Логотип Казан Утлары
Повесть

ИЛҺАМЛАНУ (повестьның дәвамы)

Без «бөек» сүзен еш кулланабыз. Бу сүзне кайсыбер вакытта чамасыз, урынсыз да китереп кыстырабыз. Теге яки бу шәхеснең бөеклеген нинди аршын белән үлчәргә соң? Халыкка күрсәткән хезмәтенең саны беләнме, шул санга сыйфатны да өстәпме?

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Һәркемнең үз Илһамы

Кемне ничектер, мине бала чагымнан ук Илһам Шакиров җитәкләп
йөртте. Әллә күңелем артык нечкә, әллә музыканы тоемлавым шактый
көчле, шушы тавыш гел үзенә ияртте дә алып китте. Ә тавыш бит үзе аерым
гына яшәми (дөрес, радиогамы, башкасынамы яздыртылса, язмада аерым да
яши). Шулай да, тавышның бит аның иясе бар. Шул тавыш иясен һәрдаим
күрәсе килү, аның ниндирәк кеше икәнен аңлыйсы килү, аның тирәлегенә
омтылу – бу бер дә бетмәс нинди мавыгу, нинди сәер омтылыш икән?!
Нормаль халәтме бу? Әллә берәр төрле тайпылышмы? Хәзер, инде олыгаеп
барганда, үз тормышыма бәя бирергә тырышып уйланам да шундыйрак
фикергә киләм: әлбәттә, бу хис энергиясенең ташып чыгу күренеше. Бу
очракта тавышка иярү, шул тавышны туктаусыз тансыклауның тавыш
иясенә табынуга әверелүе. Уфада нефть институтында укыганда, тулай
торактагы бүлмәмдә, караватым каршындагы диварда Илһам Шакировның
ул вакытта мин белгән бердәнбер төсле фотосы эленеп тора иде. Ул – «Азат
хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналыннан кисеп алынган фотосурәт.
Иртән йокыдан тору белән күзем иң элек шул сурәткә төшә. Бу фотодагы
кешенең исем-фамилиясен, кем икәнен бүлмәдәш рус кызлары да белә
иде инде...
Тора-бара, инде Илһам абый да ничектер мине танып, үз итеп, дус
итеп йөри башлагач, ул берсүзсез табыну дигән нәрсә үзгәрде үзгәрүен.
Ул гап-гади аңлауга һәм хөрмәт итүгә әйләнде. Үз халәтемне шәрехләргә
тырышып, заманында шундыйрак бер шигырь дә язган идем әле, аны
«Табыну» дип атаган идем:
Мин генәме табынучы
Тик берәүгә дөньяда?
Минем кебек иләсләнеп
Янучылар күп алар.
Тик минем табыну – үзгә,
Тик минем денем башка,
Сәҗдә кылмыйм, мәҗүсиләр
Табынгандай Кояшка.

Табынам үзем тапканның
Иң асыл җәүһәренә,
Баш идертә алган көчнең
Рухыма тәңгәленә!
Синең дә бит кояшкача
Алып менгән җырларың –
Күңелемнең үзем ачкан
Бер бөеклеге бары!
Горурлан: табынам сиңа,
Илһам бирүче Аллам!
Тик онытма: Аллаларны
Мин үзем сайлап алам...
Аңлашылса кирәк: бу шигырьдә мин гүя үз-үзем белән бәхәсләшәм,
шул ук вакытта Илһам белән дә. Янәсе, мин аңа сукырларча табынмыйм, ә
аның җырларын, илаһи тавышын кабул итә алган үз күңелемнең зурлыгын
да расламакчы булам. Ә бит, чыннан да, зур талантны кабул итәрдәй, аның
бөеклеген аңлардай кешеләр булмаса, ул талант иясе беркемгә дә кирәкмәс
иде. Сөекле Тукаебызның «Кем белер кадереңне, җаным, дәртле күңел
булмаса?!» дигәне сыманрак инде. Бусы бер. Икенче яктан карасак, халык
дигән көзгедә Илһамның сурәте дә төрледән-төрле бит. Һәркемнең үз
Илһамы, ягъни мәсәлән. Берәүләргә аның гади генә көйләре дә җитеп ашкан,
әйтик, шул ук «Имәннәр шаулый», «Идел буе каеннары», «Гөлмәрьям»,
«Татар кызы», «Күзкәйләрең синең нигә кара» кебек сөйкемле, әмма шулай
да беркатлырак җырлары. Ә кемгәдер аның «Карьят батыр»ы, Дәрдемәнд
сүзләренә җырланган «Кораб»ы, Тукайның сагыш-зар тулы «Әллүки»е,
«Зиләйлүг»е, «Тәфтиләү»ләре, Илһам үзе иҗат иткән «Син сазыңны
уйнадың»ы (Нәкый Исәнбәт сүзләре), озын, гамьле «Җаныем-җанашым»ы,
«Эскадрон»ы, «Һай, әле бик еракта идек без»е, «Кара урман»ы, «Әдрән
диңгез» кадерлерәк. Әле тагын татарның зурлыгын, дәүләтләр тоткан көчле,
ныклы милләт икәнен раслый торган җырларын алыйк. Александр Ключарёв
белән Гөлшат Зәйнашеваның «Туган җирем – Татарстан» җыры үзе генә
дә ни тора! Янә Сәйдәшнең, Рөстәм Яхинның, Сара Садыйкованың, Ренат
Еникеевның, Әгъзам Фәттахның, тагын берничә композиторның югары
пафослы, гамьле көйләре – «Татарстан – минем республикам», «Китмә,
сандугач», «Үрләреңне менгәч», «Өченче көн тоташ кар ява», «Дөнья
матур, дөнья киң», «И мөкатдәс илем», «Җырланмаган әле безнең җыр»
кебекләре... Болары инде җыр сәнгатенең генә түгел, ә татар гавамының
үзенең дә сыйфатына кагыла торган шәйләр. Сыйфат дигәнебез гавамда
тормышны һәртөрле катлаулылыгында кабул иткән, яшәешнең кануннарын
тоеп, фәлсәфи дәрәҗәдә аңлаучылар катламы булуга бәйледер. Зыялылар
катламы, ягъни мәсәлән. Андыйларның күңел иләге бик вак или, ул иләк күзгә
бәрелеп торган эрерәк чүпләрне – сәнгатьтәге зәвыксыз, арзан продуктны
шундук тотып ала, күңеле түренә үткәрми. Ә чын талант ияләрен исә
зыялылар бер күрүдән-ишетүдән таный һәм үз итә. Инде килеп, талант иясе
үзе дә халыктагы төрле сыйфатларны үз шәхесенә сыйдыра ала бит. Ул авыл
көтүчесе, игенчесе, терлекчесе шикелле гап-гади дә булырга мөмкин, икенче
караганда – дөньяның зур фикер ияләренә генә хас философ та. Илһам абыйда
шушындый гадилек тә, табигый аң-зиһен дә, тормышны нечкә тоемлау да,
тирән акыл да – барысы бергә тупланган иде. Күрәсең, табигать үзе алдан
ук белеп, туачак бер баласының орлыгына шундый сыйфатларны аерып,
сайлап-иләп салгандыр инде. Шуңа туры китереп, ата-анасы ул балага нинди
мәгънәле исем дә кушканнар бит әле – Илһам!

Без «бөек» сүзен еш кулланабыз. Бу сүзне кайсыбер вакытта чамасыз,
урынсыз да китереп кыстырабыз. Теге яки бу шәхеснең бөеклеген нинди
аршын белән үлчәргә соң? Халыкка күрсәткән хезмәтенең саны беләнме,
шул санга сыйфатны да өстәпме? Әле ул сыйфат дигәнен ничек итеп
билгеләргә-үлчәргә тагын? Моны, билгеләсә, әлеге дә баягы зыялылар
катламы гына билгели аладыр инде. Зыялылар дигәч тә, алар барысы да
югары белемгә ия, мактаулы исемнәр алган кешеләр генә дигән сүз түгел,
әлбәттә. Халыкның үзендә дә җитәрлек алар – тумыштан зыялы, зирәк,
сизгер күңелле кешеләр. Андыйлар авылда, җирдә яшәүчеләр дә була ала,
завод эшчесе дә, нефтьче дә, табиб та... Төрле кешенең күңеле дә төрлечә
бит, берәүләрнеке бик сай гына, икенче берләренеке – диңгезләргә тиң.
Менә шундый табигый зирәклеккә, сизгерлеккә ия булганнар гына сайлап
ала да үлчи инде кемнең кем икәнен. Ә Илһамны башка күп матур тавышлы
да, киң сулышлы да, әмма кайсыдыр ягы белән барыбер кайтышрак
бүтән җырчылар арасыннан инде күптән аерып алганбыз да бөек дип
тамгалаганбыз икән, моның белән бәхәсләшеп булмый инде. Бу – аксиома.
Яшьрәк чагында Илһамның сәләтен үз элгәрләре белән чагыштырган
булсалар, бүген инде Илһам Шакиров – үзеннән соң килгән җырчыларга
иҗат үрнәге, татар җырын башкару эталоны. Бервакыт залдан сәхнәдәге
Илһамны тыңлап утырганда, башыма шундый бер нәни генә шигырь килде:
Кайсы – җырның суррогаты,
Кайсы – җырның иң чыны:
Куй да үлчә, әйтер аны
Илһам Шакир аршыны…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 11, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев