Логотип Казан Утлары
Повесть

Калымчы Җәүдәт (повесть)

Әбием күм-күк иреннәрен берчә ачып нәрсәдер әйтергә әйтә, берчә тирән-тирән итеп тын алырга чамалый. Коелып төштем, чөнки әбием күгәренеп катып бара. Нишләргә дә белмим, күз алдымда җан биреп ята түгелме?

Җәй. Төш вакыты. Рәхимсез эсселек. Ару-талуны белмәс чыркылдык чыпчыклар да, кояштан качып, кыек асларына кереп посканнар. Барча агач-үләннәр, эсседән әлсерәшеп, кояшка баш игәннәр. Тик су буендагы таллар һәм зирек агачлары гына, ә безгә барыбер дигәндәй, гамьсез. Әз генә җил иссә дә ярар иде. Үч иткән кебек, анысы да юк бит. Күктә бер болыт әсәре булса иде ичмаса.

Безнең, алты кешелек ремонт-төзүчеләр бригадасының, сыер абзарларын кышка әзерләп, төзәтеп йөргән көнебез. Әле менә эсседән һуш алынып, төшке ашны «үзләштереп», ял итеп ятабыз.

Джон белән Яшка, иренеп кенә сөйләшеп, күләгәдә утыралар. Улакларны ничегрәк урнаштыру турында гәпләшәләр, ахры. Джон да, Яшка да аларның чын исеме түгел, бу аларга тагылган кушамат кына. Чынлыкта, Джон ул – Фәнил, Фатыйх абзый малае. Аңа бу исемне яшьрәк чагында кызлар артыннан күп чапкан өчен колхоз рәисе Габделхак абзый таккан, диләр. Имеш, Фәнил эштә гел йокымсырап йөри икән.

– Син, энем, төне буе, Дон Жуан кебек, кунак кызлары артыннан чабасың да, көне буе аяк өсте йоклап йөрисең. Юньләп эшләмисең. Ташла бу гадәтеңне, – дип шелтәләгән колхоз рәисе.

Моны дүрт сыйныф белемле бригадир Оборот Гыйльми абзый да ишетеп калган, икенче көнне Фәнилне бар халык алдында, колхоз рәисенә охшатырга тырышып:

– Син энем, теге Джон кебек йөрмә. Төне буе чабасың да, көне буе йоклыйсың, – дип кабатлаган, имеш. Шул көннән башлап Фәнилгә Джон кушаматы ябышып калган.

Ә Яшка ул – Җәүдәт, Яшка дип күрше Тәтербаш авылы чувашлары кушкан. Яшка – безнең бригадада күптәннән инде, арабызда иң олысы һәм иң остасы. Балта-пычкы эшендә, гомумән, төзү-төзәтү дигән алыштыргысыз кеше. Белмәгән эше юк. Ә Айратның кушаматы икәү: Бройлер һәм Чорнапәр. Ул – авылда мулла вазифасын башкарган Динияр абзый улы. Бу кушамат аңа тулы гәүдәлегә күрә. Гәүдәсе тулы булуына карамастан, ул иң җитезе һәм безне эшкә әйдәләп кенә торучы бер тиктормас бәндә. Әле ул бер читтәрәк сузылып ятып йокы сүтә. Айрат үзенең кушаматын бик яратып бетерми, шуңа да без аны әтисенең кушаматы белән – Чорнапәр дип йөртәбез. Ә иң яше һәм мондый эшләрдә иң тәҗрибәсезе, иң хәйләсезе – Ришат. Аны безнең шабашниклар бригадасына әтисе Тимергали абзый китереп кушты. Урамда трай тибеп, эт сугарып йөрмәсен, өйдә тик ятканчы эшкә өйрәнсен, дип. Ришат та – бик тынгысыз малай. Эш ягыннан бигрәк тә. Ә менә теле бөтенләй ару-талуны белми. Әле тегесен, әле монысын сораша. Кыскасы, төбенә тоз коя. Һәм дә безнең бригада өчен бик кулай. Кушкан эшне җиренә җиткереп бик җитез башкара. Иң яше булганга, аны йә «тегесен эзлә», йә «монысын китер» дип йөгертәбез. Ул безнең ярдәмче-йомышчы малай. Әлегә кушаматы да юк. Минем янда «Алтмышлы», ягъни «Кабакбаш» Мәҗит ята. Аңа бу атаманы башы олы булганга биргәннәр. Бүрек-кепканың 62 нче үлчәмлесен генә кия ала.

Менә шулай итеп без, төзүче-төзәтүчеләр бригадасы, колхозның сыер абзарларын кышкылыкка әзерләп йөрибез. Халык телендә безне калымщиклар да, шабашниклар да диләр. Кайберләре «Әрмәнтрест» дип тә җиффәргәли.

Көндәгечә, Ришат үзенең төрле-төрле сораулары белән йә беребезнең, йә икенчебезнең теңкәсенә тия. Әле дә менә барыбызга да мөрәҗәгать итеп:

– Ә нигә безне калымщиклар дип атыйлар? – ди.

Ришатның соравын ишетеп, Джон белән Яшка бер мизгел тынып тордылар да, ишетмәмешкә салышып, яңадан улаклар турындагы әңгәмәне дәвам иттерделәр. Айрат-Чорнапәр, эләккәндә йоклап калыйм әле дигән кебек, бөтенләй хырылдап ук җибәрде. Күрәсең, бүген дә таң белән торып, сыер савып көтү кугандыр. Әнисе Зилә апа бу арада чирләбрәк тора, диделәр. Алтмышлы Мәҗит юри ишетми. Үзе белән алып килгән гәзитләрен укып ята. Мин дә тегенең соравын колагыма элмим. Тырышып-тырышып, бәләкәй кул пычкысын үткерлим һәм күңелемнән генә: «биредә ремонт эшләрен кайчанрак бетереп булыр икән», дип уйлыйм. Ришат – бик ныкыш егет. Теге соравын кабатлый. Шунда Алтмышлы Мәҗит:

– Син, энем, юк-бар сорау белән баш катырма. Мә, укы. Анда барысын да язалар, – дип, Ришатка кесәсеннән таушалып беткән гәзит чыгарып бирде.

Ришат һаман:

– Ун ел укый-укый мием череде инде, – дисә дә, гәзитне алып, караштыра башлады. Шулай да Мәҗитнең игътибарын җәлеп итә алганына шатланып, аңа якынрак күчеп утырды да үзенең баягы соравын тагын кабатлады:

– Мәҗит абый, нигә алай атаганнар да, нигә бүтән төрле түгел? – дип, ныкышыпмы-ныкыша.

Ришаттан котылып булмаячагын аңлады бугай Мәҗит:

– Например, ягъни мәсәлән, элек бездә кәләш алыр өчен кызның әти-әнисенә аерым хак – калым түләгәннәр. Ул кайчакны бик кыйммәт тә булган. Ә кайчак исем өчен генә түләгәннәр. Калым түләү йоласы Урта Азия халыкларында, ягъни мәсәлән, мөселман илләренең күбесендә әле дә бар.

Ришат, Мәҗитнең кармакка эләккәнен сизеп, үзенең сорауларын яудыра да башлады:

– Ә, Мәҗит абзый, син Сәвия апаны алганда, калым түләдеңме? Ә ничек танышып киттегез?

Мәҗит, бу хәйләкәр малайның эчке серләрне дә актарып тышка чыгартырга әзер икәнен аңлап алып, кырт кисте:

– Юк, мин түләмәдем. Безнең заманда андый нәрсә калмаган иде. Калым түгел, аякка юньле итек тә сатып алып булмый иде әле. Апаңны урлап кына алдым мин. Комачаулама. Әнә, укы гәзитеңне, – дип, алдында яткан гәзитне укырга кереште. Теге малайның сораулары бетмәгән икән:

– Ә нигә тагын шабашниклар дип тә атыйлар?

Ришатның сораулары Алтмышлы Мәҗитне тәмам ялыктырды шикелле. Ул бөтенләй читкә борылып утырды да тегеңә карамый гына:

– Инде, энем, монысын гүпчим белмим. Мөгаен, ул сүз безнеңчә түгелдер. Значит күп укыган, белсә ул беләдер, – ди.

Бу сүзе миңа кагыла инде. Туры килгәндә, кадалып алгалый шулай. Чөнки минем техникумга кереп тә азагына барып җитә алмаганны белә. Икенчедән, элек сөйләгәндә «значит» сүзен кыстырып сөйләргә яратканга бу сүз миңа кушамат булып тагылды. Ул сүзне әйтмичә сөйләшер өчен миңа күп көч салырга туры килде.

– Шабашка, шабашник сүзе «шабаш» сүзеннән. Шабаш ул – яһүдләрнең шимбәсе, ягъни эшләми ял итә торган көннәре. Хәтердә дә юк инде. Ә менә икенче төрле мәгънәсен ниндидер бер китаптан укыган идем. Юньсез кара көчләрнең бергә җыелып бәйрәм итеп киңәш кора торган җыелышлары шулай атала, – дип, үзалдыма сөйләнеп алдым. Һәммәсе дә тып-тын калып, бу тагын нәрсә әйтер икән дип көтә башладылар. Мин дәшмим. Тегеләр көтә. Тик Ришат кына түземсезләнеп:

– Кара көчләр кемнәр алар? – ди. Шунда Мәҗит үзенең белемен күрсәтергә тырышып:

– Кара көчләргә, энем, җен-пәриләр керә, белмәсәң, картәниеңнән кайтып сора, – диде дә, сүз бетте дигәнне аңлатып, үзенең гәзитләрен укырга тотынды. Хәзер миңа чират җитте шикелле. Чөнки Ришат минем янгарак елышып утырды.

– Ә ул җыенга кайчан җыелалар? Аны берәр кешенең күргәне бармы? – ди. Мин инде үземнең элекке ишеткәннәремне, укыганнарымны исемә төшерергә тырышып:

– Шабаш ул, энем, елның билгеле бер көнендә генә була. Аны шул җен-пәриләр белән бәйләнештә булган кешеләр, ягъни сихерчеләр генә белә. Анда албасты, убыр, җен-пәри һәм шайтаннар җыела. Бу шабашта алар киңәш коралар, тәҗрибә уртаклашалар. Шуннан соң үзләренең сихерләнгән эчемлекләрен эчеп, агулы үләннәрен тартып һәм шуларның майларын сөртенеп, исерешеп, оргия оештыралар, ягъни туй итәләр. Кем кемгә өйләнгәнен дә, кем кем белән йоклаганын да белмәссең. Әллә шайтан сихерче белән, әллә сихерче шул пәри-шайтаннар белән.

Ришатның күзләре кызыксынудан ялтырый ук башлады. Мин һаман тырыша-тырыша пычкы үткерлим. Бу хакта бүтән сүз куертып торырга уем юк. Моны сизеп, Ришат:

– Теге агулы үлән дигәннәре наркотиклардыр инде. Наркоманнар шуларны тартып-эчеп тилерә, диләр бит. Ә менә сезнең берәрегез шул наркотикны тартып караганыгыз бармы? – ди. – Кешегә ничегрәк тәэсир итә икән?

Мин ваемсыз гына:

– Юк, энем, юк. Андый-мондый юньсезлектән Алла сакласын. Хәзер тәмәкене ташлаганга да бер ун еллап була инде. Тәмәкесе дә, аракысы да кирәк нәрсә түгел. Сиңа дә рөхсәт итмим. Ул нәрсәләрне генә түгел, хәтта виносын да тәмләп карама, энем. Аны, юньле нәрсә булса, гарәпләр эчәр иде, – дим. Ну бу маңка малайны, тик сүз куертырга гына булсын.

– Аракы белән тәмәкесе ярый инде аның. Алама булса, хөкүмәт чыгармас иде. Менә берәр наркоманны күреп карасаң ярый. Ниндирәк булалар икән? Шәһәрдә алар тулып ята, диләр, – ди. Шунда Алтмышлы Мәҗит түзмәде, гәзитләрен читкә этәреп куйды да:

– Аның аракысы да, тәмәкесе дә шул наркотик кебек нәрсә инде. Берсе дә юньлегә алып бармый. Мин эчеп карадым инде. Фәтүәсен күрмәдем. Шушы тәмәкесен дә ташласам, котылыр идем, – диде. Мәҗит, чынлап та, элек бик эчте шул. Теләсә нәрсә эчкәннән ашказанында ниндидер чир барлыкка килгән. Чак адәм рәтенә кереп бара.

Шулчак Ришат кинәт кенә:

– Әйтәм, Яшка абзый запойга китсә туктый алмый. Караңгы төннәрдә дә аракы эзләп күрше авылга хәтле барып кайта, – дип әйтеп ташламасынмы! Бу инде Яшка абзыйның капкасына дегет буяуга тиң иде. Безнең сүзгә катнашмый баядан бирле колак кына салып утырган Яшка, борылып, Ришатка күзенең агы белән карап алды. Монысын Ришат күрмәде, Яшка белән Джонга арты белән утыра иде. Яшка авыр гына көрсенеп тамак кырды. Эчкән көне булса, ул бу маңка малайның сүзләренә колак та салмас иде. Бер өч-дүрт көн менә авызына да алганы юк.

Ришат әллә тәрбиясезлеге белән, әллә яшьлеге аркасында һаман шул наркотиклар тирәсендә сүз куертуыннан туктамыйча:

– Аракы наркотик түгел. Наркотик кулланганнар биш-алты ел гына яши, диләр. Укыганым бар. Көне-төне аракы эчкән Яшка абзыйга әнә бернәрсә дә булмый. Хәтта кыш көнендә былтыр салам эскерте төбендә дә йоклаган. Эчкән кешегә нәрсә булсын аңа! Юк, аракы наркотик түгел ул, – дип кабатлап әйтеп куйды. Җитмәсә, Яшка абзыйдан җөпләтергә теләп:

– Шулаймы, Яшка абзый? – дип тә өстәде. – Кайсыгызның наркотик кулланып караганы бар? Йә, әйтегез. Ул ниндирәк нәрсә була ул? – дип, һаман такылдавын белә үзе. Монысы инде чиктән ашты. Хәтта Джон да түзмәде, ачуланып һәм гадәтенчә, кыза башласа сакауланып, «р» хәрефен төшереп калдырып:

– Син нәссә, Ышшат туганым? Олы кеше туында шулай сөйлисең? Баламут. Әле син молокосос кынасың. Тәүдә Яшка абзыең кебек дөнья көтеп каа да, аның яшенә җит. Исә син. Баламут. Тимегали абзыйга әйтәм әле, сытыңны каезласын, – диде һәм тагы «баламут» дип кабатлап куйды. Тирә-як тып-тын калды. Яшканың гына авыр-авыр сулап көрсенеп куйганы тынлыкны тагын да шомлы, тагын да авыррак, газаплырак итеп тоярга мәҗбүр итә. Ришат та ләпелдәвеннән туктап, үзенең арттырыбрак җибәрүен аңлапмы, әллә Джонның кисәтүеннән шикләнепме, читкәрәк китеп утырды да күзләрен челт-челт йомып: «Мин нәрсә инде? Гаеп миндәмени?» дигән кебек, әле миңа, әле Мәҗиткә карап тора башлады. Без дәшмибез. Ә инде мин, Ришатны бөтенләй күрмәмешкә салышып, Яшка абзыйны күзәтәм. Абзыйның куллары ара-тирә калтырап китә. Ул аларны кая куярга белми, нәрсәдер эзләгәндәй, чалбар кесәләренә тыгылып ала. Гөнаһ өстендә тотылган кеше кебек беребезгә дә карамый. Ахырда түзмәде, дәшми-тынмый торып басты да якында гына аккан инешкә төшеп китте.

Джон Ришатны шелтәләвен дәвам иттереп:

– Ришат энем, карап торуга әйбәт кенә егеткә охшагансың да ул. Тик тозсыз син, баламут, – диде дә үләнгә сузылып ятты.

Һәркем үз уена батты. Мин яңадан пычкыга тотындым. Үзем Яшка турында уйлыйм. Ул күрше авыл кешесе, шунда туган, шунда үскән. Безнең авылга урта Азия якларыннан гаиләсе белән кайтты. Авылдагы бер иске өйне очсызга гына сатып алып, шуны тәртипкә китереп яши башлады. Берничә ел эчендә яңа өй торгызды. Тормыш иптәше Сәгыйдә апа гына, нишләптер, бик каты авырып, тиз арада дөнья куйды. Абзый салган өр-яңа йортның да, үзләре гаилә корып читтә яшәгән балаларының да игелеген күрә алмады, мәрхүмә. Элек Яшка авызына да капмаган аракыны. Апа үлгәннән соң гына эчә башлады шикелле.

Әнә Яшка абзыйның инештән менеп килгәне күренде. Ул ничектер картаеп, бәләкәйләнеп калгандай булса да, якынрак килгәч, чамалыйм: әле беләгендә көч-куәт сизелеп тора. Инешнең салкын суында юынып алган. Йөзе сафланып, кызыллык йөгергән. Килеп җиткәч, әле үләннәре дә тураерга өлгермәгән әүвәлге урынына барып утырды да еракка-еракка, офыкка карап тора башлады. Күзләре тулы моң, сагыш. Үзе бик җитди. Нәрсәдер уйлый. Бер нык кына көрсенеп алды. Күрәсең, Ришатның тозсыз сүзләренә хәтере калды шикелле.

Еракта, кайдадыр биектә-биектә тилгән баласының, әнисен юксынып, «пи...б...ик-ки...юк, пи...б...ик-ки...юк» дип елавы ишетелеп киткәли. Дөнья ничектер бөтенләй моңсуланып калды, күңелләргә ниндидер әйтеп бирә алмаслык авырлык кереп урнашты. Шунда Яшка абзый, барыбызны да аптыратып, ниндидер бер ят, карлыккан тавыш белән, мин әйтер идем, гыжылдаган-ышылдап торган тавыш белән:

– Шула-а-а..й,– дип сузып куйды. Әзрәк торгач: – Әйе. Хатыныннан аерылган, канаты каерылган. Ә канаты каерылган – теләсә дә оча алмый. Сөйгәненнән аерылган – теләсә дә коча алмый, – дип, рифмага китеребрәк әйтеп куйды да тынып калды. Сизелеп тора: нәрсәдер сөйләргә чамалый. Күрәсең, кайдан, нидән тотынырга гына белми. Бераз торгач, тагы: – Шула-а-а..й, – дип сузып куйды һәм, тамак кырып, сүз башлады: – Ул елны да җәй бик матур килде. Шофёр булып эшләп йөри идем. Шәп заманалар. Мортаза авылындагы Хаҗи абзый – силсәүиттә, Кунафин Габделхак абзый – колхозда рәис. Әйтәм бит, безнең «Искра» колхозының гөрләп торган чагы...

Без барыбыз да Яшка абзыйны тыңларга әзерләндек. Ә ул беребезгә дә карамый, беребезгә дә игътибар итмичә, аягына кигән кунычлы галошны салып читкә этәрде. Аннан җеп оекларын кояшка үлән өстенә җәйде. Әрекмән яфрагы өзеп, тирләгән аяк бармакларын шуның белән сөрткәләп алды. Уң аягының чалбар балагын өскәрәк күтәреп, аягындагы боҗра рәвешендә кызарыбрак торган, күптән төзәлгән җәрәхәт җөен кулы белән баскалап сыпырып, көлемсерәп куйды.

Безгә һаман игътибар итми, әйтерсең лә, үз-үзе белән сөйләшә. Балагын төшерде дә сүзен дәвам итте:

– Кич рейстан кайтып төшсәм, әни капка төбендә үк елап басып тора. Мин шөбһәләнеп әнидән сорыйм:

– Нәрсә булды, әни, нигә төсең качты? Нигә елыйсың? – дим. Әни:

– Улым, Ташкенттагы җизнәң үлеп киткән. Әле генә апаңның телеграммасы килеп төште, – ди. Нәрсә әйтергә дә белмим, әнине юатып тынычландырмакчы булам, әмма сүз таба алмыйм. Әни шунда яшь аралаш:

– Син, улым, иртәгә юлга чыгарсың инде. Җизнәңне җирләргә, аны соңгы юлга озатышырга беребезгә барырга кирәк булыр, – ди. Минем башка һаман бер юньле уй килми. Имән кебек ир-егет иде минем җизни, нәрсә булган? Нинди фаҗига? Әнинең кулында җилфердәп торган телеграмманы алып укыйм. Анда: «Ирем үлде. Әлфия» дип кенә язылган. Әлфия – ул безнең иң олы апа. Үзбәкстанда торалар. Телеграмманы тагын берничә кат укып, әйләндергәләп карадым да, әнигә:

– Мин хәзер, – дип, туп-туры колхоз рәисенә киттем. Ул эштән яңа гына кайткан булып чыкты. Ихатасында бит-кулын юып тора. Габделхак абзый өенә килеп мәшәкатьләгәнне бик яратып бетерми. Минем исәнләшүгә коры гына җавап бирде дә:

– Нәрсә булды? – ди. Мин:

– Җизни вафат булган. Шуны җирләргә барырга кирәк, – дим. Бу тәүдә:

– Бетмәс, кайда бару ди ул, – дип кырт кисте. Әллә бүтән уйлар белән мәшгуль иде, әллә минем әйткән барып җитми торды. Борылып китеп тә барды. Мин аптырарга да, нәрсә әйтергә дә, нәрсә уйларга да өлгермәдем. Ул да түгел, яңадан минем кырга килде дә йомшаграк итеп:

– Җизнәң кайда, Әмир авылындагысын әйтәсеңме? Мин аны кичә генә районда шәйләп алдым, йөгереп йөри иде әле ул, – ди.

– Юк, бу олы җизни. Үзбәкстандагысы, Әлфия апаның ире, – дим. Шунда гына Кунафин абзый бөтенләй йомшап:

– Алай икән, алай. Апаңны беләм. Әлфия безнең чама. Мәктәптә бер тирәдәрәк укыдык. Машинаңны инженер Эдуардка илтеп тапшыр. Иртәгә шофёр тапсын. Минем шофёр теге Тәтербаш Володькага бар, Эстәрлетамакка кадәр төшереп куйсын. Кунафин абый әйтте диген, – ди. Мин, эшнең болай уңай хәл ителүенә шатланып:

– Безгә Уфага аэропортка кадәр әйбәт булыр иде, Габделхак абзый, – дип, исеме белән дәшәм. Бу минем кулдан телеграмманы үрелеп алып, үзе укый, үзе:

– Эстәрлетамакка хәтле ни дә, аэропортка хәтле ни. Үзең әйтерсең, – диде дә, сүз бетте дигән кебек, телеграмманы кире сузды. Мин рәхмәтләр әйтеп чыгып киттем.

Хәлне күршедә генә үзләре гаилә корып яшәгән сеңелкәшләргә дә җиткердек. Сеңелкәш тә барырга булды. Шулай итеп, бар дөньяны кияү белән кодаларга калдырып, чыгып киттек.

Аэропортка килеп төшкәндә, төн уртасы иде.

– Самолёт бер сәгать элек кенә китте. Киләсе рейс алдагы атнада шушы көнне генә була, – дип, телеграмманы укып та тормый кире бирде дә кассир хатын, – атнасына бер генә рейс, – дип өстәп куйды.

Башка таяк белән суктылармыни. Шунда теге хатын тәрәзәсеннән үрелеп:

– Ташкент шәһәренә Уфа аша скорый поезд бар. Бүген иртән үтә. Өч көн дә узмас, Ташкентта булырсыз. Әле генә тимер юл вокзалына шалтыраттым, – дип, безне җанландырып җибәрде. Такси яллап, вокзалга юнәлдек.

Көч-хәл белән, ниһаять, без поездда китеп барабыз. Кәефне әйтеп торасы да түгел, бөтенләй юк. Мин тамбурда, бер-бер артлы тәмәке көйрәтәм, әни белән сеңелкәш ах та ух киләләр, берсеннән-берсе бәләкәй балалары белән тол калган апаны жәллиләр. Җизнине җирләргә өлгереп булмый инде. Өчесен, җидесен укытып, хәер-сәдакалар таратып, Коръән укытып кайтырбыз, ичмасам, дип, үзебезне үзебез тынычландырабыз.

Термез дигән шәһәрдә безнең поезд озак кына торып, чым-чыкыр балаларын иярткән әллә никадәр үзбәкләрне төяп, тагы алга кузгалды. Без барасы станса ерак кына булса да, әйберләрне җыештыргалап куйдык. Мин тамбурга тәмәке көйрәтергә чыктым. Ә тәмәке беткән. Берәрсеннән сорарга дип чамалыйм, юк. Үч иткән кебек, үзбәкләр тел астына сала торган тәмәке чәйни. Ул да булмый, поезд тагы бер стансага килеп туктады. Ун минут тора, диделәр. Мин дә перронга төштем. Исәп – аякларны язарга, тәмәке дә алырга. Бер киоскка бардым – бикле. Икенчесе дә эшләми булып чыкты. Перрон тулы халык. Тегесен-монысын саталар. Шунысы гаҗәп: сатучылар барысы да бала-чага. Тик тәмәке генә юк. Шунда йөргән берәүдән:

– Кайдан тартырга табарга була? – дип сорыйм. Ул чинар агачлары күләгәсендә утырган үзбәк картына күрсәтә. Карт янына килсәм, чәйни торган тәмәке сата булып чыкты. Алдындагы әрҗә өстенә төрле-төрлесен банкаларга салып куйган. Бабайдан урысчалап тәмәке сорыйм. Бабай аңламый, шуннан татарча сорарга мәҗбүр булдым. Әрҗә астыннан кыйммәтле тәмәкеләр чыгарып салды да, һәрберсенә төртеп, хакларын әйтә. Кыйммәтле, ягъни фильтрлы сигаретлар гына. Минем исә андыйларны җенем сөйми. Чүпрәк урап тарттың ни дә, фильтрлы тәмәке тарттың ни. Безгә бит, булгач-булгач, катырагы һәм төтене күбрәге булсын. Мин:

– Юк, бабай, безгә үзебезнекен бир. Гадирәген, суырган саен төтене катырак чыксын, – дим. Шунда бабай алан-йолан каранып алды да үзе утырган урындык астыннан биш бөртек тәмәке алып:

– Якшы, бик хуп, шәп, шәп,– дип, тәмәкесен мактарга тотынды.

Биш бөртек тәмәкегә берәр кап «Прибой» хакы түләп алдым. Алдым инде, тартасы килә бит. Кесәдә акча да барлыкка бар инде анысы. Җитмәсә, теге карт:

– Тагын кил, олан, иртәгә катырагын, яхшырагын алырсың, – ди. Спикүлән, шайтан алгыры. Башындагы чалмасы кыйшайгыры. Ни «Беломор» юк, ни «Прима» сигареты.

Ул да булмый, безнең поезд, кузгалабыз дигәнне аңлатып, сызгыртып алды да көчәнүдән дөбердәп тартышып куйды һәм җай гына кузгала башлады. Йөгереп барып үземнең вагонга утырдым. Әни белән сеңелкәш бәләкәй генә табын корганнар. Озакламый барып җитәргә тиешбез, шуңа да тамак ялгап алырга уйлаганнар. Ашап алгач, гадәт буенча, берәр сигарет көйрәтергә дип, тамбурга чыктым.

Сигаретны кабызып, бер-икене суырып җибәрүгә, әллә нәрсә булды. Аяклар көзән җыергандагы кебек тартышырга, баш әйләнеп укшытырга тотынды. Сумсадан шулай булгандыр дип, эчтән генә сумса сатучы малайны әрлим. Китте укшытып! Әйтерсең лә, бугаздан берәү буып тоткан. Баш әйләнә, күз аллары караңгыланып, тез буыннары йомшарып, гәүдәне тотмас хәлгә килде. Кайда ул тәмәке кайгысы, төтен ләззәте турында уйлау. Тарта башлаган сигаретны ташладым да, чак атлап, үземнең утырган урынны эзләп киттем. Әллә саташам, әллә төш күрәм. Тирә-яктан әллә нинди тавышлар ишетелә, кешеләр әллә нинди котсыз сыннар булып күренәләр. Алар, бер карасаң, кеше рәвешенә кереп, мине тынычландырырга, җитәкләп үземнең урынга алып барырга чамалыйлар, бер карасаң, җен рәвешенә кереп, мине тәмугка, әллә нинди упкыннарга өстериләр. Чәчләрем үрә торды, аска да җибәрдем шикелле. Курку әллә нинди кыргый шатлык белән алышынып, үз-үземне белештерми көлә-көлә, тыела алмый елап та җибәрәм.

– Мин әниең бит, мин әниең бит, әниең. Җәүдәт балам, нәрсә булды сиңа? Тукта, балам, кая барасың? Бу мин бит, әниең, – дип, берәү тарткалый. Зиһенем ачылып бетми. Минем җиңгә ябышкан берәү:

– Мин сеңелкәшең, – ди. Тавыш килгән якка карыйм. Юк, әнине дә, сеңелкәшне дә күрмим, алар урынына әллә нинди куркыныч, гарип җен-пәриләр генә күренә. Кемдер:

– Саф һавага алып чыгыгыз, саф һавага, – дип кычкыра. Мине берничә үзбәк тамбурга өстерәп алып чыктылар шикелле. Бит-колакларны угалыйлар, кайнар яшел чәй эчерергә чамалыйлар. Үтереп эчәсе һәм ашыйсы килә башлады. Бераздан үзбәкләрнең мине шелтәләгәннәрен чынлап торып аңлый башладым. Кәефем кырка үзгәрде, мине битарафлык биләп алды. Мыгырдый-мыгырдый үземнең купега кереп киттем. Тик һаман тынычланып бетмәгәнмен икән. Тагын үтереп тәмәке тартасы, төтен суырасы килә башлады. Мин үземчә үзбәк сумсасыннан агуландым дип уйлыйм. Һаман бу хәлләр теге бабай миңа саткан хикмәтле сигарет төтененнән икәнен уйлап җиткерә алмыйм. Әни, белгән догаларын укып, мине өшкерергә чамалый. Мин аларны тынычландырып:

– Бая ашаган сумсадан гына шулай булдым. Хәзер үтә ул, – дидем дә тагы һава суларга тамбурга чыктым. Чөнки җиңелчә генә укшыту һәм баш әйләнү үтеп бетмәгән. Чыксам, күзем бая үзем ташлаган тәмәке төпчегенә төште, каһәр суккыры. Ятамы ята, күз кыздырып. Житмәсә, һәрберсенә берәр кап «Прибой» хакы түләп сатып алдым. Жәл, яртылаш та тартылып бетмәгән сигарет. Комсызлык бит инде. Ничек итсә иттем, чит күзләр күренми, оялып торырга түгел. Үзем ташлаган сигарет. Кулларым калтырануын җиңеп, сигаретны кабызып, комсызланып, тиз-тиз төтен суырырга тотындым.

Бетте. Бүтән суырганмындырмы, юкмы? Анысын хәтерләмим. Мине коточкыч хис биләп алды. Калганы өзек-өзек куркыныч бер кино кебек кенә. Вагон тәрәзәсен нәрсә беләндер ватып, шуннан җәһәннәмгә, әллә кайда, бер томан кебек куе, күзгә сылашып торган караңгылыкка сикердем. Һәм шуның белән баста! – диде дә Яшка абзый, тынып калды.

Тирә-як тып-тын, без дә дәшмибез. Тик биектә-биектә, әллә кайда, тилгән балаларының алмаш-тилмәш сагышлы кычкырып куйганнары гына ишетелеп китә.

Ришат түземсезләнеп:

– Ул «басты» дигән сүз нәрсәне аңлата инде? – дип куйды. Шунда Джон «бу тынлыкны нигә боздың, юньсез», дигән кебек үрелеп, Ришатның кабыргасына төртеп алды да тегеңә күзләренең агын әйләндерде. Ришат, үз гаебен аңлаган көчек шикелле, читкә үк китеп утырды. Без барыбыз да аны күзләребез белән шелтәләп өтәбез. Ул моны сизеп, кызарынып-бүртенеп башын аска иде. Яшь шул әле, яшь, мәлгунь. Армиягә барырга да яше көзгә генә керә.

Җәүдәт абзый тамагын җиңелчә генә кыргалап:

– Баста, ул, улым, «бетте, нокта, точка» дигәнне аңлата. Нимесчә «капут» дигән сүз. Урысча «конец», менә шулай, белмәсәң, бел.

– Азактан гына, аны да әле Сәгыйдәнең әтисе, ягъни бабай аңлаткач кына белдем. Мин теге үзбәк бабаеннан тәмәке дип сатып алган сигарет наркотик булган икән. Әйтер идем, юньле әйбер түгел. Юк, бик тә алама нәрсә. Берүк тәмләп тә, хәтта кулыгызга да тотып карамагыз. Аллаһ хакы өчен дип әйтәм. Хәтта шуның белән шаярган кеше янында да тормагыз. Ул бит – егетләр, алама эш, алама гадәт, йогышлы чир белән бер. Мәсәлән грипп, үләт чире кебек. Яки менә дуңгыз абзарына кереп кенә чыгасың, ә исе нинди начар булып киемгә, тәнгә сеңә. Тәүдә киемгә, аннан тәнгә, аннан аңга-зиһенгә сеңеп, кешене кол итә.

Шуңа да, Ришат улым, наркоманны, алама кешене күрсәң, урап үт. Аламалыгы сиңа йокмасын. Әмма аламалык шулай йогышлы булган кебек, яхшылык та тирә-якка тиз тарала. Яхшы кеше кырында басып торсаң да, яхшылыгы сиңа сеңә, сиңә күчә. Умартачы кешедән бал, чәчкә исе килсә, яхшы кешенең дә яхшылыгы нур булып чәчелә, тирә-якка тарала. Улым, син «наркотик ничек була икән, тәмләп карарга иде», дигән сүзләрне сөйләү генә түгел, ул турыда уйларга да җирәнергә тиешсең. Акылың булса, нәтиҗә ясап, уйлап кара, улым, – диде дә тынып калды абзыебыз.

Беркавым дәшми торганнан соң, сүзен әллә кайдан башлаган кебек, мин әйтер идем, бөтенләй башка нәрсә турында сөйләгән кебек, җай гына дәвам итте:

– Уйлый алырлык хәлгә килгәндә, мин бер тар гына сукмактан китеп бара идем. Бараммы, барам. Әйтерсең лә, чөгендер басуыннан кайтып киләм. Тәүдә игътибарга алмаган идем, карасам, тирә-якта – биек-биек таулар. Ерактагыларының башлары болытларга тигән, түбәләрендә ялтырап ап-ак кар ята. Әйтерсең лә, чалма ураган, сакаллары җилгә тузган пәһлеван бабайлар намазга утырып, сәҗдәгә оеганнар. Зур-зур ташларны урый-урый, сукмак алга, каядыр билгесезлеккә чаба. Ерактагы тау битендә бәләкәй-бәләкәй иген басуларын чамалыйм. Анда-санда әз-мәз сарык-кәҗә, сыер көтүләре күренә.

Башымда бер юньле уй юк, атлап китеп барам шулай. Ташларга бәрелеп, аякларым авыртуын сизә башладым. Карасам, яланаякмын, табан асларым кабарып, чиләнеп чыккан. Авыртуга чыдый алмый җиргә утырдым да тирә-якка каранам. Кая китеп барам мин? Гомумән, минме соң ул? Әллә бер куркыныч саташу гынамы? Алай дияр идең, аяклар түзеп торгысыз итеп сызлый. Һичбернәрсә хәтерли дә, уйлый да алмыйм. Әйтерсең, мине икенче бер чит дөньяга илтеп ташлаганнар. Хет үтерсеннәр, үземнең кем икәнлегемне, кайдан килеп, кая китеп баруымны әйтә алмас идем. Баш түбәсенә эленгән кояш рәхимсез кыздырып, миемне бораулый. Аны да минем зиһенем кабул итәрлек хәлдә түгел, кояшка да аптырап карыйм. Киемнәр ертылып беткән. Өстә чак эләгеп торган ертык майка гына. Чалбарның тездән аскы өлеше теткәләнеп төшкән. Ерактагы теге тау бабайлар миңа аркаларын борып утырганнар да ап-ак болыт сакалларын җилдә җилфердәтәләр. Алар мине күрмиләр дә, миңа игътибар да итмиләр. Минем шул тау – бабайлардан эчәргә су сорап, кычкырып елап җибәрәсем килде.

Нәрсә эшләргә дә, кая барырга?! Ничек итсәм иттем, аякка басып, тирә-якка карыйм. Берничә чакрым алдарак агачлы бер уйсулык күренә, шул якка барырга уйладым. Юк, бер адым да атларлык түгел. Табан асларыма меңәрләгән энәләр китереп кададылармыни. Мин, авыртуга түзә алмый, киредән җиргә авам.

Болай күпме ятарга була? Нәрсәдер эшләргә кирәк бит. Ишеткәнем бар, кеше ризыксыз бер ай чамасы яши ала, ә сусыз атнадан артык тора алмый икән. Ә мин күпме йөргәнмендер дә, кайчан соңгы тапкыр су эчкәнмендер – белмим. Әллә кичә генә, әллә атна элек. Болай ятып булмый бит инде, киттем мүкәләп. Мүкәләп киттем дип, әйтүе генә рәхәт. Минем халәттә булып карамаган кеше моны аңламас та, белмәс тә...

Шунда Җәүдәт абзый, янында гына үсеп утырган әрекмән өзеп алдына җәйде дә аякларын яфраклар өстенә куйды.

– Шулай мүкәләп алга барам. Бер йөз метрлап барам да, аркама ятып, хәл алам, бераз барам да хәл алам. Күпмерәк барганмындыр, тезләр канап чыкты. Колакка кайсы яктандыр чылтырап су акканы ишетелде. Игътибарлабрак тыңласам, ишетелмәгән дә кебек. Мин инде нык сусаудан колагыма шулай ишетеләдер дип тә уйлый башладым. Ничек кенә булмасын, бу мине дәртләндереп җибәрде. Сизеп торам, тиз арада су эчмәсәм, мин бөтенләй егылачакмын. Тамак кипте, телне авыз эчендә әйләндереп алырлык түгел. Күзләрне йомганда, күз кабаклары, күз алмаларына ябышып, аларны кыра.

Су гөрелдәве ныграк ишетелә башлады. Минем сукмак уйсулыкка килеп чыкты. Су тавышы ныклап ишетелә, тик үзе генә күренми. Хәтта исе борынга килеп бәрелгән кебек булып китте. Курка калдым, сусаудан күземә күренә башладымы әллә, дип уйлыйм. Чынлап та, тавыш ап-ачык ишетелә, тик су үзе генә юк. Якындагы яр буенда карлыгачлар очканы күренә, алар мине күреп, ныграк чыркылдашырга тотынды. Шулай булгач, тавыш ялган булмаска тиеш. Бәрәкалла, ташлар астыннан агып ята түгелме соң су? Шулай шул. Мин, шатлыгымнан, «яшибез әле» дип кычкырып ук җибәрдем. Титаклап ташлар өстенә килеп мендем дә ташларны актарырга чамалыйм. Ә алар нинди әле, кузгата да алырлык түгел. Шоп-шомалар, берсеннән-берсе зурлар. Су миннән бер метр чамасы аста гына ага, ләкин тәмләп карарга һичбер әмәлен табармын димә. Эче куыш камыш, йә курай-мазар да күренми. Мин елап җибәрдем, тик күздән яшь дигән нәрсә чыкмады. Шулай да күзләрне ачып-йому җиңелләште.

Менә бездә нинди рәхәт! Бөтен дөнья ямь-яшел, дым-су җитәрлек. Нинди саф, салкын сулы инеш агып ята! – дип, Яшка абзый кулы белән ишарәләп куйды. – Күпме телисең, эч, юын, коен. Хөррият, оҗмах. Тик күпләр кадерен генә белмиләр. Шушы оҗмах сулары кебек суларның ярларына чүп-чар түгәбез, суын пычратабыз, – диде дә тагы тынып калды абзый.

– Бу ташлар астындагы елганың, мөгаен, өстәнрәк аккан җире дә бардыр, дип уйлыйм. Елганың башына таба киттем. Киттем ди сиңа, көтеп тор, һаман мүкәлим инде. Бөтен теләк – тик су, туйганчы су эчәргә. Шушы ташлар астыннан аккан елганың суын туйганчы эчеп, әрнегән аякларымны шул суга тыгып утырсам, үлсәм дә үкенмәс идем кебек.

Күрәсең, бу елга яз көнендә шаулап-гөрләп, ташлар өстеннән агадыр да, җәйге челләдә саегып, ташлар арасына кереп посадыр. Һәм мин, сусаудан акылын җуяр хәленә җиткән Алла колы, елгадан мәрхәмәт көтеп, алга мүкәлим. Кырда гына челтерәп су агып ята, ә эчеп булмый. Тора-бара күзгә камыш-күрәннәр ешрак чалына башлады. Сукмагыма игътибарлабрак карыйм. Юк, бернинди дә эз-фәлән күренми. Шулай да берничә урында кәҗә эзләренә охшаган уемнар ярылып ята. Ниһаять, алда уйсулык кебек җир башланды. Үләннәр дә сусыл һәм ямь-яшел. Мин һаман мүкәләвемне дәвам итәм. Бөтенләй хәл бетте, тик «алда су булырга тиеш» дигән уй гына мине һаман алга барырга, мең газаплар белән мүкәйләргә мәҗбүр итә. Сукмак, текә кыядан гына торган ярга терәлә язып, уңга, елгага таба борылды. Һава сафланып, җиләсләнеп китте. Ах, егетләр, нинди зур шатлык! Минем учларым дымлы баткакка килеп батты. Мин бу баткакка битемне куям, чиләнеп әрнегән табаннарым белән басам.

Каршыдагы кыяташның астагы ташлары арасыннан су саркып, күлләвек хасил иткән. Күрсәгез иде, егетләр, ничек шатланганны! Түзмәдем, тагын елап җибәрдем. Суга килеп капландым да, эчәм дә эчәм, эчәм дә эчәм. Ә суы соң, суы нинди, тешләрне сындырырлык салкын! Тик бераз шүрлим, чөнки ач кеше кинәт күп ашаса үлә, дигәнне ишеткәнем бар иде. Монда да шулай булмаса ярар иде дип уйлап алдым да эчүдән туктадым. Шулай да яңадан суга капланам. Тәмам сусыным канганчы эчтем.

Карыйм, кәҗә-сарык эзләре күренә. Ләмдә дә этнекеме, бүре эземе ярылып ята. Мөгаен, кыргый җәнлекләрдер. Кыргый җәнлекләр йөргәч, кешеләр яшәгән урын ерактыр, дигән уй кинәт кенә башымны ярып килеп керде. Су эчкәч, чүлмәк тә арурак пешерә башлады, ягъни башка юньлерәк уйлар килә. Ничек тә кешеләрне табарга кирәк дип уйлыйм. Беләсезме, башка бүтән уй кереп тә чыкмый. Поездда барганым да, әни белән сеңелкәш тә. Башта тик шул бер генә уй: су да, су иде бит. Хәзер кешеләрне генә табасым калды.

Аяк табаннарымның әрнүен басар өчен, аягымны суга тыгарга булдым. Уң аягымны тыккан гына идем, кинәт кенә әллә нәрсә булды. Мине ниндидер шом, курку биләп алды. Шулкадәр куркыныч. Тирә-якны күзләрем белән яшен тизлегендә айкап чыктым. Юк, ул-бу күренми. Кемдер бик нык күзәтә төсле тоелды миңа. Кузгалырга да куркып, башымны гына борып, үзем килгән сукмакны, ул-бу була калса дип, таш йә берәр агач кисәге эзләп тирә-якны, аяк асларын карыйм. Андый чакта үзегез беләсез бит, бер юньле нәрсә күзгә чалынса, ичмасам. Тезләрем ташларга бәрелеп актарылып, кансырап бетсә дә, әлеге минутта янымда үрелеп алырлык бер таш кисәге юк.

Куркуымны җиңеп, икенче аягымны да суга тыгып утырмакчы булып, аз гына кымшанган идем, янымда гына бер нәрсә калын тавыш белән ырылдап җибәрде дә яман итеп ысылдап куйды. Тавыш килгән якка ялт итеп баксам, бернәрсә дә күренми. Мин әйтерсең лә таш булып каттым. Тик аркадан гына ниндидер салкын бөҗәкләр йөгерешә. Шул мизгелдә генә күрәннәр арасыннан ике күзнең туп-туры миңа карап торганын шәйләдем. Нинди күзләр, малай! Чәчләр үрә басты, каз тәннәре калыкты. Теге аучы Газинурның иң зур этеннән берничә тапкыр зуррак бер ерткыч җанвар! Мине күзәтә! Хәзер мин дә ерткычтан күземне алмыйм. Гәүдәсен дә чамалап алдым. Юлбарыс булырга тиеш түгел бу дип уйлыйм. Алар бит Ерак Көнчыгышта һәм Һиндстанда гына яши. Шулай карашып торабыз бер-беребезгә. Шушы ерткычның ризыгы булыр өченме мин ничәмә чакрымнар мүкәләп килдем?.. Хәзер бу мине ботарлап ташлаячак, һавада үләксәләр эзләп очкан козгыннар калдыкларымны үзләренең азыгы итәчәк. Кычкырырга чамалыйм, куркудан тавышым бугазыма төер булып тыгылды. Нишләргә? Андый вакытта кискен хәрәкәт ясарга ярамаганлыгын ишеткәнем бар. Ә ерткыч койрыгы белән җиргә шап та шоп сугарга кереште. Күрәм, сыртларындагы йоннарын кабарткан, авызын зур ачып, миңа ырылдый, ысылдый. Казык тешләрен күрсәгез, малай, менә шушындый озынлыкта булыр, – дип, Яшка абзый имән бармагын күрсәтеп алды.

– Менә шул секундта, кая секунд, секундның ниндидер меңнән бер өлешендә башыма барып җитте: качарга, читкә сикерергә, югыйсә миңа – үлем! Бу уйны уйлап та бетермичә читкә сикердем. Әмма ерткыч җитезрәк булып чыкты. Ул да минем өскә ыргылып, тырнакларын батырып, сум итемне чалбар белән бергә аерып та төшерде. Гөрселдәп барып төштем дә аны-моны уйлап өлгермәдем, бар көчемне җыеп, торып йөгердем. Бер-ике адым сикерергә өлгердемме-юкмы, нәрсәдер аягыма китереп сукты да абынып егылдым. Һәм шул арада өстемә бер авыр нәрсә килеп төште. Мин һушымны югалтып караңгылыкка очтым.

Күпме ятканмындыр, дөресрәге, асылынып торганмындыр, белмим. Чөнки һушыма килгәндә, бер аягым өскә таба тарттырылып куелган, юньләп тын алырлык та түгел, күкрәк турымнан бер юан гына агач аркылы баскан иде. Шунда кинәт теге ерткыч җанварны күреп алдым. Җай гына бүрәнә астыннан шуып чыкмакчы булам, кайда ул! Селкенерлек тә түгел. Минем кузгалырга чамалаганны сизепме, ерткыч ырылдап ала да тагын йонлач койрыгын җиргә шапылдатырга тотына. Мин баштүбән асылынып торам дияргә була. Авыртуга түзә алмый, тешләрне кысып, ничек итсәм иттем, гәүдәне кыбырдата алдым. Ерткыч, шуны сизеп, минем өскә сикерде. Инде «беттем» дип күзләрне йомсам, ул сикергән урынында шапылдап җиргә килеп төште. Шунда гына абайладым: ул да нәрсәгәдер эләккән булып чыкты. Эчкә җылы йөгерде. Гомерем бар икән әле. Һәрхәлдә бу ерткыч мине өзгәләп, ботарлап ташлый алмаячак.

Менә шул минутта гына, ниһаять, үземнең кемлегем, әни белән сеңелкәшне ияртеп, Үзбәкстанга китеп барганым искә төште. Ә менә монда ничек итеп килеп чыгуымны һич хәтерли алмыйм. Мине төшенкелек биләп алды. Шушы тозакта үләргә туры килер микәнни дип уйлыйм. Боттагы җәрәхәттән шактый гына кан аккан, җитмәсә, һаман җайлап кына саркуын белә. Яра өстенә кара яу булып чебен җыелган. Көчсезлектән тешләремне шыгырдатып, тавышсыз гына елап җибәрдем. Бүрәнә астыннан чыгарга була, яткан җиремне кулларым белән тырнап казырга керештем. Юк, булдырып булмый, бер аяк өскә таба каерылып тарттырылып куелган. Түзеп тора алмаслык авыртудан һушымны югалтам. Белмим, күпме булгандыр бу хәл, тагы аңыма килеп, яткан урынымны казыйм, тагын һушымны җуям. Ничектер, камышлар кыштырдаганга яңадан зиһенем ачылып китте. «Ерткыч үзе генә булса ярар иде» дип, Аллага ялварам. Тагын берәр ерткыч була калса дип, аны куркытырга була, яман итеп кычкырып җибәрдем. Кеше-мазар булса, тавышымны ишетеп калыр дигән өмет тә бар. Кинәт кенә барча дөньяны яңгыратып нәрсәдер шартладымы, мылтыктан аттылармы? Шунда теге ерткыч яткан җиреннән бик усал ырлап, миңа ташланмасынмы! Ләкин, килеп җитәр-җитмәстән, шапылдап тәгәрәп килеп төште дә тынып калды. Яшен уты кебек зиһенемне ярып үткән коточкыч авыртудан тагы һушымны җуйдым.

Аңыма килгәндә, ниндидер ярымкараңгы бер өй эчендә ята идем. Түшәмдәге төннек кебек тишектән генә бераз яктылык төшә. Мин ниндидер лайлалы, юеш бер биләүгә төрелгәнмен. Борынга чи ит, кан исләре килеп бәрелде. Үтереп су эчәсе, ашыйсы килә. Торырга тырышып, теге лайлалы биләүдән чыгарга чамалыйм. Шулвакыт, күзләрне чагылдырып, ишек ачылып китте һәм олпат гәүдәле ике ир килеп керделәр. Яткан урын-җирем белән күтәреп, мине тышка алып чыктылар. Бөтен дөнья яп-якты, күзләр камаша. Үземнең йомшак тирегә төрелгән булуымны абайладым. Ирләр янына ап-ак сакаллы бер карт килеп басты. Кулы белән ишарәләп, мине тиредән чыгарырга кушты. Бөтен тәнемә ябышкан чи тирене җайлап куптарып алдылар. Анадан тума калуыма оялып, тәнемне кулларым белән каплап, яным белән әйләнәм. Алар ниндидер таныш булмаган телдә сөйләшә-сөйләшә мине карыйлар, яраларымны тикшерәләр. Шулай да аларның минем сөннәтле булуым һәм дә мөселман икәнем турында сөйләшүләрен чамаладым. Шуннан тегеләр гәүдәмнең билдән астагы өлешенә ап-ак җәймә яптылар. Теге аксакал өйрәтеп тора, бу ике ир тәнемне юеш чүпрәк белән сөртеп, җәрәхәтләремә ниндидер май сылыйлар. Шуннан мине чиста киемнәргә киендерделәр. Үземнең киенерлек тә хәлем юк, аларның ярдәменә мохтаҗмын. Бездәге келәт сымаграк җәйге өйгә алып кереп, шулпа белән сыйладылар, сарык итеннән иде, ахрысы. Чәйдән соң аксакал миңа касәгә салып ниндидер төнәтмә тоттырды. Бик үк тәмле булмаса да, эчеп куйдым. Эчеп бетерүгә башым җиңелчә генә әйләнеп китеп, авыраеп, йокыга чумдым.

Мине шулай атна чамасы дәвалап, адәм рәтенә керттеләр. Дәвалаучыларым минем белән сөйләшеп-сөйләшеп карыйлар, тик бер-беребезне аңламыйбыз. Шулай да чамаладым: мин тау барсына дип корылган тозак-капкынга эләккәнмен. Теге мине җәрәхәтләгән барс та шуларның берсенә эләккән. Тау барсының көч-куәте күчсен һәм тизрәк савыксын дип, мине шуның тиресенә төргәннәр. Күрәсең, ярдәме тиде, тиз арада аякка бастым. Таякка таянып, өй алдында йөри башладым, әз-әзләп тирә-як белән танышам. Авыл бик зур түгел. Тирә-ягы биек-биек таулар белән уратып алынган. Яссы түбәле йортлар барысы да биек балчык койма белән уратып алынган. Әйтерсең лә, бәләкәй генә ныгытма-кирмәннәр. Кайбер коймалар таштан. Ихаталарның күбесендә бакча, алмагач, груша үсеп утыра. Һәр йорт алдында диярлек йөзем куаклары һәм алар өйләрнең кыекларына кадәр үрләгәннәр.

Беркөнне шулай ихатада титаклап йөреп ятам. Йорт хуҗасының хатыны булса кирәк, олы яшьтәге апа, ниндидер бик моңлы көй көйли-көйли, йорт алдындагы тандыр дигән, җиргә чокып эшләнгән мичтә нәрсәдер пешереп булаша. Бәләкәй китмәнгә охшаш балта белән тал, корыган мамык куагы чыбыкларын кискәләп, теге мичкә яга башлады. Мин апа янына килеп, аңа ярдәмләшергә тотындым. Аяк авыртса да, кулда көч бар бит. Үзем чыбык-чабык тураклыйм, үзем апаның җырын тыңлыйм. Нинди көй дип тә әйтеп булмый, бик тә таныш. Безнеңчә, татарча көй бит бу. Ишеткәнем бар мондый көйне. Мин апаның җырлаганын тыңлыйм һәм үземнең туган якларны, әни-сеңелкәшләрне искә төшерәм. Ничек тә үземнең исән-имин икәнлегемне хәбәр итәргә иде дип уйлыйм. Менә апа җырлап бетерде дә, игътибар белән тыңлаганымны сизеп, елмаеп нәрсәдер сорый. Мин аңламыйм дип башымны чайкыйм да аңа татарча дәшәм. Урысча дәшкәләп карадым, юк, аңламыйм, ди. Тагын үзебезчә дәшәм. Тандырдагы утка күрсәтеп, «ут», «төтен» дигән булам. Камырга күрсәтеп «камыр», «он» дим, суга күрсәтеп «су» дим. Апам бераз уйланып торды да шатланып һәм мине шатландырып:

– Яхшы, яхшы, – дип кабатлап, миңа карап елмая. Һәм мине аптыратып, ап-ачык итеп: – Әни, әти, Ватан, Казан, – дип әйтеп салмасынмы! Мин «кемнәр болар?» дип уйлыйм. Һәрхәлдә, үзбәк түгелләр. Казанны белгәч, татарлардыр. Тик нишләп татарча белмиләр? Һәм мин дә, апага карап, үземә ымлап:

– Мин – татар, Казаннан, – дим һәм үземнең исемемне әйтәм.

Апа бүтән дәшмәде, нәрсәдер уйлап, сүзсез калды. Ничектер моңсуланып, күңелсезләнеп китте.

Мин шулай утын, чыбык-чабык ваклап бирәм, тегесен-монысын эшләшәм. Апаның исемен дә белдем – Сәгыйдә икән. Теге ике яшь таза ир аның олы балалары булып чыкты. Алар гаиләләре белән күрше генә яшиләр икән. Апа белән шулай икәүләшеп лыбырдашабыз. Шуннан ул үзләре яшәгән өйнең ачык ишегенә башын тыгып:

– Рәхимә! – дип кычкырды да килеп, тандыр авызына иелде. Өйдән ап-ак йөзле, кыйгач кашлы, сылу гәүдәле бер кыз килеп чыкты. Мине күреп, тиз генә йөзен яулык чите белән каплады. Күзләре генә ут булып елтырый. Битен яртылаш каплагач, ул тагын да чибәррәк, тагын да ымсындыргыч булып китте. Үз гомеремдә бу кадәр сылу кыз күргәнем юк иде. Күрәсең, Рәхимә – Сәгыйдә апаның кызы, чөнки алар бер-берсенә бик тә охшаган. Шулай бер мизгел бер-беребезгә карашып тордык. Мин кулларымны кая куярга белмим, кызарам. Өстемдәге киемнәр капчык кебек асылынып тора. Үземнекеләр кияргә бөтенләй яраксыз булып, теге ирләрнең яшьрәгенең киемнәренә чорналган идем. Алар чиста булсалар да, миңа зур. Бер хәерче бала кебек күренәмдер инде читтән.

Апа яңа гына пешеп чыккан сумсаларны озын саплы кашык белән алып табакка тутыра һәм Рәхимәгә нәрсәдер сөйли. Кыз апаны тыңлый, үзе утлы карашы белән мине яндырып-яндырып ала. Мин аңардан күземне ала алмыйм. Ул ачуланамы, елмаямы, әллә шыксыз киемнәремне күреп, миннән көләме? Белмәссең. Менә хәзер көлеп, пырхылдап җибәрә дип көтәм. Юк. Ул күзләре белән тагын бер өтеп алды да капкадан чыгып китте. Сәгыйдә апаның нәрсәдер дәшкәненнән һушыма килеп, кызарганымны күрсәтмәскә була, чыбыкларны утынлыкка ташый башладым. Апа коштабактагы сумсаларны өйгә алып кереп китте дә пешерергә әзерләгәннәрен күтәреп чыкты. Мин мич кырыена килеп, апаның аларны мич эченә ничек ябыштырганын карыйм. Чөнки бездә сумсага охшаган вак бәлешләрне әни олы мичтә пешерә торган иде. Сәгыйдә апа бик җитез кылана, сумсалар мич эченә ябышып та беттеләр. Апа минем аны бик игътибар белән күзәткәнне күреп, тагын нәрсәләрдер сораша, сөйли. Тик мин елмаеп, «әйе, әйе» дигән кебек, башымны гына кагам. Апа өйгә кереп китте. Үзем яшәп, йоклап йөргән җәйге алачыкның ишек төбендәге ташка барып утырдым. Теге тәмле сумсалар белән чәй эчәргә озакламый мине дә чакырачаклар. Уйларым әледән-әле Рәхимәгә әйләнеп кайта. Бүтән көннәрне дә ул сирәк-саяк кына күренеп киткәләде киткәләвен, тик ул чакта минең хәлләр шәптән түгел иде.

Күп тә үтми, Рәхимә бер бик карт әбине ияртеп кайтып та керде. Әби йөзем агачы күләгәсендәге урындыкка килеп утырды да, озак кына догалар укып, амин тотты. Сәгыйдә апа да аңа ияреп битен сыпыра. Мин дә, кулым белән битемнән ниндидер күренмәгән пәрдәне алып ташлаган кебек кыланып, амин тотам.

Гомумән, бик диндар кешеләр яши бу авылда, адым саен дога укыйлар да амин тоталар, биш вакыт намазны калдырмыйлар. Авыл дигәннән, монда авылны кышлак дип йөртәләр.

Әбием миңа бераз карап-карап торды да, кулы белән ишарәләп, мине үз янына чакырды. Үзе утырган урындыкның булмаган тузанын сыпырып алгандай итте дә кырына утырырга куша. Үзбәкчәләп минем кем булуымны, кайдан килүемне сорый. Исем-шәрифләремне әйтәм. Билгеле инде, үзбәкчә сөйләшә белмим, шулай да аңлыйм бераз. Шуңа да, әби дә мине аңлар дип, татарча сөйлим. Әбием ялт иттереп миңа карап алды да, ниндидер ят акцент белән, әмма бик дөрес итеп:

– Син, улым, татар милләтле адәм буласыңмы? – ди. Мин баш кагып:

– Әйе, – дим.

– Син Казан татарымы? – ди әбием, аптырап. Мин әйтер идем, әби ниндидер иске, үзе кебек картайган сүзләр белән сөйли.

– Юк, мин Башкортстан татарымын, – дим. Әбием тагын сүзсез калды да бераздан:

– Белмим, ишеткәнем дә юк, ул кай тирәдә, нинди җирләр? Пенза яклары түгелме? – ди. Мин инде бөтенләй аптырыйм. Ничек инде Башкортстан чаклы Башкортстанны белмиләр дип уйлыйм. Һәм «Уфа, Эстәрлетамак якларыннан мин» дип, тирә-яктагы шәһәрләрне санап киттем.

– Шулай язмыш, – дип авыр сулап куйды да әбием: – Бәләбәй еракмы? –ди. Мин инде шатланып:

– Ул кадәр түгел, барсаң, бер сәгатьлек юл булыр, – дим. Ә үзем «юк, бу үзбәк карчыгы булырга тиеш түгелдер, безнең якларны яхшы белә. Татар әбиседер», – дип уйлый башладым.

– Тирә-ягыңда нинди елга-сулар ага? – дип, әби һаман төпченә. Мин санап киттем:

– Дим, Ашкадар, Эстәрле, – дигән булам.

– Авылыңның исемен әйт, исемен, – ди әбием, учын колагына куеп, бөтенләй минем якка авышып. Аның бик ишетеп бетермәгәнен бая ук чамалап, тавышымны күтәреп сөйли башлагач, үзе үк колагын читкәрәк алды. Мин авылның исемен әйткәч, күзенә чыккан яшьләрен яулыгының очы белән сөрткәләп, кинәт кенә:

– Өршәк хәзер кипкәнмени, олан? – диде. Мин бераз гаҗәпләнеп һәм кыенсына биреп:

– Юк, – дим.

Әбием минем белән сөйләшүдән туктады да Сәгыйдә апага үзләренчә нәрсәдер әйтеп куйды. Апаның йөзендә аптырау да, кызыксыну да, хәтта берникадәр курку да бар иде.

Әби тагын минем якка колагын куеп сораша да сораша. Мин аның һәр соравына тулы итеп җавап бирергә тырышам. Бераздан Сәгыйдә апа барыбызны да өйгә чәй эчәргә чакырды. Бергәләшеп өйгә кердек. Безне бик бай табын каршы алды. Бу якларда табын түр якта идәндә әзерләнә. Элек бездә дә шулайрак иде анысы. Йә сәкедә, йә идәндә була торган иде. Күп тә үтми, мине коткарган ир – Сәгыйдә апаның олы улы да килеп керде. Табында ирләрдән без аның белән икәүбез. Миңа да тынычрак. Тик Рәхимә генә алгы бүлмәгә чыгып китте. Әби минем бу якларга ничек килеп чыгуым турында сораша. Машинадан торып калдым, дип алдаштырам. Миңа тимер юл стансасына, фәлән-фәлән поездга чыгарга кирәк, бер дә булмаса, якындагы автотрассага, дим. Берәрсе олы юлга чаклы чыгарса, әйбәт булыр иде, югыйсә менә бит, барска дип корган капкынга эләктем дип, җәрәхәтләнгән аякны күрсәтәм. Әбием, минем ак чүпрәк белән бәйләнгән аякка карап:

– Ходай насыйп итсә, төзәлер, балам, төзәлер, – диде дә нык кына көрсенеп дәвам итте: – Улым, бу сезнең илегез түгел, бу Әфганстан иле, – ди. Минем зиһенемә аның әйткәннәре барып җитми тора. Ул шуны чамалапмы, әллә үз-үзенәме: – Шулай, балам, бу – безнең ил түгел, бу чит Әфган иле, – дип кабатлап, тагын көрсенеп куйды.

Минем өскә бер чиләк бозлы су койдылармыни! Үзем дә сизмәстән котым очып:

– Ничек? Хәзер ни эшләргә? Ничек итеп кире кайтырга? – дип кычкырып җибәрдем.

Әбием:

– Курыкма, балам, курыкма, монда да әйбәт кешеләр яши. Озатып куярлар. Тик кайткач кына Себергә сөрмәсәләр үзеңне? – дип, шик белдереп, мине куркытып куйды.

Мин – комсомолец, колхозда иң алдынгы шофёрларның берсемен. Кышка партиягә керергә исәпләп йөри идем. Партком секретаре Рилаф абзый да: «Көзге эшләр бетүгә сине кандидат итеп алабыз. Тырышып кына эшлә, кара аны, мине хурлап, йөзгә кызыллык китермә», – дип кисәтеп куйган иде. Ә мин капиталистлар, басмачлар арасында яшәп ятам икән. Партиягә кандидат итеп алганда, анкеталарны ничек тутырырмын да, гомумән, кайтып булырмы әле, әбием әйткәнчә, кайткан көе төрмәгә ябып куймасалар. Минем баштан берсеннән-берсе шөбһәле, берсеннән-берсе ямьсезрәк уйлар йөгерешә.

Ничек бу бәладән исән-сау котылырга? Минем үз кайгым көчле, ә әбием үзе турында сөйли. Бәләбәйнең үзеннән булып чыкты. Революциягә кадәр үк сәүдәгәр әтисе бу яклардан кызыл тауар ташыган. Әбинең дә әтисенә ияреп, Кәшмиргә барганы булгалаган. Илдә гражданнар сугышы башлангач, монда торып калганнар. Бераз тынычлык урнашсын, тәртип булдырылгач, кире кайтырбыз әле, дип уйлаганнар. Менә шуннан бирле кайчан тәртип булыр икән дә, кайчан большевиклар бетәрләр икән, дип көтеп ятканнар. Эчтән генә: «Вәт буржуй-басмач, сволочьлар!» – дип уйлап куйдым.

Әбинең сөйләве буенча, Сәгыйдә апаларның әти-әниләре бөтенләй безнең күрше авылдан булып чыкты. Мин моңа шатланмыйм. Бүтән чак булса, кызыксынып, ничек алай да, ничек болай дип, сорашып туймас идем. Күрше генә авылдан булгач, нишләп татарча сөйләшә дә белмиләр? Хәтта безнеңчә аңламыйлар да... Сәгыйдә апаның әтисе авыл мулласы булган. Утызынчы елны, төрле маҗара-михнәтләр күреп, шушы җәһәннәм читенә килеп урнаша алганнар. Еллар тынычланып, дөньялар иминләнгәч, кире кайтырга исәпләре булса да, хыяллары барып чыкмаган. Чөнки совет властена ышанып, кире кайтканнарны йә атканнар, йә булмаса Себер сөргәннәр.

Әби шулай сөйләде дә сөйләде. Елашып та алалар. Көн шулай тегеләрнең сөйләгәннәрен тыңлап, елаганнарын күреп үтте дисәм дә була. Ә бит минем үз кайгым хәтәр. Эчемдә ут яна. Моннан тизрәк табанны ялтырату ягын карарга кирәк. Тик кайсы якка? Юлны белмим. Географияне хәтерләргә тырышып карыйм. Әфганстан безнең илдән көньякта урнашкан урнашуын. Шулай булгач, миңа төньякка сыпыртырга кирәк. Тик төньякта теге кар чалмалы тау-бабайларының сыртлары гына ялтырый. Һәм алар миңа мәңге мондый биек таулар күрмәгән кешегә, куркыныч һәм шомлы булып күренә. Әбидән, җаен туры китереп: «Бүген нинди көн?» – дип сорыйм.

– Сәфәр аеның шул-шул көне һәм бүген атнаның чишәмбе көне, – дип җаваплый ул.

Бернәрсә дә аңламый:

– Алай икән, – дип кенә куя алдым.

Мин икенче көнне дә кәефсез идем. Теге кортка бүген дә килде, дөресрәге, Сәгыйдә апа тагы Рәхимәне җибәреп чакыртып алды. Тагы шулай әби белән сөйләшәбез. Ул җайлап-җайлап минем кылларны тартып карый. Гаиләм, балаларым барлыгы, юклыгы турында сораша. Һәм мине чынлап торып монда калырга үгетли үк башлады.

– Син, олан, аптырама аларның безнеңчә белмәүләренә. Туган телләрен белмәсәләр дә, алар – татарлар. Аларның татарлыклары каннарында, йөрәкләрендә. Рәхимәне үзеңә кәләш итеп әйттерербез. Аларны татарчага өйрәтерсең. Мондагы татар балаларын үзебезчә укытырсың. Татарлар бар әле ул, күрше кышлакта да хәтсез генә. Бутирәдәге татарлар барысы да хәлле, җитеш яшиләр, – дип, мине кодалапмы кодалый. Күңелгә коткы сала, басмачлар коткысы. Кайда ул, миндә тик моннан тизрәк исән чакта таярга кирәк дигән уй гына. Комсомолец илен сатмый, кайтам, и бетте! Минем бөтен уем – тик әни, сеңелкәш, ага-туганнарда һәм моннан җаен туры китереп качу гына. Күрәсең, моны сизеп, әбием үкенечле тавыш белән:

– Ярар, олан, дөрес уйлыйсың. Туган илдән, туган җирдән аерылып яшәүдән дә зур кайгы, олы бәхетсезлек юк. Яхшы булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип әйтмәсләр иде, балакай. Иртәгеләргә сине чик буена кадәр озатып куярлар. Хафаланма, улым, – дип тынычландыргач кына, миңа әзрәк хәл керде. Күңелем тынычланып, йөрәк үз урынына утырды шикелле. Югыйсә, әбиемнең кичә үгетләвеннән төнлә йоклый да алмадым.

Чынлап та, берничә көннән мине чик буена алып килделәр. Билгеле инде, ат белән. Мине озатучыларның берсе Рәхимәнең олы агасы булып, икенче юлдашым – күрше авылдан, үзебезчә вата-җимерә, үзбәкчә кушып сөйләшкән яшь кенә бер татар егете иде. Юл тузанына сызгалап, кай җирдәнрәк һәм ничегрәк үзебезнең якка чыгарга өйрәтәләр.

– Без бүтән бармыйбыз, хәзер үзең дә кайтып җитә аласың. Чөнки безнең чик буенда йөргәнне күрсәләр, үзеңә авырга туры киләчәк. Тотып алулары ихтимал, – дип аңлаталар. Теге үсмер татар егете миннән барысын да сораша, белергә тырыша. Кешеләрнең ничек киенгәннәреннән алып, нәрсә ашаганнарына чаклы төпченә. Мин аңлатам, җентекле җавап бирергә тырышам.

Көн кичкә авышты. Елгага кадәр байтак кына атларга туры килде. Елга шактый киң һәм ургып ага икән. Тегеләр биргән кәҗә тиресенә тәүдә өреп тын тутырдым. Аны кайсылай тунап, ничек шулай тын чыкмаслык итеп ясаганнардыр инде, аптырарсың бу көнчыгыш халыкларына. Менә шул кәҗә тиресенә киемнәремне бәйләп һәм шуңа тотынып хәл ала-ала, йөзеп-агып дигәндәй, көчкә үзебезнең якка чыктым.

Чәнечкеле тимерчыбыкның исеме генә. Кайбер урыннарда астан өзелгән. Иң курыкканым шул: тимер чыбыкка электр тогы җибәрмәгән булсалар ярар иде. Юк, ток сукмады. Тәүдә юеш камыш белән төртеп карадым, алай-болай дерелдәтмиме дип. Сизелмәде. Шуннан гына батырчылык иттем. Алда тип-тигез итеп сөрелгән җир арасы ята. Аны инде үзем дә беләм ничек үтәргә. Әрем, дөя чәнечкеләрен учмага җыйдым да шуның белән себереп, эземне тигезләп бардым. Моның белән генә бетмәгән икән әле, алда тагы бер кат чәнечкеле тимерчыбык сузылган. Монысында тишек-тилем юк. Ярый әле тегеләр биргән чапан бар, шул чапанны тегенең өстенә ябып чыктым. Югыйсә, барча киемем ертылып, теткәләнеп бетә иде.

Чыгуын чыктым, тик хәзер кайсы якка барырга? Әкияттәге кебек. Уңгамы, сулгамы, әллә булмаса турыгамы, дигәндәй. Иң яхшысы – тизрәк чик буеннан ераккарак сыптырырга кирәк инде, һәм мин туп-туры алга киттем.

Әйтәм бит, анда караңгы тиз төшә дип. Төн. Күзгә төртсәң дә, бернәрсә күрмәссең. Сәрмәнеп, аяк астын чак шәйләп барам. Күпмедер баргач, бөтенләй буталдым. Дөресрәге, адаштым шикелле. Теге чәнечкеле тимерчыбыкка киләм дә чыгам, киләм дә чыгам. Шәфәкъ кызарып, таулар күзгә чалына башлагач кына, көнчыгышны чамалап, төньякка юл алдым. Ике көн шулай тау-таш арасында адашып йөргәч, ниһаять, тимер юл тасмасына килеп чыктым. Ни булса шул булыр дип киттем тимер юл буйлап. Теге якка да, мин бара торган якка табан да поездлар үткәләде үткәләвен. Машина түгел шул, кул күтәреп кенә туктатып утырып китәргә. Озак бардым. Юлга алган көлчә-түгәрәк ипиләр, итләр күптән бетте. Су да калмады. Ниһаять, арып-талып, инде бүтән барырга хәлем дә, теләгем дә калмаганда, еракта, таулар итәгендә көтү йөргәнне күреп алдым. Таулар ул турыга караганда гына якын төсле. Бара-бара һушларым алынды. Мин көтүгә таба барам, ә көтү җайлап кына алга үрмәли. Кич җитүгә көтүчеләр янына чак барып җиттем. Ике яшь кенә үсмер, унике-унөч яшьләрдә булырлар, көтү көтеп йөриләр. Күреп торам: миннән шикләнәләр болар. Тегеләрдән су сорыйм, су китереп бирделәр. Мине юньләп аңламыйлар. Уфа кайда дип сорыйм, баш кына чайкыйлар. Белмиләр. Москва кайда, дим. Алар төньяк-көнбатышка күрсәтәләр. Мин җиргә төртеп күрсәтәм. Русияме, дим. Болар тагын:

– Юк, – дип баш селкиләр. Минем тагын кот очты. Тагын адашып, кире теге якка, Әфганстанга чыгып киттем микәнни инде дип уйлыйм. Һәм курка калып тегеләрдән:

– Әфганстанмы? – дим. Юк, имеш. Башка бөтенләй шик төште, җаным табанга китте дисәм дә, дөрес булыр. Әллә, мин әйтәм, Иран җиренә барып чыктыммы икән дип уйлый башлаган идем. Теге үсмерләрнең олырагы: «Үзбәкстон бу. Үзбәкстон җире» дип аңлатырга керешкәч, шатлыктан көлеп үк җибәрдем. Күзләремә яшь эленде. Ниһаять, мин үзебезнең илдә. Теге көтүчеләргә ияреп киттем. Алар сарыкларын төнлеккә туплауга ябалар икән. Төнне көтүче малайлар белән үткәрдем. Мине тәмле яшел чәй һәм эремчек белән сыйладылар. Бик туклыклы һәм тәмле нәрсә икән.

Икенче көнне иртән көтүче малайлар янына ишәккә атланып, үзбәк бабае килде. Ул малайларга ризык, чәй-шикәр китереп китә икән. Күрәм, бабай да миңа шикләнеп карый. Кем булуымны, кайдан килүемне сораштыра. Ә мин үз чиратымда теге мин барасы стансаның кайда икәнлеген белешәм. Бабай:

– Һай, олан, ул әллә кайда, ерак, – дип, бөтенләй икенче якны күрсәтә.

Бабайга ияреп, ул торган кышлакка киттем. Юлдашым юл буена юньләп сөйләшмәде дә. Бабай атланган ишәк артыннан йөгерә-атлый чак өлгереп ияреп барам. Ишәк болай җитез хайван икән, лерт-лерт йөгертә генә.

Кышлакта бабай мине биек, юан-юан чинар агачларына ышыкланып утырган кәнсәләр йортына алып килде. Буйлы-буйлы чапаннар кигән берничә үзбәк басып тора. Бездәге кебек инде, берсе килә, берсе китә дигәндәй. Кәнсәләр кырыннан гына аккан арык читендә берничә ир-ат тәмәке көйрәтәләр, насвай чәйнәгәннәре дә бар. Үзара кычкырып-кычкырып бәхәсләшәләр. Бабай ишәгеннән төшүгә, безне сәламләп, тынып калдылар. Барысы да миңа текәлгәннәр. Мине энә күзеннән үткәрәләр. Бабай:

– Стансага машина барырга тиеш, мин белеп чыгыйм, – дип, кәнсәләргә кереп китте.

Ә мин, теге тәмәке көйрәтүчеләрне күрү белән, ишарә белән генә тартырга сорыйм. Берсе шикләнеп кенә булса да миңа тәмәке, шырпы суза. «Прима» иде, әле дә яхшы хәтерлим. Шулай да поезддагы теге хәл яңадан кабатланмасмы дип куркам. Үзбәкнең биргән тәмәкесен иснәп, кулда әйләндереп-әйләндереп карыйм. Юк, таныш исе килә. Түзмәдем, кабызып, төтен суырам. О, егетләр, нинди бәхет, нинди ләззәт... Ә бит тәмәке тартмаганга өч атнамы, артыгракмы вакыт узгандыр. Башларым әйләнеп китте. Мин анысыннан да бигрәк, теге хәл кабатланудан куркып, тәмәкене сүндердем. Уйлыйм: «Юк, дим, тартуны ташларга кирәк, булмый болай». Ул да түгел, кәнсәләр тәрәзәсе ачылып, берничә баш мине кызыксынып күзәтә башладылар. Менә бабай килеп чыкты да бик җитди итеп:

– Хәзер, олан, стансага машина бара. Юллама һәм башка кәгазьләр алырга барыбер монда, кәнсәләргә килә, – ди. – Чак кына көт, бер ун-унбиш минут, – диде дә яныма ук килеп утырды. Кәнсәләрдән тагы берничә таза-таза үзбәк чыгып, минем алга килеп басты. Хәл-әхвәл сорашалар. Алар үзбәкчә, мин татарча. Ничауа гына аңлашабыз шунда. Аңлашылмаган җирдә урысча да сүзләр кушылып китә. Тик урысча алар бик начар аңлыйлар. Урысча минеке дә бик шәп түгел түгеллеген. Ярый инде шунда, безнең кебек авыл кешеләренә.

Табигать, һава торышы турында, уратып-уратып булса да, кайда, кем булып эшләвемне, кайсы якта яшәгәнемне сораштыралар. Мин сөйлим, тегеләр тыңлый. Көлешеп тә алабыз. Дусларча әңгәмә инде. Тик мин сизенәм, малай, боларда ниндидер яшерен киеренкелек тоела. Миңа ышанмыйлар. «Әйдә, әйдә, чарла телеңне, әйләндер сүз тегермәнен», дип уйлаганнары сизелеп тора.

Чынлап та, бер унбиш минут та үтмәгәндер, борылыштан бөркәүле «алтмыш алтылы ГАЗ» күренде. Аның артыннан «УАЗ» машинасы да җилдерә. Кызу киләләр болар. Берәрсен таптамасалар ярар иде, дип уйлап та өлгермәдем, картым теге үзбәк ирләренә нәрсәдер әйтүе булды – шалт-ялт, дөмдер-дөмбер мине теге әзмәвердәй таза үзбәкләр җиргә сугып та ектылар, бөгәрләп тә салдылар. Кая, нәрсә уйларга да өлгермәдем, егетләр. Һич ялгансыз, малай, берничәсе өскә үк менеп атланды. Аяк-кулларны үзләренең буйлы-буйлы билбаулары белән шакарып, суярга салынган сарык шикелле бәйләп тә куйдылар. Теге машиналардан бер көтү солдат автоматларын шалтыратып килеп тә төштеләр, уратып та алдылар. Ялтырап торган хром итек кигән капитан «УАЗ» машинасыннан үз бәһасен белеп кенә төште. Мин моны үземне уратып алган үзбәкләр, солдатларның аяклары арасыннан карап ятам. Ул минем янга килү белән аяклар, капитанга юл биреп, ике якка тезелеп басты. Теге офицер, бик тә катгый калын тавыш белән:

– Кто такой? – ди.

Мин үземнең кем икәнемне әйтергә маташам. Тел әйләнми. Шунда гына чамаладым – кайсыдыр үзенең тирдән каешланып беткән сасы түбәтәен дыңгычлап авызга тыккан. Кычкырып карыйм, кайда ул, чак тын алып ятам. Чөнки ару гына биргәләгәннәр, ахры, борын да каный икән әле, җитмәсә. Шунда офицер:

– Аңлашыла, – диде. – Связать!

Мин һаман үземнең гадилек белән уйлыйм: «кая бәйлисең инде моннан да артыгын. Чорнап ташлаган йомгактан да болайрак бәйләделәр бит». Ә алай түгел икән шул. Янда гына торган солдат чалбар кесәсеннән кап-кара чүпрәк чыгарды да минем күзләрне бәйләп тә куйды. Күзләрем сытылып чыга дип торам. Аннан кулларымны артка каерып, богау салдылар. Шуннан китте шау-шу. Кем ничек сугып еккан да, кем ничек аяк чалган – берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә мактанышырга тотындылар. Бер үзбәкчә, бер вата-сындыра урысча. Ишетеп ятам: бабай белән офицер кәнсәләргә кереп киттеләр. Күрәсең, бабайдан сорау алыргадыр. Бераздан кире чыктылар, бабайны олылап, рәхмәтләр әйтәләр. Тирә-яктагы үзбәкләргә дә рәхмәтләр әйтелде. Капитан дәвам итеп:

– Хөрмәтле дехканнар! Чик бозучы дошманны, империалистлар лазутчигын, куркыныч шпионны тотуда ярдәм күрсәткәнегез өчен сезгә чик сакчылары зур рәхмәт белдерә. Без бу диверсант-шпионны инде ничәнче тәүлек эзәрлеклибез. Ниһаять, ул безнең кулда. Җәзасын алыр, явыз. Империалистлар белеп торсын. Аларның СССРга каршы оештырылган һәрбер явыз провокациясе лаеклы җәзасын алыр. Мөгезләрен сындырырбыз.

Иптәшләр! Яшәсен халыклар дуслыгы! Яшәсен дехканнар белән чик сакчыларының бердәмлеге! Урра, иптәшләр! – дип, кыска гына нотык тотты. Солдатларга кушылып, үзбәкләр дә «урра» кычкырдылар.

Шулай итеп, мине, хәзер шпион, империалистлар лазутчигын, машина әрҗәсенә салып, каядыр алып китеп баралар. Машина даңгыр-доңгыр сикерә. Аның саен минем баш тимер идәнгә бәрелә. Мин түзәм. Үземне тынычландырырга тырышам. Тикшерерләр, белешмәләр алырлар. Кем икәнлегемне ачыкларлар да җибәрерләр. Машина идәненнән тузан күтәрелә, борынга тузан керә. Ярый әле авыздагы түбәтәйне алганнар, бөтенләй тончыгырга калыр иде. Тын алулары авыр. Җитмәсә, кысып бәйләүдән күз алмалары шартлар чиккә җитеп башны авырттыра да, түзеп торгысыз булып, миемнең әллә нинди бер ноктасына килеп бәрелә. Юньләп уйлый да, селкенә дә алмыйм. Кайчан бетә инде бу тәмуг? Кайчан бетә инде бу сызланулар?

Машина шып туктады. Мине капчык кебек алып, җиргә очырдылар. Якадан тартып, аякка бастырдылар да каядыр алып кереп киттеләр. Коридор иде шикелле, күздәге тукыманы чиштеләр. Атларга кушалар. Тик мин бернәрсә дә күрмим. Сукырайдым дип котларым алынды. Җитмәсә:

– Әйдә, атла, – дип, урысча каты гына сүгенеп, җилкә тамырыма ямап та алдылар. Мин абына-сөртенә атлап киттем.

– Ул якка түгел, уңга борыл! – дип җикеренде берсе. Шунда нәрсәгәдер абынып егылдым. Кемдер эчкә китереп типте:

– Кара син аны, сволочь. Чикне бозып чыкканда, бер дә егылмаган, әле килеп кыланып яткан була!

Ничек җитте – шулай торырга чамалыйм. Ишек ачылып китте, мине этеп бер бүлмәгә кертеп җибәрделәр. Алдымда торган урындыкка абынып егылдым. Көчле куллар мине тагы тартып торгыздылар, маңгайга пистолет китереп терәделәр. Бөтенләй таныш булмаган тавыш:

– Ничәү идегез? Кайда калганнарыгыз? – ди.

– Мин берүзем. Адашып китеп шулай булды. Күп эчелгән, – дип, баштан үткән маҗараларны аракыга сылтый башладым.

Минем сүзләрне тыңлаучы да юк. Теге, пистолеты белән авызга ук кереп китеп, авызны каера. Пистолет икәнен чамаладым инде. Мылтык мае солдат хезмәтеннән үк таныш. Этеп-төртеп, ниндидер бер бүлмәгә кертеп яптылар. Камера иде, ахры. Артка каерылган кулларны алга богауладылар. Күзләр ару гына шәйләп, әйберләрне аера башлады. Әйбер диюем стенага йозаклап куелган карават. Шуннан башка нәрсә юк. Тып-тын. Утырыр идең, теге тимер нәрсәкәй стенага йозаклы. Аптырап, почмакка барып чүгәләдем. Тимер рәшәткәле бәләкәй генә тәрәзә, аның бер өлгесе кителеп төшкән, тыштагы чыпчыклар чыркылдашканы да гүелдәп, машина-мазар үткәне генә ишетелеп куя. Камера эче суык. Миләрне куырырлык эсседән соң тәнгә рәхәт булып тора.

Озакламый бер солдат белән милиционер килеп, мине каядыр алып киттеләр. Иң тәүдә бер бүлмәгә кертеп юынырга куштылар. Куллар богаулы килеш кенә краннан су агызып юынам. Хәл кереп китте. Рәхәтләнеп су эчеп алдым. Чүпрәк белән битне сөрттерделәр. Өстемнән пычрак-тузаннарны каккалагач, бинаның өске катына алып менеп киттеләр. Ишегенә «Тикшерүче» дип язылган, зур тәрәзәләре шулай ук рәшәткәле якты бүлмәгә алып керделәр. Өстәлдән шактый ерак кына арага идәнгә ныклап беркетелгән урындыкка утырттылар. Чәчләренә көмеш йөгергән олы гына яшьтәге бер абзый утыра өстәл артында. Колхозның баш бухгалтеры Гыймади абзыйга охшабрак торган бер бәндә инде. Кергән көе урысча исәнләшәм. Сизеп торам: минем алдагы язмышым шушы абзый кулында. Бу нәрсәдер яза да яза. Миңа күзлегенең өстеннән генә карап алды да тагын язарга тотынды. Күрәсең, исәнләшүе шулай. Мине алып кергәннәргә күтәрелеп карамыйча гына кулы белән ишарәләп чыгарга кушты. Тагы бераз язышкач, бик игътибарлап, ике кулына тотып, ручкасын карарга кереште. Бармаклары арасында әйләндерепме әйләндерә, әйтерсең дә яңа гына күргән. Һәм миңа карамый гына:

– Тәк, шулай итеп, без русча да сукалыйбызмы? – ди. Мин кыюсыз гына:

– Әзрәк, – дим. Шуннан гына теге миңа карап:

– Йә, сөйләгез, нишләп чик бозып, безнең якка чыктыгыз? Нинди күрсәтмәләр белән, нәрсәләр алып чыктыгыз? Кем күрсәтмәсе белән йөрисез? Гомумән, сез кем? Сөйләгез! Чын күңелдән сөйләп, безгә ярдәм итсәгез, яхшырак булыр. Ул очракта җәзасы да ул кадәр каты булмас, – ди.

Мин тотлыга-тотлыга, каушавымнан һәм нык дулкынлануымнан ниндидер үземә таныш булмаган чит тавыш белән, урысчаны ватып-җимереп сөйләп киттем. Үземнең кем булуым, кайдан килүем, җизнинең вафаты турында телеграмма алуым, өчәүләп юлга чыгуыбыз, ничек тамбурда бер үзбәк белән аракы эчүебез, тәмәке сатып алып тартканнан соң, зиһенем томанланып, бернәрсә дә белерлек хәлдә булмыйча поезддан төшеп калуымны һәм адашып, чик буена барып чыгуымны сөйләдем. Барыбер аракыны кыстырдым. Чөнки наркотик кушылган тәмәке тартканнан кешенең ул кадәр үзен-үзе белмәслек хәлгә килеп, ахмакланып миңгерәүләнгәне башыма сыеп бетми иде ул вакытта. Тик Сәгыйдә апа һәм уллары турында ләм-мим. Көтүчеләр янында булдым да тау башыннан егылып төшкәндә, агач ботакларына сыдырылдым дип сөйләдем. Әзрәк арулангач, көтүчеләр үзләренең киемнәрен кидереп, шул якка бар, синең торган-яшәгән җирең шул якта, шул якка таба юл тот дип җибәрделәр, дидем. Алдадым. Чөнки чын күңелдән ярдәм итеп тәрбияләп терелткән милләттәшләремә минем аркада авырлык килүеннән курыктым.

Тикшерүче мине бик дикъкать белән тыңлады, бүлдермәде. Мин сөйләп бетергәч, кәгазь-каләм китереп тоттырды да, бер як читтә торган тәгәрмәчле авыр гына тумбочканы минем алга этәреп:

– Яз! Миңа нәрсәләр дип алдадың, барысын да түкми-чәчми яз. Бик ятышлы килеп чыга әкиятең. Карап карарбыз. Иртәгә нәрсә дип су коярсың икән? Теге яктан да, бу яктан да сине күреп белүчеләрне алдыңа китереп бастырсак, – диде дә өстәлдә яткан бер кочак гәзит-журналларны укырга тотынды.

Мине шулай көн саен тикшерүчегә йөртәләр. Кайчакны икешәр-өчәр тапкыр. Куркытып та алалар, әрләп тә ташлыйлар. Юхалап-юхалап, төрле нәрсәләр вәгъдә иткән булалар. Шулай ун көнләп җәфаладылар. Әйтүе генә җиңел. Андагы кичерешләр, андагы куркулар! Иң курыкканым «кире Әфганстанга чыгарып ташлыйбыз» дигәч булды. Ләкин барыбер «ныклап тикшерерләр, барысын да ачыкларлар һәм азат итәрләр» дигән уем беркайчан да башымнан чыкмады.

Азактан гына белдем: минем кем икәнемне ачыклар өчен тәүдә Мәскәүгә сорау җибәргәннәр. Ә Мәскәү – Уфага. Уфа, билгеле инде, безнең силсәүит Хаҗи абзыйга һәм колхоз рәисе Кунафин Габделхак абзыйга. Ярый әле алар: «Дөрес, фәлән фәләнов җизнәсе үлде дип, телеграмма алды. Ул шунда китте. Һаман юк әле», – дип язып җибәргәннәр. «Ышанычлы комсомолец, алдынгы колхозчы» дип өстәргә дә онытмаганнар. Ул гына да түгел, апа белән мәрхүм җизни яшәгән кышлакка барып, әни белән сеңелкәштән һәм ападан да сорау алганнар. Төрле маҗаралар белән бу мәхшәрдән чак котылдым, туганнар. Әллә ничә урынга, кайда булганымны сөйләп йөрмәскә сүз бирдертеп, гомумән, телемне теш артында тотарга тиешлегем турында имзамны куйдырттылар.

Җизнинең кырыгына гына барып кердем апаларга. Ә әниләр инде мине тере килеш күрүдән бөтенләй ваз кичкән булганнар. Әнинең чигә чәчләренә чаклы агарып чыккан, ябыгып, бәләкәйләнеп калган. Шул тәмәке тартырга яратуым аркасында нинди михнәт-маҗараларга талып, якын туганнарыма, бигрәк тә әниемә күпме авырлыклар, кайгылар китердем бит. Юньсезлек инде, юньсезлек. Шуннан бирле авызга тәмәке алганым юк. Төпчеген күрсәм дә, йөрәкләрем әллә нишләп китә. Менә, туган, ул тәмәке тарту нәрсәләргә җиткерде мине, – дип, Яшка абзый Ришатка үзенең моңсу да, бер үк вакытта ничектер шелтәле дә карашын төбәде. Без шулай әсәрләнеп, Яшка абзыйның башыннан үткәннәрен, һәркем үзенчә күз алдына китереп, уйланып, дәшми генә утырабыз. Көн кызуы сүрелсә дә, беребез дә эшкә кузгалырга теләк белдерми. Яшерен генә ышаныч белән, абзый бу бик мавыктыргыч хикәясен дәвам итсә ярар иде дип көтәбез. Ләкин Яшка абзый дәшми. Шулай хәтсез генә утыргач, ул тамак кырып куйды да:

– Әйдәгез, эшкә, егетләр. Җәүдәт абзыегызның башыннан үткәннәрен тагы бер ай тыңласагыз да бетми, – дип, безне эшкә өнди башлады. Без дәшми генә утыра бирәбез. Мин инде үзем, шабашниклар бригадасының җитәкчесе буларак:

– Ярар, абзый, булмаса, бүгенгә эш торып торыр. Бүре түгел, урманга качмас. Барыбер иртәгә кирпеч белән цемент вәгъдә итмиләр. Булмаса, калган өлешен дә сөйләп бетер инде, – диюне кулай күрдем. Барысы да миннән шушы сүзләрне көткәннәр, ахры, җиңел сулап куйдылар. Һәм барыбыз берьюлы, биш пар күз, «йә абзый, көттермә инде, дәвамы ничек? Ә аннан соң нәрсә булды?» дигән сораулы карашларыбызны абзыйга төбәдек. Аның иреннәрендә ниндидер көлемсерәү чалымнары чагылып китте, уң кулын чебен-черки кугандагы кебек селтәп, ярар инде, дигән кебегрәк:

– Әййй... – дип сузыбрак куйды. Безнең карашлардан бөрешебрәк киткән кебек булды. Ялангач аякларына карап алды да «ярар, сөйләсәм сөйлим инде» дигән кебек кулын тагы болгап алды һәм салмак кына итеп: – Күрәсең, минем шулай бер ай югалып торуым әнигә нык тәэсир иткәндер инде. Бер-ике көннән бөтенләй түшәккә ятты. Ничек кенә кыен булса да, әнине апа янында калдырып, авылга сеңелкәш белән генә кайтып кердек. Мин яңадан үз эшемдә эшли башладым. Хаҗи абзый белән Габделхак абзый гына бер көнне идарәгә чакыртып:

– Нәрсәләр җимердең? Нәрсәләр кырдың? Уфадан кеше килеп синең турыда монда бик нык төпченеп сорашып йөрде. Характеристикалар яздырдылар. Әйдә, сөйлә, монда чит кеше юк бит инде, – дип, бик нык кыстагач, Әфганстанда булганны кыстырмый гына сөйләп бирдем. Икесе дә көләләр, миннән кайбер маҗараларны кабат-кабат сөйләтеп, берчә аптырап, берчә бот чабып көләләр. Габделхак абзый үзе дә шундыйрак холыклы, кызык кеше бит. Түрә булса да, гади кешеләр белән һәрвакыт ачык итеп, чын күңелдән сөйләшә.

Шулай эшләп йөргән булам колхозда. Әни тегендә, апаларда бит инде. Без монда. Эш эш түгел, аш аш түгел. Беркөнне сеңелкәш белән кияүләргә барып сөйләштем, киңәшләштем дә әни янына яңадан барырга булдым. Мин бит бердәнбер малай. Әни өчен, үзегез беләсез, без җаваплы. Әти-әнине уллары карарга, тәрбияләргә тиеш, ул безнең мөселманда язылмаган закон. Ир балалар булмаган очракта, йә бүтән сәбәпләр аркасында гына бу бурыч кызларга йөкләтелә. Ә урыс халкында картайган әни-әтине карау бөтенләй юк нәрсә. Анда карт-коры, киресенчә, ашын ашамый, йокысын йокламый балаларын, оныкларын карыйлар.

Кыскасы, өйне бикләп, мал-туарны сеңелкәшләргә куып керттем дә, ял алып, киттем Урта Азиягә әни янына. Язмыш-тәкъдир тарткандыр инде мине.

Бу юлы исән-имин генә, бер маҗарасыз барып җиттем. Тик әни генә бертуктаусыз авырый икән. Кан басымы күтәрелгән, тегесе-монысы дигән булалар. Юлда йөрү хәвефле икәнен дә кисәтеп куйдылар табиблар. Әни инде үз чиратында:

– Ак сөякләрем шушы чит-ят җирләрдә генә ятып калмаса ярар иде. Чит төяк ул – үлгәч тә чит инде. Үзеңнең авыл зиратында, әти-әни, ага-туган кырында ятуга ни җитә дип, көне-төне безнең кәефне кыра. Шулай да мин килгәч, күңеле күтәрелеп, кәефе шактый яхшырды. Мине күргәч, елап ук җибәрде бит:

– Әй улым, сине көтүләрем, тыным белән тартып алырдай булып ятам. Үземнең очып кына кайтырга юк бит канатларым, – дип, такмаклап елый.

Мин өйдән үзебездә үскән җиләк-җимешләрдән тәмле-тәмле кайнатмалар алып килгән идем. Каен себеркесе белән тау әремен дә онытмадым. Әллә савыгыр вакыты җиткән, әллә минем килүем белән күчтәнәчләр сәбәпче булды – әни күзгә күренеп арулана башлады. Хастаханәдән дә алып чыктык. Шәфкать туташы көн аралаш килеп укол ясарга тиеш иде. Мин апаның йорт-ихатасын төзәтәсен төзәтеп, җыештырасын җыештырып йөрим. Безнең якларда күптән кара көз инде, бәрәңгеләр әллә кайчан базларга салып куелган. Ә монда бездәге җәй азаклары кебек җылы. Барча халык мамык басуында. Урындагы түрәләр төрле оешма, дәваханә халыкларын бернигә карамый мамык җыярга куалар. Шуңа да әнигә укол кадап йөрүче шәфкать туташы бүген килмәде. Бер унбиш көнләп булмый, диделәр. Белгән кешеләр медучилищеның соңгы курс студентларына мөрәҗәгать итеп карарга киңәш иттеләр. Киттем медучилищены эзләп.

Ул бер килмәсә килми икән, студентлар, дәресләре бетеп, әле генә өйләренә таралышкан булып чыкты. Бер кәефсез уйларыма батып кайтып киләм. Юл кырындагы кибеттән бик матур һәм зәвык белән киенгән бер туташ килеп чыкты. Ничектер, чәч толымының атлаган саен әле бер, әле икенче янбашына күчеп тибрәлүе миңа кинәт кенә таулар итәгендә калган Рәхимәне хәтерләтеп җибәрде. Уянып киткән кебек булдым. Башыма мәңге чынга алмас хыялый уй килеп, алдымнан гына Рәхимә китеп барса, нинди шәп булыр иде, дип уйлыйм. Әлбәттә инде бу чибәр үзбәкчә киенгән. Килешле күлмәгенең озын итәге астыннан күренгәләп киткән ялтыр бизәкле чалбар балагы аны тагы да серлерәк итеп күрсәтә. Ә инде нәфис аягындагы ак түфлиенең асфальтта текелдәве үзе бер көй булып колакны кытыклап, йөрәкне җилкендерә. Мин, ирексездән, Рәхимә турындагы хатирәләргә бирелеп, алдымнан гына барган хыялый сыннан күземне ала алмыйм.

Хатын-кыз ир-атның күз карашын йөз адымнан да сизә дип ишеткәнем бар. Бу илаһи зат әллә минем күзәтеп барганны сизде, әллә бүтән сәбәп белән, адымын әкренәйтте. Кызның йөзенә карамый гына узып китәргә булдым. Нигәдер, йөзе гәүдәсе кебек матур булмас кебек тоелды. Гадәттә, күп вакыт шулай була бит. Юк, булдыра алмадым, күземнең кырые белән генә тегенең йөзенә сирпелеп үтәм. Йа Хода, бу нәрсә?! Алдымда төннәр буе исемнән чыкмаган Рәхимәм басып тора! Рәхимә шул! Хәтта ирененең өске уң як читенә урнашкан бәләкәй генә миңе дә урынында! Тик киемнәре генә матур һәм кыйммәтлеләр. Мин борылып карауга ул да бераз аптырап китте, бер өздереп тутырып карап, ирен читләре белән генә елмаеп алды да карашын тиз үк читкә борды. Ул да мине күзәтеп килгән икән. Ә мин исәр, танымыйча, игътибар да итмичә үтеп барам. Шулкадәр уңайсыз булып китте.

– Рәхимә, әссәламегаләйкем, – дигән булам. Борылып та карамый, ичмаса. Мин адымымны шәбәйтә биреп, куып җитәргә чамалыйм. Кая ул, туташым бер тыкрыкка борылып кереп тә китте, хәзер инде бөтенләй йөгерә үк башлады. Мин дә йөгерергә тотындым һәм:

– Рәхимә, Рәхимә! Бер генә минутка туктагыз әле! – дим. – Мин бит сезне теге күргәннән бирле һич онытканым юк. Синең хакта кабат-кабат уйлап ничәмә төннәр йокысыз үткәрдем! – дим. Ул борылып та карамый, элдерә генә. Инде куып җиттем дигәндә, зур тимер капкалы йортның бәләкәй капкасын җәһәт кенә ачып, шунда кереп китте. Мин капка тоткасына килеп тотынуга, эчтән эләктереп бикләп тә куйды. Сизеп торам: үзе теге якта, өйләренә кереп китмәде. Мин җай гына шакып ялынам:

– Рәхимә, ачыгыз әле. Мин бит сиңа начарлык эшләргә уйламыйм. Үземне үлем тырнагыннан коткарган кешеләргә ничек алай эшли алыйм, ди.

Ә Рәхимәм капканың теге ягында мине тыңлап басып тора. Мин хәтта аның еш-еш тын алуына кадәр ишетәм. Дулкынланудан үземнең йөрәк тубырдан тибә, тамаклар кипте. Тагын сүземне дәвам итеп:

– Рәхимә, белергә генә телим, Сәгыйдә апа – әниең ни хәлдә? Абзыйларың ничек? Үзең кайсылай итеп монда килеп чыктың? Син бит теге якта торып калган идең? – дидем дә туктап калдым. Чөнки аның безнеңчә, татарча сөйләшә белмәгәне исемә килеп төште. Вәт ахмак мин. Шулай да, бер сүземне аңламаса, берәрсен аңлар әле дип, дәвам итәм: – Сизеп торам, син татарча бик аңлап бетермисең инде, ичмаса, үзегезчә берәр сүз әйт, – дим тегеңә. Мин шулай аның исемен кабатлыйм да кабатлыйм, һәр җөмлә, һәр сүзгә кушам. Бу исемне шулай кычкырып әйтү миңа шулкадәр рәхәт бер ләззәт инде. Менә бит ул, егетләр, ничек. Моннан берничә ай элек миңа бу исем гади генә булып ишетелсә, әлеге минутта ул дөньядагы бөтен исемнәрдән дә кадерлерәк, якынрак. Тик ул миңа җавап кына бирсен дә, елмаеп тагын бер карасын.

Капка җайлап кына, бармак калынлыгында гына ачылды. Мине серле күзләр кызыксынып кына күзәтәләр.

– Бу мин, Җәүдәт, танымыйсыңмыни? Ышанмасаң, менә кара, капкынга эләккән аякны, – дип, уң аякның балагын өскә күтәреп, яра эзен күрсәтәм. Рәхимә зур кара күзләрен түгәрәкләндереп, хәзер инде капканы киңрәк ача. Мөгаен, минем татарча сөйләгәннәрне аңламый инде дип уйлыйм. Аңлата алмавыма, ә аның мине аңлый алмавына ачуым килеп, үкенечле тавыш белән: – Нишләп һаман аңламыйсың, исеңә төшер. Ничек мин сине татарча сөйләшергә өйрәткәнне, – дим. – Соң, сезнең фамилиягез шулай бит. Әниең Сәгыйдә апа әтисе, ягъни картәтиең белән безнең күрше авылдан чыгып киткәннәр,– дип, хәтта авылның исемен дә әйтәм тегеңә. Юк, аптырап, күзләрен челт-мелт китереп, мине беренче тапкыр күргән кеше кебек карап тик тора.

Йә бөтенләй оныткан бу, йә булмаса, танырга теләми мине. Ә бит теге вакытта әнисе аны миңа кияүгә бирергә дә риза иде. Үзе теге вакыттагыга караганда да матурланып, чибәрләнебрәк киткән. Торганы бер фәрештә. Әгәр дә дөньяның бөтен чибәрләренең чибәрлеген бер кешегә бирсәң дә, барыбер Рәхимәнең матурлыгына җитмәс төсле.

Мин шулай йотлыгып, үземне-үзем белештермичә онытылып, күзләрем белән аны ашыйм, аңа карап торам. Кинәт ул кыюсыз гына, ишетелер-ишетелмәс кенә, әмма саф татарча итеп:

– Гафу итегез, Җәүдәт. Беренчедән, мин сезне белмим һәм тәүге тапкыр күрәм. Икенчедән, мин Рәхимә түгел, – димәсенме! Минем өскә бозлы су койдылармыни! Судан чыгарып ташлаган балык кебек, авызымны бер ачам, бер ябам. Ниһаять, авыз эченнән нәрсәдер мыгырдыйм. Ә ул мине тагы да ныграк аптыратып һәм бөтенләй бутап: – Рәхимә – минем әнием ул, – диде дә, капканы ябып та куйды. Һәм ихаталарына җәелгән ташларга теге миңа таныш көйне текелдәтеп өйләренә кереп китте.

Капка төбендә бераз басып тордым да чәйханәгә юнәлдем. Үзбәкстанда шунысы шәп, урамның теләсә кай почмагында, теләсә нинди борылышында чинар агачлары, уралып-уралып үскән йөзем куаклары күләгәсендә исәпсез чәйханәләр. Безнең як авыл-шәһәрләренә алар – ят нәрсә. Ә монда алар урам-тыкрыкларга бер матурлык өстәп, көнчыгышның кабатланмас бер бизәге кебек. Кайсы гына чәйханәгә керсәң дә: теләсәң, безнең яктагыча өстәл артына рәхим ит; теләсәң, калын-калын паласлар җәелгән, бизәкләп эшләнгән сәкегә аякларыңны бөкләп менеп утыр.

Һәм менә мин шундый чәйханәләрнең берсенә килеп кердем. Баягы хәлләрдән соң аны тыныч кына үтеп китү мөмкин түгел иде. Килеп кердем дип әйтү шартлы гына инде. Ишеге дә, ихатасы да юк. Аяк киемемне салып, асфальтка җәелгән палас буйлап сәкегә таба үтәм. Тезелеп торган ап-ак тешләрен елтыратып, чәйханә хуҗасы мине җитәкләп диярлек каршы ала.

Өстәл артына утырасым килмәде. Сәкенең бер як кырына килеп бастым да, үзбәкләрнең күңеле булсын, мин дә «әссәламегаләйкем»не беләм бит әле дип, кычкырып сәламләп, уң кулымны күкрәккә куеп, башымны иеп, сәкенең аргы башындагы өч-дүрт аксакалны сәламләдем. Моңа аларның чын-чынлап күңеле булып:

– Вай, үзебезнең ул, үзебезнең олан, – диештеләр. Шуннан мин аякларымны бөкләп, ашъяулык читенә утырам. Болай итеп Көнчыгыш халыклары һәм мөселманнар гына утыра ала. Килештергәч килештерергә инде, бабайларга карап, картинәй өйрәткәнчә «Әлхәм» догасын укып, әппәр итәм. Бабайларым миңа ияреп битләрен сыпыралар. Болай кылануымны чын-чынлап чакырырга тотындылар. Шунда, Галәветдиннең сихерле лампасыннан чыккан дию пәриедәй, минем һәр ишарәне үтәргә әзер торган чәйханә хуҗасы, колагыма иелеп:

– Олан, аксакаллар чакыргач килешмәс, үпкәләтерсең, – ди. Килешеп башымны кагам һәм аксакаллар кырына күчеп утырам. Картлар бик тә канәгать булып, үзләренең сырланып, кан тамырлары калкып торган ябык кулларын сузып, чиратлашып мине сәламлиләр. Араларыннан иң олысы фатиха укып амин тота. Без аңа иярәбез.

Чәйханәдә көннәр буе гәп сатып, кышлактагы соңгы яңалыкларны энәсеннән җебенә кадәр тикшереп, яшь чакларын искә төшереп утырган картлар бер-берсен бүлдерми, дәрәҗәләрен белеп кенә миңа үзләренең сорауларын бирәләр. Алар татарча, мин үзбәкчә белмим, шулай да бер-беребезне бик мәслихәт аңлашабыз. Менә симез сарык итеннән пешерелгән бик тәмле шулпа китерделәр. Сораулар җәйге яңгыр шикелле бетте дә китте. Картлар да үзләренең алдына килгән эссе пылауны сыпырта башладылар.

Чәйгә дә чират җитте. Ә чәй эчү ул инде ашау түгел. Чәй эчкәндә, Көнчыгышта һәрвакыт җанлы әңгәмә-гәп корыла. Һәм без шушы кагыйдә-гадәтне бозмыйча җай гына сөйләшеп утырабыз. Мин үземнең хәлемне, дәрәҗәмне аңлап, аксакалларның сорауларына басынкы гына җавап бирәм. Картлар минем апаны да, мәрхүм җизнине дә яхшы беләләр булып чыкты. Чөнки җизни шушы якларда үскән, әтисе – үзбәк, әнисе – татар иде. Минем нинди хәлләр, нинди хәсрәтләр белән йөрүемне сорашалар. Әниемә ярдәм итәрдәй шәфкать туташы эзләвемне белгәч:

– Бәй, олан, әнә әле үзең чыккан тыкрыкта, шул мәхәлләдә тора да инде бик ипле шәфкать туташы. Әнисе дә элек дәваханәдә эшләде. Хәзер кызлары да шуңарга укый. Яшь булса да бик ипле, акыллы бала, – дип, миңа йорт санын, урамын әйткәч, аптырап куйдым. Чөнки аксакаллар Рәхимә кереп киткән йортны әйтәләр.

Бик җылы саубуллашып, тагын бер очрашырга, аларча әйтсәк, гәпләшеп утырырга вәгъдә биреп, аксакаллар белән аерылышам. Һәм, тимерне кызуында сук дигәнне исемә төшереп, чыгу белән урам буйлап бераз бардым да, чәйханә күздән югалгач, бөтенләй икенче якка борылып киттем. Рәхимәләр тыкрыгына төрле урамнар аша урый-урый яңадан килеп чыкканчы хәтсез генә вакыт үтте. Капкаларын кыюсыз гына бер-ике шакып алдым, ачучы юк. Тукта әле, мин әйтәм, керереңнән алда чыгарыңны уйла. Ул бит бу якларда йорт-кура бер ныгытма-крепость кебек. Койманы балчык белән таш кушып, биек итеп өеп эшләгәннәр. Бездәге кебек җәһәт кенә сикереп керермен, димә. Капка төбеннән аккан арык читендә юан-юан чинар, груша агачлары. Алар күптән утыртылган, төрле якка авышып, ихата-йортларга ятышып ук үскәннәр. Тирә-якка карыйм, урамда кеше-мазар күренми. Мин күп уйлап тормый, авыл малае бит, йортка бөтенләй ятып үскән бер юан гына чинар агачына песи кебек үрмәләп менеп тә киттем.

Өстән барысы да күренеп тора. Ботаклар арасына урнашып алдым да йортны күзәтәм. Рәхимәм күзгә чалынса, аны бер күреп калсам иде дип телим, өметләнәм. Боларның ихата эче, тирә-яктагы ихаталар кебек – урын-җир кысык булганга һәрнәрсә бер-берсенә терәтеп төзелгән. Йорт алдында капкага терәлеп үк җиңел машина тора. Йортка таба таш түшәлгән киң генә сукмак сузылган. Буш урыннарга җимеш агачлары, йөзем куаклары утыртылган. Ишек төбеннән берничә адым читтәрәк тандырдан сыек кына төтен күтәрелә. Мин менеп урнашкан ботак ихата эченә үк бөгелеп төшеп үскән. Ботак астында шифер белән ябылган ниндидер корылма да бар. Түрдәрәк – җәйге сәке-беседка.

Көн кичкә авышты һәм кинәт кенә караңгы төште. Әйтүемчә, ул якларда гел шулай инде. Кояш офык артына яшерендеме, бетте. Кинәт кенә караңгы төшә дә төн була. Өйдә ут алдылар. Тәрәзәләргә челтәр корылган. Шулай да Рәхимә сынына охшаган берәү берничә тапкыр күземә чалынып калды. Менә тандыр кырына бер апа чыгып, пешкән ризыкларны коштабакка салып, өйгә алып кереп китте. Тирә-якка тәмле ис таралды. Үземнең шактый ачыкканлыгымны сиздем. Бу апа, күрәсең, Рәхимәнең әнисе иде. Сыны таныш тоелса да, танырлык түгел. Ачык ишектән төшкән ут яктысы тәмам куерган караңгылыкны җиңә алмый. Мин монсына да канәгать булып, агач башыннан төштем дә өйгә кайтып киттем.

Апа эштән кайткан, үзләре белән бергә мамык җыярга җибәрелгән бер шәфкать туташын үгетләп алып килеп, әнигә укол ясаткан булып чыкты. Әнинең дә хәле шактый гына яхшырган. Безнең белән кичке чәйне эчте. Чәй эчкәндә апа уратып-уратып кына минем алдагы көннәргә уй-фикерләремне белергә тели. Сораштыра:

– Кайчан гаилә корырга уйлыйсың? – ди.

Мин, шаяртып:

– Бу бишьеллык планында әлегә каралмаган, – дигән булам.

Апа:

– Соңга калып кайттың, таныштыра идем үзеңне бик матур басынкы бер хатын белән, – ди.

– Юк. Миңа кызлар да бетмәгән, – дим.

Сизеп торам, апа мине өйләндереп, Үзбәкстанда үзе янында калдырырга тели. Сукмаса да күсәк дигәндәй, һаман да ярдәмче, терәк. Ул үзе генә дүрт баланы аякка бастыра алырмы? Җизнинең туганнары бар да ул, тик алар үзләре барысы да ишле, һәрберсендә җидешәр дә сигезәр бала. Ә апа һаман шул бер якка каера.

– Монда тормыш җиңел, – ди, – кышның да кыш дисәң хәтере калыр. Кар төшеп, су кәгазь калынлык туңган кышлар бик сирәк. Лычкылдатып кар катыш яңгыр явып, бер-ике атна торса, бик хуп. Февраль аенда ук чәчү чәчәргә, бакча утыртырга керешәләр.

Апа сөйли, ә мин ишетмим. Бер колагымнан керә, икенчесеннән чыга. Башымда, күңелемдә тик Рәхимә генә. Апа, кабыргага төртеп, мине фани дөньяга тартып төшерде дә үпкәләп үк дигәндәй:

– Соң, син мине тыңламыйсың да бит, – ди.

Мин:

– Ишетеп торам, тыңлыйм да инде, – дим.

– Тыңласаң, белеп тор. Монда безнең як түгел. Кызлар аяк астында уралып ятмый. Өйләнер өчен калым түләргә кирәк. Ә ул бик кыйммәт, – ди. – Синең нәрсәң бар? Болай йөрмә, өйләнергә күптән вакыт. Әйтәм бит, менә әле бездә эшләгән хатынның ире былтыр авариягә эләгеп һәлак булды. Бик ипле хатын. Бер баласы бар инде анысы. Яше дә синең чамаларда. Һөнәре дә бик яхшы. Шәфкать туташы. Пермь татары. Үзбәкләр әллә ничә кат яучы җибәргәннәр. Тик үзбәккә кияүгә чыгарга теләми. Гомергә монда каласым юк, – ди. Ял алгач та, йорт-җирләрен сатып, үз ягыма кайтып китәм, дип әйтә. Берәр юньле татар кешесе булса, кияүгә чыгар идем, ди. Аңардан да бигрәк, үзбәкләр, калым түләргә рәтләре булмаса, хатын-кызларны урлап алып китәләр. Шуңардан курка. Таулар арасына алып китсәләр, мәңгегә туган якларыңны күрермен, димә. – Апам сөйли, шулай итеп, теге таныш хатынына өйләнергә кодалый. Апаны үпкәләтмим дип, кырт кисми генә:

– Әле якын араларда гына исәбем юк өйләнергә. Бик кирәк була калса, үзебезнең яктан берәр кәләш алырмын әле, – дим.

– Әйе, теге Шәйбәк кызын әйтәсеңме? Син аларның нәсел-нәсәбен белмисең бит. Алар нәселеннән бөтен хатыннар кияүгә чыккан көе «уф эчем, уф башым» дип, өйдән дә чыкмый эч-башларын бәйләп, мич артында яталар да ирләре йончып үлеп киткәч, терелеп китәләр. Шуннан типтереп яши башлыйлар.  Кайдан белгән минем Зәбирәне берничә тапкыр, эш юктан эш булсын дип кенә озата барганны?

Апаның бу турыда туктамый нотык сөйләве туйдыра башлады. Минем тизрәк ялгыз калып, Рәхимә турындагы уй-хыялларга чумасым килә. Һәм мин өйләнергә җыенмавым турында кырт кистереп әйтәм дә бүлмәмә кереп йокларга ятам. Апа барыбер үпкәләде шикелле. Ә минем күзгә йокы керми, уемда бары тик Рәхимә генә. Күрәсең, мәхәббәт дигән нәрсә шушы буладыр инде. Әлегә кадәр авылда күпме генә кызларны озаткалап, билләреннән кочаклап йөрсәм дә, берсе турында да бу кадәр уйлаганым булмады. Зәбирәне әйтеп тә тормыйм инде. Бүген шуны ачыкладым: мин, чынлап та, теге чик аръягында күргән көе үк гел Рәхимәне генә уйлап йөргәнмен ләбаса. Ә аны яңадан очраткач, тагын да көчлерәк, тагын да тирәнрәк хисләр суырып алды. Әйтерсең лә, су әйләнчеге, давыл өермәсе, таудан төшкән кар ташкыны булып, мине күмеп китте.

Йокым йокы түгел, ашым – аш. Кигән күлмәк-чалбарларының, ябынган яулыкларының бизәкләренә чаклы күз алдымда. Тек-тек басып атлаган аяк тавышлары әле дә колагымда бер моң булып яңгырый. Ә тавышы соң, тавышы! Капка ярыгыннан йөрәгемне өттереп карап, мине шаяртырга уйлап, «мин Рәхимә түгел», ди бит әле. Хәзер бу сүзләр минем күңелдә: «Әйе, мин Рәхимә булам, онытмаган өчен рәхмәт», –  дигән кебек яңгырап тора.

Аны очратырга, яңадан чиксез тирән күзләренә карарга хыялланып, турларыннан кабат-кабат үтәм. Капка төпләрен саклап, урамның икенче ягындагы чинар агачын терәп, әллә күпме сакта торам. Гашыйк булып, тәмам акылдан язар хәлгә җитеп, җир белән күк арасында очам. Мин – юләр, мин – мәҗнүн.

Шулай, үземә үзем урын табалмый, кичләтеп кенә тагы теге тыкрыктан урамга килеп чыктым. Шулчакны ниләр кичергәнне белсәгез икән, егетләр! Рәхимәм тыкрыкның теге башыннан үзләренең урамнарына таба атлый. Өстендә шул ук күлмәк, яулыгы гына икенче. Өйләренә җитеп килә, икебезнең ара шактый. Урам тутырып кычкырып та булмый, кешеләр бар. Кычкырырга да булыр иде, ләкин мин оялам. Өйрәнелмәгән дә. Безнең якта урамда кычкыру тәрбиясезлеккә керә бит. Ә монда алай түгел. Кышлакның бер очында яшәгән үзбәк, кемгәдер берәр хәбәр әйтергә булса, яки кунакка чакырса, урамда күренгән кешегә әйтә: фәлән-фәләнгә шул-шул хәбәрне әйт, безгә кунакка килсен ди. Тегесе үз чиратында икенче кешегә кычкыра. Шулай итеп, хәбәр ике-өч минутта ун-унбиш кеше ярдәмендә бөтен кышлакны урап, тиешле кешесенә барып җитә. Менә шундый үзенә күрә чыбыксыз телефон. Моңа бер кеше дә гаҗәпләнми. Ә мин тордым да йөгердем. Рәхимә кереп киткәнче бер-ике сүз әйтергә исәп, һич югы хет бер тутырып, күзләренә карап алырга иде. Юк, өлгерә алмадым, никадәр тырышсам да, булмады. Минем йөгергәнне Рәхимә шәйләп алды да адымнарын тизләтеп, кереп тә югалды. Мин, тыным бетеп, капканы этәреп карыйм – бикле. Сак кына шакыйм – җавап юк. Сизеп торам, капка артында ул да басып тора, мине тыңлый. Мин тагын әкрен генә:

– Рәхимә, нигә бу кадәр миннән качасың? Сиңа һичнинди начарлык кылырга теләмим. Бу мин – Җәүдәт, – дим. Һәм, бөтен кыюлыгымны җыеп, тегеңә ап-ачык итеп: – Курыкма, тегендә булганны син беләсең дә мин беләм. Шикләнмә, бу турыда һичкем белмәс, – дим.

Бернинди дә җавап юк. Капка тоткасын тагы бер-ике тартып карадым да, теге көнне менгән агачка үрмәләдем. Күз кырые белән булса да, күреп каласым килә үзен. Рәхимә, чынлап та, капкага арты белән сөялгән дә урамда нәрсә булганын тыңлый. Мин аны иркенләбрәк күрү теләге белән, йортка сузылып үскән ботак буйлап алга үрмәлим. Мине Рәхимә дә күреп калды. Берчә аптырап, берчә куркып, капкадан читкәрәк китеп басты да ярым пышылдап:

– Хәзер үк кире төш! Кеше-мазар күрсә – оят! Әниләр сизсә, нәрсә әйтерләр? Күршеләр алдында хурлык! Хәзер үк төшеп кит! Югыйсә, абыйны чакырып чыгарам. Кирәгеңне бирер. Мине оятка калдырма берүк! – дип, ике битен каплап, еларга ук кереште. Минем, әлбәттә, кадерле кешемә кыенлык китерәсем килми. Кире борылып төшәргә чамалыйм. Өй тәрәзәсеннән дә мине күреп калдылар шикелле, ашыга башладым. Саксызрак кыландыммы, аягым ычкынып китеп чак аска очмадым. Гәүдәм белән асылынып калуын калдым да ул, тик ботак кына минем мондый кискен хәрәкәттән шартлап сынды. Шифер ябылган каралты түбәсенә дөбер-шатыр барып төштем. Шиферлар шарт-шорт сынып, эчкә үк мәтәлдем. Тавык абзары икән. Китте тавыш, китте тавык-әтәчләрнең чыркылдап-кытаклавы – бөтен дөнья яңгырый. Шул чагында аңладым: тавык кытаклавыннан да ямьсез тавыш юктыр бу дөньяда.

Рәхимәм өйләренә кереп югалды. Ул да түгел, ике таза ир кулларына таяк тотып, тавык абзарының ишеген ачарга чамалыйлар. Абзар дип, абзар да түгел инде, тимерчыбыктан үреп эшләнгән челтәр. Арттарак басып торган абзый, Рәхимәнең әтиседерме, үзбәкчә нәрсәдер сөйли, мине әрли. Хәлләр мөшкел. Шүрләп, нәрсәдер мыгырданып абзыйга дәшәм. Алар мине ишетми, күзләрендә ачулы утлар елтырый. Болардан миһербан көтмә. Ниһаять, кетәк ишеге ачылып китте, тегеләр миңа чыгарга куша. Куркып карышам һәм чыкмыйм. Чак телгә килеп:

– Абзый, әкә, – дим, үзбәкчәне исемә төшереп. – Әкә, мин явызлык белән түгел, ялгыш егылып төштем, – дим. Шунда өйдән бер хатын-кыз чыгып, бусагадан кул болгап кычкыра:

– Татар кешесе, ахры? Сезне аңлыймыни ул, – ди. Шунда гына теге ирләр бераз сүрелә биреп, шулай да, таякларын уйнатып, хәзер инде татарча:

– Чык, чык, карак! – диләр.

Минем батырчылыгым җитми. Аптырап өскә карыйм. Әһә, бу тавык кетәге өстенә менеп алсам, койма аша сикереп урамга чыгып качарга була, дип уйлыйм. Минем уемны аңлап, ирләрнең яшьрәге яныма керергә чамалый. Күп уйлап тормый, абзар түбәсенә үрмәләп менә башладым. Теге җәһәт кенә абзарга килеп керде дә аяктан тартып төшерде, сыртка бер-икене тамызып та алды. Ярый әле көч белән кизәнеп суга алмый, абзар тар һәм тәбәнәк.

Ихатада шау-шу киләләр. Бер-бер артлы эреле-ваклы балалар тезелешеп чыкты. Бер әби дә күренде. Картаеп беткән бер кортка инде, таягына таянып, кояш булмаса да, кулын маңгаена куеп, безнең якка карап нәрсәдер кычкыра:

– Нәрсә булды, балалар? Нигә шау-шу киләсез?

Теге абзый:

– Менә бер угры тавык абзарына килеп кергән, шуны эләктердек.

Ул арада өйдән Сәгыйдә апа килеп чыкты. Аны шунда ук танып алдым. Апа килеп, ирнең колагына нәрсәдер пышылдый. Яшь ир мине җилтерәтеп, алар алдына китереп бастырды да, усал гына итеп:

– Бу каракны нишләтәбез? – диде.

Теге абзый, минем иелгән башны күтәреп, күзләремә карап, татарча дәште:

– Йә, егет, сөйлә, син кем? Кайдан килдең?

– Мин шәфкать туташы диебрәк килгән идем. Әни авырый, аңарга укол ясарга иде. Бөтен табиблар мамык җыярга басуга киткәннәр.

Абзыем көлемсерәп тирә-якка карап алды да:

– Шәфкать туташлары агач башында буламы да, тавыклар яба торган шушы читлек эчендә буламы? – ди. – Югыйсә кыйнап ташласалар да, бер сүз әйтә алмыйсың. Милиция чакырсалар, тагын да яманрак булачак. Аннан исбатла үзеңнең дөя түгеллегеңне.

– Чәйханәдәге картлар шушы йортта шәфкать туташы яши, дигәннәр иде. Мин капка шакыдым. Әнә кызыгыз капканы ачып карады да мине тыңлап та тормыйча элеп куйды. Аптырагач, агач башына менгән идем шул. – Тавык йонына баткан чалбар балакларымны сыпыргалаган булам. Сәгыйдә апам кыюсыз гына тавыш белән:

– Ә нигә соң ул шәфкать туташы кирәк булды? – ди. Мин Сәгыйдә апаның мине тануына тәмам шигем калмыйча, шулай да тотлыга-тотлыга, апаның күзләренә туры карарга тырышып:

– Мин сездә дәваланып ятканда, әни минем өчен бик борчылып авырып киткән. Хәзер бераз аруланды арулануын, әмма көнаралаш уколлар ясап торырга куштылар, – дим. Ул:

– Сез, туганым, нәрсәдер бутыйсыз. Безнең хастаханәдә беркайчан да дәваланмадыгыз. Нишләптер хәтерләмим дә, – ди. – Дөрес, минем ялга киткәнемә дә хәзер өч ел булды инде, – ди.

Мин чынлап торып болар теге якта яшәгәннәрен яшерәләр, дип уйладым да сүзне бүтән якка борып:

– Шул хастаханәдә инде, сезгә бик тә охшаган апа бар иде, – дип куйдым. Ә зиһенемне «теге чакта апа карарак, олырак күренә иде, битләрендәге җыерчыклары да тирәнрәк һәм күбрәк төсле иде шикелле» дигән уй бораулый.

Тавыклар бераз басылдылар. Миңа карап шашып өргән бияләй зурлык кына эт тә тынычланды. Абзыем исә миннән чын-чынлап сорау алу оештырды. Кем мин? Кайдан, кемнәргә килгәнмен? Кем булып эшләвемә кадәр сораша. Мин эшнең болай зурга китми генә басыла баруына шатланып, алдашмый гына җавап бирәм.

Бу якларда безнең халык, ягъни татарлар укмашып бергә яшиләр. Бер-берен беләләр, бер-берсе белән кунакларга йөрешәләр. Үзара ярдәмләшеп, тату яшиләр. Шуларны уйлап, күңелемне бераз тынычландырырга тырышам. Җитмәсә, мәрхүм җизнәм бу абзый белән кайчандыр бергә эшләгәннәр дә булып чыкты. Шунысы бик тә гаҗәп тоелды: бусагада кулларын маңгаена куеп, безне тыңлап торган теге кортка:

– Кем, кем буласың? Кайсы авылныкы, дисең? – дип, кат-кат сораша. Һәм күрше авылдагы берничә карт әбине, мин бәләкәй чакта ук үлеп, мәрхүм булган бабайларны да белә булып чыкты. Әбием, таягына таяна-таяна җитез генә бусагадан төшеп, безнең янга килде дә битендәге җыерчыклары эченә кереп яшеренә язган кап-кара үткер күзләре белән мине тишеп-тишеп карарга кереште. Үзе: – Алай, алай, кхым-кыхым, алай икән, – дип кабатлап-кабатлап алды да кинәт кенә: – Үзебезнең кеше шикелле, шуңа охшаган, алдамаса. Чәйгә чакырыгыз, – ди.

Минем һәр кыймылдавымны дикъкать белән карап, кискен хәрәкәт эшли калсам, сугып егарга торган ирләр аптырап калды. Алар минем урыным капканың теге ягындагы арыкта икәнен әбигә аңлатырга тырышалар. Әби үз сүзендә нык тора:

– Капка аша керә белмәсә дә, кунак бит, – ди. – Әйдәгез, оланнар, чәйләп алырга вакыт. Әйдә, кызым, әйдә, кунакны да алып кер өйгә, – ди.

Нинди хикмәт, нинди могҗиза! Шулай итеп, Сәгыйдә апа белән Вахит абзыйлар өендә, уңайсызлыктан кызарына-бүртенә, чәйләп утырам. Безгә чәй ясап эчергән Сәгыйдә апа Рәхимәгә әйләнгән. Ә кызның исеме Сәгыйдә булып чыкты. Кыскасы, болар исемнәрен алышканнар. Бу хәл мине үтә аптыратса да, сер бирмим. Табындагы нигъмәтләрдән авыз иткәлим. Үзем күз кырые белән генә теге якны күзәтәм. Эреле-ваклы балалар апа белән абзыйның оныклары икән. Ә теге ир аларның олы уллары булып чыкты. Карт әби, апаның әнисе булып, алар бер-берсенә бик охшаганнар. Һәм әбием бертуктаусыз сораша. Тирә-яктагы урман-таулар, басу-чокырларның барысы турында да хәбәрдар. Әллә кемнәрне, әллә кемнәрне белеп, барысын да төпченә. Сер бирмәсәм дә, дулкынланудан кул-бармаклар сизелер-сизелмәс калтыранып алалар. Үч иткән кебек, чәй чайпалып китә, йә калак, чынаякка бәрелеп, яман нык яңгырый. Бер дә булмаса, кулга тоткан йөзем-хөрмәләр бармак араларыннан ашъяулыкка коела. Шулай да, тырыша торгач, ике касә чәйне яна-көя чак эчә алдым. Ә үзем бертуктаусыз аларда үзем хакында уңай фикер калдырырга тырышам. Бу – үзе бер әйтеп бетермәслек җәза.

Рәхмәтләр әйтеп һәм юкка комачаулаганым өчен гафу итүләрен кабат-кабат үтенеп, кайтырга кузгалам. Тышта күптән караңгы төшкән. Абзый белән апа озата чыктылар. Тик Рәхимә генә башкача күренмәде. Күзләрем белән күпме генә эзләсәм дә, ул юк. Йөрәкне алдап булмый, сизәм, ул да мине кайдандыр күзәтә. Кайдан, кай төштән? Соңгы тапкыр тәрәзәләргә күз йөртеп алам. Анда да күренми, тик бер тәрәзәдә генә ут яктысы юк. Минем шигем калмады, ул мине шуннан карап тора дип уйлыйм. Мине озата. Шулай булсын иде дип, ышанасым килә һәм мин шулай уйлыйм да.

Болай соңлап кайтуыма апа ачуланып алды:

– Монда кешеләр югалгалап тора, энем. Син чамалап йөре. Беркемең дә юк. Тауларга алып китеп, сарык көтәргә илтеп салырлар, йә булмаса, калган гомереңне арыктан су ташып үткәрерсең. Алай соңга калып йөрмә бүтән, мине куркытып, – дип, күңелгә шом салып куйды.

Шулай ике көн үтеп киттеме-юкмы, ял көне иде. Мин мондагы гадәт буенча базарга чыгып әйләндем дә ниндидер эшкә тотындым. Апа, эшне бүлдереп, мине табынга чакыра. Килеп керсәм, табын артында Рәхимәнең әнисе утыра. Эсселе-суыклы булып киттем. Миннән адресны кабат-кабат юкка гына сорамаган икән. Үзе белән төрле-төрле дару-уколлар алып килгән. Күп еллар хастаханәдә эшләгәч, барысын да белә. Әнине күреп, сөйләшеп, менә чәй эчеп утыралар икән. Чәйләр эчелеп, дару-уколларны ничек кулланырга икәнен тагын бер кабатлагач, апа кайтырга кузгалды. Мине сискәндереп, кинәт үземә аерып кына:

– Булмаса, Җәүдәт туганым, мине әзрәк озатып куйсаң, әйбәт булыр иде. Үзеңә генә әйтәсе сүзләрем дә бар, – ди.

Мин инде шатланып риза. Үземчә уйлыйм: тиккә генә түгел. Кызларыннан берәр хәбәр бардыр.

Апа белән тын гына барабыз. Ниһаять, апам арык күләгәсендәге урындыкка утырырга тәкъдим ясый. Тамагын кыргандай итеп:

– Җәүдәт туганым, син мине аңларсың дип уйлыйм. Бер дә акылсыз кешегә охшамагансың, – дип сүзен башлады. Шунда ук апаның ни әйтәчәген сиземләп, шөбһәләнеп киттем. Йөрәгем күкрәк читлеген сындырырдай булып, иреккә чыгарга теләгән ат кебек тарсылдап тибәргә тотынды.

– Син, Җәүдәт улым, Сәгыйдәне бимазалама. Иң яхшысы, оныт син аны. Кыз баланың күңеленә коткы салып йөрмә. Миңа инде, әни кешегә, болай итеп йөрү килешеп тә бетми. Сәгыйдәнең ярәшкән егете бар. Калымы яртылаш түләнгән. Үтенеп сорыйм, туганым. Укыган җиренә дә барып йөрмә. Бу Урта Азия бит, Рәсәй түгел. Кыз баланың бер даны чыкса, яхшы түгел. Синең белән улларым һәм ирем сөйләшергә теләгәннәр иде дә, үзем тыйдым. Туганым, син ипле, яхшы егетсең, күреп торам. Шулай булгач, үзеңә тиясе, үзеңә охшаган кызларны табарсың әле, – дип әйтеп салмасынмы! Башыма күсәк белән китереп тондырдылармыни! Мин зиһенемне җыйганчы безнең янга яшел «Жигули» килеп туктады. Апа җәһәт кенә машинага кереп утырды. Руль артында Вахит абзый иде.

Мин инде:

– Теге вакытта Әфганстанда чакта кызыгызны миңа бишкуллап бирергә риза идегез. Бу якка чыккач нигә карышасыз? – димәкче булып ачылган авызымны да ябарга өлгермәдем, машина күздән югалды.

Менә шулай хәлләр... Озак утырдым ул көнне арык буенда.

Төне буе уйланып, барысын да исемә төшереп яттым. Кызны беренче тапкыр күрүем, яңадан очрашуыбыз, урам чатында кача-поса артыннан күзәтеп баруларым – һәммәсе дә кабаттан күзалдыма килеп басты. Тик шунысы аңлаешсыз: ничек алар бу кышлакка килеп урнашканнар да, нишләп Рәхимә белән Сәгыйдә апаның исемнәре алышынды? Теге тәмәкене тартканнан соң зиһенем чуалып, үзем бутадыммы әллә, дип тә уйлап бетердем. Бер сер иде бу. Аңлый да, чишә дә алмаслык олы сер иде.

Ә йөрәк яна, малайлар. Минем газап, минем кичерешләремне үзе яратып караган кеше генә белә. Мәхәббәт дигән нәрсә ул шул кадәр татлы, шул кадәр газаплы, шул кадәр әче, шул кадәр буй җитмәслек биек һәм шулкадәр алдаткыч бер хыялый нәрсә... Менә-менә аның асыл сере ачылыр, менә-менә тәмен татып карармын дип көтәсең, тилмерәсең. Ул сине ымсындырып алдыңда гына тора. Кулыңны суз да ал. Ә юк, булмый. Чүлдә сусызлыктан үлеп барганда офыкта күренгән рәшә кебек алдап, синнән ерагая да ерагая. Ул ерагайган саен синең йөрәк уты көчәйгәннән көчәя. Сине көйдергәннән көйдерә.

Апам миңа эш тә тапты. Кышлактан ерак та түгел мамык фабрикасына шофёрлар кирәк икән. Шунда урнашырга кодалый. Барып карадым, киләсе атнага гына килергә куштылар. Дөресрәге, бер юан гына үзбәк – гараж түрәсе – минем татар икәнемне белгәч, ачыктан-ачык әйтте:

– Сез, татарлар, күп беләсез һәм бик буйсынып бармыйсыз. Миңа – буйсынып баш игән кешеләр кулайрак. Киләсе атнага кеше таба алмасам, килеп карарсың. Тик миңа берсүзсез буйсынсаң гына эшкә алам. Тәүге эш хакың минеке, – диде.

Шул көнне үк эшкә алмаганнарына шатландым гына. Бер айлык эш хакын да үзбәккә бик бирәсем килеп тормый әле. Шуннан, тагын бер тапкыр Рәхимәне күреп, үзе белән сөйләшеп карау теләгем дә бар. Йөрәгем сизә: ул да каршы килмәс кебек. Әзрәк шикләндерә дә. Ни дисәң дә чит як, чит җир.

Аны барыбер училище капка төбендә туры китердем. Очрашырга өметләнеп йөрсәм дә, кинәт кенә алдыма килеп баскач, югалып калдым. Күзләренә туп-туры тутырып карап тик торам. Ә күзләр соң, күзләр... ох... сөйләп аңлатырлык түгел. Ул дәшми, мин сүз таба алмый җәфаланам. Аның оялудан бит алмалары кызарып чыкты. Чү, алсу иреннәрен дерелдәтеп-селкетеп нидер пышылдый түгелме? Ирене өстендәге миңенең селкенүеннән генә аңлап алдым. Тик озакка бармады бу татлы мизгелләр. Яныбызга кара шәүлә булып абзасы килеп басты, сеңлесенә ымлап кына китәргә кушты. Рәхимә башын иеп, шәп-шәп атлап китеп барды. Ә абзасы, минем якадан эләктереп алып дер селкетте дә, ысылдап, ачу белән:

– Нәрсә, якташ, аңламадыңмы һаман? Әллә аңларга теләмисеңме?! Сиңа әйтмәделәрмени? Оныт Сәгыйдәне! – дип, китереп торып эчкә берне ямады, малай. Ярый әле шундый киеренке чакларда эч-корсак мускулларын катырып тота торган гадәтем бар. Сугуы да күкрәк авызына туры килмәде. Йодрыгы ару гына. Алай да, сугыша-нитә калсак, бирешерлек түгелмен. Әзрәк чамасын беләбез. Каршы сукмадым. Яңакка бер-икене эләктергәндә дә түздем. Ул хаклы. Чөнки ул сеңлесенең намусын яклый, аның исеменә тап төшермәс өчен тырыша. Шулай бер-икене суккалап, кирәге беткән әйбер кебек, күкрәктән этәреп җибәрде дә: – Кыскасы, бүтән минем күзгә чалынма! Аңладыңмы? Килмешәк... – ди. Барысына да түздем, ә менә килмешәк дигәненә түзмәдем. Ачу белән:

– Монда син үзең кем? Шуны беләсеңме? – дим.

– Ә мин шушында туып үскәнмен, – диде дә сөйләнә-сөйләнә машинасына таба атлады. Ә мин артыннан:

– Алайса син икеләтә ахмак! – дим.

Кире борылып килергә исәбе бар иде дә, тик сеңлесе җиңенә ябышып туктатты. Алар машинага утырып китеп тә бардылар. Борылып килсә, Рәхимәнең абыйсы дип тормый идем. Билләһи дип әйтәм, сугыша идем үзе белән. Ныклап, канга тузганчы.

Алар китте. Ә минем гарьлектән күзләремнән яшь бәреп чыкты. Мине Рәхимәм алдында шулай мыскыллап, кимсетеп китсеннәр инде. Кем-кем, абзасы бит әле. Йодрыклар һәм тешләр, үзләреннән-үзләре кысылып, чатыр-чотыр, шатыр-шотыр киләләр.

Белмим, холкым шулаймы, әллә мине шулай итеп тәрбияләгәннәрме, каршылык, киртәләр очраса, аннан да бигрәк, берәрсе юлыма, эшемә каршы төшеп булашса, үҗәтләнәм дә китәм, шул эшне җиренә җиткереп бетергәнче эшләргә тырышам, бөтен сәләтемне, бөтен белем-осталыгымны шуңа багышлыйм. Бөтен дошман-кара көчләргә үч итеп тырышам. Теге, кем әйтмешли, җәймә булып җәелергә, чакматаш булып очкынланырга да ризамын үз дигәнемә ирешер өчен. Мондый чакта көчем артып, икенче сулышым ачыла, һәм зиһенем, теләгемә ирешер өчен, алдыма чиксез күп төрле юллар ачып сала. Монда да шулай булып чыкты. Рәхимәне болай саклап йөртә башлагач, мин яңадан кабынып киттем. Мәхәббәтемнең уты тагын да ныграк, тагын да ләззәтлерәк итеп яндыра башлады. Мәхәббәтемнең күзгә күренеп бәһасе артты. Мине әйтерсең дә күзгә күренмәс ниндидер бер илаһи көч сөйгәнем өчен көрәшергә чакырып, биектән, җиһаннан күзәтеп, юл күрсәтеп, үзе идарә итә төсле тоелды.

Төн йокыларымны йокламый төрле уй-планнар корам. Аның белән булачак очрашуымны кат-кат күз алдыма китереп, аның белән сөйләшәм. Нинди сүзләр әйтергә, кулларын ничек тотарга, күңелемнән кабат-кабат күнекмәләр ясыйм. Хәзер инде таң яктысыннан ук аларның өй тирәсен күзәтәм. Укырга киткәндә туры китерергә чамалыйм. Юк, очратып сөйләшергә һич форсат табылмый, мөмкин түгел. Иртән абыйсы машина белән укырга илтеп куя һәм төштән соң укыган җиреннән барып ала.

Мәхәббәт дигән нәрсә без, ирләрне, бөтенләй җүләрләндерә бит ул. Ул тыкрыкта мин менеп утырмаган чинар агачлары калмагандыр инде. Әле уйлап карыйм да оят булып китә. Егерме өч яшьлек җиткән егет агач башында утырсын инде.

Менә бүген дә җәһәт кенә бер агач ботагына менеп урнаштым да тегеләрнең йортларын күзәтәм. Исәп – ничек тә Рәхимәне күреп, аның игътибарын җәлеп итәргә. Кесәдә язган хат та бар. Янәсе дә, ул ихаталарында күренсә, сызгырып, йә дәшеп игътибарын җәлеп итәм һәм бәләкәй генә ташка бәйләнгән хатны аңа очырам. Юк бит, күренми генә әй. Әтисе белән әнисе машиналарына утырып каядыр чыгып киттеләр. Бераздан матур-матур бизәкле шәлъяулык ябынып, картәниләре дә, таягын тукылдатып, алпан-тилпән атлап, урам ягына атлады. Ә мин, тиле, кунакчага кунган әтәч кебек утыра бирәм, аяклар, ботлар әрни башлады, арыдым. Тегеләй дә болай да боргаланып карыйм. Юк, егетләр, түзәр әмәл калмады. Тыкрыкта кеше-мазар, бала-чага юклыгыннан файдаланып, җиргә сикереп төштем дә капка төбендәге урындыкка утырдым. Ул да булмый, тыкрыкның теге башыннан Рәхимәнең картәнисе килеп чыкты, сырлап эшләнгән матур таягын тукылдатып килеп тә җитте. Мине танып туктап калды. Күптәнге танышын күргән кебек ике кулын сузып исәнләште һәм кинәт кенә, тавышын үзгәртми генә:

– Сәгыйдәне көтәсеңме? – дип сорап куймасынмы? Мин, көтелмәгән сораудан аптырап, берчә каушап, телемне чак әйләндереп:

– Әйе, – дип әйтә алдым.

– Әй... тормыш. Безнең дә яшь чаклар бар иде, – әбием дә яшь чагын искә төшереп уфтанып алды. Һәм җай гына баягы сөйләшкән көйгә дәвам итте: – Син, олан, юкка Сәгыйдәне бимазалап йөрисең. Үзең ипле генә кешенең баласы күренәсең. Уйлап кара әле, торырга урының да юк бит, балам. Тәүдә шуны хәстәрләр идең. Апаңның да берсеннән-берсе кечерәк дүрт бала. Аларны да карап үстерешергә, ярдәм итәргә кирәк. Юк уй белән, балам, юк уй белән йөрисең. Ни эшлисең бит, язмышка буйсынырга кирәк, ничек кенә газаплы, ничек кенә кыен булса да, – дип, әбием җайлап кына тезә дә тезә. Әллә миңа сөйли, әллә үзалдына сөйләнә. – Бер мәхәббәт белән генә яшәп булмый бит. Ул, өйләнешкәч, олан, ябынырга юрганы да кирәк, ашарга ашың булса, аны ашар өчен кашык-тәлинкәсенә кадәр кирәк. Ә синең нәрсәң бар? – дип, шундый җай гына, үзәккә үтәрлек тавыш белән суза бит бу. Мин дә, җаен туры китереп, әбием тын алган арада, аның көенә чамалабрак:

– Авылда әле өем бар, торырлык. Мал-туар да бар. Үзем колхозда эшлим. Акчасы да ару гына төшә. Яңа карагай өй дә салырга исәп бар, – дигән булам.

– Анысы, өең булуы әйбәт. Йорт-җиһазсыз булмый тормыш көткәндә. Тик, улым, без бердәнбер кызыбызны андый еракка җибәрмибез. Ул шушы кышлакның аргы төбәгендә яшәгән бик ипле кешеләрнең улларына ярәшелгән. Үзебезнең татарлар. Укып бетергәнен генә көтәбез. Иншалла, киләсе язга укып бетерә кызыбыз.

Шулай әби белән сөйләшеп утырабыз. Әби үз фикерләрен, өй эчендәге хәбәрләрне сөйли. Мин дә үземнең лаеклы кияү икәнлегемне исбатларга чамалыйм. Тик әбинең кире каккысыз дәлилләренә очрап, минем исбатлауларым пыяла кебек челпәрәмә килеп ватыла торалар. Мине бик акыллы-акыллы итеп үз урыныма утырта да куя. Шуңа да җен ачуларым килә.

– Яратуың әйбәт. Анысы синең файдага. Тик менә синең бит нәсел-нәсәбеңне, туган-тумачаңны белмибез, балам. Синең бит монда апаңнан башка кемең бар? Беркемең юк, ә монда туган-тумачасыз яшәве бик авыр. Бигрәк тә синең кебек яңа килгән кешегә. Укуың да чамалы. Әнә, безнең гаиләдә Вахит кияү дә укыган, Рәхимә кызым да, Аллага шөкер, вакытында укыды. Менә Сәгыйдә оныгым да укып чыга, Аллаһы боерса, – дип әйтеп ташламасынмы.

Мин кайныйм. Бигрәк тә карчыкның Рәхимәмне Сәгыйдә диюенә. Болар барысы да сүз куешканнар дип уйлыйм. Минем йомшак җирем – укуыма кагылуы – монысы инде чиктән ашкан нәрсә. Әйе, уку ягыннан безнең чамалырак анысы. Бу сүзләре боларның кызларын укыту өчен исемнәрен алыштырып Әфганстан хәтле Әфганстаннан монда – Үзбәкстанга чыгуларын исемә төшереп җибәрде. Безнең нәсел укудан бик алдыра алмаса да, эш ягыннан укыганнарны биш тапкыр бөкләп салабыз. Һәм укыганнардан бер дә ким яшәмибез. Эш ягыннан безнең фамилия җен белән бер, ару-талуны белмибез һәм башлаган эшне ярты юлда калдырган юк. Әбинең уку турында төрттереп алуы минем йөрәккә ук булып кадалды. «Беткән баш беткән, кызларын барыбер миңа бирмәячәкләр. Булмаса, куркытып, нервыларын какшатып булса да алыйм әле!» дигән ниндидер бер кыргый, явыз уй килде. Аннан да бигрәк, күңелемнең иң тирән, иң караңгы почмагында «әллә шулай итсәм, боларны сындырып булмасмы» дигән бик бәләкәй генә ышаныч та ята бит әле, шайтан алгыры. Тоттым да:

– Әйе, әби, бик матур сөйләдегез. Ә бит теге якта, ягъни Әфганстанда сез анда юк идегез, анысы дөрес. Кызыгыз – Сәгыйдә, ә оныгыгыз Рәхимә исемле иде. Нинди матур итеп, татарчаны күптән оныткан булып кыландылар алар, – дип, әбинең үзе кебек сузып, әкрен генә сөйләп алып киттем. – Ә бит Рәхимәнең исемен Сәгыйдә апаның мәрхүмә булган сеңлесе хөрмәтенә кушканнар. Әле килеп, нинди матур итеп алдашып утырасыз. Әби кешегә килешми, бер дә килешми. Җитмәсә, Коръән аятьләре, догалар укыган булып, амин тотып, бит сыпырасыз. Мине белми, дисезме? Барысын да беләм. Рәхимә белән Сәгыйдә апа гына мине оныткан булып кыланалар. Беләсегез килсә, әбием, аларның теге яктагы фамилияләре Ибраһимовлар, ә бабайның исеме Закирҗан булган, – дигән булам. – Монда чыгып, фамилия үзгәртеп, исем алыштыру белән кеше белмәс, дидегезме? – дим, үзем астан гына тегене күзәтәм. Белми бу бала дип уйламасыннар. Ишеткәнем бар, чик буенда яшәүчеләрнең туганнары теге якта да була. Шушы хәлләр искә төшкәч, боларның Әфганстан ягыннан чыгып йөрүләренә һичнинди шигем калмады. Һәм мин дәвам итәм: – Закир бабай күптән түгел генә мәрхүм булган. Оныгыгыз Рәхимә белән каберенә барып дога кылган идек. Бабайның рухы сиңа сәлам әйтте, – дип, тавышыма серле төсләр биргән булам. Тагын да нәрсәләрдер әйтергә авызымны ача гына башлаган идем, әбием бөтен гәүдәсе белән борылды да, тәүге тапкыр күргәндәй, миңа текәлде.

– Кем, кем дисең, улым?

Бераз шикләнеп һәм икеләнебрәк:

– Ибраһимов Закирҗан бабай рухы сәлам әйтте, – дим.

Шушы сүзләрдән соң әби бер аклы-күкле булып, бер бурлаттай кызарып китте дә урындыкка бөтенләй сузылып ук төште. Сизеп торам, арттырыбрак җибәрдем шикелле. Әбием күм-күк иреннәрен берчә ачып нәрсәдер әйтергә әйтә, берчә тирән-тирән итеп тын алырга чамалый.

Коелып төштем, чөнки әбием күгәренеп катып бара. Нишләргә дә белмим, күз алдымда җан биреп ята түгелме? Аптырап, арыктагы су бик таза булмаса да, учлап алып, битенә сибәм. Ниһаять, күзләрен ачып җибәрде. Мине танымый, танымый гына түгел, мине күрми дә, ишетми дә. Чак башыма барып җитте: «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк. Бүтән чакны урам тутырып миңа комачаулап чым-чыкыр йөргән бала-чагалар да әллә кая кереп беткән. Урамда берәрсе күренсә, ичмаса. Таныш капканы шакырга, дөбердәтергә тотындым. Юк, ачмыйлар. Ниһаять, көттереп кенә Рәхимә капка төбенә килде:

– Кем анда? Нигә шулкадәр капка ватардай итеп дөбердисез?

Мин тотлыга-тотлыга:

– Рәхимә, ач капканы. Әбинең хәле харап! Ярдәм күрсәтмәсең, үләргә мөмкин! – дим.

Рәхимә капканы чак кына ача бирде.

– Инде нәрсә уйлап таптың? Әйттеләр бит сиңа, башкача килеп йөрмә дип! – Һәм чиксез тирән сихри күзләре белән усал итеп яндырып бер карады да капканы шап ябып та куйды. Тагы дөбердәтәм, бикләп куймасын дип, капканы этәрәм, Рәхимә капкадан башын тыгып карады да картәнисен күреп, йөгерә-атлый безнең янга килеп җитте. Агарынып, каушап китте.

– Тизрәк, тизрәк өйгә алып керергә, тыныч урынга яткырырга кирәк, – ди. Күп уйлап тормадым, кибеп, бала-чага авырлыгында гына калган әбине җиңел генә күтәреп алдым да өйгә атладым. Рәхимә минем янәшәдән, әбинең башы салынып төшмәсен дип, ярдәмләшеп бара. Рәхимәнең тән җылысын сизеп, аның чәчләренең битемне кытыклавы ләззәтенә күмеләм.

Әбине өйнең бер бүлмәсендәге агач караватка салабыз. Рәхимә тиз-тиз генә кан тамырына укол салды. Йөрәген тыңлап, кан басымын үлчәде. Мине әби янында калдырып, күршеләргә кереп «ашыгыч ярдәм»гә шалтыратырга да өлгерде.

Ул үзе елый, үзе, ярым пышылдап: «Картәнием, берүк үлә күрмә инде, безне ташлап китмә!» – дип кабатлый. Калакта ниндидер таблеткалар изеп, салкын чәй белән әбигә йоттырырга чамалыйбыз. Әби чәчәп җибәрде. Шуннан соң гына аның йөзләренә җайлап кызыллык йөгерә башлады, кипкән иреннәрен ялап куйды. Мин барып тәрәзәне ачтым. Саф һава керсен. Башта берсеннән-берсе буталчык уйлар... Әбинең тын алулары тигезләшкәч, мин дә тынычландым. Йоклый, ахры.

Мин Рәхимәнең чәчләренең исен, ул чәчләрнең битемне иркәләвен исемә төшереп, хисләремә исереп, каршыда утырган кызны күзләрем белән йотлыгып эчәм. Әйтерсең дә кайнар чүлдә адашып, сусызлыктан үлеп барганда бик тәмле, саф, салкын суга юлыккан мосафирмын. Тыела алмыйм, күзләремне аңардан аерып алырга ихтыярым җитми. Һәм мин карашымны аңардан алырга теләмим дә. Рәхимә дә моны сизде шикелле, утырган урыныннан торып ук китте, юк нәрсәгә абына. Әби тирәли әле монысын, әле тегесен эшләп йөргән була. Түземе беттеме, янымнан үтешли борылып, өздереп тутырып карап, кызарына-кызарына:

– Кешегә бу кадәр үтәли карау – тәрбиясезлек билгесе, – диде һәм, озын керфекләрен җилпеп, карашын идәнгә төбәп, икенче бүлмәгә чыгып китте. Аның шулай тутырып каравыннан йөрәгем җилкенеп, еш-еш тибә. Башыма шаулап кан йөгерә. Текәлеп карамаска тырышсам да, үзем яшертен-яшертен генә аны күзәтәм. Ул минем һаман күзәткәнне сизеп, усал-усал, шелтәле карашларын миңа аткалый. Болай ул тагын да ымсындыргыч, тагын да серле, матур.

Менә самавыр да кайнап чыкты. Рәхимә чәй әзерләде, әбигә калаклап яңадан чәй каптырабыз. Авыруыбыз, күзен ачмый гына, ярты касә куе чәй эчеп куйды. Бераздан без тыныбыз белән тартып алырдай зарыгып көткән «ашыгыч ярдәм» машинасы да килеп җитте. Олы яшьтәге бер апа килеп керде. Үзбәкчә сөйләшәләр болар. Апам миңа карап нәрсәдер сораштыра. Шуннан Рәхимә:

– Татар ул, татар, – дигәч, доктор иске сүзләр кушып татарча сөйләп алып китте. Менә сиңә мә. Бу апа да үзебезнең кеше булып чыкты. Аның сөйләве буенча, без бик дөрес ярдәм күрсәткәнбез икән. Табибәбез безне мактап та алды:

– Хәзер әбигә тик тынычлык кына кирәк. Менә шушы-шушы уколларны кич кадарсың. Менә шушы даруларны аптекадан сатып алырсыз, – дип, берничә рецепт та язып бирде. Рәхимә аңа чәй тәкъдим итсә дә, ул тагы чакырулар булуына сылтап, ашыга-ашыга чыгып китте.

Без, сәкедә тыныч кына тын алып яткан әбине исәпләмәсәң, тагы икәү генә торып калдык. Рәхимә мине чәй эчеп алырга чакыра. Мин шатланып, мең тапкыр риза. Их, егетләр, сөйгәнең ясап эчергән чәйдән дә тәмле чәйләр бармы икән?.. Ул, ояла-ояла, миңа карамаска тырышып, кызарына-кызарына чәй ясый. Үзем дә каушыйм, үзем дә кызарынам. Их, шулай гомер бакый икәү бергә утырып чәйләр эчәргә иде дә дип хыялланам. Минем бу бәхетле минутларның кадерен белеп кенә, чәйләр эчеп тын гына бик озаклап утырасым килсә дә, әбинең ыңгырашып алуы бозды татлы минутларны. Икебез дә тиз үк торып әби янына киләбез. Алай-болай шикле үзгәрешләр юк кебек. Күрәсең, саташып алгандыр.

Шунда Рәхимә ишетелер-ишетелмәс кенә:

– Ярар, Җәүдәт, сезгә рәхмәт инде ярдәм иткәнегез өчен. Сез булмасагыз, берүзем ни эшләр идем? Әти-әниләр кайтса, уңайсыз булыр, барыгыз, булмаса, кайтыгыз инде, – ди. Мин инде аңа каршы:

– Нинди уңайсыз булсын, картәниегезне үлемнән коткардык. Алар да аңлар әле, – дим.

– Юк, шулай да алар алдында уңайсыз. Әти дә бик усал, катгый кеше, – дигән була. Мин инде бик кыстатып тормыйм, мине вөҗдан газабы кимерә. Чөнки әбине шушы хәлгә төшерүче мин бит. Әби, һушына килеп, сөйли калса, мине бу йорттан себерке белән себереп чыгарып түгәчәкләр. Аның белән генә бетсә әле.

– Ярар инде, – дигән булам. Ә үземнең «Рәхимә, мин бит сине яратам. Теге чакны Әфганстанда беренче күргән чагымда ук йөрәгемә кереп калдың», – дип әйтәсем килә. Юк, әйтә алмыйм. Оялудан телем көрмәлә. Каушыйм. Аннан да бигрәк, «ә мин бүтән кешене яратам. Башкача монда килеп йөрмә», – дип кырт кисүеннән куркам. Шул сүзләрне ишетмәс өчен, әйтер сүземне дә әйтә алмыйм. Ул мине сүзсез генә капка төбенә чаклы озата чыкты. Минем белән хушлаша. Мин үземне үзем тыя алмый аның нәфис кулларын үрелеп тотып алдым да саубуллашам. Ә ул тагы да әкренрәк:

– Кул биреп саубуллашырга кушмыйлар бит. Саубуллашучы кешеләр яңадан күрешә алмаска мөмкиннәр, – ди.

Мин бу сүзләргә куанып:

– Рәхимә, без, әлбәттә, күрешербез, күрешәчәкбез, – дим һәм алдан язып әзерләп куйган, кесәдә яткан хатны аңа тапшырам.

Капка ябылды, хат Рәхимә кулында калды. Мин шат, мин бәхет болытларына утырып йөзәм. Ниһаять, үземнең аңа булган хис-тойгыларымны хат аша булса да белдерергә батырчылыгым җитүенә куанам. Менә шул мизгелдә капка әкрен генә ачылды да Рәхимә миңа карамый гына, пышылдап:

– Ә бит барыбер мин Рәхимә түгел, – диде дә, капканы ялт ябып, тук-тук басып өйләренә үк кереп китте.

Менә сиңә мә, һаман шуны кабатлыйлар. Ярар, әтием әйтмешли, «яшәрбез, күрербез, вакыт күрсәтер әле кемнең кем икәнен». Нәкъ шул минутта, минем бу уйларымны җөпләп, җилкәмнән берәү «шап» иттереп тә эләктерде. Күрәм – Рәхимә-Сәгыйдәнең мине тавык кетәгендә таяк белән «сыйлаган» абзасы. Усал итеп, тешләрен кысып:

– Син нәрсә, йолкыш? Эт ялкавы. Безнең капка төбен сакларга ялландың мәллә? Әйттеләр бит сиңа, бүтән эзең булмасын монда! – дип, берне «ямап» җибәрде. Мин каршы сугышмыйм. Әмма борын белән күзгә эләккәч, мин дә ычкынып киттем. Баш белән берне җилле генә тондырдым да, теге ис алырга өлгергәнче, сыптырдым бу тирәдән.

Ә шулай да мин бик тә бәхетле. Һе, йодрык кына нәрсә ул. Мин бит бүген Рәхимә-Сәгыйдәнең йомшак кулларын-бармакларын тотып карау бәхетенә ирештем.

Урам чатында торган колонкада юындым да очып дигәндәй, өйгә елмаеп кайтып кердем. Борын гына шешеп, бәрәңге рәвешен алды, сул күз төбендә – «фонарь». Әни белән апа никадәр сораштырсалар да, дөресен әйтмәдем.

– Әй, базарда бер исерек ялгыш бүтән кеше белән бутаган. Азактан гафу да үтенде әле, – дидем дә куйдым.

Хәзер Рәхимә-Сәгыйдәләр йортын ерактан гына күзәтәм. Юк, егетләр, һич туры китереп булмый. Дәрескә элеккечә абзасы машина белән йөртә. Бер атна-ун көннән артык вакыт үтте. Карыйм, бер көнне Рәхимә-Сәгыйдә училищеларыннан бүтән кызларга ияреп кайтып китте. Агасы күренми. Мин урамның икенче ягыннан барам. Менә кызлар берәм-берәм таралышып беттеләр. Менә тыкрыкларына да җиттек. Мин һаман урамның теге ягына чыгарга шикләнеп барам. Көтмәгәндә абзасы килеп чыгуыннан шүрлим. Аннан да бигрәк, күздәге «фонарь» хәзер әллә ничек яшәреп, саргаеп, әллә нинди төсләргә керде. Борын инде үз урынына утырды утыруын.

Рәхимә-Сәгыйдә адымнарын әкренәйтте. Өй турыларына җиткәч туктады да минем якка карап тора. Ни булса шул була, урам аша йөгереп чыктым. Исәнләштек. Бу минем «фонарь»га ишарәләп:

– Авыртамы? – ди.

Мин уңайсызланып баш чайкыйм:

– Юк, хәзер авыртмый.

Ул инде бөтенләй елмаеп:

– Хәзер төнен дә күрәсеңдер әле, – ди. – Чинар башына менсәң, төнен безнең йорт алды тагы да яктырак булыр иде, – дип, агач башына күрсәтә. Шигем калмады, минем агач башында утырганнарымны күргән бит бу! Ык-мык киләм, сөйләшергә уңайлы сүз таба алмыйм.

Өйгә кайтып кердем. Апа:

– Бер таза гына бәндә сине сорап килде, озак кына капка төбендә дә көтеп утырды. Бик җитди кылана, үзе бертуктаусыз сәгатенә карый. Син кайтмагач, китте, –ди. Әни дә аңа өстәп:

– Әйтергә онытып торам, ул бәндә элекке көннәрне дә сине сорап килгән иде. Өйдә берүзем генә булгач, капкадан кертмәдем, – дип куйды. Бу хәбәрләр минем шик учагына бензин сипкән кебек булды. Монда куркып гомер кичергәнче, үз илеңә кайтып үлгәнең артык. Шуны уйлап, өйдәгеләргә әйтеп салдым.

– Ярар, әни, җитте. Иртәгә үк юлга чыгабыз. Кайтып китәбез. Ошамый миңа монда, – дим. Апа коелып төште. Елый ук башлады.

– Мин нишлим инде берүзем дүрт бала белән? Аларны ничек кеше итәм? Берсеннән-берсе бәләкәйләр бит әле, – дип, сузыпмы-суза, малайлар, кире калырга үгетли мине. – Яңа эш тә белешеп беттем, фәлән-фәсмәтән, – дип, елапмы-елый. Әни дә аның ягын каера. Имеш, хәзер бездә кыш. Яланөс ничек кайтып кермәк кирәк. Утын да әзерләнмәгән, салам да китерелмәгән. Китте болар, малай, икәүләп балавыз сыга-сыга миңа басым ясыйлар. Мин үземнең сүземдә нык тора торган кеше.

– Син, әни, кайтмасаң кайтмассың, ә мин туйдым. Тормышның фәтүәсе юк монда. Үзебездә, ичмасам, күрше күршесенең ихатасында ниләр барын күреп, ишетеп тора. Ә монда халык сукыр тычкан кебек, биек койма эчендә көн күрә. Юк, булмый, бүген үк билет ягын хәстәрләргә кирәк, – дидем дә, барлы-юклы акчаларны санарга керештем. Кырып-себереп дигәндәй җыйгач, ике билетлык булды.

Эшне тиз тотып, тимер юл вокзалына барырга әзерләнәм. Үзем белән барырга апаның олы улы Нариманны да үгетләдем. Ул сигезенче сыйныфта укый. Ни дисәң дә иптәш, таяныч. Хәзер инде тегеләрнең мине күзәтеп торып, берәр аулак урында чүкеп китәргә әзерләнгәннәренә һич шигем калмады. Нинди генә планнар корып, нишләтсәләр дә, кырымда шаһит булачак. Бер кешене җыештырып куюга караганда икәүне юк итү ул инде, минем уемча, кыенрак булачак дип беләм.

Без Нариман туганым белән килеп чыгып, ун адым да атлый алмадык, куркыныч шигемне дөресләп, Рәхимә-Сәгыйдәнең теге башкисәр абзасы машинасы белән чажлап килеп туктамасынмы! Йөрәгем кысылып, дарсылдап тибәргә тотынды. Тирә-якка каранам. Урам буш дияргә була. Иң теге очта гына бер көтү бала чага чым-чыкыр килә. Ә башымда – уйлар. Әйе, мавыгып йөри торгач, бу кызыйга чынлап торып гашыйк булганмын булуын. Нәтиҗәсе нәрсә? Хәзер менә берничә ир килеп төшәрләр дә машинага утыртып алып та китәрләр. Һәм Аллаһы әкбәр. Яклаучым бармы монда? Минем беркемем юк. Җизни – мәрхүм. Апа белән әни нәрсә, алар – хатын-кыз.

Атлыйсы адымны атламый бөтенләй туктап калдым.

Торып йөгерер идең – барыбер куып җитәчәкләр. Иң яхшысы – кире борылырга. Ә янымдагы туганым җиңнән тарта:

– Йә, әйдә, нәрсә туктап калдың? – ди. Мин авыз эченнән мыгырданам:

– Әллә акча торып калган инде, – дим. Үзем күземне машинадан ала алмыйм. Куркыныч чакта секундлар сәгатьтән озынрак була башлый. Менә мин җай гына капкага борылам. Капкадан кереп китеп өлгерә алмадым, апа үзенең яңгыравыклы матур тавышы белән:

– Җәүдәт, Җәүдәт туганым, тукта әле, – дип дәшә түгелме? Аңыма барып җитми тора. Әйтерсең лә миңа түгел, ә башка кешегә дәшәләр. Нариман туганым җиңемнән тотып туктатырга чамалый. Теләр-теләмәс кенә борылам. Апа белән абзый тиз-тиз үк килеп җиттеләр. Куркудан, рульдә теге уллары дип уйлаган булам тагын. Алай-болай усал ниятләре юк шикелле. Үзләре авыз тутырып елмаялар. Вахит абзый, тамагын кыргалап, гәүдәсенә туры килеп торган калын тавышы белән:

– Безгә берәр сәгатьтән чәйгә килегез. Барча туганнарыңны да алып килергә онытма. Әниең, апаңны һәм аның балаларын да, – ди.

Шулай итеп, без өчәүләшеп, Рәхимә-Сәгыйдәләргә кунакка килдек.

Идәндәге кыска аяклы өстәлдә бик шәпләп пылау ашыйбыз. Әбине дә алып чыгып утырттылар. Бернәрсә дә булмагандай, элеккеге бик якын танышлар кебек, бик матур утырабыз шулай.

Чәйләп алгач та безнең кайтырга ашыкмавыбызны үтенәләр. «Хәзер шулпа пешеп чыга, гомумән, якташларны сыйлап, кунак итеп, бөтенләй дуслашырга телибез», дигәч, апа белән әни хуҗабикәгә ияреп, йорт-бүлмәләр белән танышырга чыгып киттеләр. Әбине бик сак кына үз бүлмәсенә кертеп урнаштырдылар. Мин инде Заһитның балалары белән танышып, алар белән юк-бар сөйләшәм. Ә Заһит, миңа күз кысып, кулын күкрәгенә куеп, гаеплемен дигәнне аңлатып, сүзсез генә миннән гафу үтенә. Мин дә, күптән оныттым инде дигәнне аңлатып, кул селтим. Шулай балаларны шаяртып, күңелләрен ачып утырганда, Рәхимә-Сәгыйдә шым гына килеп, колакка:

– Сине картәни чакыра, – дигәч, сискәнеп киттем. Ә ул кулымнан үзенең нәфис бармаклары белән тотып тартып торгыза һәм җитәкләп әби бүлмәсенә алып керә. Әби теге матур агач караватта олы мендәргә ипле генә ярым сөялеп, ярым утырып тора. Теге көнне күземә чалынмаганмы, әллә чаршау корылган булганмы – идәннән түшәмгә чаклы сузылган киштәдә – китап. Калын-калын, саргаеп беткән иске китаплар. Урыс телендәгеләре дә, татарчалары да, латин һәм гарәп хәрефләре белән исемләнгәннәре дә байтак. Гарәп хәрефлеләре, мөгаен, Коръән йә дога китапларыдыр.

Әбием дәшми генә янындагы кәнәфигә утырырга ишарәләде. Миңа текәлеп-текәлеп үтә карый. Мин, аның сынаулы карашын күтәрә алмый, күземне өстәлгә күчерәм. Анда төрле-төрле дарулар исемнәрен укырга чамалыйм, юк булмый, зиһенем миңа буйсынмый.

Әбием исә әкрен генә кеткелдәп көлеп алды. Янындагы келәмне кулы белән сыпырып, булмаган сырларын тигезләп, йомшак кына тавыш белән:

– Ә бит, улым, мин сине көттем. Ничәмә ел көттем, – дип әйтеп салмасынмы, авыр көрсенеп. – Ии... язмыш... – дип, нәрсәдер әйтергә чамалаган иде, күңеле тулыпмы, туктап калды. Күзләреннән яшь чыкты. Җиң очыннан бик матур чигелгән кулъяулык алып, яшьләрен сөртә-сөртә: – Кызым, даруны бир әле, – дип, безне дәшми генә тыңлаган Рәхимәгә дәште. Дару эчкәннән соң ул бераз дәшми торды да: – Кырык елдан артык көттем! – дип өстәп куйды.

Мин һичнәрсә аңламыйм. Нәрсә әйтергә тели бу карчык? Зиһене ычкынып, түбәсе кыйшайгандыр моның дип уйлый башладым. Карт кешеләрдә очраштыргалый бит шундый чирләр. Миңа бит чак егерме өч тулды, ә ул ничек мине кырык ел көткән булып чыга?

– Аптырама, олан, «бу хәбәрне өстән, биектән төшкән кеше әйтер. Шул хәбәр дөрес булыр», дип әйтелгән иде китапта. Менә, дөресләнде. Синең бит, олан, безнең йортка беренче аяк басуың капка аша кереп булмады, син күктән, ягъни агач башыннан, биектән килеп төштең. Үәт, аңладыңмы хәзер? – ди. Бернәрсә дә аңламыйча, аптырап, Рәхимә-Сәгыйдәгә күз салам.

– Кызым, китапны алып бир әле, – ди әби. Рәхимә-Сәгыйдә караватның башында торган, шулай ук бизәкләп, сырлап эшләнгән сандыкны ачып, аннан күн тышлы бик иске бер китап алып әбигә тоттырды. Әби зур калын пыялалы күзлеген алып киде дә китапны ачып, аңа карамый гына:

– Китапта син сөйләгәннәр дөрес булыр, дип язылган, балам. Сөйлә, улым, сөйлә. Дөресен сөйлә. Закирҗан бабаңны кайдан беләсең? – дип, туп-туры итеп, күзлеге аша миңа карап тора башлады.

Менә эш нәрсәдә икән! Әбием миннән Әфганстандагы маҗараларымны белергә тели түгелме соң? Шулай шул. Көтелмәгән хәлдән бераз югалып калдым. Ни сөйләргә дә, нидән башларга да белмим. Әбием яңадан китапка карап алды да минем сөйләгәнемне көтә. Һәм ишетелер-ишетелмәс кенә, бик тә моңсу итеп, ничектер, өзелеп-өзелеп:

– Аллаһ хакы өчен, үтенеп сорыйм, балам, – дип тә өстәп куйды.

Ничек кенә кыскача сөйләргә теләсәм дә, әбием минем белән булган маҗаралы хәлләрнең төбенә тоз коя, төпченә-төпченә тыңлый. Бигрәк тә тозактан кемнәр коткарганын тәфсилләп сораша. Мин инде Сәгыйдә апаны шунда күрүемне, Рәхимә белән ничек танышуымны сөйләдем. Татарча аңламаган булып кылануларына чаклы әйттем. Тылмач итеп, Бәләбәйдә үскән татар әбисен алып килүләрен сөйләдем. Тылмач әбинең Бәләбәй шәһәрен «Бала би» дип атавын да онытмадым. Имеш, бик бай би, улым туса, шушы төбәкне аның хөрмәтенә атармын дип нәзер әйткән, имеш. Улы тугач, бала хөрмәтенә ул җирне «бала би» дип атаганнар. Тора-бара «бала би» Бәләбәйгә әйләнгән. Тик әбине болар кызыксындырмый. Аңа тегендәге Сәгыйдә апаларның ничегрәк яшәүләре кирәк.

– Ә менә Рәхимәнең һәм дә Сәгыйдә апаның бу кышлакта мине күргәч танымаган булып кылануларына, мине бутар өчен исемнәрен алыштырып йөрүләренә хәтерем калды, – дим. – Тик нигә шул кадәр миннән яшерергә? Мин бит барысын да беләм, әби. Мин белгәннәрне кызыгыз да, оныгыгыз да белә. Шушы ук хәлләрне сезгә алар да сөйли ала иде, – дим. Тик мин боларны беркемгә дә, әни кадәр әнигә дә сөйләмәдем. Ә менә сезгә сөйләдем, әби. Курыкмагыз, бүтән ләм-мим, сөйләү юк, – дим һәм кызарына-бүртенә өстәп куйдым: – Ә бит Рәхимәне тәүге күрүдә үк ошаттым. Тик сез миңа оныгыгыз белән очрашып, сөйләшеп йөрергә генә рөхсәт итегез. Һәм үз чиратымда телемне теш артында тотармын. Бу сер үзем белән кабергә кергәнче калыр!

Әби үзенең түшәгенә сөялеп мине дикъкать белән тыңлады һәм бераз тын гына утыргач:

– Сәгыйдәне чакыр әле, улым, – диде. Мин торып ишекне ачарга да өлгермәдем, бүлмәгә кояштай балкып минемчә, Рәхимә, аларча Сәгыйдә килеп керде. Ишек артында гына торган икән. Оныгына карап, әбием:

– Укол вакыты җитте, балам, ясарга кирәк булыр, – ди. Мин бүлмәдән чыгарга әзерләнеп, торып бастым. Әбием мине бармагы белән чакырып үзе янына утырырга куша. Һәм:

– Рәхмәт, балам, яхшы хәбәрең өчен. Кызларга үпкәләмә, балам, исемнәрен алыштырган өчен. Син белмәгән серләр җитәрлек әле, улым. Мин белмәгәннәре дә байтак. Иртәгә иртәрәк кил, улым. Сәгыйдә дә өйдә булачак. Бергәләп чәйләр эчәрбез, иншалла. Әле безнең сөйләшеп сүзләр бетмәде. Килерсең бит улым, әйеме? – дип, минем вәгъдәмне алырга тырыша. Эшнең әкренләп җайга салынуына, бигрәк тә иртәгә Сәгыйдә белән бергә булачагыма шатланып:

– Әлбәттә, әби, киләчәкмен. Тик Сәгыйдә нәрсә әйтә бит әле, – дим елмаеп һәм Сәгыйдәгә күз төшерәм. Ул да битләре алсуланып, «мин риза» дигәнне аңлатып, башын кага.

Табыннан соң хушлашып, рәхмәтләр әйтеп кайтырга кузгалышабыз. Абзый безне ничек килеп алган булса, шулай олылап, машинасы белән өебезгә чаклы озатып куйды. Вакыт шактый соң инде. Без кайтканда, сәгать төнге уникенче булып киткән.

Мин иртән иртүк инде аларга чыгып йөгерергә әзер идем. Апа белән әни генә тыйдылар:

– Таң тишеге белән кая ашыгасың? – диләр. – Кунакка болай иртә бару тәрбиясезлек була. Кояш әзрәк күтәрелә бирсен. Син нәрсә? Кеше йокыдан тормас борын барып утыралармы? Килешмәгәнне...

Үзем дә аңлыйм алай ярамаганын. Тик бер төн эчендә Сәгыйдәне шулкадәр сагындым, әйтерсең лә унлап ел күрмәгәнмен. Чак түзеп тордым кояш өскәрәк күтәрелгәнче.

Рәхимә апа мине бусагада ук, елмаеп-көлеп каршы алды. Сәгыйдә дә чыгып басты. Апаның әйтүенә караганда, Вахит абзый эшкә киткән, ә әби мине иртә таңнан ук көтеп утыра икән. Әби бүлмәсенә кердек. Аңа, күрәсең, әле генә дарулар эчереп, укол кадаганнар, бүлмәдә сизелер-сизелмәс дару исе аңкый. Мине күрүгә әбиебез балаларча шатланып, исәнләшергә дип кулларын суза. Рәхимә апага:

– Кызым, чәеңне яңарт әле. Әнә кунакның да тамагы кибеп киткәндер, – ди.

Мин урынымнан тора биреп:

– Юк, юк. Мин әле генә табын яныннан торып килдем, – дигән булам. Әбием, гадәтенчә, кире урыныма утырырга кушып, кулы белән ишарәләп:

– Йоласы шулай, улым, йоласы. Безнең халыкта килгән кешегә һәрчак ризык тәкъдим иткәннәр. Син, балам, һич карышма. – Һәм әбием, мине аптыратып, кинәт кенә: – Шулай итеп, Сәгыйдә апаң мәрхүмә туганы хөрмәтенә кызына Рәхимә дип исем кушкан дидеңме әле, балам? – дип куйды.

Әбинең минем кичә сөйләгәннәрне энәсеннән-җебенә чаклы хәтерендә калдыруына шаккатып:

– Әйе, шулай шул. Миңа Рәхимә үзе сөйләп аңлатты теге тылмач әби аркылы. Аннан инде без бер-беребезне болай да аңлый башлаган идек. Әйтәм бит, татарча белмәгән булып кына кыландылар, – дим.

Сәгыйдә шулчак әби белән безнең арадагы сөйләшүне ишетеп түзмәде:

– Кемнәрне әйтәсез ул? – дип сорап куйды. Әбием көлеп кенә:

– Күп белгән тиз картайган, үзем җайлап сөйләрмен әле, – ди.

Аның хәле кичәгегә караганда күпкә яхшырган, кәефе күтәренке. Өстәлдән кичәге китапны алды да:

– Улым, синең хакта күп нәрсәләр беләм бит, – диде, серле итеп.

– Беләсездер, кәнишне, кичә генә барысын да сөйләп бирдем бит, – дим.

Безне зур кызыксыну белән тыңлап, күзәтеп торган оныгына да ипләп кенә эш кушты:

– Бар, кызым, син әниеңә табын әзерләш. – Сәгыйдәне чыгарып җибәрүен үземчәрәк аңлыйм.

Егетләр алдында кукраеп басып торма, дип ишарәләведер, дим. Юк икән шул. Әби сөйли башлагач кына аңладым. Ул минем кайчан туганны, елын, көнен-аен сорашты да, теге китапны ачты. Әле бер битен, әле икенче битеннән укып, бәләкәй чагымда суга батып үлә язганымны да, шофёр булып эшләгәндә, авариягә эләгеп, чак исән калуымны да әйтеп бирде. Шуннан кинәт кенә күзлеген салды да, миңа туп-туры карап, хәйләкәр итеп:

– Сәгыйдәне чынлап торып яратасыңмы, улым? – ди.

Мин көтелмәгән бу сораудан югалып калам һәм әкрен генә:

– Шулай, ахры, – дим.

– Ахрысы булырга тиеш түгел. Яратасыңмы, юкмы?

Мин кып-кызыл булып кызарам һәм телемне чак әйләндереп:

– Яратам! – дим, кулларымны кая куярга белмичә урындык почмагына ышкыштырып, өстәлгә җәелгән чигүле җәймәне карашым белән сөзеп.

– Тыңла алайса, улым. Сөйгән кешең белән яшәячәксең. Дүрт балагыз була, илле яшеңдә ниндидер зур авыр кайгы кичерәчәксең. Шуны җиңеп чыксаң, тагын да рәхәт, озын гомер кичерәчәксез. Яраткан кешең янында булып, балалар игелеген күреп яшәячәксез. Берничә тапкыр өеңне, яшәгән урыныңны алыштырачаксың. – Әбием тагы китапка карап алды: – Монда дүртенче балаң бик ачык күренми. Әмма карт көнегездә ул бала сезнең кояшыгыз астында җылына...

* * *

Хикәясенең шул җирендә Җәүдәт абзый туктап тынып калды. Көн сүрелеп килә. Шулай да кызган һава-җир тиз генә суынырга теләми. Абзыебыз тагы үрелеп алып теге кымыз кебек әчегән әйрән белән тамагын чылатты һәм безгә дә суза. Эчегез, янәсе. Без, абзыйның сөйләвен туктатмас өчен, барыбыз да сүзсез генә баш чайкап, аның тәкъдимен кире кактык. Һәм аның сөйли башлаганын көтәбез. Яшка абзыебыз, «әле бу кояш һаман баемыймыни» дигән кебек, кояшка карап алды да:

– Ә бит әби әзрәк ялгышты. Сәгыйдәнең авырып кинәт кенә мәрхүмә буласын белмәгән. Әллә белеп тә әйтмәде, – дип туктап калды. – Юк, белгән булса, әйтер иде, билләһи, әйткән булыр иде, – дип, күзенә эленгән яшь тамчысын тиз генә җилпеп ташлады.

Ул арада чәй өлгерде. Рәхимә апа бик тәмле итеп сумса пешергән һәм безне табынга чакыра. Без Сәгыйдә белән икәүләп әбине җитәкләп-күтәреп дигәндәй теге якка алып чыгабыз һәм өстәл артына мендәрләргә сөяп утыртабыз.

Табын артында әбием миңа үзләре турында сөйләп алып китте.

– Ихтилал булып, мулла-мәзиннәрне эзәрлекли башладылар. Бер төнне картәтиегезнең элекке бер шәкерте килеп хәбәр салды: «Закирҗан ага, иртәгә авылдан чыгып китмәсәң, үзеңне кулга алалар, гаиләңне Себер сөрәләр», – дип. Бабагыз, ягъни әтиең, – әби Рәхимә апага карап алды, – бабаң бик сизгер кеше булды. Өченче көн генә Уфадан кайтып, коточкыч хәлләр турында сөйләп кенә туктаган иде. Шушы хәбәрне ишеткәч, ике арбага мичәүләп атлар җиктек тә, сала алган йорт-җиһазны төядек. Калган барча дәүләтне күрше Гыйльмулла абзыйларга тапшырып, шул ук төнне Ырымбурга чыгып качтык. Җитмәсә, кулда игезәк имчәк балаларым Сәгыйдә белән Рәхимә. Кәшшәфетдин белән Заһитым инде кул арасына кереп баралар. Безнең белән авыру каенанам да бар. Ул бик тә укымышлы карчык иде. Михнәт-авырлыклар күрә-күрә, шулай качып барабыз. Ә сәүит хөкүмәте безне бастырып эзәрлекләп килә. Үзе килә, үзе гел укымышлы зыялыларны бетереп, җыештыра бара. Казакъ далаларына чыгып киттек. Бабагыз кышын балалар укытты. Шулай тамак туйдырабыз. Бушрак вакытымда үзем дә аңа ярдәм иттем. Яз җитү белән юлга чыгабыз. Атларны кышын берәм-берәм суеп ашап бетердек. Каенанамны тәүге кышны ук казакъ далаларында, чит җирләрдә җирләргә туры килде. И... и... балалар, ул этләнүләр, ул кышкы салкыннарда туңулар – барысын да сөйләсәң, кеше ышанмаслык хәлләр...

Әбием үзе сөйли, үзе елаштырып ала. Күргән михнәтләрен исенә төшерү аңа шактый авыр, күрәсең.

– Соңгы атыбызны буранда казакъ ярлылары урлап алып китеп суйдылар. Бик акыллы хайван иде. Баулары киселгән тирмәбез дә, буранда авып, тәгәрәп китте. Тирә-якта бернәрсә күренми, карлы буран. Далада җил-буран бигрәк көчле була бит. Яшь балалар хакынадыр инде, буран әзрәк басыла төште. Шунда миһербанлы бер карт очрап, бер ат һәм олы гына киез калдырып китте. Югыйсә шыкырдашып туңып үлә идек далада. Их балалар, ул сәүит власының начар яклары бик күп булды инде. Яхшылыгы да бар, әлбәттә, анысын да инкарь итеп булмый.

Үзбәкстанга килеп, ару гына тормыш корып яши башлаган идек, Закирҗан бабаңны кулга алдылар. Имеш, балаларны мулла укытырга тиеш түгел. Атарга дип алып барганда, җаен туры китереп качкан. Икенче көнне Фрунзе кул астындагы дашнаклар дигән, сакал басып беткән ямьсез кешеләр килеп, Сәгыйдә белән Кәшшәфетдинне чырылдатып алып киттеләр. Рәхимә белән Заһидулланы йомыш белән күршеләргә кертеп җибәргән идем. Дашнакларны күргәч, күршеләрем балаларны чыгармаганнар, рәхмәт яугырлары. Алар шулай исән калдылар. Теге ерткычлар, шулай итеп, ике баламны алып киттеләр. Үземне дә бетерәләр иде. Ярый күрше-күлән коткарып алып калды. Сәнәк-кәтмәннәр күтәреп чыккан халык. Балалар хакына Аллаһы Тәгалә саклагандыр инде. Дашнакларның юлбашчысы шундук әйтте: «Йә ирең, йә балаларың белән үзең, – ди. Иреңнең кайда икәнен әйтсәң, балаларыңны җибәрәбез. Әйтмәсәң, аларны тереләй күмәбез», – дип яныйлар. Бүтәнен хәтерләмим дә инде, шунда егылганмын. Икенче көнне бер дашнак ат өстеннән генә Кәшшәфетдинемнең үле гәүдәсен капка төбенә калдырып киткән. Кеше, адәми заттан булса, этне дә алай ташлап китми. Бахыр баланың, елганы кичеп чыкканда, аркасына атканнар икән. Мин шул егылудан бер ел аяксыз, сөйләшә алмый яттым. Үзбәкләр бик миһербанлы халык, ничек итсә иттеләр, үләргә ирек бирмәделәр. Гомерем булгач, терелдем, аякка бастым. Ә Заһитым фашист илбасарларына каршы сугышта һәлак булды. Командир иде. Танк йөртте. Бик акыллы, тимер-томырга бик әвәс иде балам. Гомере генә кыска булды улымның.

Теге тәүге качканында Закирҗан бабаң тауларда яшеренгән булган. Кемдер балаларыңны да зинданга яптылар дип хәбәр иткән. Шуннан бу, төнлә сакчыны үтереп, балаларны алып кача. Таңга таба артыннан куа төшәләр. «Ирең Әфган чиген чыкканда, ике баласы белән суга батты», дип килеп әйттеләр миңа. Тик Кәшшәфетдин улымның гына гәүдәсен тапканнар. Шул гаип булудан менә әлеге көнгә кадәр бер хәбәр дә юк иде. Ходай насыйп иткәч, хәбәрне син китердең, балам, – дип, әбием элеккедән дә ныграк, лышык-лышык елап җибәрде. Кулларын күкрәгенә куеп, рәхмәтләр әйтеп башын ия. Әбигә кызлары да кушыла. Чәй мәшәкатьләре күптән онытылган, чәй-сумсалар күптән суынган. Мин дә, сиздермәскә тырышып, читкә борылам. Әбине жәлләп, күземнән яшьләр тәгәри. Каһәрең, кулъяулыгым юк икән. Оят булса да, күлмәгемнең җиңе белән күземне сөртәм. Шулчак Сәгыйдә, әниләренә сиздермәскә тырышып, минем кулга бик матур кулъяулык тоттырды. Татар кызлары гына болай бизәкләп чигә кулъяулыкны. Язгы ләйсән яңгыры кебек яшь коеп алгач, әбием тынычлана төште. Һәм мине борчыган, мин бирергә әзерләнгән сорауга үзе җавап биреп куйды:

– Ә дашнаклар дигәннәре кемнәр, дисеңме? Шушы кышлакта күпме хатын-кызларны мәсхәрәләделәр, күпме яшь ир балаларны көчләделәр алар. Шуңа да Закирҗан бабаң кеше хәтле кеше үтерергә мәҗбүр булган. Аларны кеше дип әйтүе дә авыр. Бер иблис токымын үтерде ирем. Бабаң рухына багышлап, күпме Коръән чыктым, күпме догалар укыдым. Аллаһтан ярлыкау сорадым. Бабаңа бер сүзем юк. Ичмаса, бер иблиснең башына чыгып, балаларны хурлыктан коткарды. Аңа мең-мең рәхмәтләр. Ходайның рәхмәте белән, балам, син алардан да хәбәр алып килдең. Теге яктагы Сәгыйдә апаң ул – шушы Рәхимә апаңның игезәк сыңары инде, улым. Үзең әйттең бит, кызларына Рәхимә дип исем кушканнар. Менә без дә бу якта шул Сәгыйдә апаң хөрмәтенә кызыбызга Сәгыйдә исемен куштык дип, оныгының аркасыннан сөеп-яратып алды.

Рәхимә апа белән Сәгыйдә әле барысын да аңлап җиткермиләр иде шикелле. Күрәсең, шуңа да әбием:

– Җәүдәт улым, булмаса, апаңа да сөйлә инде. Алар да ишетсен, теге яктагы Рәхимә оныгым белән Сәгыйдә кызымның хәбәрен, – диде дә миңа күзләрен мөлдерәмә тутырып карап тора башлады. – Сөйлә, улым, сөйлә. Һич тартынма, тутырып сөйлә.

Төш авышуга мин инде, әйтерсең лә, бик зур батырлык эшләгән кеше кебек идем. Сәгыйдәнең миңа сокланып каравы күңелемә каймак, йөрәгемә баллы бер наз. Элек миннән читләшсә, бүген үзе янымда бөтерелә. Әбием һаман да яшь күрсәткәләп алса да, хәзер бу тик шатлык яшьләре генә инде. Өй бәйрәм төсен алды.

Рәхимә апа сый-нигъмәтләр алырга базарга йөгерде, ә безгә теге хикмәтле тандыр дигән мичкә ут куярга кушты. Әбине үз бүлмәсенә кертеп, дарулар эчереп, тынычландырып яткырдык.

Нәрсә булса шул булыр дип, сөйгәнемне утынлыкта туры китереп, суырып-суырып, бер кысып кочаклап үптем, егетләр. Беләсегез килсә, иреннәренең тәме әле дә тел очында тора кебек. Ул бик карышмаса да, кочагымнан шуып чыкты да, кып-кызыл булып:

– Кит инде, кеше-мазар күрсә, ояты ни тора. Син бигрәк азгынсың. Йә көтмәгәндә кочаклыйсың, йә булмаса, тавык абзарын җимерәсең, – дип челтерәп көлде дә утынлыктан чыгып йөгерде.

Ничек кенә хәйләләп тагы бер кочакларга ниятем булса да, барып чыкмады. Мич матур гына кызып, ялкынланып яна. Утка карап утырабыз. Мин аңа елышыргарак тырышып карыйм, тик ул урыныннан тора да китә. Бераздан апа белән абзый да күтәренеп кайтып керделәр. Абзыем минем якка канәгатьсез, шикле карашларын аткалап-аткалап алса да, минем шатлыкны, минем күктә очкан хыялларымны җиргә, кире фани дөньяга кайтарырлык хәлдә түгел иде.

Чәйләп, сыйланып алгач, килгән кунакның вакытында киткәне яхшырак, дигәнне исемдә тотып, кайтырга кузгалам. Латыйфа әби белән дә саубуллашып чыгуны кирәксенеп, ишектән башымны гына тыгып хушлашырга уйлаган идем дә, барып чыкмады. Ул, мут елмаеп, янына чакырып алды да, иелергә кушып, колагыма пышылдый:

– Иртәгә җомга көн. Уең булса, иртәгә төштән соң Сәгыйдәгә яучы җибәр. Иң кулай көн. Китапта шулай язылган, – дип, өстәлдә яткан теге сер тулы китапка күрсәтә. Һәм «исән-сау йөр, улым» дигән кебек, кулбашымнан кагып, аркамнан сыпырып куйды. Мин күкнең иң биек, җиденче катында очып дигәндәй кайттым өйгә. Һәм иртәгесенә нәкъ әби әйткәнчә эшләдем дә.

Җәүдәт абзыебыз:

– Их... – дип бер тирән итеп тын алды да торып басты. Елга аръягына, офыкка, баеп барган кояшка карап бераз тын торды һәм ниндидер бер сагышлы тавыш белән: – Менә шулай кулга төшердем мин үземнең иң зур, иң тәүге һәм иң соңгы мәхәббәтемне – Сәгыйдә апагызны, беләсегез килсә, егетләр. Тик гомеркәйләре генә кыска булды. Үсеп җиткән балаларыбызның игелеген күреп, шатлыкларын гына уртаклаша алмады, – дип, бик нык итеп көрсенеп куйды. – Әй язмыш... тәкъдир-күрәчәк дигәннәре шушы буладыр инде ул, маңгаеңа нәрсә язылган, шуны күрәсең, – диде дә, җай гына атлап, елгага таба китте. Без кымшанырга да кыймый тып-тын утырабыз. Мин инде Җәүдәт абыйның бүтән берни дә сөйләмәячәген чамалап, егетләргә әкрен генә:

– Шабаш, егетләр. Бүгенгә җитәр. Җыештырыгыз эш коралларын! Кайтырга вакыт, – дим.

Егетләр теләр-теләмәс кенә торып, дәшми генә җыештырына башладылар. Барысы да бик җитди. Без барыбыз да Җәүдәт абзый алдында ничектер бәләкәйләнеп, мескенләнеп калдык.

Эчебездән генә уйлый идек шикелле: «Рәмиләләребезгә, Фатыйма-Зиләләребезгә барыбыз да шулай яратып өйләндекме? Шулчаклы яратышып, бер-беребезне ихтирам итешеп торабызмы хатыннарыбыз белән?!» Егетләргә таралышырга кушам. Эшкә җәяү йөрибез, чөнки без кышкылыкка әзерләгән ферма авыл янында гына.

Үзем абзый киткән сукмактан елга буена төшәм. Ул инде салкын суда юынып-чайканып алган. Яр буенда ике тезен кочаклап агымсуга карап уйланып утыра. Уйларын бүлдерергә базнат итмим. Тик ул, минем килгәнне шәйләп, торып басты да:

– Үз әкиятем белән бүген эшләргә дә ирек бирмәдем, – дип, моңсу гына, гаепле кеше кебек елмаеп куйды.

Аны тынычландырырга ашыгам:

– Зарар юк, Җәүдәт абзый. Батырга да ял кирәк. Бик матур да, бик фәһемле дә тарих сөйләдегез. Рәхмәт сезгә!

Ул сүзләремә игътибар да итми:

– Ни бит әле, кара әле, туган... Кыен булса да әйтим инде. Мин бүтән эшкә килә алмыйм. Урыныма берәрсен табарсың. Әнә теге очтан «Пытыр» малае Миңнулла эшсез ята түгелме? Әйтсәң, килә ул. Минем олы малайдан хат килде. Үз янына чакыра. «Дөньямны ташлап китеп буламы», дип уйлаган идем дә менә бүген «барам» дигән катгый фикергә килдем.

Безнең калымчылар бригадасына Җәүдәт абзыйсыз кыен булачак. Анысы көн кебек ачык. Белмәгән һөнәре, эшләмәгән эше юк. Чын-чынлап алтын куллы кеше. Ләкин мин аны калырга үгетләп тә, кыстап та булашмадым.

– Ярар, Җәүдәт абзый, җан биргәнгә юнь бирер әле Ходай. Әйдә, кайтабыз, – дию белән генә чикләндем.

Авыл урамына килеп кердек. Сөйләшмибез. Авыл көтүе күптән кайткан. Көтүдән соңгы ыгы-зыгы, сыер савулар, мал ябулар тынган. Өйләрдә ут ала башлаган мәл. Мин абзыйны үзебезгә кичке ашка чакырам. Ул ризалашмый, бик тә төшенке, моңсу тавыш белән:

– Аның, туган, дөньяда иң кыены – бикле, буш, караңгы өйгә кайтып керүе. Сине көтеп, елмаеп каршы алырдай тормыш иптәшең булмагач, яшәүнең бер яме-мәгънәсе юк. Өйгә кайттың ни дә, кабергә кереп яттың ни, – дип, бик тә күңелсез итеп әйтеп куйды. Мин инде аны тагын да ныграк кызганып, үзебезгә алып бармакчы булам.

– Сөйләшеп утырырбыз, – дим. – Дус-туганнар килсә, дип әчетеп куйган җимеш суы да бар. Кичә генә тәмләп карадым. Хөкүмәтнеке бер якта торсын,– дип, тегенең иң йомшак җирен сыпырам.

Җәүдәт абзый:

– Юк, туган. Әйтүең өчен рәхмәт. Ул Яшка эчә, Яшка алкашка әйләнгән, диләр дә ул. Дөрес түгел. Эчеп карадым бит инде. Онытылмасмы дип уйларым, сүнмәсме дип кайгыларым. Юк, малай, аракы гына баса алмый икән йөрәк сызлауларын. Шуңа да улым янына барып карыйм. Өй салырга җир биргәннәр аңа. Үзем салып бирәм өйне. Менә дигәнен. Хан сарае кебекне. Гаепләмә, гомер булса, бер күрешербез әле, Ходай насыйп итсә. Хуш, туган, – диде дә кырт борылып китеп барды. Караңгылыкка кереп югалды. Әйтерсең лә, укып чыккан бик кызык, мавыктыргыч китап ябылды.

 

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Теги: повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев