Логотип Казан Утлары
Новелла

Әгәр дә бу кеше вафат булса... (дәвамы)

Лерон инде аягын газ педаленә куйган иде, стартерны кушасы да педальгә генә басасы калды.

Әмма икенче көнне Мирфатыйх әфәнденең исеме күпчелек газеталарның беренче битендә үк дөнья күрде. Үткән төндә аның Фучик урамындагы фатирына кемдер үтеп кергән дә Мирфатыйх әфәндене ятагында чәнчеп үтергән. Мотивлары да әлегә билгеле түгел, ди. Дөресрәге, ачыклый алмаганнар, иминлекне саклау вәкилләре шул тарафта әлегә эш алып баралар, ди...

Бу юлларны укыгач, аның уң як кашы тартышып куйды. Үзен өлешчә генә булса да гаепле тойды, чөнки ул да бит аның үлемен көтте. Шуңадыр, Мирфатыйхның йөрәгенә пычакны үзе кадагандай хис итте. Гүя, төн карасыннан файдаланып, аның фатирына үзе кереп, үтерүдә катнашкандай тоелды. Ә чынында исә бу җинаятькә бернинди дә катнашы юк иде. Әйе, ул бу турыда уйлавын-уйлады. Мондый хәлнең булуын да теләде. Хәзер исә: «Аллага шөкер, минем бер гаебем дә юк бу эштә», – диеп, җиңел сулап куйды.

Хатны бары тик икенче көнне генә китерделәр. Анда инде егерме данә бишәр меңлек купюра салынган иде. Һәм әлеге дә баягы таныш текст.

«Бераз гына рәхмәтлемен сезгә».

«Миңа рәхмәт?! Ни өчен?! Миңа рәхмәтегез кирәк түгел сезнең!» – дип сөйләнә-сөйләнә, ул акчаны янчыгына салды. «Миңа түгел, үтерүчегә әйтегез, кирәк булса, рәхмәтегезне...» Бу хатта яңа исем дә язылган иде:

«Мисбах әфәнде Арсланов», диелгән.

«Гаҗәп! Ни хәл соң бу?!

Ә түбәндәрәк таныш сүзләр тезелеп киткән. «Әгәр дә бу кеше вафат булса... Сез 150 мең тәңкә алачаксыз».

Леронның конверт тоткан кулы бер мизгелдә һавада хәрәкәтсез асылынып калды. Ул авыр сулый иде. Йөрәге тәртипсез тибә башлады. Шулай да үзен кулга алып, хатка тагын бер кат күз йөртеп чыкты. Аннары элек килгән хатларны да алып, барысын бергә ертты да унитазга ташлады һәм су җибәрде.

Димәк, чиратта Мисбах әфәнде, дип уйлады Лерон. Һәм иртә белән тагын телефон кенәгәсен актара башлады. Мисбах Зорге урамындагы күпкатлы йортта яши икән. Лерон аңа шалтыратырга тырышып караса да, җавап бирүче булмады. Соңыннан ачыкланганча, Мисбах шәһәр советы депутаты икән. Белешмәдә аның офис телефоны бар иде. Ул телефон номерын җыйды.

– Мисбах әфәнде конференциягә китте, – диде секретаре, – аңа нәрсә дә булса җиткерергә кирәк түгелме?

«Әгәр дә бу кеше вафат булса...» дигән сүзләр бөтерелде аның башында. Ә бит Мисбах әфәнде – нык сәламәт, эше тыгыз булуына карамастан, конференциягә барырга да вакыт тапкан. Леронга хат җибәргән кеше бу турыда белмәде микәнни?! Үләрлек түгел икән бит ул! Әгәр дә үлмәсә, 150 мең тәңкә килмәскә мөмкин ләбаса бу юлы. Үземә тырышырга туры килер, ахры, монысында. Тик ничек? Леронның револьверы, пистолеты да юк, каян алырга икәнлеген дә белми. Аннан, Лерон бер гаепсез кешегә кул күтәрә алыр микән соң? Бәлкем, автомобиль белән генә бәрдерергәдер? Чынлап та шулай эшләсәң? Ишектән чыкканын карап торырга да өстеннән үтәргә. Бу артык четерекле эш түгел. Тик шунысы бар: полиция андый җинаятьләрне бик тиз ачыклый.

– Төкер һәм оныт, – дип, ул үз-үзен тынычландырырга кереште.

Әмма барыбер бу турыда оныта алмады. Ике көн буе төрле ысуллар табарга тырышып карады. Тик башына юньле уй килмәде. Бары тик Мисбах һәм үзенә киләчәк 150 мең тәңкә генә баш миен бораулады. Аны ничек юк итәргә икән?!

Беркөнне ул гадәттәгедән иртәрәк торды да «Мисбах» компаниясе урнашкан йорт ягына китте. Аныңча, хуҗа кеше шул тирәдә чуалырга тиеш иде. Машинасына утырган килеш, теге затның ишектән чыкканын күзәтә башлады. Ниһаять, депутат ишектән чыкты һәм турыдан гына юлның икенче ягына юнәлде. Лерон инде аягын газ педаленә куйган иде, стартерны кушасы да педальгә генә басасы калды.

Ул моны эшли алмады, йөрәге җитмәде, курыкты. Дөрес, аны хат җибәрүче белән әлегә ачыктан-ачык бернәрсә дә бәйләми. Шулай да Мисбах белән аны бәйләгән нәрсәсе юк, дисәң, дөрес булмас. Леронның әбисенә бурычлы ул. Әбисенең ике миллион сум акчасын үзләштергән иде аның компаниясе. Ә бу оешманың директоры – Мисбахның хәләл җефете. Күптән түгел халыктан җыелган миллионнар алар кулына күчте. Һичюгында теге хатта күрсәтелгән 150 меңне кайтарып калырга кирәк дип уйлады ул.

Чәршәмбе көнне иртә белән Лерон хатынына шалтыратты. Бүген өйгә кайтып тормыйм, турыдан-туры эшкә китәм, диде. Әмма эшкә китмәде. Теге кара исеме чыккан компания урнашкан бина ягына юнәлде. Машинасын читкәрәк куйды да күзәтә башлады. Чыгучы булмагач, офиска үзе керергә уйлады. Вахтёр читкәрәк китү белән, шыпырт кына офисның эченә үтте. Вахтёр дигәне, күрәсең, форма өчен генә куелган булгандыр. Биредә Леронга рәтлебашлы игътибар итүче дә булмады. Ул тиз арада Мисбах әфәнде утыра торган бүлмәне эзләп тапты. Каушаудан тирләп чыкты, йөзе-төсе үзгәрде, калтырана башлады. Кемнеңдер баскычтан менеп килгәне ишетелгән кебек тоелды.

Мисбах әфәнде Арсланов утыра торган бүлмәне барлагач, Леронга көч керде. Хәзер инде ул үз-үзенә ышана иде. Барысы да бит өстә хәл ителә. Тегеләрнең дә язмышы шунда – өстә хәл ителгән иде. Һәм ул аларны тагын бер кат күңеле аша үткәрде: Җәмил әфәнде Сабир да үлемгә хөкем ителгән иде, Мирфатыйх әфәнде Исхаков та, Гарифулла әфәнде Хәким дә хөкем ителгәннәр иде. Барысы да вафат булдылар. Мисбах Арсланов та нәкъ шулар кебек үк үлемгә хөкем ителгән зат. Димәк, ул да китәргә тиеш!

Лерон бу мизгелдә үзен тулы бер системаның кисәкчеге – гигант механизмның шөребе дип хис итте. Ул юк-барларга игътибар юнәлтмичә, үз эшен башкарып чыгачак. Барысы да ул уйлаганча булыр.

Ишек артында ир ике сәгать көтте. Тын да алмыйча, кыл да кыймылдатмыйча көтте. Ниһаять, ишек тишегендә ачкыч борган тавыш ишетелде, бераздан Мисбах үзе күренде. Шулчак ул Мисбах әфәнденең башына тимер белән орды, үзе ишек артына посты. Ышанычлырак булсын өчен, җан биреп ятучы әфәнденең башына тимер тукмак белән тагын ике менеп төште.

Лерон шуннан соң бармак эзе калырдай урыннарны яхшылап сөртте дә урамга юнәлде. Ул төн буе йоклый алмый газапланып чыкты... Дер-дер калтырады... Менәменә килеп керерләр күк тоелды...

Пәнҗешәмбе көнне аның исеменә күп хатлар килде. Әмма ак төстәге конверт күренмәде. Анысы җомга көнне генә пәйда булды. Бу конверт гадәттәгедән калынрак. Аның эчендә утыз данә бишәр меңлек купюралар салынган иде. Акчасыннан бигрәк, ахырдагы сүзләр гаҗәпләндерде: «Яңа һөнәрегез ошадымы соң инде? Ошаса, котлыйбыз Сезне», – диелгән иде.

 

"КУ" 09, 2018

Фото: pixabay

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев