Логотип Казан Утлары
Повесть

Дәва (өзекләр)

Аның дошманы – Пистолет Тоткан Егет иде. Кара чәчле, кара кашлы, зәңгәр күзле... Ул әле дә Зифаның күз алдында һәм ул аны меңнәр арасыннан таный алырлык дәрәҗәдә иде. Тик ничек кенә эзләмәсен, таба алмады.

 

Башта әнисенең тавышы ишетелде. Тавыш кайдандыр, караңгы
билгесезлектән агып чыкты да тылсымлы бер нурга әйләнде, ул нур көчәя барып, бөтен өй эчен яктыртты. Фатирлары матур да, иркен дә, җайлы да иде. Бигрәк тә, качышлы уйнау өчен. Зифа да, Нәфисә дә бу уенны бик яраталар. Кайда качуың, күпме эзләвең артык мөһим дә түгел. Эзләп тапкач, бер-береңнең күзләренә карашып, рәхәтләнеп көлешү кызык. Табышу – шатлык. Иң якын кешеләрең сине эзләп тапса да, син аларны таба алсаң
да, олы бәхет икән. Буынсыз булып, бер-берсенә карашып көлешәләр, кайчагында кочаклашып алалар, йә идәнгә тәгәрәп хихылдашалар...

***

Көтмәгәндә, ишектә кыңгырау шалтырады. Соң иде инде, мондый
вакытта беркем дә килеп йөрми торган иде. Әтисе үзе генә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кайтып керергә яки чыгып китәргә мөмкин. Аның эше шундый. Ә башкалар бу вакытта... Кыңгырау тавышы тагы кабатланды.
– Кем йөри икән? – дигән тавыш ишетелде кухнядан. – Берәүне дә
көтми идем.
– Күрше Зоя булырга тиеш, – диде әнисе. – Зифага күлмәкләр алып кайттым, кич кертермен дигән иде.
– Нинди күлмәкләр тагын? Аның киеме юкмы әллә?
– Төркиядән.
Әнисе кухнядан чыгып, йозакны бора башлады. Фатирдан чыккач,
тагын бер тимер ишек бар иде әле. Ләкин әнисе фатир ишеген ачу белән аны кемдер өй эченә этәрде. Уртачадан калкурак буйлы, атлетларча таза гәүдәле бу егетне Зифаның беркайчан да күргәне юк иде. Ул бер кулы белән әнисенең авызын каплаган, икенче кулына озын көпшәле пистолет тоткан. Мондый пистолетны Зифа күрше малайларының кулында әллә ничә тапкыр күргән иде инде. «Кара әле, әллә өлкәннәр дә атышлы уйный микән?» – дигән уй ялтлап узды.
– Кем бар? – дигән тавыш ишетелде кухнядан һәм әтисе үзе дә күренде.
– Ник дәшмисең?
Егет шундук каршы атлады һәм пистолетын әтисенең маңгаена төзәп атып җибәрде. Әтисенең маңгаенда кызыл нокта пәйда булды, ә аның артындагы стенага кан катыш сыекча чәчрәде. 

***


Зифа мендәргә капланып үксеп елап җибәрде. Әле генә күргәне төш иде. Ләкин бу гади төш түгел, ә кайчандыр булган чынбарлык иде, беркайчан да күз алдыннан китмичә, әледән-әле төш булып хәтерендә кабатланып торган чынбарлык. Җиде яшьлек кызны тома ятим калдырып, тәмуг газаплары аша узарга хөкем иткән ачы мизгел. Мондый бәхетсезлекне Ходай дошманыңа да күрсәтмәсен. Дошманыңа... Юк, күрсәтсен. Дошманыңа күрсәтсен. Аның дошманы – Пистолет Тоткан Егет иде. Кара чәчле, кара кашлы, зәңгәр күзле... Ул әле дә Зифаның күз алдында һәм ул аны меңнәр арасыннан таный алырлык дәрәҗәдә иде. Тик ничек кенә эзләмәсен, таба алмады. Башкача очратмады. Очратса, таныячак һәм иң аяусыз үчкә дучар итәчәк иде.

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев