Адаштырма, буран... (дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Бер тапкыр Марат:

– Әбием, син мине «Мәликә»не уйнаган өчен орышасың, ә кыстыбый пешерешкәнем өчен мактыйсың, пешерү кызлар эше түгелмени соң? – дип сорады.

– Эшне бүләргә кирәкмәс, балам. Тормышта нинди хәлләргә юлыкмассың. Һөнәрле үлмәс, ди безнең халык... – дип җаваплады Маһинур карчык.

Әбисе аны эшкә өйрәтер өчен дә сагынып көтәдер әле. Әнисе дә көтәдер.

Малайның кабат әнисе исенә төште. Йөрәген нидер чәнчеп алгандай тоелды. Ул бит авылдагы бакча башыннан бераз гына арырак зиратта ята. «Мәликәм – мәңгелек дөньяның күбәләгедер», – ди Маһинур карчык, еш кына уфтанып. Аһ, искә аласы килми аның боларны. Гомумән, үзен борчып торган кайбер уйларны куасы, бураннарга адаштырасы иде дә соң. Уйлар адашмыйдыр, күрәсең. Аларның да үз юлы шул.

«Утыр, утыр, Мәликә, алмагачның төбенә», дип мыгырданып куйды малай, үзе дә сизмәстән.

Карачы, югыйсә, камка очыртканда да бер дә тиргәгәне юк әбисенең. Әле җырын да өйрәтте бит. Кызыл тунлы камиләне уч төбеңә куясы да болай дип әйтәсе икән:

Камка, кач, камка кач!

Киявең килә, капкаң ач!

Капкаңны ач та үзең кач!

Шушы такмак нәни генә җан иясенә көч өсти, имеш. Талпынып та тормый, канатларын җәеп очып кына китә, ди, шуннан. Малай аның ак буран эченә кереп югалганын күргәндәй булды. Канат җиленнән җиңелчә рәхәтлек чәчелеп калды, гүя...

Маһинур карчыкның бер гаҗәп ягы бар: камкага карап һава торышын да әйтеп бирә ала. Әгәр дә ул кулдан җиңел генә җилпенеп очып китсә, көн кичкә кадәрле аяз торачак. Әгәр дә җиңгә кереп качарга теләсә, әкрен кыймылдаса, очарга теләмичә бармак араларында йөрсә, димәк, яңгыр көтелә.

И кызык та соң авылда: барча кош-корт, барча җан иясе нидер хәбәр итә, имеш. Һәммәсе үзенчә нидер аңлата. Хәтта кышын кызыл кикрикле әтәч гадәттәгедән иртәрәк кычкырса да, әбисе: «Көн җылытачак икән, улым», – дип хуплап куярга ярата. Тавыклар сыңар аякта басып тора башласалар, киресенчә, суытуны көтәргә кирәк икән.

 Этләр язын, җәен үлән ашасалар яки суга керсәләр дә, яңгырга юрый Маһинур карчык. Мәче төчкерсә дә, яңгыр явачагын белә.

«Их, кар көртләре түгел, яңгыр булсын иде ул хәзер», дип күңелсезләнеп алды малай. Юк-юк, күңелсезләнергә ярамый! Нигә юкка кәефне төшереп торырга әле?! Дөнья бетмәгән: юл алга бара. Башы күренмәгән кебек азагы да чалымланмый. Бик тиздән авылга да җитәр, бәлки.

Авылда бөтенесен алдан хәбәр итеп торырга кечкенә җан ияләре бар, ичмасам.

– Кам-кам-камилә... – дип кабатлады малай, бияләе белән кар бөртеген куып. Ә монда бураннан ни сорарга мөмкин соң? Шпаллары да җансыз булып чыкты, ичмасам.

Марат, үз-үзенә юаныч эзләп, тагын хәтер кузларын актарып алды.

Күңелсезләнгәнен сизенсә, әбекәе тиз-тиз генә такмазаның мондыен да сөйли иде бит аңа:

Яшәгән, ди, бер Давыт,

Җиккән, ди, сукыр тавык.

Төягән, ди, табак-савыт,

Салган, ди, ярма,

Җиккән, ди, кабык арба.

Барадыр иде, ди, чабып.

Китте, ди, Давыт

Арба белән авып...

Малай көлеп җибәрде. Авызына буран тулды хәтта. Әтисе белән әнисенә дә ошый иде бу такмаза. Әле тагын да дәвам итә бит ул...

Ап-ак буран, шаяргандай, малайның пар бөркелеп торган бүрегеннән сыпырып куйды. Дәвамы онытылды. Әнисен исенә төшерде. Әтисен хәтерләде. Әнисеннән бер генә минутка да аерыласы килми иде шул аның. Тик әтисе белән әнисе шулай хәл итте: аллергияне дәвалап, авылда шактый торып килгәч тә, яңадан, алты яше тулганда, кабат малайны җәен авылга кайтарып куйдылар. Менә шунда көтү, сагыну дигән хисләр бимазалады аны. Һай каты бимазаладылар да соң... Берзаман ул әтисе белән әнисенең кайтуын төшләрендә күрә башлады. Ә кайтсалар, өйдә аларны кысып кочаклау тиңсез бәхеткә әйләнде. Юк, юк, Марат кысып кочаклау бәхетенә ирешкәнче, әле шактый каршылыклы хисләр кичерә. Ул хисләрдә бераз гына үпкә дә, ачу да, юксыну да, сагыш та бар сыман тоела иде.

Авыл башыннан нокта кебек кенә чалымланган ике газиз шәүләне аның күңел күзе бик тиз таный. Авыллары аска – уйсулыкка утырган, шуңа олы юл да өстән аска таба шуыша төсле. Марат әти-әнисе кайтып керәчәк вакытны секундына кадәр белә. Һич ялгышмыйча, һәр атнаның җомгасында, кичке якта аларны каршыларга авыл очына кадәрле йөгереп бара. Маһинур карчыкның йон йомгагы ничек тәгәрәсә, шулай тәгәри, гүя. Җил өертеп чаба ул. Юк-юк, җил үзе дә аңа иярәдер. Күлмәк җиңенә ябыша. Кайчакта арттан этеп шаяра. Әйтерсең, алар җилнең дә әти-әнисе.

Шәүләләр якыная, якынайган саен, шул яктан ниндидер җылы яктылык агыла. Моны малай үзе генә тоя. Маратны тегеләр дә ерактан ук күреп ала. Куллары өскә үк күтәрелә. Димәк, кул болгыйлар, дип фаразлый нәни җаны. Тизлекне тагын да арттыра төшә. Сулуы каба, йөрәк тибеше ешайганнан-ешая. Инде аларның киң-киң алдырып, тиз-тиз атлаганнары күренә, йөзләрендә серле яктылык уйнаклавын чамалый. Мөгаен, сумкаларында берәр машина яки пистолет та бардыр әле... Ара якынайганнан-якыная. Йөрәк тә, урын тарсынгандай, тагын да ныграк тыпырчына. Менә ул тып итеп әтисе белән әнисенең каршысына ук килеп баса да башын аска ия.

– Балам минем! – ди әнисе, кочакларга кулларын сузып.

– Улым! – Монысын әтисе эндәшә. – Йә, кочакла, сагынмадыңмыни бер дә? Әллә үпкәләдеңме? Егет кешегә үпкәләү килешми. Йәле, күтәр башыңны!

«Үпкәләдем шул», – диясе килә аның. Тик бу сүзне әйтергә теле әйләнми, башын аска иеп басып торуын белә. Ә күңеле барыбер куана. Әтисе күтәреп ала да муенына ук атландырып куя. Һәм әйтерсең лә ачу-үпкәне аңардан сабыр гына иңеп барган кояш нурлары үзенә тартып ала. Әйләнә-тирәдә бөтен галәмгә сыймаслык шатлык кына торып кала.

Әти-әнисе белән очрашкан мәлдә бөтен табигать җанлана: каеннар да куанычлы шаулаша, юкәләр дә серле лепердәшә.

Ул сөенечнең иге-чиге юк, исәбе-хисабы юк. Моны әти-әнисеннән аерылу газабы һәм очрашу куанычы кичергән затлар гына чамалыйдыр, мөгаен.

Тик ике көн вакыт сизелми дә үтеп китә. Күз ачып йомган ара, гүяки. Маратның әле күзләре күреп туймаган, күңеле тынычланмаган, рәхәтлектән дә арымаган була. «Китәләр дәме инде?» – дип пышылдый кәефсезләнеп. Үзләре белән алмыйлар шул һаман да. Аерылышулар булмаса, бу газапларны һич тә кичермәс иде кебек. Бер дә шәһәргә җибәрәсе килми аның әтисе белән әнисен. «Ул шәһәрдә ни калган аларга?» – дип фикер йөртә еш кына. Әбекәе белән яшәсәләр ярамас идеме? Әнә күршедә генә Алмазның әтисе тракторчы булып эшләп ята авылда. Мактап кына торалар үзен.Тракторны гына йөгәнләми, ат та асрый. Район Сабан туена бер арба бала төяп алып бара. Металл тәңкәләр белән камыт-йөгәннәрне бизи. Дугасына кыңгыраулар тага. Әмма дә күңелле була балаларга. Авылда атлар әзәйсә дә, күпләр өчен ул бер мәшәкать тудыручы кебегрәк тоелса да, Алмазның әтисе атка булган ихтирамына хилафлык китерми. «Ата-бабам атсыз яшәмәде, шуның өчен башлары себер китте, мин ничек үз нәселемә хыянәт итим соң?» – ди. Маһинур карчык аны: «Булган кеше, баһадирлар затыннан Гарифулла абыең», – дип мактый.

– Син дә, югыйсә, Елкычура нәселеннән, улкаем, – ди, – Елкычура – бабаңның атасы, токымлы атлар үрчеткән. Тирә-як сабантуйларында ул атлар беренчелекне бирмәгән. Елкычура атларын күрер өчен бәйрәмгә килгән халык, Сабантуйның көрәш мәйданы тирәсеннән чабышкылар ягына күчкән. Аларны әле дә авыл якты бер хатирә итеп саклый, дәрәҗәсен күтәрәсе килгәндә, Елкычура чабышкыларын искә төшерә. Нишлисең, Елкычура да үз нәселенең шулай тиз генә таркалып, чит-ят җирләргә таралып юкка чыгасын башына да китермәгәндер. Юкса шулкадәрле хәләл көчен исраф итәр идеме соң атларга? «Нәселнең ир-егетләре кеше арасында төшеп калмасын, үзләренең эшчән, тырыш ата-бабалары юлыннан тайпылмаганнарын һәрдаим белеп торсыннар», дип фикерләгәндер. Тик заманалар, даулы, яулы чорлар, кеше хисләре, аның яшәеше белән исәпләшмәгән шул. Һәммәсен болгатып бетергән, тараткан, яндырган... Маһинур карчыкның нәсел турында сөйләве дә тикмәгә түгел: ихтыяр көчен, сабырлык үрнәген оныгында да тәрбиялисе килә аның. Ихтыяр көче ирләрдә була. Алар тота нәселне.

Югыйсә, ул афәтләр Алмазныкыларга да тигәннәрдер. Әнә бит әтисе йортны атсыз тотмый барыбер. Әнисе дә мәктәптә эшләп йөри. Күрше-күлән аны да хөрмәт итә. Тик Алмазныкылар шул алар.Авылда яшәү турында Маратның әтисе белән әнисе уйламый да, мондый мөмкинлек барын башларына да кертеп карамыйлар хәтта. Менә шуңа күңелсезләнә ул. Качып кына елап та ала. Бер тапкыр әнисеннән:

– Елыйсым да килми бит, ә күздән яшь нигә чыга икән соң? – дип сорап куйды. Дөресрәге, озаталмый газаплана Марат аларны. Күрче, әнисе шуны тиз тоеп алды ласа.

– И улкаем минем, бәгырькәем, киләсе атнага без тагын кайтабыз бит. Кая, бармакларыңны күрсәт әле, бер, ике, өч, дүрт... Йә, йә, бөклә монысын да... Менә бишәү булды. Биш тапкыр йокларга ятасың да... син уянганчы, без кайтып та җитәрбез. Тиз була ул. Бик тиз, – дип тынычландырырга тырышты.

Еш кына Марат, әтисе белән әнисе китәргә дип капкага таба атлаганда, бакча якка ук чыгып йөгерә. Чия куагы астына кереп утыра. Куак, яшел ябалдашлары һәм дә ян-якларындагы куедан-куе яфраклары белән малайны ефәк шәлгә урагандай, дулкынлана-дулкынлана томалап тора. Әтисе белән әнисен үзеннән аерган минутны һич тә кичерә алмый ул. Мәликә дә моны чамалый: улын елатып калдырудан курка, болай гына да түгел, аны егет итеп күрәсе килә. Маратны чакырып ала да:

– Улым, без бүген сәгать берләр тирәсендә китәрбез дә инде, син унбиш минутлап алданрак, сәгатьнең угы менә монда җиткәч, сәпитеңә утыр да Алмаз белән аргы якка табан сыптырт. Дустың янәшәңдә чакта алай ук кыен да булмас үзеңә, – ди.

Тыңлый Марат әнисен. Сумкаларын тутырып, ишек төбенә тезә башлагач та, яңа уенчыкларын – йомшак аю белән машинасын күкрәгенә кысып сөя, аннан кире урыннарына куя да ишегалдына юнәлә. Сәпитенә атланып, Алмазларга юнәлә. Тик ничек кенә читкә каерырга теләсә дә, әтисе белән әнисе китеп барган юлга төшелә шул...

Күзләрен тутырып тагын бер карап ала да Марат кирегә борыла. Сәпитенең педальләрен тиз-тиз әйләндерә. Үзе һаман саный:

– Бер, ике, өч, дүрт көн йоклыйсың да, бер генә төн йоклыйсы кала... Ни генә әйтсәң дә, әтисе белән әнисе киткән көн аларны каршылаган көн түгел инде. Аның төсе башка, болытлары да еламсырап түбәннән агыла. Җиле дә салмак, исәр-исмәс кенә кымшана, кояш исә бөтенләй болытлар артына ук кереп качкан. Әниләрен каршылаган көндәге нурларын көлтәләп коеп, юмартлыгын күрсәтеп, бөтен җиһанны шаккатырган кояшны бүген алыштырып куйганнар диярсең...

Бар иде бит шундый бәхетле чаклары! Маратның әнисе белән яшисе килү теләге зур иде шул. Аның өчен җаны да жәл түгел иде. Малайның башы аска иелде, шулай да рельслар буйлап тиз-тиз атлавын белде. Ап-ак буран кар бөртекләрен өертеп уйный; ул нигәдер тузганаклар очкан якты җәйне күз алдына китерде. Җиләк ишелеп уңган иде җылы яңгырлы җәйдә. Әнисенә ул каен җиләгенең иң эреләрен сайлап җыйды. Миңе исенә төшеп, чигә турысын кашып торды. Әнисенең дә башында нәкъ шундый ук бер учма җиләк сурәте бар иде. Имеш, әбекәе, авырлы чакта бер күршесенең, савытка салып, кар базыннан җиләкләре бер дә изрәмәгән кайнатма алып кергәнен күргән. Бер генә җиләген булса да сорап кабып карарга батырчылык итмәгән. Алсу җиләк, тәлгәшләнеп, Мәликәсенең башына килеп чыккан, ди, шуннан...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: