Логотип Казан Утлары
Повесть

ИБЛИС КОТКЫСЫ (кыйсса)

– Хикмәт шунда: менә өченче көн инде төшемә Хозыр-Ильяс керә. – Тукта! Шунда тукта! Хозыр-Ильяс кергән төш – шаукымлы хәбәр. Кисәтү төше. Шуңа күрә дә син аны миңа сөйләргә тиеш түгел. Миңа ачылмаячак ул, чөнки мин изгеләр белән дус түгел. Минем тирә-якта Иблис токымнары гына... Җыен эчкече, бозык, түбән җаннар... Мәхлук бәндәләр...

«Күктән Иблис төшә» дигән хәбәр килеп ирешкәч,

Җир тетрәнеп куйды.

XIX гасыр кулъязма китабыннан

Шуның өчен бирелгәнме бу Җан –

Иблис теләкләрен үтәр өчен?

Тәңре сүзләренә колак салмый,

Ишетмәгән булып китәр өчен?

Фирая Зыятдинова «Мин гөнаһлы»

1

Ап-ак чәчле, ак сакаллы, шулай ук актан киенгән бер карт аңа нидер әйтмәкче була. Күз карашлары белән үтәли карап, болай да җыерчыклы йөзләрен тагын да ныграк чытып, сакал-мыек астында күпереп торган калын иреннәрен ямьсез бөрештереп, җан тавышы белән кычкырмакчы була, нидер хәбәр итәргә тели. Тик ничек кенә көчәнсә дә, һич тавышы чыкмый, тамак төбендә кысылып, өзелеп кала. Бераздан аның йөзе дә, күз карашлары да төссезләнә, юыла башлый, аннары күксел томан эчендә бөтенләй юк була.

Менә өченче көн инде Мәүлет төшендә бер картны күрә. Кем ул? Бер изге затмы? Илаһи образмы? Пәйгамбәрме? Әллә?.. Әллә Аллаһы Тәгаләнең үземе? Ходайның үзе үк булмаса да, ким дигәндә, Хозыр-Ильястыр.

Кем генә булса да, Мәүлеткә нидер әйтергә тели ул. Нәрсәдер хәбәр итмәкче була. Әйтергә теләгәне бик мөһимдер шул – әнә бит йөз җыерчыклары соң чиккә җитеп калтыранып тора, күз алмалары кан сауган шикелле көннән-көн алсулана, кызара бара.

Юкка түгел бу. Ниндидер мөһим сүз, илаһи ым-ишарә бар монда. Мәүлет тиле түгел, барысын да аңлый: бу сәер төш иң элек аның үз тормышына, үз язмышына ишарәли. Яхшыгамы бу? Әллә түгелме?

Начарга булмас. Болай да тормышының мактарлык җире юк. Авылдан качып диярлек китте. Анда эш юк. Шәһәрдән дә качты. Анда эшләргә кирәк. Бүген ул шәһәр белән авыл арасына урнашкан бер бистәдә мунча каравылчысы булып эшли. Ни өченме? Анда торыр почмак бирәләр. Бушлай юынып чыгарга була. Мунча эшчеләре эчеп исереп, эшкә килми калганда, алар урынына мунчачы булып та эшләп ала. Монысы инде өстәмә эш хакы дигән сүз...

Менә шул мунчада төнге каравыл торганда төшенә керде дә инде теге ак сакаллы карт. Хозыр-Ильяс. Шул-шул! Кешеләрнең төшләренә кереп, аларның алларына чыгып, бик мөһим әйберләр әйтеп китә, ди, бит ул. Тик авыл картлары аны нурлы йөзле, мөлаем карашлы, изге зат итеп сөйлиләр. Төшкә кереп бимазалаган карт исә бик усалга охшаган – кеше күзенә ярсынган, борчылган кыяфәттә генә күренә... Шулай да күңел аны үз итеп, якын итеп кабул итә. Мәүлетне кисәтергә, ниндидер бәладән саклап калырга тели ләса ул.

Күңелен бимазалап йөдәткән уйлары белән үзенең тәрәзәсез-нисез тар бүлмәсендә аунап ятты-ятты да Мәүлет, күңеленә тынычлык эзләп, урамга чыгып китте. Гөнаһ шомлыгына, урамга атылып килеп чыгу белән ул ишеккә ышкылып диярлек үтеп баручы бер ир кешегә барып бәрелде. Бәхеткә, алтын кысалы күзлек кигән бу бәндә бик тәрбияле, зыялы булып чыкты: мөлаем генә елмайды да гафу үтенеп, ары китеп барды. Җыештыручы Шәмси карт көзнең соңгы яфракларын себереп йөри иде.

– Нихәл, Шәмси бабай?

– Хәлләр синдәдер инде, миндә менә бер өем яфрак.

– Каян белдең миндәге хәлләрне, Шәмси бабай? Әүлияме әллә син?

– Йөзеңдәге борчуны күрер өчен гөнаһлы җир кешесе булу да җитә, балакай.

– Нинди җир, нинди гөнаһ? Ни сөйлисең син, Шәмси бабай?

– Үзем турында гына әйтәм, башкаларда эшем юк...

– Шулкадәр күпмени гөнаһың?

– Җитәрлек. Ахырзаманда күп мәшәкатьләнергә туры киләчәк миңа...

– Шулай укмыни?

– Шулай. Ә хәзер сөйлә – нәрсә борчый сине? Минем гөнаһларым хакында сорашырга чыкмагансыңдыр бит?

– Гөнаһлар хакында түгел, изгелекләр хакында сөйләшергә чыктым мин синең белән.

– Изгелекләр дисеңме? Анысы миңа түгел. Изгелекләр хакында сөйләшү өчен башка адәмнәр эзлә.

– Юк ла, аңламадың син мине, Шәмси бабай, әйт әле: син төшләргә ышанасыңмы?

– Тукта, тукта... Нигә әле бу хакта сорашасың? Төшләр хакында сөйләшергә ярамаганын беләсең бит? Илаһи ишарә бит алар. Ходай ихтыяры. Аллаһы Тәгалә өлешенә кермә, балакай, ай-һай, кермә.

– Шәмси бабай, туктале, тыңлап бетер башта! Әллә нинди сәер төш керде миңа. Миңа аны ничек тә аңларга кирәк. Юкса...
– Нәрсә – юкса?

– Юкса бәла-каза килүе бар.

– Шулай укмы?

– Алайса, сөйлә. Тик белеп сөйлә: авырлыгы үзеңә булачак. Шәмси карт кулындагы себеркесен юкә агачына сөяп куйды да чүп ташый торган кул арбасының читенә килеп утырды.

– Хикмәт шунда: менә өченче көн инде төшемә Хозыр-Ильяс керә.

– Тукта! Шунда тукта! Хозыр-Ильяс кергән төш – шаукымлы хәбәр. Кисәтү төше. Шуңа күрә дә син аны миңа сөйләргә тиеш түгел. Миңа ачылмаячак ул, чөнки мин изгеләр белән дус түгел. Минем тирә-якта Иблис токымнары гына... Җыен эчкече, бозык, түбән җаннар... Мәхлук бәндәләр...

– Нишләргә соң миңа? Төшкә кергән Хозыр-Ильяс өченче көн инде миңа нидер әйтергә тели. Ләкин мин аны ишетмим.

– Ә син имчегә бар. Юраучыга.

– Кемгә? Имчегә? Юраучыга? Андыйлар әле дә бармыни?

– Бар. Имчеләр дә, төш юраучылар да, фал ачучылар да бар. Сиңа бу шаукымлы төшең белән шулар янына барырга кирәк, балакай.

Шәмси карт бит-йөзенә үтә дә җитди кыяфәт чыгарып, болай да җыерчыкка чорналып беткән маңгаен тагын да ныграк җыерып, эчкә баткан төссез күзләрен күккә төбәп, бераз тын калып уйланып торды да, дәррәү торып, урам читендә тузгып яткан яфрак өемнәрен лакандай зур чиләгенә тутыра башлады.

Мәүлет акрын гына кузгалып, олы юлга таба китте. Ләкин бер-ике адым атлауга, кире борылды да ах-ух килеп, яфрак җыючы Шәмси картка кычкырды:

– Каян табарга соң ул имчене? Төш юраучыны? Ә?..

Мәүлетне тәмам аптырашта калдырып, җыештыручы карт бу сорауны күптән көткән кебек бик теләп җавап бирде.

– Урам башында ике катлы йорт торамы? Әле күптән түгел генә шунда бер имче хатын килеп яши башлаган. Менә шул хатынның кызымы, сеңлесеме бар, имеш. Менә ул төшләрне аңлата ала, диләр. Тик кара аны, ипләп сөйләш, зыяны тия күрмәсен... Ышан син аларга...

 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза кыйсса

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев