Логотип Казан Утлары
Повесть

Адаштырма, буран... (дәвамы)

...Баштарак, алдагы елларда, әтисе фатир алгач, барысы да җайланыр дип көткәннәр иде. Тик киресенчә килеп чыкты. Ызгыш-сугыш тынмады. Пыяласы кителеп төшкән тәрәзәгә әнисе ертык одеал элеп куйды.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укый аласыз)

Көннәрдән бер көнне Мәликә аны, хастаханәгә барып, лазер белән яндыртты. Һәм миңеннән арынган көннән башын түзеп булмаслык авырту басып алды. Шуннан башланды барысы да. Тып-тыныч тормышның асты өскә килде. Кемнәрдәндер ул әрнүне ачы су гына баса икән дип ишетеп кайтты. Әтисе нигәдер бу хәбәрне шатланып кабул итте. Аннан авыртуны икәүләп бастылар кебек...

Ә теге чакта бер учма җиләк тәлгәшен ул әнисен сөендерер өчен җыйды. «Бәлки, шуннан баш авыртуы да төзәлеп китәр» дигән сагышлы гөман җанын җылытып торды.

– Каян таптың моны? – дип гаҗәпләнде күрше кызы. – Үзләреннән бал тамгандай тоела, үзләре эре дә. Миңа бу кадәрле эре бер генә җиләк тә очрамады никтер.

Марат, җитдиләнеп, Маһинур карчык өйрәткәнчә:

– Аллаһ бирде, – дип җаваплады. – Балы эчендә аның, чык тама шулай аңардан. Әниемә җыйдым мин...

Атап җыймаса, һичшиксез, күрше кызына бирер иде дә... Әнисе авырый шул... Әбекәе, хуплагандай, күз кысып куйды. Барыбер дә яратып бетерми кебек Мәликәсен. Үз кызы булса да, һаман яманлап сөйләргә генә тора. Эчә, имеш... Эчсә соң! Малайның да бу гамәлен һич тә хуплыйсы килми, тик ул аның җан ярасы. Кагылдыңмы, әрни дә сызлый. Марат әбисенең үз кызы турында ахирәтләренә сөйләвен бөтенләй кичерә алмый:

– Әни бит ул, һаман шуны сөйләмә инде, – ди дә кырт кына борылып чыгып китә. Ничекләр аңламый, ничекләр күрми Маһинур карчык Маратның йөрәк җәрәхәтен, һаман тоз сибәргә генә тора. Кеше җәрәхәтенә тоз сибү җиңелдер, күрәсең...

Әнисенең мондый хәлгә төшүенә әтисе дә гаепледер. Иңен куярга курыктымы ул, әллә башка берәр сәбәп булдымы икән – Маратның хәзер артыгын кызыксынасы да килми инде.

Ә җиләкне әнисе ничекләр яратты бит! «Мәрхәмәтлем син минем», – дия-дия, кочагына алып сөйде. Әнкә назыннан малайның түбәләре күккә тиде. Тагын да болынга барсалар, бер учма түгел, җиләкне чиләкләп тә җыярга ризалашыр иде шикелле. Әнисе генә бәхетле булсын! Яман чиреннән генә терелсен иде.

Их, белсә иде Маһинур әбисе Маратның әнисе өчен ничекләр өзгәләнгәнен!

Көн саен Марат мәктәп ашханәсеннән иң соңгы кеше булып чыга. Төшке ашка кергән балалардан, гадәттә, өстәлдә ипи кисәкләре кала. Малай шуларны җыеп тиз-тиз сумкасына сала. Чөнки дежур торучы балалар өстәлне бик тиз җыештырып алалар. Гаиләнең туендыручысы шул ул. Әнисе беркайда да эшләми һаман да. ...Баштарак, алдагы елларда, әтисе фатир алгач, барысы да җайланыр дип көткәннәр иде. Тик киресенчә килеп чыкты. Ызгыш-сугыш тынмады. Пыяласы кителеп төшкән тәрәзәгә әнисе ертык одеал элеп куйды. Төсе киткән тукыма гына булса да, әллә ничә еллар шулай тәрәзәне чит күзләрдән каплады ул. Яңа фатирның бөтен бәхете шул булды. Малай үзе дә, шәһәргә килгән чагында, урамга ертык одеал тишегеннән карап торырга гадәтләнде.

Бер кайтуында:

– Иреңне кая күмдең? – дип сорады әбисе кызыннан.

– Күммәдем, күмсәм, бу кадәр еламас та идем. Югалды ул, – дип җавап бирде тегесе.

– Нинди көнгә төштең бит, хәерсез, – дип тиргәде карчык аннары. – Киләчәгең яман буласын чамалыйсыңмы икән син?

– Һәрнәрсәне алдан күрерлек күзлек ясалмаган әле бу дөньяда, – дип җавап бирде Мәликә.

Ул авылга яхшы хәбәр әйтергә дип кайткан иде. Беркөнне дәресләрдән соң Маратны мәктәп директоры үзенә дәшеп алды. Әнисен сораштырды.

Беркайда да эшләмәвен белде.

– Мин аны үзебезгә, ашханәдә савыт-саба юарга чакырыр идем, – диде сак кына.

Малай өйгә кош тоткандай кайтты. Мәликә дә кинәт айнып киткәндәй булды. Авылдагы карт әнисен исенә төшерде. Кечкенә булса да куанычы бар иде: аны әле кеше арасына кертәләр икән бит. Бөтенләй үк югалмаган әле ул. Аннан алар икәүләп юлга чыктылар. Поездга чак өлгерделәр.

Менә шул хакта әйтеп, Маһинур карчыкны юатырга кайткан иде бит Мәликәсе. Ә монда аның ире югалганны хәбәр итәргә җитешкәннәр...

Шуннан Мәликә, ишектән кергән салкын җил кебек, ишекле-түрле йөрде. Кызмача халәттә күршеләргә кереп китте. Малай да артыннан калмады. Әллә нинди шомлы кич иде. Урамда, угрыны тоткан сыман, этләр өрә, болытлар арасыннан тонык кына ай йөзә, йолдызлар да качып беткән иде кебек. Тик әнисен тыярлык түгел иде шул:

– Кем кушкан сезгә минем тормышны үземнән алда ирештереп, кортканы борчырга! Ут төртәм, авылыгызны яндырам, белегез аны, – дип янады.

Күршеләре Гөлнара апаның коты алынды. Малай да курыкты. Авылда су юк бит... «Пужардан Алла үзе сакласын», – дип кенә торалар. Ярый Гөлнара апаның хәбәр ташучы кызы шәһәргә китеп өлгергән иде.

Әбисе һаман үз кызын орышты:

– Беркемгә дә бишек асып куймаганнар, селкетеп тормыйлар, – диде, теш арасыннан гына сүзләрен сыгып.

Әнисе аны тыңламады да сыман. Шулай да, оныгын юатырга теләпме:

– Бер дә аптырама, улым, кеше аралары гына түгел, заманалар болганган чак, – дип башыннан сыйпады.

– Күңелсез шулай да... – диде малай, карашын аска төбәп.

Аннан Мәликә, шәһәргә килгәч, бер-ике атна эшкә йөреп карады. Тик... төннәр буена ыңгырашып чыкты, башына чыдый алмады. Аллаһ аңа чиксез зур сынау биргән иде...

Малай, бураннарның салмак сызгыруына кушылып, учларын авызына якын китереп:

– Әнием! – дип кычкырды. Әнисенең тавышы ишетелүдән үзе үк шүрләп куйды. Аннары:

– Әбием! – дип сөрән салды. Битләренә җылы карлар гына бәрелде. Ул озаклап, нидер күрергә теләгәндәй, буран эченнән карашын алмады. Хәтерендә әбисе сөйләгән бер гыйбрәтле хәл яңарды. Имеш, бер кызның әнисе үлеп киткән. Әтисе үги әни алып кайткан. Үги әни кызны яратмаган. Баланы поезд юлына илтеп куйган. Менә берчакны юлдан ыжгырып поезд килә икән. Машинист карап җибәрсә, ни күрсен, бер хатын кызыл яулык болгый, ди. Поезд туктаган. Машинист баланы алырга дип төшкән, теге хатынны эзләп ары каранган, бире каранган – баладан башка һичбер җан иясе күрмәгән. Ахырдан гына белгәннәр: теге хатын баланың үлгән әнисе булган икән...

Улының бу газапларын Маратның әнисе дә, мөгаен, күреп торадыр. Юк-юк, газаплануын теләмәс иде ул аның.

Малай, икәүләп, соңгы кат шәһәргә килгән көнне исенә төшерде. Әнисе әллә авыртудан, әллә эчендәге ялкыннан күп сөйләшмәскә тырыша иде. Улы табып биргән эшкә йөрмәс булды. «Сукыр кычыткан төнәтмәсе эчкән идем, чистый похмельгә әверелде», – дип акланды. Үзе малайга аркасы белән баскан көенчә елады да елады. Нигә елаганын малай аңламады. Кулын әллә эт тешләгән, ул юанаеп шешкән иде. Ниндидер өрәкләрдәй билгесез затларга иярде, алар һаман ишәя барды. «Чирлегә чебен ияләнә, балам», – дип авыр сулады беркөнне әбисе.

– Иблис үзенә иярткән инде аларны. Бер басып алса, ычкындырмый инде, явыз. Шайтанга иярүдән дә олырак бәхетсезлек юк җир өстендә. Адаштыра ул, юлдан яздыра адәм баласын. Харап итә. Иблис чебен генә түгелдер, мөгаен, дип фикер йөртте Марат шул чакта. Ул нишләргә белмәде: берчакны, төнлә торып, аракы кибетенең тәрәзәсен ватарга уйлады. Сатмасыннар аның әнисенә ачы агуны. Күрмиләрме алар нишләгәннәрен? Анда бит олы-олы апалар эшли. Тик ул уянганда, кояш инде сөңге буе күтәрелгән иде. Малай, тукыма ертыгы аша төшкән кояшка карап, янә бер кат сәер уйлар кичерде. Алар урамында кибетләр берәү генә түгел ич! Берәү... икәү... өчәү... дүртәү... Күп икән лә. Ул аларны күз алдыннан үткәргән саен пошаманга төште һәм: «Ватарга ташың җитмәс!» – дип, эчтән борчылып, тартылып-киерелеп куйды. Аннан вату-җимерүнең дә иблис шөгыле икәнен ул әбисеннән ишетеп белә иде. Бу юлга басарга ярамый. Төзү-торгызу – монысы егетләр һөнәре.

Һәм беркөнне малай, мәктәптән кайтышлый, әнисенең фатирлары ишеге төбендә ятуын күрде. Ул аны, гадәттәгечә, исерек дип уйлады. Тик әнисе суламый иде инде... Малай авыр уйлардан куырылып куйды. Уйларын ниндидер бер куанычлы хәлгә күчерергә тырышты. Бүгенге көндә шәһәрдә аның бердәнбер куанычы Хан иде. Урамдагы тугры дустына – кара чутыр эткә ул шулай дип исем кушты. Баштарак эт бу исемне бар дип тә белмәде. Соңрак, авырлык белән булса да, бераз ияләшә башлады шикелле. Дөресрәге, подъезд тирәсендә һаман нидер эзләнеп, кемнедер көтеп йөргән сукбай эт, һич көтмәгәндә, аның якын дустына әверелде. Шулай итеп, Марат ашханәдән ипидер, калган котлет-ит кисәкләрен дәфтәр битенә төреп җыеп чыгу язмышыннан котыла алмады.

Алар сыйныфындагы иркә кызларның күпчелеге ашханәдә тавык итенең майлы җирен яки тиресен йолкып, аерым савытка – өстәл почмагына өеп куялар. Маратның эткә алып кайтуын белгәнгә, шулай итәргә сөйләштеләр алар. Рәйсә бигрәк тә сайлана. Аңа еш кына мае гына түгел, ите дә ошап бетми. Чемченеп бер-ике телем каба да калганын өстәл почмагындагы тәлинкәгә китереп сала.

Эт үзенә тәм-том тутырып кайткан малайны мәктәп ишеге төбеннән үк каршы килеп ала. Койрыгын болгый-болгый ашап туйгач, майлы авызларын ялый-ялый, рәхмәт әйткәндәй, моңсу күзләрен тутырып, Маратка төбәлеп тора. Шуннан ике тәпиен малайның иңнәренә куеп, битен ялый. Маратка рәхәт була. Аны шәһәрдә бер генә җан иясе дә бу тиклем яратмый ласа. Колакларын салындырып, телен чыгарып, подъезд төбендә утырган чемкара этнең гади генә җан иясе түгеллеген өлкәнрәкләр һаман әйтеп торалар.

– Җүнле эт тә шундый язмышка дучар булсын инде! Адашкандыр ла, бичара, – дип кызганып та куештыралар. Кайберәүләр:

- Мөгаен, вокзалларда яман, ташландык әйберләрне табып бирүче булгандыр бу, – диләр.

Артыгын хәрәкәтчән шул ул, уйнак та. Шуңа әйтәләр микән кешеләр, белмәссең? Мондый этләрне җиде-сигез ел эшләтәләр дә аннары хуҗалары өйләренә алып китәләр, имеш. Ә этләр белән эшләүче ул хуҗалар кинологлар дип атала, ди.

Күптән түгел әбисенә кайтканда, тимер юл вокзалында Марат үзе дә шундый хәлгә тап булды. Аулак почмакта яткан бер пакет кешеләрне тәмам пошаманга төшергән иде. Барып ачып карарга берәү дә батырчылык итмәде. Тыгыз әйләнә ясап, ерактан гына карап тордылар. Берзаман эт җитәкләгән кинологлар килеп керде. Берсе эткә: «Эзлә!» – дип әмер бирде. Эт пакетны әле бер яктан, әле икенче яктан якынаеп иснәп карады да янына ук сузылып ятты. Шуннан аны теге кешеләр ачып карадылар. Аннан бер малайның иске бүреге генә килеп чыкты. «Минем кебек, авылга әбисенә кайтканда, мөгаен, берәүсе онытып калдыргандыр инде», – дип уйлады Марат. Кешеләр дә көлешә-көлешә таралышты.

Әйе шул, Ханга охшаган иде ул эт тә. Ә Хан ул эт ише генә дә түгел. Әбисе әйтмешли, дөнья бәһасе торырлык!

Берзаманны менә нинди хәл булды бит әле. Ничектер ул көнне дәресләре дә соң бетте, аннан соң футбол секциясенә дә керделәр. Мәктәптән малай яктыда да, караңгыда да берүзе кайта. Бу юлысы да аның юлдашлары юк иде. Сизми дә калды: көтмәгәндә үзен ниндидер ят малайлар әйләндереп алды.

– Акчаңны минем учка куй! – дип боерды олы гәүдәле, туң йөзлесе. – Акчам юк минем, – дияргә генә өлгереп калды Марат, Ханның улый-улый өргәнен ишетте. Тавыш килгән якка күз ташласа, ни күрсен, Хан, уктай атылып, аңа якынлашып килә иде. Яман кәсепкә керешкән малайларны чалбар балакларыннан эләктерердәй булып куды Хан. Кая басканнарын да белмәделәр тегеләр! «Итәге яманны эт кабар», – дияргә ярата Маһинур әбисе. Кайчакта: «Кешенең түгел, этнең дә кирәк чаклары була», – дип тә җибәрә. Дөрес әйтә икән шул. Башкача, Марат яшәгән тирәгә килеп тә йөрмәсләр алар.

Шуннан Хан аны мәктәптән үзе каршы ала башлады.

Шулай итеп, яп-якты зәңгәр күзле Рәйсәдән кала, Маратны шәһәргә бәйләп тоткан тагын бер җеп пәйда булды.

Әнисе юк, әтисе бу хакта уйлап та карамый хәтта. Үги әнисе дә зур кешегә саныйдыр. Үсеп җиткән егетне ничек озатып йөрсен инде ул? Хәер, үзе дә моңа ризалашмас иде. Япа-ялгызы йөрергә өйрәнгән бит инде ничә еллар буена...

Буранның йөзе дә, күзләре дә ак икән, дип уйлады малай эчтән генә. Гүя, ул аларны күрә иде. Ул күзләрдән, гүя, хатирәләр коела, юк, юк, буран аларны әйтерсең лә биектән торып аның җанына сибә. Сибә дә, еландай боргалана-сыргалана ап-ак сыртын кабартып, шуышып аяк астыннан үтә. Тагын шул күренеш кабатлана... Тагын хатирәләр куера...

Йортка аракы дигән афәт кергәнче матур яшәделәр кебек әтисе белән әнисе. Дөресрәге, малай күңеле ул чакларның рәхәт мизгелләрен ташламый. Әтисе дә әнисенә «йомрыкаем, йомшаккаем», дип кенә торды. Кайбер вакыйгаларны ул әле дә аермачык хәтерли. Яңа ел кичендә шәһәрнең үзәк чыршысы янына алып баралар иде Маратны. Ап-ак күбәләкләр уйнагандай, яп-якты кар ява иде. Шунда әтисе, шаярып, әнисен җиргә екмакчы булды.

– Җир шарын селкетәсең бит, җүләр, монда яшәгән халыкка нинди үчең бар синең, ә? – дип тартышты әнисе, егылмаска тырышып. Рәхәтләнеп көлде малай әнисенең тапкырлыгыннан. Аннан үзе әтисен аударырга теләп этте. Әтисе, чынлап та, улын кочып, кар көртенә чумды. Мәликә икесен дә тартып торгызды да өс-башларын какты. И рәхәт тә булган иде соң шул чакта! Малай тоя: әтисе Мәликәсен ярата. Алар яшерен хисләрен күз карашлары аша гына сиздерсәләр дә, моны җир йөзендәге бөтен кеше, хәтта агачлар, чәчкәләр дә күрер иде, мөгаен.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2018

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев