Логотип Казан Утлары
Повесть

БАСЫНКЫ БАСТАМ (дәвамы)

Сукырның теләгәне ике күз дигән сыман Бастамның да эшкә ашмастай тоелган теләге дә анык рәвеш алды. Фәрзәнә Юзиева журналистика буенча Светлогорск төбәк телевидениесенә практикага кайткан икән. Сөйкемле кыз элекке укытучысы чакыргач, бик теләп, клубка килде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

7

Сөтлебикәләр белән мавыгып чын дусты, хезмәттәшенә әверелә барган Җирән кашка арткы планга күчте шикелле... Югыйсә ул әллә кайчангы кәҗә бәтиләрен сагынып сөйләп ята, ә мине искә алырга да теләми дип, Бастам картка үпкә белдерер төсле.

Юк, элеккеге остаз чын дуслыкның кадерен белә. Бу хис булмаса, ул Җирән кашканың камытын имләп утырыр идемени? Нәкъ менә Җирән кашка ярдәмен тойды ул дөньялыкны танып белүдә. Сандугачлар моңын тыңлый-тыңлый, күпме сихри иртәләрне иярдә каршылады бит. Мөгаен, сыбайлы ата-бабалар да күзләрне иркәләгән рәшәле кырлар, үзәннәрнең күркен шулай түкми-чайпалдырмый, күңелләренә салып куя торган булганнардыр. Матурлыкны күз белән генә күрү җитми, аны күңел белән дә тоя белергә кирәк шул. Бер сүз белән әйткәндә, Җирән кашка Бастамны гаугалы, ыгы-зыгылы эш мохитеннән тартып алды һәм табигать баласы ясап куйды. Шунысын да онытмыйк: әлеге чаптар булмаса, Бастам халык теленә «ковбой» кушаматы белән керер идеме?

Кызык кына килеп чыкты бу хәл. Әбиләр чуагы җитеп, кояшлы җылы көннәр тезмәсе башлангач, Куянлы фермасы көтелмәгән бер хәлгә юлыкты. Сыерларга тамыразыкларны күпләп биргәч, сөт артты, ә аны кулланучыларга җиткерү авырлашты. Глазово сөтчелек комплексына базар кирәк. Сөт файдалы эчемлек, ашамлык кына түгел, товар да. Аны сатарга да кирәк, бу исә җитештерүчеләр арасында һичшиксез конкуренция тудырачак. Базар шартларында юкка чыкмас өчен нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Атап әйткәндә, Мәчкәрә сөт заводы, кибетләр, ашханәләр, Куянлы фермасының продукциясен кире какмасыннар өчен  ниндидер чаралар табарга кирәк! Хәер, берсе дә кул кушырып утырмый. Илфир һәркөн тегендә-монда шалтыратып, заказ өчен көрәшә. Савымчыларның, малчыларның уенда сөтнең сыйфатын төшермәү. Ә көтүче нәрсә эшли ала? Һәм Бастам маңгаена сугып алды. Ковбой! Син бит – ковбой. Ир сынаулы карашын Җирән кашкага текәде. Тегесе иренеп кенә, тал ышыгында солы чиләгендә чемченеп ята. «Ә син кем? Будённый аты түгелсең, Пржевальскийныкы да, гарәп чаптарына рәвешең килмәгән.

Бәләкәйсең, җирәнсең, әмма үтә дә түземле, чыдам башкорт аты син... Коеп куйган ковбой аты! Әйдә, дустым, безгә дә сәхнәгә менәргә вакыт!

Ир эштән кайткач та, хатынына әйтте:

– Иртәгә кибеткә барып, киң кырлы эшләпә сатып ал! Америка киноларында күргәнсеңдер... Джинсы күлмәк-чалбар да зыян итмәс.

– Нәрсә инде эшкә күңелем ятты дигәндә, әллә Америкага җыенасыңмы? – Розалиянең тавышында  ихлас гаҗәпсенү чагылды. – Бездә берәү киткән иде, Венер исемле. Хәзер ничек кайтырга, дип елый, ди. Шуңа сыңар буласыңмы?

– Юк ла, образга керергә... Форма өчен!

– Кинога төшәсеңмени?

– Почти.

– Кинога төшсәң, режиссёрың тапсын. Миңа акча кайтарганың бармыни?

Хатын кәҗәләнсә дә, эшләпәнең менә дигәнен табып кайтты. Джинсы кием гаилә шкафында да җитәрлек. Искерә төшкән булуы әйбәт тә, иң мөһиме ирнең тәненә ятып тора. Ир көтмәгәндә, чын ковбой булды да куйды!

– Сине хәзер Голливудка җибәрергә генә калды, җаный, – дип, Розалиясе дә сокланды.

– Оператор табасы бар әле, – дип көрсенде Бастам.

– Оператор? Төшерә торганмы? Сине мактаган Фәрзәнә авылда икән әле. Шуңа әйтеп кара әле.

Сукырның теләгәне ике күз дигән сыман Бастамның да эшкә ашмастай тоелган теләге дә анык рәвеш алды. Фәрзәнә Юзиева журналистика буенча Светлогорск төбәк телевидениесенә практикага кайткан икән. Сөйкемле кыз элекке укытучысы чакыргач, бик теләп, клубка килде.

– Фәрзәнә сеңлем, чүкеч тотып, кадак кагарга өйрәнүең өчен маладис! Әмма бу чак син укыган заманча һөнәргә ихтыяҗ зуррак, тагын бер маһирлыгыңны күрсәт инде, – дип үтенде Бастам. Аннан инде булачак каләм остасын  идеясе белән таныштырды.

Кызый шундук эләктереп алды:

– Шәп бу, абый, шәп! Куянлы көтүчесе халыкка безнең якның сихәтле сөтен тәкъдим итәме? Дөресен әйткәндә, миңа барыннан да бигрәк, утта янмас, суда батмас кеше образына керүегез ошый. Ковбой... Сыбайлының заманча сурәте бит бу!

Иҗат кешесенең дулкынлануы – элекке остаз өчен таныш тойгы. Өч көн үтмәде, Куянлыга Светлогорск телевидениесеннән эш группасы белән Фәрзәнә Юзиева килеп тә төште. Көтүне җәйләүгә озату мәленнән алып, кич көтү кайтып, савым төгәлләнчегә кадәр операторлар аппаратларын җилкәләреннән төшермәделәр. Блокнотын тоткан Фәрзәнә күбәләк сыман әле тегендә, әле монда талпынып, аларга туктаусыз күрсәтмәләр биреп йөрде. Барысын да төшерделәр. Берсе дә объективтан читтә калмады. Фермадагы көтелмәгән ыгы-зыгыда, өрергәме, юкмы дип аптыраган Дүрткүз дә хәтта кинога төште.

 Төртмә телле Сәрвәр эндәшмичә каламы соң?

– Элегрәк килгәннәр кем кирәк, шуны «шылт» итеп төшерә дә, салып биргәнне тиз генә йотып куеп, фермадан шыла иделәр. Сәрвәр кебекләр чутка да, исәпкә дә алынмый иде. Инде миннән дә сөйләткәч, белегез, Фәрзәнә нидер майтара, кызлар!

Фермадагы эш барышында Бастам бик күзгә-башка чалынмаска тырышты. Фәрзәнә һәм көрәк сакаллы рус ире аның белән яланда эшләделәр. Җирән кашкага атланган ковбой көнозын алар карамагында булды. Ничек килеп чыккандыр, әлегә моны тик төшерүчеләр генә белә. Хәер, азактан оператор «ковбой»ның аркасыннан сөеп әйтте әйтүен:

– Молодец! Ты очень фотогеничный! Тебе только в фильмах сниматься...

Озак тотмадылар, рәхмәт төшкерләре! Эшкә керешүләренә бер атна да үтмәде, Светлогорскийдан Фәрзәнә шалтыратты:

– Абый, иртәгә пәнҗешәмбе көнне, кичке тугызда безнең репортажны карагыз... Борчылмагыз, әйбәт, диделәр.

Ниһаять, Бастам әйтелгән вакытта телевизорлары каршына килеп утырды. Нинди сәгать булыр бу?.. Кем әйтмешли, йолдызлы сәгатьме? Ковбой Илфир сөтенә товар буларак юл ачармы, әллә киресенчә, уңышсыз чыгыш булырмы зәңгәр экрандагы Фәрзәнә репортажы?

«Карагыз әле, карагыз, Куянлыдагы көтүче ковбой булып алышка чыкканмы? Кем белән алыша? диген... Меңәр баш сыер тоткан Глазово сөтчелек комплексы белән... Табылган Дон Кихот!»

Ир карашынча, репортаж әнә шул мөһим бурычны ачыкларга тиеш иде. Ләкин экранда Урдалы тау башында иртәнге кояшны каршылаган җайдакны күргәч тә, аның тәне чымырдап куйды. Бу кем? Илфирга ялланган көтүчеме? Әллә ковбой булып киенеп, туган җирендә көнне каршылаучы сыбайлымы? Күңелгә таң җиледәй килеп кагылган көй шик калдырмый шул!

– Әнкәй, мине таңда уят әле,

Киң даланы томан сарганда...

Ну, Фәрзәнә, яраткан җырыгызны әйтегез әле абый дип, юкка сорамаган икән... Көй бик кыска гына яңгырап алса да, образ өчен ачкыч булып торды.

Әнә ковбой сыерларны санап, капкадан озатучы Зәрия журналына кул куеп, малларны кабул итә... Әнә ул Җирән кашкасына менгән килеш малларның чыклы үләнне ашауларын күзәтә. Хәрәкәттә вакыт та аяклы, әнә кояш төшлеккә дә менеп җиткән... Малчылар белән бергә ковбой да сыерлар өчен улакларга азык таратып йөри: «Ягез, сөтлебикәләр, кайсы тәм-том сезгә тансык?» Ә тәмле аштан соң бераз черем итеп алу сыер халкына да фарыз. Тик аның да чамасын белергә кирәк. Әнә җәйләүдә кырыс чыбыркы тавыш бирә һәм ковбой янә сөтлебикәләрне яланга чыгара: «Ашагыз, малкайлар, мондый сусыл, татлы үлән тагын кайда бар? Сез эчкән саф, салкын чишмә сулары фәкать бездә генә. Сезнең җиленнәрдәге сөтне меңәр баш малны сыйдырган тынчу биналарда бәйдә асралган сыерларныкы белән тиңләргә мөмкинме соң? Бу чит илдән китерелгән порошокка су кушып сөт ясау һәм ясалма товарны алдап-йолдап кулланучыларга сату да түгел. Бездәге сөт – чын-чынлап табигать бәлзәме!

Үз исәнлеге һәм якыннарының саулыгы өчен борчылган кешеләр бары тик Куянлы фермасында җитештерелгән сөтне иң әйбәт продукт санар. Аңарга Җир әнкә үстергән шифалы үләннәрне суты, бәллүр чишмәләрнең көмеш суы сеңеп, даланың сихәтле сулышы бөркелгән...

Репортаж Куянлы сөтчелек фермасы савымчыларын, малчыларын эш барышында күрсәтеп тә, югары сыйфатлы продукт өчен нәтиҗәле эш алып барылуын раслады. Иң мөһиме: ул Илфир фермерны конкурентыннан коткарды. Глазоводагы сөтчелек предприятиесе үз товарын төбәккә ташудан туктады... Шул көннән соң халык җирән чаптарга атланган Бастам Уразовны ковбой дип йөртә башлады... Ул басынкы түгел, ә канатлы Бастам булып китте. «Ир канаты ат булыр» дип, борынгылар юкка гына әйтмәгәннәр икән шул. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев