Адаштырма, буран... (дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Сүзе Маһинур карчыкны күздә тотып әйтелсә дә, күз алдына әнисе килеп басты.

Ул көнне... әйе, ул көнне әнисе Маратны да үзе белән алды. Дөресрәге, малай теләмичә генә иярде, «әни әйткәч, тыңламый булмый бит инде», дип уйлады. Шәһәр янындагы бакчачылыкка барып чыктылар алар. Яп-якты төн иде. Ай яктысы шулкадәр якты: энәне дә табып алырлык. Тар аллеялар буйлап тезелгән кечкенә йортларның нәни тәрәзәләрендә сирәк-мирәк утлар уйнаклый. Утка җыелган чебен-черкинең бердәм безелдәшкәне ишетелә. Ә алар килеп туктаган йортта, гомумән, үле тынлык хөкем сөрә иде. Бакчадагы түтәлләр, түтәлләрдәге рәт аралары да аермачык беленеп тора: һәммәсе тәртиптә икәнен сиземләп була. Тыгыз түтәлләрдә борыч, помидор үсеп утыра. Тулышып кызарганнарын да чалымларга мөмкин сыман. «Димәк, монда эшчән кешеләр яши», дип фикерләргә өлгерде малай.

– Марат, күрәсеңме, мондагы хәзинәне! – дип эндәште әнисе. – Булышырга кирәк боларга. Чистартырга бераз! Сирәкләргә, диюем...

Малай аптырап китте. Ул инде әнисенең «улым», «балам» кебек сүзләрне югалтып бетергәненә ияләшкән, үзенә исеме белән эндәшкәненә тәмам күнеккән иде. Шулай да аның бик тә, бик тә, бер генә тапкыр булса да, нәкъ элекке кебек, «улым» дип әйткәнен ишетәсе килә башлаган иде. Малай, күзләрен тутырып, әнисенә карап алды. Монысы гына җитмәгән, әллә соң әнисе аңа урлашырга кушамы? Хуҗаларыннан башка ничек чистартып булсын ди инде бакчаны?

– Үзләре сорадылар мәллә, әнием? – дип эндәште малай, башын аска иеп кенә.

– Кемнәр?

– Хуҗалар инде...

– Кем алдан килсә, шул хуҗа монда, – дип җаваплады әнисе.

– Бар, кушканны эшлә. Менә бу сумкага помидорларын тутыр, монысына – алмасын... Яхшы карап җый, черекләре эләкмәсен...

Малай берара үзенә сузылган сумкаларны алмыйчарак торды да, йөрәген учына кысып, әнисе каерып алган рәшәткә тишегеннән эчкә кереп китте. Сөякчел куллары оегандай тоелды. Тыңламаска да уйлаган иде дә, әнисе берүзен шушында калдырып китәр дип курыкты. Төне дә караңгы тоелды аңа. Бу төнгә ай яктысы гына җитәрлек түгел иде. Аның да нурлары тоныкланадыр шул яши-яши...

– Әбиемә әйтәм мин сине, бөтенесен сөйләп бирәм, – дип шыңшыды малай үзалдына.

– Әйтеп кара! Марш! Кушканны эшлә.

Мәктәптә дә гел әнисе турында уйлап йөри ул. Берничек тә ярдәм итә алмаганына, көче җитмәгәненә үкенә. Үкенечле булды шул әнисенең гомере. Ә ул үкенечне Маратка күтәрәсе. Ничекләр авыр аны күтәрүе!

Кинәт салкынча җил исеп куйды. Өшеткеч буран, шуышып килеп, малайның битенә капланды. Марат артка борылып тын алды. «Әбием көтәдер мине», – дип, үзен тынычландырды, һәм мизгел эчендә башында бер уй яктырды. Әгәр дә җәяүләп тәпиләсә...

Малай нигәдер әбисенә баруны «кайту» дип сөйләшә. Әбисе үзе дә аны: «Кайттыңмы, балакаем?» – дип каршылый. Кайткан саен йә җыр өйрәтә, йә әкият сөйли, табышмакларны ирен очыннан коштай очыртып кына тора. Малай тотып кына ала һәммәсен. Җырларын да яратып тыңлый. Аларын да бик тиз ота.

Әллә кай төштән калка да чыга ул җырлар. Менә әле дә, тезелешеп, малайның тел очында ук торалар. Марат кар тавышына кушылып җырлап җибәргәнен сизми дә калды:

Ат яхшысы арканда,

Егет йөри Тарханда.

Уңган булсаң, дус итәрләр,

Кай илләргә барсаң да.

Кайдандыр ерактан-ерактан җырның кайтавазы ишетелгәндәй булды.Әйтерсең, ак буран, җырлый-җырлый, малай артыннан йөгерде. Җил аяк астыннан һаман ак кар бөртекләрен кымшатты. Ул гүя усал кыш һәммәсен буйсындырган мәлдә дә җир өстендә әле җыр барын искәртте. Ә җырны Марат башлап җырлады ласа! Әллә буранмы соң? Хәер, барыбер түгелме инде мондый халәттә?

Малайның башыннан: «Димәк, ир затларның уңганлыгы бәяләнәдер, аннары тәвәккәл булу да кирәктер», дигән уй сызылып үтте. Тәвәккәлләргәдер... «Тәвәккәл тәвә еккан, тәвәккәлсез катып калган», – дияргә ярата ласа әбисе.

– Тәвә ни була соң ул? – дип кызыксынды малай, бик белергә теләп.

– Дөя, – диде дә куйды әбисе, кызык итеп кенә. – Безнең авылда тәвә дип сөйләшәләр, улым, телгә шулай кергән инде. Әнә юрганың да тәвә йоныннан бит. Шулай дип саттылар кибеттә.

– Әйтәм җылы, – дип сүзгә кушылды Марат. – Җылы якларда җылы йонлы тәвәләр яши икән!

Маһинур карчыкның бу сүзләргә күңеле булды: күз төбендәге җыерчыкларга кадәр хәрәкәтләнеп алды кебек. Чөеп бәйләгән яулыгын маңгаенарак төшереп рәтләп куйды да оныгының тырпайган каты чәчләреннән сыйпады.

Их, кайтып җитә алса, шушы тәвә юрганына башыннан ук төренеп ятар иде ул... Аннары ак буранның тәрәзә артында ниләр кыланганын төшендә генә күрер иде, бәлки.

Малай һаман юлга, тимер рельсларга карап торганын аңлады. Гүя, юллар аның катгый карар чыгарганын көтә иде.

Әгәр дә җәяүләп тәпиләсә?

Әйе, әйе, тимер юл буйлап, җәяүләп булса да, барыбер әбекәе яшәгән авылга барып чыгачак Марат. Ара нибары бер тукталыш ласа. Тимер юлның поездны да адаштырганы юк әле, ул үзе дә бу араны атна саен үтә ләбаса.

Марат, аклык эчендә елкылдап изрәп яткан тимер рельсларга төбәлгән көенчә, ышанычлы уен тагын да ныгыта төште. Йөзе шатлык нурыннан балкып китте. Артына борылып карады, анда шәһәрнең биек-биек йортлары күренә, алда исә – еракта-еракта, ап-ак калкулыклар гына шәйләнә иде. Карда, вакыт-вакыт сүрән кояш нурлары җемелдәшә. «Бәлки, көне дә ачылып куяр әле», – дип фикер йөртте малай.

– Кайтырга икән кайтырга! Әбием көтәдер мине...

Марат, йөзен ерганаклар шикелле җыерчыклар ермачлаган Маһинур карчык белән очрашу мәлен күз алдыннан үткәрде. Капка төбенә үк чыгып каршылый ул аны. Яратуын сиздереп, каты итеп кочаклый башта. Үзе шат кебек, ә үзенең күзләреннән яшь коела. Мөгаен, Мәликәсен дә, Маратны да жәллидер шулай. Сагынадыр да. «Бүген әллә ничә чыгып карадым инде, балакаем, пуезың соңлады мәллә соң? – дип сорый һаман. Аннан алар ашыкмый гына өйгә юнәләләр. Марат белә: бу җир өстендә, аны юллап, беркайчан да, беркем дә чыкмаячак, оныгын каршыларга атлыгып торган бер генә кеше бар: ул – әбекәе.

Менә Марат, ашыкмый гына, күкрәге тулы куанычларны югалтмаска, озаккарак сузарга тырышып, капкадан керә. Ишекне ача. Әбекәенең сүзләренең яктысын, җылысын тоя-тоя атлый. Аннан, ишек төбендәге диванга утырып, бүлмәне күзәтә: берәр нәрсә үзгәрмәгәнме? Нигәдер күңеле аның үзгәрешләр көтә... Шәһәрдә берни дә көтми төсле. Хәер, шәһәрдә яшәсә дә, үзен беркайчан да кала малае дип хис итмәде. Әйтерсең, ул анда кунакка гына барып кайта. Мәктәпкә барасы булган өчен генә.

– Кулыңны юып җибәр, улкаем, – ди карчык, Маратның башыннан сыйпап. – Кил табын янына. Бүген өчпочмаклар пешердем, әйдә, бисмиллаңны әйт тә ашый башла, хәзер чәй китерәм...

Телеңне йотарлык шул өчпочмаклары да. Ашап туеп булмый. Кояш кебек табынга нур чәчеп торалар. Өсләренең тигез килгәненә карчык үзе дә шатлана кебек. Сабыр холыклы аның әбисе. Табигате белән нәкъ бала инде менә. Юкка да куана белә, юктан да бер мәгънә табып ала.

– Сиңа атап пешердем, балам, шуңа уңдылар алар, – дип куя, елмая-елмая.

Шул чакта Маратның бөтен күзәнәгенә рәхәтлек тула. «Ярый кайтканмын әле», – дип сөенә эчтән генә. Гәрчә кайтмаска дигән уйның башына килгәне булмаса да.

Элегрәк, мич ялкынында коймак пешергәндә, Маһинур әбекәенең ике бите дә алсу-алсу була торган иде. Хәзер битләре алай алсуланмаса да, йөзе агарып, бәләкәйләнебрәк китсә дә, коймаклары шулай ук тәмле, барыбер.

Ашап туйгач, Маһинур карчык һәрчак: «Битеңне сыпырдыңмы, улкаем?» – дип сорый. Бит сыпыру өчен дога укырга кирәклекне белсә дә, малайның әле ул доганы ятлап бетерә алганы юк, шулай да: «Амин, амин, Аллаһу әкбәр!» – дип, йомшак учларын йөзенә якын китерә. Хәер, аның белгән догалары да әз түгел түгелен. Аннан:

– Рәхмәт, әбием, бик тәмле булды! – ди, тавышына канәгатьлек билгеләре чыгарып. Монысын да бик бәләкәй чагында Маһинур карчык үзе өйрәткән иде аңа. – Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт, балам, безне ризыкландыручы Ул, – дип сүзне йомгаклый еш кына. Менә шулай башлана көне авылда.

Марат кыстыбыйны да бик ярата. Аны еш кына икәүләп пешерәләр. Әбисе камырын баса, бәрәңгесен изә. Марат коры табада җәймәләрне әйләндереп тора. Әле әбисе бәрәңге кыстырып тәлинкәгә куйган бер кыстыбыйны майларга да өлгерә. Аннан әлеге сый белән икәүләп тәмле итеп чәй эчәләр. Карчык табын артында хатирәләр яңартырга ярата. Хатирәләре аз түгел аның, әнә алъяпкычы да, һаман-һаман юа торгач, тәмам төсен җуйган. Кулъяулыгын җиңенә кыстырып яки кесәсенә салып куйса да, нигәдер онытылып китә, әледәнәле алъяпкычы итәгенә күзләрен сөртеп-сөртеп алыштыра. Һәм кытыршы кулларын тез өстенә салып, сүзен янә дәвам итә. Малай аларның барысын да аңлап та бетерми кебек. Барыбер тын да алмый тыңлый. Чәй табыны янында җылы, якты, коры... Менә рәхәт тә була ичмасам!

«Мине көтәләр», – дип куйды малай, үзалдына сөйләнгәндәй һәм рельслар буйлап кызу-кызу атлап китте. Адаштырмаслар алар барыбер. Нибары бер тукталыш. Поезд егерме минутта кайтып җитә иде кебек. Тик көтмәгән бу юлысы, киткән дә барган шул.

Авылда малайлар да, кызлар да сагынып тора аны. Узган атнада тагын бергәләп өр-яңа уен уйнадылар. Кызлар өйрәтте. Айгөлне күзен бәйләп уртага утыртып куйдылар да:

Утыр, утыр, Мәликә, алмагачның төбенә,

Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче, тиз генә,

– дип җырладылар. Айгөл – Мәликә каршысына баскан берсен капшап-капшап карады да... тик кем икәнен белмәде барыбер. Аңа җәза бирделәр аннары.

Маратның һәр яңалыкны үз итә торган гадәте бар, дөресрәге, ни рәвешлебулса, шулай сыйдырырлык киң күңеле бар – әбисе моны белә. Дөресрәге, аңа бу сүзләрне ул әйтә. Тик менә Маһинур карчыкка «Мәликә» бер дә ошамады, авыр сүздән кеше күңелен калдырырга яратмаса да, «кызлар уены уйнап йөрү ир затына килешә торган гамәл түгел», дип тиргәп тә алды. Әбисенең ачу бөркелеп торган йөзен күрү, салкын карашын тою бер дә күңелле булмады. Марат озак баш ватты, бердән, җанына якын исемне – әнисенең исемен кат-кат ишетү аңа рәхәтлек бирсә, икенчедән, анда бит малайлар тагын да бар иде. Гали, Расих, Ринат, Алмаз, мәсәлән... Аннан, малайлар уены нинди булганын ул белми иде. Рогаткадан кошлар атып йөрүчеләрне күргәне булды булуын. Монысы аның өчен түгел шул. Бәлки, әтисе белән ауга чыгучы малайлар бу эшне яратадыр да. Ә аның янында әтисе юк иде инде... Ничә еллар буена бер мәртәбә дә күргәне булмады ласа. Аннан, кошларны үлеп кызгана бит ул. Яраса, оялары белән өйгә үк алып кереп куяр иде әле.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: