Кышкы яшен (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

9

Зиннур бик күңелсез генә кайтып керде. Арслан иртәдән бирле фермада, Раушания кухняда мәшәләнә, әнисе киенеп маташа иде. – Кая барасың, әни?

– Бер әйләнеп кайтам әле, улым. Күрәсе кешеләремне күреп бетерәсем килә. Әйдә, син дә барасыңмы?

– Юк, әни, мин йөрмим әле.

– Бик кәефең кырылган төсле.

– Башым авыртып тора. Бераз ял итәм.

Раушания китереп салган мендәргә Зиннур барып ятканда, әнисе чыгып китте. Ул шундук сикереп торды һәм Раушания алдына килеп басты. Аның йөзе кәгазьдәй агарган, күзләре борчулы елтырый иде.

– Ни булды, Зиннур? – диде Раушания, аптырап.

Зиннур баскан урынында таптанды, еш-еш сулады.

– Раушания... – Ул сүзен каян ничегрәк әйтергә белмичә аптырады. – Сез бит... Арслан каты авырый икән бит... Раушаниянең гәүдәсе калтыранып китте:

– Юкны сөйләмә, Зиннур!

– Юк түгел, белдем! – диде Зиннур, аның шомырттай кара күзләренә туп-туры карап. Ләкин Раушания бурлаттай кызарган йөзен читкә борды. Зиннур кычкырып җибәрде:

– Алай гына яшерә торган нәрсә түгел бу! Моның белән уйнарга ярамый! Ник миңа әйтмәдегез?!

Раушания аңа арты белән борылган хәлдә мышык-мышык елый башлады. Зиннур аның иңбашына кагылды:

– Яшерүдән файда юк бит. Сез нишләп андый юл сайладыгыз?! Раушания күзләрен, борынын кулъяулыгы белән сөртте, кайнар яшьләрен йота-йота, ят тавыш белән:

– Аны җиңеп буламы соң?! – дип аһылдады. – Беркемгә дә әйтмәскә, дип, мине ипи тоттырып ант иттерде. Клиникада тикшерелгән документларын район больницасына да тапшырмады.

– Нишләп алай?

– Соң миллион ярым акчаны без каян алыйк?! Мескен булып йөрисе килми аның. Мин тузына башлагач, беләсеңме, ни диде: минем күңелемдәге җырны бүлмә, диде. Әгәр бүлсәң, алданрак китеп баруым да бар, диде. Шулчак Арслан кайтып керде.

– Очып кына кайттым. Кояш нурларында кар бөртекләре җем-җем уйный. Әллә кар астында йоклаучы үләннәр, игеннәр күзләрен ачарга маташа. Җем-җем, җем-җем... – Ул сөйләнә-сөйләнә чишенеп киемнәрен чөйгә элде дә гаҗәпләнеп аларга карады:

– Ни булды сезгә?

Зиннур Арсланның артына килеп аның кулларын тотты:

– Дустым, мин синең авырганыңны белдем.

Арслан шундук кулларын тартып алды һәм очып кунардай булып Раушаниягә килде:

– Мин нәрсә дигән идем?! Син ипи тотып ант иттең!

– Аның гаебе юк. – Зиннур аларның арасына керде.

– Үзем ишеттем...

– Каян ишетә аласың син аны? – диде Арслан, һәр сүзенә басым ясап. – Бу хакта Раушаниядән башка беркем дә белми!

– Врач янында медсестра барын онытма, – диде Зиннур. – Ә мин үпкәләдем сезгә. Шушы кадәр җитди әйберне ничек миннән яшерә алдыгыз?!

– Сине ник борчырга? – Арслан кулларын як-якка җәеп алды. – Һәркемнең үз язмышы.

– Язмыш юк ул! – диде Зиннур кайнарланып. – Аны без үзебез язабыз. Банк реквизитларыңны бир миңа.

– Ник? – диде Арслан, аңа җитди карап.

– Кайткач акча салам.

– Кирәкми, Зиннур. Андый ниятең өчен рәхмәт, билгеле.

– Шушы очракта да сиңа ярдәм итмәсәм, мин йоклый аламмы?! Мин яши аламмы?! – Аның дулкынланудан сулышы кысылды. – Син бит моның шулай икәнлеген белеп торасың. Әйдә, сузма. Арслан Зиннурның каршына ук килде, күзләренә төбәлде:

– Беләсеңме, дустым, мин моңа кадәр беркемгә дә бурычка кермәдем. Бурычлы булып китәргә теләмим бу дөньядан.

– Арслан, яхшы кеше ролен уйный торган вакыт бу түгел. Раушания, алып кил кенәгәсен. Раушания комод тартмасыннан саклык кенәгәсе алды да Арсланның кисәтүле карашын күреп туктап калды.

– Арсланым, мин дә бит сиңа кияүгә мәңге бергә гомер итәргә дип чыктым. – Аның куллары калтыранды, тавышы өзек-өзек яңгырады. – Мин дә кеше бит... син булмасаң, мин дә сүнәм...

– Китер кенәгәсен, – дип кулын сузды Зиннур.

– Бирмә! – Арслан үзе дә алар янына килеп басты.

– Шулаймыни? Ярар алайса. Хәзер әнигә шалтыратам, – дип, Зиннур әйберләрен җыйный башлады. – Китәбез без.

– Туктале, син нишлисең? – дип, аңа каршы төште Арслан.

– Син нишләсәң, мин шуны эшлим. Минем ярдәмемнән баш тартасың икән, сине дустым дип саный алмыйм.

– Зиннур, гафу ит... Мин инде мондый кешеләр калмады, дип йөри идем. Раушания, бир кенәгәне... Тик минем бер теләгем бар, – диде Арслан. – Бу хакта беркемгә дә әйтмәсәң иде. Хәтта Фатыйма апага да. Зиннурның йөзе яктырып китте: 

– Ярый, бу бит авыр нәрсә түгел, – диде ул.

Икесе дә тынычлангач, шимбә көнгә Зиннур билетка заказ бирде. Арслан белән Раушаниянең теш-аяклары белән каршы торуларына карамастан, Зиннур таксист Илшатка шалтыратып куйды. Кич мунчалар кереп, чәйләр эчкәч, бөтенесе түр бүлмәгә кереп сөйләшеп утырдылар.

– Олы кунак булдык, күрәсе кешеләрнең барысын да күрдек, – дип, рәхмәтен белдерде Фатыйма. – Хөснулламның рухы да шатлангандыр.

– Гаеп итмәсәгез, безгә шул җитә, – диде Раушания.

– Әллә нинди шартлар юк бит инде бездә, – дип сүзгә кушылды Арслан. – Үзебезгә бирелгән тормыш кырын эшкәртеп, чәчеп, уңышын җыйнап торабыз акрын гына. Әллә кая сикермәдек.

– Мин шаккатам сезнең мондагы тыныч тормышка, – диде Зиннур. – Кабалануларыгыз да безнеке төсле түгел. Үзебезнең Ык елгасы аккан шикелле яшисез.

– Язмыш дигән нәрсә аяк чалып тора инде ул, – дип бүлмә буйлап йөрергә тотынды Арслан. – Әмма сабыр итсәң, шатлык барыбер килә. Раушанияне көттем – килде. Балалар көттек – балалар булды. Оныклар көттек – оныклар булды. Алары чыннан да балалардан да татлырак икән. Төнлә төшләремдә шулар белән уйнап йөрим. Кайчакта шуларны уйлап утырганда, кырымда кычкырышып-көлешеп чабулый башлыйлар. Шуның өчен генә дә яшәрлек бу дөньяда!

– Валлаһи, дөрес! – диде Раушания. – Өйдә берүзе әллә кайдагы шул оныклар белән сөйләшеп утыра. Кереп эндәшсәң, ник мине бүлдерәсең, дип ачулана.

– Әйдәгез, безгә үзегез бер кунакка килегез әле, – диде Зиннур, дустын кочаклап. – Отпуск алыгыз да...

– Ай, шәп тә булыр иде ул, – диде Фатыйма. – Петербургның бөтен җирен күрсәтеп чыгар идем мин сезгә...

– Син отпуск дисең, – диде Арслан, елмаеп. – Ни соң ул отпуск? Мин аны туганнан бирле белмим, Фатыйма апа. Эш – миңа иң шәп ял. Әгәр эшләмәсәм, минем зиһенем югала, кулдагы бөтен нәрсәм коела.

Зиннур бу төнне дә йокысыз үткәрде. Иң элек ул үзен Арслан каршында олигарх кебек кылануда гаепләде. Әйе, сүз дә юк, алар акча мәсьәләсендә тигез түгелләр. Зиннурга да кара тир түккән өчен түләделәр акчаны. Арслан да, үзе әйтмешли, үз кырында гомер буе бил бөгә. Тик аның бүген үзен дәваларлык акчасы юк. Ярый, бусы икенче мәсьәлә. Зиннурны дустының бер гамәле аптырата: шулкадәр җитди авыруга дучар булган килеш ничек көне-төне эшләп йөрергә мөмкин? Бер көннең дә сихәтлеге өчен хәлиткеч көн булуы бар. Арсланны гамьсез дип тә әйтә алмый. Балачактан ук аның күңеле пәке кебек үткен. Димәк, аның күңелендә ниндидер башка нәрсә ята. Ни соң ул? Нишләп аны белми Зиннур? Бәлкем Раушания беләдер? Аңардан сораргадыр? Ул Арслан булып аның авыруын кичерергә тырышты. Ничекләр генә кичерсә дә, бу – мантыйкка сыймый иде. Тагын да гаҗәбрәге шул, Арсланның коңгырт күзләре сабый баланыкыдай беркатлы, иреннәре менә-менә елмаерга, көләргә әзер. Аңардан ниндидер җылылык бөркелә, гел рәхәтлек килеп тора. Көлүе дә йомшак мамык белән колак яфракларына, битләргә, иреннәргә ышкыган шикелле. Мәктәптә укыганда да ул беркемгә дә каты бәрелмәде, үзенә ялгышып берәрсе бәрелсә, ни ачуланырга, ни көләргә белмичә карап тора да тавыш-тынсыз гына китеп бара иде. Давылдай Арсланның ничек шулай булуын шулай ук аңларлык түгел.

Раушания Арсланны кешеләрдән башка бер сәгать тә тора алмый, ди. Моны Зиннур үзе дә белә. Ничек өлгергәндер, малайларның, кызларның бөтенесенә кереп чыга иде ул. Арслан бүген дә гел кешеләр янында, мал-туар белән әвәрә килә. Зиннур да гел кешеләр арасында. Ләкин уйлана торгач, монда ул бик зур аерма тапты. Халык арасында булуына карамастан, Зиннур ялгыз икән бит! Меңнәрчә кешеләрнең күз алдында чыгыш ясады. Тик ул рингта япа-ялгыз көндәше белән сугышкан. Арслан ак кар диңгезе уртасында бер нокта гына, япа-ялгыз кебек, әмма гел кешеләрдән аерылгысыз. Ул җаны белән бәйләнгән. Аларны бер гаиләдәге кебек, шәфкать-мәрхәмәт җылысы тота. Зиннур исә үзенең ул җылыдан мәхрүм икәнлеген аңлады. Хәтта гаиләдә дә тиенә алмадылар алар мондый җылыга. Ул спорт мәйданында бөтерелде, Венерасы фән дөньясында казынды. Ләкин Арсланның шулай бер җылы ояда яшәве сәламәтлектән баш тартуга китерергә тиешмени? Бусына ул җавап таба алмады...

10

Кунаклар нәкъ билгеләнгән вакытка җыйналып беттеләр. Сәүбән генә килмәде. Хатыны аны, кан басымы күтәрелеп, малайлары больницага алып китте, дип шалтыратты. Нәҗип Шәкуровны Арслан белән Зиннур хөрмәт йөзеннән машинага утыртып алып килделәр. Ул Фатыймага мәктәптә эшләгән укытучыларның, үзләре белем биргән балаларның фотоларыннан эшләнгән калын альбом бүләк итте. Түбәтәй кигәч, нур кебек көмеш чәчләре әллә нинди тылсымлы яктырткычка охшап тора иде. Ир-атлар уң яктагы өстәлгә, хатын-кызлар сулдагысына тезелеп утыргач, хәзрәт адәм балаларының ни өчен җиргә яратылганнары, без кылырга тиешле изге гамәлләр турында бик матур итеп вәгазь сөйләде, аннары Коръән укыды. Шуннан соң Фатыйма, Зиннур, Арслан, Раушания хәер өләштеләр, Хөснуллага, башка әрвахларга багышлап дога кылдылар. Табын шулкадәр мул, юк әйбер юк иде. Кунаклар җай гына әңгәмә корып, сый-нигъмәтләргә соклана-соклана тәмләп сыйландылар. Ашау-эчү төгәлләнгәч, мәҗлесне әзерләүчеләргә, алып килгән күчтәнәчләргә рәхмәтләр әйтеп тагын догалар кылынды. Хәзрәт бу мәҗлескә килүчеләргә Аллаһы Тәгаләдән исәнлек-саулык сорады, һәрбарчасына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булуларын теләде.

Җыелган авылдашларның кайсылары Фатыйманың замандашлары, кайсылары яшьтәшләре, кайсылары сигезенче-тугызынчы дистәләрен түгәрәкләп килүче өлкәннәр иде. Фатыйма белән Зиннур, без иртән китәбез, бераз сөйләшеп утырыйк әле, дигәч, Арслан белән Раушания дә кыстагач, урыннарыннан кузгалмадылар. Хәзрәтне капка төбенә кадәр зурлап озаттылар, ул үз машинасы белән кайтып китте. Мәҗлескә җыелучылар Фатыйма белән Зиннурның хәлләрен җентекләп сораштылар, ешрак кайтыгыз, быел сабантуйга көтәбез, диделәр.

– Әгәр кайтсагыз, Зиннур, синең белән үзем көрәшкә чыгам, – диде сиксәнне узган Ярулла абзый, куллары белән күкрәген кага-кага.

– И, ярпачланма инде, Ярулла, – дип, карчыгы Хәнифәтти көлеп куйды. Алар мәҗлескә бергә килгән бәхетле парлар иде. Кайсының карты үлгән, кайсының карчыгы вафат, шәпле чаклар инде күптән артта калган.

– Сезнең исән-сау гәпләшеп утыруыгызны күрү безгә шулкадәр рәхәт, – диде Фатыйма. – Кайткач та гел шушындый итеп күз алдына китерербез инде.

 – Китерүен китерерсез, исән булып булса, – диде Мәчтүрә.

– Әнә Сәүбәннән су сатып алып эч. Кызлар шикелле яшәртә, ди.

– «Баллы» суын гомер буе эчтек инде. Аллага шөкер, үләселәребез исән-сау гына үлә дә китә. – Мәчтүрәнең бу сүзләреннән соң көлешеп алдылар.

– «Баллы» суына гына калса ул үзе дә. Мин аны Газраилнең күзенә генә сибәр идем. Кабат килеп йөрмәскә, – диде Мәрьям карчык.

– Соң син бит Газраилне үзең эзлисең. Кем сиңа билдән көрт ерып югары очка менәргә кушкан, – диде Салихҗан карт.

Мәрьям карчык:

– Сине күрәсем килеп барам, йөрәгемдә сайрап утырасың бит кар-кар килеп, – диюгә тагын күтәрелеп көлделәр.

Салихҗаннар нәселен «Карга» дип үртиләр, бу шуны кызык өчен кузгатып кую иде.

– Карале, Арслан, быел минем лапаста кара карга калды бит. Бу ни булыр икән? – дип сорады Биктимер исемлесе.

– Карчыгыңа Салихҗан абзыйның күзе төшкән, сак бул, – дип, үртәде аны Арслан.

– Карга ияләшсә, җыйган акчагыз да очарга мөмкин.

– Безнең нинди җыйган акчабыз булсын, – диде түбән оч Миңзифа.

– Без аны оныкларга җибәреп торабыз.

– Значитсы, пенсияңне киметәчәкләр, – дип үртәде кайсыдыр. Рәйхана исемле хатын сүзен карт укытучыга юллады:

– Без укыганда син, Шәкуров абый, авылның чәчәк атачагы турында сөйли идең. Әллә күрми калдыкмы соң без аны?

– Хыяллар шундый иде, балакайларым, – дип сөйләп китте Шәкуров. – Сугышта җиңдек югыйсә. Ә җиңүне саклый алмадык. Авыл күтәрелмәде, дип булмый. Матур-матур балалар үстердек. Алар хәзер шәһәрләрне күтәрәләр. Яшьләрне дә гаепләп булмый. Әгәр авылның аларны үз җылысына алып, җыйнап торырлык канатлары булса, таралышмаган булыр идек.

– Нинди канат икәнен аңламадык, – диеште халык.

– Акча дигән каурыйдан ясалган канатлар. «Авыл» дигән тавыкның шул канатлары астындагы җылыда җыелышып кына яшәп ятасы идек. Уңай үзгәрешләр һичшиксез булачак. Безгә, картларга, көтәргә генә кала. Киләчәк – яшьләр эше.

Без ул шәһәргә киткәннәрнең оныкларын авылга кайтарырбыз әле, – диде Арслан. – Хәнифәтти, син Ярулла абзыйга мумие эчерәсең икән, диләр. Хакмы шул?

– Аңа ни эчерсәң дә юк хәзер. Ватык трактор тавышы чыгарып йоклауны гына белә. Үзенең колагы ишетмәгәч, рәхәт аңа.

– Хәнифәтти, аны ничек щи белән сыйлаганыңны сөйлә инде Питер кунакларына, – диде Раушания, көлә-көлә.

– Шушы яшемә кадәр сөйләмичә йөрдем мин аны Ярулладан куркып. Хәзер колагы катылангач, рәхәтләнәм сөйләп. Без әле илле яшьләрдә генә. Кичкырын балалар белән утырып кысыр өйрә ашадык. Алар каядыр чыгып китте. Савыт-сабаларны юдым, юынтык суын көтүдән кайткан малларга салырмын дип, бәләкәй кәстрүлгә аударып, өстәлгә куйдым. Чәй чүпләрен, бәрәңге кабыкларын, ипи катыларын да җебетергә салдым. Үзем караңгы төшкәнче әнкәйләрдән урап кайтыйм дип кибеткә киттем. Кайтсам, Яруллам эңгер-меңгердә теге кәстрүлне алган да агач кашык белән шапыр-шопыр юынтык суны ашап утыра. Ажгырып тамагы ачкан булган моның. Мине күрү белән:

– Нишләп моңа юньләп тоз да салмадың, – дип ташланды.

– Тоз сала-сала хәлем бетте. Шәһәрчә щи дип пешергән буласың да, кайсы чи, кайсы ярмалы була.

Үзе мине әрли, үзе юынтык суны кашыклап чөмерә, рәхәтләнеп кикерепләр куя, малай. Шундый да талымсыз иде инде. Уф Алла, ач тәре, дим эчемнән. Сиңа дигән аш суыткычта бит, дип чак кычкырмадым. Әгәр нәрсә ашаганын әйтсәң, бәрә дә үтерә. Аның кызулыгы! Юкка гына Ярпач Ярулламени ул сиңа! Ярый күзлеген кимәгән булган.

Ярулланың колагы каты, ул карчыгына төртеп алды:

– Һаман укыма инде шул догаларыңны, әнә бит халык барыбер тыңламый, көлеп кенә утыра. Аның бу сүзләре карчыгы сөйләгәннәрдән дә кызыграк тоелды кунакларга.

– Кәстрүлгә бер карамель конфеты да эләккән икән, авызыннан чыгарды да, бу сөяк нишләп баллы? – дип миннән сорап маташа. Ул-бу сизелгәнче, кулыннан тартып алдым да чиләккә аттым... Кәстрүлдә савыт юган юкә мунчалам да калган икән. Олы мөшкәсенә агач кашыгы белән шул мунчаланы каерып капты да, тотынды теш арасыннан юкәләрен суырып юан бармаклары белән тарткаларга.

– Бушы нәршә? – ди үзе, ачулы күзләрен миңа алартып.

– «Үзбәкләр пылауга сала торган тәмләткеч ул. Китер үземә», дип, көчкә теш арасыннан тартып алдым.

Мәҗлес халкы көлгәндә өйнең түшәмнәре күтәрелгәндәй булды. Ярулла, миңа гына читтә калу ярамас, дип, көлгән кыяфәттә авызын кыйшайтты.

Аннары мәҗлес халкы үзләре иң күп белә, иң күп сөйләшә торган төрлетөрле чирләр, дарулар турында озаклап сөйләште. Ахырда берсе Арсланга рәхмәт әйткән иде, шуны гына көткәндәй, бөтенесе дәррәү аны мактарга тотынды:

– Арсланыбыз булса, яшәргә була!

– Ул бит безнең академигыбыз да, профессорыбыз да.

– Үзебезгә дә, мал-туарга да ярый син бар, рәхмәт сиңа!

– Син кешеләрне дә дәваларга өйрәндеңмени? – дип гаҗәпләнде Фатыйма.

– И, апа, кеше белән хайван арасында әллә ни аерма юк бит ул. Ирләргә дуңгызга бирелә торган даруларның барысы да ярый. – Бөтенесе хәлләре беткәнче рәхәтләнеп көлделәр.

– Менә Зиннурга дуңгызга бирә торган бер уколны ясыйм – егеткә әйләнәчәк. Ә кайбер бәндәләр хайваннан да акылсызрак. Менә юри генә карагыз әле, магнатларга һаман дөнья җитми. Җирдә халыкларны кырып бетергәч, оҗмахта үзебез генә яшибез, дип саташалар...

– Без барыбыз да бер көймәдә, балалар, – диде Шәкуров, йомгак ясагандай. – Дөньяның математик балансы югалды. Тормыш дулкыннары бик аяусыз. Көймәне ничек тә әйләндермичә сакларга кирәк...

Зиннур мәҗлес халкына хәйран калып, сокланып утырды. Барысы да балачагага әйләнделәр. Гүя, булган чирләре дә бетәчәк, берсенең бер кайгысы юк, дөньялары түп-түгәрәк.

Һәрберсенең кулларына пакет белән күчтәнәчләр тоттырып озаткач, кайсыларын машина белән өйләренә илткәч тә, алар турында сүзләре бетмәде.

– Нинди яхшы күңелле алар! – дип соклануын белдерде Фатыйма. – Әйтерсең, бернинди гамьнәре юк. Зар-моңнарын да сөйләмиләр.

 – Ә ник сөйләсеннәр? – диде Арслан. – Алар инде сөйләп арыганнар. Карт-коры беркемгә дә кирәкми. Аларның иң якыннары Раушания дә мин инде...

Зиннур Арсланның төгәл диагнозын язып алды. Аннары бергәләп теге хирургка шалтыраттылар. Чыннан да Арсланның авыруы турында барлык мәгълүматлар аның компьютерына килгән булып чыкты, алдан сөйләшкән сумма кирәк булыр, диде. Ә операциягә килү вакытыгызны билгеләрбез, диде.

Аннары телевизордан татарча концерт карадылар, сөйләшеп утырдылар, ятарга уйласагыз дип, Раушания урыннарын җәеп куйды. Зиннур, кичә йоклый алмаган идем, дип, иртәрәк ятты. Әмма уйлары аңа тынгылык бирмәде, зиһене бөтенесен җиз иләктән уздырды, бөтенесенә бәя бирде. Мәҗлес, анда килгән кешеләр белән сөйләшеп утырулар һаман тере булып күз алдында торды. Әбиләр-бабайлар, түтәйләр-абзыйлар балкып торалар. Арслан кояш кебек көлеп тора. Раушания – үзе бер якты дөнья. Әнисе дә аларга якын. Зиннур гына үзе төссез, үзе салкын... Арсланнан кешеләргә, балаларына, оныкларына тартылуы, хыяллары җылы дулкын булып бәреп тора. Зиннурның да бар үзенең хыяллары. Ә хатыныма, әниемә, балаларыма, оныкларыма дигән хыяллары бармы? Аңарда җылы бармы? Ул коточкыч бер хакыйкатькә якынлашканын тойды. Ул хакыйкатьтән куркуы сәбәпле аны үз-үзенә икърар итүдән тыелды. Тик аңардан качуны күпме сузарга була? Җиңү яулый торган машинага әверелгәнмен түгелме соң мин, дигән коточкыч хакыйкать шушы иде. Минем тормышым тренердан башлап спорт федерациясенә кадәр барысының да теләк-таләпләрен үтәргә тырышып яшәү. Һәрвакыт канәгатьсезлек: хатыннан, балалардан, тренердан, көндәшләрдән, федерация вәкилләреннән. Тоташ стресс: тегесе ярамый, бусы ярамый, бары бер әйбер ярый – җиңү! Җиңүгә китерүче гамәлләр генә ярый. Бу инде кешеләрдән, якыннарыңнан, дөньядан аерылып, тоташ күнегүләр, тоташ ярышлар, дигән сүз. Арсланның даны да, призы да, акчасы да юк. Аның урынына ул – тере кеше. Мин спорт тормышында эз калдырдым. Әмма иң зур әйберемне югалттым. Мин үтәүче, роботка әверелергә тиеш түгел идем. Спорттагы һәрбер кеше роботка әверелмәде ләбаса! Мин үземнең шәхси тормышымда җиңелгәнмен. Бу минем иң зур ялгышым. Кеше булып калу өчен көрәштә җиңелгән затларны гомер буе күреп яшибез югыйсә. Роботка, монстрга әверелгән затлар адым саен ләбаса!

Зиннур шушы уйларга батып борсаланганда, Раушания күңеленнән, тавыш чыгармыйча гына җырлый-җырлый, кунакларның сумкаларына күчтәнәчләр тутырды. Иң элек каклаган ике каз, кызыл эремчек, сөзмә катык тыкты. Тукранбаш, юкә чәчәге, зәңгәр һәм сары мәтрүшкә, каен җиләге яфрагы, меңьяфрак, андыз тамыры, гөлҗимеш, камырлык кебек дару үләннәрен аерым-аерым калын кәгазь капчыкларга салып, бер сумкаларының төрле-төрле урыннарына урнаштырды. Киптерелгән балан, җир җиләгенә, ике кисәк кәрәзле балга да урын табылды. Иртәнгә кадәр аларның ике сумкасын ул шактый авырайтып өлгерде. Бер литрлы банка белән сары мае онытылып кала язган иде. Ятарга әзерләнгән җиреннән кабат чыгып, аны да салып куйды. Ул гәүдәсенең җиңеллегенә куанды. Сәгатькә карагач, торырга күп тә калмаганлыгын чамалады. Сыерларны саварга чыгып китте. Өч чиләк сөт савып керде, аны кайнарлап, сепаратор тавышы ишетелмәсен өчен, кухня ишеген ябып куеп аертты. Акрын гына җырлады. Аңа чиксез рәхәт иде. Менә ничә көннәр алар дип йокламый Раушания, ә ичмасам ник бер арып карасын. Эшләгән саен миңа көч иңә, дип Арслан дөрес әйтә. Бу ниндидер могҗиза белән бәйледер, мөгаен. Арыган вакытлары да булмый түгел, тик башкаларныкы кебек түгел. Бик күпләр, аңардан яшьрәкләр дә аяк, бил, арка, куллар авыртудан, башка әллә нинди чирләрдән, ару-талчыгудан, хәлсезлектән зарланалар. Санаторийларда да дәваланып торалар, ләмнәр, парафиннар, электр дәвалары, су асты массажларына кадәр алалар, барыбер алга киткән эшләре юк. Арслан белән Раушания ничә еллар буе шушы тормышның ләмен муеннан ярып йөриләр, Аллага шөкер, әле алар җир җимертеп яшиләр. Арслан операция ясатса, бүтән кайгылары да калмый. Раушания шушы уйлары белән өстәл әзерләде, табынның түренә яңа аерткан җылы сөт өсте куйды. Урманнардан, җиләкле, мәтрүшкәле болыннардан чапкан печәннәрнең, туган җирнең көчен алган сөт өсте Фатыйма апа белән Зиннурның да каннарына, җаннарына таралып, көч-куәт бирсен, дип ризыкларны әзерләгәндә өсләренә кат-кат иелеп теләде Раушания. Ул Фатыйма апасының, Зиннурның, Арсланның йоклауларын карап керде, шатлыгы эченә сыймады.

 

"КУ" 08, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: