытып, әле мине, әле хатынны энә күзеннән үткәреп, күзе белән безне сөзә. Була бит шундый ашка төшкән таракан кебек күңелгә ятышсыз кешеләр. Мин инде ник кенә моңа үзебезнең янга утырырга рөхсәт иттем икән дип уйлый башладым.

Саруым кайный. Ә бу миңа күзләрен тутырып карап торды да ниндидер сагыш белән:

– Мин Әхмәтбәк, ә сезне Гасан дип йөртмиләрме? – ди.

Көтмәгәндә, бу бәндәнең авызыннан чыккан сүзләрне аңлап бетмичә, төксе генә:

– Шуннан? Сез моның белән нәрсә әйтергә телисез? – дидем дә, үземне студент чакларда Хәсән дип йөрткәннәрен искә төшереп: – Андый чаклар да бар иде. Тик мин сезне хәтерләмим. Сез, мөгаен, бездән түбән курста укыгансыздыр? Ничәнче елны укып бетердегез? Фамилиягез ничек? – дим.

– Аптырарга түгел. Күпме еллар үтеп, күпме сулар акты. Мин дә сезне һич танымас идем. Менә хатыныгыз Рәмилә ханымны таныдым. Аның битендәге шушы миңе исемдә ныклап калган. Беләсегез килсә, мин бит сезне беренче тапкыр күргәндә үк үлеп гашыйк булдым, – ди бу һәм карашы белән минем хатынга кадала.

Менә сиңа мә! Бу үзен Әхмәтбәк дип таныштырган сәер бәндә хәзер килеп, минем хатынга булган яшьлек мәхәббәтен аңлатырга тотынды дип уйлыйм.

Хатын да кызарынып әле миңа, әле теге бәндәгә карый, нәрсәдер әйтергә җыена. Ризасызлык билгесе йөзенә үк бәреп чыкты. Һәм ул бик тә кискен итеп:

– Сез ялгышасыз, бер дә күргән кешем түгел. Кем беләндер бутыйсыз, – ди.

Бу бәндә ялт итеп хатынны карчыга карашы белән тагы өтеп алды да сүзен дәвам итеп:

– Гафу итегез. Рәхим итеп, гафу итә күрегез! Әйе, әйе. Мин сезгә, Рәмилә ханым, үлеп гашыйк булдым. Шуңа да исемегез минем хәтергә мәңгегә кереп калды. Сезнең исемегез Рәмилә бит. Әгәр дә Гасан минем дустым булмаса, мөгаен, сезне урлап качкан да булыр идем. Тик безнең тау халкында дусларга карата хыянәт итү иң зур гөнаһ исәпләнә. Тау кешесе, бигрәк тә безнең халык

иң алама дип исәпләнгән чечен да болай эшләмәс. Иптәшемнең хатынын урлап алып кайтканны белсәләр, барча туганнарым мине каһәрләп, миннән йөз чөерерләр иде. Яшь чакта нәрсә булмас. Кем-кемне яратмас. Эш анда түгел. Сезнең хатыныгызга күзем төшүе аркасында менә бүген килеп, Гасан дустым, сине таптым. Һәм үзем дә бу очрашуга ышанмый торам, – диде дә, өстәл артыннан торып, миңа күрешергә кулларын сузды:

– Әссәламегаләйкем, – диде.

– Вәгаләйкемәссәлам, – дим, бөтенләй аптырап, аның сузылган кулын теләр-теләмәс кенә кысарга мәҗбүр булам. Бу бәндәне һич кенә дә исемә төшерә алмыйм.

– Танымадыгыз, болай булгач яшибез әле! – диде бу, урынына утыра-утыра. Һәм сүзен дәвам иттерде:

– Хәтерегездәме, сез ятакта яши идегез. Менә шушы ашханәдә танышып киттек. Сез әнә теге өстәл артында дустыгыз Әнвәр белән ашап утыра идегез. Мин кырыегызга килеп утырдым. Шуннан танышып киттек. Аннан мине үзегезгә кунакка да алып бардыгыз. Шәһәрдәге тәүге төнем сезнең бүлмәдә үтте. Җитмәсә, Абрек исемле егет белән дә таныштырдыгыз. Фамилиясен

хәзер инде онытканмын. Хәтердә калмаган...

Мин кайчандыр безнең бүлмәдә кунып чыккан чечен егетен исемә

төшердем. Һәм аның сөйләвен бүлдереп:

– Исемә төште. Кара әле, Әхмәтбәк, хәтерең шәп икән. Кайчангы вакыйгаларны да һич онытмагансың. Исемә төште, син Кавказдан, чечен егете, – дим.

Ашауны да онытып, бер-беребездән гаиләләребез турында сорашабыз. Тик бу чечен үзенең гаиләсе, туганнары хакында сөйләргә атлыгып тормый, күбрәк безнең белән кызыксына. Мин сораша башлагач, ничектер моңсуланып калды. Бер мизгел дәшми генә алдындагы чәен бер-ике йотып алды. Һәм җай

гына сөйләп алып китте:

– МВД мәктәбен тәмамлагач, мин үзебезгә кайттым. Шунысын әйтми булмый, минем картәти дә, әтием дә милиция органнарында эшләделәр. Картәтием тауларда Ибраһим абрекны эзәрлекләгәндә һәлак булган. Картәтиемне әтием алыштыра. Ул барыбер теге юлбасарны тотып ала. Аның өчен әтигә орден да биреп, чинын чиратыннан алда, майор званиесенә күтәрәләр. Менә шулай, без

нәселебез белән шул башкисәрләрне эзәрлекләдек. Совет хөкүмәтенә тугры хезмәт иттек. Безнең гаиләне хәтта 1944 елның февраль, март айларында Сталин күрсәтмәсе белән башкарылган депортация вакытында да кумыйлар.

Чөнки әти Әрмәнстанда таулар арасында эшләгән була. Аннан инде хөкүмәткә булган тугры хезмәтен дә исәпкә алалар. Тик сугыштан соң, әти барыбер туганнарыбыз сөрелгән Казакъстанга үз теләге белән күчеп китә. Үзебезнең туган якларга кайтырга рөхсәт булгач, иң беренчеләрдән булып кайта. Аннан инде, белүегезчә, абый да, мин дә милициядә эшли башладык.

Имеш, әти-картәтиләрнең юлын дәвам итәбез. Укуны бетереп кайткач, миңа бик тә ымсындыргыч эш тәкъдим иттеләр. Минем кебек һавадагы торнага ышанучы, тауларда үскән бер төркем чеченнарны Үзбәкстанга, Таҗикстанга, Әфган чик буйларында урнашкан районнарга эшкә җибәрделәр. Ул вакытта Әфганстанда сугыш бара иде. Менә шуңа күрә чик буе районнарында ныклы

тәртип урнаштырырга килдек. Барыбыз да гаиләле.

Аннан инде без, бер төркем авыл егетләре, дөнья күреп, тормыш белән ныклап танышып, тәҗрибә туплыйк дип уйлаштык. Без яшь идек. Властьларның төрле вәгъдә-үгетләренә тиз ышанып, аны иң дөресе дип кабул иттек…

Соңыннан инде СССР таркалды, барча җирдә тәртип бетте. Бөтен җыелган мөлкәтне калдырып, Җәмиләмне балалар белән туган якка кайтарып җибәрә алдым. Ә үземнең кайбер эшләр бар иде. Ичмаса өйне сатып булыр дип, мин әзрәк тоткарланып калдым. Шуның аркасында тәүге сугышта булмадым. Аллаһы саклагандыр инде дип, бер уйласам, биш тапкыр, нигә шул чакны кайтып өлгерә алмадым икән дип тә куям. Аннан икенче чечен сугышы булып, бандит формированиеләр җиңелде. Кемгә бандит, кемгә агай-эне. Кеменә әти, кемгә ул-кияү – аңларлык түгел иде ул вакытта. Аннан инде дөнья әзрәк рәткә керә башлады. Мине дә чакырып, яңадан милициядә эш тәкъдим иттеләр. Яшәргә кирәк, ризалаштым. Яшьләрне өйрәтәм. Ә таулар арасында юк-юкта

бандитлар үзләрен күрсәтеп ала. Әле теге, әле бу авылга һөҗүм итәләр. Безнең кебек хөкүмәт яклылар белән канлы бәрелешләр булып тора. Шулай да тормыш җайланып, тәртип урнашты. Мине яшь милиционерлар белән таулар арасында урнашкан районга берничә көнлек командировкага җибәрделәр. Кайтуыбызга

безне бик алама, коточкыч хәбәрләр көтеп тора иде. Мин яшәгән авылның яртысы юкка чыккан. Исән калган йортларның да күбесе җимерек. Имеш, очучылар ялгышкан, аларга өстәлеп, танклар авылның калган йортларын да җимереп бетергән. Ике туган абзыйның оныгы гына исән калган. Ул район үзәгендә интернатта укый иде. Безнең Масутовлар фамилиясеннән ике бөртек

җан иясе. Шул малай да мин генә исән. Ә бит заманында безнең фамилия районда иң күбе иде. Яртысыннан күбесе сугышта һәм 1944 елгы депортация вакытында һәлак булды. Соңгы сугышны әйтеп тә тормыйм...

Менә шундый хәлләр. Безнең халыкта шулай бит инде, өйләнгәннәр төп йортта бергә яши, тиз генә башка чыгарга ашыкмый. Аннан ике сугыш аркасында күп өйләр җимерелеп, исән калганнар агай-энеләре белән бер йортта яшәргә мәҗбүр. Минекеләр дә шулай иде. Күп кенә агай-эне бергә яшәдек. Ә

бүген килеп, мин япа-ялгыз торып калдым. Бар юанычым – безнең фамилияне йөрткән бердәнбер малай калды. Аны да әле соңыннан гына белеп, эзләп таптым. Ничек акылымнан язмаганмындыр… Шул каһәрле көннән башлап, бар дөньяга, бар кешегә ачуым кабарды. Күземә ак-кара күренми, барысын

өзгәләп ташлыйсым килә.

Дөреслекне ачыкларга теләп, хәрбиләр штабына бардым. Беләсем килә: кем гаепле дә, кем кушкан безнең авылны җир белән тигезләргә? Әйтмиләр. Әле бу хәрби түрәгә керәм, әле икенчесенә. Юк, ачыклап булмый. Бөтен җаваплары:

– Ул авылда банда формированиеләрнең яшерен җыелу урыннары булган. Операция вакытында шул кадәр башкисәр юк ителгән, – диләр. Хәтта фамилияләрен да тезеп чыкканнар. Мәскәүгә отчёт җибәргәннәр. Йөри торгач, теге исемлекне дә кулга төшердем. Һуш китмәле хәлләр. Органнарда эшләгән,

хәзер инде һәлак булган бер улым белән ике киявемне дә шулар исәбенә язып куйганнар. Башка авылдаш-туганнарны әйтеп тә тормыйм. Үлгәннәрнең барысын да бандитлар исемлегенә язганнар. Хәтта сиксән ике яшьлек Муса бабай да бандит икән. Ә алар – барысы да гап-гади авыл кешеләре. Гомер бакый үзләре эшләп тапкан белән көн күрделәр. Җир сөрделәр, мал асрадылар

һәм шуның белән яшәделәр.

Гаеплеләрнең берничәсен ачыкладым. Штабта утыручылар булып чыкты. Аларга карата ышанычым бетте. Бар дөнья миңа караңгы, бар дөнья миңа тар. Гаделлек эзли башлаган идем, эшемә барган җирдә кулга алдылар. Китте җәзалап, сорау алулар. Ничек кенә дөресен сөйләсәм дә, миңа ышанмыйлар. Үземне бандитларга ярдәм итүдә гаеплиләр. Түздем, дөреслек ачыкланыр, дидем. Юк, җитмәсә, бер якын гына туганымны гаиләсен юк итү белән

куркытып, аңардан миңа каршы бик куркыныч документка көчләп имза куйдырганнар. Җаен туры китереп, үзе әйтте. Мин аны гаепләргә җыенмыйм. Гаилә иминлеге, балаң исәнлеге хакына әллә нинди кәгазьләргә дә имзаңны куярсың. Бу хәлне белгәч качтым. Гаепләре булган берничә хәрби түрәне юк иттем. Менә шулай итеп, үзем хәзер абрек булдым. Нәселебез белән гомер буе

шуларны эзәрлекләгән булсак, бүген язмыш шулай китереп куйды. Мин үзем, үз теләгем белән абрекка әйләндем. Еларсың да, көләрсең дә.

 Чеченга сөйләве бик авыр иде. Ким-ким туктап, сулышына утырган төерне йотарга тырышып, тамакларын кыргалый. Ашау дигән нәрсә күптән онытылды. Өстәлдәге ризыклары суынып бетте. Хатыным аларны тапшырып, кайнар аш алып килгәч, ул саран гына елмаеп, аңа рәхмәтен белдерде. Мин инде килеп

туган тынлыкны бозып:

– Әле тауларда абреклар һаман бармы? – дип сорадым.

Бу миңа карап, ниндидер моңсулык белән:

– Заманалар үзгәрде. Абреклар элек тауларда гына булса, хәзер алар шәһәрләргә дә күчте.

Мин түзмәдем, үземне баядан бирле кызыксындырган сорауга җавап табарга була:

– Гаиләңне һәлак итүчеләр әллә безнең яктан иделәрме? Бу якларга нинди җилләр ташлады үзеңне? – дим.

– Юк, юк. Ходайга шөкер, бу яклардан барган хәрбиләр һәм милиция хезмәткәрләре бик тынычлар. Алар халыкны җәберләүләргә һәм тигезсезлеккә юл куймадылар. Халкымның гореф-гадәтләрен хөрмәт иттеләр. Ә бит кайбер өлкәләрдән килгәннәр үтә дә явыз һәм тәртипсез кыланып, безнең халыкны

кешегә санамадылар. Ничек кенә мыскылламадылар безне. Кызларыбызны көчләп, изге саналган урыннарыбызны пычратып, мәчетләрне җимерделәр. Менә шундыйларны җитәкләгән берничә түрәнең күзенә туры карап, ни өчен дип сорарга китеп барышым. Ни өчен?! Нигә?! Юл уңаенда үзем яшь чакларда укыган урыннарны күреп китәсем килде. Картәтием гомер бакый

шул юлбасарлар белән көрәшеп, Совет власте өчен һәлак булган. Әтием ялга чыкканчы милиция органнарында эшләде. Маңгайга язылгандыр инде, күрәсең. Шулай килеп чыкты. Мин үзем хәзер шул абрекларның берсемен.

Менә алдыңда утырам. Бандитка охшаганмынмы?

Мин «юк» дигәнне аңлатып, баш селким.

– Шулай… Без бандит түгел!

– Миннән берәр ярдәм кирәкмиме?

– Юк, юк. Рәхмәт. Иң мөһиме: мин сөйләгәннәрне тыңлап утырдыгыз. Шуның өчен рәхмәт. Безне Ходай очраштыргандыр инде. Яшь чакларымны искә төшереп, Гасан дус, сине, Рәмилә ханымны күргәч, менә яшәреп киткәндәй булдым. Күңелем тынычланып, җаныма рәхәт булып китте. Менә шулай, мин хәзер кала абрегы.

Көтмәгәндә, үзен абрек дип атаган Әхмәтбәкнең кесә телефоны шалтырады. Үзләренчә берничә авыз сүз сөйләшеп алгач, телефонын сүндереп:

– Миңа китәргә вакыт. Бездә «яманнан ярты кашык аш калыр», диләр. Ашымны кабып бетерим инде, – дип, тәлинкәдәге ашын тиз-тиз капкалап, суына башлаган чәен эчеп, амин тотты. Һәм ашыга-ашыга урыныннан торып, хушлаша башлады. Без дә озатып калырга дип, урыныбыздан тордык. Әхмәтбәк:

– Юк, озатмагыз. Кирәкми. Миңа тик Ходайдан исәнлек кенә теләгез. Тагы бер тапкыр гафу итегез. Мин кемгәдер ачылып, эчемдә кайнаганнарны сөйләргә тиеш идем. Рәхмәт тагы бер тапкыр мине тыңлаганыгыз өчен, – дип чыгып китте.

Хатыным белән ни әйтергә дә, ни уйларга да белми, инде күптән суынган чәебезне калдырып, без дә кайтырга кузгалдык... Менә сиңа чечен. Менә сиңа

Әхмәтбәк-Абрек...

(Дәвамы бар)

 

 

"КУ" 4, 2020

Фото: pixabay

Теги: повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев