Логотип Казан Утлары
Повесть

КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы)

Соңгы ике көнне аяк өстендә үткәрделәр дисәң дә була. Егерме бишенче декабрьдә, пыскаклап бозлы яңгыр яуган көндә һава-десант гаскәрләрен самолётлар белән әфган җиренә, Кабул тирәсендәге Баһрам шәһәрендәге хәрби аэродромга җибәрүләрен Филис үз күзе белән күрде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

III
Соңгы ике көнне аяк өстендә үткәрделәр дисәң дә була.
Егерме бишенче декабрьдә, пыскаклап бозлы яңгыр яуган көндә
һава-десант гаскәрләрен самолётлар белән әфган җиренә, Кабул
тирәсендәге Баһрам шәһәрендәге хәрби аэродромга җибәрүләрен
Филис үз күзе белән күрде. Ул самолётларга ягулык илтүче төркемдә
аэродромга берничә рейс ясады. Десантчылар фәрман бирелгәнен
көтеп, тулы сугышчан хәзерлектә аэропортның кысан бинасында
ике-өч көн яттылар. Очкычларга ягулык салуны күзәтчелек итүче
техник лейтенант, ниндидер ашыгыч йомыш белән, Филис янына
утырып Термездан читтәрәк урнашкан «Рус-кала»га кайтып килде.
Алар кире килгәндә десантчылар төялгән берничә очкыч һавага
күтәрелгән иде инде.
Лейтенант таулар ягына очып баручы самолётны карашы белән
озатып торганнан соң, иңрәүле тавыш белән:
– Башланды... – диде. Бу сүзләр аның иреннәреннән ирексездән
кысылып чыкты бугай.
Офицер, бу халәтен җиңеп, солдатка борылды. Аэропорт территориясенә җитәрәк, беренче шлагбаумны үтеп, тиешле урынга
килеп туктауга, кабинадан сикереп төште дә, уң кулын өскә күтәреп,
шофёр белән саубуллашкан хәрәкәт ясады. Ике-өч сүз әйтүне дә
кирәк тапты:
– Йә, солдат, Кабулда очрашканга кадәр! – дип, уйчан елмайды ул.
Эшнең шул тирәгә баруын егет үзе дә аңлый иде инде. Көннәр
күңелсез, кешеләре чытык йөзле, офицерлар каударлана, юктан гына
кабынып китүчәнгә әйләнделәр, тәнне бөрештерә торган дымсу,
суык һава, туктаусыз ачы җил сызгыра. Җилнең төсе бар монда –
соргылт комга уралып болганчык сурәткә кергән, тынга капланучан
себермә буран көн саен дивар-дуван тирәләренә көрт өя. Йортлар
шушы төссезлектән боегып, җиргә чүгеп беткән сыман тоела – аскы
катларның тәрәз төпләренә кадәр ком катыш бозга әверелә барган кар
өелгән. Кыш монда шулкадәр шыксыз, күңелсез, җанның бар дәртен
суыра. Тәнне талкый торган тоташ каралык. Их, барысына кул селтәп,
бер генә сәгатькә Әмәкәйнең ак кар баскан урамнары буйлап үтәргә
иде! Туган яклардагы әкрен генә яуган ак мамыктай йомшак карлар,
койма буйларын сарган ап-ак көртләр сагындыра, бөтен тәнгә шифа
булып таралучан рәхәт тирән салкынга ни җитә!
Әле Тоцкидагы өйрәнү частенда хезмәт иткәндә, взвод командиры,
ачылып китеп, бер әйтеп куйган иде:
– Тоцк «академиясен» үткән солдатларны, кагыйдә буларак, илдә
калдырмыйлар, «кардонның» теге ягына чыгару өчен әзерлиләр.
Филис әтисе дөнья күргән кеше, аңлар дип, хат язганда: «Монда
безне «киртәнең» теге ягына чыгарачаклар дигән сүзләр дә
ишетелгәли», – дип язган иде. Җавап хатында әтисе тагын да серлерәк
итеп: «Әгәр безнең әтәйләр кулларына мылтык тотып, җәяүләп
«барып кайткан» җирләр булса, начар булмас, улым. Ул якларда
тормыш бөтенләй башкача диләр, дөнья күреп кайтырсың», – дигән
сүзләр язып җибәргән иде. «Әтәйләр барып кайткан җирләрнең»
ни икәнен Филис яхшы төшенде – сүз Германия җирләре, фашист
гаскәрләрен тар-мар итеп, җиңү белән кайтулары хакында бара иде.
Германиягә җибәрсәләр, Филис үзе дә шат булыр иде дә, кеше ният
итә, Ходай ары илтә – илнең иң көньягындагы Термез дигән мәхшәр
каласына килеп капты бит әле. Ярый, кышны ничек тә түзәрләр,
җәйләрен монда эсселек иллешәр градуска җитә ди бит. Тын алмалы
түгел ди, утлы табага куырырга салган балык сыман хис итәләр ди
солдатлар үзләрен. Әтисенең шаярту катыш әйткән сүзләре истән
чыкмый: түзсәң – түз, чыдасаң – чыда... Сине кызгану, юатучы,
тамак чатнап кипкәндә чүмеч тутырып салкын чишмә суын китереп
бирергә атлыгып торган әниең дә юк монда. Түзсәң – түз, чыдасаң
– чыда... Вәссәлам! Телгә җор күршеләре Гайсәр абзыйның сүзләре
хәтердә яңарды: «Туда-сюда, вәссәлам, ауф фидер зейн!» Филиснең йөзенә елмаю таралды. Термездан авылга хатлар язып салгалый,
әмма мондагы хәлләр хакында ләм-мим – колакка киртләп куелган.
Күп күрсәң – күзсез, күп сөйләшсәң – телсез калачаксың. Армия
кануннары кырыс, аларны үтәү – мәҗбүри.
Соңгы атнадагы политзанятиедә капитан Мочалков әфган җирендә
солдатларның үз-үзләрен ничек тотарга тиешлеге хакында аңлатты.
Аның янәшәсендә тагын бер офицер бар иде. Майор погонлы бу
офицерның формасы башкачарак, хосусый бүлектән иде, ахры. Ул
Мочалковның һәр сүзен игътибар белән тыңлап, күңеленә салып
барган сыман. Шул ук вакытта солдатларга да текәлеп-текәлеп карап
ала – капитанның сүзләре боларга барып җитәме янәсе...
Мочалков сөйли бирә:
– Җәй көне Әфганстанның Герат шәһәрендә чуалышлар булып алган.
Совет хәрбиләренә, анда эшкә җибәрелгән техник хезмәткәрләргә
һөҗүмнәр ясалган. Әфган халкы Совет илен хөрмәт итә, аңа
ышана, үзен яклаучы дип таный. Совет иленә дустанә Әфганстан
хөкүмәте бар көчен туплап, Америка империалистларының мәкерле
эшчәнлегенә киртә куярга тырыша. Әмма империалистик көчләр
дә йоклап ятмый, белем ягыннан надан диярлек гади халыкның
башын әйләндереп, әфган җиренә алгарыш-прогресс алып килүче
яңарышка омтылучы яшь хөкүмәткә төрледән-төрле явызлыклар
эшләнә, үз халкына каршы көрәшүче дошман отрядлары барлыкка
килгән. Әфганның Кораллы Көчләре аларны әфган җиреннән себереп
түгәргә омтылыш ясый. Тик көчләр тигез түгел, әфган хөкүмәтенең
үтенечен искә алып, Совет иле тынычлык сөючән әфган халкына
ярдәм итәргә карар кабул иткән. Термездагы гаскәриләрнең дә
ярдәмчеләр сафында, әфган җиренә керүе бик мөмкин, әзер булып
торырга кирәк. Иң мөһиме, Әфган иленә кергәч, җирле халык белән
элемтә урнаштыру, алар кырын карарлык гамәлләр кылмау. Елмаеп,
ачык йөз белән сөйләшергә, матавыклы хәлләргә юлыксалар, шундук
офицерларга мөрәҗәгать итәргә, әфган дусларга яңа тормыш кору
эшендә һәрдаим булышырга, киң күңеллелек күрсәтергә кирәк
булачак. Шул ук вакытта аяк өсте йоклап та йөрү ярамый. Аларның
кайсы дус, кайсы дошман икәнен бер Ходай белә...
Мочалков сүзен тәмамлады. Бүлмәдә тынлык урнашты. Нотыкның
беткәнен көтеп торган майор, солдатларны тагын бер кат күздән
кичереп, Мочалковның кулын кысты да, ашыгып чыгып китте. Ачык
ишектән җил сызгырганы ишетелде, тимер ишеккә ком сибелеп,
тешкә тиярдәй тавыш чыгарып алды. Капитан маңгай тирен сөртеп,
арыган кыяфәт белән урындыкка утырды. Солдатлар күзләрен түбән
текәп, үз уйларына чумганнар иде. Мочалков янә торып басты.
– Иптәш солдатлар! Мондагы сүзләр сезнең күңелләрегезгә ныклап
кереп урнашкандыр дип уйлыйм, бер генә хәреф тә әлеге бүлмәдән чыгарга тиеш түгел. Хосусый бүлектән катнашкан офицерда сезнең
һәркайсыгызның исем-фамилиясе теркәлгән кәгазь бар. Юкка йөрми
алар…

***
Күпләр бүгенгә кадәр совет гаскәрләренең әфган җиренә керү
сәбәпләрен анык кына белеп бетермиләр. Бу хакта төрле чыганаклар
төрлечә сөйли. Берсендә бу коточкыч сугышны башлап җибәрүне
Брежнев җитәкчелегендәге политбюроның башбаштаклыгы дип
аңлаталар, икенчесендә бу бәрелеш котылгысыз иде диләр. Бүгенге
илдәшләргә исә аерма юк – кем ни сөйләсә, шул дөрес... Әфганстанда
ут эчендә йөреп, дусларын, сугышчан иптәшләрен югалткан, рухи
яктан да, физик яктан да сәламәтлеген какшатып, шушы көнгә кадәр
әлеге сугышның бәла-синдромыннан котыла алмаган солдатлар өчен
барыбер түгел шул. Аларга дөреслекне белү мөһим.
Бераз тарихка күз салыйк.
Дөньядагы иң ярлы илләрнең берсе булган Әфганстан 1919 елда
Аманулла хан җитәкчелегендә үзенең бәйсезлеген игълан итә.
Бөекбритания колониясе булган илдә азатлык өчен әфган-инглиз
сугышы кабына. Әфганнарның инглизләргә каршы өченче тапкыр
күтәрелеше була инде. Баштагы икесе коточкыч рәвештә бастырыла,
өченчесендә җиңү баш күтәрүчеләр ягында була, инглизләр илне
ташлап, качарга мәҗбүр ителәләр. Иң беренче көннәрдән үк
Әфганстанның яшь хөкүмәте Советлар җөмһүрияте белән элемтәләр
урнаштыра башлый.
Коммунистлар түнтәрелешеннән соң төзелгән Совет илен танучы
беренче ил Әфганстан була. Әмма Аманулла ханның омтылышлары
барып чыкмый, тагын илдә чуалышлар котыра – ханны инглизләр
ярдәме белән тәхеттән бәреп төшерәләр, 1929 елда совет иле, көч
ярдәмендә, Аманулланы кире тәхеткә кайтармакчы булып адым ясап
карый каравын, тик уңышка ирешә алмый. Советлар Союзы ничек
кенә булса да Әфганстанны үз канаты астына алырга тырыша – бу
стратегик мәсьәләгә әверелә. Әфган җирендә, тау-кыя араларындагы
хәрби нокталарда Совет иленә каршы көрәшүче басмачылар
яшеренеп ята. Алар көч туплау белән, кабат-кабат совет иле чиген
үтеп, таҗик, төрекмән, үзбәк якларына бәреп кереп, әлеге төбәктәге
тормышка зур зыян салалар, тагын да куркынычы – яшь егетләрне
үзләре белән куып алып китеп, каршылык төркемнәрен яңа көчләр
белән тулыландыра торалар. Шуңа күрә Әфганстанны «кулга алу»
совет хөкүмәтенең бурычы буларак санала.
1973 елда Әфганстан патшасы Заһир шаһ Италиягә визит ясый,
нәкъ шул вакытта шаһның якын туганы Мөхәммәт Дауд дәүләт
түнтәрелеше оештыра һәм Заһир шаһның тәхеттән бәреп төшерелүен хәбәр итеп, үзен дәүләт җитәкчесе дип игълан итә. Артта калган,
зурлап сөйләрлек бернинди сәнәгать предприятиеләре булмаган
аграр илдә Дауд төрле үзгәртеп корулар башлап карый, әмма ни
тәҗрибә юк, ни дини карашлар киртәсен үтеп чыгу мөмкин булмый,
социаль-икътисади халәт аяк-кулларны тәмам тышаулап ала. Илдәге
халыкның туксан проценттан артыгы укый-яза белми, наданлык соң
чиккә җиткән, кул сузып, ярдәм итәрлек дус илләр дә табылмый,
бу реформалар барысы да ярты юлга да җитмичә туктала. Илдә
коммунистик юнәлешкә йөз тоткан төркемнәр һәм кадими исламчы
яклылар арасында тирән упкын барлыкка килә. Дауд һаман үз
авторитар диктатурасын ныгытырга омтыла, илдә репрессияләр
көчәйгәннән-көчәя.
1978 елның апрелендә Дауд хакимияте бәреп төшерелә,
Даудның үзен, гаиләсен, якыннарын җәзалап үтерәләр. Әлеге
«Саур революциясе» дип аталган чираттагы түнтәрелештән соң
хакимияткә Әфганстанның халык-демократик фиркасы килә, фирка
илне Әфганстан Демократик Республикасы дип игълан итә. Яңа
хөкүмәт җиң сызганып үзгәртеп корулар башламакчы була, ләкин
исламчыларның көчле каршылыгына очрыйлар. Шул ук елны илдә
гражданнар сугышы башлана. Әфганстан хөкүмәте Совет иленә ярдәм
сорап мөрәҗәгать итә. Советлар Союзы Әфганстанга киңәшчеләр
җибәреп, хәлне төзәтергә омтылыш ясый. Әмма киңәшчеләр биргән
«акыл» белән генә ерак китеп булмаячагы көннән-көн ачыклана.
1979 ел Совет иле өчен катлаулы чор иде. Кытай белән үзара
мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе, Ирандагы түнтәрелеш, яңа Иран
хөкүмәтенең Совет иленә дошмани мөнәсәбәте, Америка белән
Мисырның үзара килешүе төзелә һәм, әлбәттә, әлеге килешү дә
СССРга каршы юнәлдерелгән иде, шул нигездә Әфганстанда оешкан
сугышчан исламчыларга заманча кораллар, инструкторлар белән
ярдәм итү көчәя. Көнбатыш Ауропа, гарәп илләренең күпчелеге
Советлар Союзына астыртын да, ачыктан-ачык та дустанә булмаган
мөнәсәбәттә торалар. Бөтен яктан каршы көчләр чолганышында
калган Совет иле Әфганстанны югалтмауны ил яшәеше өчен аеруча
мөһим бурыч итеп саный. Нефть «инәсендә» утырган Совет иле
өчен тагын бер аянычлы күренеш – ясалма рәвештә нефтьнең бәясен
кискен төшерүгә ирешәләр. Шул акчага җан асраган Советлар Союзы
икътисади бөлгенлек чигенә җитә.
1979 елның март аенда Герат шәһәрендә әфган хәрбиләренең
егерме меңлек гаскәре катнашында оештырылган, илгә ярдәмгә
җибәрелгән өч совет кешесе дә корбан булган фетнә-чуалышлардан
соң, Совет хөкүмәте Әфганстанга кораллы көчләр кертү турында
ныклы карарга килә. Оборона министры Дмитрий Устинов фәрманы
нигезендә, 103 нче гвардияче һава десанты дивизиясе гаскәрләрен Әфган җиренә кертергә хәзерлек башлана. Җәй айларында инде
совет киңәшчеләренең саны биш меңгә җиткерелә. Гадәттән тыш
һәм тулы вәкаләтле Илче итеп Татарстан өлкә комитетының беренче
секретаре булып егерме ел эшләү дәверендә, ил җитәкчелеге алдында
нефть чыгарудагы җиңүләре, атаклы нефтехимия, КАМАЗ заводлары,
авыл хуҗалыгындагы, төзелештәге уңышлары белән дан казанган
ышанычлы, нык куллы һәм дипломатиягә сәләтле Фикърәт Табеев
билгеләнә. Теге яклар да йоклап ятмый – коммунистик рухлы
хакимияттән качкан фанатик исламчылар Пакистан территориясендә
туплана, аларның сугышка яраклыларын Америка инструкторлары
хәрби хәрәкәт эшләренә өйрәтергә алыналар. Көчләр тулыланып
тора, үзләрен мөҗәһид (ислам дине өчен изге көрәшкә күтәрелгән
мөселман кешесе, җиһадчы) дип атаучы сугышчан төркемнәргә
Әфганстандагы репрессия, чуалышлардан куркучы, ил сәясәтеннән
риза булмаучы качаклар сафындагы ир-егетләр өстәлә тора. Кулына
корал тотып сугышучы гына түгел, җиһад өчен гаскәриләр тудыручы
хатын-кызлар, җиһадчыларны туйдыручы диһканнар, әлеге көрәшкә
ярдәм итүче укытучы, табиб – һәммәсе мөҗәһид булып санала.
Әфган илендә хакимият тотрыксызлыгы кискен борылыш ала.
1979 елның сентябрендә халык демократик фиркасе башында
торган Нур Мөхәммәд Тараки хөкүмәт җитәкчесе Хафизулла
Әминне хакимияттән куып чыгару турында карар кабул итә. Әмин
шундук «эшкә керешә», аның кушуы буенча Таракины кулга алып,
үтерәләр. Әмин бөтен илдә репрессив идарә урнаштыра. Җитмәсә,
аның кайчандыр Америка разведкасы белән булган элемтәләре дә
ачыклана. Сүздә Әмин Совет хөкүмәте белән дустанә мөнәсәбәтләр
турында лаф ора, гамәлдә, Совет иленә төп каршылык хәрәкәтенең
башында торучы Америкага, Пакистанга ярарга омтылышлар ясый
– Советлар Союзы алып барган сәясәткә каршы эшчәнлек җәелдерә.
Шул ук вакытта, каршылык хәрәкәтенең киң җәелүе үзен куркуга
да сала – әлеге вазгыятьтә хакимиятне кулда тота алмавын чамалап,
Әмин туктаусыз Әфганстанга совет гаскәрләрен кертүне сорый. Моны
Американың мәкерле коткысы – провокация дип тә, үзе оештырган
астыртын фетнә дип тә, хакимиятне саклап калу юлында акылын
җуяр хәлгә җиткән ил җитәкчесенең бәргәләнүе дип тә кабул итәргә
була. Якын Көнчыгышта Америка йогынтысы көннән-көн көчәйгәне
күзәтелә. Шундый шартларда СССР политбюросы яшерен карарга
килә – хөкүмәт, Әминне юк итеп, аның урынына, КГБ рәисе Юрий
Андропов тәкъдиме белән, Совет иле өчен муафыйк саналган Бабрак
Кармальне җитәкчелеккә утырту ниятен тормышка ашыруга керешә.
Әмин һаман гаскәрләр кертүне сорап мөрәҗәгать итә, шуны
«чаршау» итеп, политбюро декабрьнең урталарында Әфганстанга
«Чикләнгән совет гаскәрләрен» кертү турында карар кабул итә. Гаскәр кертүгә, илнең икътисади хәлен искә алып, ул вакытта Министрлар
Советы Рәисе булган Алексей Косыгин гына каршы килә. Каршы
төшүче Алексей Косыгин белән Леонид Брежнев арасы тәмам бозыла,
озакламый аны алыштыралар. Чыганакларга караганда, генераллар
һәм хөкүмәт эшлеклеләре Н.Огарков, С.Ахромеев, В.Варенников,
Е.Примаков, О.Богомоловлар да Әфганстанга гаскәр кертүне шулай
ук хупламый. Шулай булуга карамастан, партиядәге «үзәкләшкән
демократия» – «азчылыкның күпчелеккә буйсынуы» өскә чыга, егерме
бишенче декабрьдә кырыгынчы армия гаскәрләре Әфганстан җиренә
күпләп кертелә башлый. Егерме җиденче декабрьдә, кичке сәгать
җиделәр тулып киткәч, махсус гаскәриләр Әмин резиденциясенә
һөҗүм итеп, аны алалар. Һөҗүм вакытында Әмин үтерелә. Шул
ук төнне совет гаскәриләре сагында, моңарчы Совет илендә «зур
эшкә әзерләнеп», чынлыкта качып яткан Бабрак Кармаль, иленә
кайтарылып, Әфганстан хөкүмәте җитәкчесе итеп утыртыла.
Совет иле Әфганстан җирендә мөҗәһидләргә каршы ун елга
сузылган сугыш хәрәкәтләре башлап җибәрә. Бу сугыш ике илне дә
тәмам бөлгенлек чигенә китереп тери…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев