Ана корт (дәвамы)

Әсәрнең башын монда басып укыгыз.

4
Ятимә кызның киләчәгенә кара тамга салган Лачыннан үч алу тойгысы Нәфисәгә бер мизгелгә дә тынгы бирмәде. Олы таба янында биеп торып, кәтлитләренең көеп-янып китүен дә сизми калды.
Бу адәм кылган явызлыкны онытырга да, гафу итәргә дә ярамый. Илләренә 
кирәк булмаган, үзләрен анда раслый алмаганнар синең туган җиреңдә, татарның мәркәзендә күкрәк киереп йөреп, халыкны алдап-йолдап, акча көрәп, тәҗрибәсез, ышанучан Тәңре балаларын – чибәр кызларыңны түшәк урынына кулланып йөрсен, ди. Адәм мәсхәрәсе. Бер пьесада әйтелгәнчә, «Кайда сез, ирләр? Батырша, Морат, Карасакал, Җәлил, Карбыш, Газинур оныклары?» Андый кыю егетләрне аналарыбыз таба, үстерә, тәрбияли алмыйлармы инде? Бер халык вәкилләре телебезне күпсенә, икенчесе чибәркәйләребезне мыскыл итә, читтән килеп урнашканнар урамнарда тулы хуҗа... Күпме түзеп була бу мәсхәрәгә?.. Берсен генә булса да, онытмаслык итеп, акылга утырта алсак, башкалары бераз шикләнер, яклаучыларыбыз барына ышаныр иде. Үз балам зуррак, әйтик, егерме яшьләрдә булса, бәлки, дусларын оештырып, хәлдән килгәнчә, милләтенең хокукларын яклар иде. Үзе дә атасыз үскән бала таза холыклы, кыю рухлы булырмы? Зиһене үч алу юлларын таба алмыйча, иза чикте... Хатыны үлеп, тол калгач, алар ашханәсенә йөри башлаган ак сакаллы, мәчет карты Әбелгазиз бабай белән сөйләшеп, киңәшеп карау уе күңеленә килде.
– Мин, Әбелгазиз абый, элек кухня белән зал арасында йөгереп йөргән ятимә кызның язмышы турында сүз алышып карамакчы идем, – дип сүз башлады.
– Бу арада кычыткан чыпчыгы күренми башлады шул, – диде Әбелгазиз, гадәтенчә, ак сакалын сыпырып.
– Ул бездән китеп, эшкә күршеләргә күчкән иде, – дип, Нәфисә ни-нәрсә булганын бәйнә-бәйнә сөйләп, Регинаның ярдәмгә мохтаҗлыгын аңлатты. Гаять акыллы карт үзеннән ниндирәк киңәш сораганны тиз аңлады:
– Нәфисә кызым, миңа зур өмет багламагыз. Таякка таянып кына йөрим, өрсәң, мамык кебек очып китәргә торам. Киңәшне бушлай бирә алам. Син әйткән азгын адәмне акылга утыртуның мин беричә юлын күрәм. Берсе һәм иң кулае – «көчләде» дип, полициягә хәбәр итеп, мәхкәмәгә бирү.
– Мин аңа бу юлны әйтеп караган идем. Өенә кунакка чакырып, шампан шәрабенә йокы даруы салып, мине алган дип яздырырга үгетләүдән дә файда булмады. Өенә үз аягым белән атлап кердем, яраткан кешемә бирелдем, ничек инде мин аны судка бирим дип, бу алымнан баш тартты. Ул әле һаман бергә булачакларына ышана кебек.
– Икенче юл – шашлыкханә тирәсендә иснәнеп, чайпалып йөрүче исерекләрне яллап, эчереп, «киявегезне» акылга утырту. Тик анысы кыйммәткә төшәчәк, акыллы башкарылмаса, эшнең зурга китүе бар, – дип дәвам итте киңәшче карт.

– Мин мәчеткә йөрүче ир-ат халкы белән сөйләшеп, милли хисләрен тартып карый алам. Уңышка ирешүемә ышанмыйм. Ике мөселман халкы арасында мөнәсәбәт катлауланыр дип, баш тартачакларын күңелем белән сизеп торам.
Сүздә үтәве бик җиңел күренгән фаразларны тормышка ашыруы шактый кыен, четерекле, еш кына түшәмгә төкерү белән бер булып чыга. Әбелгазиз бабайның тәкъдимен гамәлгә ашырырга омтылу көлкеле фарска әйләнде. Шашлыкханә янында урнашкан домино, карта уйнау яисә шешә белән ризык кую өчен тупас такталардан кадаклап куелган өстәл янында, яндыру өчен китерелгән агачлар кырында эшсез, мәгәр тамагы һәрдаим кытыклап торган ир-ат затын хәтерләткән кешеләр, шәүләләр буа буарлык булса да, эшкә яраклылары бик аз иде. Нәфисә аларга күз салу белән ошбу халык янына үзе генә баруның өметсезлеген аңлады. Алар белән сүзне ир кеше башларга тиеш. Үзләренә кирәккәндә, алар һәрдаим «ханым, баш өсте» дип торсалар, йомышың төшкәндә, файдалы булырдайларын көндез шәм белән эзлисе була.
Берничә дистә кеше эшләгән коллективта, өчесе генә – «көчле кавем» вәкилләре. Берсе – олы яшьтәгесе – ит чаба, чәй суы ташый, капчыкларны бушата. Икенчесе – керү талоннарын тикшереп тора. Совет чорында чирканчык алган ефрейтор үзен кизүдә генерал мисле тота. Якын килеп булмый. Өченчесе – автобус шоферы Гаваз. Ул бик сирәк кеше белән аралаша, аз сүзле, вакыты булуга кара алъяпкычын киеп ала да машинасында казына. Беренче мәхәббәте аны ташлап, башкага кияүгә чыккач, хатын-кыз затына әйләнеп тә карамаска ант иткән дигән имеш-мимеш Нәфисәгә дә килеп иреште.
Әмма шул ук усал телләр Гавазның Регина яныннан узып киткәндә, артыннан дөньясын онытып карап калуын, күзенә чалынырга тырышып исәнләшүен, үзенә буйсынмаган күзләре белән озатып калгач, тамагына төялгән төкереген йота алмыйча интегүе турындагы хәбәрне дә үзләрендә саклап тотуны дөрес булмас дип санап, сарафан радиосына «җибәрәләр».
Гаваз автобусының эченә үк кереп утырып, Нәфисә аңа хәйләле сорау бирде: – Әйт әле, Гаваз, сиңа Регина ошыймы?
– Ошаган кешеләр күп булыр алар.
– Шулай булгач, син аны якларга, азәри корган тозактан коткарырга тиеш.

– Һәркем бу дөньяда үз мөмкинлеген белеп яши. Мин көтүче баласы. Күктән йолдыз чүпләп карадым, авызыма сыймады.
– Безгә синең белән, Гаваз дустым, бер ятимә кызга ярдәм итәргә кирәк!

– Ничек, ни рәвешле?
– Бер юньсезне, татар кызын мыскыл иткән адәми затны, акылга утыртырга
тиешбез? – дип, Нәфисә барысын да аңлатып бирде.
– Нәфисә ханым, гафу итегез, мин андый эшне булдыра алмыйм.
– Алайса бергә барабыз. Алкашлар белән үзем сөйләшермен. Син бит аракы
белән тулы сумканы миннән күтәртеп бармассың? – дип, көчкә күндерде ир затын.
Шашлыкханә хезмәткәрләренең күзләренә чалынмыйк әле дип, ризык тулы арзанлы чүпрәк сумка тоткан Гаваз белән Нәфисә ашханәнең арткы ишегеннән чыгып, анда-санда утыручылар, чүмәшеп торучылар янына килеп, шыпырт кына бөялделәр. Янәсе, алар да шулар «нәселеннән».
Чалыш аяклы өстәл янына килеп утыргач, Нәфисә:
– Егетләрнең асыллары, бу тирәгәрәк тартылыгыз әле! Бер киңәш бар иде. Бик сикереп төшмичә, авыр атлап кына, төрлечә киенгән, төрле яшьтәге, милләтләре билгесез адәми затлар өстәл янына елыштылар. Сөйләшенгән буенча сүзне Гаваз башлады:
– Менә бу сумкада сезгә җитәрлек аракысы да, закускасы да бар. Без аны әнә теге куак төбенә куеп китәрбез. Сездән кечкенә генә бер эш башкару таләп ителә. Бүрәнә бушату да, капчык ташу да түгел.
Сайлап куелмаган үзешчән «вожаклары» сорау бирде:
– Аңлат, без синең «пойлоң» өчен нәрсә эшләргә тиеш?
Бу юлы сүзгә саран Гавазның ыкы-мыкы килүен көтеп тормыйча, «дилбегәне» Нәфисә үз кулына алды.
– Менә бу бинада хуҗаның ярдәмчесе булып, Лачын исемле бер адәм эшли.
Аны белсезме?
– Таныйбыз, бик кысмыр мужик.
– Менә шуны акылга утыртасы иде.
– Нинди гөнаһысы бар? Ни өчен? Ни рәвешле?
Салырга яраткан кешенең сорау бирергә дә, сөйләшеп утырырга да 
маһирлыгын белгән Нәфисә аптырап калмады. Ана кортның башына көтелмәгән фикер килде.
– Хикмәт шунда: бу адәм «Социальная столовая»ның заказ кәгазьләрен кулына төшереп, безгә тиешле итне, майны, онны базадан алдап алып чыгып, шашлычныена китереп бушаткан. Ярты бәясен генә түләп.
– Яхшы түгел,– диештеләр тыңлап торучылар, бу хәбәрдә бер кызык тапмыйча. Нәфисә утка коры агач өстәгәндәй:
– Без үз җиребездә хуҗамы, әллә килмешәкләр, туган илләрендә бәхетләрен тапмаганнар законы белән яшибезме? – дип тә җибәрде.
Сүзнең нәрсә турында барганын бераз төшенгәне:
– Кабахәтләр. Аларны моннан сөрергә кирәк. Лачын дигәннәре бигрәк наглый. – Ә без аларга каршы нишли алабыз? – диде артык киң балаклы чалбармы, итәкме кигәне.
– Барысы да бик гади, – дип сүзгә кушылды Гаваз, Нәфисәнең гадәти бер
тормыш-көнитеш мәсьәләсенә сәяси юнәлеш бирүенә сокланып. – Әүвәл әнә теге ак машинаның арткы көпчәген тишәсез дә берегез янына кереп, «машинаңның көпчәге җибәргән» дигән «сөенечне» аласыз.
Көтелмәгән тынлык урнашты. Барысы да бу бурыч миңа гына эләкмәсен, дигән теләк чоңгылына чумды.
Бераздан иң озын чәчлесе, торнаныкы шикелле озын аяклысы, сөйләшүгә кысылды:
– Ай-һай. Боксер-мазар булса, барыбызны әрдәнә итеп өеп куяр.
Кызыл борынлысы:
– Мин аны күргәнем бар. Таза күренә.
Кәеф-сихәтләре күтәрелеп киткән ир-егетләрнең тагын бераз шайтан суын
өстәп, сөйләшеп утыру ягына тартылуларын шәйләгән Нәфисә дилбегәне янә үз кулына алырга булды.
– Бергәләп типкәлисез дә, әнә теге куак төбендә торачак пакетны алып, үзегез белгән тарафка юл тотасыз. Бу – безнең соңгы күрешүебез булыр, дип уйлыйм.
Азәрине кем чакыру, күсәк белән аркасынамы, иңенәме тондыру, типкәләү мәсьәләсендә парламентарийлар көнләшерлек фикер алышу башлана. Тел бистәләре бер якта торсын!
Сүз алышуларын ераккарак китеп тыңлап торган Нәфисә күңелендә үч алу өчен кешеләрне дөрес сайлау-сайламау мәсьәләсендә шик тә туды. Ә башкаларын каян аласың? Барча криминал гамәлләр диярлек исерекләр кулы белән эшләнә, ди исәп-хисап фәне. Нәтиҗәсе ничек кенә булмасын, ана корт-Нәфисәгә рәнҗетелгән, алданган ятимә кызны яклап берни эшләмәгән дип, берәү дә дәгъва белдерә алмаячак. Шәхсән, ул үч алуны кем алдындадыр аклану өчен эшләми. Күңеле каршында гына хисап тота.
Исерекбашларга бер айлык хезмәт хакын сарыф итсә дә, алар берни майтара, көпчәкне тишеп, күсәк белән кизәнүдән уза алмаганнар. Машинасы янына җыелган, көч-хәл белән аякларында басып торган төркемне алдан ук шәйләп алган Лачын азәриләре, утлы шампурлар, утын пүләннәре, көрәкләр алып чыгып, барысын да кыйнап таратканнар. Полиция дә килеп җиткән.
Бу вакыйга шулай гына төгәлләнгәч, Нәфисәнең эч пошуы тагын да артты.
Нәкъ шуңа күрә Нәфисә ачык йөзле акыл иясе Әбелгазиз бабасын, олы юл чатында бәлагә юлыккан адәм баласы Хозыр Ильяска сыенгандай, көтеп каршы алды.
– Әбелгазиз абзый, безнең көймәбез комга килеп терәлде бит әле. Нишләргә дә белмибез, – дип сүз башлап, борчуларын сөйләп бирде.
Дөньяның ачысын-төчесен татыган, бер шәйгә дә гаҗәпләнмәскә өйрәнгән, сиксән яшенең түренә җитеп килгән карт ашыкмыйча гына:
– Барысы да сез теләгәнчә генә барыр, дип әйттемме мин сезгә?
– Без уйлаган ике вариантның да файдасы булмады: бөтен тырышлыгыбыз сөткә китте, – дип ачыклады Нәфисә.
Әбелгазиз барысын да хәтерләсә дә:
– Искә төшер әле, кызым, – дигән булды.
– Регина «Лачын мине көчләде» дип раслаудан, судка бирүдән баш тартты.
Тиле тукран кебек, мин аны яратам дип такылдавын белә. Сукбайларны күпме кунак иттек. Файдасы тимәде. Үзләрен тукмап таратканнар.
Вәгазьче-дәрвиш форсатны кулдан ычкындырамы соң? Тузга язмаганны...
– Бердән, кызым, мин юл күрсәтмәдем. Ә киңәш кенә бирдем. Сезнең булдыксызлыкка мин гаепле булып каламмы? Икенчедән, сөт белән шаярырга ярамый. Төгәл әйтәмме, юкмы, хәтерем әллә кем түгел, мәгәр мәгънәсе хак. Дәрдемәнд бабагыз нәрсә дигән: «Ватан китәр, сөт калыр!» Туган илебезне, мөстәкыйльлегебезне югалтсак та, халкыбыз авырлыкларны үзенчә җиңә- җиңә яши бит әле.
Нәфисә аш өстәле янына утырган бабайга ризыкларны мул салып, үзе китереп, аның күзләренә өмет белән бакты.
– Бар ышаныч сез әйтми калдырган өченче могҗизада, – диде пешекче ханым назлы тавыш белән.
Бабайның булмышы шулаймы, Нәфисә ахыргача аңышып та җитмәде: озын сакалын учына алып, карт бик озак дәшми торды. Һәр сүзе, җөмләсе алдан уйланылгандай, мәгънәле чыкты.
– Ирнең кыз бала каршында гөнаһысы зур. Ул аның өчен ниндидер җәзасын алырга тиеш. Мөхәммәт пәйгамбәр хәдисләрендә, бер гөнаһка сылтап, икенчесен кыйлганчы аларның тиңлегенә игътибар ит, диелгән. Бераз көтик, кызым, кызулык борча тотканда гына ярый. Кечтеки генә тын алыйк. Халык юкка гына сабыр төбе сары алтын, димәгәндер. Аннан соң бит, наным, кешене асылына кайтару белән акылга утыртуның җинаять юлына алып чыгуы бар. Ул кем, Лачынмы дигәнегез, шигый мөселман булса да, адәм баласы. Татарлар тоткан хакыйкый Ислам, аның Хәнәфи юнәлеше, без башка динне тотучыларны хөрмәт итәргә, шәригать кануннарын үтәргә тиешбез.
Гыйнвар кары кебек ап-ак сакаллы картның мәсьәләдән читләшеп, акыл сатуы артыккарак киткәндәй тоелды Нәфисәгә. «Ашыгыз тәмле булсын» дип, пырдымсызланып, тиз-тиз атлап, аш бүлмәсе ягына кереп китсә дә, күңеле тынычлана төшкәч, Әбелгазиз картның ашыкмаска чакыруының хаклыгына инанды.
Чөнки әле һаман нәрсәгәдер өмет иткән, ышанган Регинаның фикере, дәрья уртасында җилкәнсез калган көймә кебек, җил искән якка үзгәрә торды. Мөнирә атлы шома, хәйләкәр хатынның үзен «бүкәнгә» утыртып калдыруы да бернәрсәгә өйрәтмәгән булып чыга адәм баласын.
Аптырагач, гаҗиз булгач Нәфисә: «Ярый, Регина, бар шашлычныеңа. Безне артык борчыма! Синең хыялларыңнан гарык булдым. Үзең белгәнчә яшә. Үз хәсрәтем дә муеннан. Әти чирләп тора. Улым яшүсмер чорына кереп бара...» – дип, бу хәлгә нокта куярга ашыкты.
Шулай берничә ай үтеп тә китте. Көз үзенең көйсезләнүе белән үз 
хокукларын даулый башлаган күңелсез вакыт иде. Улын музыка мәктәбенә кертеп калдырып, ашханәгә якынлашса, ни күзе белән күрсен, тулы гәүдәле, бигрәк тә зур туп йоткандай корсагы алга чыгып торган, ямьсез, күз төпләре күмер белән буялгандай чем-кара ханымда мамыктай «очып» йөргән, җиңел гәүдәле Регинаны көчкә таныды. Нәфисә рухы белән якын, бәдәне чит-ят ханымга шактый ара калдырып туктады да ясалма көлеп:
– Соң, безләрне нинди уңышларың белән сөендерә аласың? Тагын туйга чакырырга килдеңме? – дип сорады.
Регина аның шаяртуын да, төрттерүен дә аңларлык, кабул итәрлек дәрәҗәдә түгел иде.
– Зинһар ярдәм итегез, Нәфисә апакаем. Минем бу фани дөньяда сездән башка таяныр кешем юк, – дип, үкси-үкси еларга ук тотынды ятим бала. – Сез дә ташласагыз, миңа бердәнбер юл – үземә кул салу кала.
Нәфисә аның соңгы сүзенә игътибар итмәде, үзеңә кара дигән сыманрак «а» да димәде, «б» сын да әйтмәде.
Чынлыкта, Нәфисә Регинаның язмышына битараф түгел. Бу – тәрбия чарасы иде. «Ташла ул юньсезне исән-имин чакта дигән киңәшемне тыңламадың» кебегрәк үпкәсен әйтеп, выжт итеп яныннан узып кына китәсе иде дә, булдыра алмады. Әмма төрттереп куйды.
– Туйга чакырырга килдеңме? Йә, әйт. Кайсы көнгә? Бүләккә нәрсә алып килик?
Регина бик моңлы, зәгыйфь тавыш белән:
– Шулай булса иде дә, сезне тыңламыйча, адәм мәсхәрәсенә калдым.
– Йә, сөйлә, нәрсә булды?
– Күптән түгел аның өендә бик матур гына сөйләшеп, чәйләп утырганда, тышкы ишекне хуҗаларча ачып, 9–10 яшьлек малаен, анысыннан берничә яшькә кечерәк кызын җитәкләп, таза гәүдәле, борын астына кара кыска йон үскән ханым килеп керде. Лачын корт чаккандай сикереп торып, аларны кочаклап алып, азәрбайҗанча тиз-тиз сөйләп (мин берничә сүзен генә аңладым), түргә уздырды.
Сүз сөрешеннән, өстәл тартмасыннан ашык-пошык, кулы калтырануын басарга тырышып, язулы кәгазьләр чыгарып, миңа тоттыруыннан, кәгазьләргә имза куйдырырга килгән курьер дип тәкъдим итүен аңыштым. Мине тиз генә чыгарып җибәреп, балалары, хатыны белән калды. Шуннан соң Лачын бер атна эшкә чыкмады, телефонын да алмады.
Мин көттем-көттем дә чирләп ята торгандыр дип, өенә киттем. Үзе генә аракы эчеп утыра:
– Бу юлны оныт! Тагын бер килсәң, әнә теге агач төбенә тереләй күмеп куям, – дип, мыскыл итеп куып чыгарды. Газиз башкаем мондый хурлыкка төшәр дип уйламаган идем.
Регинаның бу хәлен ашханәнең күпчелек хезмәткәрләре, шул исәптән аңа яшертен-орынтын гашыйк Гаваз да күреп алды, үзләрендә эшләп, бәхетсезлеген үзе эзләп киткән кызны бөтенләй кабул итмәгән яисә «йөри шунда эленке-салынкы» дип, аңа бөтенләй битараф кешеләр дә татар кызын бер килмешәкнең болай мыскыл итеп ташлавын кичермәделәр һәм моны болай гына калдырырга ярамый, хурлык бит бу, адәм мәсхәрәсе, диештеләр. Хисне авазга, ымлыкка күчерү – бер хәл, ә ятимә кызга ярдәм итү, юньсезне акылга утырту – бөтенләй икенче гамәл. Күбесе сүздән, чыш-пыштан уза алмады, бар авырлыкны янәдән Нәфисәгә үз өстенә алырга туры килде. Ниятеңне бит әле башкаларга сиздерергә, чит колакларны катнаштырырга ярамый.
Нәфисә Регинаны ана, хатын һәм тормыш-язмыш тарафыннан кагылган, сугылган кыз буларак кызганып, ихластан ярдәм итәргә тырышса, әле утызга да җитмәгән автобус йөртүче Гавазның чибәркәйгә мөнәсәбәте бөтенләй башка иде. Ул кесә тулы акчаң, ике катлы йортың, затлы машинаң булмаган килеш син кемгә хаҗәт, бигрәк тә шундый гүзәл, урынында тәк кенә басып тора алмаган, уймак шикелле Регина турында хыялланма да дип, үзен, хисләрен тынычландырырга, «йөгәнләргә» тырышкан иде бит. «Син аңа җитди мөнәсәбәтеңне, ихластан яратуыңны аңлатырлык сүз таба алмаячаксың, ничек әйтсәң дә, Регина кебек сылу кыз «мазутка баткан абзый, син үз тиңеңне эзлә, миңа якын килмә» дип, яныңнан кычкырып көлеп кенә узачак.
Регинаның мәсхәрә ителүен ишеткәч, ул ачудан ут өстендәге сыек май шикелле кайнап чыкты. Ниһаять, бармакларын йодрыкка төйнәп, Регина өчен үч алырга ант итте.
Шашлыкханә янында «әтрәк-әләмне» кунак итеп йөргәннән соң, рухи яктан шактый якынаеп китсәләр дә, Нәфисәне борчырга кыймады, берничә тапкыр автобус белән озатып куйган Әбелгазиз картның өен үзе эзләп китте. Карт бер бүлмәле фатирда аерым яши икән, күршедә генә диярлек гаиләсе белән кызы, оныклары һәр көнне килеп-китеп ярдәм итеп торалар, ди.
Барысыннан да хәбәрдар, хәйләкәр карт автобус йөртүченең ни өчен килгәнен нечкә күңеле белән сиземләп, аны көтеп алган кунагыдай, шул ук вакытта мәгънәле елмаеп каршы алды. Гавазның, гәүдәсен аяктан аякка күчереп, ыкы-мыкы килүен тыңлап та тормыйча:
– Ходай Тәгаләбез хатын-кызга авыр сынау килгән көннәрдә аңа ихлас ярдәмне гашыйк-Мәҗнүн күрсәтергә тиеш, – дигән.
Кем турында сүз барганны икесе дә, кызның исемен әйтмичә дә, аңлаулары сүз агымын дөрес юлга күчерергә мөмкинлек бирде.
– Соң, мин бит аңа кем дә түгел.
– Булырсың, – диде карт шик-шөбһәгә урын калдырмаслык тимер тавыш белән. – Иң мөһиме, син аны яратасың. Артыннан нәүмизләнеп озатып карап калуыңны кызый ашханәдә чәбәләнеп йөргәндә үк сиздем. Бабаңның яшь чагы булмаган да, ул синең эчке халәтеңнән хәбәрдар түгел, дип уйласаң, бик нык ялгышасың.
– Мин алай дип уйламыйм, – дигән булды Гаваз ашыга-ашыга, гаепле кеше сыман. – Кызлар бит элекке заманда ак атка атланган принц турында хыялланганнар, хәзер алтын-көмешкә күмә алырдай миллионерны, миллиардерны күзлиләр. Ә мин кем, көтүче малае, ике эшчән кулымнан башка мактанырлык байлыгым юк.
Карт моңарчы сүзгә саран егетнең күңелендәгесен әйтеп бетерәсе килгәнен аңласа да, кулын өскәрәк күтәреп, аны бүлдерде.
– Син акча капчыгы өстендә утыручыларның барысы да бәхетле дип уйлыйсыңмы? Алар куркып, бер төн булса да, тыныч йоклау турында хыялланып яши. Адәм баласына иң мөһиме – күңел саранлыгыннан котылырга кирәк.
Утызын тутырырга әзерләнеп йөргән Гаваз, дәресен калдырган йә әзерләмичә килгән укучы кебек Әбелгазиз бабайның вәгазен кулларын тезенә куеп тыңларга тиеш иде.
– Мәхәббәт дигән гаҗәеп хис катлаулы һәм һәркемгә үзенчә килә. Менә тарихи-әкияти шәхесләр Йосыф белән Зөләйханы гына искә төшерик. Көнче абыйлары Йосыфны коега ташлап калдыргач, Аллаһның әмере буенча фәрештә 
аны коткара. Кол Гали әсәрендә аны юлчылар тартып чыгаралар. Шуннан соң да Ходай Тәгалә аңа нинди генә сынаулар җибәрми? Ахыр чиктә, озак еллардан соң, алар очрашалар һәм озак, бәхетле гомер сөрәләр. Хәзер иң мөһиме: син Регина өчен үч алырга әзерме?
– Әзер кебек.
– Армиядә булдыңмы?
– Булу гына түгел, иң яңа төр танкны иярләдем.
– Декабрь суыклары шикелле үк, фашизмның билен сындыруга зур өлеш
керткән Молотов коктейльләре турында ишеткәнең бармы?
– Алар хакында укыганым да бар.
– Ә синең, Гавазетдин, шәхси дошманың кем?
– Юк минем шәхси дошманым, – дип, иртәрәк күперенде автобус йөртүче. – Җан атып, яратып йөргән алиһәңне мыскыл итеп, үлем дәрәҗәсенә
җиткергән кабих синең дустың буламыни? Мин картайдым бугай, берни аңламыйм. Син әүвәл эшеңне беркем белмәслек, сизмәслек дәрәҗәдә башкар.
Әлегәчә сүз сөрешенең үзәген аңламаган Гаваз:
– Причём монда Молотов коктейле? – дип кенә сорый алды.
– Притом, – диде карт аны ирештереп, – шул шешәңә ут үрләтеп, аның өенә
ташлыйсың. Вәссәлам, эш бетте. Кыз – синеке.
– Юк, Әбелгазиз абый, мине гафу итегез, бу адымга бара алмыйм. Миннән
террорист чыкмас!
– Азәридән шөллисеңме?
– Бу егет шүрләде дип уйласагыз, бик нык хаталанасыз. Караңгы төшкәч,
битлек киеп, велосипедта койма буйлап килеп, фитильгә ут үрләтеп, шешәне өйнең бер читенә ташлауның миңа бер авырлыгы да юк. Әгәренки, теге иблис исерек булып, шунда янып үлсә, гөнаһысын кая күмәрсең! Әле бит кылган гамәлләрең өчен җавап тотасы бар.
Сөенечле хәбәр алгандай, карт урынында кымшанып куйды, йөзенә «эчке ут» яктысы иңгәндәй булды.
– Рәхмәт, энем. Нурландырдың. Мин сине сынау өчен генә әйткән идем бу мөмкинлек турында. Иманлы гази икәнсең! Аллаһ кодрәте белән бирелгән җанны Газраилдан башка берәүнең дә алырга хакы юк.
***
Гадәттә, азык-төлек базасына төшәргә, кемнедер озатырга ихтыяҗ булмаганда, көннәр буена ашханә янында күзгә төртелеп торган автобусларын күрмәгәч, Гаваз шыпырт кына Әбелгазиз бабайның хәлен белергә киткәндер дип уйлап, Нәфисә сменасын алданрак тапшырып, кибеттән күчтәнәчләр кереп алды да, иҗтимагый транспортка утырып, шунда юл тотты. Ялгышмады. Егет шунда иде. Нәфисә юри:
– Эштә дөнья бетереп сине эзлиләр, – диде.
Һәр шәйгә ышанучан самими Гаваз җыена ук башлады. Нәфисә «шаярып кына әйттем» дип, аны туктатты.
Хуҗа бабай Нәфисәне күптән көтеп алган кунагы кебек каршылады.
Һәрвакыт ачык чырайлы, эчендә нинди хәсрәтләр булса да, күрсәтмәскә тырышкан Нәфисәне Әбелгазиз карт аеруча якын итә иде. Ул килеп кергәч, сөенеп-яктырып, хәтта яшәреп киткәндәй булды. Адәм баласы барыбер күбрәк үз мәнфәгатьләре, мәшәкатьләре турында уйлый. Нәфисә, соңгы вакытта Гаваз да кайгы-хәсрәтләре белән Әбелгазиз бабайларын борчып кына торалар. Әйтерсең лә, ул башкалар өчен киңәш-табыш биреп торыр өчен махсус җибәрелгән, «тегеннән» үк куелган кеше иде. Яшьләр аның бер дә үзе, балалары, эчке дөньясы турында киңәеп сөйләргә яратмаганына игътибар да итмәделәр, сорамадылар да. Бу килүләрендә, һаман шул Регина белән картның башын катырыр алдыннан, Нәфисә кинәт сорап куйды:
– Әбелгазиз бабай, без сезне штаттагы киңәшче, ярдәмче итеп бетердек инде. Үзегезнең хәл-әхвәлләрегез ничек, ялгызлык интектермиме?
– Юк, мин ялгыз түгел, минем табынган Аллам, сәгатьләр буе укып утыра ала торган намазлыгым бар. Әнә ул шулай идәндә, гел җәелгән килеш мине көтеп тора. Ул минем Тәңрем белән арадашчым.
Карт шактый вакыт тынып, уйланып утырды.
– Балалар, үземне кызыл оптимист итеп күрсәтергә тырышсам да, адәм баласына ялгызлыктан да авыр җәза юктыр. Аерым камерада озак утырган кешеләрнең акылдан шашуы, ычкынуы турында язып кына торалар. Япа- ялгыз яшәү шомландыра, ул-кызларым килеп-китеп, ярдәм итеп йөрсәләр дә, карчыгым Шәмсекамал апагызны алыштыра алмыйлар. Үзләре янына яшәргә чакыралар, минем гомер иткән кечкенә бүлмәмне рәнҗетәсем килми. Авырып, уңайсызланып китсәм, шунда ук килеп җитәләр. Бөтен хыялым – карчыгым янына күмеләсем килә. Әйткәнемчә, ялгыз башымны Аллама табынуым юата, буш вакытымны Коръән-Кәримне укуга багышлыйм. Уйларның күңелсезләрен күңеллеләре алыштыра.
Әбелгазиз абыйлары янында шактый утырдылар. Нәфисә «улым кичке рәсем мәктәбеннән кайтырга тиеш» дип, исенә төшергәч кенә таралыштылар. Икенче көнне үзләрен ни-нәрсә көтәсен белмиләр иде әле алар...
Кинәт ишетелгән хәбәр аяз көнне яшьнәгән яшен, чүкечнең көтмәгәндә аякка килеп төшүе кебек булды.
Аш әзерләү ягыннан алъяпкычына кулын сөртә-сөртә, абына-сөртенә чыккан кызыл чәчле Гөлсинә:
– Кайгы, кайгы! – дип кычкырып җибәрде.
Ашханә хезмәткәрләре аның янына җыелдылар.
– Нәрсә булды? Ник кычкырасың?
– Телефоннан кемдер сездә эшләп киткән Регина урамда үлеп ята, диде. – Тагын берәр нәрсә әйттеләрме соң? Аңлаганыңны сөйлә. Регина белән
нәрсә булган? Балконнан сикергәнме?
Гөлсинә бик ерактан йөгереп килгән кеше төсле еш-еш сулап:
– Озак сөйләшеп тормадылар. Күршеләре шалтыраттымы, «Скорая помощь»
хезмәткәрләре булдымы – әйтә алмыйм. Больницага алып китәбез, диделәр. Артыгын белмим.
Нәфисә дә шунда иде, тавышны ишетеп, директор да бүлмәсеннән чыгып: «Хәзер үк безнең автобус белән барып, ни-нәрсә булганын белешеп кайтыгыз, бәлки, берәр ярдәм кирәктер» – дип, аны больницага җибәрде.
Теге вакытта «үземә кул салырга гына кала» дигәне куркыту өчен генә булмаган икән Регинаның. Автобус шәһәр буйлап акрын йөри дип, берничә кеше такси белән шундый авыруларны кабул итә торган дәваханәгә туп-туры киттеләр. Ялгышмадылар. Чирле янына кертмәсәләр дә, хәле турында белешмә бирделәр.
Өске катта яшәүче Регина урамга чыккан да гөрст итеп, асфальтка егылган. Күрәсең, бик зур доза демидролмы, башка дарумы кабул иткәндер. Тикшерәләр. Баласы турында сүз каткач, «хәзер врачлар үзен саклап калу өчен көрәшәләр.

Борчып йөрмәгез, иртәгә барысы да мәгълүм булыр», – дип, Нәфисәне озатып җибәрделәр.
Икенче көнне Нәфисә шалтыратып белеште: аңа кызның «бик зур доза йокы даруы эчкәнлеге, яшьлеге, сәламәтлеге аркасында гына исән калуы, әле хәзер дә авыр хәлдә ятуы, тамагына судан башка әйбер үтмәве» турында хәбәр биреп, янәдән борчып йөрмәскә куштылар. Каты җиргә егылганда, бераз имгәнгәнлеген дә әйттеләр.
– Ә баласы, аның бит алты-җиде айлык баласы бар иде. Анысы ничек?
– Әлегә берни әйтә алмыйбыз! – дип кенә кырт кистеләр.
Регина белән булган хәлләрдән соң, Нәфисә, уйлана-уйлана мондый нәтиҗәгә
килде: «Кешене айкый, күтәрә, төшерә торган төп ике бөек хиснең берсе – мәхәббәт булса, икенчесе – дөнья таягының үзгә башы – нәфрәт, үч алу икән». Нәфисә белән Гаваз теге явызны ничектер хөкемгә тарту кирәклеген аңласалар да, югалып калдылар һәм вакытны әрәм итмичә, янәдән Әбелгазиз бабайның фатирында пәйда булдылар. Берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә Регинаның бик авыр хәлдә реанимациядә ятуы һәм бу очракта нәрсә эшләп
була икән, дип киңәшергә килүләре турында әйттеләр. Карт тамак кырып:
– Балалар, башым да бик эшләми. Ялгыш киңәш бирүем дә бар. Бу очракта бит бүре дә тук булсын, сарык та исән калсын өчен бик тирән хокукый белемле булырга кирәк. Минем ашатучыма бер соравым бар. Үзенең мәхәббәт маҗаралары белән бөтен җиһанны кузгаткан кызый синең туганың да түгел
кебек, нилектән аның өчен шулай янып-көеп йөрисең?
Бабайның сорауларын игътибарсыз калдырырга да була иде, әмма җавап
Нәфисәнең үзе өчен күбрәк кирәк иде.
– Мин ул ятимә, алданган кызга һәрдаим ярдәм итәргә әзер. Аны кызгануым
туганлык дәрәҗәсенә күчте. Ул минем кече сеңлем кебек. Үзем дә ялгызым бала тәрбиялим. Ятимлек хасәфәтен сизмичә үссен дип тырышам.
Җиргә төшкән фәрештәгә тиңләп йөргән Әбелгазиз картның юк-бар сорау биреп (болай да күренеп тора бит инде), артык гомуми фәлсәфәгә кереп китеп, акыл сатуы Нәфисәнең ачуын китерә башлаган иде инде. Ул кискенрәк итеп:
– Әбелгазиз бабай, без сезгә ярдәм, киңәш сорап килгән идек бит, – дип әйтеп салды.
Бүлмәдә урнашкан тынлыкны бозып, Әбелгазиз карт:
– Бердән, миңа Гаваз белән аерым сөйләшергә кирәк, икенчедән, хокук фәнен яхшы белгән кеше белән киңәшергә кирәк, – диде.
Нотыкчының соңгы җөмләсе ана корт Нәфисәнең күзләрен ачып җибәргәндәй булды: Тимер белән киңәшергә, бу эшкә аны да катнаштырырга кирәк.
Нәфисә прокуратура хезмәткәрен эзләгән мәлдә, Әбелгазиз бабай автобус йөртүчене бер почмакка үз янына утыртып, мондыйрак әңгәмә алып барды.
– Гаваз, син яхшы кеше, тик артык тыйнак адәм. Ә кызлар аны тәрбиялелек галәмәте дип түгел, ә пешмәгәнлек, булдыксызлык буларак кабул итәләр. Менә шуңа күрә Регина сезнең ашханәдән китеп, явызлар кулына эләкте. Иншалла, ул хәле авыр булса да, исән калды, дисез.
Бабай көрсенеп куйды да: «Синең бәхеткә», – дип өстәде. Шатлыктанмы, оялуданмы кызарган Гавазның колакларына җитди итеп нәсихәтен иңдерде:
– Иртәгә үк чәчәк, күчтәнәчләр күтәреп (нәрсә яраганны чамалап) бүлнискә бар. Кертмәскә маташсалар, мин аның ире диген һәм яныннан китмә!
Картның сүзеннән бер кәррә дә читкә чыкмыйча, Гаваз чәчәген, күчтәнәчләрен алып барып, әле аңына килер-килмәс саташып яткан кыз янында озак утырды. Нәфис бармакларын кулына алырга куркып, бик озак интекте.
Бер мәлне Регина күзен яртылаш ачты. Аның саташып: «Минем янымда кем, үлгән абыеммы әллә?» – дигән сүзләрен көчкә аңлады егет. Гаваз нәрсә әйткәнен дә белештермичә:
– Әйе, Регина, мин – абыең булам, – диде. – Сез Гаваз абыймы?
– Әйе, сеңлем.
– Сезгә миннән ни кирәк?
Гаваз үзенең кыюлыгына үзе дә исе китеп:
– Миңа, Регина, мәңгелеккә син кирәк. Сине шунда ук өемә алып кайтам. Миндә тынычрак та, җылырак та. Мин сиңа күптәннән гашыйк, – диде.
Регина:
– Син элек кайда йөрдең? – дип елап җибәрде...
...Тимер Госманов, әүвәл «бу чистая бытовуха, ике кеше катнашындагы спектакль, монда бернинди криминал юк», дип, җиңел генә котылмакчы иде дә, Нәфисә үз сүзендә нык торды.
– Шайтаным булсын, әмма хатын-кызга явызлык кылган адәм җәзасын алырга тиеш. Безнең алданган, бичара кызыбыз авыр хәлендә үлем белән тартыша. Әлеге килмешәк-иблис өендә гырлап йоклап ята яисә акылны зәгыйфьләндерә торган берәр нәрсә салып, чираттагы корбанын шампан шәрабе белән сыйлый торгандыр.
«Ярый, аңладым» дияргә мәҗбүр булды Тимер, якын кешесенең шундый басымына бирешеп. Ул бер тәүлек эчендә туган иленә чыгып китеп, монда артык күренмәсен өчен, чирлегез яткан больницадан аңа шундый шалтырату оештырырга кирәк, диде. Үзе дә уенга кереп китеп, булачак телефонограмманың эчтәлеген дә Нәфисәгә әйтеп яздырды.
– Сезнең бик якын кешегез Регина Закированың күлмәк кесәсендә мондый язу бар иде: «Минем үлемемә сәбәпче кеше – Фәлән-фәлән урамдагы «Шашлычный»да эшләүче Лачын Алиев. Мин аңардан йөкле, кызым исән калса, тәрбиягә аңа бирегез». Аның өй адресы, эш һәм кесә телефоны түбәндәгеләр... Бу язуның эчтәлеге белән син хезмәт иткән оешманы һәм прокуратураны таныштырдык, соңгысыннан контрольгә алдык, дигән хәбәр килде, – диделәр шалтыратучылар Лачынга.
...Лачынның язмышы шулай хәл ителеп куйды.
***
Сырхауханәдән Гавазга таянып, үз аягында чыгып килүче Регинаны күргәч, күпләр сөенде.
Ниһаять, төрле язмыш сынауларын үтеп, бер-берсен тапкан ике яшь йөрәк – үткәнне онытырга вәгъдә бирешеп, ә Регина паспортын алыштырып, язылышу кенәгәсендә Рәһбәр Мортазина (Гаваз фамилиясе) дип теркәтеп куйдылар. Ә кызлары Мәдинә янына тагын бер малай да алып катйкач, дөньялары бөтенгә әйләнде, түгәрәкләнде...
Бу парның үз бәхетен табуына сөенгән ана корт Нәфисәнең дә күңеле тынычланып, якты киләчәгенә өмете тагын да ныгыды.

"КУ" 7, 2020

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: