Таҗлы мәхәббәт

(Новелланың башын МОНДА укыгыз)

 Төнбоеклы күл буендагы хиссият бөтен гәүдәне таратып ташлаган кебек. Шкафтан коньяк алдым да, авызыннан гына чөмереп, караватка аудым. Йоклап китеп тә, онытылып та булмый, коньякны икенче юлы бокалга салып эчтем.

Авылда, гадәттә, мин иртәнге кошлар сайравына яисә әтәч тавышына уяна тора идем. Бүген кендек турысына төртелгән шәрә тез башы уятты. Арттан хатын кайтып җиткән? Иртә таңнан күркә кебек талаячак хәзер!.. Мәсәлән:

«Зөһрә кайтканын ишетүгә чыгып чаптың, ата мәче!» – кебек сүзләр белән. Бу тавышларны хәзер үк ишетәм бугай инде. Ахияр абзыйның әтәче дә кычкырмый ичмаса! Хатын тавышын беркавымга булса да басып торыр иде... Еланымның кайнар беләге муеныма сарыла! Әллә буып үтерергә җыена инде? Барыбер рәхәт... Назлы кочакта үзең дә сизмичә үлеп китү иң җиңел үлемдер ул?! Тик бик үләсе килми әле, чөнки кайнар шәрә ботлар өстемә атлана. Хатын түгел, балдыз бит бу! Рания ич бу!!! Колакны кайнар тавышы өтеп алгандай итә: «Балдызның бер аягы җизнинеке булырга тиеш!»

Тиз аңга китерде бу кайнар сулыш. Сикереп торам да афишага баккан кәҗә тәкәсе кебек, чырык-чырык көлеп яткан Раниягә карыйм.

- Каян килеп чыктың син монда?!

Ләкин ул җавап урынына нәни учы белән авызымны каплый һәм аягы белән генә мине караватка аудара.

- Бернәрсә дә хәтерләмим дип акланма түлке, яме!

Балдыз, тырнаклары кызылга буялган нәфис аяклары белән өстәге җәймәсен читкә очырта. Икебез дә шәп-шәрә?! Йа, Хода! Мин үлгәнмендер дә, яңадан дөньяга килгәнмендер! Тагын үзем булып туганмындыр?! Алай булса, яңа тормышымда бернигә дә карамыйча, бары тик Зөһрәгә өйләнәчәкмен, Алла боерса! Ә син, балдыз, нишләп ятасың монда?! Мин шаярырга да көч табам әле. Димәк, тормыш та үз көенә дәвам итәр сыман...

Ләкин көй шундук чуалды: чормадан килгән тавыш, уйларны бөтереп алды. Янәшәмдә яткан балдызга аптырап карадым да янә сикереп торып утырдым һәм кычкырып җибәрдем: «Каян кердең син! Ишек бикле иде бит?!»

Рания чырык-чырык көләргә кереште һәм гадәтенчә моны уен-көлкегә борды:

«Йөрәгеңә үтеп җитеп,

Кояш булып көләм.

Җилләр булып исеп,

Куеныңа керәм!»

 

 Без – яшьтәшләр, алты чакрымдагы күрше авылга йөреп укыдык. Бишенче сыйныфка кадәр безне колхозның брезент түбәле «УАЗик» машинасы йөртте. Җидебезне дә машинага кертеп дыңгычлыйлар да, әйдә, киттек Бикәмәт юлыннан мәктәпкә таба. Дүрт малай һәм өч кыз кабина эченә ничек сыйганбыздыр, минем моңа бүген дә башым җитми. Тик без бер дә зарланмый идек, юл буе бер-беребезне төрткәләп, шуннан кызык табып бара идек. Кемнең  ягы кемнеңдер башы турысына туры килә; кайсыдыр кыз синең өстеңә аркылы сузылып яткан; кыймылдыйсың килсә дә, тын да чыгара алмыйсың. Андый чакта минем янга Зөһрә туры килсә, тиз генә барып җитмәсәк ярар иде Бикәмәтләренә, дип хыялланганнарым әле дә хәтердә. Зөһрәнең әнисе юк, авылда ул әбисе тәрбиясендә, әтисе Рево абый райүзәктә зур түрә булып эшли һәм көн саен кайтып йөри торган иде. Хәмитнең әтисе Мулланур абыйшул ук райүзәктә склад мөдире. Гомумән, без җидебез җитмеш төрле идек, гаиләләр дә, әти-әниләрнең эшләгән урыннары да. Минем әтине колхоздан Чаллы шәһәрен төзергә алып киттеләр. Зөһрә белән Хәмитнекен әйттем инде, калганнарның шулай ук әтиләре бар, кайсы читтә балта эшендә йөри, кайсысы колхозда. Минем әти Чаллыда булса, әни колхозда «сәнәкчеләр» төркемендә.

Берзаман шофёр «УАЗиг»ына безне үз тәртибе белән «тутыра» башлады: әүвәл Зөһрә, аның артыннан склад мөдире малае, калганнарның кайсысы кем артыннан өлгерә. Без нишләптер гел Гадилә белән бергә туры киләбез. Моны Гадилә үзе дә бик теләми. Ул җае туры килгән саен Хәмит янынарак елыша. Мин дә атлыгып тормыйм, бер парта артына утырулардан тәмам гарык дип уйлыйм.

Сигезенче сыйныфка җиткәч, без бер машина эченә «сыймадык» инде. Хәзер Бикәмәткә нинди транспорт туры килсә, шуның белән йөрибез. Хәмиткә велосипед алдылар, Зөһрәгә дә әллә кайчан ук бик матур «кызлар» велосипеды алганнар иде, нишләптер йөрергә генә ашыкмады. Миндә дә велосипед булса, Зөһрә дә иярер кебек тоела иде. Чаллыда эшләп йөргән әтигә озын хат юлладым. Бәйрәмгә кайтты әти һәм шундук яңа велосипед алды. Хатта кемнәрнең велосипеды барлыгын да язган булганмын, күрәсең. Ул Зөһрәнең ниндирәк кыз икәнен, укуын да сораштырган иде. Әле тагын өстәп: «Бу турыда әниеңә әйтмәсәң дә ярый», – дип өстәгән. Бактың исә, әти яшь чагында чак кына Рево абыйның сеңлесе Люция апага өйләнми калган икән. Бик матур итеп, озак кына йөргән дә булганнар. Монысын кайчандыр әнинең апасы сөйләгән иде бугай. Миңа түгел инде, әлбәттә. Күрәсең, колакны шомартып өлкәннәр сүзен тыңлап торганмындыр.

Әтинең кисәтүен дә, өлкәннәр гайбәтен дә бик үк аңышып бетмәгәнлектән, бу хакта тиз оныттым. Искә төшереп торырлык сәбәп тә юк. Минем Зөһрәгә читтән генә кызыгып йөргәнне чуртым да белми ләбаса!..

Аның каравы абзагыз велосипедлы булды. Зөһрә, чынлап та, шул елны мәктәпкә велосипедта йөри башлады. Аерым-аерым барабыз, өчәүләшеп кайтабыз. Ләкин озак та үтмәде, Хәмитне әтисе «Иж» мотоциклына утыртты. Ул гына да түгел, Хәмит артына Зөһрәне дә атландырып йөртә башлады. Ни әйтсәң дә, матай матай шул, азапланып таулар менәсе дә, җилгә каршы ишәсе дә юк.

Шул көннән башлап, минем хыяллар чәлпәрәмә килде. Зөһрәне күргәч, күкрәк турысында кызыша торган нокталы ут кына һаман бетми. Киресенчә, аның кызуы бар гәүдәне камап ала. Өстәвенә, Хәмитнең әтисе белән Рево абый райүзәктә бер тирәдәрәк эшлиләр булып чыкты. Бәйрәмнәрдә кунакка йөрешүләре дә хак һәм алар шул чакта нәкъ менә Хәмит белән Зөһрәнең киләчәге хакында сөйләшәләрдер кебек иде. Үлдем, сүндем, беттем. Әле ярый, бер мәртәбә клубтан озата кайттым. Шул чакта без капка төбендә ни хакында сөйләшергә белмичә аптырап утырганда, тузан туздырып, берничә мәртәбә Хәмит тә узып китте. Кулын да тота алмадым мин ул кичне сыйныфташымның, әмма безнең хакта «йөриләр икән» дигән гайбәт авыл теленә керде. Аннан соң инде әнигә барып җиткән, мин үзем турында аның түбән очтагы ахирәте Сәринә апа белән белән кызып-кызып сөйләшкәнен ишеттем. Аның малае Сәлим дә минем сыйныфташ. Ләкин төп сүз колхозга кайткан яңа трактор тирәсендә барды шикелле. Трактор сүзен ишеткәч, колакны шомартканмындыр инде...

Сәринә апаның: «Егетең шул пәриләр өммәте белән бәйләнә күрмәсен тагы! Алар бит, үзең беләсең, әллә кемнәр!» – дигән нәсыйхәте әни күңелендәге утка ялкын гына өстәгәндер. Хәер, әни аңа кадәр дә безнең аралашуга каршы иде. Һе, каршы, имеш... Нишләгән соң әле мин ул хәтле?! Сыйныфташ кызны озата барган, имеш. Караңгыдан курыккач, озатасың инде. Ә син, Сәринә түти, Сәлимеңә башта сәпит алып бир, ул да Хәмит матае артыннан җәяүләп чаба! – дип, үземчә үртәгәнем хәтердә. Әни дә «җавапсыз» калмады, әлбәттә. Сәринә апа чыгып киткәч: «Үз кызыңны, Хәлимәңне тикшер! Казан ярышларында күбрәк йөрсә, берәр урыс эләктерер әле...» – дип мыгырдаганын хәтерлим. Ләкин бер нәрсәне аңламый идем: нишләп урыс та, нишләп безнең Казан әле?

Төзелеш институтына килгәч, тормыш монысын үзе аңлатты. Беренче курста укыганда, группадаш белән трамвайда тулай торакка татарча сөйләшеп кайтканда, алтын кысалы күзлек кигән бер симез апа: «Что вы, ребята, каля- баля?! – дип, безне эт итеп сүккән иде. Иптәшем Барда ягы малае Фәрхәт тә җавапсыз калмады: «Пешком ходи, түтинкә! Тебе полезно будет!» – дип, бар трамвайга шәрран ярды.

Шуның өчен бер тукталышта безне ниндидер ике дәү абый трамвай ишегеннән төртеп төшергән иде. Гарьлегемнән елый яздым.

Ләкин Фәрхәт ташбашрак булып чыкты:

- Марҗа керис! Ирең бай булса, трамвайда йөрмәсиең! Өстәл хәтле артың белән кара «Волга»да киерелеп утырган булырыең! – дип, трамвай артыннан кычкырып калгач, икебезнең дә күңелләребез күтәрелеп китте.

Ярый, хуш... Мәктәп елларына таба кире кайтыйк. Шул рәвешле үз-үзем белән сөйләшеп йөри торгач, башка китереп сукты, теге... күкрәктәге утлы нокта!.. Әйе, шул, Зөһрә йолдыздан кабынган ялкын икән ләбаса ул?! Мин Зөһрәгә гашыйк икәнлегемне шунда гына аңладым... Унбиш яшьлек малай шул чакта тагын бер нәрсәне аңлаган идем: дөнья бер дә гадел һәм тигез түгел икән. Сыйныф җитәкчесе Зөһрәне Хәмит янына утыртты, аның белән утырган Гадиләне минем партага күчерде. Гадилә карыша, хәтта елап куркытып та карады. Мин эчтән генә үземнеке өчен сыздым.

Элек барыбыз да тигез булсак, үсә төшкәч, укытучылар да сыйныфтагы балаларны аера башлады шикелле тоела иде миңа. Монысы райком секретаре малае, тегесе склад мөдиренеке... ә бусы... монысының атасы Чаллыда, икенче хатынга өйләнеп яши, ул – ятим малай. Тегесенең атасы исә чатыр-пытыр иске тракторда йөри...

Балигъ булуга дөнья безне шул рәвешле сортларга бүлде дә куйды. Ләкин күңел моның белән һич ризалашырга теләми, киресенчә, үҗәтлегем арта гына бара. Көне-төне спорт белән шөгыльләнә башладым, барлык фәннәрдән дә уку «отличнигы» булдым. Киләсе көзгә унынчыга барабыз, Хәмитнең әтисе йөртә торган «Техпомощь» машинасына утырмас өчен кыш буе мәктәпкә чаңгыда йөрдем. Яз җитүен дә көтмәстән, велосипедка утырдым. Колакларны, кулларны өшеттем. Әмма үҗәтлек көчле иде – дөнья мине кимсетергә теләсә дә, ирек бирмәячәкмен, мин беренче булырга тиеш!

Хәер, беренче үк була алмам әлегә. Чаңгыда Сәлимнең апасы Хәлимә шәп  җилдерә. Район ярышында да беренче килгән. Көн буранлы булганда, Хәлимә апа туктап, мине көтеп ала, хәлләрне сорашкандай итә дә, аннары, минем кәефнең шәп икәнлегенә инангач, тагын алга чаба торган иде. Бу сылу кыз яшь матур болан кебек, киләчәктә спортчы булачагына шигем юк. Чаңгыда йөрсәм дә, минем күңел спортка алай ук тартмый, аяклар да – камыт. Мин җайдак булыр өчен туганмын шикелле. Тик үзем фән юлыннан китәргә уйлыйм. Аеруча химия фәнен яратып укый идем. Аңа өстәп физиканы кимерергә керештем. Моңарчы берәүнең дә башына килмәгән яңа физика законы уйлап табып, хәерчеләрне байлар белән тигезләү иде хыялым... Ялгышканмын мин ул чакта. Дөнья «химия»дән тора икән ләбаса! Ярату да химия, көнчелек, үчләшү дә химик катализаторлар ярдәмендә адәм җанын кайната. Әшнәлек, имеш, шул катализаторның иң куәтлесе, ди...

Ул вакытта мин шулай дип фаразлый идем. Зөһрәдән хат кисәге алдым:

«Синең сәпит Хәмитнең сәпитеннән яхшырак чаба...» – диелгән иде анда. Зөһрәнең ихластан язылган сүзләрен мыскыллау дип кабул иттем. Чөнки әлеге хат кисәге әни кулына да төшкән. Ул да җае туры килгән саен: «Атаң шул хуҗа-пәриләр нәселендәге Люция дип чапкан иде егет чакта! Тиң түгел алар безгә, күрмисеңмени, алар кемнәр дә, без кемнәр?! Әнә, Гадилә... менә дигән әйбәт кыз», – дип төрттерергә кереште. «Хуҗалар» Зөһрәләрнең нәсел кушаматы иде. Бабасы Хуҗәхмәт абыйдан килә торган... «Пәри» исә кап-кара күзле, кара чәчле булулары өчен кушылгандыр инде. Юкса берсе дә пәри баласы кебек җонлы түгел. Ә Зөһрә исә бөтенләй үзгә, башка туганнарыннан аермалы буларак, алтын чәчле, кап-кара шомырт күзле ул. Мине шул серле күзләр сихерли дә инде.

Алайса без Хәмитләргә тиң түгелме? Без алардан да мескенрәкме?! Ул мокыт физика факультетына укырга керәм дип йөри, үзе Эйнштейнның чагыштырмалылык теориясен дә аңлата белми җүнләп! Мин – физиканы су урынына эчкәнгә, мәктәптәге кушаматым да «Эйнштейн» иде. Яшь Эйнштейн кимме шул мокыт Хәмиттән?! Җанда давыл кузгалды! Ләкин ул давылны вакытында йөгәнләргә кирәк булган икән. Хәмит Эйнштейнны белмәсә дә, тормышның үзендәге «чагыштыру» фәнен яхшы үзләштергән булып чыкты. Унынчыда сыйныфташлар Хәмитнең атасыннан калган «Нива»сына төялеп йөри башлаган иде инде. Рульдә Хәмит үзе, янында Зөһрә!.. Хәмит миңа беркөн «чагыштырмалылык теориясен» шәп аңлатты. Мин велосипедта мәктәптән кайтып барыш. Арттан машинада Хәмит куып җитте. Туктады бу, алгарак узып һәм кызыл авызын зур итеп ачып, әүвәл иснәде, борын очындагы бетчәсенә кагылып алды да:

- Менә син чагыштырмалылык теориясе, дисең, Эйнштейн кисәге... Үзең ничурта белмисең аның ни икәнен! Менә чагыштырып кара үзең белән мине... Син җирдән сөйрәлүче суалчан, ә мин бөркет, мин очам, син шуышасың. Син тратайкада йөрисең, мин машинада чабам. Икебез дә Зөһрә дип хыялланабыз. Ул минеке булачак, ә сиңа тәтемәячәк! Чөнки син бетле хәерче! Сезнең дәү туганнарыгыз юк. Менә шул ул, яшьти, чагыштырмалылык теориясе.

Хәмит шулай диде дә, мине соры тузан эчендә калдырып, авыл ягына чапты. Мин тешемне кыстым, үзем дә сизмәстән йодрыкны да җыйганмын икән. Каты итеп кысканмын, тик тамчы да авыртканын тоймадым. Икенче көнне физиканы читкәрәк куеп торып, янә химияне үзләштерә башладым. Күлнең аргы ярындагы элеккеге бакыр базында әти хикмәтле балчыкка юлыккан булган икән. Шуның үзлеген өйрәнә башладык химия укытучысы белән. Алда мине ниндидер могҗиза көтә кебек иде. Нинди булыр ул, нәрсә ул белмим, әмма сизенәм. Хәер, башта мин аны Зөһрә белән очрашу аңлашу дип уйлый торган идем. Аңа үземнең хисләремне аңлатам. Ул аларны кабул итәчәк. Мактанчык, купык Хәмит читтә калачак!.. Мин бөек химик, кешелек дөньясы өчен яңа төзелеш материалы уйлап чыгарган Дәүләт премиясе лауреаты, хатыным Зөһрә – илһамчым!.. Хыялның канатлары булмаса да, ул биектә. Алар күктә! Шулар яшәтә дә инде мине! Тик теге көнне Хәмитнең «чагыштырмалылык теориясе»ннән соң күңелгә бозлы сөңге кадалды. Артыгын хыяллана башласам, шундук буыла башлыйм. Мескенлегемне юксыллык арттыра. Аның саен үҗәтләнә төшәм! Максатым, әйе, беренче хыялым Зөһрә түгел, беренче ниятем зур кеше булу! Ә кем соң ул зур кеше? Монысын әлегә мин белми идем... Төрлечә фаразлап карыйм. Иң зур кеше ул райком секретаредыр? Аннан бераз кайтышрагы склад мөдиредер? Белмим... Тик бары бер нәрсәне генә беләм: мин хыялыма ирешәчәкмен! Зөһрә әлегә торып торсын! Көтсен минем зур кеше булганны! Чөнки аның турында уйлый башлауга, мин бөтенләй югалып калам, химия укытучы Шөгаеп абый да хәлне сизенә: «Сиңа катализатор кирәк, ахрысы, малай!» дип көлә. Ул бик акыллы кеше, шундук тынып кала һәм райком секретаре кызының миңа тәтемәячәген уйлаптыр, боегып кала. Беркөнне ул эшемне үтереп мактады: «Син Эйнштейн, энем!» диде. Шуннан алда күл балчыгы белән мин яңа эксперимент ясаган идем. Бу әле эшнең башы гына булса да, гомерен химик серләргә багышлаган Шөгаеп абый алдан күргән икән: мин тора-бара төзелеш өчен яңа төр измә уйлап чыгардым. Алда мине химия юлы буйлап якты киләчәк көтә иде...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2020

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: