Логотип Казан Утлары
Повесть

Көрәксез нефтьчеләр (дәвамы)

Гөрселдәгән тавыш белән комбайнның сул тәгәрмәче ниндидер чокырга төшеп китте, авыр техниканың арткы тәгәрмәчләре күтәрелеп куйган кебек булды хәтта. Комбайн сул якка авышкан килеш сүнеп туктап калды. – Бетте, чокырга төштек!

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Нефтькә күп калмады Шунда өеннән замлА килеп җитә. Ул бер ягы очланган озын тимер алып килгән. Нефтькә күпме-азмы икәнен белер өчен борау алып килергә кушкан идек. Шул тимерне җиргә кагып кертәбез, аннары чүкеч белән як якка авыштырып, мең бәла белән тартып чыгарабыз. Тартып чыгарганда, тимергә ияргән балчык кисәкләре безнең өстебезгә оча, савытларга төшеп бетә.

Тимернең очына ияреп чыккан балчык юеш. Иснәп карыйбыз – нефть исе килә кебек. Бөтен җир коры, ә тимер очы – юеш.

– Су түгел микән? – ди Пикули.

– Су була алмый. Кое казыганда, су нихәтле тирәнлектән чыкты. Без бит ул кадәр тирәнлектә казымадык, – дибез.

Безнең күңелләр күтәрелә. Тагын бер көн бик тырышып казысак, безнең нефтебез чыгарга тиеш.

Нефть табыла бугай

Икенче көнне без иртән басуга җыенабыз. Безгә ташлИ керә.

– Мин сезнең белән бара алмыйм. Безгә кунаклар килде. Миңа өйдә торырга куштылар, – ди ул борынын тартып.

– Алайса без үзебез генә барабыз.

ТашлИ иренен тешләп тора. Аның нефть чыкканда, шунда буласы килә.

– Без өске ягын гына казыйбыз, – дибез.

– Өске ягын гына казысагыз да, чыгар инде ул бүген.

– Чыга башласа, туктыйбыз. Анда казыйсы моның кадәр бит әле, – дип кул белән күрсәтәбез.

ТашлИ риза була. Чыгып китә.

Бүген казырга баруыбыз бөтенләй икенче төрле. Без шат, кукуруз арасыннан барганда көлешәбез. Кукуруз чәкәннәре дә зур инде. Чәкән өсләреннән сары, кызыл чәчләр асылынып төшкән. Кызыл чәч булганнарының чәкәннәре тәмле, өлгергән.

Нефть чокырының авызын ачып төшкәч, беренче эш итеп җирне иснибез. Үзебезнең өебездән дә якынрак ул безгә. Без бит аны ничә көннәр буе казып ясадык.

– Нефть бүген чыга башлар микән? – ди Пикули.

– Бүген башласа, ул урынны каплап куярбыз. Аннары ташлИ белән замлА килгәч, ул урынын чистартып, чиләкләр белән ташый да башларбыз, – ди Пипип.

Без казыйбыз. Аннары туктап ял итәбез. Тагын казыйбыз. Җир астында казуы читен, эш акрын бара. Без ташлИ кебек тиз казый алмыйбыз. Әмма инде өйгә дә кайтып йөрисе юк, тизрәк нефть чыкканны күрәсе килә.

Балчыкны ташырга, дип чокырдан башны чыгарсак, арпа басуына комбайннар килгән икән. Әллә никадәр комбайн! Басу гөж килеп тора. Ниндидер яңа төрле сары комбайннар да бар. Башта таллык төбенә утырып, комбайннар карап ял итәбез. Аннары безгә уй төшә: безнең монда икәнне күреп, берәрсе нефтьне тапмасын тагын! Шуңа күрә, таллык янындагы юлдан машиналар үтмәгән чакта йөгереп барып, чокырга төшәбез. Без эшләгән арада комбайннар гөрелтесе тагын да якыная.

ЗамлА алып килгән көзгене таякка бәйләп, чокыр ишегеннән өскә чыгарып карыйбыз. Безнең шулай иткәннәрен бер кинода күргән бар. Бик тырышсаң, көзгедә комбайннарны күреп була.

Бераздан казып булмый башлый, чөнки чыгарасы балчык күп. Ул чокыр төбенә тау итеп өелә, казыган урынга ишелә башлый. Чыксак, безне күрерләр кебек. Без, чокыр төбендәге шул тауга киемнәребезне җәеп, сузылышып ятабыз. Эш бик арыткан. Түшәмгә карап ятабыз. Чокырның ишеге турысындагы ярыклардан сызык-сызык булып яктылык күренә. Караңгы, салкынча, рәхәт.

– Минем йокым килә, – ди Пикули.

Ятабыз шулай... Җир астында комбайннар гөрелтесе бөтенләй башкача ишетелә. Әмма безгә берни дә куркыныч түгел. Тычкан балалары кебек кочаклашып ятабыз.

– Без торып казыгач, нефть чыгачак инде, – ди Пикули йокы аралаш.

Шундый татлы уйларга бирелеп борыннар белән мес-мес сулап, эленеп китәбез. Озак эшләгәннең әҗере булуын белү бик рәхәт.

– Бүген ничәсе?

– Унбише...

– Бүген әниләр кайтмый микән? Унбишләре кайтабыз, дигәннәр иде.

Башка вакыт булса, Пикули сикереп торып шатланыр иде. Ул йокыга тәмам эленеп киткән, шатланыр хәле дә юк.

– Нефть тә табыла, әниләр дә кайта икән алайса. Бер килсә, килә бит ул! Нефть табылгач, әни бүтән китеп йөрмәс инде. Әйдә, йоклыйбыз, – ди ул.

Без бүтән сөйләшмибез. Гаҗәп, чокыр караңгы, күзне йомгач, тагын да караңгырак. Ә күз алдында сары комбайннар.

Илшатка кунаклар кайта

Илшат үзләренә килгән кунакларга үпкәләгән иде башта. Кунакларга гына түгел, әтисенә дә. Нефть табыла торган көнне килмәсәләр, ни була инде? Шуны әнисенә дә әйтте. Күрше малайлары белән уйныйм әле, дип сорады. Әмма әнисе ачуланып: – Йөз елга бер кайта торган кунаклар ул безнең! Синең әле аларны күргәнең дә юк! – диде.

Аннары ул Илшатны куандыра торган ике әйбер әйтте. Аларга кайтачак кунак машинада күрше малайларының әниләрен – җырчы Гөлчәчәкне утыртып кайтырга тиеш икән. «Сөенчесен алырсың шул малайлардан», – диде әнисе.

Аннары аны шатландыра торган тагын бер хәбәр әйтте:

– Син әйбәт булсаң, сүзне тыңласаң, энекәш тә алып кайтырбыз. Илшат, шатлыгына чыдаша алмыйча, күршеләргә йөгерде – дусларының җырчы әниләре кайтканны күрү иде теләге. Ул аларга чабып кергәндә, урамнан зур ак машина кайтып туктаган гына иде. Машинадан җырчы Гөлчәчәк белән тагын бер апа һәм абый төште. Җырчы апа нәкъ телевизор экраныннан чыккан шикелле. Шундый ук чәч, шундый ук елмаю. Ә үзе гап-гади кешеләр кебек сөйләшә. Илшатны таныды хәтта!

– Илшат бит син? – диде Гөлчәчәк апасы. Абый исә зурлар кебек кул биреп исәнләште.

– Безнекеләр кайда соң? – диде Гөлчәчәк.

– Алар болында, хәзер алып кайтам! – дисә дә, малай тиз генә китә алмады әле. Аның артыннан әниләре йөгереп килеп җиткән иде, барысын да үзләренә чәй эчәргә чакырды. Илшатны да табынга утырттылар. Әллә никадәр ят кәнфитләр, ниндидер җимешләр алып кайткан иде кунаклар. Шуларга алданып, малай үзенең кайда икәнен дә онытып торды.

– Безнең малайлар кайда икән? – дип Гөлчәчәк апасы кабат сорагач, яшен тизлегендә урамга атылды Илшат. Кукуруз арасыннан болынга – нефть казып яткан малайлар янына йөгерде. Басудагы чүп үләне аякларга чорнала, кукурузның кытыршы яфраклары кулларны кырып-кырып ала. Әмма Илшат аны-моны күрми йөгерүен белде – хәзер-хәзер, йөгереп килеп җитәр дә малайлардан сөенчесен алыр! Бәлки, алар нефтьне инде тапкандыр, дип тә уйлады ул. Тапканнар икән, икеләтә шатлык бит! Тапмасалар да, зыяны юк – кич белән килеп, һичшиксез, табарлар... Аз гына калды, аз гына чабасы...

Комбайн

Быел Фәннур яңа комбайнга утырды. Аңа сокланып бетә алмый – эшлисе түгел, җырлап барасы. Баштагы мәлне, шулкадәр бәягә комбайн сатып алалар, дип шаккаткан иде хуҗалыкта барысы да. Әйберне ала белмәсәң, бәясенә карап ал, ди бит. Бәясе шәп булса, үзе дә бик шәп икән шул.

– Нефтьчеләр бүләге! – диде хуҗалык җитәкчесе Рәшит Ганиевич. Иске комбайннан соң монда эшлисе дә юк кебек тоела иде аларга. Ике сәгать саен ватылып та тормый. Фәннурның ярдәмчесе – энесе Фәнис. Алар эшли башлаганнан бирле бергә. Күрсәткечләре дә әйбәт. Яшь егетләргә яңа комбайн бирүгә өлкәнрәкләр көнләшебрәк карады, билгеле, әмма нишлисең, хуҗа әйткәч, димәк, шулай дөрес дип тапкан. Туганнарның максаты – хуҗалыкта беренче урынны алу! Рәшит Ганиевич ышанып тапшырган икән, ышанычны акларга кирәк! Һәм әлегә беренчелек аларда.

Арпа басуының уңышы әйбәт, әмма бераз чүплерәк. Фәннур яр буеннан урып кереп китте. Урыны-урыны белән басу уртасында актарылып ташланган җирләр бар.

– Әрәм иткәннәр никадәр ашлыкны, – диде Фәннур.

– Кемнәр ул?

– Кабан дуңгызлары. Басуны актарганнар бит. Шулай дип әйтеп кенә бетерде ул – комбайн «жатка»сы белән актарылган балчыкны эләктереп алды. Машинаны үзенең бер кисәге кебек яраткан комбайнчының тәненә пычак белән сызып җибәргән кебек булды. Зыян килмәдеме икән инде? Алар комбайнны туктатып, җиргә төштеләр, «жатка»ны карадылар. Берни дә булмаган кебек, тешләргә балчык кына тулган. Аларны чистарттылар. Иске комбайн булса, бернигә дә карамыйча, урып китәрләр иде. Ә моңа берәр ни булмадымы икән?

– Абый, әйдә, теге техниклар монда гына бит. Барып сорап килик! – диде Фәнис.

Фәннур да бу фикерне хуплады. Иң яхшысы: бер киңәшү, аннары үзләре белеп эшләрләр.

Фәннур комбайнны бераз артка чигерде. Басу янындагы тигез болынлыкка кереп борылып, юлдан ерак булмаган урында кайнашып яткан ремонтчылар янына барырга уйлады. Комбайн күккә кара төтен чөйде, ажгырып борылды. Болын чирәменнән тулы көченә барганда, зур гәүдәле комбайн җиргә кадалган кебек булды. Гөрселдәгән тавыш белән комбайнның сул тәгәрмәче ниндидер чокырга төшеп китте, авыр техниканың арткы тәгәрмәчләре күтәрелеп куйган кебек булды хәтта. Комбайн сул якка авышкан килеш сүнеп туктап калды.

 – Бетте, чокырга төштек!

Комбайнның алгы тәгәрмәче тип-тигез урында ниндидер чокырга төшкән. Ул чокыр бик тирән булган – шул яктагы тәгәрмәч күчәре белән җиргә тигән, ярдәмсез генә чыгарырлык түгел.

Ике егет җиргә ятып, тигез болында нинди чокыр барлыкка килгәнен аңларга тырышты. Кемдер казып киткән чокыр булса, кырыенда балчыгы булыр иде. Нәрсә икән бу?

– Кара, Фәнис, анда ниндидер такталар да бар, – диде Фәннур. Чыннан да, комбайн тәгәрмәче астында ниндидер такта кисәкләре чыгып тора иде. Икесен дә комбайн ватылмады микән, дигән уй борчыды.

– Моны болай гына чыгарып булмый, буксир чакырырга кирәк. Шунда алар кукуруз басуы ягыннан чабып килгән ак күлмәкле малайны күреп алдылар.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07, 2019

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев