Логотип Казан Утлары
«Оясында ни күрсә...» әдәби әсәрләр бәйгесе

АЛАМАЧЫ БАБАЙ ДӘРЕСЛӘРЕ (хикәя)

Икенче тапкыр әни мине аламачы бабайларның өйләренә үк алып менде. Алар югары очта торалар икән, елганы чыгып, тыкрыктан таугарак менәсе генә кала. Мин әнидән алда йөгерәм, зур, матур йорт эзлим. Бабай зур булгач, өйләре дә башкалар өеннән зуррак төсле. Тик никтер әни гап-гади йорт каршында туктап калды. Шул чакта әни шаярадыр кебек тоелды миңа.

Безнең тормышны күреп үсмәгән яшьләр өчен бәлки бүгенге заманда
минем хикәям кызык булып тоелмас, шулай да мин, үземнең бала
чагымның тагын бер истәлеген искә төшереп, укучыларга тәкъдим итәргә
булдым.
Безнең авылда элек иске-москы җыючыны аламачы дип атаганнар.
Аламачы турында олылар сүз кузгатканда мин аны котым очып тыңлый
идем. Ул миңа шулкадәр куркыныч, төрле төстәге йонлач зур бер җәнлек
булып күз алдыма килә.
Бүгенгедәй хәтеремдә: ул, җигелгән ат арбасына утырып, авыл
урамнарын узганда, әниләр аның тавышын тиз таныйлар. Ерактан:
«Алама җыям, кемдә тире, кемдә кәгазь бар? Иске-москы чыгарыгыз»,
– дип кычкырып килә. Юл уртасында туктый да кешеләрнең үз янына
җыелганнарын көтеп тора. Кайчак халык күп җыела, кайчак әз була.
Мин дә әни белән аламачыны күрергә чыгам. Карасам, ул аламачы
дигәннәре туп сыман таза, зур корсаклы, пуф-пуф дип сулыш алучы бер
бабай икән. Шулай да берүзем аның янына якын барырга куркам, чөнки
абыйлар бәләкәй чакта «Еласаң, аламачыга биреп җибәрәбез», – дип, гел
куркытып тордылар. Аламачы утырган ат арбасы янында, әни артыннан
гына бабайны күзәтәм, усалга да охшамаган үзе, гел шаярып сөйләшә.
«Бу бабай гел елакларны гына алып киткәч, бу юлы кемне алырга килгән
икән?» – дип уйлыйм. Шул вакыт мине куркудан телсез калдырып: «Бу
почык борын кем кызы?» – дип сорамасынмы... Мин: «Беттем!» – дип,
күзләремне чытырдатып йомам да әнинең күлмәк итәгенә ябышам. Әни, минем чәчләремнән сыйпап: «Бу минем төпчегем, Габделхәй абзый», –
ди. Шунда гына минем курку бераз басыла төшә. Бабайның әле үз исеме
барлыгын да аңлап алам.
– Менә бит, ничек гомер үтә, атасы үлгәндә, бу сабый үз бишеген үзе
тирбәтеп утыра иде. Хәзер, әнә, әнисенә ярдәмче булган, – дип, мине мактап
та куйды. Мактаганда, бала бит ул бер башка үсеп китә. Мин дә шулай,
җыелган күрше апалар алдында бер башка үстем сыман ул көнне.
Икенче тапкыр әни мине аламачы бабайларның өйләренә үк алып менде.
Алар югары очта торалар икән, елганы чыгып, тыкрыктан таугарак менәсе
генә кала. Мин әнидән алда йөгерәм, зур, матур йорт эзлим. Бабай зур
булгач, өйләре дә башкалар өеннән зуррак төсле.
Тик никтер әни гап-гади йорт каршында туктап калды. Шул чакта әни
шаярадыр кебек тоелды миңа. Әнинең кулларыннан тотып, мин аны алга
барырга чакырам. «Килеп җиттек, кызым, ач капкаларын», – ди әни.
Бозау тиресен тапшыргач, аламачы бабайның карчыгы безне өйләренә
чакырды. Өй алдыннан узып, зур бүлмәгә кердек. Андагы аклыктан
күзләр чагылып китте. Бүлмәдә бар нәрсә дә ак төстә һәм чигелгән иде.
Почмакларда сөлгеләр эленгән, урын-җирдә чигелгән япмалар, мендәр
тышлары. Хәтта өстәл япмасында да чигелгән пар күгәрченнәр гөрләшә.
Менә шулай мин бу өйнең матурлыгына сокланып торганда, Габделхәй
бабайның тавышыннан айнып киткәндәй булдым.
– Әнисе, минем счутны алып кил әле, – диде ул тыныч кына.
Менә шул чакта мин беренче тапкыр зур агач счут күрдем аларда.
Бабай ялт-йолт итеп зур счутның агач төймәләрен чалт-чолт китерде
дә әнигә тире өчен тиешле бәяне әйтте. Миңа ул чагында бу эш бик
җиңел булып тоелды. Аннан соң, бик тәмләп, бал белән чәй эчкәнне дә
хәтерлим. Тапкан мактаныр әйбер, дисезме? Таптым, чөнки бала чакта
бал ашау безгә бик тәтеми иде. Авылда умартачы Шакир абзыйның
барлыгын ишетсәм дә, аның умарталары урманда булып, моңа кадәр
бер тапкыр да умарта күргән юк иде. Кайтып киткәндә, аламачы бабай
безне үзе озата чыкты. Миңа:
– Кызым, иске гәҗитәләрегез җыелса, миңа менгер, мин сиңа аның өчен
матур-матур шарлар бирермен, – диде.
Мин шатланып: «Ялал, бабай, илтәгә үк менделелмен», – дидем.
Бабай көлеп җибәрде:
– Гөлфия, үзең зур кыз булып үскәнсең, ә үзеңә кара каргалар һаман
«Р» хәрефен алып килмәгәннәр икән... Ешрак алар артыннан «кар-кар»
дип кабатларга тырыш, ату мәктәпкә баргач көләрләр үзеңнән, – дип, безне
озатып калды.
Мин моннан соң да ул агач счутны аламачы бабай кулында еш
күрдем. Әнидән сорап, иске газета-журналларны Габделхәй бабайга
алып менәм. Ул мине таный, тик һәрвакыт: «Оныттым, кем кызы әле
син?» – дип сорый. «Мин Мәгъмүлә кызы», – дим. Бабай кулын колагына куеп: «Мәймүнә кызы дисеңме?» – дип, берничә тапкыр миннән әнинең
исемен кабатлата. «Әәәәә, таныдым хәзер, Гөлфия бит әле син. Сезнең
урамга әле һаман кара каргалар килмәдемени?» – дип елмая. Аннары
гына: «Мәгъмүрәнең ярдәмчесе», – дип мактый, «Укырга кердеңме әле?»
– дип сорый. Мәктәптә укый башлагач, безнең урамга да аламачы бабай
сораган кара каргалар килеп җиттеләр. Тырыша торгач, «Р» хәрефен
өйрәндек әни белән, бабай да әнинең исемен сорамас булды. Йомыш
белән менгән саен бабай мине һәрчак: «Әллә тагын да үсеп киткәнсең
инде?!» – дип елмаеп каршылый.
– Саный беләсеңме? Куша-ала беләсеңме? Әйдә әле, санап күрсәт, – дип,
каршыма чүгәли. Аннары икәүләп мин алып менгән кәгазьләргә күпме
шар тиясен чутлыйбыз. Аламачы бабай мине мактый-мактый, үзем теләгән
төстәге ике-өч шарны тоттырып, озатып кала. Кайткач, мин әнигә: «Миңа
да Габделхәй бабайныкы кебек агач счут кирәк, ул булса, мин тизрәк тә
чутлый алачакмын, яхшырак укырмын да», – дим. Соңрак булса да, әни
миңа аламачы бабайныкы сыман тиз чутлый торган зур счут алып бирде.
Габделхәй бабай, картаеп килсә дә, миңа дәрес бирүдән туктамады. Көз
көне маллар чалгач, тиреләрне үзем менгерәм, бабай кулына сантиметр ала
да саннарны әйтеп тора, мин язам, аннары чутлыйм. Бу хәлләр мин авылда
сигезенче классны тәмамлаганчы дәвам итте. Аламачы бабай булса да,
мин аны ул вакытның алдынгы кешесе булган дип саныйм. Ул күңеленнән
укытучы, тәрбияче булган. Аларның балалары да укымышлы кешеләр иде.
Аламачы бабай күптән юк, шулай да кешенең изгелеге җирдә ятмый, күпме
гомер үтсә дә, кеше күңелендә якты истәлек булып саклана икән. Минем
күңелдә дә яхшы истәлекләр һәм рәхмәт хисләре яши аламачы Габделхәй
бабайга карата.

 

Г Ө Л Ф И Я  И С Х А К О В А

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Мина бик ошады бу исталегез, рахмат, шул хатле матур дуслык булган бабай белан бала арасында, тыныч кына тарбия бирган, укымышлы психолглар еракта торсын.

    • аватар Без имени

      1

      0

      Безда чепрекче дилар Иде,аннан заготовитель булды