Көя даруы

Базардан үзенә затлы бүрек алмакчы булып килгән Гайфулла кодасы Гыйбадулла янына туктады.

– Нәрсә, кордаш, әллә товарың үтми башлагач, нафталинга күчтеңме? – диде ул.

– Бу арада нафталиннан да үтемле товар юк әле. Ишеттегезме, акчаларга көя төшә икән бит!

– Кит инде!

– И, син дә йөрисең кеше булып. Бөтен халык шуны гына чәйни.

– Юкны сөйләмә әле! Акчага нишләп көя төшсен?

– Айдан төштең мәллә? Үзгәртеп кору чорында янган акчалар турында оныттыңмыни?

– Онытмадым да... Банктагы акчалар иде бит алар.

– Менә-менә! Банкта шул! Оек эчендә тотсаң, чуртым да булмас иде. Чөнки юк-юкта өйдәге әйберне каккалап, суккалап, көясен куып, нафталинлап торабыз. Ә банктагы акчаны нафталинларга кемнең башына килсен? Анда андый штаты да юк. Хәзерге кампитр вирусыннан да хәтәр ул көя корты бер банкка эләксә. Мәңге котылам, димә.

Гайфулланың банкта акчасы юк иде. Ә оектагысы... Кемдә юк инде ул әз-мәз акча? Көя аңа эләксә? Күптән өйне нафталинлаган юк.

– Сатарга калдырмадыңмы соң? – диде ул.

– Үз кеше итеп бирсәм генә инде. Тик кешегә чишә күрмә тагын. Бөтенесенең акчаларына көя төшә башлагач, синең акчаның бәясе беләсеңме  ничек күтәрелә? Бер очтан минем дә... Гайфулла алып кайткан көя даруын тартмасы белән хатыны Гыйззелгаян алдына куйды.

– Нәрсә бу? – диде Гыйззелгаян, аптырап.

– Акча көясе даруы.

– Нәрсә, әллә шарикларың бушадымы? Нинди акча көясе тагын? – Банктагы акчаларга көя төшкән, ди. Банкка төшкәч, оекка яшергәненә генә төшә дә  төшә инде ул. Мин хәзер шуны сатып акча эшләргә булдым. Шәһәрдә, беләсеңме, аның граммы күпме торганын? Алтын бәясе. Ә Гыйбадулла кода нибары бер бүрек бәясенә генә бирде. Гыйззелгаян ни көләргә, ни еларга белмәде. – Соң, тиле баш, синең үзеңә көя төшкән бит! Гыйбадулланың кушаматы Көя икәнне оныттыңмыни? Ичмасам көя даруы да түгел, гап-гади акбур бит бу! – диде.

 

"КУ" 07,2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: