Мин – Абрек (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

***

…Институтны тәмамлаганга да биш былтыр. Тау белән тау гына очрашмый, диләр бит, бер эш сәфәремдә Галиев Абрекны очраттым. Шул чакны җаен туры китереп, нигә аңа андый исем кушканнарын сорадым. Бу бераз икеләнеп торгандай итте, тамагын кыргалап алды. Нәрсәдер исенә төшереп уйланыбрак торгач, сөйләргә әзерләнде. Күрәсең, бу хакта беренче тапкыр чит кешегә сөйләве иде. Һәм аңа бу турыда исенә төшерүе дә авыр булды шикелле.

– Әй, барыбер бу турыда тагы кемдер белергә тиештер. Әтием берничә ел элек мәрхүм булды, авыр туфрагы җиңел булсын. Исемемнең серен әти дә мин генә беләм, хәтта әни дә белми. Үсә төшкәч, әтидән сорадым. Икәү шулай печән чабып кайтып киләбез. Нигә, дим, әти, миңа шушындый татар исеме булмаган ят исем куштыгыз? Мондый исем башка беркемдә дә юк. Әллә нинди исем. Малайлар да кайчакны мине үртәп көлгәли. Абрек та булдымы исем, – дим.

Әти бераз дәшми баргач, авыр гына бер көрсенеп алды да:

– Улым, әлегә бу турыда беркем дә белергә тиеш түгел. Вакыты җитмәгән. Әмма сиңа сөйлим. Дөнья хәлен белеп булмый.Сугышта алган яралар көннәнкөн күкрәкне кыса.Күпме яшисе калганны бер Аллаһ кына белә.Шуңа сөйлим дә инде сиңа, – ди.

– Сөйлә, әти!

– 1944 елның февраль ае. Безне фронттан каядыр Кавказ ягына алып киттеләр. Безгә рәхәт, монда фронттагы алгы сызык түгел бит. Пулялар да сызгырмый, туплар да шартламый. Ашау да әйбәт. Тып-тыныч. Кыскасы, ял итәбез. Һәм көн дә тәрбияви чара үткәреп, сәяси яктан безне дагалыйлар. Имеш, Кавказдагы күп кенә халыклар фашистларга сатылган. Ә чеченнар Гитлерга алтыннан эшләнгән тарантас һәм кыйммәтле ташлар белән бизәлгән дилбегәле юртак бүләк итәргә әзерләгәннәр. Әлеге көндә дә таулардаСовет гаскәрләренә каршы чеченнар оештырган партизан отрядлары сугыша. Шуларны юк итәргә барасыз. Ә бандит отрядларында безгә каршы сугышкан башкисәрләре авылларда гади халык арасында яши. Гади халык дигәннәренең барысы да шул ерткыч отрядларга ярдәм итеп ята. Төрекләр безгә каршы сугыш башлый калса, аларга плацдарм әзерлиләр. Тәкшту без шул «кабахәт», «сатлыкҗан» чеченнарны Себер тайгасына күчерергә тиешбез. Менә бит Совет хөкүмәте нинди гуманлы. Без аларның балаларын һәм карт-корыларын барысын да кырып бетермибез. Ә халыклар атасы булган даһи Сталинның акыллы сәясәте аркасында жәлләп, ил эченә күчерергә тиешбез. Ул сатлыкҗан, ялкауларны эш белән тәэмин итеп, алардан җәмгыять өчен файдалы гражданнар тәрбияләрбез. Тәртипкә салырбыз. Белсеннәр:Совет хөкүмәте барча халыкларга, хәтта үзенең дошманнарына да мәрхәмәтле икәнен. Әмма чеченнар – шундый явызлар. Каршы торып атыша, сугыша башларга мөмкиннәр. Шуңа да чак кына киреләнү сизгән көе андыйларны урында ук атарга, юк итәргә. Аңласыннар кемнең кем икәнен. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: ул чечен халкының балалары да бик куркыныч. Тәпи йөри башлаганнан ук атта чабалар, мылтыктан атып, чыпчык күзенә тидерәләр. Теләсә нинди корал белән каршы торырга мөмкиннәр. Яшь малай-шалайларын да аямаска!

Һәр көнне безгә шул турыда тукыйлар. Алар кылган төрле явызлыклар хакында сөйлиләр. Һәм без, гади солдатлар, чынлап торып, бу сатлыкҗан тау халкын күралмый башладык. Без фронтта кан коеп, фашистлар белән сугышабыз. Ә алар монда, безнең артта, хөкүмәткә каршы үзләренең кара эшләрен эшләп яталар икән.

Шулай бер төнне мине штаб кырына каравылга куйдылар. Сакта торам. Февраль ае бит, төн салкын, җитмәсә, үзәккә үтмәле җиле дә бар. Мин җилдән ышыкланып, стенага терәләм. Шул чакны ниндидер өч офицер тәмәке тартырга тышка чыкты. Бусагадан ерак та китми, җиңел хаҗәтләрен башкарып, үзара сөйләшеп, тәмәке көйрәтәләр. Һәм берсе:

– Нишләп җыен басурман-иноверецлар белән без шул сатлыкҗан чеченнарны куарга тиешбез әле? Беткәнмени үзебезнең Иваннар? Ичмаса сугыштан котылып, әзрәк ял итәрләр, исән калырлар иде. Икенче офицер монысына болай дип җавап бирде:

– Яшьсең әле. Бернәрсә дә аңламыйсың. Татарны татар куарга тиеш. Алар бер-берсен тизрәк аңлыйлар. Аларны без куабыз дип уйламасыннар. Үзләренең туганнары шулай эшли икән дип белсеннәр. Монда, браток, политика! Шуны бел:җиңүчеләрне хөкем итмиләр! Ә иң мөһиме – юк белән башыңны катырма.

Менә шулай, улым. Мин яшь идемул чакта. Урысчам чамалы булганлыктан, барысын да аңлап та бетермәдем. Әмма шушы хәл без татарларга карата да булырга тиеш икәнлеген чамаладым. Икенче төнне безне машиналарга төяп, тауларга алып киттеләр. Ике көн бардык. Халык арыды, талчыкты. Ә минем башта сакта торган чакта ишеткәннәр кайный. Әле тегеләй, әле болай уйлап карыйм, һич ахырына чыгып җитәрлек түгел.

Караңгы төн, машина чак үтәрлек тар гына юлдан барабыз. Таң алдыннан бер авыл кырына китереп бушаттылар. Тезеп, яшерен пакетны ачып, приказ укыдылар. Шулай итеп, без үзебезнең яман эшебезне башладык. Чечен халкын гасырлар буе яшәгән авылларыннан куарга тотындык. Бу авыл ниндидер тарлавыкта урнашкан. Авылны без барып кергән яктан бик биек һәм текә кыя ташлар уратып алган. Өскә карасаң, бүрегең төшеп китәр. Шул кадәр биек. Карарга куркыныч. Өстеңә җимерелеп төшәр төсле. Кара таң белән халыкны көчкә бер мәйданга җыеп, машиналарга утыртабыз. Ә машиналар нәрсә! Америкадан җибәрелгән өр-яңалар! Фронттагы көчкә-көчкә өстерәлеп йөргән «полуторка», «ЗИС»лар түгел инде. Чечен халкы белән тарткалашулар үзәккә үтте. Ул әби-бабайлар елаша, хатын-кыз, бала-чаганы әйтеп тә тормыйм. Авыл халкын жәлләп, тамакка төер, күзгә яшь тыгыла. Тешләрне кысып, командирлар биргән боерыкны үтибез. Шул чакны ике гарип чечен фронтовигы: «Без беркая да китмибез. Без ил өчен кан койган кешеләр», – дип каршы төште. Титаклап өйләренә таба кайтып киттеләр. Безнең командир, НКВД офицеры ике дә уйламый тегеләрне атып та екты:

– Кто не подчиняется и сопротивляется – всеми будет вот так! – ди.

Шуннан соң гына халык бераз тынып, безне тыңлый башлады. Әйе, куылучыларның әби-бабайларын, балаларын елата-елата машиналарга төяп бетердек бетерүен. Исемлек белән барлый башлагач, алты кеше җитми булып чыкты. Теге НКВД офицеры үзе белән берничә солдатны алып калды, калганнарга кузгалырга кушты. Авылда калган солдатлар арасында дус казакъ егете белән мин дә бар. Без авылны яңа баштан тентеп чыгарга тиешбез икән. Ә миңа һәм казакъ егетенә авылның аргы башына, таулар ягына засадага утырырга кушылды. Казакъ егете пулемётчы, миндә автомат. Офицер:

– Авыл ягыннан качып китүчеләр булса – атарга! – дип, безгә приказ да бирде.

Урынны бик шәп итеп сайладык. Ни дисәң дә, фронтта булган кешеләр. Авыл ягыннан карасаң – килеп терәлмичә безне күрерлек түгел. Бер якта кыя, икенче якта тирән упкын. Аста елга ага. Шушы тар урынны үткәч, алда урман белән капланган таулар тезмәсе китә. Без урнашкан урын бик тар булып, сукмактан кем генә килсә дә, безнең яннан үтмичә булдыра алмый. Ятабыз шулай берничә зур гына ташлар тезмәсе артында. Икебез дә авыл егетләре. Урысча ул да, мин дә такы-токы гына чамалыйбыз. Шуңа да әкрен генә үзебезчә сөйләшәбез. Ул казакъча, мин татарча. Җай гына сөйләшкәч, бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Үзебезнең кеше бит, ни дисәң дә, бер-беребезгә терәкбез. Теге кем әйтмешли, сукмаса да, күсәк. Бер тамырдан.

 

Пулемётны авыл ягына каратып куйдык. Һәм Самат дус белән әкрен генә гәпләшәбез. Кем килергә мөмкин? Авылдан барысын да кудык. Мөгаен, йә берәрсе гаиләсе белән күрше авылга кунакка киткәндер, йә булмаса, куыласыларын ишетеп, кичә үк качканнардыр. Алай дисәң, берсе хатын-кыз булып, калганнары – бала-чага икән. Ул бала-чагалар кайда качып котылырга мөмкин соң?

Урнаштык. Тирә-як тып-тын. Мин, тау күрмәгән кеше, тауларга берчә сокланып, берчә шикләнеп күз салам. Казакъ та далада үскән булып чыкты. Ул да тауларга, ишелмәсме болар дигән кебек шикләнеп караштырып ала. Күктә февраль кояшы кыздыра. Кояшта җылы. Көн караган якта тау битеннән гөрләвекләр тәгәри. Ә күләгәдә суык. Таудан аккан кар сулары күләгәдә боз булып чытырдап туңа. Тау башларында ап-ак кар ята. Ә кояш нурында күзне чагылдырып, шундый сихри итеп ялтырый, әйтерсең лә, алар өстенә энҗе-мәрҗәннәр сибелгән. Бер карасаң, күккә каратып куйган гаҗәеп боз сөңгеләре. Икенче карасаң, алар – башларына ап-ак чалма кигән авыл картлары, намазга тезләнеп тынып калганнар. Һәм таулардагы сирәк-саяк болытлар намазга оеган картларның сакаллары булып, җилдә җилфердәшә. Ул таулар шул кадәр биек һәм текә. Менә-менә өстеңә авар төсле. Шул кадәр куркыныч булып китә. Ә шулай да матур күренеш. Куркыныч белән матурлык бергә кушылып, безнең күңелләрдә аңлатып бирә алмаслык әллә нинди сихри хисләр тудыра. Без шулай җайлап кына тауларга соклана-соклана яткан позициябезне тәртипкә китерәбез. Ә күңелдә ниндидер шом йөрәкне тырный.

Бөтенесе без көтмәгәндә булды. Ничектер аска, уч төбендәге кебек күренгән авыл ягына, күзем төште. Йа Ходай! Безнең яткан урыннан егерме метрлап булыр шул яктагы борылыштагы кыя артыннан кинәт кенә берәү килеп чыкмасынмы! Менә сиңа мә! Куркып киттем. Ә бу хәлне Самат күрми, чөнки ул таш артында пулемёт дискасына патроннар тезеп утыра. Мин тиз генә автоматны алдым. Атаргамы, юкмы? Бер мизгелгә югалып калдым. Каушамаслыкмыни?! Берәү дигәнем әллә ничәү булып чыкты. Алдан килгән чечен сакалтае өстенә бурка дигән тунга охшашлы кием кигән, башында папаха. Ул гынамы әле, ике кулына ике кыз бала күтәргән. Җитмәсә, авызы белән дә бер зур төенчек тешләп капкан. Артыннан килгән хатын да җилкәсенә зур капчык сыман нәрсә аскан. Һәм берсе биш-алты, икенчесе тугыз-ун яшьләрдәге малайларын җитәкләгән. Күренеп тора: үзе авырлы. Бераз каушап, аптырап калуым шуңардан, чөнки болар бит кораллы дошман да, фашист солдатлары да түгел. Әйе, фронтта билгеле: каршыда немец, монда син. Аны атып екмасаң, ул сине атып үтерәчәк. Сугышта күп кырырга туры килде фашистларны. Ә монда бит фронт юк. Каршымда – ниндидер тау арасындагы, тарлавыктагы, бәп-бәләкәй чечен авылыннан балаларын күтәреп качып баручы авыл кешесе. Хәтта бу бахырның буркасының бер чабуы ертылып төшкән. Өстендә ямавы да күренә. Туган иленнән китәргә теләмәгән тискәре бер чечен карты инде. Карт диюем шуннан, сакалының яртысына чал төшкән. Җитмәсә, уң кулындагы кыз баланың аягындагы итеге әллә төшеп калган, әллә бөтенләй булмаган. Аяклары тезенә чаклы бөтенләй ялангач. Өшегән аягын әле картның ачылып киткән буркасы чабуына тыгып җылытырга чамалый, әле берсен берсенә ышкыштыра. Әйе, бу кылыч танаулы чечен картын атып ектым да, ди. Ә балаларга да тисә? Аның артыннан килгән хатынга һичшиксез тиячәк. Ул авырлы хатынның гомерен өзеп, мәңге җуелмас гөнаһ алыргамы? Ул гөнаһның әҗере җиде буыныңа җитәр. Аллаһ сакласын! Анда гына бетсә әле? Ә менә-менә якты дөньяга туарга торган баланың гомер кыйммәтен бернинди хак белән дә бәяләп булмый. Ул бәһасез!

Көтелмәгән хәл бит. Җитмәсә, чечен артыннан ияргән хатын да чак тын алып килә. Аның зурайган корсагы менә-менә бәбиләргә тиешлеген күрсәтә.

Үзем дә сизмәстән, өйрәнелгән гадәт буенча:

– Тукта! Атам! – дип кычкырам.

Тавышым карлыгып китте. Ничектер хырылдап чыкты һәм юньләп ишетелмәде дә. Атсам, теге балаларга тиячәк. Балаларга тимәсә, арттан тыны бетеп, ике бала җитәкләп чак килгән йөкле хатынга эләгәчәк. Минем тавышка казакъ та сикереп торып коралына ябышты. Күреп торам: аның да куллары калтырый. Каушавыннан ул үзенең пулемётына дискасын урнаштыра алмый азаплана.Дисканы урнаштырып, коралыннан ут сиптерсә, барысы да бетәчәк. Мин казакъның кулбашыннан тотам. Теге дә аңлады шикелле.

Чечен дә кинәт яңгыраган тавышка дертләп китте. Мине күреп, ул да югалып калды. Башын күтәреп миңа карамакчы булды, тик кинәт башын күтәрүдән папахасы кулындагы кызлар битенә ышкылып, яртылаш күзен каплады. Кулындагы кызның кул башына маңгаен ышкып баш киемен күтәрергә чамалый. Юк, булмый. Бик кыенлык белән уң кулындагы кызчыкны тагы да өскәрәк күтәреп һәм башын аска ук иеп, ниһаять, агач кайрысы төсенә керә башлаган бармаклары белән бүреген маңгаена күтәреп, әйбәтли алды. Пулемёты белән азапланган дустым да коралын тәртипкә китереп, дискасын урнаштырды. Шатырдатып, затворын тартып куйды. Тик көпшәсен читкәрәк борып, туктап калды.

– Туктагыз! Атам! – дим, кабатлап.

Ә тегеләр минем кычкырып туктарга кушуыма карамый якын ук килеп җиттеләр. Шул чакны үз гомеремдә беренче һәм соңгы тапкыр нәфрәт белән үземә төбәлгән утлы карашны күрдем. Чечен безгә шундый куркыныч итеп караган, бу карашны берничек тә аңлатып булырлык түгел. Җитмәсә, тау үренә шушы чаклы авыр йөк күтәреп, йөгерә-атлый менгәндә, бөтенләй һушы алынып, хәле беткән. Танау тишекләре шул кадәр киңәйгән, әйтерсең лә Сабан туенда чабышып килгән ат. Февраль суыгында борыныннан чыккан тыны, пар бөркегән самавыр буы кебек. Тешләп күтәргән йөк авырлыгыннан аның башы бераз алга иелгән. Кулына күтәргән балалар да безне күреп, куркышып, картның муенына тагы да ныграк ябыштылар. Качакка тын алырга бөтенләй кыенлашты. Ә курку катыш нәфрәт белән караган бала күзләрен күрүдән безнең тәннәр эсселе-суыклы булып китте. Тәннән кырмыскалар йөгерешкән кебек салкын тир бәреп чыкты. Фронтта каршы килгән фашистлар белән кул сугышына күтәрелеп сугышканда да бу чаклы булмаган иде. Андый карашларны башка күрергә язмасын, Ходаем! Куркудан зур итеп ачылган бер гөнаһсыз бала күзләре. Аларның курыккан карашлары утлы уклар булып безгә кадала. Балалары кысып кочаклаганнан чеченның тыны бөтенләй бетте шикелле. Ә мин автоматнытегеңә төзәгән килеш каттым да калдым. Менә авыл ягыннан да аткан тавышлар ишетелә башлады. Бу бәндәнемин үз өерен кырып бетерергә җыенган аучылардан качып барган ана бүрегә охшаттым. Бүреләр дә бит куркыныч туса, үз балаларын авызларына кабып читкә, куркынычсыз урынга күчерәләр. Бу ир дә шулай балаларын хәвефсез урынга күчергән бүре кебек иде. Ул килә килешли авызына капкан төенчеген тешеннән ычкындырды. Хәзер авызын зур ачып, кичке куе һаваны үпкәсенә тутырып, каш астыннан әле казакъка, әлемиңа карап, безне яндыра. Мин тәүдә төенчекне тешләп авызына гына капкан дип уйладым. Юк икән, зур төенчеген муенына да элгән булып чыкты. Менә авыл ягыннан килгән ату тавышларын ул да ишетте. Туктап калды. Һава җитмәүдән зур ачылган авызы белән тирән тын ала-ала, ялт итеп артына борылып карады. Яңадан безнең якка күзенең акларын ялтырата. Кулындагы кызларны тагы ипләбрәк беләгенә күтәреп куйды. Бу хәлне күреп, сәҗдәгә утырган тау-картлар, барча галәм тынып калган кебек булды. Тик чечен картының һәм аның артыннан ияргән хатын белән балаларның гына авыр итеп, мыш-мыш сулавы ишетелә. Шушы куркыныч тынлыкны бозып, кинәт кенә чечен муенына аскан төенчек тәүдә шыңшып алды һәм тауларны, таулар булып сәҗдәгә киткән картларны сискәндереп, үзәкләрне өзеп елап җибәрде. Инде хәзер безне көйдергән нәфрәтле карашларга, ярсып елаган бала тавышы да кушылды. Һәм йөрәкне үтмәс пычак белән рәхимсез телгәләргә кереште. Ходаем, шушылай итеп илереп елаган яшь бала тавышын башкача ишетергә язмасын. Әйтерсең лә, бала еламый, ә качак чечен карты шушылай яшь бала тавышы белән, үзенең котылгысыз язмышын каһәрләп, чеңләп елый иде. Без шунда гына ул нәрсәнең биләүдәге бала икәнен чамаладык. Качак авыр эштән кәкрәйгән бармаклары белән биләүне сыпырып, баланы тынычландырырга тырыша. Үзе эсседә чебенләп башын селкегән ат шикелле башын селкеп, муенына элгән кыйммәтле йөген тирбәтеп юатырга чамалый. Ул капкынга эләккән бүре төсле әле миңа, әле Саматка карап, нәфрәт ташып торган карашы белән безне өтә. Безнең атарга әзер торган коралларга игътибар да итми сукмактан юлын дәвам итә башлады. Турыбызга килеп җитәрә кысылдап:

– Кяфер! Стреляй! Чего не стреляешь? Абрек все равно в плен не сдастся. Абрек умрёт, но никогда вашим рабом не станет! – ди. Үзе уң кулы белән билендәге матур бизәкле кынга тыгылган кинжалын капшый.

Миңа шул чакны теге хатын һәм Абрек күтәргән балалар бик тә кызганыч булып китте. Әтиләрен үтерсәм, алар нишләр? Атсам, балаларга да тиячәк. Балаларның ни гаебе бар? Бу бүрене болай гына туктатып булмый. Балалар кызганыч. Хатын корсагындагы әле туарга да өлгермәгән баланың җанын кыйсаң, бетмәс гөнаһны ничек юарсың? Аллам сакласын! Мин шул турыда уйлап, кинәт кенә болар бара торган якка – алга башымны борып карадым да иягем белән генә шул якка күрсәттем. Уем белән китәргә кушам. Сакалтай да мине аңлады шикелле.

 Бу бәндә безнең якка утлы карашын ташлый-ташлый, авыр сулап, үтеп китте. Бераз баргач, адымнарын бөтенләй әкренәйтте. Күрәсең, безне арттан аркаларына атарлар дип уйлады. Юк, без атмадык. Ялгыз чечен бүресе үз гаиләсен тау сукмагы белән ары алып китте. Тауларда караңгы тиз төшә. Авылдан боларны куып килүчеләр безнең янга килеп җиткәндә, тәмам күз бәйләнде, дисәң дә була. Шунда казакъ та телгә килеп:

– Безгә нәрсә була инде? Приказны үтәмәгән өчен стенага да терәп тормыйча атачаклар. Әйбәт дигәндә, штрафбатка җибәрәчәкләр, – ди.

Мин инде әле генә күз алдыннан үткән күренешне уйлап, өстемнән авыр йөк төшеп киткәндәй, җиңел сулап куйдым. Бөтенләй битараф кына:

– Барысы да Аллаһ кулында. Балалары кызганыч, – дим. Аллаһ сүзен ишеткәч, Самат ниндидер доганы исенә төшереп, авыз эченнән генә мыгырдап, әппәр итеп, битен сыпырып куйды. Качак чечен артыннан куып килүчеләр килеп җитүгә, безгә акырырга, кычкырырга тотындылар. 

– Нигә атмадыгыз, нигә җибәрдегез? – Нәрсә йоклап торасыз? Без инде алдан дус белән сөйләшкәнчә:

– Аткан тавышларыгыз ишетелү белән сукмактан күзне алмадык. Моннан беркем дә үтмәде. Беркемне дә күрмәдек. Күргән булсак, билләһи, атып ега идек, – дибез.

Менә арттарак калган теге НКВД офицеры да тыны бетеп килеп җитте. Ул инде килгән көе пистолеты белән зәһәр янап:

– Ах, сволочь, басурманы! Своих прикрываете. Сами вы предатели. За не исполнение приказа по законам военного времени вас тожек стенке поставим! Бүтәннәргә үрнәк булыр! Бөтен полк алдында атачакбыз! – дип, авызыннан төкерек чәчеп яман сүгенә.  – Сволочь, фашист калдыклары! Сез хөкүмәтнең бик тә җитди һәм мөһим күрсәтмә-заданиесен үтәүне өздегез! Вас Военный трибунал будет судить! За срыв важную военную операцию я имею право расстрелять вас на месте. Но вас будем расстреливать перед строем. Чтобы и другие знали, – ди.

– Без беркемне дә үткәрмәдек. Сукмактан тычкан түгел, чебен дә очып үтә алмас иде, – дибез.

– Бинокльдән карап тордым. Барысын да күрдем! Сатлыкҗаннарны коралсызландырыгыз! – дип, безне яман сүгә-сүгә башкаларга боерык бирә.

Шунда ук безнең коралларны тартып алдылар. Авылга кайткач, ашатмый да кул-аякларны бәйләп, бер таш сарайга ябып та куйдылар. Кавказ булса да, февраль ае бит, төннәрен яман суык. Ярый бу абзарда берничә кәҗә һәм сыер булып, шулар арасында көч-хәл белән ятабыз. Бахыр сыер савылмаган, ахры. Төне буе безгә карап мөгрәп чыкты. Әйе, хуҗалары куылгач, боларны кем ашата, кем карый инде. Куылган чеченнар гына түгел, ә караучысыз калган маллар да кызганыч иде ул чакны. Суык абзарда безне төне буе шул кәҗәсарыклар җылытып чыкты.

Иртән таң белән юлга кузгалдык. Ярый әле шинельләрне салдырып алмадылар. Ятабыз машина әрҗәсендә бәйле килеш, утын түмәре кебек дыңгырдашып, тәгәрәп. Офицер шофёр янында кабинада утыра. Кузовта ике солдат безне саклап бара. Берсе безне шелтәли:

– Нигә дип шул сатлыкларны атмадыгыз. Командирдан рәхмәт кәгазе, йә медаль алыр идегез. Ун көнлек ял да бирерләр иде. Ахмаклар сез, исәрләр. Алар бит барысыда фашистларга сатылганнар. Без сезне саклап төне буе каравылда тордык. Юньләп йоклый да алмадык. Сез дә шул бер сволочь басурманнар инде, – дип, безне сүгә.

Беләбез инде аларның безне ничек саклаганнарын. Төнге сәгать дүрт белән биш арасы булыр, абзар кыегыннан шым гына берәү килеп төште. Кулында бәләкәй генә электр фонаре. Фонарен учы белән генә каплап, чак кына төшкән уты белән абзарны айкый. Кулында коралы да бар. Менә якынрак килде дә безне бәйләгән каешларны кисәргә әйтә. Исәбе: безне коткару. Без карышабыз. Бу туктап бераз уйланып торды да безгә ике пистолет суза. Без тагы баш селкибез. Чөнки ничек итеп үзебезнекеләргә атасың да аннан аңа ияреп, тауларга качып китәсең? Булмастай хәл! Бу шуннан кире чыгып китәргә әзерләнде. Һәм безгә карамый гына пышылдап:

– Спасибо! Что не стреляли тогда, – ди.

Әзрәк дәшми торгач:

– Ну и ахмак сез, кяферләр, бежать надо! – ди.

Самат түзмәде, казакъча:

– Без кяферләр түгел. Без мөселманнар, – димәсенме?

Теге ялт итеп фонареның тар гына уты белән әле беребезнең, әле икенчебезнең йөзен яктыртып алды да, ничек кергән булса, шулай шым гына кыекка ябылган камышны күтәреп, чыгып та китте. Әйе, ничек качасың? Безнең барча документлар штабта саклана бит. Без качсак, шунда ук бу НКВД офицеры штабка докладной язып, безне сатылганнар исәбенә кертәчәкләр. Ә бит авылда әти-әни, туганнар калды. Аларга көн бетәчәк. Аның белән генә бетсә әле. Туганнарның барчасының да киләчәге сызып ташланачак. Икебезнең дә баштан яшен тизлегендә шул уйлар үтте һәм без, туганнарны уйлап, бу эштән баш тарттык…

Бу икәү безне төне буена менә шулай саклады. Тегенең безне шелтәләгәнен тыңлап барабыз. Берсе дәшми. Тыныч кына тау юлыннан алга үрмәләгән машина бер көчәнеп алды да туктап калды. Алда зур гына таш ята икән, урап үтәрлек тә түгел. Кабинадагылар машинадан төшеп, кече хаҗәтләрен үти. Безнең кырда әрҗәдә утырганнар даҗиргә төшеп, аякларын язып алды.Ташны күчереп куйдылар да кире машинага утырышалар. Һаман кузгалмыйбыз. Шофёр машинасын караштыра шикелле. Көтмәгәндә, иптәшем казакъча:

– Ничек уйлыйсың, безне атарлармы, әллә штрафбатка гына җибәрерләрме? – ди.

– Тәкъдиргә нәрсә язылган, шул булыр. Суга батып үләргә дип язылган булса, утта янмабыз. Атмаслар да, асмаслар да. Әҗәлне чакырып, үлем турында уйлап ятма, – дим.

Безне әрләп килгән солдат аягы белән кабыргага нык кына тибеп: – Нәрсә турында лыкылдыйсыз? Качарга уйлыйсызмы? Кешечә, урысча сөйләшегез. Бернәрсә дә аңлашылмый, – дип сүгенә башлады.

Командир кабинадан башын тыгып, тегеләрдән:

– Нигә тавышланасың? – дип сорый.

– Басурманча сөйләшәләр. Бернәрсә дә аңлашылмый. Әллә качарга план коралар, – ди.

Теге солдатның шушы сүзләре пыскып яткан утка керосин сипкән кебек булды. НКВД офицеры безне кабаттан чечен сатлыклары дип сүгәргә тотынды. Имеш, безнең аркада хәрби бурыч тулысынча үтәлмәде. Без гөнаһлыларны нигә полкка кадәр өстерәп йөрергә, ди? Һәм солдатларга безне машина әрҗәсеннән төшерергә кушты. Бу тагы нинди этлек эшләргә чамалый инде дип уйлап та бетермәдем, машинаның әрҗәсен ачып, безне типкәләп, җиргә тәгәрәтеп төшерделәр. Күрәсең, командирның ачуы нык кабарды. Тау, кыя-ташларны игътибар белән күзәтә-күзәтә, үзалдына сөйләнә:

– Нигә дип монавы ике сатлык җанны өстерәп йөрергә? Гаепләре зур! Боерыкны үтәмәделәр! Барыбер атачаклар. Иң яхшысы: бу эшне урында ук башкарырга кирәк. Әле дә соң түгел. Син ничек уйлыйсың? – дип, сержант дәрәҗәле солдатка мөрәҗәгать итә. Тегесе дәшми. Белмим дип, кулбашларын гына сикертеп куйды. Командир тагы тауларга бер карап алды да катгый бер карарга килеп, солдатларга:

– Бастырыгыз сволочьларны шушы кыя-таш кырына! Атачакбыз! – диде.

Кичә генә бер казаннан ашаган полкташлар безне өстерәп дигәндәй таш кырына китереп сөяделәр. Чөнки аяк-куллар бәйле. Сержант кына:

– Әй, егетләр, эшләрегез бик алама. Полкта булса, мөгаен, штрафбат белән генә котыла алыр идегез, – дип пышылдый. Без дәшмибез. Дәшеп ни файда?Командир сумкасыннан ниндидер кәгазьләр чыгарып язарга тотынды. Аннан сәгатенә карап алгач, катгый тавышбелән:

– Сугыш кануннарына ярашлы, хәрби боерыкны үтәмәгәннәре өчен атылырга хөкем ителделәр. Хөкемне үтәр өчен тезелегез!..

Мин җаһилнең тагы ниндидер боерыклар биргәнен ишетмим. Колакта әнинең:

– Үзеңне сакла, балам. Минем хакка булса да, исән кайтырга тырыш! – дип елап озатып калганын уйлап, тамакка төер утыра. Көзән җыергандагы кебек, үтә нык кысылудан тешләр шытырдый. Менә хәзер барысы да бетәчәк. Каберемнең кайда икәнен дә белмәячәкләр. Безне атарга әзерләнгән солдатлар мылтыкларын да күтәрмәгәннәр әле. Кинәт дөньяны ярып, ату тавышы ишетелде. Әллә бер аткан тавыш шулай таулардан тауларга бәрелеп яңгырый, әллә чынлап та күп тапкыр шулай аталар. Аннан тагы, тагы ату тавышлары тауларда озак яңгырады.Тыз-быз килеп чәбәләнеп йөргән офицер тәүдә туктап калды да гөрселдәп җиргә ауды. Аны-моны чамаларга өлгермәгән полкташлар да егылды. Кабалана-кабалана машинасын кыздырырга азапланган солдат та кабинадан авып төште. Бар галәм тынып калды… Бераздан җай гына бер гүләү ишетелә башлады. Чамалап алдым: бу әллә кайда аста аккан тау елгасы тавышыиде. Кыя башыннан шыбырдап ташлар коелырга тотынды. Башымны күтәреп шул якка карасам, тау сукмагыннан атын әкрен генә атлатып бер җайдак төшеп килә. Йа Ходай, монысы кем булыр тагы? Юлга төшеп җиткәч, атын калдырып, җәяүләп, безгә якынлашты. Безгә дә чират җитте, ахры, дип селкенми дә көтәбез. Кулында «Маузер» пистолетын әзер тотып, безнең янга килеп җитте. Бераз әле миңа, әле казакъ дуска текәлеп карап торды да якын ук килеп, безне бәйләгән бауларны кисеп очырды. Безгә туры карамый гына:

– Бар, китегез! Сез ирекле, – диде.

Аптырашып басып торабыз.Һуш китмәле хәл. Бу кичәге, үлемне коллыктан өстен күреп, әсир булырга теләмәгән һәм үзен Абрек дип атаган чечен карты иде. Таныдым. Билендәге бизәкле хәнҗәре дә шул, ямаулы буркасыда шул ук. Хәзер нишләргә? Безнекеләр барысы да һәлак булды. Чечен җирдә ятканнарның документ-кәгазьләрен җыеп, командир сумкасына салды да миңа тоттырды. Бераз арткарак чигеп, үзенең карчыга карашы белән безгә алмаш-тилмәш сынап карап уйланып калды. Кинәт кенә төзәп тә тормый бербер артлы аякларга атып җибәрмәсенме?! Бетте, бу безне дә атып үтерәчәк бит! Куркыштан егылып киттек. Бу тагы-тагы атып җибәрде. Хәзер инде куллар салынып төште. Әйе, безне бу шушылай этләп,җайлап-җайлап,җанны кыярга уйлый. Үтергәч, тизрәк үтерсен иде. Нигә бу кадәр безне җәфаларга? Бездән шушылай итеп, башкаларның да үчен алырга уйлыйдыр инде. Казакъ авыртудан еламсырап һәм ачудан тешен кысып, теге бандитка:

– Атсаң, йөрәккә үк ат. Нигә җәфалыйсың? – дип кычкырып, күкрәген төя.

Кичә без атмыйча жәлләп иреккә җибәргән җаһил кырыбызга ук килеп тешләрен кысып, яңагын шыгырдата-шыгырдата ачуланып: – Мин сезне, кяфер колларын, трибуналдан, штрафбаттан, үлемнән коткарам, – дип, минем кулдан җиргә сибелгән барча кәгазь-документларны яңадан җыеп, кире командир сумкасына тыга-тыга муенга элә. Кабинадан санитар сумкасы алды да яраларыбызны бәйләргә тотынды. Бу юлбасар тагы нәрсә уйлап тапты инде? Яралар нык авыртса да, үләрлек түгел, кан да бик үк акмый. Казакъның чәлдер сөяге чәрдәкләнгән, ахры. Аягына баса алмый. Минем сул кулның сөяге сынды. Шуңа охшаган. 

Теге безнең автоматларны алып, дискадагы патроннарны тау астына карап атып бетерде. Казакъның пулеметын алып, ташлар артында торган атының иярендә асылынып торган карабин янына элде. Шуннан ук бер зур гына биштәр алып килеп, безгә чечен эремчеге һәм пешкән ит калдырып, ашыкмый гына үз юлы белән китеп барды.

Абрек китте. Ә безгә нәрсә эшләргә? Чечен пулясы барсының да йөрәгенә тигән. Иптәшләрнең мәетләрен шушылай калдырып китәргәме? Яралы килеш боларны ничек җирлисең? Кабер казырлык рәт тә, хәл дә юк. Казый алсаң да, казырлык түгел. Таш та таш. Тешне кысып авыртуны җиңәргә тырышабыз. Ә яралар торган саен ныграк сызлый, кан саркый. Көч-хәл белән шулай да мәетләрне бер урынга җыя алдык. Үлгән дип исәпләгән командир исән булып чыкты. Без килеп кагылгач, ыңгырашып куйды. Тизрәк санитар сумкасындагы калган бинт, йод белән ярасын бәйлибез. Суык җирдә ятмасын инде бу дип, астына шинель җәя башлагач, һушына килеп, сүгенеп алды. Авызыннан чыккан кан күбеген йота-йота көчкә:

– Ни кызганыч, сез сатлыкҗаннарны атарга өлгерә алмадык. Нинди үкенечле үлем, – дип хырылдый.

Тагы нәрсәдер әйтсә дә, без башкача берни аңламадык. Тик аның: – Мама, мама, – дигән сүзе генә колакта озак яңгырап торды. Бераздан ул да җан бирде. Самат нәрсәдер әйтеп, читкә төкереп куйды. Мин аңардан нәрсә әйткәнен сорыйм. Ул:

– Ахмак, – диде дә: – ак болсын, кара болсын, иттиң аты ит, – дип куйды. Бераздан тагы кабатлап: – Ит жокта шошка үреди, – ди. Мин аңламадым, шулай да командирны хайван белән чагыштыруын чамаладым.

Мәетләр өстенә ташлар өеп, көчкә җирләдек.

Чатан-потан титаклап, кайтыр юлга кузгалабыз. Дустымны авыртмаган кул белән көч-хәлгә ярым күтәреп барам. Җитмәсә, кораллар да үзебездә. Яралансаң да, коралны ташларга ярамый. Без әллә ни ерак та китә алмадык. Төш якынлашуга машинага төялеп, бер отделение солдат безне килеп тапты. НКВД офицерын эзли чыкканнар икән.

Машина әрҗәсенә утыргач, казакъ дус белән бер-беребезгә карашып алдык. Сүзсез генә икебез дә тауларга күз салабыз. Таулар бездән җай гына ерагайганнан-ерагая. Алар әллә кайчан бу дөньядан киткән чечен картлары, мәңгегә таулар булып калыкканнар да ап-ак чалмалы башларын иеп, дәшми генә дисбе тартып, үзләре генә белгән догаларын укып утыралар. Туган җирләреннән куылган үзләренең балаларының, оныкларының кире әйләнеп кайтуын сабыр гына көтәләр сыман.

Менә таулар арасына сыенып утырган тагы бер буп-буш чечен авылы яныннан үтәбез. Ичмаса берәр җан иясе күренсә икән. Буш булганга бу авыл, әйтерсең лә, бер зур каберлек. Авыл уртасында таштан салынган ике биек манара калыккан, алар да моңсуланып карап тора. Һәм балаларын көткән аналар кебек мөлдерәшеп, безне озаталар сыман. Бераздан көн караңгыланып, тирә-якны болыт каплады. Кинәт кар яварга тотынып, буран купты. Җил сызгырып, галәм гүләргә тотынды. Әйтерсең лә, бар дөнья үкереп-үкереп елап, безне каргый, каһәрли иде. Ирексездән керфеккә яшь эленә. Мин башымда кайнаган авыр уйларымны куарга тырышам. Буран ничек кинәт башланган булса, шулай көтмәгәндә туктап калды. Без тарлавыктан чыгуга кояш та күренде. Җил һаман ыжгыра, шинель чабуын тарткалый. Машина башында суык. Дустыма тагы да ныграк елышам. Кулбашына исән кулымны салам. Самат та миңа ныграк терәлә һәм яралы кулын тезем өстенә куя. Һәркемнең үз уйлары. Мин инде, Аллага шөкер, бу әҗәлдән дә исән-сау котылып чыга алдык, дип шатланам. Дустым да миңа карап елмая.

Ярый әле иптәш белән алдан ук килешеп, икебез дә бер үк нәрсәне сөйләргә сүз куешкан идек. Частька кайткач, бик озак төпченеп сораштылар. Әле теге кәгазьне тутыралар, әле бу документка имза куйдырталар. Нинди бәрелеш булган? Кемнәр һөҗүм иткән? Һәм башкалар, һәм башкалар. Теге НКВД офицеры бер генерал малае булып чыкты. Аны ниндидер орденга билгеләп, безгә медаль вәгъдә итеп, госпитальгә озаттылар.Дәваланып ятканда да килеп сораштырып йөрделәр. Терелеп аякка баскач, элек алган яраларны да исәпкә алып, безне госпитальдәге ярдәм командасында калдырдылар. Безнең өчен, улым, сугыш менә шулай тәмамланды…

Икебезне үлемнән коткарган Абрек хөрмәтенә, улым, сиңа шул исемне куштым. Казакъ та шулай ук, улы туса, улына шул исемне кушачакмын, диде. Менә шулай, улым. Исемең бик хикмәтле исем. Исемең өчен һич кыенсынып йөрмә. Халкының азатлыгы, гаделлек өчен гомерен дә аямый, үлемне коллыктан өстен күреп, беркемгә дә буйсынмый тауларда хөр яшәгән Абрек – чечен кешесе. Һәм ул синең исемең. Ул булмаса, безне ике дә уйлап тормый аталар иде. Атмасалар, штрафбат көтә. Ә аннан исән калганнар бик сирәк. Анысы да могҗиза белән генә…

Менә шулай Абрек исеменең серен һәм әтисенең башыннан үткән тарихны миңа сөйләде. Шулай итеп абреклар белән очрашып, танышуым аркасында дөньяга карашым үзгәрде. Аклар-кызыллар, мулла-кулаклар, илләреннән куылган сатлыкҗаннар, халык дошманнары турында күбрәк уйлана башладым. Ә уйлаган саен дөньяның элеккечә, безгә сөйләгәнчә, дәреслекләрдән укыганча гади, бер яклы гына түгел икәненә ныграк төшенәм. Шуңардан күңелем тыныч түгел. Йөрәгем әрни. Башкаларга, тирә-яктагыларга шуның турында төшендерергә тырышам. Бу турыда башкаларга мин сөйләмәсәм, кем сөйләр?

 

"КУ" 04, 2020

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: