Логотип Казан Утлары
Новелла

Әгәр дә бу кеше вафат булса... (дәвамы)

Әмма ул моны эшли алмады. Моңа ул инде сәләтле түгел иде. Ул бирелде. Белешмәне кабат кулына алды да фаразлый башлады: «Бу кеше тагын нәрсәдән үләр икән? Бу бит котылгысыз, шулай түгелме?» Кемдер аңа вафат буласы затның исемен җиткерде.

Нәрсәдер килеп чыкса... Биш көн үткәч, газеталарны кулына алса, күзенә кайгы уртаклашкан хәбәрләр чалынды: Гарифулланың вафаты турында язылган иде аның берсендә. Ул инде яшь түгел, шактый ук өлкән кеше икән. Озак авырудан соң, картлар йортында үзенең караватында җан биргән. Газетада чыккан белдерүне укыгач, Леронның бөтен тәне буйлап ниндидер тетрәнү йөгереп үтте. Гарифулланың үлемендә ничектер бу юлы ул үзен гаепле кебек сизде. Шулай да аның ни катнашы бар соң? Ул бит аны үлемгә китерердәй бернинди гамәл дә кылмады. Картайган һәм авыру Гарифуллага, димәк, үз үлеме килгән. Шулай да бу карт, авыру затның үлеме уңаеннан Леронга ни өчен акча җибәрергә тиешләр? Ни өчен?

Күпме генә уйласа да, кемнәрнеңдер, кайчан да булса, аның кулы белән бик мөһим затны юлдан алырга әзерләнүләрен аңлый алмады.

Шулай да бу гамәлне кемдер эшли бит. Леронны болар, акча алырга өйрәтеп, хәлиткеч көнгә әзерлиләр иде. Ул көнне иртән иртүк Леронга өч хат кертеп бирделәр. Аның икесендә процент өчен бурычларын түләмәгәнгә кисәтү ясалган, аларны ул шунда ук кәрзингә ыргытты. Ә ак конвертны саклык белән генә ачты. Аннан соң ул, әлеге яшерен хатның хикмәтенә төшенергә теләгәндәй, селкенмичә, тып-тын уйланып утырды.

Сәер! Каян ява соң бу кадәр акча? Аның бит эшләп-эшләп тә мондый ук тәңкәләр алганы булмады. Фирмада эшләгәндә, атнасына 40-45 сәгать өчен нибары биш-алты мең түлиләр иде. Аена 20-25 мең сум чамасы чыга иде. Ә аноним хат авторы инде аңа айлык хезмәт хакыннан күбрәк түләде... Шулчак конверт эченнән өстәлгә тагын унбиш данә бишәр меңлек купюра коелып төште. Ә хатның эчтәлеге алдагыларыннан әллә ни аерылмый диярлек. Иң аста, әүвәлгечә: «Бераз гына рәхмәтлемен Сезгә!» диелгән иде. Бары тик чираттагы үлем көтүченең фамилиясе генә үзгә. Бу юлы «Мирфатыйх әфәнде Исхаков» дип куелган. Тагын да астарак: «Әгәр дә бу кеше вафат булса... 100 мең тәңкә алачаксыз», – диелгән. Леронның куллары калтырады. Бу аның өчен бик зур сумма иде. Ул җәһәт кенә телефон кенәгәсенә үрелде һәм ашыга-ашыга белешмәне актара башлады: «Әһә, исеме бар икән. Мирфатыйх әфәнде... Фучик урамында яши икән...»

Шуннан ул белешмәне шап итеп япты да әлеге хикмәтле хәлне башыннан чыгарып ташларга теләде... Әмма ул моны эшли алмады. Моңа ул инде сәләтле түгел иде. Ул бирелде. Белешмәне кабат кулына алды да фаразлый башлады: «Бу кеше тагын нәрсәдән үләр икән? Бу бит котылгысыз, шулай түгелме?» Кемдер аңа вафат буласы затның исемен җиткерде. Димәк, ул кеше дә бакыйлыкка күчәчәк. Һәм шуның өчен Леронга акча түлиләр, чөнки Мирфатыйх инде үлемгә хөкем ителгән.

Ул белешмәдә күрсәтелгән телефон номерын җыйды. Трубканы бер ханым алды. Лерон аннан:

«Мирфатыйх әфәнде белән сөйләшеп булмасмы?» – дип сорады. – Мирфатыйх әфәнде хастаханәдә, – диде әлеге ханым.

– Ә кем сорый аны? – Рәхмәт сезгә, – диде Лерон, – рәхмәт. – «Аңлашылды», дип уйлап алгач, трубканы куйды. Болар кемнәр генә булмасын, якын арада вафат булырга тиешле затны ачыклыйлар. Ә инде үлеме котылгысызлыгын белгәч, Леронга хат һәм акча юллыйлар! Әмма ни өчен?! Аңлашылмый! Бу акчаны җибәрүче үз акылындамы? Леронга шунысы ачык түгел. Әмма ул үзе беркайчан да акчадан баш тартырга җыенмый, асылын ачыкларга да теләми. Әлегә үзен хәлиткеч көнгә әзерләүләрен дә төшенми. Җибәрәләр икән, җибәрсеннәр...

Төштән соң Лерон хастаханәгә шалтыратты. «Моннан ике көн элек Мирфатыйх катлаулы операция кичерде», – диде аңа медсестра, хәзер реанимациядә, хәле уңайлана.

«Димәк, рецидив булырга мөмкин, – дип уйлады Лерон, – югыйсә, бу зат бит үлемгә хөкем ителгән, аның үлемен хат авторы алдан билгеләгән бит». Мирфатыйх әфәндене Лерон үзенчә кызганды һәм шунда ук «акча уйнау» йортын исенә төшерде. Һәм янә шунда юнәлде. Биредә бу юлы да аның теләге акланмады. Башта биш йөз сум откан иде, соңыннан булган барлык акчасын оттырып бетерде. Уйнау өчен «сәмән» бик кирәк иде аңа.

Берничә көн үткәннән соң, ул кабат хастаханәгә шалтыратты. Шул ук шәфкать туташы аңа Мирфатыйх әфәнденең сәламәтләнеп килүен җиткерде. Шуннан соң да Лерон берничә көн рәттән авыруның хәлен белешеп торды. Беркөнне исә медсестра авыруның хәле начараеп китүен, аңын югалтуын әйтте. Әмма икенче көнне шул ук ханым, куанычлы тавыш белән, авыруның терелүен һәм хастаханәдән өенә чыгып китүен җиткерде. Лерон исә, моны ишеткәч, әллә нишләп калды, бүртенде, ачуы чыкты. Ниндидер көтелмәгән хәл булгандыр, югыйсә терелмәс иде, дип нәтиҗә ясады ул. Әгәр дә Мирфатыйх әфәнде вафат булса, бүген бит кулына өстәмә рәвештә 100 мең тәңкә кергән булыр иде. Әйе, Мирфатыйх әфәнде үлем алдында иде, әмма ул терелде, һәм Лерон керемнән мәхрүм калды.

Алдагы көннәрдә дә Лерон яңа хат көтте. Әмма нишләптер хат килмәде. Нәтиҗәдә, ул чираттагы взносын да түли алмады. Фатир өчен дә ике-өч ай түләнгәне юк. Бурычын бирмәгән өчен, аңа берничә кисәтү хаты килсә дә, көткән конверт күренмәде. Леронның кабат ачуы кабарды. Алдагы хатта бит: «Әгәр дә бу кеше вафат булса...» – диелгән иде. Башка бернинди шартлар да, түләү сроклары да күрсәтелмәгән. Үлемсез зат түгел бит инде бу Мирфатыйх әфәнде югыйсә! Барыбер ул соңгы сулышын алачак. Һәм Леронга үзенең 100 меңе киләчәк. Әйтик, Мирфатыйх әфәнде фани дөньядан китсә, яисә бу эш турыдан-туры Леронның катнашы белән эшләнсә (ул сискәнеп китте: «Аллам сакласын!»). Ул үтерүче түгел бит. Мондый нәрсәне башына китереп карарга да ярамый. Ул бит 100 мең тәңкәдән башка да яши алачак. Әлбәттә... Дөрес, ул бу акчаларга күңеле белән күнеккән иде. Дөресрәге, чираттагы керемне дә инде үз кесәсендә дип хис итә башлаган иде. Нинди хөсетле кара уйлар!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2018

Фото: pixabay

Теги: проза новелла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев