Логотип Казан Утлары
Мәкальләр

Кеше – гомере буе үзеннән качарга хыялланучы тоткын

Зөлфәт Хәким мәкальләре.

  • Кеше – гомере буе үзеннән качарга хыялланучы тоткын.
  • Үзе өчен көрәшә алмаган халык өчен көрәшә алмый.
  • Кешене хәерчелеге түгел, хәерче диюләре куркыта.
  • Ике мескен очрашса, өченче мескенне мыскыл итеп сөйләр.
  • Техника тизлеге арткан саен, кешеләр арасы ерагая.
  • Иң оста ялганчы – тост әйтүче.  
 
"КУ" 12 , 2014
Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев