Тыңлаучан кеше

Минем алдан тартучым да, арттан этүчем дә булмады. Салмак кына, үз көемә эшләп йөрдем. Каршы дәшмәдем, ни кушсалар, шуны үтәдем, эшкә соңга калмадым, алдан килмәдем, хуҗаның теләген алдан сиземләдем. Фәкать үз тырышлыгым, үз көчем белән генә күтәрелә алдым, инде урынбасар иттеләр.

Бәндә дигәнең тиз дә үзгәрә икән, җен алыштырып куйдымыни?! Сөйләшү, йөрү, күз карашым, кыяфәтем, тавышым – бары да үзгәрде. Акрын гына эндәшәм, кычкырып көлмим, җыелышларда ахырдан гына сөйлим. Хәтта хатын да, миндә үзгәреш сизеп, иртән ашарга әзерли башлады...

«Галстук» астына «сам» белән икәү генә җибәрәбез. Өч кеше булса, кем «сатканын» белеп булмый, ди хуҗа.

Мин сатмыйм. Тырышып эшлим. Ял көне дип тормыйм, эш урыныма барып, газета-журналлар булса да укып кайтам.

Күрделәр. Хуҗа итеп күчерделәр.

Шәхси тормышны җайга салмыйча, тыныч күңел белән яшәп булмый: йортын да, машинасын да яңарттым. Башка вак-төякләрен әйтеп тә тормыйм.

Көнләштеләр, сөйләделәр, тикшерделәр. Кесәләрне бутагансың, дип, икенче хуҗалыкка күчерделәр. Мин каршы килмәдем.

Тора-бара дөньялар тагын көйләнде. Поши атарга дәүләт машинасы белән йөрим. Халык арасында сүз чыккан: имеш, минем малай мәктәпкә импортный кием белән йөри; имеш, хатын кунакка иномаркада...

Сөйләсеннәр. Хәзер демократия. Кеше сөйли дип, минем япон телевизоры күрсәтүдән, магнитофон уйнаудан туктамас, аларның озын-озак гарантиясе бар.

Әлбәттә, нәфсенең чиге юк. Тик нәфсене чикли торган оешмаларда эшләүчеләрнең дә нәфесе барын онытмаска кирәк. Алар арасында тамагы бик туймаганнары да була – әнә бит, мине тагын тикшерә башладылар.

Тикшереп нигә вакыт әрәм итәргә? Һич аңламыйм! Нервыда уйнамыйча гына, туп-туры әйтсеннәр! Мин бит өченче хуҗалыкка күчәргә дә риза...

 

Апрель, 1991 ел

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: