Логотип Казан Утлары
Повесть

Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)

Потыр тышкы яктан мүк баскан иске бер өйнең йозагын тартып кына алды да болай да таралырга торган ишеген ачып җибәрде. Өй эчендә әрдәнәләп өйгән мәетләрне күргән хатыннар хушсыз калды. – Күмеп өлгерә алмыйлар. Миңа шушында тутырып барырга куштылар. Соңыннан яндырачаклар...

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Мәрьям әбисенә гәҗит укый

Рәхимәнең оныгы Мәрьям мәктәптән туп-туры дәү әнисе янына кайтты. Мәрьям – Мәдинәнең өлкән кызы. Ул күбрәк дәү әнисе тирәсендә үсә. Туган авылында кияүгә чыгып калган Зәйнәбенең балалары яшькә кайтышрак. Аның да зур кызы Әнисә: «Дәү әни, менә, кайнар ипи алып мендем сиңа!» – дип, ни арада килеп тә җитә дә, ни арада күздән югала. Мәрьям бүген дәү әнисендә куна, мөгаен, иртәгә мәктәпкә баручы иптәшләренә иярә китәр.
Мәдинәсе күрше авыл егетенә тормышка чыкты Рәхимәнең. Оныгы кич буе шигырьләр өйрәнә, дәү әнисенә дә сөйләп күрсәтә. Рәхимә аның һәр сүзеннән кет-кет көлә, чөнки кыз чын артистларча оста сөйләргә тырыша һәм бу эше үзенә килешеп тә тора. Шигырьләр Рәхимәгә бик ошый, ул аларны кат-кат сөйләтә. Бигрәк тә Такташның «Мокамай»ын. Ул аны Мәрьям өйрәнгән арада үзе дә ятлап бетерә язды. Бигрәк тә:
Белмим,әллә күпкә, әллә бик озакка,
Ахры, мәңге оныта алмамын
Тамбов урманнары уртасында...
Ошбу шигырь юллары, хәтер пычагы капылт кисеп җибәргәндәй, шул урында өзелә дә колакка «Мари урманнары» дип ишетелә.
Әкияттәге ике бала кебек
Күпме җәфа чигеп яшәдек,
– дигән юллардан соң битендәге тирән җыерчыклар буйлап, кайнар яшь тамчылары тәгәри. Шигырь юлларындагы һәр сүз йөрәккә тамган бозлы тамчы кебек...
Мәрьям беркөнне диварда бик күптәннән эленеп торган Сталин
портретын алып куйды. Сурәт каплаган урында шакмак булып ак тап калды... Ак тап Шәйхиенең яшәлмәгән гомере, ике ятимә кызының әтиләрен өзелеп-өзелеп сагынулары. Үтелгән гомернең хәтердә ак таплар белән янәшә каралары да байтак. Әнә бит оныгы сөйли, Сталинны хәзер тәнкыйть итәләр, ди. Газетадан Суслонгер һәм Сурок лагерьларында булган хәлләр турында укый. Берсе дә рәсми хәбәр түгел. Анда булган кешеләрдән журналистлар язып алган язмалар гына. Бәгырен пычак белән телем-телем кисә ул язмышлар Рәхимәнең... Мәрьям куркып туктап тора, дәү әнисенә карый. «Укы, кызым, укы... сөйлә, – дип куя тегесе тыныч кына.
Андагы фаҗигале хәлләрдә Гитлерның гаебе юк. Фашист аягы басмаган ул урманнарга! Андагы канлы хәлләр үзебезнекеләрнең җинаяте, анда эләккән ир-атларның, унисез-егерме яшьлек егетләрнең ачы язмышлары, кичергән газаплары Ил намусында... Ил башында торган җинаятьче түрәләр намусында. Хәер, намуслары булса инде...
Мәрьям сөйләгәннәрдән (ул урысча укый да татарчага әйләндерә):
«Анда мәхшәр ике ел дәвам иткән. Хәзер шулар арасыннан берсе булса да бу хакта җитәкчеләргә ничек язып җибәрмәде икән, дип аптырыйлар, ди...»
Оныгы укый-укый сөйли, Рәхимә аны тыңлый да тыңламый да, бары ул сөйләгәндә, башыннан кичкәннәре янә йөрәге аша уза. Кинодагы кебек...

Чиратлап та бара ул сурәтләр, кайчак ахырыннан башланып, баш өлешеннән тәмамлана да шикелле.
«Яфрак кебек селкенеп торучы сәләмә киемле ирләрне бер сафка
бастырдылар. Өч ирдән каршы як койма читендә чокыр казыттылар. Көрәкләре кулларыннан төшеп-төшеп китә. Тезләнәләр, ләкин барыбер казудан туктамыйлар. Менә чокырлары казылып бетә, шуның артыннан ук, яннарына өч офицер килеп, боларның башына ата. Өчесе дә үзләре казыган
чокырга барып төшә. Баксаң, бу егетләр койма артындагы чүплектән бәрәңге кабыклары табып ашаган икән, офицерларның берсе күреп алган һәм: «Позорники!» – дип кычкыра-кычкыра, халыкны мәйданга җыйган. Имеш, алар чүплектә казынып, Совет солдатының, кызылармияченең исеменә тап төшерә!
Бу хәлләрнең шаһиты булса да, Рәхимәнең әле дә булса аңлап бетермәгән нәрсәләре күп. Офицерлар казарма читләрендә абзарлар төзетеп, анда күпләп, дуңгыз үрчеткән. Аларны солдат ашханәләреннән ашатып симерткәннәр, ди. Ач солдатлар, төнлә кача-поса, шунда бара һәм чүплеккә ташланган сөякләрне казып алып, шуларны кимерә торган булган. Әгәр моны «тук» иптәшләре, командирлар тирәсендә чүпләнүче ялагайлар күрә калса, шундук командирларга барып әләкләгән.
Солдатларга тиеш кыска туннарны, киез итекләрне, калай банкалы консерваларны базарда акчага алыштыручы аерым ялагайлар барлыгын белеп торганнар. Солдатлар исә катыргыдан укмаштырылган аяк киемнәреннән (Америкада ясалган) йөргән, ачлыкка, хурлыкка түзә алмаганы аяк чолгауларын карават башларына яки урманга чыгып, агач ботакларына бәйләп асылынган. Йөз кешегә исәпләнгән җир куышларында өчәр йөз солдатны тотканнар. Анда урын җитмәгәннәрне кар өстенә плащ-
палатка корып, шунда яшәткәннәр...
«Суслонгер» дип сөйлиләр дә... Аның Шәйхие Сурок дигән җирдә иде бит. Күпләр әлеге хәрби өйрәнүләр лагере хакында белмәде дә. Хәер, бу лагерьларның икесе бергә телгә «Суслонгер» дип керә. Бистәнең төньяк һәм төньяк-көнбатыш өлешләре Оборона министрлыгына караган җирләр була.
Сурок бистәсе Кундыш авыл советыныкы, Йошкар-Ола – Казан юлының сул ягына урнашкан. «Силикатный» дип аталган бистәдән сигез чакрым ераклыкта, аннан ары Суслонгер башлана.
Бистәгә узган гасырның егерменче елларында нигез салынган. Урман кисүчеләр яшәгән урын булган ул. 1927 елда Сурок бистәсе аша Казаннан Куяр станциясенә кадәр тимер юл сузалар.
Халык йортларны күл буена төзи. Җиләк-гөмбәгә дә, киек-мазарга да бай була бу җирләр. Урман эшенә тирә-юньнән дә, шәһәрләрдән дә халык җыела һәм алар тора-бара төпләнеп яши башлый.
1941 елның 17 ноябрендә сугышка алынучыларны хәрби эшкә
өйрәтү өчен әлеге тыныч урынга запастагы 31нче укчы хәрби бригада китерелә. Офицерлар өчен бәләкәй өйләр салына, кайбер солдатларны җирле халыкның өйләренә урнаштыралар, ә күпчелек кызылармиячеләр землянкаларда яши. Землянка эченә кышын тимер мичкә – «буржуйка»га ягалар, сәке урынына киртәләр җәелә, юрган урынына ылыслы ботаклар файдаланыла. Ләкин иң куркынычы ачлык була. Иртәнге ашка суга тугланган ясмык боткасы, бәрәңге кабыклары, бер тустаган кайнаган су.
Төшке ашка исә шул ук ясмыктан аш, ботка, дүрт кешегә бер «кирпеч» ипи бирелә.
Командирлары НКВД офицерларыннан. Шул елларда төрмәләрдән күпләп җинаятьчеләр азат ителә, аларны да монда китереп тутыралар.
...1972 елда әлеге лагерь тирәсендә зур янгын чыга һәм бар нәрсә кара күмергә әйләнә.
Теге заманда биредәге башбаштаклыкка Ворошилов чик куйган, дип сөйләүчеләр дә була. Рәхимә моны ишеткәч, Сталин портретын кире диварга элә. Алар бу хакта белмәгән, имеш! Ни сәбәпле адәм заты шул хәлгә төшкән? Нәрсә мәҗбүр итә аны кешелеген югалтырга?! Сталин бу хакта белмәгән дә бит! Ишеткәч, әнә, Ворошилов дигән командирын җибәргән, янәсе...
Газета укучы оныгы бәхәскә керсә дә (ул Сталинны гаепли), Рәхимә юлбашчыны яклый. Соң... оныгы белми ләбаса! Миллионлаган солдат сугышка «Ватан өчен! Сталин өчен!» – дип керде бит...

***

ТАССРның юбилей көннәре иде ул. Авылга да бәйрәм рухы килеп
җиткән. Онык тагын бәхәс кузгатты: «Татарлар автономияле республикада гына яшәргә тиеш түгел! Безнең заманасында үз дәүләтебез булган!» – ди. Рәхимәнең гыйлеме булмаса да, тормыш тәҗрибәсе зур, ул, көлемсерәп тыңлап тора да: «Безнең әтиләрнең ул чакта ничек куанганнарын белмисең шул син, бала! Ниһаять, безнең халыкны да санга суга башладылар, үзебезнең республика бар хәзер дип, бәйрәмнәрдә кайнар күз яшьләре белән
шатлыктан елый торган иде алар!» – ди, ипле генә итеп. Онык ул хәтлесен белми, шуңа күрә дәү әнисенең әлеге сүзләренә ышанмый хәле юк.
Мәрьям мәктәпкә баргач, тарих укытучысыннан сорый. Тарих фәнен укыткан мәктәп директоры Изил абый, гадәтенчә, тыныч кына укучысының сүзләрен тыңлап тора да: «Казан ханлыгы егылгач, татарның тагын нинди дәүләте... бүгенгечә әйтсәк, Республикасы булган?» – дип, сорауга каршы үзе сорап куя. Тарих фәненнән гел «бишле»гә барган Мәрьям тотлыгып
кала, иреннәрен тешли-тешли, үҗәтләнеп исенә төшерергә тырыша... Тик укытучыга каршы әйтерлек дәлил таба алмый, көлеп җибәрә. Шуннан Изил абый кызны тагын ипле генә итеп: «Син алай дип сөйләп йөрмә инде бүтән, сеңлем», – дип, аталарча кисәтә.
Мәрьям шул көнне үк мәктәптә булган сөйләшүне түкми-чәчми, дәү
әнисенә кайтып сөйли. Алдагы көнне кыз белән бәхәскә кергән дәү әнисе бу юлы аның сүзләрен колак читенә дә элми. Үз мәшәкате куәтлерәк аның – сөт кәҗәсенең печәне беткән. Иртәгә Мәрьям укырга китүгә уфалласын тартып, Пәриле күл буена печәнгә китәчәк ул. Оныгы үзең генә йөрмә бу аксак аякларың белән дип, күпме генә ялынса да, барыбер тыңламаячак.
Өлкән буынның үз фәлсәфәсе, һәр нәрсәгә үз фикере: «Иртәгә ни буласын кем белгән? Кинәт, тагы сугыш башлап куйсалар! Ышаныч юк... Иртәгәсе көнгә ышаныч юк... Ә сугыш вакытында үлән, печән түгел, шырпы сыңары салам да алып кайта алмыйлар иде басудан... «Ходаем, безне тыныч тормыштан аерма!» – дип пышылдый һәм авыз эченнән дога укырга керешә
Рәхимә карчык.

«Алла хакы өчен!»


– Рәхимә апа... – диде кыз, пышылдап. – Рәхимә апа... Әллә?..
Гәүһәрнең әлеге сүзләрен Рәхимә ишетми иде. Ул тәрәзәгә баккан,
урамнан Шәйхигә охшаган кешене эзли, үзе әледән-әле ябык ишеккә карап ала. Нәфи авып китмәс өчен диварга сөялгән, күзләре Рәхимәнең ачык изүләрендә.
Шулчак такта ишек ачылып китә, аннан ач яңаклы, кылыч борынлы офицер керә дә шәрран ярып кычкыра:
– Гимадиева! Свидание окончено! Твоего мужа отправили на фронт! Молись богу! Скажи спасибо! Иди домой!
Шулай боера да эчке бүлмәгә узып, ишеген каты итеп яба. Ике бүлмә арасында кечкенә генә тәрәзә бар, эчтән аның пәрдәсен тарта төшүләре күренә. Шушы хәлне аптырап күзәткән Гәүһәр абыйсын җитәкләп, Рәхимә янына утырта һәм теткәләнеп беткән чабата башына күз яшьләрен тамызып: «Рәхимә апа, Алла хакы өчен дип сорыйм! Үлә бит абый...» – дип пышылдый. Рәхимә эшнең нидә икәнен аңлап, «дерт» итеп китә һәм ачык изүен кулы белән каплый. Нәфинең иләмсез дәү башы хатынның күкрәгенә авып төшә.
Гәүһәр берәрсе керә-нитә күрмәсен дигәндәй, ишек тоткасына барып ябыша, аны бар көченә тартып тора. Күрше бүлмә тәрәзәсенә төртелгән офицернең кылыч борыны җәмпәкләнеп-җәелеп, ярты пыяланы каплый яза. Моны күреп алган Гәүһәр җәһәт кенә шунда атыла һәм аркасы белән тәрәзә каршысына килеп баса. Бүлмәдә тынлык урнаша. Рәхимә икенче күкрәгенең
бушаганын тоюга, Нәфинең талпан урынына кадалган башын читкә этеп җибәрә, калтыранган бармаклары белән изүен каптыра. Беркавымнан ишек ачылып китә. Кылыч борын Нәфи белән Гәүһәрне төрткәләп, урамга чыгара да ишекне эчке яктан эләктерә һәм әле һаман аптырап утырган Рәхимә өстенә юнәлә.
Рәхимә берни ишетми дә, күрми дә, бары тик колак яныннан баягы
тавышны һаман куып җибәрә алмый утыра бирә:
– Алла хакы өчен!..
Хатын үзенә иелгән кылыч борынны якын җибәрмәскә тырышып,
кулларын аның күкрәгенә тери һәм ялварып:
– Алла хакы өчен! – дип пышылдый.
Беркатлы юка тәрәзә аша плацтан тавышлар ишетелә:
– Раз, два! Раз, два! Шире ногу!
Шулчак тышкы яктан такта ишекне бәреп диярлек ачалар, ишектә чәче- башы тузгыган, ярсудан бит алмалары кып-кызыл булган Гәүһәр күренә. Ул килеп керешкә кылыч борынны Рәхимә өстеннән тартып ала да җилтерәтеп, каршысына бастыра һәм үзенең күкрәк изүләрен ачып:
– Мә! Мине көчлә! Мин кыз кеше! Балалы хатын нигә кирәк сиңа! Менә, кара, имиләрем шалкан кебек! – дип кычкырырга керешә. Кылыч борын кызның тулышып торган күкрәкләрен күреп, тораташтай катып кала. Үз күзләренә ышанмагандай, тырпаешып торган ими башларына бармак башы белән тиеп-тиеп ала, күзләре ут булып яна... Көтелмәгән бүләк ымсындыра аны. Тик шулчак бүлмәгә ике офицер атылып керә, алар кылыч борынның кулларын каерып тоталар да төрткәләп, урамга алып чыгып китәләр. Плацта ыгы-зыгы башлана. Тышта күн курткалы, агач кобуралы офицерларның, шинельле солдатларның тыз-быз чабышканы шәйләнә. «Мәскәүдән генерал килгән!» – дигән хәбәр тарала.


***

Юлчылар кирегә бик авыр тойгылар белән кузгалды. Хәзер инде
каршыларына ирләре янына ашыгучы хатын-кызлар очрый башлады. Рәхимә урманда йөри белми иде. Гәүһәрне әйтәсе дә юк – күзе бәйләнгән сукыр кебек юлдашы артыннан ияреп теркелди генә. Соңгы очраткан кешеләре Әтнә хатыннары булып чыкты. Берсе Күлле Кимедән, икенчесе Арчаның үзеннән, диде. Дөбъяздан бирле җәяү киләләр икән. Ләкин алар бик арыган, башлары да чуалган, олы юлга алып чыга торган сукмакны
үзләре дә бутаган икән – рәтләп берни аңлата алмадылар. Юлчылар атлый торгач, тагын адашты. Югыйсә шушы сап-сары комлы юл аларны кайтыр юлга алып чыгарга тиеш иде. Гәүһәр кинәт чырылдап кычкырып җибәрде. Каршыдагы агачка бер ир-ат бау бәйләгән дә, астагы юан ботакка басып, элмәккә башын тыгарга азаплана. Рәхимә әүвәл каушап калды, тик бик тиз аңына килеп, наратка таба йөгерде. Артыннан ук килеп җиткән Гәүһәр җәһәт кенә үрмәләп, бауга ябышты, Рәхимә тегенең аякларын кочаклап, күтәрергә азапланды. Асылынырга җыенучыны
көч-хәл белән элмәктән алдылар да ылыслы мүк өстенә сузып салдылар. Япь-яшь егет кисәге икән, мыек та чыгарырга өлгермәгән! Ул аңына килеп, хатыннарга карап ята башлады. Кызылармияче Николай бирегә моннан ерак түгел генә урнашкан мари авылыннан килгән. Рәхимә аны җилтерәтеп торгызды да:
– Әйдәле, егеткәем, болай ярамый! Син нәрсә! – дип, алга таба төрткәли башлады. Тегесе карусыз атларга кереште.
– Нишлибез моның белән, Рәхимә апа? Тотсалар? Артыннан куа
килсәләр?!
– Потырларның землянкасын эзләп табабыз...
Озак эзләде хатыннар Потырның җир асты торагын, ахыр чиктә барыбер таптылар. Потыр үзе дә, Улинә түти дә өйдә булып чыкты. Кыскача гына хәлне аңлатып бирделәр.
– Яшерергә кирәк егетне, – диде Потыр һәм үз артыннан тау астында урнашкан иске йортка таба алып китте. – Артыннан куа чыкканнардыр инде, – дип аңлатты ул үзе белән ияргән хатыннарга. Потыр тышкы яктан мүк баскан иске бер өйнең йозагын тартып кына алды да болай да таралырга торган ишеген ачып җибәрде. Өй эчендә әрдәнәләп өйгән мәетләрне күргән
хатыннар хушсыз калды.
– Күмеп өлгерә алмыйлар. Миңа шушында тутырып барырга куштылар. Соңыннан яндырачаклар...
Потыр сүзен әйтеп бетермәде, мәетләр әрдәнәсе арасыннан бер егет башы калыкты:
– Әти, бүтән түзә алмыйм мин монда! – диде ул, еламсырап.
– Адаш, улым, ашыкма! Тагы бераз түз! Килеп тикшереп китсеннәр инде. Аннан мин сезне Кожла ягына, ерак урманга озатам. Потыр ишеккә йозак элде.
Ул хатыннарны бу юлы өенә чакырып тормады, кайтыр юлны яхшылап өйрәтте дә үзе ашыга-кабалана, мылтык тавышлары яңгыраган якка – землянкасына таба китеп барды.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев