Логотип Казан Утлары
Печән базары

Бизнесменнар

Кече яктан хатынының әчкелтем тавышы яңгырады: – Кайчан эшкә урнашасың?! Эт ялкавы!.. Хөрәсән!.. Имгәк!.. Көн саен шушы сүзләр кабатлана Мәхмүтнең колак төбендә. Көн саен! Эшкә урнашырга кирәген үзе дә белә ул, әмма нишләсен, авылда эш юк бит...

Кече яктан хатынының әчкелтем тавышы яңгырады:

– Кайчан эшкә урнашасың?! Эт ялкавы!.. Хөрәсән!.. Имгәк!..

Көн саен шушы сүзләр кабатлана Мәхмүтнең колак төбендә. Көн саен! Эшкә урнашырга кирәген үзе дә белә ул, әмма нишләсен, авылда эш юк бит...

– Әнә, күрше Хәниф абый тимер капкалар ясый, шуның тирәсендә чуалыр идең,– ди хатыны. Хе... Әтнә техникумын бетергән башы белән капка ясап йөрсенмени Мәхмүт, адәм көлкесе!

– Алайса, үз белгечлегең буенча эшлә, синең кебек ветеринар җирдә аунап ятмый! – ди хатыны, өзгәләнеп. Хе... Унбиш меңгә ферма исе иснәп йөрергә юләр ди сиңа Мәхмүт...

Ярар, хатын сүзендә хаклык бар. Утыз тула бит инде үзенә. Берәр бизнес ачарга кирәк. Классташы Әмир белән сөйләшеп аласы булыр. Андыйга башы шәп эшли аның.

Мәхмүтне күрүгә, Әмирнең йөзе яктырып китте. Ә инде яшьтиенең ниятен дә ишеткәч, бөтенләй дәртләнде. Шундук бер «чистай малае»н кыстырып, яшелчә бакчасына юл тоттылар.

– Металл җыячакбыз! – диде Әмир, теш арасына кысылган кыяр кисәген бармагы белән каезлап. – Өр-яңа бизнес! Түлке берәүгә дә әйтмә! Килосы биш сум хәзер тимернең! Иске суыткыч үзе генә дә илле килога тарта! Ә андый металл һәр йортта – завались! Безнең авылдан гына да йөз меңне бәреп алабыз! Аннары – күрше авыл...

И так по всему району!

Шайтан суы ярыйсы ук башына киткән иде Мәхмүтнең. Аның күзенә Әмир  профессор булып күренде. Кара, нинди акыллы бит дусты! Ничек матур итеп русча сөйләшә ул! Ике кулы белән Әмирнең муеныннан кочаклап алды Мәхмүт:

– Мин сине бик хөрмәт итәм! – дип пышылдады ул яшьтиенең колагына. – Син – даһиның даһие...

– Әйе шул... – диде тегесе, авыз кырыеннан сытылып чыккан закускасын җиңе белән сөртеп. – Беләм... Акчаңны кая куярга белмәячәксең, малай... Тау хәтле булачак...

Күр дә тор менә... Күр дә тор...

Ике дус Әмирләрнең бакчасында кочаклашып йокыга китте.

Иртүк Мәхмүт әтисенең иске «Москвич»ын гараждан алып чыкты. Этеп кабыздылар. Багажникка гына әллә ни күп тутырып булмас дип, артка «уфалла арбасы»н тактылар.

Әмма «Москвич» иртән ничек буш чыгып киткән булса, кичен шулай ук буш килеш, артына тагылган арбасын кәҗә бәтиедәй сикертеп, әйләнеп тә кайтты – күрше авыл чувашлары узган атнада авылдагы бөтен металлны җыеп чыкканнар икән. Бушка

түгел! Килосын ике сумнан.

– Сволочьлар! – дип сукранды Әмир, черт итеп җиргә төкереп. – Бөтен районны сөргәннәрдер инде, падлалар...

Өй борынча кереп, сорашып йөрүләр тәмам ардырган иде – ике дус алпан-тилпән өйләренә юнәлде.

Икенче көнне сөйләшү нәкъ шул ук бакчада дәвам итте:

– Казлар алабыз! – диде Әмир. – Сразы ике йөз баш! Өч айдан үсеп җитә алар.

Считай, меңәр тәңкәдән генә озатсаң да... Ярты доход сиңа, яртысы – миңа...

Мәхмүт, «доход»ның күпме буласын күңелдән генә санап чыгарып, үзе дә сизмәстән, кесәсен капшап куйды һәм:

– Ә абзар? – диде аннары. – Ике йөз баш казны кайда асрыйбыз?

– Абзарны почти бар дип сана! – Әмир имән бармагын өскә күтәрде. – Бәрәңге бакчасына күптән бәрәңге утырткан юк безнең, шунда салабыз! Иске такталар дачурта, шулардан әмәлләрбез!

Әмирнең шакмаклы дәфтәр битенә сызгалаган проекты буенча, иң элек дүрт почмакка дүрт багана утыртырга кирәк иде. Беренче багананы казып утыртканчы, икесе дә хәлдән тайды, шабыр тиргә баттылар. Җитмәсә, кояшы да үтерепләр кыздыра,

ник бер болыт әсәре күренсен! Икенче багананы иртәгә утыртырбыз дип, яшьтиләр бүгенгә таралышты.

Иртәгесен никтер икесе дә көрәккә ябышырга ашыкмады.

– Карале, малай, – диде Әмир, чыраен чытып, – ни... ул каз дигәнең үсеп җиткәнче бик күпләп үлә икән... Химия ашый бит алар хәзер. Әллә соң, минәйтәм, ниме... башка берәр бизнеска тотынып карыйкмы?

Мәхмүтнең авызыннан диярлек тартып алды ул бу сүзләрне. Килеште тегесе.

Авылда автосервис ачарга булдылар! Ә нәрсә? Капка төбе саен машина бит хәзер. Кемнең көпчәген ямыйсы, кемнең моторын ремонтлыйсы дигәндәй... Дөрес, ни Мәхмүте, ни Әмире әлеге эшнең рәтен белми. Аның каравы, Мәхмүтләрнең урам

якка каратып салынган гаражы исән. Һәм... тракторчы Бәйрәмгалинең андый эшкә осталыгы бар... Шуның белән сөйләшеп карарга булдылар.

– Табышның кырык проценты Бәйрәмгалигә, калганы безгә! – диде Әмир, күзләрен ялтыратып. – Көнгә биш кенә машина керсә дә, чутлап кара...

– Безгә бик аз калмыймы соң? – дип, шиген белдерде тегесе.

– Ярар соң, Бәйрәмгалигә егерме процент та җитәр алайса...

Эшне бүлештеләр: Бәйрәмгали белән сөйләшү – Әмиргә, фанер тактага «Автосервис» дип язу Мәхмүткә йөкләнде.

Көн кичкә авышканда, урамның аргы башыннан җырлый-җырлый килүче Әмир күренде.

– Ну?! – диде Мәхмүт, ул килеп җитүгә.

Әмирнең кроссовки баулары җирдән сөйрәлә, күлмәгенең бер ягы кергән, икенчесе чыккан, авыз читенә суган кыягы ябышкан, маңгае никтер туфракка буялган иде.

– Бәйрәмгали абый белән от души утырдык! – диде ул, телен көчкә әйләндереп.

– Ну?

– Армиядәге кызыкларны сөйләп, эчне катырып бетерде, мал-лай…

– Ну?

– Нәрсә ну?

Мәхмүт кәкре-бөкре хәрефләр белән «Автосервис» дип язылган фанерга ымлады:

– Киләме безгә эшкә?

Әмир берара күзен челт-мелт йомгалап торды, аннары гына үзенә йөкләнгән эшне искә төшерде булса кирәк:

– Ә-ә-ә... ни... юк... риза булмады...

Мәхмүтнең кәефе кырылды:

– Нишлибез инде хәзер?

Әмир, кулларын пычрак трикосының кесәсенә тыгып, эшлекле кыяфәт белән дустына карады:

– Кибет ачабыз! – диде ул, детектив кинодагы шымчыларча, үтә дә серле елмаерга тырышып.

– Соң, дүрт кибет бар ич инде безнең авылда!

– Булсын! Дүрт кенә кибет әз ул! Кәнфит, печенье, галуш сатачакбыз. Чират торып алачаклар... Может, икене ачарбыз әле. Түбән очта – минекен, югары очта

– синекен...

Ике яшьти, иртәгесен яшелчә бакчасында очрашырга сүз куешып, саубуллашты.

"КУ" 6, 2018
Фото: pixabay

Теги: хикәя юмор печән базары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев