Адаштырма, буран... (дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Аннан алар икесе дә Маратны да яраталар иде бит. Бер Яңа елда Кыш бабайны өйгә дә чакырдылар хәтта. Ә Кыш бабай үзе генә түгел, янәшәсендә Кар кызы да бар иде. Бүләкләре дә капчыклап! Дәү кызыл капчыкны хәтерләмәскәме?!. Маратның аны шул мәлдә үк, вакытны бер дә сузып тормыйча күрәсе килде. Югыйсә төлке итеп киендереп тә куйдылар үзен. Кыш бабайга бүләккә әллә ничә шигырь дә әзерләде. Аларын балалар бакчасындагы чыршы бәйрәмен каршылаганда ятлады. Берсе – үзенеке, икенчесе – Таһирныкы, аннан соңгысы – Камиләнеке. Әле тагын да күп иде исендә калган шигырьләр.

– Күрәм, монда төлкеләр яши икән, – диде Кыш бабай, өйгә килеп кергәч тә. – Минем урманымнан качып килгәннәрдер инде...

– Сезнең урманнан түгел мин, – диде Марат. Аның, дөресрәге, урманныкы буласы килмәде. Әбисенә кайткач та, урманда еш була бит ул. Караңгы, куркыныч, үзе гел күңелгә шом салып, шаулап тора.

– Алайса, башка урманныкы инде бу төлке. Йә, ничек яши икән анда төлкеләр? Үзара дусмы?

– Дус, – диде малай, төркемдәшләрен күз алдына китереп. Тик әтисе ашыгып ташлады. Кыш бабай капчыгын ачканны да көтмәде, горурлана төшеп:

– Безнең улыбыз сезгә әллә күпме бүләк әзерләде бит әле, – дип куйды.

– Монысына без бик шат булырбыз, – диде Кыш бабай. – Йәле, нинди бүләк икән ул Кыш бабайга?

- Шигырьләр, әлбәттә, – дип елмайды әнисе. Шунда Маратның күз алдыннан шигырьләр тезелешеп үтте. Ай-һай, боларны сөйли башласаң, Кыш бабайның бүләген бирергә онытып чыгып китүе дә бар. Һәм малай хәйләләргә җыенды. Ике кулы белән ике яңагын тотты да:

– Сөйли алмыйм, Кыш бабай, тешем сызлый минем, – дип, күзен читкә алды. Шуннан әтисенең әзмәвердәй гәүдәсенә ышыкланып качып торды. Әтисе белән әнисе бер-берсенә карашып елмаештылар.

– Алай икән, төлкеләрнең теше сызлавы бер дә гаҗәп түгел, шулай да, сызламасын өчен, иртә-кич чистартырга кирәк аларны, – дип, капчыгына үрелде Кыш бабай.

Ә аннан бер кап тәм-томнар, бер зур машина килеп чыкты. Нәкъ шундыйны көткән дә иде Марат. Ә аннары тормыш чәлпәрәмә килде. Кулдан бәллүр савыт шуып төшкән кебек кенә булды. Барысы да уалды да бетте.

Әти-әниләр баланың тормышын оҗмахка да әверелдерә алалар, тәмуг белән тәңгәлләштерү дә көчләреннән килә икән шул. Нигә шулай ярдан ярга бәргәләнәләр алар? Ничек шулай ихтыярсыз, чарасыз калалар? Нигә уйламыйлар алар уллары турында? Мөгаен, олыгайсалар да, күңелләре белән бала булып яшиләрдер. Алданалардыр аннары. Кемнәргәдер, ниләргәдер ышаналардыр. Менә тимер юл да алдады түгел микән? Ышанды бит югыйсә Марат аңа. Югыйсә, бу юлдан еллар буена күпме кеше үткәндер. Арада берәү булса да тәпиләп баручы очрады микән? Ничекләр сагынган иде бит әбекәен! Кичә генә телефоннан сөйләштеләр ләбаса. «Кайт, балам», – диде. «Көтәм», – диде. Их, элек булсамы ул телефоннар! Хәер, кешеләр, хәзергеләр кебек, хат язарга да өйрәнә алмый калырлар иде.

Малайның әллә ничек кенә әбисе язган хатлар хәтереннән сызылып үтте. Әнисе аларны һаман саклап, башта китап киштәсенә куеп торды. Ул чакта хат язышу дигән бик матур гадәт бар иде. Кешеләр бөтен уй-фикерләрен, теләкләрен, хәтта хисләрен дә хат аша белдерделәр. Марат укырга кергәнче үк хәрефләрне шушы хатларга карап күчереп язарга өйрәнде.

Малайның күз алдыннан таныш җөмләләр йөгереште:

«Кадерле балаларым! Кайнар сәлам барыгызга да. Бик сагынам, очып барып кайтыр идем. Ике атна элек әллә күрдем сезне, әллә юк, күз алдыма да китерә алмыйм, төштәге кебек кенә булды.

Әле Нәгыйм артыннан күчтәнәчләр җибәрдем, керткәндер. Улымны карап кына үстерегез, ир бала бик кирәк бит дөнья көтәргә. Бәрәңгегез дә беткәндер инде, кызым. Бәлки, кияү кайтып алып китәр.

Бик көчле буран булды бит әле бездә, бөтен ишегалдын тутырды, телевизор да күрсәтми башлады, антеннаны борды, ахрысы. Аны да карап китәр иде.

Өем җылы. Минем өчен кайгырмагыз, ашарыма, ягарга бар, тыныч. Матур гына үсегез генә. Кызым, бу ай пенсиясе килгәч, акча бирәм үзеңә, теге матур чуклы шәлне алырсың. Акча кирәкми миңа. Бу айда бер капчык он алдым, киртәлекләр алдым, бөтен әйберем бар, Аллага шөкер.

Ураза җитә, алты-җиде кеше чакырып авыз ачтырырмын дип торам. Алла кушсын иде.

Кызым, ваучерны миңа җибәрмә, Марат улыма сакла, зур мөлкәт, дип сөйли бит халык. Амин, шулай була күрсен. Безнең хәләл көчебезне дә бәяләрләр икән, дип сөендем әле. Кызым, кибет тирәсенә барып, бала калдырып кереп китә күрмәгез, саклагыз улымны. Авырмагыз, зур үсегез».

Әле бу хатта Маратка язылган өлеше дә бар. Авылга хат язарга утырса, әнисе аңа да карандаш тоттырып куя торган иде. Марат әбисенә язылган хатның кай җиренә эләксә, шунда сызгалап, үзенчә ниндидер әйләнәләр төшереп җибәрә. Маһинур карчык аны да игътибарсыз калдырмаган: «Улым, зу-у-у-р үскәнсең икән инде, миңа хат та язгансың бит, рәхмәт үзеңә», – дип үсендергән. Аннан: «Мин сиңа ап-ак оекбашлар бәйләдем, балам, тәпиләрең җылынып йөрер», – дип тә өстәгән.

Марат әбисенең резинка-керешкә бәйләнгән күзлеген яулыгы өстеннән киеп куюын күз алдына китерде. Аны, кигәнче, алъяпкычы итәгенә сөртештереп тә җибәрә торган иде. Керешкә бәйләнгән иске күзлек булса да, килешеп тора ул аңа. Ә менә Рәйсәгә килешмәс иде...

Малай үзалдына елмаеп куйды. Рәхәтлек сибеп, бер мизгелгә буран көчәеп алды да янә тына төште.

Әнә шулай ничә еллар буена Маһинур карчыктан алар тарафына серле җылылык агылды. Күбрәк авылда, әбисе янында яшәсә дә, хатлар нигәдер Марат шәһәргә килгәч ешая торган иде. Хат алган көнне әнисе дә йомшаграк, кәефлерәк булды. Болар барысы да Марат нәни чакта иде шул. Әле анда тормыш түгәрәк, хыяллар күбәләк иде. Иде...

Ул хатлар, йортка рәхәт хисләр таратып, кадерле урында, өстәл өстенә җәелгән эскәтер астында, озак еллар яшәде.

Беркөнне Мәликә исереп кайтты. Хатларны кычкырып укыды да кычкырып елады. Аннан, бөтенесен җыеп алып,вак-вак кисәкләргә ерткалап, идәнгә сипте. Шуннан чыгып китте дә кунарга да кайтмады. Марат төне буена бер хатны җыеп дәфтәр битенә ябыштырды һәм аны сумкасындагы көндәлеге эченә качырып куйды. Бу хәлдән соң әнисе үзе дә борчылудан ябыгып киткәндәй тоелды. Тик ул аңа бер сүз дә әйтмәде.

Инде менә Маһинур карчыкның да арык гәүдәсе тагын да җыйнакланды, буе бәләкәйләнде, дөресрәге, чүгә төште, бит-күз тирәләрен тирән җыерчыклар каплады, соңгы араларда колакка да катылана башлады. Малайның бөтен курыкканы шул: әбисе кинәт кенә бөтенләй ишетми башламасын тагын. Алла сакласын! Дөнья йөзендә бер сөйләшер кешең дә калмас бит аннары. Болай әле ул көнгә бер-ике кат шалтыратып хәл белешә. Икесе ике якта ихлас сөенешеп, бәхетле мизгелләр кичерәләр. Аннан атна азагы, кайтыр вакыт та җитә.

Хәзер кешеләр хат яза белмиләр дә бугай. Кесә телефоныннан, акчаларын кызгануларын сиздереп, арлы-бирле берәр җөмлә әйтешәләр дә, бөтенесен шунда ук онытып, ары китеп баралар. Хискә урын юк шул хәзер шәһәрдә. Хисләр, бәлки, авылда яшидер.

Малай күңелсез уйлардан куырылып куйды. Искә төшермәскә кирәк иде аңа бу хәлләрне. Менә йөрәге дә еш-еш тибә башлады. Ямансу булып китте.

Бар җиһан аклыкка чумган, буран тагын көчәя төшкән сыман тоела.

– Адаштырма, буран! – дип эндәште Марат, үзе ишетерлек итеп кенә. Чөнки адашудан ул бик курка иде.

Малай, яратып, ак буранны ялларыннан сыйпагандай итте, ерак офыклардан, шәһәр ягыннанмы шуышып килгән салкынлык аның битләренә бәрелеп, борын очларын чеметеп-чеметеп алды. Маһинур карчык мондый көннәрдә: «ХозырИльяс үзе юлга ак җәймәләр җәеп куйган», – ди торган иде дә... Әллә нишләп, малай авыл урамында пәри туе биегәнен хәтерләде. Җәйнең бер көнендә, уралып-уралып, тузан юлы күкләргә сузылды. Үзе биек багана булып йөгереп каршыга килде.

– Тукта, улым, үтеп китсен, аңа кушылырга ярамый, – диде әбисе. – Нишли бу тузан өермәсе? – дип сорады малай.

– Өермә түгел ул, пәри өйләнә, якын барма. Аларның үз дөньясы, безнең – үзебезнеке... Китсен үз юлы белән...

Малай, нәрсәдән икәнен дә чамаламыйча, шүрләп куйды. Әле көчәя, әле тына төшкән бүгенге буранны да пәри туена охшатты. Үзен шуның үзәгендә калгандай хис итте.

Биек-биек күкләргә караган саен, ул үзен кечерәя баргандай тойды. Әллә шуннан тәмам хәле китте. Исерткеч һава сулыш юлларын ярып керә, буыннарны йомшата, ул итекләре авырая башлаганны чамалады. Алай ук якын түгел икән шул газиз авылы. Үз-үзе белән сөйләшеп шактый юл үтте. Һаман барып җитә алганы юк әле. Шпаллар, сез җансыз мәллә соң? Әйтегез, поездда атна саен юл үткән малайга күпме ара калганын? Юл борылдымы, буранмы, аны җил инде арттан этә башлады. Юк, юк, юл туп-туры бара да бара. Кемдер төзегән бит аны шулай. Бу шпалларны кемнәрдер җилкәләренә күтәреп йөргәндер. Ә буран Аллаһыныкы. Шул мәлдә әбисе өйрәткән дога исенә төште. Күкләр күренмәсә дә, карашларын чиксезлеккә төбәп, иреннәрен кыймылдатып, шыпырт кына кабатлады: «Колһу Аллаһу әхәде Аллаһу самәде ләм йәлиде үә ләм йүүләде, үәләм йәкүлләхү күфүән әхәде». Доганы авылда шыпырт кына укыйлар, ул монысын белә иде. «Авыр чакта укысаң, Аллаһ үзе ярдәм итәр», – ди бит әбисе.

Малай:

– Аллаһы Тәгаләм, кайда син? Аллаһым! – дип пышылдады. Марат авылда әбисе биргән хәер акчаларына мәчет кибетеннән «Аятелкөрси» дә сатып алды. Туңдырма алырсың, дип биргән иде дә... Доганы караватының баш ягына элеп куйды. Ул – тынычлык билгесе, иман куәте икәнен аңлады. Йокысын курку-шом бүлдерми башлады.

Ул арык, сөякчел кулларына иелеп алып, кар йомарлады. Аны ерак итеп атты. Кар йомарламы рельска тиеп таралып чәчелде. Исерткеч саф һава шактый изрәткән, бөтен гәүдәсен тетеп салган, инде йоклыйсы килә башлаганын сизде. «Менә кар ата-ата атлагач, йокы да ачылып китәр», – дип фикерләде һәм тизрәк барып җитәр өчен йөгерә башлады. Шул мәлдә әллә нәрсә булды: малайның йөрәге жу итте, зиһене таралып китте. Каршысындагы юл икегә тармакланган иде. Инде нишләргә? «Кайсыннан китсәм, дөрес булыр икән?» – дип, ул поездга утырып йөргән чакларын исенә төшерергә тырышты. Тик бер тапкыр да моңа игътибар ителмәгән икән шул. Ничекләр шулай күзсез, тоемсыз булган соң моңарчы? Менә ни өчен аны укытучы апасы «игътибарсыз» дип ачулана икән.

Ул әле уңга, әле сулга күз йөгертеп, туң рельска сыңар аягын куеп, исәңгерәп басып торды. Ничек була инде бу? Кем аерып куйган юлларны шулай?

Малай үзен җир өстендә япа-ялгызы калгандай тойды. Артына борылып карады. Анда шпалларга салган буранлы юлда итек эзләре генә сузылган иде. Аларны да ак буран тырыша-тырмаша күмеп маташа. «Әллә кире китим микән?» – дип уйлады Марат. Шунда янә Маһинур карчык күз алдына килеп басты. Вакыт-вакыт ачуланыштырса да, йомшак күңелле шул ул. Нигәдер малай үзен әбисе янында бик бәхетле тоя, гүя ул бала түгел, һәм беркайчан да бала булмагандыр кебек тоела иде. Маһинур карчыкның бар йомышын үти. Әле соңгы кайтуында да уң яктагы күршеләрдән аңа тоз алып чыгып бирде. Карчык та аны чиксез ярата, коймак, кабартмалар пешереп көтеп тора. Телеңне йотарлык мондый ризыкны аның башкача бер җирдә дә ашаганы юк әле. Аннан Маһинур карчык Мәликәсе рухына һәр җомгада намаздан соң дога кыла. Шул көнне әнисе күбәләк булып җиргә иңә дә тәрәзәдән карап китә, имеш. Менә, кичен, аның җаны кайтып тәрәзәгә кунар да улын күрмәс... Малайның күзләренә яшь тулды, ирен читләре кыймыл-кыймыл килде. Ә мәктәптә аны югалтырлар инде. Әнә укытучысы сөйләде бит беркөнне. Һиндстан дигән ил бар, диде. Имеш, шунда, әгәр укучы сәбәпсез дәрес калдырса, мәктәпкә аның урынына гаиләдән кем дә булса килеп укып китәргә тиеш икән. Әтисе барыр иде микән шулай кирәктә? Мөгаен, бармас иде, аның җыелышларга да йөргәне юк ласа. Әбисе менә барыр иде дә... ул авылда яши шул.

Марат, бар әрнүен тешләренә кысып, күзләрен кул аркасы белән сыпырып алды. Шунда качышлы уйнаганда гел дә телдән төшми торган санамыш хәтеренә килде. Бияләен салды, ике бармагын өскә таба тырпайтып куйды да:

Алгадан, болгадан,

Песи йөри елгадан.

Алдат, булдат,

Здоровый солдат,

– дип кычкырып торып санады. Бармаклар сулга китәргә куша иде...

Маһинур карчыкның: «Уңга барсаң – юлың уңар», – дигәне хәтерендә яңарды. Тик санамыштан соң беркайчан да хәрәмләшмиләр, шуңа күңелле һәм дөрес була иде бит уен. Сулга икән сулга... Димәк, әбекәе сул якта яшидер. Малай, әбисенә бәйле вакыйгаларны исенә төшерә-төшерә, беркавем басып торды да тармакланган юлның бармагы кушкан сул яктагысына борылды. «Бик күп ара үттем бит инде, җитеп тә киләмдер», – дип уйлады. Һәм сулга каерылган рельслар буйлап атлап китте. «Камыр батыр» әкияте исенә төште. Әбисе әкият капчыгы аның. Күпчелек әкиятләре «Борын-борын заманда, кәҗә – команда, саескан – сутник, үрдәк – үрәтник, бака дисәтник булганда...» дип башлана. Ә «Камырбатыр» алай түгел. Иптәшләре җир астында калдыргач та чыгар юл таба ул, җир астында да яхшылык кыла, Сәмруг кошның балаларын аждаһадан коткара. Яхшылыгы яхшылык булып үзенә әйләнеп кайта.

– И адәм баласы, миннән ни телисең? – ди аңа Сәмруг кош.

– Мине җир өстенә чыгарып, тора торган урыныма илтеп куйсаңчы, – ди егет.

– Баш өсте! Минем сыртыма утыр да күзеңне йом, үзем әйткәнче ачма, – ди дәү кош.

Сәмруг кош аны очыртып алып киткән. Өч көн, өч төн очканнар. Сәмруг җиргә килеп кунган да:

– Инде күзеңне ач, – дигән.

Камыр батыр күзен ачып җибәрсә, үзләренең урмандагы өйләре янында тора икән.

Авырлыкларга дучар булса да, ахырда барыбер җиңгән бит ул. Малай, бер могҗиза көтеп, күкләргә төбәлде. Нигәдер көтмәгәндә Сәмруг кош килеп чыгар кебек тоелды. Тик сыртына утыртып очарлык дәү кош күренмәде. Шулай да әлеге әкиятне искә төшерү аңа көч өстәгәндәй булды. «Әкиятләр тормыштан алынган, балам», – дияргә ярата әбисе. Димәк, бүгенге көн генә могҗизасыз түгелдер...

Тукта, нишләп әле бу әкиятләрне, җырларны әнисе бер дә телгә алмады икән? Әбисен тыңламады микәнни бер дә? Хәер, әбисе: «Таңнан төнгәчә колхоз дуңгызларын карап гомерем үтте, әниеңнең ничек үскәнен күрми дә калдым, балам, без бит илгә яхшы булсын дип яшәдек, көн димәдек, төн димәдек, эшне генә белдек», – дип сөйләп утырганы исендә. «Минем бөтен ялгышым шушы булды, ахрысы. Бисмилланы да өйрәтә алмадым шул», – дип тә өстәде.

– Кы-з-ы-ы-к, – дип куйды малай үзалдына. Чынлап та, алар авылында бисмилла әйткән кешеләр, мәчеткә үк бармасалар да, аракы эчмиләр бит...

– Әниемнең өйрәнәсе килмәдеме әллә? – дип сорады ул.

– Юк ла. Адаштык шул без, балам... – дип куйды әбисе, тирән көрсенеп.

– Кем адаштырды? Буран мәллә? – дип елмайды малай.

– Ил... – диде дә карчык, нидер көтеп, оныгына төбәлеп торды. «Ил бит ул мин дә, башка малайлар да, әбием үзе дә», – дип уйлаган иде Марат шул чакта, сүзнең мәгънәсенә төшенеп җитә алмыйча.

Әбисе адашкач, әнисе дә адашкан булып чыгамы инде хәзер? Әтисе белән әнисе дә кай арада үзләре туып-үскән авылдан кайтып җитә алмаслык ерак китәргә өлгергәннәр соң? Әллә адашып барып чыкканнармы алар да шәһәргә? Маратны адаштырыр өчен микән соң әллә?

Ә әтисен Мәликә үзе дә томанлы гына хәтерли иде кебек. Авылга мәчет-мәдрәсәләр салдырган, эшчән, намуслы Елкычура нәселеннән булуын да белмәгәндер, бәлки. Бу хакта сөйләргә ярамаган чөнки. Колхозга идарә төзегән чорда, шушы төзелеш өчен урман кискәндә, агач баскан аны. Колхозгаышанычы зур булган. Колхозсыз илнең киләчәген дә күз алдына китерә алмаган Алпамша Сәлим. Тик нишлисең... Язмыштан узып булмый, диләр бит. Кызык, ә Сәлим бабасы кемгә охшаган булды икән, бер фоторәсеме дә калмаган, ичмасам?

Югыйсә Маратның үзен кешеләр әнисенә охшаталар. «Тач Мәликә инде бу», – диләр. Ә әнисе тач Маһинур карчык инде. Малайга кайчак әбисе янына түгел, әнисе янына кайткандай тоелып китә. Шуңа атна үткәнне көчкә көтеп бетерә дә ул. Кайчакта әбисе, янына утыртып, малайның киләчәккә булган хыялларын кымшатып карый:

– Улым, үскәч кем булырсың икән син? – ди.

– Юрист булам, – ди малай, ике дә уйламыйча. Әбисенең йөзе нурсызлана төшкәндәй тоела, кашлары җыерыла.

– Абау, кирәкмәс, балам, кара күзлек киеп, гел караңгылык аша карарсың микәнни дөньяга? – дип куя.

– Карамам, җир өстендәге барлык аракы кибетләрен яптырып бетерермен, – ди дә тынып кала малай.

– Алайса, ярап та куяр, – дип килешә карчык.

– Закуннарны яхшы белми торып, бу эшне эшләп булмас шул. Әнә бит «аракы саттырмый торган авыллар да бар», дип язалар гәзитләргә. Анда бер кеше дә юкка чыкмыйдыр, мөгаен. Ә бәлки, агронум булып куярсың, авылга кайтырсың, улым. Үз яныма. Яшәрбез шунда икәү. Инвестор булсаң да ярар... Аннан өйләнеп тә җибәрерсең. Оныкларны үзем карашырмын, Алла боерса.

Әбисе өйләнү турында сүз сөйли башласа, Маратның бит алмалары кызарып чыга. Оялудан канәгатьсез генә авызын чалшайтып куя. Рәйсә исенә төшә... Маһинур карчыкның һаман кабатлый торган фикерен яхшы белә Марат, ул һаман: «Иман булса, кешегә белем бик кирәк тә түгел бугай. Белем тормышта мишәйт тә итми микән әле?» – дияргә ярата. Мондый шиге аның тикмәгә түгел, әнә Мәликәсе дә, кияве дә укымышлы кешеләр иде. Иде. Дөнья хурына калдылар. Иман ныклыгы җитмәү аркасында бит. Иманлы кеше яман юлга тартыламы? Иблискә иярәме? Булмаганны! Марат аның бу уйларын карашларыннан укый.

Маһинур карчык исә үзалдына елмаеп утыра бирә. Заманага да элеккечә артыгын ышанып түгел, шулай елмаю ашарак карый инде ул хәзер. Инвестор дигән затларга баштарак күңеле белән булса да каршылык күрсәтмәкче иде дә, тик өлкән кешене кем генә тыңласын икән?

Әнә ире гомерен биргән колхоз да, аның идарәсе дә юк инде хәзер. «Бетәсе әйбер бетәргә тиештер инде, күрәсең», – дип тынычландырды үзен ахырдан.

Хәер, колхозга чын-чынлап ышанды микән соң Сәлиме? Ышанды шул. Ул бит муллалар нәселеннән иде. Аталары белән бергә сөргенгә сөрелде. Ишле нәсел иде алар. Мәчет-мәдрәсәләр салдырган, кибетләр тоткан, көтүе белән ат асраган эшчән нәсел иде. Һәммәсе пыран-заран килде. Әтисе, дөньялар бераз тынычлангач, аңардан туган якка кайтып төпләнүен үтенде. Кайтты. Җиңел булмады аңа. Төптән нык, көчле, ихтыярлы нәсел белән гөрләтеп тормыш алып барасы урынга тирә-күршене таяныч итеп яшәргә туры килде. Капка ачып кереп, сүз катардай чыбык очы туганнары да калмаган иде. Тимерче Рәүф кызы Маһинурга өйләнеп җибәргәч, колхозга чат ябышып яши башлагач кына, тормышы бераз көйләнеп киткәндәй булды. Һай ул еллар! Иртән колхозга керергә гариза яздылар да кичке якта бөтенесе кире уйлады. Ышанмады халык колхозга. Сәлим ышанды. Бердәнбер гаризаны ул берүзе генә язды кебек. «Яңалыкка, заманга таянып, кабат тернәкләнеп китеп булмасмы», – дип фикерләде.Балаларны яратты. Маһинуры да итәк тутырып балалар үстерергә хыялланган иде. Ярый әле Аллаһ кызлары Мәликә дөньяга килү куанычын бергәләп кичерү бәхетен бирде. Тик бергә озак яшәргә язмаган икән шул.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 16 гыйнвар 2021 - 01:55
    Без имени
    Бик матур итеп язылган бу повесть