Логотип Казан Утлары
Повесть

Адаштырма, буран... (дәвамы)

Шул мәлдә Марат артыннан атлап-йөгереп килгән ап-ак буран эченнән, тимер тәпиләрен рельсларга кыйный-кыйный, поезд үтеп китте. Малай аның вагоннарына язылган «Мәскәү – Казан» дигән язуны гына укый алды. Һәм үзенең чынлап та адашканын аңлады.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Инде «барысыннан котылдык», дип, малайлар, үзләренең капка төпләренә кайтып, уенга бирелеп киттеләр. Берзаман карап җибәрсәләр... таягын куалап аргы очтан теге карчык төшеп килә. Кулында – коштабак. Их, коштабакны онытып калдырганнар икән бит... Кушкан йомыш та үтәлмәгәнме? Шулай да, карчыкны күрүгә, икәүләп бүрәнәләр артына постылар. Карчык туп-туры Алмазларга кереп китте.

Бик озак торды ул. Бүрәнә артында утыра-утыра, малайларның аяклары оешып бетте. «Һай юньсезләр! Кеше бакчасына керәләр бит. Үз алмалары җитмәгән боларга», – дип такмаклый-такмаклый китеп барганын күрсәләр дә, тынычлыклары качып, куркышып, чүмәшкән җирләреннән шактый озак кузгалмадылар.

Берзаман, капканы ачып, Алмазның әтисе килеп чыкты. Әнисе булмаганга Алмаз чиксез шатланды кебек, чөнки әтисе йомшаграк холыклы аның. Аннан Алмазны ярата да. Шуңа малай, яклау эзләп, аның каршысына атылды.

– Әти, бу әби ник килгән безгә? – дип сорады.

– Всё, утырталар сезне! – диде әтисе, кырыс кына.

– Кая утырталар? – Бу сорауны Марат бирде. Әтисе, әле Алмазга, әле Маратка карап, ике бармагына янә икесен аркылы куйды да, тагын да кырысрак итеп:

– Өтермәнгә! – дип өстәде.

И шул чактагы куркуның ни икәнен белсә иде бу җир өстендәге кешеләр! Өйгә керергә өннәре алынып, кичкә кадәр ят күзләрдән качып йөрделәр алар. «Бурның бүреге яна», – дип белми әйтми икән лә Маһинур әбекәе. Хәер, бу хәлне ул да белми калды. Күршеләре сертотмас үрдәк түгел икән шулай да...

Теге чакта әнисенә дә шунда кичергәннәрен сөйләп аңлата алмады шул Марат.

Өйгә кергәч белде Алмаз: карчык, тирләп-пешеп чәй эчкәндә, түкми-чәчми бөтенесен сөйләп биргән. Ә ике малайга, коштабактагы коймаклар янына салып, ике кып-кызыл, эре алма алып төшкән иде... Тик ул алмаларны икесенең дә ашыйсы килмәде шул нигәдер...

Шушы гөнаһысы өчен мәллә соң бу юл табалмавы? Бала гына иде бит әле ул чакта. Нәрсә ярый, нәрсә ярамыйны аерырга тагын ничек өйрәнәсең ди? Урлашудан ваз кичте шуннан соң. Шүрләп яшәүләре, һай, куркыныч икән! Аллаһ үзе бу юлга якынайтмасын. Аның башыннан «Әллә соң Раббым җир өстендәге барча кешеләрнең гөнаһларын миннән түләтәме?» дигән уй йөгереп үтте. Юк-юк, алай булмас, «Аллаһ мәрхәмәтле», дияргә ярата бит әбисе дә. Малайның гөнаһларыннан ерагаясы килеп китте. Башкаларын эзләп, тирәнгәрәк керүдән тыелып калды. Их, Алпамша булсаң иде дә соң хәзер! Малай, куркуыннан арыну өчен, теләсә нәрсәне исенә төшерергә, хәтта буран сөйләгән әкиятне дә тыңларга әзер иде. «Ә Алпамша», – дип кабатлады ул эчтән генә. Бабасының кушаматы да Алпамша Сәлим ич! Әбисе сөйләвенчә, элек җирдә Алпамшалар яшәгән, ди. Алар шулкадәр зур булганнар ки, таудан тауга атлап кына йөргәннәр, ди. Шундый берәүнең улы тау итәгенә ял итәргә утырган икән. Ул кечкенә генә җан иясен күргән. Җан иясе сука белән җир сөрә, имеш. Зур кеше аны аты, сукасы белән кесәсенә салган да алып кайтып әтисенә күрсәткән.

– Әти, шушы җан иясе җирне ертып йөри иде, тотып сиңа китердем, – дигән.

– Җибәр аны,– дигән әтисе, уч төбендәге җан иясенә карап, – алар бездән соң яшәячәк кешеләр...

Бу хикәятне исенә төшергәч, малайга тагын да куркынычрак булып китте. Кечкенә кеше ул үзе булып чыгамы инде? Бәлки, кешеләр, җир өстендә гөнаһлы гамәлләр кыла-кыла, һаман кечерәя барганнардыр? Әбисе шулай ди бит, яман эшләр кешене зур итми, ди. Бәлки, бу юл да Алпамшалар гына җәяү йөрсен өчен төзелгәндер?

Маратның атлавы авырлашканнан-авырлашты, артык арыганлыктанмы, күз алдында күләгәләр биешкәндәй тоелды. Ул, тынлыкны тыңлап, бик озак басып торды. Һәм шәүләләр уйнаклаган якка карап бара башлады.

Малай буран аша күзенә бераз сәеррәк йортлар чалымлануын сизеп алды. Менә ич әбисенең авылы! Ә ул куркып калды тагын. Ир-ат кеше куркырга тиешме инде, җә? Булмаганны! Малай сөенеченнән нишләргә белмәде. Тик бер әйбер генә аны борчуга салды: авылга керә торган юлны буран каплаган иде. Ничекләр каплап бетерә алган соң аны? Ник бер эз булсын, ичмасам. Әллә кешеләр, бүгенге бураннан куркып, өйләрендә бикләнеп яталармы икән?

Маратның иреннәре кипшерде, үтереп эчәсе килгәнен тойды. Рельслардан янә сулга каерылып, йомшак карга бияләен батырды. Аны тәмам көрәп алып, иреннәренә тидерде. Карны күп тапкырлар ашаганы бар югыйсә. Әллә ничә кат тамагы шешеп авырып та ятты шуннан соң. Тик әлегәчә, «карның тәме бар», дисәләр, тамчы да ышанмас иде. Көне килде: тойды менә. Ап-ак сөт өстеннән ясалган туңдырма гына шушылай татлы була торгандыр, мөгаен...

Ашыйсы да килә икән. Марат пар чыгып торган куллары белән сыпырып алган карны чәйнәгәндәй итте, аннан ашыга-ашыга йотты. Бәлки, ачыгуны да басар әле. Бу гамәленең чарасызлыктан, үз-үзен юату икәнен яхшы белсә дә, хәзерге минутта суга батучының ябышыр саламы сыман иде бер йомарлам кар. Әбекәе тегендә майда кабартмалар да кыздырып куйгандыр инде. Йомырканы күбрәк кушып, кетердәп торган коймаклар да пешергәндер. Тик нигәдер кайтып җитеп кенә булмый. «Нигә икән соң?» – дип, үз-үзенә сорау бирде Марат.

«Тукта, әллә кайтып җиттемме?» – дип пышылдады ул, сөенеч катыш еракка төбәлеп. Алда, буран эчендә, ниләрдер ачыграк шәйләнгәнне күреп, малай җиңел сулап куйды. Бик арыган булса да, бөтен тәнен ут ялмагандай тоелса да, соң көчен җыеп, адымнарын кызулата төште.

Буран эчендә йокымсырап утырган йортлар аңа якынлашкан саен кечкенәрәк күренде. Нилектән бу? Әллә күзләре дә арыдымы соң? Тик курчак өедәй бәләкәй йортлар аңа беркавем тынычлык өстәделәр кебек. Авыл икән, барыбер кемдер булырга тиеш ич анда. Малай иркен сулап куйды. Үпкәсенә генә түгел, бөтен тәненә һава тулды, гүя, көне буе кайта торгач, бар гәүдәсе һавадан тора кебек тоелды. Рельслар артта калды. Малай, атлаган саен, кар көртенә чумды. Бер аягын алса, икенчесе батып китә. Ничек барып җитәсе соң болай? Бүген генә күмде микәнни буран авылга юлны?

Салкын һава аның гәүдәсенә сарылып, нибар авырлыгын малай иңенә салырга тырышадыр сыман тоелды. Җилкә башлары да авырта мәллә соң? Бүреген күтәреп, тир белән маңгаена ябышкан чәчләрен артка сыпырып тарады. Башыннан пар күтәрелүен куркып күзәтте. Авылда артык каты эшләгән атлардан шулай пар күтәрелгәнне күргәне бар иде аның. Берәр вертолёт та очып үтми, ичмасам, бүреген болгар иде. Бәлки, янына да төшәрләр, ялгызын калдырмаслар иде... Малай тәмам батып бетте.

Ул авылның шушындый юлсыз чакларын исенә төшерергә тырышты. Хәтерли алмады.

Элек аларның авыллары урынында бик матур алан булган, ди, имеш. Бөтен дөньяны аклыгы белән яктыртып утырган, ди, ул. Иртә язда ап-ак энҗе чәчәкләр күзен ачкан, җәй уртасында ромашкалар, тузганаклар күтәрелгән. Шунда ял итәргә тукталган бер мосафир бу матурлыкка хәйраннар калып торган, ди. Аның яуда шәһит киткән Изгеләр тавына баруы булган. Бу аланны күңеленнән чыгара алмаган, җәйләр җиткәч, тагын килгән. Алан тулы ромашкалар җемелдәшеп утыра, һавада берән-сәрән ап-ак тузганаклар оча, йомры башларын күккә чөеп тирбәлешкәннәрен ул аеруча яраткан, ди. Тирә-юньдә урман шаулый, таулар горур сулый, чишмәләр челтери, ди. Һәм мосафир шунда калкурак урынны сайлап төпләнергә, нигез корырга уйлаган. Аңа Ак Алан дип исем дә биргән.

Маратның әтисе дә чиксез яратты бит урман-таулар чолганышындагы бу авылны. Әнисенә: «Син бит тау башында үскән кыз, яле, күтәр әле борыныңны!» – дип искәртеп кенә торды баштарак. Ах, тагын әнисе искә төшәме?..

Ә чишмәләр... Алары үзе бер кыйсса. Мосафирларның таяклары тиеп киткән бер урында чишмә тибеп чыккан, имеш. Сулары мул, үзләре тәмле, ди. Тик шушы тау башыннан типкән чишмәләр үзеннән-үзе корыды да бетте менә. Бердәнбер Суык чишмә генә торып калды. «Атларга су эчертергә кирәк булганы өчен, көтүчеләр карап торганга гына исән-имин ул», – ди Маһинур карчык. Аның моңа җаны әрни, күңеле сыкрана шул. Авылның моңы корыды, ди. Моңсыз авыл – җансыз авыл, ди. Замана кешеләре дә башка шул, ди. Тик кешеләрнең өйләренә су кергәч, моңа исләре дә китми кебек. Әнә, компьютерда чишмәләрнең ниндиләре генә юк, күзең туйганчы кара, имеш...

Авылга кергәндә, уңда күл кала торган иде. Җәйләрен ул көмеш кебек ялтырап ята, кышларын хоккей уйнар өчен бер дигән мәйданчыкка әверелә. Өлкәннәр, кояш баегач, анда төшәргә рөхсәт итмиләр. Зәхмәт кагылудан куркалар. Тик малайларның сүзне тыңламаган чаклары да була иде. Төннәрен ул күлдә көмеш ай коена. Нурларын чәчә-чәчә йөзә. Дөресрәге, бергәләп йөзәләр инде... Аннан ул малайларга ияреп, аларны капка төбенәчә озата кайта. Күктә дә ай, бар дөньяны яктыртырга теләгәндәй, җиргә якынаеп йөзә. Йөзә дә йөзә... Суда да йөзә, күктә дә йөзә белә шул. – Ай, пока, – дип хушлашмакчы иде малай берчакны.

– Нинди ямьсез сүз әйтәсең, улым? Үзебезчә сүз белмисең мәллә? – дип сорау алды әбисе.

– Беләм...

– Белүен беләсең дә, кыңгыр сибәсең...

Әбисенең борчылганын шунда ук чамалады Марат. Ул аны эзли чыккан иде.

Күзләренең күлне таба алмавыннан янә шомланып куйды малай. Ул әбисе яшәгән авылдагы бөтен кешеләрне дә таный. Куакларны да таный хәтта. Сыерларны да исемләп белә. Чөнки баштарак, сыер асраганда, әбисенә көтү чираты җиткәч, алар икәүләп көтүгә чыгалар. Дөрес, көтү артыннан күтәрелгән тузан болыты бераз ачуын китерә иде башта. Аннары ияләште. Хәтта аны ярата да башлады, чөнки тузаннан да авыл исе килә иде. Әбисе дә аны мактап кына тора: «Булышчым син минем, – ди. – Тиздән печән чабарга да өйрәнерсең әле», – ди. Ярата шул ул оныгын. Маратны яраткандай, үз гомеренә бер генә җан иясен дә яратмагандыр кебек тоела. Кызы өчен хәзер әрни генә инде. Киявен кызгана. Ирен сөйгәндер дә, бәлки. Ләкин анысы бөтенләй башка сөюдер...

Әнисе белән кайталар иде алар ул исән чагында. Мондыйда үзен генә чыгарып җибәрмәс иде шул хәзер дә. Адашты мәллә соң? «Әнисе адашканның баласы да адашучан, тик мин алай булмавын телим, улым», – ди әбисе. Әнисе бит аның авыртуга түзә алмады. Бәлки, аны гаеплисе дә түгелдер. Әтисе авырлыкка чыдамады. Ул да адашканын белми түгел. Улыннан елый-елый гафу үтенде, бер кызмача кайткач. Әле дә үзен гаепле кешедәй тота. Гаепле дисәң дә инде. Сугыштан шулай үзгәреп кайтты ласа. Төннәрен «Смирно! Атам!» дип, бар көчкә кычкырып җибәреп, Маратны куркытканын хәтерләмидер дә инде хәзер. Әнисе әйтә башлагач та: «Алдашмасана!» – дип, кул гына селти иде. Аннан әнисе Маратны авылга кайтарып куйды. Әбисе янында тыныч булса да, иртә таңнан балалар бакчасына йөрисе булмаса да, әтисе белән әнисен чиксез сагынды Марат. «Күренмиләр микән?» дип, йөгереп чыгып, урамны тиз генә әллә ничә кат әйләнеп керә иде бит. Хәтта төнлә уянып китеп, урамдагы эскәмиягә чыгып утырганы да булды. Күк йөзе шау йолдызлар белән тулган иде. Җем-җем итеп яналар иде алар. Йолдызлар да аңа әтисе белән әнисен хәтерләтте нигәдер. Шәһәрдә күк йөзе болай түгел. Утлар йолдызларны һаман тоныкландыралар да торалар. Шәһәр утлары авыл йолдызларын санга сукмый шул... Аһ, ул тагын сагыну турында уйлыймы?

Малай башын селеккәләп алды, яман уйларын шулай куып җибәрергә тырышты. Юк-юк, ул бит әбисенә кайтып бара. Адашырга тиешле юл түгел бу. Авылга илтәсе юл туп-туры иде ләбаса. Нигәдер бүген генә тармакланды да куйды, һич көтмәгәндә. «Сулга китсәң – атың үләр...» Сулга китүдән куркасы булгандыр да... Әбисе белми әйтмәгәндер. Әнисе дә әбисен тыңламыйча харап булды бит. «Докторга бар, берәр дару тапмый калмаслар», – диде. Мәликәсе ишетмәде дә, гүя. Дару урынына агу эзләп тапты. Хәтта ваучерларны бер шешә аракыга алмаштырды. Бала гына булса да, аларның дөнья бәһасе тормавын малай шуннан чамалады. Инде монысы кайлардан башка килеп керде тагын? Буталчык уйлар аны тәмам бимазалап бетерде түгелме? Кайсы вакыйга артыннан кайсысы килүен ул, ни тырышса да, тәртипкә сала алмас иде шикелле. Хәтернең үз кануны. Ни рәвешле теләсә, шулай терелтә алу сәләте бар шул аңарда.

Марат күзалдында ачыла барган йортларга якынлашып килә, битләре уттай яна, артык арыганлыктанмы, куркуданмы, күзләре дә кызара төшкән, алар чүп кергәндәй әчеттерәләр иде. Менә иң кырыйдагы йортка бер-ике генә адым калды. Тәрәзәләрдә ут алмаганнар икән әле. Малай, ниндидер чит планетага эләккәндәй тәмам аптырап, күзләрен тутырып-тутырып карап торды. Әбисе яшәгән авылдагы бөтен йортларны да белә кебек бит. Авылда үсте диярлек. Укырга кергәч тә, атна саен диярлек кайтып йөрде. Шуңа авыл аның да туган җире дә, ватаны да иде. Ә ул кинәт юкка чыкканмы? Ник бер таныш йорт булсын, ичмасам. Үзләре берсеннән-берсе кечкенә, үзләрен кар баскан. Абау, дача йортлары ич болар! Малайның йөрәге урыныннан кубарылды. Кайчандыр әнисе белән шәһәрдән шушындый дачаларга барганнар иде алар. Малай, күңелсез уйлардан качарга теләп, буранлы битләрен сыпырып куйды. Күрәсе түгел, искә төшерәсе дә килми иде аның әлеге кечкенә йортларны, бу йортларга бәйле вакыйгаларны...

Юк, ашамады ул әнисе белән урлаган помидорларны. Әнисе дә ашамады шикелле. Өстәлдә яттылар-яттылар да череп беттеләр... Шул чакта әнисе кешеләрнең анда җәен генә яшәүләре турында әйтеп алган иде.

Малайның эчке күңеле моңа ышанырга теләми, бу хәл белән килешергә җыенмый иде, күрәсең, ул, бата-чума, кырый йортның тәрәзә төбенә үк килеп җитте. «Кешеләр көн иткән хәяттә өметкә ут үрләтерлек бер очкын булса да бардыр», – дип фикер йөртте. Эчтәге караңгылык шомлы тоелса да, ул, бар куркуын басып, тәрәзәгә шакып карады. Җавап бирүче булмады. Тирә-ягына күз ташлады. Тып-тын. Һәм бу тынлык тагын да куркыныч иде. Ничек кенә качарга теләсә дә, теге вакытта әнисе белән урлашырга килгән төн хәтерендә яңаргандай булды. Ай-һай шомлы иде ул төн дә. Коточкыч иде бит! Әйтерсең, бу йортлар эчендә дә курку яши, алар үз төшләренә йомылып, җыерылып утыралар, шуңа тагын да бәләкәйләнебрәк күренәләр кебек тоелды.

Ул, бар көчен җыеп, теге кайтуында гына әбисе бәйләп биргән йон бияләен авызына якын китерде:

– Әй, кешеләр, сез кайда? – дип кычкырды. Ап-ак калкулыклар арасыннан аңа тынлык җавап бирде. Малайның һаман кеше юклыгына ышанасы килмәде.

– Әй, берәр җан иясе бармы монда? Янә тынлык чыңлап алды. Маратның борын яфраклары киерелә төште, ярсуын тыя алмыйча, бу юлысы бар көченә:

– Ачыгыз! – дип кычкырды.

Ишекләр ачылмады. Алар яртылаш кар көртенә чумган иде.

– Әбекәем! – дип сөрән салды малай, эчке дулкынлануын басар көч тапкандай һәм карга сеңеп үк утырган кечкенә генә йортның тәрәзә пыяласын сыпыра-сыпыра үкереп елап җибәрде.

Шул мәлдә Марат артыннан атлап-йөгереп килгән ап-ак буран эченнән, тимер тәпиләрен рельсларга кыйный-кыйный, поезд үтеп китте. Малай аның вагоннарына язылган «Мәскәү – Казан» дигән язуны гына укый алды. Һәм үзенең чынлап та адашканын аңлады. Поезд үтеп киткәч тә, ак буранны аралыйаралый алга ыргылган көпчәкләр гөрелтесе әле бик озак ишетелеп торды.

Әбиләренең ягында Мәскәү поездлары йөрми. Һаман авылга алып кайта торганнары электричкалар дип атала иде. Малай, канаты сынган кошчыктай, карга килеп төшкәнен сизми дә калды.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2018

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев