Логотип Казан Утлары
Повесть

Көрәксез нефтьчеләр (повесть)

– Сезнең әтиегез юк! Әниегез җырлап йөргәч, ул аны ташлап чыгып киткән. Бу сүздән соң безнең башка чара калмый. Сугышырга кирәк. Пикули белән безнең күптән килешеп куйган бар. Беребез чәнчә бармакны тырпайтып күрсәтсә, икенчебез дошманның артына чыгып, аяк астына ятарга тиеш. – Җаныгызны алам! Үтерәм икегезне дә!

Бөек Сер
Без Агу өенә таба барабыз. Без – өчәү: Пикули, Пипип һәм замлА. Ике туган һәм гел безнең белән йөри торган бер күрше малае.
Ике туган бер-беребезне Пикули һәм Пипип дип йөртәбез. Бервакыт без гәзиттә пикули дигән әйбернең рецептын күрдек. Нәрсә икәнен дә хәтерләмибез инде. Ул сүз безгә бик кызык тоелды да, без бер-беребезгә Пикули дип әйтешә башладык. Икебез дә Пикули булгач, кызык түгел икән. Шуңа охшаган башка исем уйлап таптык. Тагын гәзит актардык. Программада «Пи» дигән фильм күрдек. Нәрсә турында икәнен дә белмибез инде. Шуны үзгәртеп, Пипипкә әйләндердек.
Күрше малаен без замлА дип йөртәбез. замлАны кирегә укысаң, Алмаз була. Алмаз – аның чын исеме. Без бөтен кешеләрнең исемнәрен киредән укып, шулай атап йөртәбез. Фәрит икән, тирәФ була. Мансур икән – руснаМ. Бу сөйләмебез безнең телдән башка малайларныкына да күчә. Алар да бездән күреп, шулай сөйләшкәли. Әмма безнең кебек оста сөйләшә алмыйлар. Без башка әйберләрне дә шулай киредән укып сөйләшәбез. Ияләшеп беткәч, ә дигәнче аңлашабыз. Ә башкалар аңламый, безгә рәхәт.
Менә безнең кулда камрак белән кәлич, кычпак. Кармак, чиләк, капчык. Шулай дип сөйләшеп барабыз. Кычпак эмәднис? Капчык синдәме?
Без шулай сөйләшәбез, кешеләр безне ишетсә дә, аңламый. Бөтенесе дә безне балыкка бара, дип уйлый. Чынлыкта без балыкка бармыйбыз. Өчебезнең дә бөек Сере бар.
Безнең кесәдә – карта! Без нефть казырга барабыз!
Бөек Сергә барырга без озак әзерләндек.
Җәйге җылы көндә балыкка барган малайлар үзләрендә нәрсә яшерә ала?
Берни дә яшереп булмый кебек. Ә безнең үзебез белән ике көрәк, бер чиләк бар. Җәйге кием астына кеше күрмәслек итеп көрәкләрне яшереп карагыз. Бөек Серне тормышка ашыру өчен без җаен таптык.
Көрәкләрне сабыннан аердык. Кеше безнең кулдагы капчыкны кәҗәләргә тал ботагы алып кайтыр өчен кирәк, дип уйлый торгандыр. Чынлыкта ул капчык эчендә ике тимер көрәк бар.
Кешеләр бу эссе көндә малайлар курткаларны, калын чалбарларны черки тимәсен өчен кигән, дип уйлый. Ә чынлыкта ул киемнәр астында көрәк саплары! Көрәк сабының бер очы тубыкка тиеп тора, чалбар, куртка эченнән кулбашына кадәр килеп җиткән. Шулай кием астында яшереп алып барабыз. Атлаганда комачаулый. Аякны бөгеп булмый, аннары көрәк сабы күлмәк эчендә селкенеп бара. Әмма чыдыйбыз. Бөек Сер хакына!
Көрәк сабын кулга тотыйкмы әллә, дип тә уйлаган идек башта. Булмый. Кеше сизенер, дидек. Башкалар күрсә, Бөек Сер ачыла! Шуңа күрә кыска булса булсын дип, аяктан иңбашына җитәрлек итеп үлчәдек тә көрәк сабын кисеп аттык.

 

Көрәк эзләү
Көрәкне алдык, дип әйтүе генә җиңел. Алганчы, аларны табарга кирәк.
Без әби белән яшибез. Ул – әнинең әнисе. Безнең әни дә бар. Әмма без әби белән күбрәк яшибез. Әнине бөтенләй күргән юк, дисәң дә була. Безнең әни – җырчы. Ул безне әбигә калдыра да айлар буена китеп югала.
Бу юлы да әни безгә: «Әйбәт торыгыз. Без җылы якларга китәбез. Тәмле әйберләр алып кайтырбыз. Әбиегезгә акча калдырдым. Кирәк нәрсәләр булса, аннан сорарсыз», – диде. Бер кочаклап сөйде дә сары мыеклы баянчысының машинасына утырып чыгып китте.
Без беләбез – чынлыкта әни әбигә акча калдырмый. Дөресрәге, әби әнигә акча калдырырга рөхсәт бирми. Ристан малайларыңа акча калдырсаң, алып калмыйм, дигәнен ишеткәнебез бар.
Безнең әтиебез дә бар. Ул да җырчы. Кайдадыр җырлап йөри. Телевизор караучы малайлар әтиегезне күргән бар, дип әйтәләр – концертларда аны күрсәткәлиләр икән. Безгә телевизор карарга рөхсәт юк. «Шайтан тартмасы» карап күзсез каласыз, ди әби. Әти турында әбидән дә, әнидән дә сораган бар.
– Әтиегез еракта, – диләр иде башта.
Аннары:
– Аңа сез кирәкми. Аның башка кешесе бар, – ди башладылар.
– Башта бит сез еракта ул, кайтыр, дип әйтә идегез, – дибез.
– Сез ул чакта кечкенә идегез. Хәзер инде сезгә әйтеп була, – диләр. Авылдагы малайларга уенчыкларны әтиләре сатып ала. Әти булмагач,
уенчыкларны әбидән сорыйбыз. Әмма әбидән нәрсә генә сорасаң да, ул аны сатып алмый, акча юк, ди. Ул әле үзе генә түгел – әнигә дә уенчыклар сатып алырга рөхсәт бирми.
– Балаларны бозасың. Аларга уенчык түгел, син кирәк, – ди.
Әни аның сүзен тыңлый.
Безгә көрәкләр кирәк. Безнең ике генә көрәк бар. Берсе – яңа, икенчесе күгәргән, иске. Аларны алсак, әби сизәчәк. ЗамлАларның лапасларында әллә ничә көрәк бар. Без аңа әйтәбез:
– Көрәкләрне син тап, замлА.
– Каян алыйм?
– Сездә көрәкләр күп.
– Мин көрәк алганны белсә, әти үтерә! – ди замлА.
– Без нефть тапкач, сиңа яңа көрәкләр сатып алырбыз, – дибез аңа. Ул ризалаша.
Әниләре өйдә булмаганда, замлАларда без. Лапасларына кереп актарынабыз. Почмакта сөялеп торган ике көрәкне алабыз. Кием эченә тыгып алып барабыз, дип хәл иткәч, кайсы җиргә качып кыскартырга икән, дип уйлыйбыз. Лапаста андый урын юк, печәнлеккә менәбез. Чүкеч, кадак суыргыч белән азаплана торгач, көрәктән сапларын тартып чыгарабыз. Хәзер шома сапны кул пычкысы белән кисәргә кирәк. Түгәрәк һәм шома көрәк сабын кисүе бик авыр. Беребез тотып тора, беребез кисә. Көрәк сабы шуып йөри, пычкы эзгә керми. Икебез тотып тора, беребез кисә. Тырыша торгач, пычкы эзгә керә, әмма сикереп, замлАның кулына тия. Ул «а-ай!» дип кычкырып җибәрә, шул ук вакытта астан куркыныч тавыш ишетелә.
– Нишләп йөрисез анда, малайлар?
Яраланган дию кычкыра, диярсең, шундый куркыныч ул тавыш. Без нишләргә дә белми, өнсез калабыз. Бөтенебез берьюлы бармакларны иреннәргә китерә: «Т-сс, тавышланмагыз!»
– Малайлар, төшегез!
ЗамлАның әнисе. ЯирәС. Сәрия апа инде.
«Ишетте ул безне», – дип пышылдый замлА. Без аңа сөйләшмәскә кушабыз. – Малай актыклары, төям яныгызга менсәм, төшегез хәзер үк!
ЗамлА төшәргә дип кузгала. Без, икебез ике яктан атылып, замлАның
авызын кысып, печән өстенә егып салабыз. Безнең кыштырдашканны ишетмәс дип уйлаган идек, ул ишеткән булып чыкты. Печәнлек авызыннан яирәСнең башы күренә:
– Шайтан малайлар! Ут белән уйныйсызмы монда?
ЗамлА безнең кулдан ычкынып, әнисенә таба китә.
– Юк, әни, без болай гына менгән идек, уйнарга.
– Уйнатырмын мин сиңа менә! – Әнисе замлАның башына ялт-йолт кына сугып ала.
Малай акырып елый да башлый. ЯирәС аны җилкәсеннән тотып җилтерәтә: – Елап тор менә! Тагын берне өстәргә кирәкме?
Тагын берне өстәргә кирәк түгел замлАга. Ул шып туктый.
Якты лапастан караңгы печәнлеккә менгәнгә, замлАның әнисе көрәкләрне
күрми. Ул малае белән маташкан арада Пикули көрәкләрне печән астына тыгып куя.
– Нишлисез сез монда? – дип ачуланып сорый яирәС. Чынлап менә яраланган дию инде!
– Без уйныйбыз, – дибез.
– Шырпы сызып уйныйсызмы?
– Юк, без шырпы белән теш кенә казыйбыз, – дибез.
– Кая, кесәгезне карыйм әле, шырпыгыз бардыр. Алайса, әнә, күрше авылда малайлар пожар чыгарган.
– Юк, кесәләрне карама. Без үзебез күрсәтәбез, – дибез һәм кесәләрне әйләндереп күрсәтәбез.
Шырпы күрмәгәч, яирәС тынычлана.
– Әйдә, ятмагыз монда. Төшегез. Уйнарга урын бетмәгән.
– Ярар, төшәбез, – дибез.
Без төшәбез. Көрәкләр өстә кала. Без берни булмаган кебек ишегалдына 
таба атлыйбыз. Шунда замлА безне сата. Ул һаман да печәнлеккә карап тора. ЯирәС җенләнеп китә:
– Нәрсәгез калган иде анда? Нәрсә яшердегез? Йәле?
Ул печәнлек баскычына таба атлый. Пикули белән без күзгә-күз карашабыз. Көрәкне таба бу!
– Ран! – дип кычкырабыз без. Барыбыз да бу сүзне аңлый. Өчебез дә капкага таба йөгереп китәбез. Капкадан чыккач, Пикули бармагы белән сул яктагы тыкрыкка төртеп күрсәтә һәм без монысын да аңлыйбыз. Өйне тыкрык аша урап узып, арт якка чыгабыз.
Арт якка чыгарга да кирәк булмаган. Печәнлектә яирәСнең кычкырган тавышы урамга кадәр ишетелеп тора. Тавышына караганда, Сәрия апа көрәк сапларын түгел, сугыш кырында яралы ирен тапкан... Әнисенең кычкырган тавышын ишетүгә үк замлА еламсырый башлый.
– Кирәкне бирә-ә...
Без Пикули белән аңа нефтьнең зуррак өлешен бирергә вәгъдә итәбез. ЗамлА ризалаша, елаудан туктый.
Әмма яирәС печәнлектә тапкан көрәкләрен безгә бирми. Башка җирдән көрәк табарга кирәк.

 

Дуеш
Дуешның чын исеме Ринат. Аның әнисе немец теле укыта. Немец теле китабының тышлыгына Deutsch дип язылган. Шуңа күрә Ринатны авылда Дуеш дип йөртәләр.
Дуеш – әшәке малай. Аның Джек исемле эте бар. Ул шул этне велосипедына бәйли дә чаптырып йөртә. Без этне кызганабыз. Туктагач, Джек телен асылындырып хәл алып ята. Без эткә су бирәбез. Ул мондый чакларда суны насос кебек эчә. Дуеш шундый әшәке малай булганга, без аны таниР, дип йөртмибез. Дуеш, дибез.
Башка вакыт булса, без Дуеш янына бармас идек. Әмма аның акчасы бар. Шуңа күрә без аңа акцияләрне сатарга барабыз. Бернишләп тә булмый. Көрәк кирәк.
«Акча була», – дигәч, Дуешның күзләре яна. Ялгыз гына барган булсак, ул чәчтән йолкып, кулны каерып, акчаның кайда икәнен әйттерер иде. Өчебезгә каршы сугышырга курка. Чөнки безнең бер тапкыр өчәү аңа каршы сугышкан бар. Без Дуешны җиңдек.
– Каян килсен сезгә акча, – дип көлә Дуеш. Ә үзенең акчалы буласы килә.
– Безнең акча булса да, булмаса да, сиңа көрәк бәясен кире кайтарабыз. Син безгә хәзер көрәклек акча бир, – дибез.
– Хәзер акчагыз булмагач, аннары каян килә соң ул сезгә? Әйдә, сез миңа акцияләрне түгел, уенны бирегез... Менә уенны сатып алам.
Дуеш ике көрәк өчен бездән «Акционер» уенын алып кала. Әле нефть тапкач, без аңа тагын ике көрәклек акча бирергә тиеш булабыз. Ул көрәккә акча бирми. «Әтигә күрсәтмәгез», – дип, ике иске көрәк чыгарып бирә.
– Кычкыртып талады бу безне, – ди Пикули.
Аның каравы саплары куелган көрәкләр! Без аларны арт яктан гына алып кайтабыз, лапаска алып кереп, такталар арасына яшерәбез. Шунда безнең буйга үлчәп, кыскартып кисәбез.
Көрәкләр булды. Безгә хәзер нефтьне казырга гына кирәк. Безнең кулда карта бар!

Нефть
Безгә бакчадагы тәрбиячеләр дә җир астында нефть бар, дип сөйлиләр иде. Малайлар да нефть бар, ди. Җир астында нефть ятканын хәтта динозаврлар заманында туган әби дә белә! «Нефть-нефть», дип сөйлиләр телевизордан да. Без нефтьтән бензин ясаганнарын беләбез.
– Хәзер бөтен нәрсә нефтедән. Ипине дә химиядән ясый башларлар әле. Минем янда яшәгәндә, рәтле ризык ашыйсыз, – ди әби.
Безнең җир астындагы ул нефтьне күрәсе килә. Күрәсе генә түгел, безнең аны табасы һәм акча эшлисе килә!
Әни киткәндә, Пикули: «Әни, китмә!» – дип елый.
Әни әйтә:
– Ә акча каян килә? Мин бит җир астыннан нефть сатып баемыйм! Миңа җырламасам, акча килми!
Әни киткәч, без нефть табарга кирәк, дип сөйләшәбез.
Без нефть эзли башлыйбыз
Безне нефть эзләргә этәргән ике вакыйга булды.
Берзаман әби «бабагызның елы» дип йөри башлады. Аш үткәрәбез, ди. Нинди аш һәм аны кая үткәрәләр?
Дуештан сораган идек, ул әйтә:
– Кешеләр җыелыша, дога укыйлар да ашыйлар, аннары сезгә вак акча бирәләр, – ди.
Ул дөрестән дә шулай булып чыкты.
Бабайның елын укытырга килгән кешеләрнең күбесе әби-апалар иде. Бер абзый гына бар, ул әбисен машинасына утыртып алып килде. Абзыйга һәм безгә кухняда ашарга бирделәр. Ул телевизорны кабызды, үзе ашый, үзе телевизор карый. Телевизорда нефть турында сөйлиләр.
– Әһ, шушы нефть каланчасының берсе генә миңа булса! – ди. Телевизорда кәкрәеп-бөкрәеп торган каланчалар күрсәтәләр.
– Кан суырып торган черки шикелле, – ди Пикули.
– Һәй, миңа димәгәе!
– Ә нәрсәгә кирәк ул?
– Һәй, улмы! Җирдән акча чыга бит! Каерып акча алыр идем, эшләмичә генә. – Ул әйбер акча чыгарамыни?
– Әлбәттә! Нефтең саттың-җибәрдең! Күпме кеше череп баеды бит инде шуның белән. Вәт бакчаңда нефть чыкса!
– Ул бакчада да чыга аламыни?
– Нишләп чыкмасын? Бәхетең ташып торса... Кайда икәнен генә белеп булмый бит аның. Менә мин урынын таптым. Кайткач казыйм, – дип көлә.
Без әбинең «акчасы җитсә, әниегез гел сезнең белән булыр иде» дигәнен гел ишетәбез. Безнең башта күптән план бар – акча табарга да, әнине безнең янга кайтарырга. «Акча булса, бәлки әти дә кайтыр иде», – ди Пикули. Ничек акча табарга икәнен генә белмибез. Шуңа күрә, бакчада да нефть бар, дигәч, безнең колаклар тора. Абзыйдан нефть турында сорашабыз. Аның бүтән сөйлисе килми. Нәрсәдер мыгырданып кулын селти дә урамга чыгып китә.
Нефть ул кайдадыр якында гына. Аны казып табарга гына кирәк! Тапсак, 
әни дә әллә кайларга җырларга чыгып китмәс иде, өйдә генә җырлап торыр иде!
– Нефтьнең картасын табарга кирәк, – ди Пикули.
– Теге абзыйда картасы булырга тиеш!
Абзый арт якка чыгып киткән. Без урамга чыгып, аның машинасын карыйбыз. Аның машинасы бик кыйбат. Ялтырап тора.
– Бу инде нефтьне тапкан булырга тиеш, – дибез.
Ул арт якта һава сулап йөри. Без, машинасын ачып, карта эзләмәкче булабыз.
Машина бикле, ачып булмый.
Бераздан ул китеп бара. Без нефть турындагы уйлар белән калабыз.

 

Карта
Карта бөтенләй көтмәгәндә табыла. Ул безгә үзе килеп керә. Аны безгә бер пират бүләк итә.
Без үзебез генә өйдә чакта кап-кара сакаллы, озын чәчле бер кеше ишегалдына килеп керде.
– Пират! Ран! – дип кычкыра Пикули һәм бакчага таба йөгерә.
– Тукта, атам! – ди сакалбай һәм «пух-пух» итеп авызы белән «ата». Без көлә башлыйбыз. Пикули да көлә.
– Су бирегез әле, балалар, – ди.
Без аңа чүмеч белән су алып чыгып бирәбез.
– Әти-әниегез кайда?
Безгә чит кешеләргә өйдә үзебез генә икәнне әйтү тыела.
– Әни дә, әти дә хәзер кайта, күршеләрдә генә.
– Миңа трос кирәк иде. Машина батты, – ди Сакалбай.
– Бездә трос бар, – ди Пикули.
Без өйдәге әйберләрне кешегә бирмәскә өйрәтелгән. Әмма бу абзыйны безнеңчә «атышлы» уйнагач, үз кеше дип кабул иттек. Безнең аны ничек булса да үзебезнең янда озаграк тотасы килә.
– Әтиегезне чакыра алмыйсызмы?
– Әти киткән иде шул...
– Трос кирәк иде бит... Күрсәтә алмыйсызмы?
Без аны лапаска чакырабыз. Ул лапаска килеп кергәч, сызгырып куя:
– Ай-яй. Әтиегез кайда, дисез?
Безнең лапаста нәрсә генә юк! Бөтен нәрсә дә бар, атлап йөрергә урын гына юк. Ул әйберләр арасыннан бик оста итеп кәҗәләр генә йөри ала. Кеше йөри алмый. Әтиләре шундый бардакта тота икән сарайларын, димәсен өчен әтине яклый башлыйбыз.
– Әти еракта ул. Әни күршеләрдә.
– Ә, ярар. Мине ачуланмас микән? Тросны гына күрсәтсәгез...
Пикули яшергән урыныннан авыл чүплегеннән табып алып кайткан нечкә трос күрсәтә. Сакалбай көлә:
– Әй, энем, мин бит чынлап сорыйм. Ярар, шундый яхшы трос табып биргәч, мин дә сиңа берәр затлы бүләк бирәм инде.
Ул кесәсеннән чыгарып, ручка суза. Ак ручкадагы язуны укыйбыз. Анда «Татнефть» дип язылган.
– Абый, син нефть табасыңмыни?

– Әйе.
– Кайда?
– Сездә түгел, моннан еракта...
– Ә син монда нигә килдең?
– Сездә дә нефть табарга.
– Бездә нефть бармыни?
– Без икебез дә әсәрешәбез.
– Әйе. Өлгермәгән генә.
– Ничек өлгермәгән ул?
– Шулай инде. Менә өлгермәгән җиләк кебек.
– Өлгермәгән булгач, ничек өлгертәләр аны?
– Аның берние дә юк. Таба белән духовкага тыгып аласың да, өлгерә ул! – ЙаблакаС, – ди Пикули. «Сакалбай» дигән сүзе. ЙаблакаС аны аңламады. – Нәрсә дисең? Сүгенәсеңме әллә?
– Юк, сүгенмим мин, – ди Пикули.
– Безгә нефть кайда икәнен әйт әле! Безнең дә нефть казыйсы килә.
– А-а... Ә сез миңа нәрсә әйтәсез аннары?
– Мин сиңа зур үрмәкүч оясын күрсәтәм! – ди Пикули.
– Үрмәкүч кирәкми аңа... Трос кемдә икәнен әйтәбез! Әйт инде! – ди Пипип. – Әйтәм, нигә әйтмәскә. Өйләнгәндә, мине туйга чакырырсың, кәләшеңне биергә
чакырырмын. Басуда минем машина батып калды, менә шул баткан машинадан төгәл өч йөз адым уңга атлап барсаң, нефть күмелгән урын була, – ди йаблакаС.
Ул китәргә дип капкага борыла. Аның аркасына «Татнефть» дип язылган.
– Пипип, кара, аның аркасына да «нефть» дип язылган, ул ялганламый! – дип кычкыра Пикули шунда.
– Юк, нигә алдалыйм ди мин? Чын, казысагыз шунда нефть чыга.
– Тирән казырга кирәкме? – дип сорыйбыз аннан.
– Менә минем кадәр казырга кирәк була инде. Мин үзем тагын да тирәнрәк казыйм.
– Ә нефть нинди була?
Ул кесәсеннән без моңарчы күрмәгән рәвешле, озынча шешә тартып чыгара. – Менә ул нефть.
Ниндидер сыек көрән, яшькелт төстәге сыекча. Без әсәрләнеп карыйбыз, суларга да куркып торабыз. ЙаблакаС шешәнең бөкесен ача. Бармагына тидереп күрсәтә. «Миңа да, миңа да!» Бармакларга тидерелгән майлы нефтьне иснәп карыйбыз. Тәмле.
– Ялый күрмәгез тагын. Кая, монда машиналы күршеләрегез бармы?
Без замлАларга төртеп күрсәтәбез.
– Аның әтисе машинада йөри. Ә, Йабла... абый, ә машинаң кайда батты? – Әнә теге якта инде, – ЙаблакаС ашыгып раниД абыйга таба китә.
– Аның аркасына да нефть дип язылган иде! – ди Пикули, шатланып
сикеренә, бармагындагы нефтьне исни. – Беләсеңме?! Нефть дип язылган! Ул безгә нефтьнең кайда күмелгәнен әйтте! Без аны хәзер казый алабыз!
– Ә аның машинасы кайда батканын без белмибез!
– Аннан картаны алырга кирәк иде! Тылсымлы карта!
Без өйгә кереп, дәфтәр алып чыгабыз. Әмма соңга калдык, раниД абый, машинасына утыртып, йаблакаС белән китеп бара инде. Без артларыннан карап калабыз.
Пикули йодрыгы белән башына суга.
– Нишләп уйламадың син, аңгыра баш! Уйламагансың! Хәзер без картасыз калдык.

– Пикули, башыңа сукма. Хәзер без аларны көтәбез. Алар, бәлки, кайтыр. ЙаблакаС кайтмый. Бераздан раниД абый үзе генә кайтып керә.
Без аның янына йөгерәбез.
– Динар абый! Ул машина кайда баткан иде?
РаниД абый безгә сәерсенеп карый.
– Имәнлек янында, инеш аркылы чыкканда... Берәр нәрсәгезне алып киткән идеме әллә?
– Юк... Әйе...
– Нәрсә ул? Барырга кирәкме анда? Нәрсәгезне алган? Китте инде ул...
– Алмаган... Безгә аның кайда батканы кирәк иде.
– Ә-ә. Кызык күрәсегез киләмени? Әйе, шәп баткан иде ул. Яңгырдан
соң инеш тулган анда, шунда шәп итеп утырган иде ул. Чыгардым инде, китте.
– Динар абый, ул нефть казыганмыни?
– Казымаган әле, тикшереп йөри.
– Ә ничек белә ул нефтьнең кайда икәнен?
РаниД абый көлеп җибәрә.
– Иснәптер... Сезгә җавап табып бетерә торган түгел.
– Динар абый! Шул баткан машинаның рәсемен яса әле безгә! Кырыендагы агачлары белән!
– Ай, балалар... Әтиегез... Кая китер, ясыйм!
РаниД абый иренеп кенә ясамакчы. «Монысы нәрсә», «монда агачмы, ташмы» дип сорап, картаны аңлашылырлык итеп ясатабыз.
Ул кичтә Пикули шатлыгыннан ишегалдында капкалы-түрле йөгереп йөри. «Ура» кычкырып, тамаклары карлыгып бетә. Карта табу шатлыгыннан йоклый да алмыйбыз. Пикули ишегалдында юынгыч янында йоклап китә. Әби күтәреп алып кереп сала.

(Дәвамы бар)

 



"КУ" 7, 2019

Фото: pixabay

Теги: повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев