Сөйли, җырлый, сагына торган материя (дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Монда аны конвоир тиешле, документлар нигезендә, госпитальнең баш табибына тапшырды. Илле-алтмышлар тирәсендәге (нишләп ирекле баштан Алла каргаган җирдә эшли икән бу олы яшьтәге кеше, дигән уй узды хатын күңеленнән) табиб Элеонораның әле гүзәллеген җуймаган йөзенә бер генә күз ташлады да:

– Сез шәфкать туташы булып эшли алырсызмы? – диде.

Гомере кыл-җеп өстендә торган хатын юк дип әйтә аламы соң?! Ябык мәктәптә аларны беренче ярдәм күрсәтергә, укол ясарга өйрәттеләр. Әнисенең табибә булуы да аны бу өлкәдә күпмедер дәрәҗәдә хәбәрдар итә, ә латин телен ул су урынына эчә иде.

Йөз илле авыруга исәпләнгән бу хәрби госпитальдә шәфкать туташлары болай да җитешми икән, өстәвенә икесе декрет ялына киткән. Элеонораны монда җыештыручы итеп теркәделәр, чөнки сәяси тоткыннарга табиб яки шәфкать туташы булып эшләү тыелган. Табигый сәләте, тырышлыгы, медицина өлкәсендә булган кадәр белеме аркасында ул эшенә бик тиз төшенде. Ике атна да үтмәде, аңа инде операция барышында шәфкать туташы булып эшләргә туры килде. Тик... менә инде ай үтеп бара. Тиздән, бик тиздән аңа да нурланыштан газап чигеп үләчәк мәхбүсләр сафын тулыландырырга туры киләчәк.

Кызының һәлакәтеннән соң аның яшисе килмәгән чаклары күп булды. Менә хәзер, үлем күзенә карап торганда, яшисе килү теләге көчле. Нишләпләр шулай икән? Нинди гаҗәп нәрсә син, тормыш! Яшәпләр туеп булмый. Әйе, Аллаһның кешегә иң зур бүләге – ул яшәү, гомер. Кем белә, бәлкем, язмыш аңа тагын бер тапкыр мәрхәмәтле булыр: уран шахталарына җибәрмичә, бакыр базларына, марганец, кара кургаш, цинк шахталарына яки Карск диңгезе шельфындагы нефть промыселларына гына озатыр.

Чынлап та, язмыш аңа тагын елмайды. Кемнәрдәндер үтенеп, ялынып, әгәр ул дигәнчә булмаса, контрактны өзеп кайтып китәчәген ультиматум итеп куеп, баш табиб аны бер елга калдыруга ирешкән булып чыкты. Бу турыда хезмәттәшләреннән ишеткәч, Элеонора аларның әлеге вакыйгага карата фикерләрен дә белде. «Нинди кайтып китсен, ятим калган дүрт оныгын аякка бастыру өчен, акча эшләргә килгән бит, китәме соң», – диештеләр.

Менә, ул-бу булмаса, гомере тагын бер елга озайды. Эшлә дә эшлә. Хәер, эштән кала аның башка нәрсәсе бар соң?.. Ул госпиталь бинасында карават белән өстәл генә сыярлык чолан сыман караңгырак бүлмәдә яши. Китап укырга, язарга ярамый, интернет турында, билгеле инде, хыялланырга гына кала. Туклануы – тоткыннар паёгы, аш пешерүчеләр авырулардан артып калган ризыкны сирәк кенә булса да бирештерәләр. Элеонорага персонал белән дә, авырулар белән дә, эшкә кагылышлы темалардан кала, аралашу тыелган. Авыруларның күбесе хәрбиләр булганлыктан, аңа ир-атлардан сүз кушучылар күп, ләкин хатын ләм-мим дәшми иде. Аңа госпиталь территориясеннән чыгып йөрү дә тыела. Чыгып та кая барасың? Диңгездәге моржлар, тюленьнәр, диңгез казларын карыйм дип, яр буена ак аюлар янына төшсәң генә инде. Ак аюлар үзләре дә кайвакыт посёлок урамнарына килеп чыгып, монда яшәүче хәрбиләрне, төзүчеләрне куркуга салган очраклар бар икән. Элеонора тәрәзәгә карады. Салкын, фәкыйрь табигать күренеше бәгырьләрне кискән сагышны тирәнәйтә генә иде. Аяк астын мүк, лишайниклар каплаган, анда-санда күренгән кәкре-бөкре кәрлә каеннар, җиргә ята төшеп үрмәләп үскән таллар, кыска гына үлән сабаклары бер дә тынып тормый торган ачы, кискен җилдә менә-менә үләм-бетәм дигәндәй сыгылалар, ярдәм өмет итеп, җиргә сырышалар. Кыш турында инде әйтеп тә торасы юк. Мондагы күпсанлы күлләрне, елгаларны төбенә кадәр катыра торган, җелегеңә үтәрдәй кырык-илле градуслы салкыннар, өстәвенә ураган җилләре, ноябрь уртасыннан гыйнвар ахырына кадәр җитмеш көнгә сузылган караңгы төн. Җәйләрендә – мәңгелек туң, территориянең шактый өлешен каплаган калын боз катламы, фәкыйрь флора. Шушыларның барысы өстенә монда үткән гасырларда үткәрелгән атом-төш сынауларының кара шәүләсе төшкән кебек. Әллә инде Карск диңгезе төбенә күпләп күмелгән радиоактив калдыклар шундый шом таратып тора, белмәссең.

Тик шушы шартларда да кешеләр эшлиләр, яшиләр. Каз Җире дигән ярымутрауда, Белушья Губа бухтасының яр буена урнашкан бу посёлокта, өч меңләп кеше яши. Монда хәрби полигон булганлыктан, халыкның күпчелеге ир-атлар – төзүчеләр, хәрбиләр. Посёлок яхшы үсеш алган инфраструктурага ия, бухтада диңгез порты төзелгән, гомумән, монда – боз илендә дә тормыш кайный. Әйе, биредә дә яшиләр, эшлиләр, тик алар бит ирекле, ә Элеонораның һәр адымы диярлек сак астында, ул, монда яшәүчеләрдән аермалы буларак, күп нәрсәдән мәхрүм. Ах! Әгәр дә ул ирекле булса... Ә болай... Ул – кол, ул үз-үзенә хуҗа түгел. Хатын белә: ул инде беркайчан да ирекле булачак түгел, беркайчан да якыннарын күрә алмаячак, гомере шушында киселәчәк. Алда гел караңгылык, яктылык күренми. Әле дә ярый, монда эләккәнче, ислам диненең бер баганасы булган намазга өйрәнеп калган. Әбисе әйткәнчә, авыр вакытларда тотынырдай, таянырдай бердәнбер мөмкинлек ул. Намаз аның юанычына, яшәү белән бәйләүчесенә, тәмуг газапларында җан асраган мәхбүскә рухи көч бирүче саекмас чыганакка әйләнде. «Әлләзии халәкаль-мәүтә үәл-хәйәәтә лийәблүүәкүм әййүкүм әхсәнүгәмәләә үә һүүәл-гәзизүм-гафур» (мин сезне үлем белән яшәү арасында кылган гамәлләрегез аша сынау өчен генә җибәрдем), – ди Аллаһы Тәгалә. Әйе, Элеонора да шушы сынау дөньясына килгән икән инде, сынауны лаеклы рәвештә, сабырлык белән үтү лазем, намаз аша Аллаһка үзенең барлыгын, Аллаһ Раббысын гел истә тотуын хәбәр итү дә кирәктер. Һәм мәхбүс шулай эшләде дә.

Ел да үтте. Элеонора, алдагы язмышы турында уйларга да куркып, эшләде дә эшләде. Ике елдан аның коткаручы фәрештәсе булган баш табиб та континентка кайтып китте. Яклаучысыз калган хатынның күңеленә боз салкыны йөгерде: нишләтерләр аны, исләренә төшеп, шахтага озатырлармы? Ләкин ел арты ел узды, аны килеп алып китүче күренмәде, Элеонора дамоклов кылычы астында эшләвен дәвам итте.

Менә инде шушы боз диңгезендә Элеонора тугызынчы җәен каршылады. Аңа кырык сигез яшь тулды. Нишләп адәм дигәнең шушы авыр шартларда да тормышка ябышып ята икән? Кызы-газизе күптән теге дөньяда. Ире, бәлкем, исәндер. Әти-әнисе исән микән соң? Алар картлар иде бит инде. Элеонорага бу газап утравында ни калган? Әллә теге чакта юлдаш мәхбүсләреннән аерылып калып, ялгыш эшләдеме? Гәүдәсе күптән инде крематорийда яндырылып, җаны кош булып очкан булыр иде бит. Шулай уйлана торган булды үлмәс борын боз тәмугына эләккән ана. Тик дөнья куласа: бер әйләнә, бер баса дип юкка гына әйтмәгәннәр икән.

Июль азагында Элеонораны башка мәхбүсләр белән, очкычларга төяп, һаман шул Амдерма-е аэропортыннан Воркутага алып киттеләр. Монда аларның кулларына документ һәм беркадәр акча күчерелгән банк картасы биреп (калганын компенсация рәвешендә өйләрегезгә кайткач алырсыз,диделәр) тараттылар. Илдә зур сәяси үзгәрешләр булып, хакимият алышынган, «Прагматиклар» фиркасе куып таратылган икән.

Элеонора өйләренә икенче көн кичкә авышканда гына кайтып җитте, чөнки аларның шәһәренә вакуум поезд (капсулалар эчендәге пассажирларны труба буенча бер сәгатьтә мең чакрымга илтеп куя торган) ике көнгә бер генә йөри икән. Кодны җыеп, зур тимер капканы ачты. Баскычтан күтәрелеп, өй ишеге янына килде. Һаман шул өч төймә урынында тора. Элеонора үзенең төймәсенә бармагын тидерүгә, ишек акрын гына бер якка шуышты. Хатын эчкә атлады. Тып-тын иде, ире дә, хезмәтчеләр дә күренмәде. Ул, юл киемнәрен дә салмыйча, залга узды. Зал нәкъ ул киткәндәгечә, бары тик түр диварга кызының-бәгырь кисәгенең зурайтылган фотосурәте эленгән. Яшь тулы күзләре белән ана баласына текәлде, калтыранган куллары белән рәсемне сыйпады, аннан карашын кызының «Кыр чәчәкләре» дигән натюрмортына күчерде – ул иске урынында эленеп тора иде.

Кинәт сабый елавы ишетелде. Хатын, бу ни бу, дип уйларга да өлгермәде, залның йокы бүлмәләре ягындагы ишеге ачылып китеп, кулына бала күтәргән яшь кенә хатын-кыз килеп чыкты. Ул да, Элеонора да, соң дәрәҗәдә гаҗәпләнеп, бер тын бер-беренә карап тордылар. Элеонора, аңына килгәндәй булып: «Сез кем?» – дип сорады. «Ә сез?» – диде теге хатын, сорауга сорау белән җаваплап, һәм шунда ук, нәрсәдәндер курыккандай, тиз-тиз: «Сез Элеонорамы?!» – дип өстәде. Яшь хатынның тавышы да, йөзе дә таныш кебек тоелды. Соң бу... соң бу... аларда бакчачы булып эшләгән кешеләрнең кызы бит. Ә бала? Элеонора сабыйга күз төшерде: ике яшьләр чамасындагы малай коеп куйган бәләкәй Ян иде.

Элеонора, дәшми-тынмый, стенадан кызының натюрмортын алды да саубуллашмый-нитми борылып чыгып китте.

Инде кызларын исән килеш күрүдән өметләрен өзгән ата-анасы, Элеонораны күргәч, бәхет-шатлыкларыннан күз яшьләренә күмелде. Ярабби, Аллаһы Тәгалә карт белән карчыкның кызларына исәнлек сорап, намаздан соң ялварып укыган догаларын, риясыздан биргән хәер-сәдакаларын, тоткан уразаларын игътибарга алып булса кирәк, аның гомерен саклаган. Ат йөрер дага белән, адәм йөрер дога белән дип әйтүләре хактыр.

Гаҗәп, монда да зал идәненә җәелгән калын келәмдә өч яшьләр чамасындагы кызчык уйнап утыра иде. Сабый башта Элеонорага ятсыныбрак карап торды да аннан, йөгереп килеп, аның итәгенә ябышты: «Әни, әнием, сагындым! Нигә озак кайтмый тордың?» – дип елап иркәләнә башлады. Гаҗиз калган хатын, баланы күтәреп алып, күкрәгенә кысты. Кызчык Элеонораның әнисенең сеңлесенең оныгы икән; өч ай элек әти-әнисе, әбисе авиакатастрофада һәлак булганнар.

Элеонораның хәлләреннән бераз хәбәрдар булганнан соң, әти-әнисе, кыенсынып кына, Ян турында сүз башладылар. Ябыгып, ярты гәүдәсе генә калган саргайган йөзле кызын йөрәге белән жәлли-жәлли, үзләрен дә гаепле санап, әнисе сыкрый-сыкрый сөйләде дә сөйләде. Хатыны өчен Янны да буш калдырмаганнар: фиркадән чыгарып, отставкага җибәргәннәр. Элеонораны бик сагынган, юксынган ул. Тик инде аның мәңге кайтмаячагын уйлап, биш елдан соң өйләнергә булган – нишләрсең, ир кешегә ялгыз яшәве читен.

– Кирәкми, – диде Элеонора, әнисен бүлдереп, – Ян да, сез дә гаепле түгел. Язмышымдыр. Ходай Тәгалә бәхетен дә, бәхетсезлеген дә үзе ала, үзе бирә. Менә бит, гомерем бетмәгәч, тәмугтан да исән чыктым, бәхетемә тагын бер кыз да бирде, әйеме, бәбекәем, – дип, хатын баланы кочып сөйде, тегесе көмеш кыңгыраучыклар чыңлаган яңгыравыклы тавыш белән көлеп җибәрде.

Икенче көнне Ян үзе дә килде. Ярабби, элеккеге ир солтаны урынына Элеонора каршында газаплы тормыштан тәмам бетәшкән карт басып тора иде. Кая киткән аның киң җилкәләре, шәмдәй төз буе? Тирән буразналар каплаган сөйкемле чыраена аптырау галәмәте чыккан Ян да хатынының йөзендә элеккеге – бер кашык су белән йотардай – Элеонораны күрергә теләп булса кирәк, гаҗәпләнебрәк текәлеп карап тора иде. Икесенең дә күзләрендә яшь күренде, алар балаларча, үксеп дигәндәй, елап җибәрделәр. Иргә дә, хатынга да авыр, бик авыр иде.

Елап туйгач, Ян Элеонорага зур гына шкатулка сузды. Хатын аны таныды: монда ул бәхетле чакларында алтын балдакларын, куш беләзекләрен, зөбәрҗәт, рубин кашлы йөзекләрен, энҗе муенсаларын, бриллиант кашлы алкаларын саклый иде. Элеонора сак кына шкатулканы ачты. Зәркән әйберләре элеккечә шунда ята. – Йорт-җирне бүлешүгә килгәндә... – дип, авызын ачкан Янны хатын бүлдерде:

– Кирәкми, миңа хәзер шушысы да җитә, – дип, шкатулкага ымлады.

– Рәхмәт, – дип кенә әйтә алды Ян, нишләптер каушап.

Элеонора яңа тормышына кыеннан ияләште. Аңа һаман, комендатурага барып, билгеләнеп кайтасы, ярым ач килеш авырулар белән процедуралар үткәрәсе, дәшми-тынмый, чукрак кешедәй йөриседер кебек тоела, өстәвенә, менә-менә, һау-һаулап этләр ияртеп, конвоирлар килеп чыгар төсле. Ул йоклый алмый, элеккеге борчу-хәсрәтләре аңа һич кенә дә тынгылык бирми. Дөрес, коръән, намаз уку аңа бераз җан тынычлыгы бирә бирүен, тик элеккеге мәхбүс барыбер тулысынча нормаль халәтенә кайта алмый интекте. Бу хәлендә хатын эшкә дә урнаша алмый иде. Аптыраганнан, Элеонора кичерешләрен телефонына төшерә башлады. Яза торгач, бер ел дигәндә тулы бер роман килеп чыкты. «Ураганнар илендә» дип атады аны элеккеге тоткын. Романны укучылар шактый күп булып чыкты, җәмәгатьчелектә аның белән кызыксыну киң таралыш алды. Ә өч елдан роман буенча «Боз тәмугында» дигән зур популярлык алган фильм эшләнде. Фильмның презентациясе, зурдан кубып, тантаналы шартларда үткәрелде. Анда хатыны белән Ян да чакырылган иде. Элеонораның тулыланып, түгәрәкләнеп киткән нурлы йөзенә, шатлыктан балкып торган күзләренә сокланып карап торган Ян да ничектер үзен бәхетле сизде; ул чын күңелдән Элеонораны зур уңышы белән котлады...

Тормыш үз асылына кайтып дәвам итте.

 

"КУ" 12, 2017

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: