Кышкы яшен (повесть)

1

Бүген шатлыкның чиге юк. Һәркөн күнегүләрдә тозлы тир түккәндәге

киеренкелек юкка чыкты. Алар Россия чемпионатының беренче турыннан

җиңү яулап кайттылар. Бокс федерациясе җитәкчесе егетләрнең һәркайсын

кочагына кысып котлады, аларның тренеры Зиннурга моңа кадәр беркайчан

да әйтмәгән мактау сүзләрен яңгыратты. Әлеге шатлыкны аңлагандай, ак

микроавтобус асфальттан җай гына алга элдерә. Петербургка йөз чакрымнан

артыграк ара калып бара. Күк йөзен томалаган болытлардан пыскаклаган

яңгыр беркемнең дә күзенә күренми. Һәркемнең күңелендә якты кояш балкый,

ул кояшның җылысы очкынланып янган күзләрдә, иреннәрдән китмәгән

елмаюларда якты нур булып уйный. Салонда берничә кеше берьюлы сөйли,

бер-берсен үрти, шаярта, туктаусыз көлешәләр. Җиңү яулап кайтканда гына

хакимлек итүче, берни белән дә алыштырып булмый торган бәхетле мизгелләр

бу. Шушы халәт әле яңадан бик озак вакытлар сине рәхәт дулкынландырып,

җаныңны җылытып торачак...

Шофёр белән янәшә утырган Зиннур, салонга борылып, әле егетләрнең

сүзләренә кушыла, алар белән көлеп, әле алга карап, юл буена тезелеп аларны

каршылаучы сары чәчле, ак күлмәкле сылу каеннарга, кызгылт-шәмәхә

шәлләрен ябынган миләш, карама кызларына каш сикертеп ала. Алар ничек

тиз күренсәләр, шул арада сары, кызыл, шәмәхә ялкыннардай артка таба

сызылып юкка да чыгалар... Каен, миләш, карама кызлары йөгерә, көз йөгерә,

алардан да җитезрәк яз булып, күңелләр Питерга йөгерә... Чү! Каршыда кызыл

аждаһадай кызыл фура калыкты һәм дөнья юкка чыкты...

Больницада Зиннурны дүрт көн буе комадан чыгара алмадылар. Аңына

килгәч, ул һәр күзәнәгенең утлы күмердәй януын тойды, авыртудан илереп

кычкырмакчы булды, әмма кычкыру түгел, ыңгыраша да алмады. Авыр күз

кабакларын бик озак ача алмыйча азапланды. Ахырда керфек араларыннан

яктылык күрде. Беренче күргән нәрсәсе капельница һәм ап-ак түшәм иде... Ак

халатлы кешеләр, ак халат кигән хатыны Венера... Димәк, больница. Нишләп

кулларын кыймшата алмый ул? Нишләп аяклары тыңламый? Әллә юкмы алар?

Булмагач, нишләп сызлыйлар? Нишләп бөтен гәүдәсе, башы дөрләгән уттай

яна? Йөзен күрергә кирәк иде...

– Көзге... көзге... – дип пышылдады ул, шешкән иреннәрен көч-хәл белән

кыймылдатып.

– Көзге юк бит... – диде Венера, аңа иелеп.

«Тап!» дияргә теләде, ләкин барысы да караңгылыкка чумды. Кабат күзен

ачкач, шул ук сүзне кабатлады:

– Көзге бир...

Аның янындагы врачларның, Венераның нидер сөйләшкәннәре ишетелде.

Венера аның йөзенә түгәрәк көзге китерде. Зиннур үзен танымады. Көзгедә

шешенеп, күгәреп, ерткаланып беткән коточкыч йөз күренде дә эреп юкка

чыкты. Кабат исен җыйгач, кызыл фураны хәтеренә төшерде һәм барысын да

аңлады. Башында кайнаган коточкыч беренче сорауны бирде:

– Аяклар исәнме?

– Борчылма, исән, – диде Венера.

– Ә куллар?

– Кулларың да исән, тынычлан...

Зиннур җиңел сулап куйды. Шундук шикле сорау йөрәгенә пычак булып

кадалды: «Әгәр яшерсә? Әгәр умыртка сөяге сынса?»

– Нишләп кыймылдата алмыйм соң мин аларны?

– Вакыт кирәк, Зиннур, ашыкма, – диде хатыны.

Аның янындагы ак халатлы өлкән яшьләрдәге ир Венераның сүзенә

ачыклык кертте:

– Нервыларыгызга зыян килгән. Барысы да төзәлер.

– Команда ни хәлдә?

– Тереләчәкләр.

Бер көннән Зиннурны Израильгә алып киттеләр. Самолётта очканда, ул

төш күрде. Кара канга баткан зур чырай, еш-еш кайнар сулышын өрә-өрә,

аңа тилмереп төбәлгән иде. Ирене ертылып асылынган авызыннан канлы

тешләре тырпайган... Бу коточкыч чырайны ул таныды. Рингта Зиннур белән

бокслашканда шушы хәлгә төшкән спортчы иде ул. Зиннурны Тель-Авив

клиникасына салгач та, әлеге канлы чырай туктаусыз төшенә керергә тотынды.

Бу кемдер җибәргән җәзаны хәтерләтә иде. Йокламаган чакларында Зиннурны

эзәрлекләгәндәй, күз алдыннан китмәде. Ул кешенең башына кан савудан

үлгәнлеген ишеткәч, Зиннур тетрәнеп йөрде, бик күп айлар бер генә ярышта

катнашырга да көче җитмәде. Иң яхшы психологлар, невропатологлар аны

кабат рингка чыгаруга ирештеләр ирешүен. Бу күңелсез хәл күптән онытылган

иде инде. Менә хәзер һични уйламаганда теге дөньядан ул үзен белдерә

башлады. Бәлкем Зиннурны да үз янына чакыруыдыр?

Операция арты операцияләр белән көннәр, саташулы төннәр, атналар, айлар

узды. Томаланган зиһене ачылып киткән араларда ул бөтен игътибарын бер

нәрсәгә туплады, үзен шуңа инандырды: «Мин яшәргә тиеш! Мин җиңәргә

тиеш! Мин җиңәм, бүтән юл юк!» Күңеленнән туктаусыз үзенең тренеры

сүзләрен кабатлады: «Син җиңеп кенә күренәсең. Син җиңү бирүче, шуның

белән илнең абруен күтәрүче. Синең бөтен барлыгың – рингта җиңүең. Ул

синең яшен утың.»

Һәм ул җиңде! Изелеп, сындырылып бетергән хәлсезлеген җиңде. Бу аның

тормышындагы иң газаплы, иң авыр, иң зур җиңү булды.

Зиннур Петербургка кайтып төшкәндә январь башы иде инде. Сагынуның

соңгы чигенә җиткән Зиннур ялгызы гына да, әнисе белән дә, Венерасы белән

дә Питерның йөрмәгән, кермәгән урынын калдырмады. Улларына, кызларына

барып, аларның өйләрендә гөрләшеп утырдылар. Үзләренең фатирларыннан

дуслары, танышлары өзелмәде. Журналистлар газета битләрен, телевизор

экраннарын аның интервьюлары белән тутырдылар. Шул көннәрдә Зиннур

эченнән генә гомерендәге бер мөһим калын сызыкны билгеләп куйды: бу

дөньяга икенче мәртәбә туды лабаса ул!

Беркөнне иртән ашап-эчеп утырганда, әнисе сагыш тулы күзләре белән

Зиннурга карады да:

– Их, улым, авылга кайтып киләсе иде бер, – дип куйды.

– Кайчан?

Зиннурның авызыннан урынсыз ычкынган бу соравы өчен әнисе аны

тиргәп ташласа да хаклы иде. Әтисен авылда җирләгәч, әнисен Питерга алып

килгәннәренә алтынчы ел китте бит! Әнисенең авылга кайту турында ләммим сүз чыгармавы гына да сабырлыкның чигедер. Зиннур спорт дөньясында

кайный, ярышларда гомер үткәрә. Венерасы да университетта лекцияләр

укудан, фәнни конференцияләрдән, халыкара симпозиумнардан арына алмый.

Ә әнисе аларга килгәч, йокыдан калды. Әтисенең кырыгын уздыруга, аның

белән сөйләшеп йөри башлады. Иң зур профессорларга күрсәттеләр, аларның

сүзе бер булды: стресс, югалткан кешесен оныта алмау. Әнисен концертспектакльләргә, әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашуларга, музейларга

йөртергә тотындылар. Аларның бәхетенә, әнисе Маһирауза исемле бер татар

хатыны белән танышып, дуслашып китте, аның белән аралашу әнисенә яшәү

дәртен кайтарды. Маһирауза белән әнисе үз вакытларын үзләре теләгәнчә

уздырдылар. Күзләренә операция ясаткач, әнисе, татарча газета-журналларга

язылып, татарча китаплар сатып алып, баш-аягы белән укуга чумды. Ни әйтсәң

дә, ул бит гомере буе татар әдәбияты укыткан иң мактаулы укытучылардан

санала иде. Бәлкем ул китапларны да сагынуын басар өчен укыгандыр.

– Әтиең гел төшемә керә. Мин аңа дәшәм, ә ул читкә борыла да китә, –

әнисенең күзләренә яшь тыгылды. – Без әллә ничә мәртәбә аның каберенә

кайтып килергә тиеш идек бит, балалар... – Ул башын иеп шактый вакыт сүзсез

торды. – Безне көтә ул, көтә...

– Ярый, әни, кайтырбыз, – диде Зиннур, күңеленә җиңеллек килүен тоеп.

– Мин бит әле барыбер ун-унбиш көнсез эшкә чыга алмыйм.

– Ай, рәхмәт, улым!

Әнисе, хәзер үк юлга җыенгандай, урыныннан җиңел генә калкынып куйды.

Венераның университетта эшләренең иң кайнаган чагы иде. Киңәш-табыш

иткәч, әнисе белән икесе кайтып, Коръән укытып килергә булдылар. Авылда

туганнары юк иде инде. Зиннур дүрт-биш яшьтән бергә тәгәрәп үскән ахире

Арсланга шалтыратты. Аларның кайту ниятен ишеткәч, дусты җырлап

җибәрде:

Һаваларда очкан аккошларның

Каурыйлары коела җилләрдә.

Туфрагына алтын чәчсәләр дә,

Җитми икән туган илләргә.

– Әйдә, кушыласыңмы? – диде Арслан, көлә-көлә.

– Кайткач, кайткач, сабыр ит.

– Син мине бик шатландырдың, яшьти.

Арсланның дулкынланган чакта ешая торган сулышының кайнарлыгы да

кагылгандай тоелды.

– Кайчан кайтасыз?

– Әле билетны белешмәдем. Алгач хәбәр итәрмен.

– Көтәбез, – диде Арслан. – Фатыйма апаны бир әле. Тавышын ишетәсем

килә.

Зиннур телефонны әнисенә бирде. Алар пар былбыллар сайрашкандай

рәхәтләнеп сөйләштеләр, бер-берсен туйганчы макташтылар, көлештеләр.

Дустының «Ике аккош»ны искә төшерүе юкка түгел иде. Алар ул җырны

парлашып җырлап, хәтта район смотр-концертында призлы урын алганнар

иде. Кайда калды икән ул бәхет-сәгадәт тулы мизгелләр? Пионер галстуклары

тагып укып йөргән елларның җылысы дулкын булып бөтен кальбенә,

гәүдәсенә таралды. Зиннур, гадәттәгечә, Венераны подъезд баскычына кадәр

эшкә озатып чыгаруын да онытып, үз бүлмәсенә керде. Әллә нинди серле

сөйкемле зат инде ул Арслан. Аның җитмәгән җире булмагандыр. Арслан

койма башыннан да, өй түбәсеннән дә, агачтан агачка да чапты. Аның һәр

нәрсәне күрүче күңел күзе бар, һәр кешегә әйтә торган сүзе бар. Шуңа күрә

барлык кызлар, малайлар аңа тартылды. Арсланның холкы кайчакларда

җәнлекләр патшасыныкына охшап куйса да, тавышы гаҗәеп йомшак иде.

Музыка укытучысы Сәрия апалары аны гел: «Әйдә, аккош мамыгыдай

тавышың белән иркәләп җибәр әле безне», – дип җырлата иде. Арслан киң

маңгае астындагы түгәрәк зәңгәр күзләреннән шаян очкыннар сибеп, урамга

чыкса – урам, сыйныф бүлмәсенә керсә – бүлмә, сәхнәгә җырларга чыкса

– сәхнә яктырып китә торган булды. Ул кайчан карасаң да елмаеп, уйнаргашаярырга әзер тора иде. Зиннур аның күңелсезләнгән чагын хәтерләми дә.

Ә, юк, ялгыша! Арсланның бик тә сагышлы, җитди чагы мәңге җуелмаслык

булып хәтерендә калган икән. Ул Зиннур Казанга укырга киткәндә булды.

Арслан аны Чаллыга кадәр озата килде. Алар бәләкәй буфет тәрәзәсеннән

туңдырма алып ашаганда туктаусыз шаярып сөйләштеләр, үртәштеләр.

Арслан Ветеринария институтына укырга керергә җыенса да, әнисе авыру

булу сәбәпле, бер елга колхозда калырга булган иде. Автобус килеп туктап,

инде халык утырып беткәч, Зиннур соңгы минутта гына аның баскычына

күтәрелде. Шунда, артына борылып, Арсланга күз ташлауга, йөрәге дертләп

китте. Дустының ап-ак түгәрәк йөзе кара болыт каплаган күк йөзедәй

караңгыланган иде. Ә күзләре шундый тирән кайгы-сагыш белән тулган.

Аны канаты сынган чәүкә баласыдай мондый кыяфәттә күргәч, Зиннурның

үзенә дә нидер булды. Автобусның шартлатып ябылган ишеге гүя аларның

йөрәктән йөрәккә сузылган тамырларын шартлатып өзде. Әйе, бу чыннан

да шулай иде! Автобус тулып утырган ят кешеләргә карый-карый, уртадан

атлап, иң арттагы үз урынына барып чөмәшкәч, Зиннур тәненә салкын тир

бәреп чыгуын тойды. Ул борылып арткы тәрәзәгә карады. Әмма вокзал еракта

калган иде инде. Үз гомерендә Арсланны яңадан мондый кыяфәттә күргәне

булмады аның. Шушы озату күренеше менә хәзер нишләптер «келт» итеп

хәтеренә килде дә төште. Һәм ул Арсланны өзелеп күрәсе килгәнен, үтә нык

сагынганын тойды...

Зиннур төштән соң самолётка билетлар алды һәм ике көннән кайтып

җитәчәкләрен Арсланга хәбәр итте.

2

Арслан Зиннур белән сөйләшеп бетерүгә, хатыны Раушания ашарга әзерләп

йөргән җиреннән бөтен нәрсәсен ташлап, аның янына килеп тә җитте:

– Ни ди?

– Сиңа сәлам, диде.

– Өч көн элек аның да, Фатыйма апаның да сәламнәрен әйткән идең бит

инде!

Хатыны тәненең якынлыгы сизелерлек дәрәҗәдә аңа якынайды, тавышын

гадәттәгедән бер-ике мәртәбә югарырак күтәрде:

– Кайчан кайтабыз ди? Ник сузасың?!

Ярата да инде Арслан аны үртәргә!

– Бүген Зиннур сәламнең гадие генә түгел, кайнап торган кайнары, диде.

Арслан сизә, күреп тора, шушы мизгелдә матурланганнан-матурлана Раушания:

болай да алсу йөзе тагын да ныграк алсулана. Очкын чәчеп торучы шомырттай

күзләре озын кара керфекләре арасында бәргәләнә, килешле матур иреннәре

дулкынланудан ачылып-кысылып куя, күкрәге дә шул дулкынга кушыла.

– Син әйтәсеңме, юкмы?! – диде хатыны, Арсланның күкрәгенә күкрәген

терәп.

Инде чигенер чама калмый, артта зур кактус гөле. Шулай да Арслан, «хәзер

әйтәм» дип, юри тын кала. Хатынына сокланып карау өчен юри тукталып

тора. Менә шушындый чакта, нидер сораганда, нидер көткәндә, Раушаниядән

да матуррак берәр зат бар микән җир йөзендә?! Ул мөлдерәп тулган җимеш,

кызарып пешкән алма, учакта дөрләгән ялкын, серкә очырган арыш басуы, язгы

назлы җил кебек. Ул унике баллга җиткән океан дулкыны кебек куәтле, көчле

өермә шикелле сине очырып алып китәр төсле. Арслан аңа соклануын яшерергә

тырышып, яратып карый. Хатынының шушы илаһи киеренке, тулышкан матур

чагын, һәр күзәнәгеннән нур чәчеп торган чагын берәрсе күрмәсә ярар иде,

дип юк заттан көнләшеп тә куя. «Мин нинди бәхетле!» дип уйлый шушындый

чакларда. Хәзер хатыны җавап көтеп кымырҗаудан ачулануга күчү арасында.

Менә шушы араны озаккарак сузасы килә Арсланның. Раушаниясе ачуланганда

да искиткеч чибәр. Тик ул чакта аның күзләре усаллана, ә инде алар усалланса,

теге кымырҗау мизгелендәге соклану, горурлану, татлы көнләшү мәлләре

төссезләнә. Шуңа күрә чаманы югалтмаска, хатынның ачулану мәйданына

атлап чыгуын булдырмаска кирәк. Чыннан да чибәр аның хатыны. Колаклары

шундый нәфис, иягендә нәни генә чокыры бар, маңгае яңа аерткан сөт өсте

шикелле ак, сыңар җыерчык та юк. Ничә еллар буе сыер сава дип уйламассың.

Голливудның чибәр артисткалары бер читтә торсын.

Менә Раушаниясе өлгерде, алма тәмам пеште, әз генә җил иссә, өзелеп

төшәчәк. Арслан аның өзелеп төшүен теләмәде:

– Ике көннән кайталар.

– Бүгенне кертепме? Ничек соң ул? – дип сорады Раушания, кабаланып.

– Чәршәмбе көнне унбергә килеп төшәбез, диде.

– Хәзер үк әзерләнә башлыйбыз, вакыт калмаган бит инде, – диде Раушания,

җиңнәрен сызганып.

– Фатыйма апа ачы катык белән кабыклы бәрәңге булса, берни дә кирәкми,

диде.

– Һе, кунак әйтер инде ул! – диде Раушания. – Шуларга кабыклы бәрәңге

ашатыр идеңме әллә?!

– Бәрәңге жәллисеңмени? – диде Арслан, аңа хәйләкәр караш төбәп.

– Кайчан туктыйсың инде син мине кыздырудан? – дип куйды Раушания,

баш чайкап.

– Син кызганда шундый да чибәр бит, карчык! – диде Арслан ихлас

күңелдән.

– Ярар, күп сөйләнмә, ихаталарны җыештыра башла, – дип, Раушания өстәл

янында мәшәләнергә кереште.

Кунак каршыларга әзерләнү, кунакны каршы алу, сыйлау – аның өчен

балачактан ук әнисеннән күчкән иң олы бәйрәм ул. Кичәдән бирле авыртып

торган биле шушы минуттан онытылды. Шушы әзерлек мәшәкатьләре тулы

мизгелләрне, эшләрнең кайсын кайсы артыннан башкарасын күз алдына

китерүдән күңеле кытыкланып җырлый башлады. Раушания беренче эш итеп

өйдәге ястык-мендәрләрне, матрас-япмаларны, юрган-одеалларны, келәмнәрне

ишегалдына чыгарды. Ак кар исен, кояш нурларын ныграк сеңдерегез,

күперебрәк, матурланыбрак китәрсез дип, мендәрләргә үзенең балаларын

сөеп үстергәндәге кебек яратып, учы белән шап-шоп суккалап алды, күзләрен

кысып зәңгәр күктәге кояшка карады, «кара аны, яктыңны кызганма», дип

пышылдады. Арсланнан койма башларындагы карларны себертеп, одеалюрганнарны, келәмнәрне бергәләп койма башларына элеп чыктылар. Арслан

ул дәшүгә «ә» дигәнче килеп җитте, аның кушканнарын «ярар, карчык, ярар,

матурым», дип йөгерә-йөгерә үтәде. Раушаниянең ныклыгына шакката ул.

Хатынының чатнап торган салкында да, кара буранда да ишегалдына сырма

яисә куртка киеп чыкканы сирәк. Бер кат күлмәктән яисә джемпердан, ялан

балтырларын елтыратып чыга да тиз генә кош-кортка җим биреп, яисә башка

ашыгыч эшен эшләп керә. Томау да төшми, ютәл дә эләктерә алмый аны.

Эчендәге уты саклый ахрысы. Хәер, элекке тишек-тошык, салкын фермаларда

да савымчы, терлекче халкы шул бер зәңгәр халат, каткан бутый белән эшләп

йөрде ич. Берсенең дә салкын тидереп, грипплап өйдә ятканы булмады.

Раушания диваннарның, матрасларның тузанын суыртты, бөтен җирне юеш

чүпрәк белән сөртеп чыкты, идәннәрне юды. Аннары мунчага китте, идәнтүшәмнәрен, һәммә нәрсәне кат-кат юды, әллә ничә төрле шампунь, сабыннар

куйды, кибеттән яңа алынган мунчалаларын, сөлгеләрен барлады.

Алар Арслан белән юрганнарны элгәндә чуар песиләре урам капкасы

астыннан кайтып кереп, Раушаниянең шәрә балтырына ышкылып узды.

– Нәрсә, туңдыңмыни? – ди аңа Раушания. – Кайда нишләп йөрдең?

Кунак киләсен беләсеңме син? Берүзең чистармыйча кунак каршыларга

ниятлисеңмени?!

Арслан бер песигә, бер хатынына карап елмая. Песи бер аягын күтәреп

аларга карый, «мияу, – ди. – Табаным туңа бит», ди.

– Бар, өйгә кер, апаң ашарыңа бирер, – ди Арслан.

– Чистармаган килеш кермәсен әле! – дип, Раушания песине тотып ала да

әле генә Арслан көрәгән йомшак кар өеменә ыргыта. Песи сыртына кадәр үк

булмаса да, карга бата, борылып төчкереп җибәрә һәм аска сикерә, койрыгын

чәнчеп, бөтен гәүдәсен дерелдәтә-дерелдәтә карын коя. – Әйдә, бүгенгә җитеп

торыр, – ди Раушания көлеп.

Песи аның алдына ук чыгып ишеккә йөгерә. Апасы биргән итле ашны

тәмләп ашагач, мыекларын ялый-ялый, күзләрен кыскалап рәхмәт әйтә, ал

аягы белән колак артларыннан ук сыпыра-сыпыра битен юарга керешә.

Ә Раушаниянең эшләре әле башлана гына. Ул иң элек кичәге сөттән кызыл,

бүгенгесеннән ак эремчек ясады. Кичке савымныкыннан чөгендерле катык

оетырга булды.. Үләннәр сараена чыгып, вак пакетларга зур кайчы белән турап,

сары, зәңгәр мәтрүшкә, меңъяфрак, тукранбаш, юкә чәчәге, карлыган, чия,

алма, җиләк яфраклары салды, кечкенә банкаларга андыз тамыры, гөлҗимеш,

камырлык, миләш тутырды. Аларны сумка белән алып чыкканда, кәрәзле бал

да эләктерде. Сөт аертып, ике савыт каймак әзерләде. Берсен хәзер ашарга,

берсен мәҗлес көнне табынга куярга дип ике урынга кырык йомыркалык

чәкчәк пешерде, аны җиләк-җимешләр, каклар белән бизәде. Балан бәлеше,

гөбәдия, пәрәмәчләр пешерде. Икенче көнне шифоньердагы, чөйдәге киемсалымнарны тагын койма өстенә элеп торып, барлык өйне, верандаларны

күздән үткәрде, ихатада, абзарда чүп-чар калмаганмы дип чыгып тикшерде.

Арслан шилык себеркесеннән юри ике чыбыкны алып, берсен капка тирәсенә,

икенчесен абзар алдына сындырып аткан иде. Раушания аларны җыештырып,

тагын юкмы икән дип эзләнергә кереште. Арслан, хатыны күрмәгәндә, тагын

бер чыбыкны ишегалдына ыргытты. Кире борылып килешли, Раушания шуны

күргәч, эшнең нидә икәнен сизеп алды да Арсланга йодрык селкеде:

– Бусын алмыйм, каян аттың – шунда куярсың, – дип, шилык чыбыгын аяк

астына ташлап кереп китте.

Арслан тавышсыз гына көлеп куйды. Хатынының шулай елмаеп-балкып,

җырлап-биеп кунак каршыларга әзерләнүләре бик тә ошый аңа. Ах-ух килеп

зарланса, өйгә юньләп кайтып та кермисең дип бәйләнсә, нишләр идең?

Мәктәптә укыганда ук Раушания артыннан егетләр күп йөгерде. Ә ул чибәрлеге

белән аерылып тормаган Арсланны сайлады, вакытны сузмыйча өйләнешеп

тә куйдылар. Арсланны читтән торып Ветеринария институтында укытып,

диплом алдыру өчен хатыны барысын да эшләде. Раушаниясе, балалары,

оныклары исән булса, Арслан өчен иң олы бәхет шул...

3

Билетлар алынгач, тынгы бетте. Бүләкләр, күчтәнәчләр, Коръән ашы өчен

җиләк-җимеш, бүтән тәм-том юнәттеләр, хәерлек акча әзерләделәр. Бөтенесен

тутыра башлагач, шакмаклы сандыктай ике зур сумка шыплап тулды.

Малайлары Ирек дүшәмбе көнне үз «Мерседес»ында аларны аэропортка илтеп

куйды. Зиннур гел әнисен күзәтте. Ул яшәреп киткәндәй булды, битләренә

алсулык йөгерде, йөзеннән елмаю китмәде, Зиннурны өзлексез җылы карашы

белән иркәләде. «Их, без таш бәгырьләр, әнкәйне сагынудан саргайтканбыз,

авылга алып кайтып килмичә тилмерткәнбез икән», – дип кайтты самолётта

очканда.

Бигеш аэропорты аларны кояш нурларында җем-җем итеп торган ак

карлары, салкынча саф һавасы белән каршы алды. Траптан төшкәндә, әнисенең

күзләре дымланган иде. Тамагына тыгылган ят тавыш белән:

– Их, туган якның һавасы ничек ягымлы! – дип куйды.

Зиннурга да шулай тоелды, әнисенең сүзләрен «әйе шул», дип ихлас

хуплады. Әнисен сумкалар янында калдырып, таксилар тукталышына китте.

Шактый кеше шул якка ашыга, кемнәрдер барып җитеп, инде такси хуҗалары

белән сөйләшә дә башлаганнар иде. Зиннур берәм-берәм шофёрларга

мөрәҗәгать итсә дә, кая кайтасын әйткәч, бер сүз белән «юк», дип кистеләр.

Бер таксист мыскыллагандай мыек астыннан елмаеп, уң якка баш кагып

күрсәтте. Сатарга куелгандай тигез рәт булып тезелгән таксилардан еракта,

аэропортның читендә үк зәңгәр төстәге бер «Лада» тора иде. Зиннур шунда

таба атлады. Килеп җиткәндә, ул машинаның бик үк яңа түгеллеген, кайбер

урыннары яньчелгәнлеген дә күрде. «Лада»ның ишеге ачылып, аннан урта

яшьләрдәге ир чыкты. Зиннур кая кайтасын әйткәч, ир кешенең калын кара

кашлары дугаланып өскә күтәрелде, йөзенә бик якын кешеләргә генә бүләк

ителә торган җылы, мөлаем елмаю җәелде. «Киттек», диде ул руль артына

утырып. Зиннур кызу-кызу атлап әнисе янына ашыкты. Сумканың җиләкҗимеш, яшелчә-мазар тутырылганын, өшемәсен дип, машина эченә алдылар,

икенчесен багажникка урнаштырдылар. Таксист, үзе белән таныштырып,

Илшат исемле икәнлеген әйтергә дә өлгерде.

Күк йөзе зәп-зәңгәр, ак кар юрганы өстендә энҗеләр елкылдап аларны

озата бара. Юл буендагы кура-кораларның ярылып яткан күләгәләре күзгә

чалынып кала. Таксистның кулдан бәйләнгән ак свитеры машинага утырганда

ук Зиннурның игътибарын үзенә җәлеп иткән иде. Түзмәде, сорап куйды:

– Каян табып була мондый свитерны?

– Сеңлем бәйли, – диде Илшат, горур тавыш белән. – Кәҗә мамыгыннан.

– Әйтәм җирле күпереп тора ул. Сатарга да бәйлиме?

– Сатарга бәйли дә инде ул аны. Авыл мәктәбен башлангычка калдырдылар

да, хәзер эшсез.

– Сез авылда яшисезмени?

– Сеңлекәш авылда. Мин Чаллыда.

Илшат тизлекне кинәтрәк баскан иде, арткы тәрәзә турында яткан бүреге

утыргычтагы сумка өстенә шуып төште. Бүрек әллә эт, әллә бүре тиресеннән

тегелгән, колакчыннары күпереп тора. Зиннур аны урынына алып куйгач:

– Сез бик җылы киенергә яратасыз ахры, – диде.

– Әле багажникта киез итегем, тире бияләйләрем дә бар. – Илшат башын

Зиннурга борып, көлемсерәп алды. – Төрле хәлләр була.

Асфальттан барганда, офыктан офыкка җәелгән ак кар диңгезендә йөзгәндәй

генә җилдерсәләр, басу юлына килеп кергәч, машина буйсынырга теләмәгәндәй

боргалана-ергалана башлады. Әнисе дә, Зиннур да ишек өстендәге тоткага

ябышырга мәҗбүр булдылар. Тар гына итеп ярылган кар ике яктан текә

стена булып күтәрелгән, юлның соңгы вакытта юньләп чистартылмаганлыгы

күренеп тора. Шофёр газ педален соңгы чиккәчә баса, чөнки тизлекне әз генә

киметсә дә, көпчәкләр батып калачак. Карны дөбер-шатыр яра-яра, машина

иләктә иләнгәндәй, әле бер якка, әле икенче якка салулый, юл читендәге

кар стеналарына шытырдап ышкылып ала. Зиннур «Лада» янына килгәндә

аның яньчелгән урыннарына кимсетебрәк караганлыгын исенә төшерде һәм

үзенең никадәр хаксыз булганлыгын хәзер генә аңлады. Бер авылдан үткәндә,

кызганыч хәлдә түбәсез, тәрәзәсез ферма торакларын күреп, Зиннур шофёрдан:

– Әллә сездә дә давыл үттеме? – дип сорады.

– Үтмәде, давыл көчәя генә, – дип куйды Илшат.

– Аңлап җиткермәдем.

– Авыл корый. Хуҗа булмагач, түбәләр дә, ишек-тәрәзәләр дә, башкасы да

оча. Давыл шул була ул.

Авылга инде җиде-сигез чакрым гына калып бара. Менә шушы турыда

уңга борыласы да... Борылуын борылдылар, тик машина буксовать итәргә

тотынды. Шофёр аны туктаусыз үкертте, тик тизлек кими-кими барып,

машина туктады. Илшат аны бер алга, бер артка кузгатмакчы булып

азапланса да, әз генә дә кыймшата алмады. Авылга кайта торган юл юньләп

чистартылмаган иде. Карны ерып үткән тирән эз алга бару өметен сүндерде.

Илшат свитердан гына юлга төште, багажниктан алып киез итекләрен

киде, совковой көрәге белән көпчәкләр тирәсендәге карны читкә атарга

тотынды. Зиннур кыенсынып кына аның янына чыкты, акланып күңелен

җиңеләйтмәкче булды:

– Сезгә булыша алмавым өчен гафу итегез, – дип башлады ул сүзен.

– Ә нишләп сез булышырга тиеш ди? – Илшат маңгаена бәреп чыккан

тирләрен бияләй сырты белән сыпырып куйды. – Машинаны алып бару, сезне

тиешле урынга исән-сау илтеп җиткерү минем эшем ул.

– Юлның чистартылмавында сезнең дә гаеп юк. Мин бик җитди операцияләр

кичердем. Әгәр эшләргә яраса, болай читтән карап тора алмас идем.

– Борчылмагыз, кереп утырыгыз, – диде Илшат.

Ул машина алдындагы юлның кырын тагын ярты сәгатьтән артык көрәде.

Бераздан кузгалсалар да, тагын туктап калдылар.

– Карны шушылай ача-ача барырга туры килмәгәе, – дип, Илшат машинадан

төште.

Аңа озак җәфаланырга туры килмәде. Авыл ягыннан юлның карын эттереп

болайга якынлашучы бульдозер күренде. Биш минуттан ул килеп тә җитте.

Тракторчы янындагысы – зәңгәр куртка, ак бүрек кигәне сикереп төшеп,

аларга таба борылуга, Зиннур чак артына аумады. Бу – Арслан иде! Алар

бер-берсенең кочагына ташландылар һәм, кайнар сулышларын тыңлап, бер

мизгелгә хәрәкәтсез тордылар. Бернигә дә алыштыргысыз татлы, кадерле,

тамак төпләрен кайнарлаткан мизгел иде бу.

– Ачуланма, Зиннур, аэропортта каршы ала алмадым, – дип, сүзен

акланудан башлады Арслан. – Юлны ачарга тиешле трактор кабынмаган.

Бусын агрофирма үзәгеннән үк алып килдем...

Ул арада Арслан алар янына килеп җиткән Фатыйманы да кочаклап алды...

Иң элек юлга уенты ясап, «Лада»ны шунда керттеләр. Аннары бульдозер

карны асфальтка таба эттереп китте. Алар келтерәп кенә кайтып җиттеләр,

машина Арсланның яшел коймалы, яшел түбәле йорты каршына килеп тә

туктады. Хуҗа кыстаса да, шофёр өйгә керүдән баш тартты. Арслан белән

әнисе, әйберләрне алып, аңа рәхмәт әйтеп, өйгә кереп киткәч, Зиннур таксистка

акча бирде. Илшат акчаны учында җәеп карады да яртысын кире сузды.

– Юк, юк, алмыйм, – дигән арада Илшат җитез сузылып акчаны аның

кесәсенә тыкты.

– Мин жәлләп бирмим лә...

– Мин әле кеше талаучылар өеренә басмадым. Шунысы җиткән.

Ул рульгә утыруга, Зиннур сорыйсы итте:

– Илшат, ике-өч көннән безгә кайтасы да була бит инде. Килеп ала алмас

идегезме икән?

– Шалтыратырсыз. – Ул визиткасын бирде. – Таш яумаса, килермен.

– Үзегезнеке кебек берәр ак свитер алып килсәгез дә ярар иде.

– Алып килермен.

Машина китеп барды. Ул да булмады, капкада чәчәкле сарафан кигән

Раушания күренде, иңбашына төшеп торган дулкын-дулкын кара чәчләрен

җилфердәтеп килде дә Зиннурны кочаклап битләреннән үбеп алды.

– И, сыйныфташкаем, җаннарың юктыр синең!

– Ник алай дисең?

– Өч көн буе син мине ничегрәк яратырсың икән, дип баш ваттым. Ә син

әйләнеп тә карамыйсың.

Ул башын сузып, яңагын куйды, Зиннур үбеп алды. Раушания көлә-көлә

икенче битен борды, Зиннур көлә-көлә анысын да үбеп алды.

– Булды, на всю катушку булды бу! – диде Раушания. – Әйдә, тизрәк өйгә,

табын әзер.

– Салкыннан курыкмыйсың син! – диде Зиннур, аның кайнар кулларын

ычкындырмыйча.

– Безгә, җаныкаччаем, салкын түгел, кризислар гына бәрә!

Алар кызулап өйгә керделәр. Арслан Зиннурның пальтосын, бүреген

салдырып шифоньерга элде. Чишенеп юынгач, әнисе белән Зиннур

«мондагы әйберләрне алыйк әле», дип, сумкаларына бара башлауга,

чүмечен күтәргән Раушания алар каршына байларны саклаучы охранник

кебек килеп басты:

– Юк, бернинди әйбер актару юк. Абыстайлар куера, токмачларым соңара.

Яңадан, яңадан, беркая да качмаслар, – дип, аларны туктатты. Шуны гына

көткән Арслан кунакларны алып кереп китте. Тупсаны атлауга, Зиннур уң

як стенада үзенең зурайтылган алтын рамдагы фотосын күреп хәйран калды.

Бокс бияләйләре белән рингта сугышкан чагы иде ул аның.

– Каян алдың моны?

– Бер журнал тышлыгыннан.

Аның белән янәшә икесенең мәктәптә укыган чактагы фоторәсеме

зурайтылган, муеннарында пионер галстуклары. Әти-әниләре, Раушания,

балалар, оныклар белән төшкән фотолары да зәвык белән урнаштырылган

иде. Шулвакыт Арслан зур альбомны алып күрсәтте.

– Карагыз әле, абзагыз нинди бай!

Анда аларның өч оныгы елмаеп басып тора иде.

– Өчесенә бергә унөч яшь! – диде ул, тантаналы төстә авызын ерып. – Болар

кызымның балалары. Искәндәр, Сания, Зәйнәп. Язмыш адәм балаларына гел

елмаеп кына тормаса да, шушындый шатлыкларын да бүләк итә икән! Моның

өчен беренче чиратта Раушаниямә мәңге рәхмәтле мин!

Ахырда Раушания өчесен дә табынга утыртты, алларына үзе чиккән

сөлгеләрне җәйде, бокалларны үзе кайнаткан җимеш сулары белән тутырды,

ике төрле яшелчә салаты бүлде. Һәрберсен мактый-мактый ашадылар, шулай

да кечкенә чынаяклардагы чөгендер катыгы, Фатыйма апаларының бәяләвенә

караганда, иң тәмлесе булды бугай. Аның артыннан Раушания токмачлы аш,

бәлеш, ит алып килде, тартынып утырмагыз дип кыстады, кайтканнары өчен

аларга берөзлексез рәхмәт укыды, карагыз әле, сез утыргач, өйләребез ничек

ямьләнеп китте, дип чын күңелдән сокланды. Аның йөзе кояштай балкый,

күзләре шатлыктан очкынланып яна, хәрәкәтләре җитез, сыгылмалы, тавышы

җырлагандай көйле, моңлы иде. Өчесе дә аңа сокланып карадылар, Арслан

эченнән генә күз тия күрмәсен дип курыкты, ә асылда Раушаниянең аларга

ихлас күрсәткән кадер-хөрмәте күңелләренә әйтеп бетергесез рәхәтлек алып

килде. Фатыйма белән Зиннур бу рәхәтлектән оеп, таң калып утырдылар. Бөтен

дөнья түгәрәкләнгән, берни дә кирәкми иде...

Чәй эчкәннән соң, Зиннур сумкаларны түр якка алып чыкты. Фатыйма

Раушаниягә күбәләк төсендәге аллы-гөлле күлмәк сузды. Раушания күлмәкне

күкрәк турыннан тезләренә кадәр төшергән килеш сабый баладай кычкырып

җибәрде:

– Әләй, әләй, үләм! Матурлыгы! Җаны бар бит моның! Каян алдыгыз?

– Франциядән, – диде Зиннур.

Раушания күз иярмәс арада югалып, күлмәкне киеп тә чыкты. Ул аңа үлчәп

теккәндәй таман иде.

– Сезгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр, – диде Раушания, куанып.

– Гомерем буе шушындый күлмәк кияргә хыялландым, гел җай килмәгән иде.

– Валлаһи, дөрес әйтә, – дип, Арслан аның сүзен җөпләде.

Зиннур җитез генә килеп, Раушаниянең муенына елкылдап торган

асылташлар тезелгән муенса такты һәм:

– Егерме елга яшәрдең, – дип өстәде.

Раушания елмая-елмая көзге каршына килеп, әле уңга, әле сулга борылып

үзен карагач, җырлый-җырлый биеп тә китте:

Французски күлмәгемнең

Сәдәфләре тезелгән.

Бармы икән минем кебек

Сезнең өчен өзелгән.

Аны мактап бетермәделәр, Зиннур Арсланның кулына күксел куртка,

шундый ук төстәге чалбар тоттыргач, Раушания:

– Ки тизрәк, парлашып французча биибез, – дип, аны йокы бүлмәсенә алып

кереп китте.

Ике минут үтмәде, алар авызларын колакларына кадәр ерып килеп тә

чыктылар. Арслан тальян гармунын да тоткан иде. Гармунын сыздыра

башлауга, икесе дә бии-бии җырлап та киттеләр:

Карурманнар уртасында

Кошлар кунган куакка.

Өебезгә ямьнәр керде,

Дуслар кайткач кунакка.

Агыйдел алкын булсын,

Сулары салкын булсын.

Аралар ерак булса да,

Күңелләр якын булсын.

– Булдырдыгыз, – дип, кунаклар аларны мактап кул чапты.

– Кайлардан уйлап алдың бу куртка белән чалбарны? – диде Раушания.

– Чалбарының унике кесәсе бар. Арсланның малларга бирәсе дарулары,

шприцлары, кайчы-мамыклары – бөтенесе кереп бетә бит монда.

– Мал янына моны киеп барсаң, Алла сугар! Мин аның кесәсенә кызларга

бүләк итәргә хушбуй-кершәннәр генә салып йөриячәкмен!

– Ә мин аларны юллап, үземә алачакмын, – диде Раушания аны үртәп.

Сумкалардан җиләк-җимеш, тәм-том, чит ил чәйләре, башка ризыклар да

алынды.

– Әллә ярты Петербургны төяп килгәнсез инде сез! – дип, тел шартлатты

Раушания.

Ул һәрберсен «Ә-ә-әәх! Исе дә исе!» – дип, Арсланның борынына

китерде, парлашып мактый-мактый, күчтәнәчләрне кабул иттеләр, Фатыйма

белән Зиннурга аларның рәхмәтләрен ишетү, ихлас шатланганнарын тою

шулкадәр ләззәтле иде. Шушының өчен генә булса да меңнәрчә чакрым

җирдән, һичшиксез, кайтырга кирәклеген, дөресрәге, әледән-әле кайтып

торырга кирәклеген аңладылар. Зиннурның чит илләрдән беркайчан да

бүләксез, күчтәнәчсез кайтканы булмады. Ләкин алар ни әнисендә, ни

хатынында, ни балаларында мондый шатлык уятмадылар. Нишләптер

моның тылсымы, могҗизасы югалган иде. Нишләп алай? Аерма нәрсәдә?

Моңа җавап эзләгәне булмады Зиннурның. Бу бит үзе онытылмаслык

бәйрәм икән. Бу Раушанияләрнең ярлылыгыннан түгел, күңелләренең

сизгерлегеннән, кешедән кечкенә әйберне дә зур итеп, куанып кабул

итүләреннән икәне аңлашыла иде. Ләкин кечкенә әйберне ничек зур итеп

кабул итеп була соң? Моны кешеләргә туктаусыз игелек кылучы, башкаларга

үзләрен ваклап-ваклап өләшүчеләр генә аңлый аладыр, мөгаен. Күпме

бирсәң – шул биргәннәрең меңе белән үзеңә кайта, диләр бит. Әлбәттә,

алар бу хакта уйлап та карамый. Аларның куанулары яз килгәч кошларның

шатлануы кебегрәктер. Сыерчыклар, сандугачлар, тургайларның һаваларны

күтәреп сайрауларыннан кемнәрнең генә йөрәге дулкынланып типмәгән

соң?! Монда берсе икенчесен тудырган, икенчесе өченчесенә әверелгән

тоташ бер түгәрәк барлыкка килә...

Авыл хәлләрен сораштырулар беткәч, Коръән укыту көнен билгеләделәр.

Бүген чәршәмбе, иртәгә пәнҗешәмбе, берсекөнгә җомга. Җомга көнне

укытырга килештеләр. Мәҗлескә халык җыю да җиңел түгел икән. Ирләр аз,

күбесе Коръән ашларына йөрми.

– Шәкуров абый килерме икән? – дип кызыксынды Фатыйма. – Ничек

яшәп ята ул?

– Бер дә төшенкелеккә бирелми, – диде Арслан. – Балалары еракта, сирәк

кайталар. Аңа ике айдан туксан җиде тула бит инде.

– Караучы билгеләделәрме соң?

– Бөтен авылны укыткан кешене караучыга бирәмме соң?! – Раушания

кемгәдер янагандай кулын селтәп куйды. – Үзем ашарына да әзерләштерәм,

керләрен дә юам. Үзе аш-суны миннән ким әзерләми. Арслан атна саен мунча

кертә. Өйне бер җыештырып куйсаң, тузан да төшерми. Ике аяксыз кеше

димәссең. Иртүк култык таяклары белән урамны урап кайта.

– Кеше түгел, могҗиза инде ул, – дип сүзгә кушылды Зиннур. – Безнең

яшьти Сәүбәнне чакырыйк. Ул килми калмас.

– Сәүбән дә таякка калды, – диде Арслан. – Кәефенә карар инде...

– Үзегез кемне телисез, шуларны дәшәрбез, аерым-аерым ирләргә дә,

хатыннарга да урын җитешле, – дип сүзне йомгаклады Раушания.

Авылда мулла юк икән, аны Арслан агрофирма үзәгеннән алып килергә

булды.

 

4

– Тәүге эш итеп бүген үк әтиеңнең каберенә барып кайтыйк, – диде

Фатыйма. – Сездә киез итекләр булмасмы?

– Булмыймы соң! – дип Раушания икесенә дә итекләр чыгарды.

– Мин иртән анда керә торган юлны көрәп куйдым инде, – диде Арслан.

Зиннур көлеп җибәрде:

– Син йоклыйсыңмы соң, яшьти?

– Мин йөргәндә йоклыйм, йоклаганда сөйләшергә яратам.

Алар киенеп чыкканда, берән-сәрән генә кар төшкәләп тора, бернинди җил

әсәре юк иде. Сарафаннан килеш кенә капка төбенә кадәр озата чыккан Раушания:

– Мунча ягам, арыганчы йөрмәгез, чабынырлык рәтегез калсын, – дип

кисәткәндәй итте.

Алар өчәүләп зират очына таба атладылар. Зәңгәр коймалы биек йорт

турына җиткәндә, Зиннур:

– Бусы Сәүбәннәр йорты түгелме соң? – дип куйды.

Барысы да туктап калдылар. Ярым ачык бәләкәй капкадан башына каракүл

бүрек, өстенә ак тун, аягына кара итек кигән Сәүбәнне күреп алдылар. Ул

урамга арты белән тора, абзар тирәсеннән нидер күзәтә иде бугай. Инде бик

җайлы туры килде, дип, ишегалдына керделәр. Сәүбән, аларның сөйләшкәнен

ишетеп, бөтен гәүдәсе белән артына борылды. Ул күзләрен кысып карап торгач,

кунакларны таныды, кулындагы елык-елык килеп торган никель таягына

таянып, аларга таба атлады. Юка иреннәренә елмаю җәелде, тип-тигез булып

энҗедәй тезелгән вак тешләре күренде:

– Петербургтан делегация килгән!

Ул, таягын беләгенә элеп, иң элек Фатыйма белән күреште, аннары Зиннур

белән кочаклаштылар.

– Сине кочаклау – аюны кочаклау белән бер, – диде Сәүбән, көлеп. –

Укыганда беребездән дә артык түгел идең.

– Ветеринар буларак әйтәм: туа мөгез чыкмый, тора мөгез чыга, – дип

куйды Арслан.

– Ну, астыртын гына шаярырга оста да идең! – Фатыйма бармак янап куйды.

– Булгандыр инде, апа...

Сәүбән авызының бер чите белән генә елмаеп алды.

– Аның кулы белән йөрүен әйт әле син, әни, – диде Зиннур. – Минем пәкегә

бәхәсләшеп, Ык буеннан өйләренә кадәр кулларында атлап кайтты.

Барысы да көлешеп алдылар.

– Ул пәке исән, – диде Сәүбән. – Кире биримме үзеңә?

– Хәзер миңа пәке түгел, кылыч та кирәкми, – дип куйды Зиннур.

Сәүбән нишләптер әле аның йөзенә, әле аякларына тиз-тиз карап алгач:

– Әйдәгез, өйгә керик, – диде. – Хәзер хатынны да кибеттән дәшеп кайтарам.

– Чакыруың өчен рәхмәт, Сәүбән. – Фатыйма аның иңбашыннан кагып

куйды.– Без әле Хөснулланың каберенә бара идек. Аңа Коръән дә укытабыз.

Берсекөнгә сәгать унга. Килерсең бит?

– Ярар, барырга тырышырмын, – диде Сәүбән. – Йөрәк белән кан басымы

кузгалмаса.

Алар артыннан Сәүбән авызының бер чите белән елмаеп карап калды.

Әтисенең каберенә куелган кара мәрмәр өстенә явып торган кар юка гына

катлам булып түшәлеп килә. Кабер янында сүзсез генә басып торганда, Зиннур

әтисенең күкрәп торган яшь чакларын хәтереннән үткәрде, вакыты белән аның

ягымлы, вакыты белән кырыс тавышын ишеткәндәй булды. Әнисе перчаткасы

белән мәрмәр өстендәге карларны сыпырып төшерде.

– Колхоз дип шулкадәр тырышмаган булса, бүген яши иде әле ул. – Әнисе

озын итеп калтыранулы сулыш алды.– Егерме алты ел көнне-төнне белмичә

чапты...

Арслан аның сүзен дәвам итте:

– Авылларда ул төзеткән мәктәпләр, кибетләр, почта, медпункт,

идарә биналары бүген дә эшләп тора. Ферма торакларын, складларны,

мастерскойларны әле һаман талап бетерә алмыйлар.

– Шуларны йөрәге күтәрә алмады. – Әнисе туктаусыз күз яшьләрен сөртте.

– Мин генә беләм аның йокысыз төннәрен, уфтануларын.

Әнисе бераз тынычлангач, әтисе рухына кычкырып дога укыды, өчесе дә

кулларын күтәреп дога кылдылар. Әтисеннән соң әби-бабаларының, тугантумачаларының каберләрен карадылар, истәлекләрен яңарттылар, алар рухына

изге теләкләрен юлладылар. Зираттан кайтышлый алар үзләре яшәгән йорт

каршына да туктап хәтер яңарттылар. Ул йортны әнисе Чаллы кешеләренә

саткан иде. Алар биредә җәй көне генә яши икән. Өйнең эченә кереп карый

алмасалар да, ата-баба нигезенең исән булуына сөенделәр.

Кайтып капкадан керүләренә, Раушания яланөс, яланбаш килеш чиләк

тотып абзардан килеп чыкты.

– Әйдәгез, табын әзер, чәй эчәбез, – дип, аларны өйгә кыстарга тотынды.

Фатыйма аңа каршы төште:

– И, Раушания, әле ашарлык рәтебез дә юк, Шәкуров абыйны күреп чыгыйк

инде без, – диде.

– Алайса Арсланны алып калам, аңа кушасы эшләрем бар, – дип, Раушания

ризалыгын бирде.

Фатыйма сумкадан Нәҗип Шәкуровка дигән пакетын эзләгән арада

Раушания аңа алып керергә бәлеш, ит, пешкән угыз, банка белән аш әзерләде.

Алар урамга чыкканда, инде караңгы төшеп килә иде. Рөхсәт сорап, сәламләп,

карт укытучының өенә уздылар. Ал өйдә гөлт итеп ут янып тора. Тәрәзә төпләрендә,

шкаф буендагы тартмаларда гадәттәгечә суган, петрушка, укроп үсентеләре ямьяшел булып күтәрелеп утыра. Менә түр яктан култык таякларына таянган Нәҗип

абый үзе дә күренде. Зиннур әллә нишләп китте. Укытучының төс-кыяфәте дә,

киеме дә шул ук, тик башын әйләндереп алган озын көмеш чәчләре генә аны

әллә нинди серле, әкияти зат итеп күрсәтәләр иде. Гүя бу – көмеш чәчләр түгел,

көмеш нурлар белән янып торучы факел иде. Ул, култык таякларын шакылдатып,

аларга якынлашты. Аның йөзе элеккедән дә аграк, мәрмәрдәй шома, кашлары

кара, ә коңгырт күзләре үтәли күргәндәй текәлеп, яндырып карыйлар. Менә ул

култыгы белән таякларына таянган килеш артына борылыр да, тактага берәр

мисал яисә алгебраик тигезләмә яза башлар шикелле тоелды. Укытучының бер

гаҗәеп сыйфаты бөтен авыл халкы өчен сер булып калды. Шәкуров тактага нидер

язганда берәр бала шаярса-нитсә, шылт иткән тавыш чыкмаса да, укучыларга таба

борылып карамыйча гына, мәсәлән: «Абдуллин, тактага кара!» – дип кисәтә. Менә

шул чакта аның укытучы түгеллеге, күктән иңдерелгән фәрештәләр затыннан

икәнлегенә ышанырга туры килә иде.

– Эһе-һе-һе! – дип җиңелчә генә көлгәне ишетелде укытучының.

Шәкуровның «эһе-һе»сен шулай ук һәркем белә. Үзеңә карата аның

мөнәсәбәтен авылның карты-яше әлеге «эһе-һе»се аша белә. Әгәр очраганда

сиңа «эһе-һе»се ишетелсә, күкрәк киереп йөри аласың. Әгәр ул ишетелми икән,

эш-гамәлләреңне Шәкуров абыең хупламый, төзәл, төзәлмәсәң, мәңге «эһеһе»не ишетә алмаячаксың. Аны кемнәрнең ишеткәне, кемнәрнең ишетмәгәне

шулай ук бөтен авылга мәгълүм.

Менә шундый укытучы каршында басып тору Зиннур өчен Россия

спорт федерациясе Президенты каршында басып торудан да җаваплырак

иде. Шәкуров абый беркая бармыйча, мәктәп белән бәләкәй өе арасында

култык таяклары белән йөреп, бернинди шау-шусыз барлык халык белән

идарә итә шикелле иде. Ул колхозның алыштыргысыз партоешма секретаре

булып, Зиннурның әтисенә кадәр дә, аның белән дә озак еллар буе эшләде.

Коммунистлар да, райком да шуны сайлады. Ике аягы да тубыктан өзек шушы

кешегә колхозны гына түгел, бәлкем ил тиклем илләрне тотарлык та зиһен

бирелгән булгандыр. Әнисе, каршы барып, укытучының ябык кулларын кысты:

– Исәнмесез, Шәкуров абый!

Укытучы аңа хәйләкәр караш ташлады:

– Ай-яй, Фатыйма, син Петербург бюрократына әйләнгәнсең бит. Нишләп

мин сиңа «сез» булыйм? Без бит инде кайда нәрсәдән төчкерүебезгә кадәр

белүче кешеләр. Исәнме, балакаем! Эһе-һе-һе!

Аның «эһе-һе»сен ишеткәч, берни дә кирәк түгел иде инде... Зиннур белән

күрешкәч, Шәкуров аны башыннан аягынача күзеннән үткәрде дә:

– Ныгыганың сизелә, – диде. – Хәзер йомшый башларга вакыт.

Карт укытучының бу сүзләрен Зиннур аңламады:

– Ничек йомшый башларга? – Аның битләре такта алдында математик

биремне чишә алмагандагы кебек кызарып чыкты.

– Авылга ешрак кайтып, – диде Шәкуров һәм: – Эһе-һе-һе, – дип өстәде.

Әнисе полиэтилен букчадан алып, Раушания җибәргән күчтәнәчләрнең

һәрберсен атый-атый өстәлгә тезде.

– Нинди изге кешеләр! – диде Шәкуров. – Мин аларга да, сезгә дә белем

бирүем белән бәхетле... Әйдәгез, түргә узыйк әле.

Укытучы артыннан алар олы якка уздылар. Биредә шул ук яшел үсентеле

тартмалар өстенә газеталар, «Аргументы и факты» атналыгы, «Вопросы

философии», «Педагогика», «Наука и жизнь», «Казан утлары» журналлары

күзгә чалынды.

– Утырышыгыз әле, балалар.

Зиннур белән әнисе утырырга ашыкмадылар. Пакеттан сарык тиресеннән

тегелгән камзул алып, Шәкуровка кидереп тә куйдылар.

– Тап-таман, үзе шундый җиңел, – дип, укытучы рәхмәтләр укыды.

– Җылы тәнеңдә тузсын, – диде әнисе.

– Моны туздырып ук булмас булуын, шулай да тырышырга туры килер, –

диде ул елмаеп.

Күчтәнәчкә алып кайткан пакет-пакет җиләк-җимешләрне дә өстәлгә

тезделәр. Шәкуров аларны кыстап өстәл янына утыртты да:

– Фатыйма, син урыныңнан тор әле, ялгыш әйттем, – диде. – Теге якка

чыгып, термостан өчебезгә дә үлән чәе сал әле. Минем сыем шул булыр сезгә.

Әнисе аның кушканын үтәп, өч чынаяк күтәреп керде, өйгә тәмле үлән чәе

исе таралды.

– Кичтән егерме төрле үләннән ясаган идем, авыз итеп карагыз.

Бу чәйнең тәмен бернинди сок тәме белән дә чагыштырырлык түгел иде.

Мактау сүзен беренче Зиннур әйтте:

– Күпме җирләрдә булып, мондый тәмле эчемлекне очратканым булмады.

– Синең чәйләрне күп мәртәбәләр эчкән булды, ләкин мондыен хәтерләмим,

– диде әнисе.

– Кеше картайган саен чәй аның иң төп ризыгына әйләнә шул, – дип көлде

Шәкуров. – Күрәсең, мин дә чәй рецептларымны камилләштерә барамдыр.

– Ә бу яшел үсентеләрне кулланып бетерә аласыңмы? – дип сорады әнисе.

Укытучы кул гына селтәп куйды.

– Миңа күпме генә кирәк? Арслан авыл кешеләренә өләшкәләп тора.

Чирләгәндә шуны ашагач, терелеп китәләр.

– Күз тимәсен, әле үзеңнең сәламәтлегең дә ару күренә.

– Туксан җидегә җиткәндә, билгеле инде ул. Тик мин бу дөньядан китә

алмыйм әле. Сез беләсез, әтием Мирзаһит Украинада Винница өлкәсендә

Зазов авылы янында танкта янып үлде.

– Малаегыз белән анда барып кайтканыгызны мин хәтерлим әле, – диде

Фатыйма.

– Әйе, туганнар каберлегендә күмелгән. Безне бик зурлап каршы алып, иң

якын туганнар кебек очрашуларда йөрткәннәр иде. Үземнең аяклар тубыктан

өзелеп, Берлин янында ук калды. Мәзәк яшәү... Табигать математик төгәллек

белән корылган югыйсә. Тулы гармония. Ә менә кешеләр тормышында мәңге

башка китерә алмаслык хәлләр килеп чыга. Гитлер җирдә югары токым

ариецлар гына яшәргә тиеш, дип, миллионнарның гомерен өзде. Инде бу

хәшәрәтлеккә чик куелган кебек иде. Әмма чиста токым без генә, без генә

яшәргә хаклы, дип тилерүчеләр арта бара... Украинадагы бүгенге хәлләр –

шуларның эше. Гасырлар буе бертуган булып яшәгән халыкларны бер-берсен

юк итәргә өстерү бара. Минем анда әтием кабере генә түгел, фронтташ

дусларым яши. Россия белән Украина дуслашмый торып, минем бу дөньядан

китәргә хакым юк!

Шушы сүзләреннән соң Нәҗип Шәкуров бик озак башын иеп, онытылып

утырды. Зиннур белән әнисе аны ничек тын да алмыйча тыңласалар, аның бу

халәтен дә бергә сабыр гына кичерделәр. Аннары рәхмәт әйтеп, җомга көнне

мәҗлескә чакырып аерылыштылар.

Раушаниянең өстәле гадәттәгечә сый-нигъмәттән сыгылып тора иде. Ул

аларга:

– Әгәр авыз итмәсәгез, «Былбылым» үпкәләячәк, – дип угыз китерде.

– Нинди былбыл ул тагын? – дип сорады Фатыйма.

– Сыерыбызның исеме. Икенчесенеке – «Җанашым». Өченчесе – «Алмакай».

– Катык кайсыныкы?

– Катык «Алмакай»ныкы. Иң тәмле сөтлесе ул.

Угыздан авыз итеп, башка тәм-томнарны каба-каба чәй эчкәч, Раушания

Фатыйманы мунчага илтеп кайтты. Шулчак телефон шалтырады. Арслан

телефонга килеп ашыгыч кына сөйләшкәч, трубканы куйды.

– Карамалыда бухгалтер Гөлнурның сыерын бозаулата алмыйлар. Елый да

елый, юньләп аңлый да алмадым. Мин барып кына кайтыйм инде.

– Барып кына димә ичмасам, – диде Раушания тавышын күтәреп. – Әле

юллары ничектер, унбиш чакрым бит.

Арслан киенә башлады.

– Өнәмим шул Гөлнурны, – диде Раушания. – Халыкның хезмәт хакын

кисүдән бүтән эше юк. Әллә иртән генә барасыңмы? Үзе безне бик интектерә

әле...

– Мин Гөлнур өчен бармыйм. Мал кызганыч бит.

– Мин дә синең белән барам. Иптәш тә булырмын, – дип, Зиннур да киенеп

куйды.

Машинаны гараждан алып чыгып, төн кочагына юл алдылар. Фатыйма

мунчадан кып-кызыл булып чыкты, «бөтен тәннәрем эреде, яшәрдем, оҗмахта

булган кебек булдым», дип рәхмәтләр укыды.

– Әйдә, утыр әле, Фатыйма апа, үзебезнең болыннарда, әрәмәләрдә үскән

дару үләннәреннән ясалган чәй белән сыйлыйм үзеңне!

Фатыйма шулкадәр яратты аның чәен, эчә торды, тирли торды, Раушания

һаман ясый торды, үзе җырлагандай туктаусыз сөйләде дә сөйләде:

– И, Фатыйма апа, җаным, мине бит син генә кеше иттең! Бәхетемә ярый

сыйныф җитәкчебез син идең. Мин бит бик юбалгы идем. Минем умырткам

юк иде, әле монда, әле тегендә, кулга ни эләксә, шуны эшләп йөрдем. Мин бит

минут та тик тормадым. Син ничә мәртәбәләр безнең өйгә килдең, әйбәтләп тә,

ачуланып та эзгә керттең. Шәкуров абый гел «ике»ле куя, шуны төзәттермичә

туктамый иде. «Бөтен җиргә чәчеләсең, үзеңә берниең дә калмый», дип моның

нәрсәгә китергәнен мисаллар белән аңлата иде ул миңа.

Шулай чөкердәшеп утыра торгач, Фатыйма:

– Бәй, тегеләр кайда соң әле? – дип, сораулы карашын Раушаниягә төбәде.

– Арсланны эшкә чакырдылар. Зиннур да аңа иярде.

Фатыйма стенадагы сәгатькә күз төшереп алды.

– Бу вакытта нинди эш инде. Бик соң бит.

– И, Фатыйма апа, аның эшенең күплеген белсәң! – Раушания инҗир

җимешен аның алдынарак этте. – Капкалап утыр әле шуны, зиһенне яхшырта,

диләр. Ул бит берүзе. Өч ветврач штаты каралган югыйсә. Диплом алганнары

да бу пычрак эшкә килми. Өч йөз алтмыш биш көн туктап торганы юк. Әле

сез килүгә көчкә ял алды. Дүрт-биш авыл халкының да малларын карый.

Мал-туарны үлеп ярата үзе. Һәрберсе белән сөйләшә. Маллар аның телен

аңлый. Кияләгән мал ул килүгә чиреннән айный башлый. Халыктан бер тиен

дә акча алганы юк. Үзем дә әйтеп кенә торам. Болай да бик авыр яши халык.

Яшьләр шәһәргә китә, безнең чордагыларның көчләре кими бара. Көчең бетсә,

чирлисең икән – авылда яшәү газап ул.

– Беләм инде, беләм, – диде Фатыйма, аның сүзләренә куәт биреп.

– Арсланның эше барып карадым да бетте түгел. Кайчакта бер мал

өчен атналар буе бара. Системасын да куя, ваграк операциясен дә ясый,

ашказаннарына магнит та төшерә. Аны район ветстанциясендә дә профессор

Абдуллин дип кенә йөртәләр. Эштән соң мин биргән сөт-катык, эремчек ише

нәрсәләрне, Шәкуров абыйның яшел уҗымнарын карт-корыларга өләшә.

Шулчакта син аны күрсәң! Cабый бала кебек куана! Мин үзем дә аннан ким

куанмыйм. Өлкәннәр бит инде беркемгә дә кирәкми. Әгәр алар арасында йөреп

тормасаң, аралары бөтенләй өзелергә мөмкин...

– Безнең Зиннур да – өйдә сирәк кунак, – дип, сүзгә кушылды Фатыйма. –

Туктаусыз матчтан матчка, бер шәһәрдән икенче шәһәргә, бер илдән икенче

илгә. Мәңге бетмәс күнегүләр...

– Мин аптырадым аның кайтуына. Ничек вакыт тапты соң әле ул?

Фатыйма теге аварияне, ул чордагы хафалы айларны, тагын бер мәртәбә

хәтерендә яңартып, Раушаниягә түкми-чәчми сөйләп бирде. Сәгать тек-тек

вакытны санады, Арслан белән Зиннур кайтмады, аларның әңгәмәсе куерып,

балачаклардан, яшьлектән урый-урый, бүгенгегә күчте, дөньяларның кая таба

баруы, милләтнең, авылның, үзләренең язмышлары, балаларның, оныкларның

киләчәге – барысы-барысы көйле бер дулкын булып гади авыл өенә җәелде.

5

Нәкъ шушы вакытта тагын бер кеше уттай мунчадан да кайнаррак

уйларын ничек сүндерергә белмичә, эссе ләүкәдә шабыр тиргә батып утыра

иде. Бу кеше Сәүбән иде. Ул үзенең коточкыч булып корышкан уң аягын

аяк йөзеннән бот төбенә ике куллап сыпыра, авыз эченнән бисмилласын,

ләхәүләсен, аятел көрсиләрен укый. Күзләреннән тир катыш кайнар яшьләре

ага. Бүген сыйныфташлары Арслан, Зиннур, укытучылары Фатыйма апасының

ишегалдына килеп керүе аның тез астына кылыч белән китереп чапкан кебек

итте. Сулышы кысылды, ишегалды әйләнеп китте, ул чак кына егылмады...

Кичен, кеше-караның йөрүе басылгач, ул алдан ук кайнарлап куйган

мунчасына ашыга. Малае спортчылар гына куллана торган бик кыйммәтле

дару алып кайтты. Бөтен өмете шушы даруда. Аның белән сылана башлаган

көннән бирле ул үзен бик зур яшерен эшкә тотынган итеп тойды. Урамга

чыгудан, кешеләр белән аралашудан туктады. Әгәр моны берәрсе күрсә, бер

генә кеше сизсә дә, дәвасының шифасын урларлар, аягы һаман кибүен дәвам

итәр, дип уйлады. Ни генә булмасын, ул бу хакта бер генә җан иясенең дә

белмәвен теләде. Көтелмәгән кунакларның килеп керүе аны шушы эшендә

җилкәсеннән эләктереп алып: «Әһә, эләктеңме, дускай?!» дигәндәй тәэсир

итте. Алар ашка әйтеп чыгып киткәч, көч-хәл белән кереп караватына ауды.

Башын утлы энәләр булып, мең төрле уй тырнады... Авылда кешеләрнең

үзеннән читләшүен ул күптән сизеп йөри. Беркемгә дә начарлык кылганы

да юк кебек. Бүген генә Арсланга биргән вәгъдәсендә тора алмады. Кичә ул

Зиннурларның кайтасын әйтеп, асфальтка кадәр юлны ачтыра алмассыңмы, дип

килгән иде. «Ярар, – диде Сәүбән, – малайга әйтермен, тракторын кабызып,

иртүк эттереп кайтыр», – диде. Сәүбән малаена әйтергә онытты шуны. Арслан

шалтыраткач, трактор кабынмаган, диде. Әллә соң ул аны онытмады, юлны

ачарга малаена юри әйтмәдеме? Шуңа үпкә белдерергә керүләредер, дип тә

курыккан иде Сәүбән. Алай булып чыкмавы ярады яравын. Менә шушы хәл

аның яшерен уйларын уятып җибәрде. Ул аларны диванга кереп аугач та сүтә

башлаган иде, һаман да сүтеп бетерә алганы юк. Аларның өчесе арасыннан

иң элек Зиннур үрләде. Танылган боксёр булып җитеште. Хәзер Россиянең

атказанган тренеры. Аңа кагылып булмый, аңа берничек тә теш үтә торган

түгел. Хәтта аңардан көнләшеп тә булмый. Сокланып кына буладыр, тик

Сәүбән, авылда күпләр соклануга карамастан, соклана да алмады. Бик теләде

сокланырга, барып чыкмады. Үзеңне мәҗбүриләп эшли торган нәрсә түгел

инде ул. Арслан белән мөнәсәбәтләр катлаулырак. Мәктәптә укыганда, ул

парта өстеннән дә, койма башыннан да чапты, укуы уртача булды. Сәүбәнне

искиткеч яхшы хәтере коткарды. Кош балалары әниләре алып кайткан җимне

ничек йотса, ул да укытучылар авызыннан төшкән һәр сүзне өтере-ние белән

йотып барды. Чишелгән мәсьәлә, сорауларга җаваплар, җөмлә тикшерү кебек

өй эшләрен күчертергә сораучыларга Сәүбән дәфтәрен бирмәде. Ә нигә үзләре

әзерләп килмиләр? Надан калачакларын уйламыйлар. Димәк, Сәүбән хаклы,

аларга күчерттермичә ул гадел эш кыла. Үзе эшләмичә килгәндә, күчертергә

дәфтәрләрен сорый – сыртлары белән генә борылалар. Зиннур беркайчан да

күчертергә бирмәде. Арслан өй эшен эшләмичә килсә дә, «күчертегез әле»

дип теләнмәде, укытучыга эшләргә өлгермәдем, дип дөресен әйтте. Сәүбәнне,

яратмыйча, «карун» диделәр. Ул кушамат хаксыз тагылды, шуңа күрә аны

әйтүчеләрне күралмады Сәүбән. Зиннур белән Арслан авызыннан да әйтелде

ул. Шуңа күрә Коръән ашына барып, алар белән утырырга бик атлыгып тормый.

Нигә икейөзлеләнергә? Турысын гына әйтер иде, беркем дә аңламаячак, авыл

рәхәтләнеп аны чәйнәячәк. Гаделлекне Сәүбән үзе белгәч җитмәгәнмени?

Арсланнан аермалы буларак, ул авылда нинди генә эштә эшләсә дә, кара тир

түгәргә кирәклеген яхшы аңлады. Аттестат алгач та, Чаллыга китеп, Яңа

шәһәр культура йортына шофёр булып урнашты. Акрынлап Алабуга мәдәният

училищесын читтән торып укып бетерде. Тагын ике диплом алды. Бер бүлмәле

фатир да бирделәр. Ул өйләнүгә, дөньялар болгана башлады. Ижаудагы җизнәсе

шәһәр транспорты идарәсендә ниндидер начальник иде. Әтисе белән әнисе

бер-бер артлы үлеп киткәч, Сәүбән гаиләсе белән авылга кайтты. Әзер өй,

әзер ихата. Авылда башта шофёр, аннары бригадир иттеләр. Эшмәкәрлек

дигән нәрсә чыккач, җизнәсе «Баллы» чишмәсенең суын тикшертеп, бик

чиста, файдалы матдәләргә бай су икәнен ачыклаган. Тып-тын гына чишмәне

әйләндерергә кушты. Сәүбән әйләндерде, басмаларын да йөрерлек итте.

Мәктәп балалары тирә-юненә агачлар да утырттылар. Аннары җизнәсе бер

иске «КамАЗ» машинасы алып кайтты. Күп йөри торгач, су сатарга лицензия

дә булдырдылар. Шулай итеп шешәләп тә, ун, унбиш, егерме литрлы пластик

савытлар белән дә суны элгәре Ижауга ташыды Сәүбән. Җизнәсе кибетенә

тапшырды. Ару гына акча килә башлады. Аннары бүтән шәһәрләргә дә юл

салынды. Ун ел эчендә Сәүбән үзенә өй салды, малаеның өен зурайтты.

Арслан белән араның ерагаюына аның Раушаниягә өйләнүе сәбәп булды.

Раушания кемгә чыкса да, Сәүбән риза иде. Әмма Арсланның Раушанияне

эләктерүен күтәрә алмады. Шул мизгелдән алып, эченә Арсланга карата әйбәт

булмаган нәрсә кереп оялады. Һәм ул ачуташ капкандай, эчендә гел сиздереп,

борчып торды. Җитмәсә, Раушания белән аны газеталарда мактап торалар,

телевизордан күрсәтәләр, чыгышлар ясаттыралар. Чишмә суы сату көйләнеп,

Сәүбән авылның иң бай кешесенә әверелде. Әмма да абруе артмады, Арслан

телдән төшмәде. Сәүбәнгә ул аңа тиешле абруйны аладыр кебек тоелды.

Тыштан әйтелмәгән яшерен каршылыкны кичерү, күтәреп йөрү гаять тә авыр

иде. Бу ничектер хәл ителергә тиеш, әгәр болай чиксез дәвам итсә, бер дә

юньлелек белән бетмәячәк иде.

Ел ярым элек Сәүбәннең уң аягы үтереп сызлый башлады. Бармаган врачы,

күренмәгән профессоры калмады, аптырап иңбашларын сикертүдән узмадылар.

Аяк тоташ сызлады һәм күзгә күренеп юкарды, кипте. Сихердер дип, атаклы

сихерчеләргә, экстрасенсларга йөрделәр. Аягын ванналарда, чемердәткеч

электр приборларында тоттылар, каен, әрекмән яфракларына төрделәр, кызыл,

зәңгәр балчыклар сыладылар, серкә очыргандагы арыш башаклары, сарут

тамыры төнәтмәләренә утыртулар, кайнар мунчада сидек белән уулар – берсе

дә калмады, тик файдасы гына булмады. Машинага малае утырып, суны ул

ташый башлады. Ахырда җизнәсе Удмуртиядәге бер багучыны табып бирде.

Ике ай элек Сәүбән беркемгә сиздермичә генә шунда китте. Багучы шакмаклы

шадра йөзле, коры елны көйгән үлән төсле сирәк сакаллы бер карт иде. Аякка

куллары белән кагылып-кагылып карады да:

– Син Ходай каршында бик зур гөнаһка баткансың, – диде.

Сәүбән аптырап калды, беркемгә дә яманлык кылганы юклыгын әйтте.

Багучы үзенең күзенә туп-туры карарга кушты. Багучының күзләре коточкыч

зур булып ачылган иде. Шуннан багучы сорау бирде:

– Төшеңдә корыган агач күргәнең бармы?

– Бар, берничә мәртәбә күрдем, – диде Сәүбән.

– Ул агач кайда иде?

– Чишмә буенда.

– Нинди чишмә?

Сәүбән Баллы чишмә, аның суын сату белән шөгыльләнүе турында сөйләп

бирде. Шаманның кашлары югары күтәрелде:

– Син җиһанның кагылырга ярамый торган иң изге төшенә кагылгансың.

Бу – зур гөнаһ!

Багучы аңа аягын сыларга шешәләргә салынган әллә ничә төрле майлар,

әллә ничә төрле үләннәр биреп, аларны ничек файдаланырга икәнен яздырды.

«Авыртуыңны бераз басар, аягың тулаем элекке хәленә кайтыр дип әйтә

алмыйм, гөнаһың артык зур», – диде. Багучы телефонын биреп, хәлен хәбәр

итеп торырга кушты. Чыннан да аягының сызлавы кимеде.. Тик ул сөяккә юка

полиэтилен тарткан төсле кибә бирде. Аяк салкын, җансыз иде. Инде багучы

биргән майлар бетте. Малае алып кайтканы да әллә ни түгел. Инде дөнья

кайгысы да калмады шикелле, ә күңел нәрсәгәдер үрсәләнә, Арсланнарны,

Зиннурларны узып яшисе, аларның борыннарына чиертәсе килә...

6

Юл мактанырлык булмаса да, башта машина карны үкерә-үкерә ярып бара

алды. Ләкин бер урында дыкылдап туктап калды. Арслан төшеп алдан да,

арттан да карны көрәп керде. Алга-артка тарттыргалый торгач, машина берәр

метр чамасы әле алга, әле артка хәрәкәтләнә башлады. Ләкин ныклап кузгалып

китәргә көче җитми иде.

– Зиннур, әз генә этсәң, бу урыннан кузгалабыз инде... – диде Арслан. –

Әллә бер боксёр көчең белән этеп җибәрәсеңме?

Ләкин аның елмайган йөзе дустының җитди карашы белән очрашты.

– Их, яшьти! – Зиннурның тавышы үкенечле иде. – Этә алмыйм шул, боксёр

көче бетте бит...

– Нәрсә дидең? Дөрес аңламадым бугай...

– Минем гәүдәне хирурглар сыныклардан җыйнадылар шул...

– Ни сөйлисең, Зиннур?!

– Зур авариягә очрадык без. Үземнең командам белән. Алар да бик озак

дәваландылар. Узган көздән бирле Израиль больницаларында үлем белән яшәү

арасында аунадым. Кайтканыма әле яңа гына.

– Безгә әйтмәдегез дә!..

– Менә терелдем – очраштык...

– Да-а-а! – дип сузды Арслан. – Син үлем белән көрәшеп яткансың икән...

Зиннур рульгә утырып, Арслан этә торгач, бу хәвефле урынны ахырда ерып

чыктылар. Унбиш чакрым араны узу бер сәгатькә якын булды. Хуҗаларның

болдырында, ишегалдында электр утлары гөлт итеп янып тора. Аларны

капкадан хуҗа хатын елый-елый каршы алды. Кабаланып абзарга керделәр,

калын такта ишекне ачып, мал өенә үттеләр. Зиннурның сулышын ачкылт ис

буып алды. Сыер уртада салам өстендә ята, аның янында – Гөлнурларның

күршеләре булса кирәк – өч хатын, ике ир-ат мәшәләнә иде. Сыерның башы

ак, гәүдәсе урыны белән кара, урыны белән ак иде. Бозауның алгы аягы чыгып

тора, сыер авыр итеп сулыш ала, бөтен гәүдәсе калтырый. Арслан сумкаларын

читкәрәк куйды да:

– Кушаматы бармы? – дип сорады.

– Акбаш, – дип җавап бирде Гөлнур.

Арслан сыерның битләрен, муеннарын йомшак кына сыпырырга тотынды,

аңа иркәләп эндәште:

– Аз гына сабыр ит инде, Акбаш. Син акыллы бит. Күзләреңнән яшьләрең

аккан. Кая, сөртик әле, апасы, теге сөлгене алып бир әле. – Арслан Гөлнур

биргән сөлге белән аның күзләрен, юеш борынын, авыз читләрен сөртеп алды.

– Каяле, колагыңны карыйк. – Ул аның колагына бармагын тыгып торды. –

Менә бит, Акбаш, колагың сак, температураң юк. – Аннары алгы култыгы

тирәсенә бармаклары белән басып торды. – Хәлең начар түгел, йөрәгең әйбәт

тибә. Хәзер сине ничегрәк бозаулатырга икәнен карыйбыз.

Арслан сыер яныннан торгач, сорап куйды:

– Сез аны нишләттегез соң? Ул бит бик нык курыккан.

– Тарттык, – диде ирләрнең берсе.

– Бик озак тарттык, – дип өстәде Гөлнур.

– Бозауның бер аягы эчтә, башы эчтә, – диде Арслан, тунын ычкындыраычкындыра. – Сыңар аяктан тартып бозау чыкмаганын сез белергә тиеш

югыйсә...

Ул тунын, свитерын салып биргәч, ике кулының да күлмәк җиңнәрен

иңбашына кадәр сызганды.

– Кызганыч, наркоз беткән чак. Авыртыр инде... Башыннан тотыбрак

торыгыз. Мин икенче аякның ничегрәк килгәнен карыйм әле.

Ул бераз сыерның янбашларын, бил турларын йомшак кына сыпыргалады.

– Әз генә сабыр ит, малкай, әзрәк авыртыр, нишлисең инде, җан иясенең

тууы җәфаланмыйча гына булмый...

Шул арада аның кулы бозау аягы кырыннан акрын гына сыер карынына

кереп китте. Капшап-капшап карагач, Арсланның аркасына салкын тир бәреп

чыкты: бозауның башы артка карап каерылган иде. Турайтып булса, бозауның

исән калу ихтималы бар. Әгәр борып булмаса, сыерны исән калдыру өчен

бозауны турап алырга туры киләчәк. Кайчакта бу матавык бозауны турау,

сыерны сую белән дә төгәлләнә. Арслан кулы белән бозауны эчкә таба этәргә

кереште. Әз генә бушлык барлыкка килде кебек. Бушлыкны саклау өчен клюка

кирәк. Ул артына борылып Зиннурга дәште:

– Сары сумкада ак сөлгегә төрелгән бер бәләкәй ухват төсле әйбер бар.

Шуны гына алып бир әле.

Зиннур ул сораган әйберне сузды. Арслан клюканы аналыкка кертте,

клюка белән терәгән аралыктан бозау аягын бөкләп, шудырып чыгармакчы

булды. Ләкин аяк буйсынмады. Ул сары сумкадан вазелин алып, аны учы

белән эчкә кертеп, бозауның бөкләнгән аягына сылагач, аяк чыгу ягына

турайды. Бу – беренче өмет иде. Әмма күпме тырышса да, бозауның башын

бора алмады. Сумкасыннан баулы ыргак алып, аны эчкә кертеп, бозауның

күз читенә эләктерде һәм бауны акрын гына тартырга кереште. Ләкин баш

борылмады.

– Берегез килегез әле, егетләр, – дип, сыер башын тотып торучы ирләргә

дәште.

Бергәләп сак кына тартырга керешкәч, баш кузгалды. Сыер авыртуга түзә

алмыйча кычкырып җибәрде.

– Туктагыз, Арслан абый, үлә бит! – дип елап, Гөлнур алар янына йөгереп

килде.

– Борчылма, Гөлнур, сыер исән булыр, бозау да, – диде Арслан.

Ахырда бозауның башы борылды. Арслан , кулы белән эчкә кереп, бозауның

күзендәге ыргакны ычкындырып тышка алды. Аннары икенче аякка да бау

эләктерде, аларын хатын-кызлар тотты.

– Чамалагыз, аяклар кире эчкә кереп китмәсен. – Ул кулы белән карынга

кереп, бозауның иягенә элмәк кидерде дә: – Әйдәгез, өч бауны да акрын гына

тартабыз, – диде. – Ә син мөгезләрдән нык тот, сыер без тартканда болайга

шумасын.

Тарта башлауга, сыер тагын кызганыч итеп кычкырып җибәрде, ләкин

туктарга ярамый иде. Менә бозауның борыны, ак яңаклары, күзләре күренде,

әмма шуннан соң чыгу хәрәкәте туктады. Сыерның авызыннан күбекләр килде,

ул тарткан саен кычкырды, тагын да авыррак сулый башлады.

Шулчак кызыл ыштанлы, ялан аягына олы галош сөйрәгән алты-җиде

яшьлек малай акырып елап килеп керде. Аның артыннан ияргән ябык кына

карчык малайны күлмәк итәгеннән эләктереп, үзенә таба тартты.

– Акбаш, матурым, әз генә түз инде, – дип, Арслан сыерны йомшак

кына сыпыргалады. – Безгә көчәнеп ярдәм итсәң, бәбиең дә туар, үзең дә

котылырсың.

– Мин ни булмаска сугым пычагын алып керим әле, – диде ирләрнең берсе.

Шулчак әби корышкан беләкләрен селти-селти кычкырырга тотынды:

– Суйдырырмын менә мин сезгә! Ничә ел буе көчкә юньле бер сыерга

тиендек. – Аннары Гөлнур каршына килеп чәрелдәп җибәрде: – Ник дәшмичә

басып торасың? Сыерны суйдырсак, Расих икебезне дә үтерә бит!

– Әти үтерә, әти үтерә! – дип, бии-бии еларга тотынды кызыл ыштан.

– Туктагыз әле зинһар! – диде Арслан, тавышын күтәреп. – Пычак миндә

дә бар ул. Менә бу җан иясе кызганыч бит.

Бозау күзләрен челт-мелт китереп, аны аңлагандай карап тора иде. Арслан

сыерның авыртуын басарга булды. Сумкасыннан яртылы шешә чыгарды. Анда

су белән сыекланган аракы иде. Ирләр сыерның башын бераз күтәреп тотып

тордылар, ул аракыны сыерның тамагына койды. Аннары бозауның әле эчтә

торган баш тирәләренә бармаклары белән эткәләп вазелин кертте.

– Бауларны тоттык, сак кына тарта башлыйбыз, – диде Арслан.

Бер-ике минуттан бозауның яртысы ак, яртысы кара башы килеп чыкты,

аяклары да тез турыннан үтеп күренде.

– Исән туа бит! – дип, шатланып кычкырып җибәрде Гөлнур.

– Ашыкмыйбыз, тартабыз, – дип боерды Арслан. – Әйдә, малкай, көчән,

җиңелрәк булыр, – дип йомшак тавыш белән сыерга да дәште.

Акрын-акрын тарта торгач, ниһаять, бозауны сөйрәп чыгардылар. Арслан

аның кендеген кисеп, киселгән урынны йодлы эремә белән эшкәртте, бәйләгән

бауларны бозауның иягеннән, ике аягыннан чишеп алды.

– И, Арслан абый, сиңа нинди генә рәхмәтләр әйтим?! – дип, аның тирәсендә

бөтерелде Гөлнур.

Шул арада сыерның яңакларыннан сөйде, сөлгесе белән аның күзеннән

аккан яшьләрен, бозауның авыз-борынын сөртте. Арслан почмактан чиста

салам алып килеп, сыерның башы янәшәсенә салды. Бозауны шул саламга

шудырып керттеләр. Арслан кесәсеннән бер уч яшел уҗым алып, сыерга

каптырды, аны яңакларыннан иркәләде:

– Сабыр икәнсең, малкаем. Менә бәбиең исән. Әйбәтләп яла, тәннәренә

массаж яса кытыршы телең белән. – Аңа карый-карый, сыер ул каптырган

яшел үсентене чәйнәп йотты. – Бәбиең җиленнәреңнән җылы сөтеңне имәр,

үзеңә дә рәхәт булыр...

Зиннур Арсланга исе-акылы китеп карап торды. Аның битләре алланган,

күзләрендә шатлык нуры балкый иде. Ул сыер тизәге белән аралашкан

саламга тезләнгән. Җилкә турына кадәр канга, вазелинга, карын лайласына

баткан куллары белән бозауны маңгаеннан иркәләп маташучы Арсланнан

да бәхетлерәк кеше бар идеме икән бу дөньяда?! Бирегә килеп сулышларны

куырып алган ачы сидек, тизәк, черегән тирес исләренең юкка чыгуына Зиннур

хәйран калды. Әллә ул тәмсез исләрне өстеннән пар күтәрелгән шушы тере

җан иясе юкка чыгардымы соң?

Арслан коры салам белән чалбарларын сөртте, Гөлнур алып чыккан

җылы су белән сабынлап кулларын югач, свитерын, тунын киде, сумкасына

дәвалау әйберләрен, бауларын тутырды. Ул арада сыер аягына басарга маташа

башлады. Арслан белән бергәләп теге ике ир булышкач, ул чайкала-чайкала

торып басты.

– Кеше түзми бу хәлгә, – диде Гөлнур һаман тынычлана алмыйча. – Ә ул

түзде бичара...

– Кеше дә түзә, онытабыз гына без аны, – дип куйды Арслан.

Ул арада сыер бозавын яларга тотынды. Әнисенең кытыршы теле яңакларын

ялаганда, бозау, күзләрен кысып, авызын ачып-ачып ала иде.

Кинәт тагын теге кызыл ыштанлы малай галошларын лаштырдаталаштырдата чабып килеп керде.

– Ура, Акбач бозаулады, Акбач бозаулады! – дип йөгергәндә, саламга

сөртенеп, сыерның арт аягы астына барып төште.

Кулларына таянып торып маташканда, сыер лайлалы койрыгы белән

малайның битенә селтәп тә алды. Барысы да күтәрелеп көләргә тотындылар.

Сыер койрыгын кабат селтәгәнче, Арслан еларгамы-юкмы дип торган малайны

ике кулы белән култык астыннан тотып, үзенә тартты.

– Син елаган булган идең, – диде ул аңа йомшак кына итеп. – Менә нинди

бәләкәй сыер алып бирдек сиңа. Аны яратырсыңмы?

– Яратырмын! – Малай бая еларга әзерләп бетергән авызы белән көлеп

җибәргәнен сизми дә калды.

Гөлнур аның кызыл ыштанына, күлмәгенә ябышкан юеш саламны сыпырып

төшерде дә артына яратып кына шапылдатты һәм сыңар тештән дә мәхрүм

аңкауларын күрсәтеп елмаеп торучы әбисенә тапшырды.

Сыерның чүбен салдырып, бозавын әнисенең имиенә кушкач, Арслан

белән Зиннур хуҗаларның, күршеләрнең укыган рәхмәтләре астында кайтырга

кузгалдылар. Көчле генә җил чыккан, юлга да сала башлаган иде.

– Арыгансыңдыр, – дип куйды Зиннур. – Ике сәгатькә якын сузылды бит.

– Турысын әйтимме? Әйтсәм – ышанмыйсың, – диде Арслан.

– Әйт.

– Килгәндә арыган идем. Менә хәзер... беләсеңме... өйдә булсак, биеп китәр

идем.

Дустының елмайган йөзе машинаның ярым караңгы салонын да яктырта

кебек иде.

– Алай була алмый бит!

– Беләм алай була алмаганын! – диде Арслан, дәртле тавыш белән.

Башкаларның алай була алмый, ә менә минем була!

– Организмга ял кирәк.

– Организм... организм... маразм... гайзер... нәргиз... кызык сүзләр, – дип

көлеп куйды Арслан. – Миңа эшләгәндә генә куәт иңә. Эш ашый торган ризык

шикелле...

Зиннур елмаеп башын чайкап куйды.

– Син ышанмыйсың. Раушания дә аптырый. Тик монда печтеки генә «эски»

бар. Мин мал тирәсендә генә шулай. Бүтән эшләр мине дә арыта.

– Менә хикмәт нәрсәдә икән! – дип куйды Зиннур.

Алар шактый вакыт сөйләшмичә бардылар, машина шатыр-дөбер карны яруын

дәвам итте. Зиннур күңелендә бөтерелгән сорауларның тагын берсен бирде:

– Эшләрең көн саен болай сузылмыйдыр бит?

– Кайчакта бер көндә эшләгәннәрне кушсаң, моннан да артып китәргә

мөмкин. Маллардан кан алган, прививка ясаган мәлләрне күрсәң, валлаһи,

ахырзаман җитеп, Дәҗҗал килә, дип уйлыйсың.

Арслан үзе әйткәннән үзе күзләрен кысып көлеп җибәрде.

– Бу эшкә нык таза булу кирәк инде алайса...

– Тазалыктан зарлана алмыйм, – диде Арслан. – Хәзер чирләмәгән кеше

бармыни ул. Кешене чир үтерми, әҗәл үтерә. Әле Аллага шөкер, Раушания

белән икебез дә аяк өстендә, эшебезне эшләп, йөреп торабыз.

– Мөгаен спорт белән шөгыльләнәсеңдер, – диде Зиннур.

– Минем спорт көне буе, гомер буе дәвам итә. – Ул шактый ара сүзсез барды.

– Бер гыйбрәт әйтим әле мин сиңа. Минем бер исән сөягем дә юк бит, дустым.

– Ничек инде ул алай? – дип гаҗәпләнде Зиннур.

– Шулай. Сыерлар, атлар, үгезләр сөзеп, тибеп, кысып, таптап, сытып,

сөякләремне берәм-берәм сындырып чыктылар.

– Син мине торган саен гаҗәпләндерә барасың, яшьти.

– Без эшли башлаганда, наркоз, тәннең аерым урынын өшетү дигән нәрсәләр

юк иде. Уколларны да шприц белән кададык. Менә син якын килеп кара әле

куркудан коты очкан мал янына. Ул нишләгәнен белми. Авызыңны ачыбрак

торсаң, сыер да мөгезе белән эчеңне актарып ташларга мөмкин. Безгә циркач

кебек җитез, дрессировщиктай сак булырга туры килә. Ә мин эшли башлаганда,

яшь тайдан да ярсурак идем.

– Беләм, беләм мин сине! – дип, аның сүзен җөпләде Зиннур.

– Булды инде, булды, – диде Арслан. – Җиңне сызгангач, беләктәге

бүртмәчне күрдеңме син?

– Әйе, күрдем.

– Ул минем беренче җәрәхәтем булды. Ул чорда атлар күп иде. Кан алабыз.

Тыныч холыклы таныш бия, сөеп-иркәләп килеп, зур энәне муенына китереп

кадавым булды, биям кинәт агач стенага китереп кысты, беләк сөягенең

шартлап сынганы конюшняны яңгыратты. Сөякнең сынган башыннан

җелеге агып тора. Операциядән соң гипсны дөрес салмаганнар, сөяк дөрес

ялганмады. Сул кул, аяк йөзләре, бармаклар, балтыр сөякләре, кабыргалар –

барысы да сынып ялганды. Кайберләре стажлы – икешәр мәртәбәләре дә бар.

Иң куркынычы – үгез. Әгәр берәр җирен авырттырсаң, йә суксаң, үгез мәңге

онытмый, ничек булса да үч ала. Бер үгезнең арт аягы тимергә эләгеп яралангач,

шуны тектем, әллә ничә мәртәбә үлеген чистартып бәйләдем. Ике ел мине

сөзәргә чамалап йөрде. Берсендә шулкадәр куды, Ыкның текә ярыннан суга

сикереп кенә котылдым. Шуннан соң оныттымы, өметен өздеме – кабат кумады.

– Мин сезнең эшне бик тынычтыр, дип уйлый идем.

– Тере җан белән эш иткәндә, беркайчан да тыныч булырга ярамый. Тере

җан ул – тетрәп торган илаһи әйбер. Тыныч кына, акрын гына маташсаң, ул

«келт» итеп өзелергә генә тора. Ә бер өзелсә, ялгап булмый аны...

Алар төнге тугыз тулгач кына кайтып җиттеләр. Машинаны гаражга

керткәндә, Зиннур сорап куйды:

– Карале, яшьти, батмыйча ничек кайтып җитә алдык соң без? Теге кар

салган урынны ничек үттек?

– Сыер һәм бозауның ярдәме белән, – диде Арслан, серле генә итеп. – Тере

җан, мең километр еракта булса да, синең белән... Аның безгә ничек уңай,

ничек кире йогынты ясавын фән әлегә аңлата алмый... Безне әйләндереп алган

тирәлектә күзгә күренмәгән, сизелмәгән әллә ничә йөз төрле дөнья бар ди бит

Шәкуров абый...

Алар өйгә кергәндә, Фатыйма өстәл янында утыра, Раушания яңа пешкән

ипине духовкадан чыгарып маташа иде.

– Исән-имин генә алдыгызмы бозауны? – дип сорады Раушания.

– Исән-сау, бозау сиңа сәлам әйтеп калды, – диде Арслан, елмаеп.

Алар кулларын юып өстәл янына килүгә, Раушания дүрт кисәк ипи

сындырып, һәрберсенең алдына куйды. Уртада эретелгән ак май тора иде.

– Фатыйма апа соравы буенча арыш ипие пешердем. Майга манып ашыйбыз.

– Туктале, Раушания, тукта! – диде Арслан, иснәнеп. – Серкә очырган арыш

басуы исе килә бит моннан! Раушания, хәтерлисеңме ул көнне?

– Ничек хәтерләмим ди инде!

– Фатыйма апа... Зиннур дустым... Мине тыңлап тора аласызмы?

– Әлбәттә, тыңлыйбыз, – диде Фатыйма.

– Мин сезгә чын әкият сөйлим хәзер, – диде Арслан. – Мин Раушаниямне

үзебезгә килен итеп төшергән көнне урамнан гына кайту тиз була дип, утырган

силәбезне басу капкасына бордырдым. Кияү егете булып утырган Әсләхетдин

арыш басуы уртасындагы юлга килеп керде... Шундый тымызык көн, җил бар

да кебек, юк та кебек, аның искәне сизелми. Басу өстендә арыш серкәсе ап-ак

томан булып тирбәлә. Өздереп тургайлар сайрый. Башларны әйләндерерлек

хуш исләр... Без бер сүз дә әйтә алмыйбыз, Раушания белән силәдән төштек тә

авызыбызны ачып карап торабыз. Бу безнең бәхеткә шулай серкә очырадыр,

дип уйлыйбыз эчтән генә. Дәшсәк, сихри матурлыкны җимерүдән куркабыз.

Зәңгәр күктән ак болытлар безгә салават әйтә төсле. Бу әллә Ходай сулышы,

әллә җиһан сулышы булды шунда... Яңадан мин арышларның алай ук серкә

очырганын күрмәдем. Шулай да былтыр шул чама булды. Әллә Ходай безнең

өчен җибәрдеме икән? Кызыбыз белән кияү, өч онык кайтканнар иде. Бер

атна тордылар. Ә мин көн саен арыш басуын карыйм. Кайчан серкә очырыр.

Башакларда инде серкәләр тәлгәш-тәлгәш асылынып торалар. Әз генә җил

җитмиме, һаваның эсселеге җитмиме. Менә беркөнне оча башладылар.

Оныкларны машинага утырт та оч басуга. Җитәкләп арыш басуы эченә алып

кердем. Битләренә, маңгайларына башаклар бәрелеп тора оныкларымның.

Башакларның сөйләшкәнен тыңлагыз, дим пышылдап кына. Кештер-кештер

сөйләшә башаклар. Әз генә җил исә, басу өстеннән ак бу күтәрелгәндәй серкә

оча. «Күрәсезме, башаклар серкә очыра», дим. «Ни соң ул серкә?» – дип

сорый оныкларым. «Тормыш, – дим. – Менә шушы серкәләр онга, тәмле ипигә

әйләнә», – дим. Өздереп чикерткәләр сайрый. Цыкы-цыкы киләләр. Тын да

алмый тыңлаттым тегеләргә. «Бабай, кайда соң алар? – дип сорый Искәндәрем.

– Сайраганнары бөтен җирдән ишетелә, үзләре кайда соң алар?» – ди. Аннары

балаларыма камыл төпләрендәге чикерткәләрне дә, башка бөҗәкләрне дә

күрсәттем. Аларның күргәннәре булмаган, шаккаттылар. Басу эченнән алып

чыгып булмый, авызларын ачып чикерткә сайравын тыңлыйлар. Зәңгәр күктә

«фүүүрр-фүүүрр» итеп җырлаган тургайларны тыңлаттым. Аларга карагач,

минем күңелем тула, үзебезнең балачак искә төшә. Тургайлар, чикерткәләр

сайравы ул безнең балачакның оркестры, дәүләт ансамбле иде бит. Аларның

сайравы уттай кояш нурларын тагын да кайнарлата, тыгызлый иде. Арыш

сабакларын аралап, җил малайлары, җил кызлары шаярышып килеп кагылалар.

Олы җилләр өстә йөгерә, болытларны кузгата, башаклардагы серкәләрне

тузгытып очыра... Серкәнең үз исе бар, миңа ул яңа туган бала исен хәтерләтә...

– Арслан, син кунакларны арытып бетергәнсеңдер инде...

– Ничек арырга мөмкин инде мондый матур күренештән, – диде Фатыйма.

– Без бит ашый-ашый тыңладык, – дип өстәде Зиннур. – Син үзең генә

берни дә капмадың.

– Сөйләү – үзе ашау инде ул, – дип көлде Арслан һәм, менә күрегез алайса

дигәндәй, алдындагы ипиен майга манып капты да тәмләп чәйнәргә кереште.

Раушаниянең чемердәп торган әчкелтем-төчкелтем җимеш суын эчкәч,

йокларга яттылар.

7

Зиннур әйбәтләп мамык одеялын ябынды. Аяк-кулларына, бөтен тәненә

рәхәт җылы йөгерде. Арслан белән Раушаниянең күрше бүлмәдә быдыр-быдыр

сөйләшкәннәрен ишетте, аннары алар да тынды. Кышкы, карлы авылның өй эче

тып-тын. Дөнья миллион еллар ашкынып чабуыннан талчыгып, йокларга яткан.

Зиннур күзләрен йомды, әмма татлы онытылу килмәде. Күңеле кымырҗый,

ял итәргә теләми, һәр күзәнәге уяу иде. Аның борынына серкә очырган арыш

басуы исе бөркелгәндәй булды, арыш сабаклары арасыннан йөгереп килгән

җил малайлары, җил кызлары гүя битләреннән үпте, муенын җылы куллары

белән кытыклады. Арслан белән Раушаниянең арыш басуы, аның күз алдында

аксыл җылы томандай серкә тузаннары бөркелеп ап-ачык булып торды. Аның

мондый халәт кичермәгәненә ничә ел икән инде? Авылдан чыгып киткәннән

бирле! Йә Хода! Тел белән сөйләгән нәрсәләрне ничек шушылай тере итеп,

җете итеп кабул итә ала соң ул? Мөгаен туган авыл, туган җир, янәшәсендәге

кешеләр, шушындагы һава һәм шушындагы суны эчү тәэсиредер бу. Аның,

күпме призлар, күпме җиңүләр яулап та, мондый ләззәтне алганы юк иде.

Дөрес, ул чактагы кичерешләр бик кыйммәтле, ил казанышы биеклегендә

халык игътибарын да туплагандыр, аның артында килер акчасы, алтын, бронза

медальләре булгандыр. Әмма ул шатлык белән менә бу шатлыкны чагыштырып

булмый иде. Арслан сөйләгән бу арыш басуы Зиннурның бөтен балачагын күз

алдына китерде. Гомеренең иң ямьле, иң татлы чагы нишләп онытылсын соң

ул? Балачак истәлекләрен яңартырга уйлауга, күз алдына тагын Арслан килеп

басты. Аның Раушания белән яшәвендә ниндидер могҗизаи җылы дулкын бар

иде. Бөтенесе гап-гади, барысы да ачык, алар бәләкәй генә нәрсәне дә күңелле

олы вакыйгага әйләндерә. Аларның һәр сүзе, һәр хәрәкәте – шатлыклы вакыйга.

Алар бүген дә балачакта яши түгелме соң? Ә кайда синең арыш басуларың?

Кайда синең цыкы-цыкы сайраучы чикерткәләрең? Кайда синең хуш исле

серкә тузаннарың? Кайда ул тузаннар өстендә шашып сайраучы тургайларың?

Кайда синең җитез һәм шаян җил малайларың-кызларың? Тургайлы зәңгәр

күктән арышларга төбәлеп, хуш исле серкә тузаннарына кушылып, салават

әйтеп торучы ак болытларың кайда синең? Адәм баласының күкрәгендә мәңге

тетрәп дөрләргә тиешле янар тауларың калдымы синең?

Әнә шул янар тауларның ялкыны белән язылган бу сорауларга җавапларны

бирү шулкадәр дә кыен, газаплы иде. Минем арыш басуларым кайдамы? Зинһар

кичерегез, якыннарым, авылдашларым! Мин үземне сездән гамьсезлек пәрдәсе

белән аерган дәвердә ул арышларымның һәр сабагын Вакыт дигән бөек, күренми

торган урагы белән келт-келт урып алган. Минем «цыкы-цыкы» сайраучы

чикерткәләрем кайдамы? Алар, көтеп-көтеп тә мин кайтмагач, үзләренең

моңнарын сагыш диңгезләренә батырганнардыр. Хуш исле арыш серкәсенә

кушылган ашкынулы тургай җырларым кайдамы? Алар минем күңелемдә

җылы урын, кунып тибрәнерлек тере чәчәкләр һәм яшел сабаклар тапмыйча

туфрак булганнар. Җитез һәм шаян җил малайларым-кызларым кайдамы? Ни

аяныч, бөек куәткә ия Вакыт, аларны тормыш ямьнәре белән кызыктырыпалдап, чал картлыкка алып килгән. Хуш исле арыш серкәсе тузаннарына кушылып салават әйтеп торучы ак болытларым кайдамы? Озак еллар көтеп тә

мин килмәгәч, Вакыт галиҗәнапләре, мөгаен, аларны бәяли белерлек башка

затларның җаннарына илтеп салгандыр. И, кадерлеләрем! Минем күкрәгемдә

газиз балачагымның, дәртле яшьлегемнең дөрләргә тиешле янар тауларымнан

көл генә калды микәнни?! Юк, юк һәм тагын бер мәртәбә юк! Мин моның

белән килешә алмыйм. Зинһар ярдәм итегез миңа, якыннарым, авылдашларым,

ике арадагы гамьсезлек пәрдәсен алып атарга! Минем күңелемдә янар таулар

ялкынланып дөрләмәсә дә, кайнар очкыннар сакланганын сизәм бит әле мин!

Зиннур үзендә кабынган бу уйларга, бу кичерешләргә хәйран калды. Өн идеме

бу, әллә тылсымлы төшме? Бу тылсымлы чынбарлык белән кушылган кырыс

төш иде бугай. Ул ана карынында тибенеп, якты дөньяга чыгарга омтылган

сабый шикелле, моңа кадәр үзе яшәгән матур, әмма ясалма тормыштан табигый

яшәешкә таба тәүге омтылышын тойды. Шушы куанычлы омтылышны чынга

әйләндерү өчен Арсланнарның, авылдашларының ярдәме кирәк иде аңа. Гел

көтмәгәндә каян килде соң әле бу беркайчан сизелмәгән уйлар? Төшләнеп

кенә ятамы, әллә уяу күңеленең кичерешләреме бу? Ничек кенә булмасын,

аның йөрәге еш-еш тибә, элекке тынычлыгы югалган иде. Бераздан ул моның

канәгатьсезлектән икәнен тойды. Ә канәгатьсезлек нәрсәдән соң? Соравына

җавап урынына күз алдына Арслан килде дә басты. Барлык уйлары, үлән

ашатырга казыкка бәйләп куелган мал кебек, Арсланнан читкә китә алмады.

Арсланга күкрәкләренә кыскан газиз баласына карагандай кадерләп карый

халык. Зиннурга, кайтып авыл урамын чәче белән себерсә дә, бу мөмкин

нәрсә түгел. Нәрсә үзгәрде соң? Асылда берни дә үзгәрмәде кебек. Бары тик

Зиннурның күңелендәге дусты белән үзенә карата корган бизмәннең үлчәве

үзгәрде. Зиннур хакында ил күләмендә урнашкан югары фикер бар.Әлбәттә,

ул куйган тырышлыкны, ул яулаган җиңүләрне теләсә кем булдыра алмый.

Димәк, ул гади генә кеше түгел. Дәүләтнең олы бүләкләрен, исемнәрен алган

икән, мәшһүр кеше булып чыга бит инде. Ул дусты Арсланнан буй җитмәс

биеклектә тора. Алайса, күңеле нәрсәгә канәгатьсезлек сиздерә соң?

Зиннур күпме яткандыр, әллә ничек кенә оеды да китте. Һәм шунда ук

әле генә үзе кичергән дөньяда яши башлады. Имеш тә алар Венера белән

ап-ак киемнәрдән ап-ак силәдә арыш басуы уртасындагы юлдан җилдерәләр.

Силәнең кош канатыдай җиңел тәгәрмәчләре келтер-келтер тәгәри, тәртә

арасында ап-ак яллы айгыр, көмеш тоякларыннан очкыннар чәчеп, аксыл

офыкка таба юырта. Тирә-юньдә җылы томандай арыш серкәсе тузаны оча.

Бөтен дөнья ап-ак, җып-җылы, хуш исле. Кинәт аларның каршында коточкыч

киң җилкәле, пеләш башлы албастыдай боксёр күренде һәм Зиннурның

яңагына китереп орды...

Ул ялт иткән яктылыктан уянып китте. Тонык кына гөлдерәп күк күкрәде,

яшен тагын бер мәртәбә өй эчен яктыртып алды да, дөнья тып-тын калды. Кыш

уртасында күк күкрәгәнен аның авылдан укырга чыгып киткән елны ишеткәне

бар иде. Яңадан кышын яшен күргәне дә, күк күкрәвен ишеткәне дә булмады.

Теге боксчы ничек төшенә килеп керде соң әле? Хәзер ул Яков Наумович

Черных. Бокс федерациясендә зур кеше. Ул чакта Зиннурның әле спортка

кергән генә чагы иде. Үзенең рингка кем белән чыгасын белүгә үк, Зиннурның

эченә салкын йөгерде. Яшка әллә ничә нокаут иясе, өермәдәй һөҗүме белән

көндәшен коелып төшәргә мәҗбүр итә, диләр иде. Аның пеләш башы белән

тигез муенына килеп кушылган киң җилкәләре, уйнаклап торган мускуллары

бронзадан коелган сынны хәтерләтә. Яшка аңа җен кебек ташланды. Зиннур

мөмкин кадәр сакланырга тырышты, юньләп суга алмады. Беренче раундның

яртысына якынлашканда, көндәше аның яңагына сул яктан шундый итеп

китереп тондырды, Зиннурның күзләреннән утлар чәчелде. Ачудан ярсып

Яшканың чыраена төртергә омтылды, әмма ул ялт итеп башын читкә алды

һәм Зиннурның тагын шул сул яңагына яшен тизлегендә ике мәртәбә бәрде.

Зиннурны чалкан барып төшүдән ринг канатлары гына коткарып калды.

Тамашачылар аның сугуын хуплап гөр килде. «Егып сал идәнгә! Молодец!»

дигән тавышлар яңгырады. Тренеры ниндидер хәрәкәтләр ясады, әмма Зиннур

аларны аңларлык хәлдә түгел иде инде. Башының уртасында ниндидер бушлык

барлыкка килде һәм ул игътибарны тупларга ирек бирми иде. Авызына

тозлы кан җәелде. Яңак сынмагандыр, сынса, болай гына авыртмас иде, дип

уйлады ул. Ничек тә һөҗүм итәргә! Шул максат белән әле кулларын уйнатты,

әле сакланды. Әмма гәүдә куәтен салып, көндәшенә юнәлткән сугулары аңа

ышкылып кына үттеләр. Яшка маймылдан да җитез иде. Аның сугудан кай

арада янтаеп өлгергәнен дә, кай арада китереп дөпегәнен дә абайлап булмый

иде. Башы белән муенының тигезлеге, маңгаеның булмавы аны гигант ташбака

итеп күрсәтә. Соры усал күзләре сине рәхимсез капшый, калын иреннәре сине

кабып йотар кебек. Беренче раундны Зиннур көч-хәл белән генә төгәлләде.

Икенче раундның «доң!» итеп яңгыравы «Пли» тавышыдай ишетелде.

Яшканың дәрт-куәте артканы бөтен кыяфәтеннән күренеп тора. Көндәшенең

яшендәй җитез перчаткалары төрле яклап бер-бер артлы йә башына, йә

күкрәгенә төштеләр. Зиннурга бердәнбер чара – кыска дистанция сайлау, гәүдә

белән аның гәүдәсенә кысылып ерактан суктыруны булдырмау иде. Ләкин бу

очракта да Яшка аның эчен, бавырын төйде. Зиннур сикергәләп артка чигенүгә,

көндәше тагын аның башына ике мәртәбә бик көчле итеп бәрергә өлгерде.

Зиннур рингның почмагына аркасы белән сыенды, ике кулы белән төрлечә

сакланды, әмма Яшканың перчаткалары авыр таш кебек аны дөмбәсләүдән

туктамадылар... Икенче раунд беткәндә, аның кашлары, иреннәре ярылып

беткән, эченең уң ягында нидер сызлый иде... Өченче раундта Зиннурга рингта

урын калмаган иде инде. Ул этләр өере ботарлап канга батырылган бүре

шикелле әле сырты белән рингны әйләндергән канатка барып сөрлекте, әле

тешләрен кысып Яшкага һөҗүм итеп карады. Әмма Яшка йә аның маңгаена,

йә йөзенә, йә колак төбенә авыр йодрыгы белән дөпелдәтеп сукты. Аларның

сугышканын караучы кешеләр Яшканы хуплап илерә, ул Зиннурны аяк астына

егып, ботарлап атса гына, тынычланырлар кебек тоела. Зиннур үзенең аңа

каршы торырлык көче калмаганын сизенгән иде инде. Ул башын саклады һәм

Яшканың күзләренә тилмереп, миһербан сорап карады.

Җанатарлар тилереп акырды, әйтерсең лә аларның тәннәрен утлы келәшчәләр

белән кысып газаплыйлар, әйтерсең, рингта Зиннур газапланмый, алар барысы

да җәһәннәм утында яналар, шуңа түзә алмыйча акыралар, Яшка Зиннурның

башын ярса, һич югы кыйнап аяк астына атса, җәһәннәм газапларыннан

котылачаклар, илереп үкерүдән туктаячаклар, тынычланачаклар иде... Зиннур

ялварулы карашын көндәшенең күзеннән бер генә минутка да алмады. Яшка

аның нинди хәлдә икәнен күреп тора югыйсә. Зиннурга бу беренче ярышта

җиңелергә ярамаганын да аңлый ул. Тик аның соры күзләре елан күзләре кебек

салкын һәм рәхимсез иде. Ул коточкыч көч белән Зиннурның башын төяргә

тотынды. Зиннур котылмакчы булып, башын иеп куллары белән сакларга

азапланды, әмма Яшка аның йөзенә астан доп-доп бәрде. Зиннур гөрселдәп

ауды. Аңа барыбер иде инде. Судьяның санаганын ул тыңламады да, торырга

да омтылмады. Дөньяның барлык ерткычлары җыелып кычкыргандай,

халыкның шашынулы алкышлаулары гына башының кайсыдыр төшеннән

үтеп кереп, аның аңына барып җитәләр иде. Ул үзенең егылуына, сүнүенә бу

халык ни өчен шулкадәр куана икән, дип кенә уйлый алды... Аны кемнәрдер

култык астыннан тотып аягүрә бастырдылар. Мамыктай аяклары белән ул

көчкә басып торды. Уртада судья кулыннан тотмаса, бәлкем авып та киткән

булыр иде. Яшканың җиңүен әйткәнче узган бер минут вакыт аның өчен

йөз ел кебек тоелды. Ниһаять, игълан иттеләр, халык тагын шатлыктан

илерде. Зиннур рингтан ничек чыкканын төштәге кебек кенә хәтерләде...

Моны менә хәзер кабат хәтереннән уздыру аны рингтагы кебек арытты. Таң

алсулыгы тәрәзәгә төшкәндә генә, аның арып-талчыккан тәне тынычсыз

йокыга талды.

 

8

Төнлә Сәүбәннең аягы моңа кадәр сызламаганча чәнчи башлады. Югыйсә

аягын парлы мунчада май белән озаклап сылап кайткан иде. Сәүбән аягын

үкчәдән алып бот төбенә кадәр майсыз гына сыпырырга тотынды. Утны

яндырмаган иде. Шулчак кинәт яшен яшьнәде, артыннан ук күк күкрәп

куйды. Сәүбәннең йөрәге төшеп киткәндәй булды. Әйтерсең лә балтырларына,

ботларына утта кыздырылган энәләр батырдылар! Нишләп яшен белән бергә

туры килде соң бу энәләрнең чәнчүе?

Ул иртүк, хатыны бүлмәсенә кереп, аны төрткәләп уятты:

– Син төнлә яшен яшьнәгәнне күрдеңме?

Хатынының иртән торып юынгач та йокысыннан ачылып бетми торган

күзләре Сәүбәннең бу соравын ишеткәч, тавык йомыркасы кадәр булды.

– Нинди яшен ул, Ходаем?! – дип сикереп торды хатыны.

Сәүбән кулын өметсез селтәп чыгып китте дә Гарифҗанга шалтыратты.

– Әти, әллә диваналандыңмы? – диде малае, карлыккан тавыш белән. – Кыш

уртасында яшен яшьни димени?!

Ул ачу белән трубкасын атып, урынына барып ятты. Чыннан да күземә генә

күренгән икән, ычкынам бугай, дип коты очты. Иртән ашарга да тормады,

хатыны эшкә киткәндә дә кузгалмады. Уйлый торгач, ул бу яшеннең Ходай

тарафыннан үзенә генә җибәрелгән чираттагы кисәтү икәнлеген аңлады. Аякны

чәнчештерүе дә аның кисәтүе, димәк. Тагын нинди ялгышлык җибәрдем икән,

дип баш ватты ул.

Сәүбәннең күзләре шкафтагы литрлы пластик шешәне меңенче мәртәбә

капшап үтте. Шешәнең этикеткасы теләсә кемнең игътибарын җәлеп итәрлек

итеп эшләнгән. Исеме – «Балсу». Судагы кыйммәтле матдәләр микъдарлап

та, процентлап та күрсәтелгән. Кан басымыннан, ашказаны, бавыр, йөрәккан тамырлары авыруларыннан, шикәр чиреннән, аллергиядән дәвалый,

организмны чистарта, иммун системасын яхшырта, диелгән.

Заманында инженер, заводта профком рәисе булган җизнәсе үтә дә

елгыр, теләсә нинди мәсьәләне хәл итү юлларын бик оста тапты. Су сатуны

башлагач та, теге этикеткадагы чирләреннән файдасын табып рәхмәт әйтеп

язган хатларны төрле шәһәр, район газеталарында чыгара башлады. Әлбәттә,

ул кешеләр таныш-белеш аша ару гына акча түләп ризалаткан кешеләр иде.

Җизнәсе рәхмәт хатын үзе язып бирә. Теге кешедән күчертеп яздыра да,

конвертка салып, редакциягә юллыйлар. Редакцияләргә дә акчаны кызганмады.

Болар бөтенесе меңе белән кайтты. Аннары рекламаның кирәге калмады.

Ташып кына өлгер – халык ябырылып ала. Сәүбәннең тыңлап торганы булды ул

суны алучыларның сөйләшкәнен. Шунда ул үзләренең суының алтын бәясенә

торганлыгын аңлады. Шул кешеләрне тыңлагач, өйдә дә шушы суны гына эчә

башладылар. Берсе хәтта рактан терелгән. Үз авызы белән сөйли. Ашаудан

калып, саргаеп кипкән идем, шушы суны эчә башлавым булды, аппетитым

ачылды, күпмедер вакыттан бүре урынына ашый башладым, рагым да юкка

чыкты, ди. Аны сырып алып, суны ничек куллануын сорадылар. Бу моны

ваннага салып утыра икән. Акчасы күп булгач, нәрсә аңа? Сәүбән ул хатын

өчен махсус егерме литрлы савытлар белән су алып килә торган булды Ижауга.

Халыкка су төрле күләмдәге савытларда акса, Сәүбәннең кесәсенә тере акча

булып тулды. Аягы авыртмаса, һәммәсе ал да гөл иде. Дөнья син ниятләгәнчә

генә бармый шул. Үзе машинага утырып йөри алмый башлагач, су ташуны

малаена йөкләде. Ул Сәүбәнгә караганда җитезрәк булып чыкты, сатудан табыш

бермә-бер артты. Тик күрәзәче белән очрашудан соң, һәммәсе дә кирегә тәгәри

башлады. Иң әүвәл күрәзәченең Сәүбән өстенә аткан гаепләре ошамады.

– Су – тере рух! – дип күрәзәче аның күзенә керде. – Анда бөтен җиһанның

җаны, хәрәкәте эретелгән. Аны тәңре һәр үсемлеккә, бөҗәккә, теләсә кайсы

тереклек иясенә салган. Каннарыбыз, тәннәребез генә түгел, сөякләребез дә

судан тора. Су әйтә: сез миңа ышаныгыз, мине олылагыз, ди. Миңа бары тик

изге ният белән генә килегез, ди. Әгәр начар ният белән килсәгез, мине рәнҗетү

була, Тәңрене санга сукмау була, ди. Шуңа күрә суны сатып акча эшләү –

олы гөнаһ! – Күрәзәче, ике кулын югары күтәреп, учларын җәйде, күзләрен

күккә төбәп илерде: – Безне – гөнаһлы бәндәләреңне кичер! – диде һәм тагын

сикергәләп, сулар сибеп, әллә ниләр кычкырды, укыды, тагын Сәүбән каршына

килде. Аның күзләрен кан баскан, үзе тиргә баткан, иреннәре калтырый иде: –

Син гөнаһлы акчалар белән өй салып, әйберләр алып, якыннарыңны гөнаһлы

иткәнсең. Синең аркада алар да моның җәзасын алачак. Кайту белән туктат

малаеңны бу эштән!

Сәүбән, үзе дә сизмәстән, аңа каршы әйтте:

– Әнә гасырлар буе минераль сулар саталар, җир астыннан алтын, ташкүмер,

нефть, газ, башка байлыкларны алып саталар. Берсенең дә аягы да корымый,

байлыкларын кая куярга белмичә тилерәләр. Алар белән мине чагыштырырга

да...

Күрәзәче аның сүзен бүлде:

– Яп тизрәк авызыңны! – диде ул, ярсып. – Тәңре берсен дә калдырмый.

Һәркайсы үз җәзасын ала, алачак. Бу дөньяда алмаса, теге дөньяда алачак!

Күрәзәче бүгенге тормышта җәзасын алган, дөньяга билгеле кешеләрне

саный-саный такмаклагач, Сәүбәннең күңеленә тагын шом төште:

– Соң миңа нишләргә хәзер? – дип сорады ул, дулкынланудан сулышына

буылып.

– Су сатудан тукта! Намазга бас! – диде күрәзәче. – Көн саен чишмәгә

барып гафу сора.

– Ничә мәртәбә барырга соң анда?

– Үзең бел. Көне-төне утырсаң да була.

– Терелерменме?

– Сораганнарың Ходайга барып җитсә, савыгырсың.

– Җитәр микән соң?

Күрәзәче дәшмәде, әллә нинди ямьсез, өттерә торган караш кына ташлап

алды. Бу караш үлән арасыннан күзәткән кара елан карашына охшаган иде.

Күрәзәче янында Сәүбән «ярар, бу эшне туктатырга кирәк, диде. Акчадан аяк

кадерлерәк», дип кайтып китте.

Ләкин кайта-кайта Сәүбәннең фикере үзгәрә башлады. Ярар, шушы

өзлексез кереп торган акчаны туктаттың ди. Кабат башлап булырмы соң

аны? «Баллы» чишмәсенең суына кемнәр генә кызыкмый. Кайтып, кайнар

мунчада күрәзәченең майлары белән сылый башлагач, ул биргән үләннәрне

эчкәч, аягының сызлавы да кимегәндәй булды. Ул күрәзәчедә йөргәндә, Ижау

җизнәсен дә начальниклыктан этеп чыгарганнар. Хәзер гараж мөдиреме,

кемдер булып кына йөри икән. Кыскасы, җизнәсенең элекке кодрәте бетте.

Хәзер генә су сатуны ташлау бөтен юлны шартлатып ябып куяр төсле сизелә.

Аягы сихәтләнүгә таба кебек, тагын бер ярты ел булса да су сатуны туктатмаска

ниятләде Сәүбән. Хатынына күрәзәче сүзләренең барысын да әйтеп тормады.

Чөнки белә, хатыны колак төбендә көн саен күрәзәче сүзен кабатлап черки

сыман безелдәячәк, икенче аягын да корырлык хәлгә җиткерәчәк.

Барысы да үз урынына утырды, әйбәт кенә бара иде кебек. Бер төнне ишек

дөбердәттеләр. Сәүбән, малае Гарифҗанның «мин бу, әти» дигән тавышына

ишекне ачса, битләренә маска кигән өч әзмәвер басып тора. Гарифҗаны башын

игән, чырае кып-кызыл.

– Малаең безгә сигез йөз илле мең сум оттырды, – диде әзмәвернең иң

озыны. – Счётчик куйдык – бурычын һаман китерми. Әгәр бер атнадан

түләмәсәгез, өегезгә ут төртәбез.

– Хакмы бу?! – диде Сәүбән, тавышын күтәреп.

Малае башын тагын да түбәнгәрәк иде.

– Хакмы дим мин сиңа?!

Малае ирен арасыннан гына пышылдады:

– Хак...

Ижауга җизнәсенә барып, ул да үз өлешен кертеп, теге әҗәтне түләп

котылдылар. Әмма бәла ялгыз йөрми. Күпме генә вакыт үткәндер, килен

килеп, Гарифҗанның көн саен исереп кайтуын, холыксызлануын, кул күтәрүен

елый-елый сөйләп, хатыны белән Сәүбәннең башына күсәк белән суккандай

итте. Мулла песие кебек Гарифҗан иде бит ул. Сәүбән тагын күрәзәченең

әйткәннәрен хәтеренә төшерде. Димәк, малаена җәзаның икенче төрлесе

бирелгән. Ахырда «КамАЗ»ны Ижау җизнигә илтеп тапшырдылар. Су бизнесы

шуның белән төгәлләнде...

Сәүбән күрәзәче кушкан намазны укый алмады. Ул бер дога да белми, намаз

укуның ярдәм итәренә ышанмый да иде. Күрәзәченең Сәүбән үтәмәгән тагын

бер сүзе калган иде әле.

– Игелек кыл, – дигән иде ул. – Кешеләргә, кем булуына карамастан, игелек

кыл. Бу гамәлең синең терелүеңне нык тизләтәчәк.

Аның сүзләрен Сәүбән кат-кат хәтереннән уздырды. «Нык тизләтәчәк»,

диде. Колак төбендә хәзер әйткәндәй яңгырап тора. Дөрес, ул кешеләргә

начарлык кылып яшәмәде. Ләкин Сәүбәннең бер кимчелеге бар һәм аны ул

күпме генә төзәтергә тырышып караса да, булдыра алмады. Ул хуҗалыгыннан

яисә кесәсеннән бәләкәй генә әйберне дә, әз генә акчасын да кемгәдер болай

гына бушка бирә алмый иде. Балачактан ук шулай. Аның кулындагысын акылы

белән бирергә теләгән чаклары да булды, әмма бу адымны ясарга ни кулын,

ни аякларын тыңлата алмады. Иптәшләре аның кулыннан ялтырабрак торган

чынаяк ватыгын да тартып ала алмыйлар иде. Шуңа күрә «Карун» кушаматы

җилкәсендәге бөкре кебек хәзер дә ябышып тора. Кешеләргә әйбер бирүдән

тыш нинди яхшылык эшләп була соң? Ихаталарында булышып була. Тик хәзер

инде Сәүбәннең андый игелек эшләрлек мөмкинлеге юк. Әнә тракторына

ягулык өчен күбрәк итеп акча бирсәләр, Гарифҗан урамдагы, юллардагы

карны эттерә. Менә шушы урында ул яшеннең ни өчен яшьнәгәнен аңлады.

Арсланның төзәлмәс авыруы барлыгын белә бит Сәүбән. Ходай үзенең яшене

белән шуны искәртте Сәүбәнгә!

Раушания белән Арслан авыруны халыктан яшерделәр. Ижау җизнәсенең

оныгы Рәмзия Казанда шәхси клиникада эшли. Аягын күрсәтергә баргач,

Сәүбән аларда кунды. Шунда Рәмзия сөйләде. Хәле әйбәт түгел ди. Сәүбән

ракмыни дип сораган иде, рактан да хәтәррәк, ике үпкәсен дә алыштырырга

кирәк, ә моңа кимендә миллион ярым акча сораганнар икән. Рәмзия алдында

кайгырган булып кыланды ул, ә эченнән шатлануга якын хис кичерде. Нигә

Сәүбән генә чирләргә тиеш әле? Бергәләп авырырлар. Казаннан кайтканда, ул

бу хәбәрне җайлап кына берәрсенә әйтермен, дип уйлаган иде. Әйтсә, тиз арада

бөтен авылга таралачак иде. Әмма бер бик җитди сәбәп аның телен тешләргә

мәҗбүр итте. Арсланның шушындый авыр хәлгә тарыганын белсәләр, бөтен

күрше-тирә авыл халкының, дәррәү күтәрелеп, аңа акча җыя башлаячагы

көн кебек ачык иде. Бу кирәк идеме соң Сәүбәнгә? Юк. Җыйган сурәттә дә

миллион ярымга тулмас. Тик Арсланның абруе тагын да үсәчәк бит. Район

ярдәм итеп операциягә җибәрүләре дә ихтимал. Шуңа күрә ул бу хакта ләммим дәшмәде. Игелек кылсаң, тереләсең дигән уй да аның башыннан гел

чыкмады. Яшен юкка яшьнәмәде, ул шуны таләп итә. Арсланның авырганын

Зиннурга әйтсә, игелек кылу була бит инде. Бүген үк, хәзер үк шуны эшләргә!

Спортчыларда акча күп инде ул күбен. Тик дусты өчен егылып төшәр микән?

Һәрхәлдә анысы Сәүбән эше түгел. Аның әйтүе дөрес булсын. Иртәгә җомга,

аларның Коръән ашы. Сәүбәннең авырткан аягы түгел, исәне дә анда керергә

атлыгып тормый. Шуңа күрә ул телефоннан Зиннурны сорап, аңа бер ун-унбиш

минутка гына кагылып чыга алмассыңмы, диде. Зиннур берсүзсез риза булды.

Сәгать ун тулып киткәндә, ул килеп тә керде. Күчтәнәч дип, җиләк-җимеш,

затлы конфетлар алып кергән иде. Өйдәге җиһазларны, ванна, душ, мунчаны

карагач, Зиннур:

– Син бүгенге олигархлар кебек яшисең, – диде.

Сәүбән авыз чите белән көлде:

– Булырсың авылда олигарх. Булганына канәгать, артыгы кирәкми. Әйдә,

сабакташ, капкалап алыйк әле, – дип, Зиннурны табынга утыртты. Коньяк,

виски шешәләре ала башлауга, Зиннур кирәкми дигән мәгънәдә кул гына

селтәде. Тәмләп пәрәмәчләр белән чәй эчтеләр. Сәүбән чәйдән соң, тамак

кырып алгач, җайлап кына сүз башлады:

– Бер күңелне борчый торган нәрсә буенча дәштем бит әле мин сине.

Зиннурның йөзе җитдиләнде:

– Нинди борчулы нәрсә ул?

– Арслан бик каты авырый икән. Мин Казанда очраклы гына белдем.

– Авырса, миңа әйтер иде бит...

– Бөтен хикмәт тә шунда... Беркемгә дә, хәтта балаларына да әйтмәгәннәр.

– Ул миңа сәламәтлегемнән зарланмыйм, диде.

– Соң син, Зиннур, аны беләсең бит. Авызы тулы кан булса да, кеше алдында

төкерми ул.

Зиннур ни әйтергә белмичә, шактый вакыт уйга батып утырды. Аннары

кинәт кенә сорап куйды:

– Рак түгелдер бит?

– Юк, үпкә ди. – Тынлыкны тагын Сәүбән бүлеп, сүзен дәвам итте. –

Миллион ярымга төшәчәк, дигәннәр операция бәясен.

– Диагнозын төгәл беләсеңме?

– Хәтердә калырлык түгел, бик катлаулы. Үпкәнең каралуына бәйлеме

шунда.

Тагын тынып калдылар. Сәүбән аның йөзен ныклап күзәтте. Бернинди

гаме булмаган кешенеке төсле тыныч иде Зиннурның йөзе. Чәчләре көмеш

төсенә керсә дә, бик куе, күпереп тора. Сул кашы өстендәге җөе аның

спорт тормышындагы бер истәлегедер күрәсең. Тыштан тыныч күренсә дә

сабакташының бармаклары өстәл полировкасы өстендә биеп-биеп алды.

Ниһаять, ул сикереп торды.

– Рәхмәт әйтүеңә, – диде ул, курткасын киеп. – Әгәр операция ясарлык

икән, сузмаска кирәк. Шулай бит?

– Шулай, билгеле, – дип аның сүзен җөпләде Сәүбән.

– Син безнең Коръән ашын онытмагансыңдыр бит?

– Онытмадым. Әрвахларны искә алу – безнең изге бурычыбыз.

Ул Зиннурны капка төбенә кадәр озата чыкты. Керү белән өстәлдән коньякны

ярты стаканнан артык салып эчте дә, урынына барып ятты. Иртәгә ашка

кермәскә, дип кичә үк хәл иткән иде инде ул. Гадәттә коньяк аның күзләрен

ача, ул дөньяга анык һәм айнык карый башлый. Сәүбән башындагы уйлары күч

аерганда умарта ничек кайнаса, шулай кайнаганда гына аракыга үрелә. Ә болай,

тора салып ул беркайчан да аракы эчмәде. Бүгенге кебек җаны талкынган

чакларында аракы аның дөньясын тәртипкә сала да куя. Менә хәзер дә ул

мәсьәләнең асылына керүен тойды. Күрәзәченең башкаларга ярдәм күрсәтергә

кирәк, дигән сүзләрен, ниһаять, ул үтәде. Моны Аллаһы Тәгалә күрергә

тиеш, әлбәттә. Яшенне юкка яшьнәтмәде ул, аны Сәүбән өчен яшьнәтте. Тик

аның җанын ашый торган бер чире бар. Ул бүген иртән Аллага ышанса, кич

ышанмый башларга мөмкин. Аягының авыртуын Аллаһы каршында кылган

гөнаһы өчен дип санаган чагында шәригать кануннары буенча яшәргә омтыла.

Шулай яшәгәч, галәмнәр хуҗасы аны ярлыкар, савыктырыр, дип өметләнә.

Әмма күпмедер вакыт узуга, тормыш агышы аны ничектер кирегә бора да куя.

Көзге кырау ышаныч агачының яфрагын койгандай, аны шәп-шәрә кәүсәгә

әйләндерә дә куя. Аллага ышанычы беткәч, аны юк дип санагач, аякның

сихәтләнәчәгенә бернинди өмет калмый. Һич туктамаучы шушы тегермән ташы

аны тарта да тарта... Бу халәтен ул кешеләрдән, хәтта хатыныннан да яшерә.

Чөнки яшермәсә, иң элек хатыны, аннары башкалар аңа «ахмак» диячәк. Шушы

бәяне алмас өчен ул эчке уйларын, ниятләрен бары үз күңелендә генә саклый.

Сүз сөйләсә, аз сөйли, тормышның четерекле мәсьәләләре күтәрелгәндә, аның

эченә, ваклыкларына, конкрет өлешләренә керми. Бик олы, акыллы кеше

булып гомуми фикер генә әйтеп куя. Чөнки гомуми әйберләрне әйтү – синең

эчке дөньяңны саклаучы иң ышанычлы калкан. Теге атнада Нәргизне хатыны

балдызы белән тоткан. Кибетнең түшәмен күтәрердәй булып, хатыннар, ирләр

шуны тикшерәләр. Сәүбәннең фикерен сорап тынып калдылар. Ә ул Нәргизләр

өстенә гомуми одеял каплады: «Әхлак какшаган заманда барысы да булырга

мөмкин.» Тып-тын калдылар. Башларына барып җитми бу сүзләр. Чөнки бу

гомуми одеялны коррупционерлар өстенә дә, җитәкчеләр белән врачларга

да, тагын әллә кемнәргә капларга була. Әнә Зиннурга да: «Әрвахларны искә

алу – безнең изге бурычыбыз», диде. Болай яшәгәндә, син олпат зат булып

йөрисең. Тик аяк бит төзәлми! Анысының кем кулында икәнен бер Ходай

белер иде дә, әгәр булса... Ә булмаса?.. Сәүбән тагын ярты стакан коньяк

эчеп ятты. Әмма элеккесе дә, бу эчкәне дә аны «Алла бар!» «Алла юк!» дип

туктаусыз әйләнүче әлеге түгәрәктән коткармаячак, юк, коткармаячак, үкереп

еласа да коткармаячак!.. Авырткан аяк бит ул сине югары да күтәрә алмый,

каһәр суккыры бу түгәрәкне тибеп җимерә дә алмаячак!..

Коньяк үз эшен эшләде бугай. Аның зиһене яктырып китте. Бу түгәрәккә

Сәүбән моңа кадәрге гамәлләре өчен куып кертелмәде микән? Ул бит

гомере буе тормышны, башкаларны читтән генә күзәтте, ул тормышны да,

башкаларны да әйбәтләргә, үзгәртергә теләмәде. Ул күзәтүче булды. Ул

тормышны үзгәртү өчен бер адым да ясамады. Аягын шуңа эләктермәдеме

икән галәмнәр хуҗасы?

Көндез хатыны яңалык алып кайтты: халык шау-гөр килә, ди, яшен чыннан

да яшьнәгән булган икән...

 

9

Зиннур бик күңелсез генә кайтып керде. Арслан иртәдән бирле фермада,

Раушания кухняда мәшәләнә, әнисе киенеп маташа иде.

– Кая барасың, әни?

– Бер әйләнеп кайтам әле, улым. Күрәсе кешеләремне күреп бетерәсем

килә. Әйдә, син дә барасыңмы?

– Юк, әни, мин йөрмим әле.

– Бик кәефең кырылган төсле.

– Башым авыртып тора. Бераз ял итәм.

Раушания китереп салган мендәргә Зиннур барып ятканда, әнисе чыгып

китте. Ул шундук сикереп торды һәм Раушания алдына килеп басты. Аның

йөзе кәгазьдәй агарган, күзләре борчулы елтырый иде.

– Ни булды, Зиннур? – диде Раушания, аптырап.

Зиннур баскан урынында таптанды, еш-еш сулады.

– Раушания... – Ул сүзен каян ничегрәк әйтергә белмичә аптырады. – Сез

бит... Арслан каты авырый икән бит...

Раушаниянең гәүдәсе калтыранып китте:

– Юкны сөйләмә, Зиннур!

– Юк түгел, белдем! – диде Зиннур, аның шомырттай кара күзләренә туптуры карап.

Ләкин Раушания бурлаттай кызарган йөзен читкә борды. Зиннур кычкырып

җибәрде:

– Алай гына яшерә торган нәрсә түгел бу! Моның белән уйнарга ярамый!

Ник миңа әйтмәдегез?!

Раушания аңа арты белән борылган хәлдә мышык-мышык елый башлады.

Зиннур аның иңбашына кагылды:

– Яшерүдән файда юк бит. Сез нишләп андый юл сайладыгыз?!

Раушания күзләрен, борынын кулъяулыгы белән сөртте, кайнар яшьләрен

йота-йота, ят тавыш белән:

– Аны җиңеп буламы соң?! – дип аһылдады. – Беркемгә дә әйтмәскә, дип,

мине ипи тоттырып ант иттерде. Клиникада тикшерелгән документларын

район больницасына да тапшырмады.

– Нишләп алай?

– Соң миллион ярым акчаны без каян алыйк?! Мескен булып йөрисе килми

аның. Мин тузына башлагач, беләсеңме, ни диде: минем күңелемдәге җырны

бүлмә, диде. Әгәр бүлсәң, алданрак китеп баруым да бар, диде.

Шулчак Арслан кайтып керде.

– Очып кына кайттым. Кояш нурларында кар бөртекләре җем-җем уйный.

Әллә кар астында йоклаучы үләннәр, игеннәр күзләрен ачарга маташа. Җемҗем, җем-җем... – Ул сөйләнә-сөйләнә чишенеп киемнәрен чөйгә элде дә

гаҗәпләнеп аларга карады:

– Ни булды сезгә?

Зиннур Арсланның артына килеп аның кулларын тотты:

– Дустым, мин синең авырганыңны белдем.

Арслан шундук кулларын тартып алды һәм очып кунардай булып

Раушаниягә килде:

– Мин нәрсә дигән идем?! Син ипи тотып ант иттең!

– Аның гаебе юк. – Зиннур аларның арасына керде. – Үзем ишеттем...

– Каян ишетә аласың син аны? – диде Арслан, һәр сүзенә басым ясап. – Бу

хакта Раушаниядән башка беркем дә белми!

– Врач янында медсестра барын онытма, – диде Зиннур. – Ә мин үпкәләдем

сезгә. Шушы кадәр җитди әйберне ничек миннән яшерә алдыгыз?!

– Сине ник борчырга? – Арслан кулларын як-якка җәеп алды. – Һәркемнең

үз язмышы.

– Язмыш юк ул! – диде Зиннур кайнарланып. – Аны без үзебез язабыз. Банк

реквизитларыңны бир миңа.

– Ник? – диде Арслан, аңа җитди карап.

– Кайткач акча салам.

– Кирәкми, Зиннур. Андый ниятең өчен рәхмәт, билгеле.

– Шушы очракта да сиңа ярдәм итмәсәм, мин йоклый аламмы?! Мин яши

аламмы?! – Аның дулкынланудан сулышы кысылды. – Син бит моның шулай

икәнлеген белеп торасың. Әйдә, сузма.

Арслан Зиннурның каршына ук килде, күзләренә төбәлде:

– Беләсеңме, дустым, мин моңа кадәр беркемгә дә бурычка кермәдем.

Бурычлы булып китәргә теләмим бу дөньядан.

– Арслан, яхшы кеше ролен уйный торган вакыт бу түгел. Раушания, алып

кил кенәгәсен.

Раушания комод тартмасыннан саклык кенәгәсе алды да Арсланның

кисәтүле карашын күреп туктап калды.

– Арсланым, мин дә бит сиңа кияүгә мәңге бергә гомер итәргә дип чыктым.

– Аның куллары калтыранды, тавышы өзек-өзек яңгырады. – Мин дә кеше

бит... син булмасаң, мин дә сүнәм...

– Китер кенәгәсен, – дип кулын сузды Зиннур.

– Бирмә! – Арслан үзе дә алар янына килеп басты.

– Шулаймыни? Ярар алайса. Хәзер әнигә шалтыратам, – дип, Зиннур

әйберләрен җыйный башлады. – Китәбез без.

– Туктале, син нишлисең? – дип, аңа каршы төште Арслан.

– Син нишләсәң, мин шуны эшлим. Минем ярдәмемнән баш тартасың икән,

сине дустым дип саный алмыйм.

– Зиннур, гафу ит... Мин инде мондый кешеләр калмады, дип йөри идем.

Раушания, бир кенәгәне... Тик минем бер теләгем бар, – диде Арслан. – Бу

хакта беркемгә дә әйтмәсәң иде. Хәтта Фатыйма апага да.

Зиннурның йөзе яктырып китте:

– Ярый, бу бит авыр нәрсә түгел, – диде ул.

Икесе дә тынычлангач, шимбә көнгә Зиннур билетка заказ бирде. Арслан

белән Раушаниянең теш-аяклары белән каршы торуларына карамастан, Зиннур

таксист Илшатка шалтыратып куйды.

Кич мунчалар кереп, чәйләр эчкәч, бөтенесе түр бүлмәгә кереп сөйләшеп

утырдылар.

– Олы кунак булдык, күрәсе кешеләрнең барысын да күрдек, – дип, рәхмәтен

белдерде Фатыйма. – Хөснулламның рухы да шатлангандыр.

– Гаеп итмәсәгез, безгә шул җитә, – диде Раушания.

– Әллә нинди шартлар юк бит инде бездә, – дип сүзгә кушылды Арслан. –

Үзебезгә бирелгән тормыш кырын эшкәртеп, чәчеп, уңышын җыйнап торабыз

акрын гына. Әллә кая сикермәдек.

– Мин шаккатам сезнең мондагы тыныч тормышка, – диде Зиннур. –

Кабалануларыгыз да безнеке төсле түгел. Үзебезнең Ык елгасы аккан шикелле

яшисез.

– Язмыш дигән нәрсә аяк чалып тора инде ул, – дип бүлмә буйлап йөрергә

тотынды Арслан. – Әмма сабыр итсәң, шатлык барыбер килә. Раушанияне

көттем – килде. Балалар көттек – балалар булды. Оныклар көттек – оныклар

булды. Алары чыннан да балалардан да татлырак икән. Төнлә төшләремдә

шулар белән уйнап йөрим. Кайчакта шуларны уйлап утырганда, кырымда

кычкырышып-көлешеп чабулый башлыйлар. Шуның өчен генә дә яшәрлек

бу дөньяда!

– Валлаһи, дөрес! – диде Раушания. – Өйдә берүзе әллә кайдагы шул

оныклар белән сөйләшеп утыра. Кереп эндәшсәң, ник мине бүлдерәсең, дип

ачулана.

– Әйдәгез, безгә үзегез бер кунакка килегез әле, – диде Зиннур, дустын

кочаклап. – Отпуск алыгыз да...

– Ай, шәп тә булыр иде ул, – диде Фатыйма. – Петербургның бөтен җирен

күрсәтеп чыгар идем мин сезгә...

– Син отпуск дисең, – диде Арслан, елмаеп. – Ни соң ул отпуск? Мин аны

туганнан бирле белмим, Фатыйма апа. Эш – миңа иң шәп ял. Әгәр эшләмәсәм,

минем зиһенем югала, кулдагы бөтен нәрсәм коела.

Зиннур бу төнне дә йокысыз үткәрде. Иң элек ул үзен Арслан каршында

олигарх кебек кылануда гаепләде. Әйе, сүз дә юк, алар акча мәсьәләсендә тигез

түгелләр. Зиннурга да кара тир түккән өчен түләделәр акчаны. Арслан да, үзе

әйтмешли, үз кырында гомер буе бил бөгә. Тик аның бүген үзен дәваларлык

акчасы юк. Ярый, бусы икенче мәсьәлә. Зиннурны дустының бер гамәле

аптырата: шулкадәр җитди авыруга дучар булган килеш ничек көне-төне

эшләп йөрергә мөмкин? Бер көннең дә сихәтлеге өчен хәлиткеч көн булуы

бар. Арсланны гамьсез дип тә әйтә алмый. Балачактан ук аның күңеле пәке

кебек үткен. Димәк, аның күңелендә ниндидер башка нәрсә ята. Ни соң ул?

Нишләп аны белми Зиннур? Бәлкем Раушания беләдер? Аңардан сораргадыр?

Ул Арслан булып аның авыруын кичерергә тырышты. Ничекләр генә кичерсә

дә, бу – мантыйкка сыймый иде. Тагын да гаҗәбрәге шул, Арсланның коңгырт

күзләре сабый баланыкыдай беркатлы, иреннәре менә-менә елмаерга, көләргә

әзер. Аңардан ниндидер җылылык бөркелә, гел рәхәтлек килеп тора. Көлүе

дә йомшак мамык белән колак яфракларына, битләргә, иреннәргә ышкыган

шикелле. Мәктәптә укыганда да ул беркемгә дә каты бәрелмәде, үзенә ялгышып

берәрсе бәрелсә, ни ачуланырга, ни көләргә белмичә карап тора да тавыш-тынсыз гына китеп бара иде. Давылдай Арсланның ничек шулай булуын шулай

ук аңларлык түгел.

Раушания Арсланны кешеләрдән башка бер сәгать тә тора алмый, ди. Моны

Зиннур үзе дә белә. Ничек өлгергәндер, малайларның, кызларның бөтенесенә

кереп чыга иде ул. Арслан бүген дә гел кешеләр янында, мал-туар белән әвәрә

килә. Зиннур да гел кешеләр арасында. Ләкин уйлана торгач, монда ул бик зур

аерма тапты. Халык арасында булуына карамастан, Зиннур ялгыз икән бит!

Меңнәрчә кешеләрнең күз алдында чыгыш ясады. Тик ул рингта япа-ялгыз

көндәше белән сугышкан. Арслан ак кар диңгезе уртасында бер нокта гына,

япа-ялгыз кебек, әмма гел кешеләрдән аерылгысыз. Ул җаны белән бәйләнгән.

Аларны бер гаиләдәге кебек, шәфкать-мәрхәмәт җылысы тота. Зиннур исә үзенең

ул җылыдан мәхрүм икәнлеген аңлады. Хәтта гаиләдә дә тиенә алмадылар алар

мондый җылыга. Ул спорт мәйданында бөтерелде, Венерасы фән дөньясында

казынды. Ләкин Арсланның шулай бер җылы ояда яшәве сәламәтлектән баш

тартуга китерергә тиешмени? Бусына ул җавап таба алмады...

10

Кунаклар нәкъ билгеләнгән вакытка җыйналып беттеләр. Сәүбән генә

килмәде. Хатыны аны, кан басымы күтәрелеп, малайлары больницага алып

китте, дип шалтыратты. Нәҗип Шәкуровны Арслан белән Зиннур хөрмәт

йөзеннән машинага утыртып алып килделәр. Ул Фатыймага мәктәптә эшләгән

укытучыларның, үзләре белем биргән балаларның фотоларыннан эшләнгән

калын альбом бүләк итте. Түбәтәй кигәч, нур кебек көмеш чәчләре әллә нинди

тылсымлы яктырткычка охшап тора иде. Ир-атлар уң яктагы өстәлгә, хатынкызлар сулдагысына тезелеп утыргач, хәзрәт адәм балаларының ни өчен

җиргә яратылганнары, без кылырга тиешле изге гамәлләр турында бик матур

итеп вәгазь сөйләде, аннары Коръән укыды. Шуннан соң Фатыйма, Зиннур,

Арслан, Раушания хәер өләштеләр, Хөснуллага, башка әрвахларга багышлап

дога кылдылар. Табын шулкадәр мул, юк әйбер юк иде. Кунаклар җай гына

әңгәмә корып, сый-нигъмәтләргә соклана-соклана тәмләп сыйландылар.

Ашау-эчү төгәлләнгәч, мәҗлесне әзерләүчеләргә, алып килгән күчтәнәчләргә

рәхмәтләр әйтеп тагын догалар кылынды. Хәзрәт бу мәҗлескә килүчеләргә

Аллаһы Тәгаләдән исәнлек-саулык сорады, һәрбарчасына Аллаһы Тәгаләнең

рәхмәтендә булуларын теләде.

Җыелган авылдашларның кайсылары Фатыйманың замандашлары,

кайсылары яшьтәшләре, кайсылары сигезенче-тугызынчы дистәләрен

түгәрәкләп килүче өлкәннәр иде. Фатыйма белән Зиннур, без иртән китәбез,

бераз сөйләшеп утырыйк әле, дигәч, Арслан белән Раушания дә кыстагач,

урыннарыннан кузгалмадылар. Хәзрәтне капка төбенә кадәр зурлап озаттылар,

ул үз машинасы белән кайтып китте. Мәҗлескә җыелучылар Фатыйма

белән Зиннурның хәлләрен җентекләп сораштылар, ешрак кайтыгыз, быел

сабантуйга көтәбез, диделәр.

– Әгәр кайтсагыз, Зиннур, синең белән үзем көрәшкә чыгам, – диде сиксәнне

узган Ярулла абзый, куллары белән күкрәген кага-кага.

– И, ярпачланма инде, Ярулла, – дип, карчыгы Хәнифәтти көлеп куйды.

Алар мәҗлескә бергә килгән бәхетле парлар иде. Кайсының карты үлгән,

кайсының карчыгы вафат, шәпле чаклар инде күптән артта калган.

– Сезнең исән-сау гәпләшеп утыруыгызны күрү безгә шулкадәр рәхәт, –

диде Фатыйма. – Кайткач та гел шушындый итеп күз алдына китерербез инде.

– Китерүен китерерсез, исән булып булса, – диде Мәчтүрә.

– Әнә Сәүбәннән су сатып алып эч. Кызлар шикелле яшәртә, ди.

– «Баллы» суын гомер буе эчтек инде. Аллага шөкер, үләселәребез исән-сау

гына үлә дә китә. – Мәчтүрәнең бу сүзләреннән соң көлешеп алдылар.

– «Баллы» суына гына калса ул үзе дә. Мин аны Газраилнең күзенә генә

сибәр идем. Кабат килеп йөрмәскә, – диде Мәрьям карчык.

– Соң син бит Газраилне үзең эзлисең. Кем сиңа билдән көрт ерып югары

очка менәргә кушкан, – диде Салихҗан карт.

Мәрьям карчык:

– Сине күрәсем килеп барам, йөрәгемдә сайрап утырасың бит кар-кар

килеп, – диюгә тагын күтәрелеп көлделәр.

Салихҗаннар нәселен «Карга» дип үртиләр, бу шуны кызык өчен кузгатып

кую иде.

– Карале, Арслан, быел минем лапаста кара карга калды бит. Бу ни булыр

икән? – дип сорады Биктимер исемлесе.

– Карчыгыңа Салихҗан абзыйның күзе төшкән, сак бул, – дип, үртәде аны

Арслан.

– Карга ияләшсә, җыйган акчагыз да очарга мөмкин.

– Безнең нинди җыйган акчабыз булсын, – диде түбән оч Миңзифа. – Без

аны оныкларга җибәреп торабыз.

– Значитсы, пенсияңне киметәчәкләр, – дип үртәде кайсыдыр.

Рәйхана исемле хатын сүзен карт укытучыга юллады:

– Без укыганда син, Шәкуров абый, авылның чәчәк атачагы турында сөйли

идең. Әллә күрми калдыкмы соң без аны?

– Хыяллар шундый иде, балакайларым, – дип сөйләп китте Шәкуров. –

Сугышта җиңдек югыйсә. Ә җиңүне саклый алмадык. Авыл күтәрелмәде, дип

булмый. Матур-матур балалар үстердек. Алар хәзер шәһәрләрне күтәрәләр.

Яшьләрне дә гаепләп булмый. Әгәр авылның аларны үз җылысына алып,

җыйнап торырлык канатлары булса, таралышмаган булыр идек.

– Нинди канат икәнен аңламадык, – диеште халык.

– Акча дигән каурыйдан ясалган канатлар. «Авыл» дигән тавыкның шул

канатлары астындагы җылыда җыелышып кына яшәп ятасы идек. Уңай

үзгәрешләр һичшиксез булачак. Безгә, картларга, көтәргә генә кала. Киләчәк

– яшьләр эше.

– Без ул шәһәргә киткәннәрнең оныкларын авылга кайтарырбыз әле, – диде

Арслан.

– Хәнифәтти, син Ярулла абзыйга мумие эчерәсең икән, диләр. Хакмы шул?

– Аңа ни эчерсәң дә юк хәзер. Ватык трактор тавышы чыгарып йоклауны

гына белә. Үзенең колагы ишетмәгәч, рәхәт аңа.

– Хәнифәтти, аны ничек щи белән сыйлаганыңны сөйлә инде Питер

кунакларына, – диде Раушания, көлә-көлә.

– Шушы яшемә кадәр сөйләмичә йөрдем мин аны Ярулладан куркып.

Хәзер колагы катылангач, рәхәтләнәм сөйләп. Без әле илле яшьләрдә генә.

Кичкырын балалар белән утырып кысыр өйрә ашадык. Алар каядыр чыгып

китте. Савыт-сабаларны юдым, юынтык суын көтүдән кайткан малларга

салырмын дип, бәләкәй кәстрүлгә аударып, өстәлгә куйдым. Чәй чүпләрен,

бәрәңге кабыкларын, ипи катыларын да җебетергә салдым. Үзем караңгы

төшкәнче әнкәйләрдән урап кайтыйм дип кибеткә киттем. Кайтсам, Яруллам

эңгер-меңгердә теге кәстрүлне алган да агач кашык белән шапыр-шопыр

юынтык суны ашап утыра. Ажгырып тамагы ачкан булган моның. Мине күрү

белән:

– Нишләп моңа юньләп тоз да салмадың, – дип ташланды. – Тоз сала-сала

хәлем бетте. Шәһәрчә щи дип пешергән буласың да, кайсы чи, кайсы ярмалы

була.

Үзе мине әрли, үзе юынтык суны кашыклап чөмерә, рәхәтләнеп кикерепләр

куя, малай. Шундый да талымсыз иде инде. Уф Алла, ач тәре, дим эчемнән.

Сиңа дигән аш суыткычта бит, дип чак кычкырмадым. Әгәр нәрсә ашаганын

әйтсәң, бәрә дә үтерә. Аның кызулыгы! Юкка гына Ярпач Ярулламени ул сиңа!

Ярый күзлеген кимәгән булган.

Ярулланың колагы каты, ул карчыгына төртеп алды:

– Һаман укыма инде шул догаларыңны, әнә бит халык барыбер тыңламый,

көлеп кенә утыра.

Аның бу сүзләре карчыгы сөйләгәннәрдән дә кызыграк тоелды кунакларга.

– Кәстрүлгә бер карамель конфеты да эләккән икән, авызыннан чыгарды

да, бу сөяк нишләп баллы? – дип миннән сорап маташа. Ул-бу сизелгәнче,

кулыннан тартып алдым да чиләккә аттым... Кәстрүлдә савыт юган юкә

мунчалам да калган икән. Олы мөшкәсенә агач кашыгы белән шул мунчаланы

каерып капты да, тотынды теш арасыннан юкәләрен суырып юан бармаклары

белән тарткаларга.

– Бушы нәршә? – ди үзе, ачулы күзләрен миңа алартып.

– «Үзбәкләр пылауга сала торган тәмләткеч ул. Китер үземә», дип, көчкә

теш арасыннан тартып алдым.

Мәҗлес халкы көлгәндә өйнең түшәмнәре күтәрелгәндәй булды. Ярулла,

миңа гына читтә калу ярамас, дип, көлгән кыяфәттә авызын кыйшайтты.

Аннары мәҗлес халкы үзләре иң күп белә, иң күп сөйләшә торган төрлетөрле чирләр, дарулар турында озаклап сөйләште. Ахырда берсе Арсланга

рәхмәт әйткән иде, шуны гына көткәндәй, бөтенесе дәррәү аны мактарга

тотынды:

– Арсланыбыз булса, яшәргә була!

– Ул бит безнең академигыбыз да, профессорыбыз да.

– Үзебезгә дә, мал-туарга да ярый син бар, рәхмәт сиңа!

– Син кешеләрне дә дәваларга өйрәндеңмени? – дип гаҗәпләнде Фатыйма.

– И, апа, кеше белән хайван арасында әллә ни аерма юк бит ул. Ирләргә

дуңгызга бирелә торган даруларның барысы да ярый. – Бөтенесе хәлләре

беткәнче рәхәтләнеп көлделәр. – Менә Зиннурга дуңгызга бирә торган бер

уколны ясыйм – егеткә әйләнәчәк. Ә кайбер бәндәләр хайваннан да акылсызрак.

Менә юри генә карагыз әле, магнатларга һаман дөнья җитми. Җирдә

халыкларны кырып бетергәч, оҗмахта үзебез генә яшибез, дип саташалар...

– Без барыбыз да бер көймәдә, балалар, – диде Шәкуров, йомгак ясагандай.

– Дөньяның математик балансы югалды. Тормыш дулкыннары бик аяусыз.

Көймәне ничек тә әйләндермичә сакларга кирәк...

Зиннур мәҗлес халкына хәйран калып, сокланып утырды. Барысы да балачагага әйләнделәр. Гүя, булган чирләре дә бетәчәк, берсенең бер кайгысы юк,

дөньялары түп-түгәрәк.

Һәрберсенең кулларына пакет белән күчтәнәчләр тоттырып озаткач,

кайсыларын машина белән өйләренә илткәч тә, алар турында сүзләре бетмәде.

– Нинди яхшы күңелле алар! – дип соклануын белдерде Фатыйма. –

Әйтерсең, бернинди гамьнәре юк. Зар-моңнарын да сөйләмиләр.

– Ә ник сөйләсеннәр? – диде Арслан. – Алар инде сөйләп арыганнар. Карткоры беркемгә дә кирәкми. Аларның иң якыннары Раушания дә мин инде...

Зиннур Арсланның төгәл диагнозын язып алды. Аннары бергәләп теге

хирургка шалтыраттылар. Чыннан да Арсланның авыруы турында барлык

мәгълүматлар аның компьютерына килгән булып чыкты, алдан сөйләшкән

сумма кирәк булыр, диде. Ә операциягә килү вакытыгызны билгеләрбез, диде.

Аннары телевизордан татарча концерт карадылар, сөйләшеп утырдылар,

ятарга уйласагыз дип, Раушания урыннарын җәеп куйды. Зиннур, кичә йоклый

алмаган идем, дип, иртәрәк ятты. Әмма уйлары аңа тынгылык бирмәде, зиһене

бөтенесен җиз иләктән уздырды, бөтенесенә бәя бирде. Мәҗлес, анда килгән

кешеләр белән сөйләшеп утырулар һаман тере булып күз алдында торды.

Әбиләр-бабайлар, түтәйләр-абзыйлар балкып торалар. Арслан кояш кебек

көлеп тора. Раушания – үзе бер якты дөнья. Әнисе дә аларга якын. Зиннур

гына үзе төссез, үзе салкын... Арсланнан кешеләргә, балаларына, оныкларына

тартылуы, хыяллары җылы дулкын булып бәреп тора. Зиннурның да бар үзенең

хыяллары. Ә хатыныма, әниемә, балаларыма, оныкларыма дигән хыяллары

бармы? Аңарда җылы бармы? Ул коточкыч бер хакыйкатькә якынлашканын

тойды. Ул хакыйкатьтән куркуы сәбәпле аны үз-үзенә икърар итүдән тыелды.

Тик аңардан качуны күпме сузарга була? Җиңү яулый торган машинага

әверелгәнмен түгелме соң мин, дигән коточкыч хакыйкать шушы иде. Минем

тормышым тренердан башлап спорт федерациясенә кадәр барысының да

теләк-таләпләрен үтәргә тырышып яшәү. Һәрвакыт канәгатьсезлек: хатыннан,

балалардан, тренердан, көндәшләрдән, федерация вәкилләреннән. Тоташ

стресс: тегесе ярамый, бусы ярамый, бары бер әйбер ярый – җиңү! Җиңүгә

китерүче гамәлләр генә ярый. Бу инде кешеләрдән, якыннарыңнан, дөньядан

аерылып, тоташ күнегүләр, тоташ ярышлар, дигән сүз. Арсланның даны да,

призы да, акчасы да юк. Аның урынына ул – тере кеше. Мин спорт тормышында

эз калдырдым. Әмма иң зур әйберемне югалттым. Мин үтәүче, роботка

әверелергә тиеш түгел идем. Спорттагы һәрбер кеше роботка әверелмәде

ләбаса! Мин үземнең шәхси тормышымда җиңелгәнмен. Бу минем иң зур

ялгышым. Кеше булып калу өчен көрәштә җиңелгән затларны гомер буе күреп

яшибез югыйсә. Роботка, монстрга әверелгән затлар адым саен ләбаса!

Зиннур шушы уйларга батып борсаланганда, Раушания күңеленнән, тавыш

чыгармыйча гына җырлый-җырлый, кунакларның сумкаларына күчтәнәчләр

тутырды. Иң элек каклаган ике каз, кызыл эремчек, сөзмә катык тыкты.

Тукранбаш, юкә чәчәге, зәңгәр һәм сары мәтрүшкә, каен җиләге яфрагы,

меңьяфрак, андыз тамыры, гөлҗимеш, камырлык кебек дару үләннәрен

аерым-аерым калын кәгазь капчыкларга салып, бер сумкаларының төрлетөрле урыннарына урнаштырды. Киптерелгән балан, җир җиләгенә, ике

кисәк кәрәзле балга да урын табылды. Иртәнгә кадәр аларның ике сумкасын

ул шактый авырайтып өлгерде. Бер литрлы банка белән сары мае онытылып

кала язган иде. Ятарга әзерләнгән җиреннән кабат чыгып, аны да салып

куйды. Ул гәүдәсенең җиңеллегенә куанды. Сәгатькә карагач, торырга күп

тә калмаганлыгын чамалады. Сыерларны саварга чыгып китте. Өч чиләк сөт

савып керде, аны кайнарлап, сепаратор тавышы ишетелмәсен өчен, кухня

ишеген ябып куеп аертты. Акрын гына җырлады. Аңа чиксез рәхәт иде.

Менә ничә көннәр алар дип йокламый Раушания, ә ичмасам ник бер арып

карасын. Эшләгән саен миңа көч иңә, дип Арслан дөрес әйтә. Бу ниндидер

могҗиза белән бәйледер, мөгаен. Арыган вакытлары да булмый түгел, тик

башкаларныкы кебек түгел. Бик күпләр, аңардан яшьрәкләр дә аяк, бил, арка,

куллар авыртудан, башка әллә нинди чирләрдән, ару-талчыгудан, хәлсезлектән

зарланалар. Санаторийларда да дәваланып торалар, ләмнәр, парафиннар, электр

дәвалары, су асты массажларына кадәр алалар, барыбер алга киткән эшләре

юк. Арслан белән Раушания ничә еллар буе шушы тормышның ләмен муеннан

ярып йөриләр, Аллага шөкер, әле алар җир җимертеп яшиләр. Арслан операция

ясатса, бүтән кайгылары да калмый. Раушания шушы уйлары белән өстәл

әзерләде, табынның түренә яңа аерткан җылы сөт өсте куйды. Урманнардан,

җиләкле, мәтрүшкәле болыннардан чапкан печәннәрнең, туган җирнең көчен

алган сөт өсте Фатыйма апа белән Зиннурның да каннарына, җаннарына

таралып, көч-куәт бирсен, дип ризыкларны әзерләгәндә өсләренә кат-кат иелеп

теләде Раушания. Ул Фатыйма апасының, Зиннурның, Арсланның йоклауларын

карап керде, шатлыгы эченә сыймады.

* * *

Җомга көнне Сәүбән хатынына ишекне өстән бикләтте. Малае Казанда,

киләсе кеше юк. Кан басымы күтәрелде, дип, хатыныннан Арсланнарга

шалтыраттырды. Иртәдән әбәт турына кадәр телефон шалтыраса да трубканы

алмады. Мәҗлескә барырга, аларның канәгать йөзләрен күрергә теләмәде...

Бүген шимбә көнне кагылырга мөмкин икәнлекләрен күздә тотып, тагын

өстеннән бикләтте. Бикләтүе юкка булмаган, капка тавышын ишетүгә,

курткасын, бүреген киеп верандага чыкты. Челтәр пәрдәнең читен бармак

сыярлык кына ачып, ишегалдын карады. Фатыйма апа, Зиннур, Арслан ишеккә

кадәр килделәр дә йозакны күреп туктадылар.

– Күрешә алмый китәргә туры килә инде болай булгач, – диде Зиннур,

берәрсе күренмәсме дигәндәй, як-ягына каранып.

Сүзгә әнисе кушылды:

– Мөгаен, больницага салып куйганнардыр...

– Тагын бер-ике кичкә калыгыз дигән кыстауны искә алмадыгыз бит, – дип,

Арслан үпкә белдергәндәй итте.

– Минем федерациядә эшләрем муеннан. – Зиннур үкенгән тавыш белән

сүзен төгәлләде: – Очрашмаска язган булгандыр инде... Сәүбәннәргә безнең

сәламнәрне тапшырырсың, Арслан.

Сәүбән маңгаен пыяла рамына терәп, алар капкадан чыгып киткәнче

артларыннан карап калды. Аның күзләрен яшь томалады. Ул маңгаен рамнан

кинәт читкә алуга, башындагы бүреге идәнгә төште. Сәүбән ыңгырашып

тешләрен кысты, корышкан аягына учы белән шапылдатып сугып алды.

Аннары яшерен көч артыннан эткәндәй, ике учы белән веранда идәненә таянып,

аякларын югары чөймәкче булып талпынды, ләкин егылып китте. Үкереп

аягына басты, көчле талпынып куллары белән идәнгә таянды һәм аякларын

югары күтәрде. Бер генә кулын күчереп, ишеккә таба атларга ниятләде. Әмма

корыган аяк тотмыйча артка китте, веранда тәрәзәсенә дөпелдәп барып тиде,

тәрәзә челтерәп коелып төште. Сәүбән үкереп елап идәнгә капланды...

* * *

Алар Сәүбәннәрдән кайтып килгәндә, капка төбенә җыелган халыкны

күреп хәйран калдылар. Монда Фатыйманың яшьтәшләре, өлкәнрәкләр дә,

бала-чагалар да бар иде. Күбесе кичә Коръән ашына килгән кешеләр булып

чыкты. Һәрберсе кулларына букча тоткан. Исәнлек-саулык сорашкач, аларның

күчтәнәчләр алып озатырга килүләре мәгълүм булды. Ул арада Илшат та

машинасы белән килеп туктады. Урам күңелле шау-шуга күмелде. Өйдән

ике зур чемодан-сумканы алып чыгуга, озатырга килүчеләрнең һәрберсе үз

бүләген сузды. Фатыймага шәл, оекбаш, Зиннурга зәңгәр йон шарф белән

перчатка бәйләгәннәр. Бу эшкә аларның авылга кайтасын ишеткәч тә тотынган

булганнар икән. Шәлне Мәрьям түти бәйләгән. Төенчек-төенчек сарымсак,

кызыл чөгендер, кара торма, кабак төше, төрле-төрле дару үләннәре җыелды.

Ярулла белән Хәнифәтти өр-яңа мендәр алып килгәннәр. Мәчтүрә тозлы

үрдәк сузды. Кайсылары белән кул бирешеп, кайсылары белән кочаклашып,

кошлардай сайраша-сайраша аерылдылар. Барысы да: «Исән-сау, бәла-казасыз

кайтып җитегез, авырмагыз, Ходай барлык теләкләрегезне дә үтәп барсын,

безне ташламагыз, авылга кайтып куандырып торыгыз», – дип елашып, куллар

болгап калдылар. Арслан, Зиннур, Фатыйма, Раушания бөтен халык алдында

берәм-берәм кочаклаштылар, күзләренә яшь тулды, Зиннурдан кала берсе дә

авыз ачып сүз әйтә алмады...

Бу көннәрдә бураннар булмаганлыктан, юл чиста иде. Машина келтерәп

аэропортка килеп тә җитте. Илшат Зиннурга нәкъ үзенеке төсле йон свитер да

алып килгән иде. Зиннур аның белән исәп-хисап ясагач, аэропорт эченә кассага

үттеләр. Халык күп түгел иде, билетны алуга, регистрацияләү дә башланды.

Илшат сумкаларны тотып кереп, аларны озатып җибәрде.

Ун минуттан алар һавада иде инде. Әнисенең урыны алга, аныкы арткарак

туры килде. Зиннур бер яшь кенә, сакал-мыеклы, башына түбәтәй кигән

мөселман кешесе төсле пассажир янына утырды. Ул хәзрәт булып чыкты.

– Мин сезне телевизордан күрдем, – диде хәзрәт. – Сез бит боксёр.

– Әйе.

– Бокс сезнеңчә ни ул? – дип сорап куйды хәзрәт.

– Бокс – спорт уены.

– Уенның төрлесе бар, – диде хәзрәт уйчан гына. – Әгәр акчалы икән – ул

инде уен була алмый.

– Ни соң? – дип сорады Зиннур.

– Анысын үзегез уйлап карагыз...

Зиннур, әллә шаяртып сөйләшәме соң бу, дип аңа карап куйды. Ә хәзрәт

сорау яудыруын дәвам итте:

– Шулай да сез нәрсәгә ирештегез соң? Нәрсәгә кирәк бу уен? Кешенең

дөпе-дөпе бәрүгә күпме түзгәнен ачыкларгамы? Борын сөяген сындыру өчен

нинди көч белән бәрергә икәнен белергәме?

– Сез нигә көләсез болай?

– Мин көлмим. Соңгы нәтиҗә, соңгы максат ни соң?

Хәзрәт самолёттан төшкәч, аерылганда:

– Минем туганымның малае да боксёр, – диде. – Хәзер сөйләшә дә алмый.

Калтырап кына тора. Шуларга хәл белешергә барышым. Берәү шундый нык

суккан...

– Сез сугучыны гаеплисезме?

– Һич тә! Алар бит уйнаганнар. Уен кагыйдәсен бозмаганнар. Ә кагыйдә

екканчы сугарга куша...

Кайткач та Зиннур иң элек Арсланга тиешле акчаны күчереп, аңа операциягә

баруны сузмаска үгетләп шалтыратты һәм бераз җиңеләеп калгандай

булды. Тик бу җиңеләю саклык банкыннан чыккач та бетте. Хәзрәт белән

башланган сөйләшү аның күңелендә үз-үзе белән тарткалашуга әверелде. Бокс

федерациясеннән дә күрәсе кешеләренең барысын да күрмичә, тиз генә әйләнеп

чыкты. Җәяүләп, уйлана-уйлана, кайту ягына атлады. Аларның хатыны белән

култыклашып, беркая ашыкмыйча, шушылай атлап барганнары ничә мәртәбә

булды икән? Табигатькә икесе генә чыгып, агачларга, суларга карап, җаннарын

ял иттереп ярты сәгать кенә булса да тып-тын гына басып торганнары булды

микән? Шәкуров абый: «Сиңа хәзер йомшарга кирәк», – дип юкка әйтмәде

бугай. Ял итәбез дип чит илгә диңгез буена ук, экзотик табигать кочагына

китсәләр дә, шул ук спортчылар белән янәшә булып чыгалар, тагын шул

күнегүләр, спорт дөньясындагы хәлләрне җыйналып сөйләшеп яллары үтә дә

китә. Кояшта кызынуын, коенуын исәпкә алмаганда, Питердагы тормыштан

берние белән дә аерылмый.

Көннәр үтә торды.

Ул ачык бер нәтиҗәгә килде: тормышын үзгәртергә кирәк иде. Ә ничек

үзгәртергә? Бу сорауны ни әнисе белән, ни Венера белән уртага салып

тикшерергә, бергәләп җавап эзләргә аның әллә горурлыгы комачаулады, әллә

батырчылыгы җитмәде.

 

11

Арслан: «Акчаны алгач та, хирург белән сөйләштем, килергә кушты», – диде. Раушания кием-салымнарын, сабын-сөлгесен, башкасын җыйнады. Агрофирма җитәкчесенә утырып, Чаллыга китеп тә барды. Бер дә дулкынланмады, алайболай булсам, дип, Раушаниянең бәгырен телгәләмәде. Ул тыныч кына киткәч, Раушания дә артык борчылмады. Берәр ерак юлга киткәндә дә Раушанияне кысып кочаклап, битләреннән үбеп китә торган Арслан бу юлы кибеттән әйләнеп кайтырга гына чыккан кебек кыланды. Шалтыратмаска кушты, телефонымны барыбер алмыйм, операциягә кергәндә шалтыратырмын, диде. Сүзендә торды, Раушаниянең түземсезләнеп шалтыратуларына җавап бирмәде.

Арсланның планы әзер иде инде. Ул туп-туры кызы белән кияүләренә юл тотты. Өченче балалары Зәйнәп тугач, бирелергә тиешле җирне җиде ел көтәсе, алда өй салу өчен бушлай биреләсе йөз җитмеш физметр агачның булмаячагын кистереп әйткәннәр. Шулай итеп, өй салу планы җимерелде. Ә оныкларын авылда яшәтү ниятеннән Арслан баш тартырга уйламады. Кызы белән киявенә акчаның ничек барлыкка килгәнен аңлатып тормады. Балаларны аңа операция кирәклеге, операция өчен шулкадәр акча җыясы була, дигән хәсрәт белән борчымаулар бик әйбәт булды. Арслан, шаярган кебек, «лотереяга оттык» дию белән чикләнде. Әниләренә шалтыратмаска, үзенең монда икәнен әйтмәскә кушты. Балалар эшли торган шәһәрдән ерак түгел бик матур татар авылы бар икән. Шунда сатыла торган җыйнак кына агач йортны барып карадылар. Ул барысына да бик ошады. Газы, суы кергән, абзар-курасы бер дигән. Сыер-сарык, кош-корт асрарлык. Инеше бар. Урманы, әрәмәсе, болыны янәшә. Җәй көннәрендә монда җәннәт почмагы була, диделәр. Йорт хуҗаларына бик ашыгыч Якутия якларына китәргә кирәк икән. Ире шунда йөреп егерме ел эшләгән, өч бүлмәле фатир алган. Йортка ике миллион сорыйлар иде. Күп тарткалаша торгач, бер миллион алты йөз мең, шуннан ун сум да төшмибез, диделәр. Арслан тарткалаша, сатулаша белми иде. Әле бу кадәресен дә кияү сатулашып кына киметте. Инде йөз меңен каян алырга? Балаларның кредитлары болай да өч кисәк. Арслан коелды да төште. Бабай, дип муенына килеп асылынган оныкларына: «И, балакайларым, булмады бит, әздән калды бит», – диде, бугазына тыгылган яшьләрен көч-хәл белән йотып. Алар тавыш-тынсыз гына капкадан чыктылар. Арслан борылып өйгә тагын күз атты. Аның иңбашлары төшкән, чырае көл төсенә кергән иде. Алар авылда кичәдән бирле өй эзләп йөрделәр. Иң очсызы шушы иде. Аларның хәлен хуҗалар да авыр кичерде.

– Карале абзыйны, гел бетте бит, – диде хатыны, иренең күзләренә карап. – Бик сәер кеше бит бу. Йә рәнҗеше төшәр. Йөз мең белән әллә ни кыра алмабыз. Ходай булышыр әле себер җиренә баргач.

Ире уйлап торды да:

– Ярар, бар, әйт, – диде.

Хатыны шатланып урамга йөгерде. Барысы да машинага утырган, Арслан гына ни эшләргә белмичә, балаларның да эндәшүен ишетмичә, өйгә карап басып тора иде.

– Абый, ярар инде, сезнең бәягә килешәбез, – диде хатын, килеп җитеп.

– И, кызым! – Арслан дулкынланудан чайкалып куйды. – Менә күрерсез, шушы сабыйның, әти-әниләренең, минем рәхмәтләрем сезгә гомер буе ярдәм итәр!

Бер атна эчендә нотариус, милек комитеты, регистрация палаталары аша өйне милек итеп рәсмиләштерделәр. Икенче атнада торган фатирларыннан әйберләрен бер йөк машинасына төяп алып кайттылар. Өстәл, диван, урындыклар алынды. Арслан ни булмаска кассадан үзләренең бер җитмеш меңен алып килгән иде. Кияүнең, кызы Резеданың дуслары ял көннәрендә эшләштеләр. Арслан оныкларына бер чана, икесенә бәләкәй чаңгы алды. Ул көн саен идәнгә дүрт аякланып басып, оныкларын атландырып идән әйләнеп, атлы уйнатты. Оныклардан да бигрәк үзе шатланды. Аның балачактан бирле мондый бәхетле мизгелләр кичергәне, болай тәмле итеп ашаганы, болай татлы итеп йоклаганы юк иде.

Унөченче көнне ул дөбердәп кайтып керде. Февральнең яз исе сеңгән бер көне иде, төш туры иде, кояш көлә иде, түбәдән беренче тамчылар тама иде, Арслан үзе кояштай елмая иде.

– Ничек бик тиз?! – дип, бер кат күлмәктән, яланбаш йөгереп чыгып каршы алды Раушаниясе. – Әллә ясамадылармы?

– Ясадылар. Бик зур операция булды, карчык.

– Акчаң җиттеме?

– Җитте. Сиңа күчтәнәчлек артып та калды әле.

Кергәч, ул сумкасыннан Резедасы пешергән гөбәдия, кызы гына пешерә торган урама, җиләк-җимешләр чыгарып тезә башлагач, Раушания аңа шикле караш ташлады.

– Болар бит Резеда күчтәнәчләре...

– Әйе шул.

– Анда кагылдыңмыни?

– Анда кагылу гына түгел, сугылдым, әнисе.

– Син... әллә, Ходаем...

– Әйе, Раушаниям... Балаларга бер дигән агач өй сатып алдык...

Раушаниянең керфекләрендә яшь тамчылары күренде, ул шатланырга да, кайгырырга да белмәүдән гаҗиз булып, Арсланга мөлдерәп карап тора иде...

– Кочакла әле мине... Куяным, акыллым, диген әле.

– Акыллым... Арсланым...

– Куяным...

– Рәхмәт мине аңлавыңа...

– Ә операция?

– Шушыннан да зуррак операция булуы мөмкинме соң, Раушаниям?! Оныкларның куануын күрдем. Мин нинди бәхетле! Бүген үлсәм дә риза. Зинһар, кичер мине!.. Сиңа караганда башкаларга җылымны күбрәк тә биргәнмендер... Кичерә алсаң, кичер инде, матурым...

Алар бер-берсенә карап сагышлы елмайдылар...

Повестьның ахырын монда басып укыгыз: "Казан утлары" 8 сан, 2017 ел.

 

"КУ" 8, 2017

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: