Логотип Казан Утлары
Повесть

КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы)

...Тоннельгә килеп керүгә, көтелмәгән хәлләр башланды. Тоннельдә һава җитми, басым түбән булу хәлне тагын да мөшкелләндерде. Машиналар бер-бер артлы сүнә башлады. Аларны кабат кабызу катлаулы эшкә әйләнде. Кабынганы кабына, кабынмый торганнары да бар. Тоннель тар, берничә урында «кесә»ләр ясалган, сүнеп калган машиналарны анда этеп-төртеп керткәнче сәгатьләр үтә.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

IV
...Филис хезмәт иткән частьны, тревога белән, егерме җиденче
декабрьдә, кичке сәгать өчләрдә күтәрделәр. Инде сәфәргә чыгу
планы күптән әзер, кат-кат аңлатылган, шуңа күрә юлга җыену озак
вакыт алды дип булмый. Колоннаның иң алдына капитан Мочалков
утырган БТР килеп басты. Бусы аңлашыла. Капитан оста йөртүче
санала, тимер башмаклы хәрби машинаның бозлавыкта таеп упкынга
очу куркынычы минималь дип әйтергә була. Мочалков янына,
пулемётчы сыйфатында сержант Хәбибҗанов утырды. Ул – үзбәк
егете, зирәк, акыллы, шушы якларда туып-үскән, рус телен яхшы
белә, таҗикча да ярыйсы сукалый. Юл буенда әфганнарның царандой,
безнеңчә әйтсәк, милиция постлары урнашкан. Тын алырга тукталган
чакларда алар белән сөйләшүләрне Хәбибҗанов алып барырга тиеш
иде.
Тауларда кышкы юл бигрәк тә куркыныч, тарлавыклар, үткелләр
аша үтә. Күп урыннарда ул тар, бер техникадан артык сыешлы түгел,
бозлавыклы юл әле түбән төшә, әле озынга сузылган ялыктыргыч тау
менүләр башлана. Кар көртләре юлны каплаган, аларны чистартасы
була. Тоташ тайгак, чак кына игътибарны югалтсаң, юл читенә чыгып,
упкынга очу куркынычы туып кына тора. Сәфәргә әзерләнгәндә болар
хакында мең кат кабатладылар, шушы сәгатьтән башлап барысын да
үз җилкәләрендә тоячак солдатлар.
Алар беренчеләр үк түгел. Кырыгынчы армиянең кайбер частьлары,
десантчылар сыйфатында, әфган җиренә кергән дә икән инде. Филис хезмәт иткән автобатальонга Әфганга кергән хәрбиләргә кирәкле
самолётлар өчен ягулык, гаскәрләргә тормыш итәр өчен кирәкле
әйберләр, төзелеш материаллары илтеп җиткерү бурычы куелды.
Шул ук вакытта бөркәүле кузовларга солдатлар утырган яңа «КамАЗ»
машиналары да шактый. Берьюлы йөздән артык машина кузгалырга
җыенды. Полк командиры подполковник Драганов колонна буйлап
чабулап йөри, аның артыннан унлап офицер теркелди. Командирның
машинасы бишенче булып урнашты. Аның позывное да «Бишенче»
иде. Һәр машинаның кабинасына бер офицер яки сержант кереп
урнашты. Филиснең «ЗИЛ-131» машинасына ягулык тутырылган
цистерна урнаштырылган. Ыргымлы кузгалышның (марш-бросок)
ахыргы ноктасын солдатлар тәгаен генә белмиләр иде. Баш миендә
шушы билгесезлек бөтерелә – кай якларга алып баралар аларны?
Соңгы вакытларда колакка кергәләгән Кабулгамы, Баһрамгамы?
Бәлки Гератка, бәлки Бишьелга төбәге саналган Пенжабка уктыр?
Офицерларны шушы сораулар ныграк борчый иде булса кирәк,
кузгалганчы, тәмәке көйрәтеп торган берничә офицер, кабина
тирәсенә елышып, шул хакта тел чарлап алдылар. Тик берсендә дә
тиешле информация юк иде, алар аптырашкан хәлдә, төпчекләрен
җилгә очырдылар да, үз машиналарына таралыштылар.
Драгановның әмеренә буйсынып, колонна әкрен генә юлга
кузгалды.
Филис яхшы белә, двигательләренең ышанычлы эшләвен тәэмин
итү өчен тизлек дөрес сайланган булырга тиеш – ким дигәндә сәгатенә
илле-алтмыш чакрым белән бару максатка ярашлы булыр иде дә,
әмма бу кадәр катлаулы, өйрәнмәгән юлда колоннаны сәгатенә ун-
унбиш чакрым тизлек белән генә алып барырга була икән. Рульдәге
солдатларга әмер килеп иреште – юлда фәкать күрсәтелгән тизлекне
генә тотарга кушылды. Понтон күперне кичеп, беренче кышлакка
кереп җиткәндә караңгы төшкән иде инде. Шулай булуга карамастан,
колоннаны царандой посты тирәсендә кулларына аллы-гөлле
чәчәкләр тоткан яшьләр каршы алды. Кыш көнендә каян чәчәкләр
тапканнар, бу кадәр шатлыклы йөзләр күрсәтеп, юлга кемнәр чыгып
баскан, гаскәриләр аптырашта иделәр...
Бормалы-сырмалы юлдан әкрен генә үрмәли торгач, икенче көнне
кичкә Саланг үткеленә якынлаштылар. Офицерларның телләреннән
төшмәгән, һәркайсы шөбһәләнеп көткән, дошманнар сагалап тору
мөмкинлеге булган тирәлек шушы үткелдән башлана иде инде.
Моннан берничә көн элек разведкага җибәрелгән зур булмаган совет
гаскәриләре колоннасына нәкъ менә Саланг үткелендә һөҗүм ясалган
иде. Һәлак булучылар бар. Иң үкенечлесе, совет гаскәриләренә
һөҗүм ясалганда, сакта торучы царандойлар качып, постларында
бикләнеп утырганнар. Хәтта үз гаскәриләренә әлеге һөҗүм турында хәбәр салмаганнар. Разведка төркеме үзебезнекеләргә хәбәр салып,
безнекеләр әфган гаскәриләре белән аңлашканчы күпме гомер үткәнен
чамаласаң, чәчләр үрә торырлык... Шуңа күрә егерме алтынчы
декабрьдә Саланг тирәсендәге барлык царандойларны постлардан
алып, тылга озаттылар, үткелне капитан Хабаров җитәкчелегендәге
десантчылар тулы контрольгә алды.
***
...Тоннельгә килеп керүгә, көтелмәгән хәлләр башланды. Тоннельдә
һава җитми, басым түбән булу хәлне тагын да мөшкелләндерде.
Машиналар бер-бер артлы сүнә башлады. Аларны кабат кабызу
катлаулы эшкә әйләнде. Кабынганы кабына, кабынмый торганнары
да бар. Тоннель тар, берничә урында «кесә»ләр ясалган, сүнеп калган
машиналарны анда этеп-төртеп керткәнче сәгатьләр үтә. Машиналарны
сүндермәскә кушалар, тоннель төтен, ис белән тулды. Гаскәриләрнең
йөзләренә ягулык корымы утырып, сүрән фонарь яктысында кара май
сылашкан битләрдә күзләре генә елтырап торды. Кайбер солдатлар ис
тиеп, һушларын югалта башлады. Офицерлар солдатларны йоклатмаска
тырышып, машинадан машинага чабышалар, сөрем-төтенгә болганып
тоннель буенча кычкыру-сүгенү тавышлары тарала.
Саланг үткеле йөз чакрымга сузыла, шуның өч чакрым чамасын
тоннель аша үтәсе. Моннан илле еллар элек ачылган тоннель, әлбәттә,
бу кадәр техниканы үткәрүне исәпкә алып төзелмәгән. Офицерлар
алда булачак хәлләрне күпме генә фаразлап маташсалар да, чын
хәлләр күпкә куркынычрак иде. Инде офицерлар да хәлсезләнеп,
төтен исенә агуланып егылалар. Ничек тә, паникага бирелмичә,
колоннаны бу капкыннан чыгарырга кирәк иде. Солдатларга
противогаз кияргә кушылды. Тик күбесенең противогазлары төтенне
үткәрә булып чыкты. Алар ныклап көйләнмәгән, монда исә көйләп
торырга мөмкинлек тә, вакыт та юк.
Филиснең башы әйләнә, укшыта, йокы баса. Кемнеңдер кычкыруы
еракта ниндидер томан аша саркып ишетелгән сыман. Кабинага
машинага «җаваплы» сыйфатында утырган сержант Ислаев йоклап
киткән.
Кабина ишегенә кемдер каты итеп сугып алды. Филис ишекне
ачып, аптыраган рәвештә каршысында торучыга карап тора башлады.
Кем икәнен танырлык түгел. Баш эшләми, күз күрми.
– Исмәгыйлев! Һушыңдамы син? – Капитан Мочалков тавышы
икән. Беренче машинаны калдырып, колонна уртасына ничек килеп
чыккан бу? Җитмәсә, шактый аңлаешлы тавыш белән сөйләнә әле. –
Синнән алдагы машина сүнеп калды, тиз генә бер хәл кылырга кирәк.
Озакласак, ярты колонна төтенгә тончыгып үләчәк.
Филис кабинадан сикереп төшеп, ун метрлар чамасы алдарак туктап калган машина янына килде. Йөртүче солдат тәгәрмәчкә
башын куеп, укшып азаплана. Аның колоннаның туктавында бер
эше дә юк сыман, үз хәле хәл.
Йөртүченең иңсәсенә нык кына кундырып алды Филис. Башкача
егетне һушка китереп булмый кебек.
– Трос кайда? Тиз генә тросны китер!
Йөртүче төпсез караш белән гырылдап алды.
– Артка, рамга уралган. Сүтеп аласы...
Мочалков белән Филис ашыга-ашыга тросны сүтеп, таккычка
эләктерделәр. Капитан Филискә кычкырды:
– Машинаны алгарак бир!
Филис кабинага ташланды. Сержант Ислаев утыргычка җәелеп
үк яткан, Филис кызулык белән аны читкәрәк алып, машинаны
артка бирде. Ул арада Мочалков тросны эләктереп, «кузгал!» дип
кычкырды.
Филис җансыз машинаны якындагы «кесә»гә кертеп, тросны
ычкындырды да, Мочалков янына килде.
– Иптәш капитан, йөртүчене монда калдырсак, тончыгып үләчәк
бит...
Мочалков, үзең кара дигәндәй, нидер әйтергә теләп, кулын өскә
күтәреп болгап алды да, сүз катмыйча, алга йөгерде.
Филис сүнгән машина кабинасыннан йөртүчене сөйрәп төшерде,
Ислаевны читкә этеп, үзенекенә кертеп салды. Ашыгып, әле эшләүдән
туктамаган машинасын сак кына кузгатып, алга үрмәләтте.
Тоннельдән чыккан солдатлар ис белән тәмам агуланган иделәр.
Күбесенә ярдәм кирәк булды. Алар белән мәшәләнеп ярты көн үтте.
Инде кузгалып, Вальян кышлагы тирәсендә үргә менгәндә,
капитан Мочалков үзләренә каршы томырылып килүче цистерналы
машинаны күреп өнсез калды. Йөртүчеләре әле генә һушка килә
башлаган машиналарга бу цистерна килеп бәрелеп, шартлау ясаса,
эш харап, колоннаны ялкын-ут чорнап, аннан исән чыгулары икеле
иде. Теге машина тизлеген киметү турында уйлап та карамый бугай,
җитмәсә, ул үрдән төшә, тизлекне киметергә маташса да, бу тайгак
юлда шофёр ни эшли ала? Озак уйлап торасы юк иде, капитан сержант
Хәбибҗановка: «Тотын!» дип кычкырырга һәм БТРны каршы килүче
машина юлына аркылы куярга өлгерде. Бер мәлгә каршыга килүче
машина кабинасында йөртүченең тәмам шашынган, уттай янган
күзләре чалынып алды. Башындагы чалмадан аерып була – рульдә
әфган кешесе иде. Ул, БТРның юлына каршы төшүен күреп, рульгә
капланды. Шул мәлдә машина БТРга килеп бәрелде, БТР упкынга
очты, ә цистерна салган машина кыяга килеп сыланып, тукталып
калды. Машинадан төтен-пар күтәрелде. Йөртүче кабинадан сикереп
төшеп, кулларын болгый-болгый кемгәдер, нидер аңлатырга маташып, кычкыра иде. Аңлашылганы шул – тормозы эшләми башлап, шушы
хәл килеп чыккан икән. Вальян – иң тирән упкыннардан санала,
берничә йөз метр тирәнлеккә очкан БТРның кара күләгәсе генә
шәйләнә иде. Әфганда беренче югалту иде бу. Башкаларны коткару
хакына һәлак булган капитан Мочалков белән сержант Хәбибҗанов
истәлегенә куелган гранит таш әле дә саклана торгандыр...
...Өч көннән колонна, Кабулны читтә калдырып, Баһрамга килеп
җитте. Хәрби аэродромда ягулыкны бушаткач, Филисләрнең полкын
Кабулга, җирле хөкүмәткә ярдәм итү өчен дип җибәрделәр.
Хатлар аша Филис беренче сыйныфтан аерылмаган, армиядә
ике якка озатылган дусты Илфар Фәрраховның да Әфганстанга
кергәнен белде. Ул һөҗүмче-десантчы отделение командиры, Пенжаб
тирәсендәге каты сугышта отделениесен атакага күтәргәндә, дошман
пулясы тиеп, 1980 елның август аенда һәлак булган. Бу хәбәрне
Филис авыр кичерде. Язмыш аны аяды, ул Әфганнан исән-имин
кайтып керде.
Йөртүче буларак рульдән төшеп, ял итәргә дә вакыты булмады
аның. Ышанычлы егет дип, гел бурыч йөкли тордылар. Саланг үткеле
аша ул уннарча мәртәбә үткәндер. Инде тәҗрибә тупланды. Тоннельгә
болай колоннага күпләп җыелган машиналарны кертми башладылар.
Машиналар арасындагы дистанция арттырылды, атнаның билгеле
көннәрендә чират билгеләнде. Каршы якка килүче машиналар
пост янында көтеп торалар иде. Тоннель эчендә ут көчәйтелде,
солдатлар противогазлар киеп кенә керә торган булдылар. «Кесәләр»
киңәйтелде. Каршы якка хәрәкәт итүче әфган машиналары ныклы
тикшерүгә алынды. Шул рәвешле йөзләрчә солдатның гомере
сакланып калынгандыр. Офицерлар, Саланг кичүендә фаҗигаләрне
киметү максатыннан, тәҗрибәле йөртүчеләрнең тәҗрибәләрен
башкаларга җиткерү белән дә шөгыльләнергә кирәклеген аңлап
алдылар. Шофёрларны өстәмә укыту-күнектерүгә игътибар артты.
Беренче колонна сафында барган Филис Исмәгыйлевнең киңәшләре,
фикерләре дә искә алынды. Кычкырып әйтмәсәләр дә, Филис күреп,
белеп торды, сүзләренең җилгә очмавына куанган чаклары була иде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев