Логотип Казан Утлары
Повесть

Адаштырма, буран... (дәвамы)

Малай янә торып атлап китте. Әле генә буран басылгандай тоелган иде, янә күбәләкләр төсле кар оча башлады. Янә җилнең көчәйгәне сизелде. Юк, ярамый болай бирешергә.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Шунысы аянычлы: колхоз идарәсе Сәлименең бөтен авылны бәйләп торган бердәнбер истәлеге иде бит. Ә ул янды да көлгә әйләнде, имеш. Хәер, тагын бер истәлеге бар икән. Җәй буена өйгә кайтмыйча, ат урынына эшләгәннәре өчен, бригаданың тырыш егетләренә колхоз кул сәгатьләре өләшкән иде. Бүләк итеп инде. Урман басар алдыннан ул һич көтмәгәндә туктап калды. Сәлиме бер дә хәерлегә юрамады бу хәлне. Сәгатькә озак итеп текәлеп утырды. Укларын кымшатып, боргалап та карамады хәтта. Шул чакта Маһинур аны кулъяулыкка төрде дә сандык төбенә салып куйды.

– Сәгать төзәтүче килсә, көйләп бирер, бер дә борчылма, – дип юатты ирен.

Тик сәгать төзәтүче килмәде, аннан сәгатьнең дә кирәге чыкмады. Гүя, Маһинур өчен вакыт төшенчәсе, гомумән, әһәмиятен югалтты, вакыт туктап калды...

Ә идарә тора иде бит әле.

Бүрәнәне ут алганга бик борчылмас та иде, хатирәләр янды, кеше гомерләре янды бит... Кадерле иде ләса алар. Чиксез кадерле иде.

Шулай да әле Маһинур карчыкның яшәүгә ышанычы какшамаган. Ул замананың искелекне таптый-таптый алга баруына әллә ияләшкән, әллә күз йомарга күнеккән. Еш кына:

– Без күргәнне сезгә күрергә язмасын, балалар, – дия дә тирән итеп көрсенеп куештыра. Үзе, бер рәтләнер әле дөньялар, дип яши, өметен өзми.

Малай янә әбисенең тавышын ишеткәндәй булды. Дөресрәге, гүя, аның белән сөйләшә үк башлады.

– Тракторчылар да кирәк авылга, улым. Күпме бәрәңге бакчасы буш ята. Әнә Иршат абыең кебек сука элеп җибәрәсең дә бәрәңге бакчаларын эшкәртеп бирәсең.

Малайның куанычтан авызы ерылып китте. Күрче, нинди акыллы аның әбисе! Бу хыял шул минутта ук инде, тере орлыктай, аның күңел кырына төшеп, шытарга, тамыр җибәрергә дә өлгерде кебек. Никадәрле һөнәргә хуҗа калмаган. Бу болай булырга тиеш түгел ләбаса.

– Аннары яңа йорт салырбыз, – дип куйды ул, якты киләчәген күзаллап.

– Ярап та куяр шул, балам. Оныкларга иркенрәк булса әйбәт инде. Малай тыела алмыйча көлеп җибәрде. Бераз оялудан янә бит алмалары алсуланып китте. Рәйсәнең күз карашлары өтеп алгандай тоелды.

– Син әллә нәрсәләр сөйлисең инде, әбекәем, – дип куйды.

– Их, Мәликәм ишетсен иде безнең бу хыялларны!

Марат, әнисе хакындагы уйларыннан арына алмыйча, битендәге миңен капшап карады. Тач әнисенеке кебек шул ул. Тик беркайчан да, беркемнән дә кул тидертмәс аңа. Әнисе хатасын кабатламас. Беркайчан да кабатламас. Ул нәни башы белән зурларча уйлаганына үзе дә гаҗәпләнеп куйды. Әле бит аңа унике яшь кенә. Бала гына бит әле, әбисе әйтмешли.

Яшәгән гомере бик аз, күргән кайгы-хәсрәтләр баштан ашкан. Моны әбисе генә белә шул.

Буран вакыт-вакыт ак чабышкыдай дулап-дулап китә. Малайның битенә, күзләренә, гүя, койрыгы белән суга да алга ыргыла. Марат янәшәсендә ниндидер тере җан иясен тоемлагандай була. Куллары белән битен уып җибәрә. Як-ягына карана. Хәрәкәттә алар икәү икән: буран һәм үзе. Юк-юк. Өмет тә янәшәсеннән атлый икән. «Әке, бәке..» – дип кабатлагандай итә ул янәдән һәм әбисенең авылын инде бик-бик якында итеп күз алдына китерергә тырыша...

Малай, күңелсез уйларыннан арынырга теләгәндәй, янә бер җыр җырламакчы булды:

Сандугач баласы микән

Бакчаларда сайраган.

Нинди кайгыларым икән

Йөрәгемдә кайнаган?

Нигәдер бу юлысы ул аны күңеленнән генә кабатлады кебек. Җыр да тәмам куркынган, малайның күңел төпкеленә үк яшеренгән иде.

Җыр – кешенең юлдашы, ди әбисе. Җыр җырламый күңел басылмый, дип тә өстәргә ярата аннары. Менә кирәге чыкты бит аларның да. Кайберләрен хәтта ике кат та җырлады бугай инде. Тик юл гына һаман озая бара сыман. Бер тукталыш шулкадәрле озак була ала микәнни? Марат яман уйлардан куырылып куйды. Алай-болай барып җитә алмаса, әбисе нишләр? Әтисенә ничек хәбәр итәрләр икән соң? Әтисе белән яши башлаганнарына да әле бер ел да юк бит.

Әнисен җирләгәч тә, вакытлар үтү белән, кинәт кайтып төште ул. Кызу холыклы, дуамал зат шул әтисе. Шулай булмаса, бер дигән улын ташлап китәр идемени? Әбисе әйтүенчә, дуамаллыгының да сәбәпләре бар, имеш. Марат әле нарасый бала чагында әнисе белән әтисе бик каты үпкәләшкәннәр, ди. Ачудан әтисе, берәр кайнар ноктага җибәрүләрен сорап, хәрби комиссариатка барып гариза язган. Шуннан алар әнисе белән дуслашып та киткәннәр. Ачу уты да сүнгән. Гариза да онытылган. Берзаман тегеннән җавап хаты килеп төшкән: «Сезнең үтенечегез канәгатьләндерелде, «кайнар нокта»га җибәрәбез», – дип язганнар ди. Сугышның иң куркыныч мәлендә, әтисе, никләр язганына үкенә үкенә, өйдән чыгып киткән шулай. Аннан контузия алып, саңгырауланып, холкы танымаслык бозылып кайткан. Әнисе дә үкенгән: «Исән-сау кайтса, авызымны да ачмас идем», – дип сүз биргән. Тик бергә яшәргә язмаган шул барыбер.

Ташлап китсә дә, Марат әтисен яратудан туктамады. Күбрәк сагынды, күбрәк юксынды ул аны. Хәзер дә ярата. Малайлар: «Әти алып бирде», – дип мактанышканда телен тешләп торса да, әтисе хакында бер начар уй да уйлыйсы килми. Ташлаганы өчен дә гафу итте инде ул аны. Дөрес, үги әни алып кайтуын күңеле бик үк хупламады хуплавын. Үзе иреннәрен тешләре белән кысса да, күңеле көнләшә. Әнисе яткан урынга да яткырасы килми... Аның киемнәрен актара башласа да эче поша. Табын янында утыруы да, ашавы да ошамый. Инде менә үги әнигә дә чыдар күк хәзер. Адаштырмасын гына бу буран... Әтисе үзе белән алып кайткан апаны «әниең булыр», дип таныштырды да соң... Ул үзе дә Маратны әнисе кебек яраталмас барыбер. Марат күңелендәге көрәшне аларга күрсәтергә теләми, тик язмышка каршы барып булмасын Маһинур карчык әллә кайчан төшендерде инде. «Үлгән артыннан үлеп булмый, балам», – диде. Барыбер дә әтисенең Маратка компьютер аласы килү теләгенә каршы төшмәде бит әле үгие. Хәтта аның куануын күреп, үзе дә сөенде кебек. «Түлке озак утырма, алайса башың авыртыр», – дип, кызганулы җөмлә дә әйтте. Ә башавыртуның ни икәнен Марат бик яхшы чамалый. Бик олы бәла ул. Фаҗига ул. Шуңа да, бик кызыкса да, аны кирәк чакта гына кабыза.

Компьютерда бик күп кызыклар, гыйбрәтләр, уеннар, акыл-фәлсәфә булса да, болар аңа әбекәен алыштыра алмады шул. Малайга Маһинур карчык кирәк иде. Әнисе, аның хатирәсе кирәк иде.

Сыйныфтагы кызлар да яратмыйлар сыман аны. «Тырпайган колак, сары керфек», – дип үртиләр. Хәтта Рәйсә дә шулай ди. Тырпайса соң! Барыбер ул аны «кәкре борын», дип хурламас. Үги әнисе дә шулай дидер әле. Үзе алдында әйткәне юк югын да. Малай бер дә әнисе итеп күз алдына китерә алмый шул чит апаны. Һаман аның тирәсендә бөтерелгәне өчен әтисенә дә ачуы чыга. Шуңа атнаны көчкә уздырып бетерә. Ә авылда аны җанының яртысы – әбисе көтә.

«Бураны да басылырга җыенмый», дип уйлады малай. Башта күбәләк-күбәләк иде, инде ябалак-ябалак кар оча. Әбисе аңа шундый табышмак әйтә иде...

Тукта, ничек иде әле ул?

«Ак кына, чеметеп ала чак кына».

Ни булыр икән, дисезме? Кар, әлбәттә.

«Каз мамыгын кагына,

Кагына да тузына».

Монысы – буран, әлбәттә.

Бүгенге әле тыныч, әле уйнак буран хакындадыр инде.

Малай, атлый торгач, тәмам йончыды, аркасы лач тир булды. Рельска утырып ял итеп аласы итте. Тик тимер суыгы бик тиз тәненә үтеп керде. Бер читкәрәк чыкты да йомшак карга чалкан ятты. Ак кар тауларыдай болытлар биеккәрәк күтәрелде. Һавада, гүя, бер ялгыз кош очып үтте. «Минем кебек берьялгызы!» дип уйларга өлгерде малай. Шул чакта йөрәгеннән ниндидер җылы дулкын узгандай булды. Кош очты-очты да күздән югалды. «Кай тарафка юл тотты икән соң бу җан иясе? Их, очар кошка әвереләсе иде менә хәзер. Бәлки, биектән Ак Алан авылы да күренәдер аңа. Бәлки, ул бик-бик якындадыр. Кошкай... Адашудан курыкмый микәнни бер дә?» Күктә ничектер тыныч, буран уйнаганы да сизелмидер кебек тоелды. Маратның, кайтыр юл таба алмаганы өчен, үз-үзенә ачуы килә башлады. Никләр чыкты икән ул бу юлга? Поезд бик тиз барып җитә иде бит. Әллә адаштымы соң? Икегә аерылган чатта дөрес юнәлешне бутадымы? Малайның эчен курку алды. Хәлсез йөрәге, үз уеннан куркынып, ешрак тибә башлады. Куллары калтырануны күреп, күзләре каушап калды. Әйтерсең, һава кызу дулкын булып битләренә бәрелә, вакыт-вакыт бөтен тәненә ут капкандай тоела иде. Әллә кире китәсе микән? Йә, нишләргә инде хәзер? «Нишләргә?» дигән сорау аның баш эченә тулды, миен тыгызлады. Малай янә торып атлап китте. Әле генә буран басылгандай тоелган иде, янә күбәләкләр төсле кар оча башлады. Янә җилнең көчәйгәне сизелде. Юк, ярамый болай бирешергә. Әбисе: «Гөнаһлы кешеләргә бәлаказаны Аллаһы үзе җибәрә», – ди иде. Малай ашыкмыйча гына гөнаһларын барлый башлады. Алгы партада утыручы Рәйсәнең чәченнән тартканы исенә төште. Яратып кына тарткан иде бит югыйсә.

Ул Рәйсәнең солы саламыдай сап-сары чәч толымнары очында уйнаклаган ак бантикларны, кызның төймәдәй зәңгәр күзләрен, озын керфекләрен күңеленнән үткәрде. Бик матур кыз шул. Алар сыйныфында озын толымлы кызлар башка юк та бугай. Толым очындагы ак бантиклар да аңарда гына. Тик Маратны күрде исә, иреннәрен турсайтып куюны гына белә. Гәүдәсен алгарак сузып, телен чыгарып, «үә» дип үртәгән чаклары да булмады түгел,барыбер күңеле аңа ачу сакламый. Үртәшкәндә дә сөйкемле итеп үртәшә чөнки. Малайның: «Иреннәрең синең алсу күбәләктәй, үзең дә бик матурсың», – диясе килә, тик нигәдер сүзләрен тел очында тота-тота да, гүя, йотып җибәрә.

Рәйсә бит Маратның әнисе үзен югалткан чорны күреп белә. Еш кына, кызга сүз катарга җыенгач кына, әнисе күз алдына килеп баса да, малайның битләре кызара, бөтен тәне кызыша, ут булып яна башлый. Үзе аны чиксез ярата, үзе ояла. Моны ничек кешегә аңлатып булсын? Китек күңеленә юлдаш гәүдәсен корыштырып, кырт борыла да китеп бара.

Дәресләргә класста Рәйсә утырганы өчен бик тырышып әзерләнә. Гел «бишле»гә укый. Шуңа сыйныфтагы кызлар аны бик якын итмәсәләр дә, ерак та тотмыйлар. Өйгә бирелгән эшләрне аңардан күчергән чаклары да юк түгел. Күчереп, укытучыларны алдарга тырышканнарын яхшы белсә дә, ул берсенә дә каршы төшеп сүз әйтми. Дөресрәге, саран, авыр чакта булыша белмәүче, җансыз зат булып күренәсе килми. «Берзаман өйдә әзерләнергә үзләре дә вакыт табарлар әле», дип ышана. Аннан шунысы да бар: әгәр дә сыйныфташлары Ханга ит-май җыеп бирмәсәләр, ни ашатыр соң ул тугры дустына? Мәктәпкә кадәр килеп ала бит әнә. Подъезд төбенәчә кайтарып куя.

Рәйсәне мәктәпкә әле әбисе, йә әтисе, йә әнисе китерә. Хәтта, таякка таянып, дәү бабасы да озатыштыра. Аны җитәкләп китерүләрен дә, җитәкләп алып китүләрен дә малай күреп кала. Иркә кызның тиңсез бәхетенә кызыга. Маратны беркем дә озатмый шул.

Малайның янә гөнаһларын барлаганы исенә төште.

Ралифның битенә суккан иде. «Синең бит әтиең дә юк», – дигәне өчен инде. Нишләп булмасын аның әтисе! Әйе, әнисе юк. Әнисез малай дөньяда әллә ул гынамы?

Авылда малайларга ияреп тәмәке суырып карады. Әбисе бу яман хәлне шунда ук чамалады. «Нинди ис килә синнән, улым?» – дип сорады. «Күрше Хәлим бабай янында басып тордым», – дип җавап кайтарды. Алдашты. Дөресен әйтеп, әбисен борчуга салсынмы инде? Шуннан соң тәмәкене авызына да алмады. Маһинур карчыкны чиксез ярата бит ул. Ә яраткан кешене рәнҗетергә ярамый. Әтисе ягыннан дәү әтисе белән дәү әнисен күрү насыйп булмады шул, ул туганчы ук бакыйлыкка күченеп куйганнар, югыйсә аларны да яратыр иде Марат. Җанында җылылык тагын да артыр иде.

Әнисе белән бакча басарга барды. Ярамаганын белә иде бит ул чакта. Аһ, бу күңелсез төнне исенә дә төшерәсе килмәс иде аның.

Хәер, бер тапкыр, әле мәктәпкә кергәнче үк, шундый хәлгә дучар булды ул. Алмазның әниләре, икесен бергә, аргы очтагы Тайфә әбиләргә коймак илтергә җибәрделәр. Уңга-сулга каранып бара торгач, гаҗәеп бакчага юлыктылар алар. Алмалары тамып-тамып тора. Үзләре күзнең явын алырлык кып-кызыллар, үзләре эреләр. Кызыктыра иде ул алмалар. Малайлар коштабакны койма буена куеп калдырдылар да, рәшәткә тишегеннән көчкә сыеп, бакчага кереп киттеләр. Алсу алмага буйлары җитмәгәнне аңлап, авыз ачып алмагачка карап торган арада, өй ишегеннән хуҗабикә килеп чыкты. Малайлар баскан урында катып калдылар.

– Йә, кем малайлары бу караклар? – дип сорады карчык, йөзен тәмам җыерып.

– Мин... мин Гафиулланыкы... – дип еламсырап җавап бирде Алмаз.

– Бусы кемнеке? – дип, имән бармагын Маратка төбәде ул.

– Анысы кунак малае, – диде дә Алмаз авызын дәү ачып елап җибәрде. Карчык, һич кызгану белмичә, келәсен күтәреп, ян капкасын ачты:

– Мин сезне авыл советына төшеп әйтәм хәзер. Аталарыгызны чакыртып штраф салсыннар, – дип такмаклый-такмаклый, аларны озатып калды.

 

"КУ" 08, 2018

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев