Логотип Казан Утлары
Печән базары

«Әлү, кайсыгыз әле бу?»

– Ә-ә-ә... ату сез, абый, номерны ялгыш җыйгансыз инде... Телефонның «пип-пип-пип!» дип өзгәләнгәнен дә, погонлы кешеләрнең бәдрәф ишеген ватып керүләрен дә хәтерли Хәррәм абзый, ә менә калганын үтерсәләр дә хәтерләми, үтерсәләр дә...

– Әлү, кайсыгыз әле бу? – дип, кесә телефонына акырды Хәррәм абзый. – Залда, өстәл почмагында бер папка документлар булырга тиеш, тиз арада берәр кая алып чыгып яндыр шуларны! – Ярар! – диде нәзек кенә малай тавышы, һәм телефон бер мәлгә тынып калды.

Хәррәм абзый – зур бер оешманың җитәкчесе, һәм бүген аңа, күктән тәлинкә төшкән кебек, бер төркем погонлы кешеләр килеп керде. Коррупциягә каршы көрәш вәкилләре. Әлегә кабинетын гына тикшерәләр, бик тиздән коттеджына килеп җитәчәкләр. Әнә шуңа күрә, бәдрәфкә чыгып керәм, дигән булып, тиз генә өенә шылтыратырга җай тапты ул.

– Булды, яндырдым!

– Маладис!.. Ашыкма, куйма трубканы! Спальняда ноутбук булырга тиеш, шуны гантель белән төйгәлә!

– Капкачына алма рәсеме төшерелгәненме?

– Әйе инде... – дип, иреннәрен чәйнәде Хәррәм абзый.

– Шул, берәү генә бит инде ул!

– Ярар, – диде нәзек тавыш.

«Искәндәр тагын мәктәпкә бармаган, – дип, төпчек малаен эченнән генә сүгеп ташлады җитәкче. – Хәер, әйбәт тә булды әле... Югыйсә, кемгә кушар идең бу йомышларны...»

– Булды, җимердем! Шул гынамы...

– Ашыкма! Сейфтан пистолетны, автоматны һәм ак порошок салынган тартманы күрше Габделхәйгә кертеп куй. Ул арада бәдрәф ишеген шакый башладылар...

– Хәррәм Алтынбаевич, чыгасызмы инде? Коттеджыгызга барыр вакыт җитте!

– Хәзер, хәзер, – диде Хәррәм абзый һәм тагын телефонга ябышты:

– Йә, нәрсә, булдымы, улым?

– Булды! Син әйткән әйберләрне күршебез – участковый Фаил абзыйның лично үз кулына тоттырдым. Күзе маңгаена менде!

– Ничек?! Күршебездә участковый тормый бит, малай актыгы, дворник Габделхәй яши!

– Ә-ә-ә... ату сез, абый, номерны ялгыш җыйгансыз инде... Телефонның «пип-пип-пип!» дип өзгәләнгәнен дә, погонлы кешеләрнең бәдрәф ишеген ватып керүләрен дә хәтерли Хәррәм абзый, ә менә калганын үтерсәләр дә хәтерләми, үтерсәләр дә...

 

"КУ" 06,2018

Фото: pixabay

Теги: хикәя юмор сатира

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев