Логотип Казан Утлары
Повесть

Адаштырма, буран... (дәвамы)

– Йә, исемеңне әйт, кем син? – Каты куллы зат аның битләрен чәбәкләде. Малай исемен оныткан иде.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Ул, әле кар көртенә чалкан төшкән көенчә дә, төтенле мунча морҗаларын табарга теләп, күзләрен йөгертте. Әйләнә-тирәсендәге куакларның энҗе сипкәндәй ялт-йолт килүен чамалады. Кар көртләре арасыннан салкын җил йөгереп үткәнне тойды. Малай янына килеп җитүгә, ничектер сызгырып куйгандай булды. Юк, сызгырмый икән, әнисе бишек җырын көйли икән бит: Әлли-бәлли итәем,

Йөрәгеңнән үтәем.

Түшем – түшәк, беләгем – ястык,

Чәчем юрган итәем...

Малайны, гүя, кыш ак бишеккә салган да әнисе булып әкрен генә тирбәтә иде. Юк, әбисе булып мәллә соң? Тукта, бер кат та исенә төшеп карамаган җырның салмак агышы ничек кинәт кенә хәтерендә яңарды соң әле? Малайның ми күзәнәкләре, гүя, җавап эзләде. Тик җырлы уйлары тиз таралды. Аның керфекләре авырайды, авырайды... Вакыт та, курку да кинәт юкка чыкты. Күккә төбәлгән йөзеннән салкын буран үпте. Бураннан авыл исе килә, апак карлардан авыл исе аңкый иде. Ул көтмәгәндә әбисенең йөз чалымын тоемлагандай булды. Буран аша аңа ак бантиклы кыз шәүләсе, өр-яңа трактор, нарат бүрәнәләрдән төзелгән биек йорт чалымланып китте. Хәтта Ханның бар көчкә үзенә каршы йөгергәнен күрде сыман... Чү! Ул аның битләрен ялый мәллә соң? Малай елмаеп куйды.

Шул мәлдә буран әллә нишләде: тотты да кап-карага әверелде.

– Кара буран... – дип пышылдарга өлгерде малай. Ә калганын ул хәтерләми иде...

***

– Кесәсен карыйк без аның... – дип боерды кырыс ир-ат тавышы.

– Машинистка рәхмәт, вакытында шалтыратты, сүнеп бара ласа, күр инде...

– Йә, исемеңне әйт, кем син? – Каты куллы зат аның битләрен чәбәкләде.

Малай исемен оныткан иде. Ул күзләрен ачарга теләде, тыңлата алмады, зәңгәр күк җирлегендә шәфкать фәрештәләредәй ниндидер затларның үзе янында әвәрә килүләрен генә тоемлады. – Таптым, кесәсендә язу бар! – Марат тавышның тантаналы төсмерләрен сиземләгәндәй булды. Ул язу – адрес иде. Малайның бер кайтуында әбисе, язып, эчке кесәсенә урнаштырып җибәрде. Алып ташламаска, аңа бөтенләй дә кагылмаска кушты.

– Уян, әйдә, – дип, битләрен чәбәкләде кемдер.

Малай уяна алмады, күзәнәкләренә кадәр тынычланган иде. Әллә йоклый ул, әллә...

Тукта, ул шул мәлдә Камыр батырга әверелде түгелме? Янына Сәмруг кош та очып төште әнә.

– Мине әбием яши торган авылга илтеп куйчы! – диде, ышаныр-ышанмас кына.

– Баш өсте! Минем сыртыма утыр да күзеңне йом, үзем әйткәнче ачма! – диде кебек мәрхәмәтле кош.

Малайның, Сәмругның чынлап янында икәнлегенә ышаныр өчен, күзләрен ачып карыйсы килде, тик керфекләре бозга катканмы, әллә, киресенчә, ялкын өткәнме, ул битенә ниндидер кайнарлык бәрелгәнне тойды, ләкин хәтере белән әкияткәчә барып җитә алмаганын чамалады. Гүя, әбекәе башыннан ук ап-ак юрган япты...

– Кем чыгарып җибәргән моны күз ачкысыз буранда? – Кайсыдыр шулай гаҗәпләнеп сорау бирде.

Марат баш очында кәгазь кыштырдаганны ишетте.

– Укы, җә!

– Ак Алан авылы. Маһинур оныгы... – дип укып биргән агай кәгазьне малайның куртка кесәсенә кире бөкләп тыкты да, ару-талчыгудан мамыктай тетелгән нәни җылы гәүдәне кардан күтәреп алып, җил-җил атлап китте...

 

"КУ" 08, 2018

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев